Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮЛӘГӘЛЕ КОЙМА

 Фазылҗан абзый район үзәгендәге эш-йомышлары артыннан йөри торгач, көзге кыска көн кичкә дә авышып бетте. «Эш-йомыш» дигәннең «йомыш» ишеләре — биредәге комиссионный продукт магазины аркылы саттыру өчен май, яшелчә тапшыру, кибетләрдән тегесен-монысын алгалау — әлләни вакытны тотмады. Әмма эшкә генә тәмам кәкре килде. Районга барасы булгач,,колхоз председателе Кашшаф әйткән иде: — Фазылҗан абзый,—дигән иде, — вакытың тисә, шунда бер очтан промкомбинатка да кереп чыкчы. Бер мең ярым чамасы кирпеч кирәк буласы иде, шуны белеш тә, булырдай икән, счетын да апкайт,— диде. Фазылҗан абзый, әлбәттә, вакыт тигәнен көтеп тормады, машинадан төшүгә, иң элек шунда сугылды. — һм-м, — диде аңа симез җыерчыклары бүлтәеш-бүлтәеп торган юан мыеклы кладовойчы, үзе Фазылҗан абзыйның юл капчыгына кырын күзе белән генә карап-карап куйды, — хәзергә кирпечләр юк шул, тештән соң тагын кереп чыгарсың әле, бәлки рәтләрбез... Фазылҗан абзый төштән соң тагын керде. Әлеге кладовойчы аңа башыннан алып аягына кадәр күз йөртеп чыкты да (Фазылҗан абзыйның юл капчыгы бушаган иде инде) капылт арты белән әйләнде. «Юк» дип кырт кисте. «Алай икән алайса», — диде Фазылҗан абзый, күперенке чал мыегы чылгыйларын кызу-кызу сыпырып куйды... һәм менә шуннан башланды инде. Фазылҗан абзый, үзендә кинәт сулышларны буардай булып килеп туган чын ачуын көчкә тыеп, промкомбинат директоры янына кереп китте. Анда да әлләни җылы сүз ишетмәгәч, райисполкомга барды. Шулай йөри торгач, Фазылҗан абзый барыбер үзенекен итте итүен — райисполком белән промкомбинат арасында ярты сәгать чамасы дәвам иткән утлы сугыш Фазылҗан абзый файдасына хәл ителде, — әмма бу вакытта счетлар яздырып, тегесен-монысын оформить итү өчен контора кешеләре китеп беткәннәр иде инде. Шулай итеп, биредә куна калырга туры килде. Көндезен заманында кода тиешле кеше Касыйм, урамда очрап, әллә кайдан ук яктырып сәлам бирә-бирә килеп, әйтеп торган иде: «Багышлап кузгалып килмисез дә килмисез инде, кода, ичмасам менә йомышлый килү сылтавы белән бер сугылыр идең», ди. Куну мәсьәләсе алга килеп басуга, Фазылҗан абзыйның хәтеренә Касыймның шушы сүзләре килеп төште. «Шулай өзелеп, элеккечә кода дип, зурлап чакырып та торгач, үзе әйтмешли, багышлап кузгалып та килер кеше, — дип уйлап барды ул.— Аннары менә бу а.мәнәт эшне дә, өстеңә алгач-алгач, тәмам җиренә җит 75 кереп үтәп кайту күңелле... Кара син, теге үгез муенны гына, пичек итеп кешене күзе белән капшый бит. Сул кулыңның бөергә төртер чамасы күренмиме, янәсе... Уйнама, Фазылҗан абзац да колхоз ягын кайгыртканда, Кашшафиың үзе кебек ук, ансыз да бик әйбәт аяк терәп сөйләшә белә хәзер». Ул туктаусыз узучы автомашиналары, багана башларындагы репродукторлары, бала-чагалы мәктәпләре, ыгы-зыгылы кибет аллары белән шау килеп торган олы урамны үтеп, инде шактый тын урамга борылды. Тагыи бераз баргач, яңадан уңга борылып, ат юлына бөтенләй чирәм үсеп беткән тып-тын урамга килеп чыкты. Алда Касыймнарның биек койма өстеннән зәңгәр тәрәзә башлары гына күренеп торган яңа өйләре күзгә чалынуга, Фазылҗан абзыйның уйлары тагыи заманындагы шушы