Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ПЕДЕР ХУЗАНГАЙ Чувашстанның халык шагыйре ТУГАН ТАТАРСТАНГА СӘЛАМ! 1 Мин бит синдә тудым, Татарстан! һич онытмыйм туган җиремне. Бала чагым күз алдыма баса, Хәтерләсәм зәңгәр күгеңне. Тезеләләр җепкә, мәрҗән кебек, Синдә үткән көннәр һәм еллар,— Синдә минем күңел канатланды, Синдә туды якты, зур уйлар. Сәлам сезгә, минем яшьтәшләрем, Түбәтәйләр кигән малайлар! Кыш көне дә карда яланаяк, Изү чишеп йөргән шаяннар! Ул көннән соң бик күп еллар үтте, Белмим, хәзер инде сез кайда? Бәлки сез дә мине белмисездер, Кайда йөрим, нинди урамда. Еллар үтеп, безгә канат үскәч, Күтәрелдек, очтык давылда, Ләкин безнең шаян бала чаклар Хәзер дә әле туган авылда. Яши иде күрше авылларда Татарлар һәм руслар, чувашлар. Без аларга — иптәш я товарищ, Алар безнең өчен юлдашлар. Бу өч сүзнең бердәм эчтәлеге Туган итеп безне мәңгегә, Күтәрде ул тиңсез биекләргә һәм күтәрә безне әле дә. 2 Казан! Яшьлегемнең татлы хыялларын Хәтерләсәм, йомып күземне, Син торасың минем күз алдымда Мәңгелеккә биләп күңелне. Якын дуслар! Хәзер сез капларда? Хәтерлимсез якты иртәне? Ул бит безнең тормыш таңы иде. — Безгә алсу нурын сипкәне. Күтәрелде шунда зәңгәр чаршау, 1\иң ишекләр иркен ачылды, Без омтылдык алга. Батыр хезмәт Хыялларны чынга ашырды. Казан! Синең җыйнак һәм нык диварларың Яшьлегемне минем саклады. Өч телдә сөйләштем укыганда, һәм өч телдә җырлар ятладым. Һади Такташ һәм Кутуең синең Миңа бирде яхшы киңәшләр. Алар — мәңге минем йөрәгемдә Сакланырлык данлы иптәшләр. Кеше мие җирдә чересә дә, Уй-фикере аның үлемсез. Буыннардан күчеп буыннарга Иҗат яши, иҗат өзлексез! 3 Күз алдымда Казан университеты, Студентлар шунда җыелып, Катнашалар иде кичәләрдә, Күпме бәхәс, күпме кыюлык! Дусларча саф, җанлы әңгәмәләр, Уен-көлке, якын танышу... Бердәм уйлар, якты зур хыяллар, Тәүге сөю, хатлар алышу... Ә җәйләрен, имтиханнар беткәч, Чыга идек Идел буена. Китап укып, җырлап, учак ягып йөргән көннәр килә уема. Казан — туган шәһәр миңа, Татарстан — туган җирем син! Дус халыклар семьясында үс син! Тагын биекләргә үрел син! Сәлам сиңа, туган Татарстан, Синдә туып үскән кешедән. Сәлам сиңа менә шуның өчен, Рәхмәт сиңа ихлас күңелдән! Мөнир Мазунов тәрҗемәсе. МАРС АХУНОВ ★ ГРАНИТ ҺӘМ ТАМЧЫ Текә кыя башын сузган Болытларга таба. Өстән, мүкләнгән ташлардан, Саркып тамчы тама. Аста яткан гранитны Ул туктаусыз чукын. Я ул ярсып һөҗүм итә, Я шунда ук туктый. Гранит гүя үзендә Корыч ныклык сизә, Тамчыны тузанга ваклап Үләннәргә сибә. Еллар үтә, ләкин тамчы Гранитны вата. Тамчы булып тамчыда да Нинди зур көч ята! АВЫЛГА КАЙТКАЧ Хисләремне җыя алмасам да, Кайтып кердем шактый сак атлап. Абый башта мине танымады, Ә аннан соң алды кочаклап. Шауласа да тышта көзге җилләр, Яз җылысы өйне тутырды... Абый мине сыйга мул табынның Иң түренә кертеп утыртты. — Сыең,—дидем, — абый, торып торсын, Авылымны үлеп сагындым. Бирче, — дидем, — иң беренче итеп Суын эчим туган ягымның