Поэзия
МӨНИР МАЗУнов ★ БӨРКЕТ ҺӘМ ШАГЫЙРЬ Табигатьнең кошлар дөньясында «Тау бөркете» дигән бер кош бар. һәр милләтнең сүзләр китабында «Шагыйрь» дигән олы бер сүз бар. Бөркет көче — аның талмый торган, Сынмый торган көчле канаты. Шагыйрь көче — аның тынмый торган, Ялкынлы һәм хисле авазы. Бөркетме ул, канатлары булып, Биек кыяларга менмәсә! Шагыйрьме ул, шигырьләре аның йөрәкләргә үтеп кермәсә! ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП ★ ТУРГАЙЛАР КИЛДЕ (Җыр) Яз килде, Язгы җыр булып, Канат кагып тургайлар килде. Уятты Алар йөз еллар Йокымсырап яткан тын җирне. Шушы яз шикелле матур, Киләчәгебез якты. Килдек, килдек бөтенләйгә Яратып шушы якны. Ай матур Тормыш башланды Чирәм җирләр, иркен аланда; Яңгырый Җыр дала буйлап Җәен, кышын, язын һаман да. Бу безнең яшьлек авазы Мактый матур, яңаны. Килдек, килдек бөтенләйгә Яшәртергә даланы. Без кыю йөрәкле яшьләр, Икмәк өчен көрәш башладык. һәр җирдә Безнең бу эшкә Ярдәм итеп тора бар халык. Авырлыкларга түзәрбез, Без яулыйбыз яңаны. Килдек, килдек бөтенләйгә Яшәртергә даланы. САМАТ ШАКИР ★ МИН ШАТ БУЛЫР ИДЕМ Кем уйлаган бик еракта, торып, Хат килер дип Себер кызыннан. Себерне мин барып күргәнем юк, Тик картадан карап узылган. Хезмәтемә карап бәя биреп, Олы кеше дипме санаган? «Абый» сүзен өч-дүрт җиргә язып, Уздырган ул, ахры, чамадан. «Газетадан укып белдем, дигән, Сокландырды мине эшегез. Бу якта да шытып чыксын иде Яна сортлы алма төшегез...» Кырыс диләр Себер табигатен, Салкын була диләр кичиртә, йөрәгемдә янган ялкыннарны Баса алмас алар ничек тә! Хат язмассың инде, Себер кызы, Беркем алмас, өйдә булмасам. Мин шат булыр идем: «Абый» түгел, «Алмам, килгән» диеп елмайсаң.