кода тиешле кеше тирәсендә әйләнә башлады. Бер караганда, безнең бер-беребезгә үпкә тотарга хакыбыз да юк, — дип күңеленә килде аның, — яшьләр үзләре табышып, үзләре барыштылар. Хәтта ата-ана фатихасын сорап, егет үзе дә картлар янына килеп, баш иеп йөрмәде. Туган-үскән оядан канат җилпетергә ниятләве турында, башта читләтеп кенә булса да, беренче булып Зәкия кызлары үзе тел ачты... Ниндидер эчке бер сизенү белән картларның йөрәкләре шомлы гына сыздырып куйган иде аны ул вакытта ук. Хәтта Фазылҗан абзый егетнең төпле бер һөнәре дә булмавы, сөйләүләренә караганда, эштән-эшкә, урыинан-урынга очынгалап йөрергә яраткалавы турында Зәкиягә җайлап кына әйтеп тә карады. Әйтмәде түгел, егетнең кайдадыр читтә йөреп кайтуына әле өч-дүрт кенә ай булып, бу вакытның бер-берләрен төптән белеп бетерү өчен бик аз булмагае дип тә искәртте. Әмма бу сизенүләренә үзе дә шикләнеп карамыйча, ачыктан-ачык ташка басып сөйләшкән булсачы!.. Фазылҗан абзый Касыймнарның өйләре турысына килеп тә җиткән иде инде. Капка келәсенә тотынуга, аякларында кинәт сызлаулы хәлсезлек сизеп, тукталып калды. Кулын келәдән кире алды да акрын гына шундагы бүрәнә өстенә барып утырды, тәмәке төреп кабызды. Ай, менә болай һаман-һамап әллә кайчангы йөрәк ярасын кузгат- калап тору бер дә, бер дә ярамый инде ул. Әнә ни арада тез буыннарына ук төште... Юха елан үзенең шул елтыр кара күзләре, сөлектәй буе-сыны белән кызның башын тәмам-тәмам әйләндергән булган, күрәсең. Әнә хәзер дә әле, үзеннән ни җәфалар, пи каһәрләр күрсә дә, шул эт җан турында бер дә начар итеп искә аласы, кешедән дә һич яман итеп сөйләтәсе килми мескеннең... Болардан сорашасы иде әле, хәзер кайларда кемнәрнең башын ашап йөри икән ул адәм җәфасы. Үз балаларына ичмасам кеше арасында әйтерлек кенә дә ярдәм-мазар күрсәтү юк та юк инде ул, хәтта хәлләрен сорашып бер-ике авыз сүзлек хат кисәге дә язып салганы юк бит таш йөрәкнең... Хәер, кирәге генә юк, сабыйларның нараси күңелендә вакытсыз ачы гамь уятып, ананың болай да китек күңелен телгәләп йөргәнче исе-хушы да булмавы мең артык!.. Фазылҗан абзый тәмәке төпчеген җиргә ташлап, үкчәсе белән таптады да, торып, инде яңадан гадәтенчә нык-нык басып, капкадан кереп китте. Уһу, яңа өй салып чыкканнарына күпме генә әле, инде каралты-ку- раиы да ныгытып җиткезергә өлгергән икән болар. Мүкле абзар, лапас, баз өсте, утын сарае, тоташтан тезелеп китеп, мин сиңа әйтим, чыпчык та очып чыкмаслык булган. Мал-туарны да бик күп асрыйлар, ахры, ишек алды терлек тояклары эзе белән чуп-чуар шадраланып беткән, борынга ачы тирес исе ярып керә. Җәйләүдәге араннар белән бер. Кеше личек өлгерә дә, ничек төткәзә диген... Фазылҗан абзый кергәндә, өй эче ярым караңгы, ләкин әле ут яндырмаганнар, бүлмәдә тамакны ачыттыра торган парлы ис.— кабыгы 76 белән пешерелгән бәрәңге исе аңкый, башына колакчыннарын өскә тыр- паитып зур бүрек киеп куйган Камәр шунда, ишек катында, тагарак- чиләкләр шалтырата-шалтырата, нәрсәдер эшлән маташа иде. Юан гына, тәбәнәк буйлы бу хатын — Касыймның хатыны — Фазылҗан абзый кереп сәлам бирүгә, аңа җавап та кайтармыйча, чиләкләренә абына- сөртенә эчкәрәк үтте. — haii җаным, әллә кемнәр килеп керде инде... — диде ул, үз алдына сөйләнеп. Аннары түр якка карап кычкырып җибәрде: — Кызым, кызым дим! Шул лампаны гына карап кабызмадың. Хөрәсәнләндең тәмам... һай җаным... Түр як бүлмәдәй зәңкиләнеп кычкырган яшь кенә тавыш ишетелде: — Шушыны бер!.. Әйтә торам, барасым бар дип!.. — һай бәбкәм. Шуны гына карап китсәң, кулың кормас иде әле... Баядаи бирле инде әллә кайларга барып кайтырлык булды. Үземнең маллар янына чыгасым бар, әтиең кайтыр вакыт җиткән, ашарга хәзерләргә кирәк... Кая соң, кая соң... һай җаным... Ут янгач, Фазылҗан абзый, учына йөткереп куеп, әйтте: — Бу мин әле, кем... Камәр. Районга эш белән килгән идем дә кичкә калынды. Көзен таң атып өлгерми кич була дигәндәй... Ни хәлләрегез бар соң, тазалык-саулыкмы? Камәр һаман да туктаусыз кабалана, туктаусыз сөйләнә иде. — Ай алла, кода, син икәнсең ич бу, караңгыда танымый да торам. Юләр кеше әйтмешли, күрешмәдек тә бугай әле без. Кая соң... — Ул буялган кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп алды да ике куллап килеп күреште, — үзегез ни эшләр бетереп ятасыз соң? Бер дә күзгә-башка күренмисез. Хөббениса кодагый тазасаумы? Кода да кодагый дим инде мин, бер ияләнгәч. Нихәл итәсең, болай булып китте бит... Бәрәңгеләр' алып бетердегезме әле? Уңышлар ничек тиде быел? Утыннар-печәниәр хәзерли алдыгызмы?.. Ул бер-бер артлы сораулар яудырса да, аларга җавап алырга исәбе дә юк иде, ахры. Сөйләнә-сөйләнә чиләкләренә бәрәңге апарасы тутырды да, зур ләгән белән ташландык суны ни өчендер идән уртасына ук этеп куеп, ике аягына ике төрле галош эләктергән килеш чыгып та китте. Ишек артыннан да әле аның һаман да сөйләнүе ерагайганнаи-ерагая барып ишетелеп торды. Фазылҗан абзый, ул чыгып киткәч, сизелер-сизелмәс елмаеп башын селкеп куйды һәм, өстед .чишенеп, түргә узды. .. Ишектән боларның төпчек уллары—тышта озак йөрүдән бит урталары саф кызыллык белән янып торган түгәрәк йөзле, өстенә яңа булса да инде тузантуфрак белән шактый ук дуслашырга өлгергән әйбәт пальто кигән унбер-унике яшьлек малай атылып килеп керде. Керде дә. Фазылҗан абзыйны күргәч, кинәт тукталып, арткарак чигеп куйды, шомырт кара күзләреннән оялчанлык катнаш мул шатлык очкыннары бөркеп, елмайды. — У-у, нихәл, Равил энем! Менә нинди дәү егет булып җиткәнсең син. Кил әле монда, кил. Мине таныйсыңмы? — һи-һи... Фазылҗан бабай ич... — Молодец. Каян кайтыш соң әле болай бик ашыгып? Түш белән шуарга да бик оста ахры сип. Әллә ялгыш кына буялдымы ул пәлтәң? — һи-һи... Буялды инде... — Әйдә чистартып керик без аны алайса. Юкса әниең ачуланыр бит. Алар бергәләп чыгып пальтоны чистартып кергәч, Равил, хәзер инде бик җитдиләнеп, әйтте: — Бабай, беләсеңме нигә буялды ул пальто? — Белә алмадым шул. — Әтиләргә сөйләмәсәң, әйтәм. Әгәр шулай сер икән, берәүгә дә сөйләмибез инде аны. 77 — Ящекләр, бәрәңге ящекләре күтәргәндә буялды ул, бер дә түш -белән шуганга түгел. Колхозга бәрәңге алышырга чыктым мин. Кызлар •белән атсыз малайлар чүпләделәр, ә мин үземнең Буян белән ташыдым. — Синең шулай атың да бармыни? — Бар. Былтыр ук шефка алган идем. Шундый шәп, нәкъ менә кинодагы Буян кебек. Башларын менә болай итеп китә инде! Менә болай, менә... Дилбегә генә кагасың, чыбыркы да кирәкми... Сип әтиләргә сөйләмә, аларга мин уйнарга чыгам дип кенә әйттем. Мәктәптә дә дүртенче .классларны өмәгә алмаганнар иде, мин үзем бардым. Ату Бунины башка малайлар җигә лә.., Пальтода шунда буялды инде. Ящекләр күтәргәндә... — Бер үзең күтәрдеңмени? — Бер үзем. Ике апа җирдән алып бирә торды, мин арба өстеннән бер үзем алып тордым. Ишекне ачар-ачмаста ук кычкыра-кычкыра килеп керүче Камәр әңгәмәне бүлде. — Син, эт каешы, «айларда дөмегеп йөрисең инде тагын. Ярты гына сәгать уйнап керәм дигән малай, кая ул, җилләр исте. Өйдәге эштән качып йөрисең шунда. Ул бәрәңгене бер ялгызым кайчан алып бетерим ди инде мин... Әнә идәннәрне себерә тор, ичмцсам. Аннары, түр якка чыгып, ялварулы тавыш белән кызына дәште: — Кызым! Кызым дим, Фирая! Барыбер чыкмыйсың ич әле, самовар куеп җибәрер идең... Моңа баягыча ук зәңкиле җавап алынды: — Әйй, шушыны бер!.. Ә Равил, кулына каз канаты алып, шунда ук кушканны үтәргә тотынды. Фазылҗан абзый аның канат очы белән идән ярыкларындагы тузанны да ипләп кенә сыпырып чыгара-чыгара бик пөхтә һәм җитез эшләвен сокланып карап утырды. Равил әлеге идән уртасына ук күчкән ташландык сулы ләгәнне дә түгеп кергәч, әнисе чыгып киткән арада, түр яктан Фираяның төксе тавышы ишетелде: — Равил! — Нәрсә? — Әйдә тизрәк самовар куй! — Акыллы икәнсең. Әни сиңа кушты ла... — Күп сөйләнеп тор әле менә. Кайда йөргәнеңне әтигә әйтсәм!.. Белеп тор, мин барсын да ишетеп яттым. — Әйтмәсәң тагын. Әллә куркалармы. Чакма чиләк!—диде Равил. Үзе, «эшләр шәптән түгел бит» дигән кебек, күзләрен зур ачып, Фазылҗан абзыйга карап куйды да кечкенә өстәлдәге самоварга үрелде. Фазылҗан абзыйга чын-чынлап уңайсыз булып китте. Бая «сер» сөйләгәндә, Равил олы якта шымчы ятуын белмәгән, күрәсең. Ә синең, сакаллы сабый, шуны искәртергә дә башыңа килмәгән... — Каяле, Равил энем, суны үзем салыйм, ә син чыра телә тор, — дип, Фазылҗан абзый үзенең кечкенә дусына булышырга тотынды. 2 Өйалдында аяк тавышлары ишетелүгә, бәрәңге арчып торган Камәрнең кулындагы пычагы чылтырап идәнгә төшеп китте. — һай җаным, әтиең кайтып та җитте, — диде ул. Йөгереп барып кучкардагы лампа утын балкытыбрак чыгарып куйды, киштәгә кибәргә элгән ниндидер чүпрәк-чапракларны җыештырып алып, кечкенә өстәл астына атты, самовар морҗасын күтәреп, кызарына-кызарына жарникка өрергә тотынды. Ишекне кысып кына ачып, яны белән килеп керүче Касыйм күренде. Аның теге як култык астында нәрсәдер бар иде бугай, ләкин Фазылҗан абзыйны күрептерме, «Камәр!» дип бер кычкырды да ишекне кире япты. 78 Камәр ике кулын ике як янтыгына ышкый-ышкый, чатый-чотый бас- калан, кабалана-кабалана ишектән чыгып китте. Анда аларның кырыс- кырыс кына нәрсәдер сөйләшкәннәре, аннары ниндидер авыр нәрсәне идәннән шудырып урыныннан кузгатканнары, йозак-келә шылтыраулары ишетелеп торды... Алар ишектән кергәндә, Касыймның чырае бая башын тыгып карагапдагыга капма-каршы буларак, бик мөлаем гына елмая, ә Камәриен йөзендә эчке бер борчылу һәм каушау сизелеп тора иде. — Менә рәхмәт, кода, чакыруымны җиргә салмыйча керүеңә, — диде Касыйм, өстен чишенә-чишенә, һәм Камәргә борылды: — Кая, теге якка ут яндыр тизрәк, нәрсә син кунакны почмак якта утыртасың. — Әйе шул, әйе шул. Хәзер, хәзер. Әйдә... — Камәр, кулында шырпы була торып, тагын ни өчендер мич өстендәге шырпыга үрелде. Ак якка чыктылар. Бу якта кырку сандык исе килеп тора, өстәл өсте юылмаган савыт-саба һәм ипи-күмәч сыныклары белән тулган, кыйммәтле челтәр өсъяпмалары булса да бер дә пөхтәләп маташмыйча гына җыештырылган никель кроватьта өске киемнәре белән кызлары Фирая лаҗраеп ята иде. Касыйм керә-керешкә бик татлы тавыш белән аңа дәште: — Ай, кызы-ым, бүген дә бер дә җиңеләймимени соң әле башың? — диде. Килеп, кызының башыннан тотты. — Бер бөртек хәлем юк, — диде кызый елак тавыш белән. Касыйм өметсез генә бер уфылдап куйды да түрдәге йомшак көрпә җәелгән урындыкка барып утырды. — Бу укытучыларны да әйтер идем, балаларны тәмам эштән чыгаралар инде, — диде. Аның болан мөлаем гына кара күзләре зәһәр ачу белән ялтырап киттеләр. — Дәресләр бетүгә, тоталар да, өмә дигән булып, балаларны колхозга бәрәңге алырга куалар... Әнә кыз шунда суык тидереп кайтты да хәзер укырга да бара алмый инде... — Шундый тыгыз вакытта килеп маңгаеңа кунган чебенне кусалар да ярдәме тия диләр бит. Илгә шундый ярдәм итүләре өчен рәхмәт инде ул сабыйларга, — диде Фазылҗан абзый. Касыйм аңа күз кырые белән генә карап куйды да кече якка таба борылып кычкырып җибәрде: — Кая, тизрәк кыймылда әле анда, ашарга булдыр! Теге якта савыт-сабалар шалтыравы шунда ук көчәеп китте. — Хәзер, хәзер, атасы, хәзер... Касыйм урындык аркасына бөтен авырлыгын салып җайлап утырды. — Куй инде, кода, сабыйлар ярдәменә калгач, булмый инде ул, — диде, — шул колхоз эшен сөйрәлмичә генә тәгәрәп бара торган итеп көйли алмадылар инде чисти... Әй, замана-а! Бу вакытта аның бөтен кыяфәте, бөтен торышы — башын тәкәббер генә арткарак ташлап, күзләрен кысыбрак Фазылҗан абзыйга өстәп аска гына караган килеш урындыгында җәелеп утыруы, ирен кырыйлары белән генә кинаяле елмаюы, кызгылт чыраеның тагын да кызарып ялтырап китүе—менә болайрак бер нәрсәне әйтеп тора иде: «Их, бу кешеләр, кешеләр, белмиләр дә соң дөньяда ничек яшәргә кирәклеген... Менә ул, Касыйм, өйрәтер иде аларга ничек яшәргә икәнне. Таки, килеп сорашмыйча хур булып йөриләр бит...» Фазылҗан абзыйның күңелендә чагылып та китте: кодрәтеннән килсә, әнә Камәрне үз каршында эссе табага баскан мәчедәй биеткән кебек биетеп карар иде шул... Фазылҗан абзый мыек астына гына яшеренүле елмаеп куйды. Ләкин кинәт күңелнең әллә кай җирләрен тырнап алган эчке ярсуны басар өчен генә елмаю иде бу. «Алай бик акыллы баш булгач, нигә соң син үзең шул бер сөйрәлгән эшне алып, тәгәрәп кенә бара торган итеп көйләргә алынмыйсың», — диде ул эченнән генә. Бу турыда Касыймның үз- 79 үзеннән бик канәгать симез йөзенә бәреп әйтәсе килде аның. Әмма, кунак булсаң тыйнак бул, дигән сүз бар бит... — Син һаман да шул бульииста завхоз эшендәме? — дип кенә сорап куйды ул. — Шунда. Зарплатасы бик аз да азын, ләкин зафыбыз бик әйбәт кеше. «Синнән башка мин монда ике кулсыз калам» дип күңелне күреп торгач, йөрим инде шунда... Зафны әйтәм, үзе болай врачлыкка бик оста булса да, хуҗалык эшендә чисти бер сарык инде. Ул арада Камәр чиләк ярым сыешлы зур самовар күтәреп килеп керде. Көчәнүдән йөзе кызарып чыккан, тирләгән, иреннәре чытырдатып кысылган иде. Самоварны дыркылдатып өстәлгә китереп утырткач, йөгерә-йөгерә шикәрен, маен, күмәчен, пешкән итен китереп куйды, табасы белән күтәреп кыздырылган бәрәңге кертте, һәр ашамлыкны өстәлгә куйган саен, куркынган күзләре белән астан гына Касыймга карап ала иде. «Бу кунак өчен монсын да куярга ярыймы», янәсе... Чәй янында сүз башта хәл-әхвәл сорашу, быелгы көзнең чамадан ашкан явым-төшемнәре тирәсендә генә әйләнеп, сүлпән генә дәвам итте. Боларның олы уллары — әлеге, заманындагы кияү егет турында да сүз чыккач, тыз-быз килеп ике якка туктаусыз йөреп торган Камәр дә: — Белмим инде, кода, дөньясында бер сабыр Зәкия белән тыныша алмаганны, бу хатыны белән ничек яшәрләр... Котым чыгып тора... — дип, сүзгә катнашып китмәкче иде, Касыймның аңа бер күтәрелеп каравы булды, теге сүзеннән шып туктап, ашыга-ашыга кече якка чыгып китте. Касыйм сөйләшкән арада да авызын иттән, бәрәңгедән бушатып тормыйча, кулындагы калҗага караган килеш, сакауланыбрак әйтте: — Малайның үз акылы үзендә. Эштән китеп, эшсез торганы, хатын аерып, хатынсыз торганы юк. Ничү хафаланырга... Фазылҗан абзый тел очына үзеннән-үзе килгән «эткә сөяк табыла инде ул» дип әйтмәкче иде, тагын тыелып калды. Өстәлдәге тәлинкәләр, табалар бушап калгач кына, Касыйм сүзгә юмартлана башлады. Шырпы белән тешен казый-казый: — Ничек соң, кода, йомышлар уңдымы синең? — дип сорап куйды. — Уңды дияргә була. Тик менә промкомбинаттан ечут яздырып алырга гына өлгерә алмадым. Райисполкомнарга җитеп, юллап йөри торгач, кичкә калынды. — Җәнҗаллап алгансың икән дип ишеткән идем шул... — Җәнҗаллап дип... Җәнҗал түгел бер дә. Дөреслекне генә дауладым. — Шикәр дә кирәк дигән идең бугай. Алдыңмы? — Алдым. — Күпме? — Бер кило. Үзебезнең кибеткә дә кайтып өлгергәнче җитә ул безгә. Машина киткән дигәннәр иде. Касыйм кулларын өстәлгә салып, гәүдәсен Фазылҗан абзыйга кыйшайтыбрак кузгалып утырды. — Кода, — диде, тавышын ничектер серле генә түбәнәйтеп, сөйләп китте: — Яшькә сии миңа караганда өлкән булсаң да бер сүземне тыңла әле син. Үзең беләсең, майсыз гына табадан коймак та купмый, дигән сүз бар бит бу дөньяда. Аннары, бер алдыңа, ике артыңа кара, дигәннәр борынгылар. Шуның шикелле, менә мин сине ничә еллардан бирле бе- ләм инде, әмма ләкин сии бу акыллы сүзләргә бер дә колак салмыйсың кебек күрәм мин. Сабыйлар шикелле, батасыңны да, аягың чыланасыны да исәпләп-иитеп тормастан, турыдан гына бәрергә карыйсың сии... Фазылҗан абзый Касыймның шулай акыл сатарга яратканлыгың яхшы белгәнгә күрә, аның сүзләрен игътибарсыз гына тыңлады. Хәтта сүзләрнең мәгънәсе аңа ничектер барып та җитми иде. Чөнки болай бул 80 ды: Касыйм «майсыз гына табадан коймак та кунмый» дигән сүзләрне әйткәндә, үзенең сул кулын Фазылждн абзыйның янгыгына таба сузып, шундый астыртын — шыпырт бер хәрәкәт ясап куйды. Аның зур тулы гәүдәсенә бөтенләй дә ятышсыз буларак, бу кул шулкадәр ябык, сөякчел, шулкадәр шыксыз иде: тырпайган бармак аркалары буйлап озын-озып кара йон сырышкан, бүрткән зәңгәр тамырлары хәшәрәт бер селәүчән кебек акрын гына кыймылдый... Фазылҗан абзыйның бөтен тәне, юеш кыргаяклар йөгереп үткәндәй, салкынча чымырдап китте. Касыйм үгетен дәвам итте: — Әйтик, менә бүген син промкомбинатта коры гына сөйләшеп сүзең үтмәгәч, тоткансың да, дуамалланып, райисполкомга чапкансың. Ни файда иттең инде син моның белән үзеңә, я, хуш? Әйтсәм әйтим, зыяннан башка сукыр бер тиенлек тә файда итмәдең сип моның белән үзеңә. Әллә син. шулай йөргәнеңә карап, иртәгә кирпечне бернинди тоткарсыз гына төяп җибәрерләр дип уйлыйсыңмы? Уйнама, җибәргән тәкъдирдә дә җыен төшеп калган товарны гына әвәләп җибәрәчәкләр әле сиңа... Чөнки, әйтсәм әйтим, синең шулай олыдан кубып йөрүеңә би-ик кәефе киткән аның, әлеге синең күңелгә ярамаган кладовщикны әйтәм. Исмәгыйль исемле ул, минем бик әшнә кеше. Әйтсәм әйтим, бер дә алай ярамаслык кеше түгел ул. Дусны дус итә белә... Шуңа күрә дә әйтәм, соң инде үземә генә килеп әйткән булсаң, бернинди тавышсыз-өпсез генә рәтли идек ләбаса. Кул кулны юа, ике кул битне юа, дигәндәй, дус- ишнең кадерен белергә кирәк аның, кадере-еи!.. — Дус-иш кирәк инде ул. Син миңа дусыңның кем икәнен әйтсәң, мин сиңа үзеңнең кем икәнеңне әйтермен, дигән сүз дә бар бит. — Менә, менә! Әйе... Аннары, кода, мин сиңа тагын бернәрсә әйтим әле, — Касыйм урындыгын Фазылҗан абзыйга якынрак тартып утырды. — Күңелеңә авыр алма, үз файдаңа әйтәм. Менә син сатарга алып '•килгән маеңны, тоткансың да комиссионный магазинга тапшыргансың. Базарда катып торасың килмәгәндер инде, ансы да бардыр. Әмма ләкин үземә әйткән булсаң, хуҗа табар идем мин ул майга, һәрхәлдә, комис- сионныйдагыдан бер-ике сумга булса да кыйбатракка җибәргән булыр идек... Аннары менә, шикәрне дә бер генә кило алып хата эшлисең син, кода. Елларны белеп буламыни... Сизәсеңдер би-ик хәтәр кыланалар бит теге яклар. Үзең үк әйтеп торасың, авылыбыз кибетендә бу арада шикәр бетеп торды әле, дисең. Андый хәл монда да булып алды ул. Юллар начарга күрә генә тоткарлана дигән булалар да бит... Белмим, аңа гына микән... Әйтәм ич, бик хәтәр кыланалар теге яклар, елларны белеп булмый. Запас кирәк, кода, запа-ас!.. Касыйм үзенең әлеге иләмсез тырпайган бармаклы сөякчел кулын киң-киң колачлап астан гына изәп-изәп куйды: гүя әнә шулай каерып- каерып кара көннәр өчен үзенә запас җыя иде... Бу кулны күрүгә, Фазылҗан абзыйның аркасы тагын баягыдан да яманрак өшеттереп чымырдап китте дә, түзмәде, урыныннан сикереп торды. — Халык телендә сине «Кылый Касыйм» дип йөрүләренә аптырый идем мин,—диде, — күзләре бик туры карый ич аның, нигә алай атыйлар икән дия идем. Инде менә белдем, бер дә туры карамыйлар икән синең ул күзләрең... Халык бик белеп әйтә икән. Шунда Фазылҗан абзый Касыймның болай чибәр генә кебек кара күзләре чыннан да борын төбенәрәк бик яман кылыйланып киткәнен күреп алды. —„Әйтәм син бер дә галәмәт тугры халык инде, — дип мыгырданды Касыйм. Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ул арада Фазылҗан абзый почмак якка чыгып китте... ...Биредә Камәр шалтыр-шолтыр китереп табак-савытлар юа, кызлары Фирая кучкардагы кечкенә көзге каршында боргалапа-сыргалана киепеп-ясанып маташа, ә Равил кечкенә өстәлгә пөхтәләп газета җәйгән дә дәрес хәзерләп утыра иде. Фазылҗан абзый лампа яныннан үткәндә, Равилнең китап битләренә кара күләгә килеп төште дә, малай кинәт сискәнеп китте: башын чак кына борын, күз кырыйлары белән генә артына таба карады. Аннары, ишектән чыгучының Фазылҗан абзый икәнлеген күргәч, бөтен гәүдәсе белән борылып шат елмаеп җибәрде. Фазылҗан абзый аның янына килеп, малайның башыннан сыйпамыйча түзә алмады. — Сабагыңны укыйсыңмы, улым? Лампыны үз яныңарак аласың калган, караңгы бит, — диде. 3 Караңгы өйалдыңда тышкы ишекне кулы белән кармалап эзлп-эзли, Фазылҗан абзый ниндидер чолан ишегенә тап булды, ахры, тагын да караңгыракка килеп керде. Кире борылып чыкканда нәрсәгәдер абынды да, тавышка өйдә кулына лампа тоткан Камәр килеп чыкты; чоланнан чыгып килүче Фазылҗан абзыйны күргәч, лампасы тетрәп китте. Ут яктысында чолан тулы зур-зур ящиклар, әрдәнәләп өйгән капчыклар күзгә чалынды. — һай җаным!.. Әиә бит... Кода, менә монда... Менә ишек... — Камәр лампасын идәнгә куеп, кабалана-кабалана чолан ишеген бикләргә тотынды. — һай җаным, кода, зинһар... Онытканмын лабаса баягынак шул ишекне бикләргә, һай җаным... Үтерер инде. Ач бәгырьләремә төшәр... Башымны алып качардай булам кайчак... Үтте гомерем, һай җаным... — Котың чыкмасынчы! Шул кадәр дә куян җан булырсың икән, — диде Фазылҗан абзый һәм ишекне каты итеп ябып, тышкы якка чыгып китте. Тышта салкынча көзге төн иде. Тирә-як мәһабәт тынлыкка чумган. Лапас башыннан калкып килүче тулы ай, дөньяга үзе биргән көмеш гүзәллеккә үзе соклангандай, ләззәтләнеп елмая кебек, йолдызлар әле сирәк, ләкин иксезчиксез киңлекнең сихери биеклекләренә өндәгәндәй, берсеннән-берсе яктырак балкыйлар. ...Фазылҗан абзый бик озак тынчу, кысан, хәшәрәт базда ятып чыккан кешедәй, күкрәк киереп тпрән-тнрән суларга тотынды. Ух, менә нинди икән ул, Зәкиянең керсез күңелен аулап, йөрәгенә зәһәр ук кадап киткән әлеге кияү кисәген үстергән козгын оясы! Ничек соң Фазылҗан абзый бу өйнең шушы кадәр күңел кайтаргыч тынчу һавасын элегрәк бер дә сизмәде икән? Хәер, бер сәгать эчендә генә дә мең төрле кыяфәткә кереп бетә бит ул, күзләрең камашмаслык та түгел. Тагын шулай шактый адәмнәрнең башын әйләндерә торгандыр әле бу юха. Шуның белән әнә аулак басудагы карт әрлән кебек, ил байлыгын астыртын гына кимереп ята да инде. Бүген симерүе генә дә җитмәгән, андый- мондый илгә-халыкка авыр көннәр кичерергә туры килсә, бу анда да корсагын шиңдерәсе түгел. Алай гынамы, — бер сынык икмәк сузып, шул иләмсез сөякчел кулы белән синең бер кат тиреңне тунап алырга да күп сорамас. Ух!.. Фазылҗан абзый баскычтан төшүгә калкып килүче ай тагын лапас артына яшеренде дә, каралтылар һәм биек койма белән тоташ әйләндереп алынган бу тар ишек алды, тоташ кара күләгәләнеп, тагын сулышларны буа кебек тоела башлады. Фазылҗан абзый урамга ук чыгып китте. Ләкин Касыймның биек коймасы урамга да үзенең зур кара күләгәсен салган иде. Фазылҗан абзый биредә дә туктала алмады, адымнарын тагын да кызулатты гына. Алда, уңдарак, айның җанга рәхәт, йомшак, саф нурларына чумган калку кыр’ күренеп тора, сулда — зур йортлары, бик күп утлары белән моннан караганда аерым шәһәрчек кебек булып, район үзәгенең олы урамы күренә иде...