ИДЕЛ КИҢЛЕГЕНДӘ
★ (Казан портын төзүчеләр турындагы очерклардан) Булачак Казан порты мәйданында экскаватор беренче чүмеч комны күтәреп алып, машинага салганнан соң, ике елдан артык вакыт үтте инде. Ул чагында, 1953 елның февраленда, Яңа бистә артындагы ап-ак кар юрганы белән капланган киң сазлыкта кар эчендә яткан такта, бүрәнә, шпунт өемнәреннән һәм машина кисәкләреннән башка бернәрсә дә юк иде. Кар себереп, кышкы җилләр генә исә иде. Апрель азагында иксез- чиксез булып җәелгән Идел суы төзелешнең беренче билгеләрен дә басып китте. Су эченнән бары тик яңа такталардан салынган шпунт сараеның түбәсе, ике копёр, җиргә үрә кагылган илле метрлар киңлегендә шпунт стенасы һәм еракта, бер утраучыкта, торып калган экскаваторның һавага күтәрелгән чүмече генә кояшта ялтырап күренә иде. Шушы көннәрдә без порт мәйданын рәсемгә төшереп йөргән бер фотографны очраткан идек. Зур төзелешләрдә шундый махсус фотографы лар бар икән: алар төзелеш урыннарын төзелеш башланганчы гына төшереп алалар, икенче төрле әйткәндә, нәрсә булганын төшереп алалар, чөнки ул күренеш һичкайчан кабатланмаячак. Без ул чакта бу фотограф бик иртә кабалана башлаган дип көлгән идек. Бсрын-борын заманнардай бирле үзгәрмичә диярлек яткан бу сазлык моннан соң да тиз генә үзгәрмәс кебек тоелган иде. Шуннан бирле нибары ике ел вакыт үткән, ә нинди зур үзгәреш! Менә без таныш юл буйлап порт төзелешенә юнәләбез. Май урталары. Кояшлы, эссе көн. Быел яз соңга калып, бик акрын килсә дә, агачлар яфрак яра башлаган инде. Ямьяшел, вак-вак яфракчыклар, яңа гына лакка буялган шикелле, кояшта ялтырап тирбәнәләр. Яңа бистәнең формалинлы әче һавасыннан соң аларның хуш исләрен рәхәтләнеп иснисең. Күл урамының түбән башындагы бик күп йортлар, сүтелеп, каядыр икенче урыннарга күчерелгән. Элекке йортлар урынында идән асты базлары һәм чүпчар өемнәре генә калган. Тиздән алар да бетәчәк. Нәкъ шушы турыдан, бер башы белән яңа порт корылмаларына, икенче башы белән Кокушкино авылына тоташып, Бистәне судан саклау дамбасы үтәргә тиеш. Тагын берничә йөз метр алга таба киткәч, Идел өстендәге күксел томан эченнән Яна бистә башына кадәр үк сузылган аксыл-сары ком тавы күренә башлый. Идел сулары шул аксыл-сары тауның итәгендә җәелеп ята. Тау өстеннән, выжлап, йөк машиналары үтә, тракторлар, бульдозерлар шаулап уза. Бер минутка тын кысыла. Күз күремлек җиргә сузылган бу тау элек юк иде биредә. Әйтерсең, ул Идел төбеннән калкып чыккан. 83 Сул якка гидромеханизаторларның кечерәк кенә бер поселок булып тезелгән, хәзер тәрәзәләренә кадәр су баскан буш йортларына күз ташлап, подстанция яныннан дамба өстенә менгәч, йөрәк тагын да җилкенеп китә. Ерактан тар гына булып, сырт шикелле күренгән дамба берничә йөз метр киңлектәге өстәл кебек яссы тау икән. Тик шпунтлар стенасы буенда гына тигезләнеп бетмәгән чокыр-чакыр урыннар калган. Кояш нурларында тимгелләнеп җемелдәп торган шактый киң су тасмасы аръягында шундый ук аксыл-сары һәм шундый ук озын яңа ком тавы күренә. Бу дулкын кайтаргыч дамбасы. Элек бу дамба урынында каз аягы үләне, шайтан таягы, алабута, әрем һәм саз чәчәкләре үсеп торган тип-тигез болынлык, яр буенда — утын складлары иде. Шушы ике дамба арасында, пароходлар килеп туктаячак киң һәм тирән бухта яки, төзүчеләр теле белән әйткәндә, портның су акваториясе җәелеп ята. Шушыннан куәтле земснарядлар белән суыртып алынган ком—дамбалар булып өелгән дә инде. Ул земснарядларның кайберләре хәзер дә айда әле. Без дамба буйлап атлыйбыз. Идел ягыннан рәхәт, салкынча җил исә һәм, әгәр күзне кысып карасаң, җәяүле буран кебек, дамба буйлап ак ком себерелә. Аяклар бата, , баруы шактый кыен. Ара-тирә узып киткән машиналарны, юл тигезләп йөргән бульдозерларны һәм анда-санда күренгәләгән аерым кешеләрне искә алмаганда, дамба өсте бупбуш диярлек. Без элекке шпунт йорты, коперлар, конторка, буфет, ашханә урыннарын, экскаваторчылар эшләгән забойларны чамаларга тырышабыз, ләкин мөмкин түгел инде. Уң якта, еракта, сарайсыман бер бина күренә. /Монтажникларныц яңа конторасы. Сул якта, нәкъ Идел ярында, бетон бер заводның яңа корпусы күтәрелгән. Конторага барышлый, Яңа бистә якларына күз салабыз. Элек бу җирләр иңкел булганга, күз алдына бөтенләй башка бер күренеш килеп баса иде. Хәзер биек дамба өстеннән караганда, икенче күренеш туа. Нәкъ офык буенда үзенең кыска һәм юан трубалары белән Казгрэс төтенләп тора, ә биредә, яр буенда — Мехкомбинатның күгелҗем корпусы. Аның бердәнбер озын һәм нечкә трубасыннан бөтерелеп-бөтерелеп чыккан куе төтенле, күгелҗем төскә буялган күп тәрәзәле корпусы бистә итәгенә үк җәелгән Идел суы фонында аны Идел киңлегенә омтылган хыялый бер корабльгә охшата. Гүя Кремль яныннан кузгалган да, Иделне ярып, еракка-еракка китеп бара. Конторка янында без иске танышыбыз прораб Василий Иванович Ильинны очратабыз. Өстендә — су юлчылары кия торган ялтыравык төймәле, кояшта шактый уңган зәңгәр китель, яланбаш; битләре, муеннары кояшта янып, каралып беткән. Гаҗәп әйбәт һәм тыйнак кеше ул көлеп, елмаеп сөйләшә. Төзелешнең иң яхшы прорабы булса да, бервакытта да мактанмый. — ЗащитаXXVI ,—ди ул, елмаеп, — начар эшли. Газеталар да, шәһәр оешмалары да аларны ачуланалар, ә безгә күз салырга вакытлары юк. Алар аркасында безгә җил-давыл тими тора. Югыйсә, безнең дә әллә ни мактанырлык эшебез юк. Без инде Василий Иванович Ильинның монтажннклар группасы май алды ярышында җиңеп чыкканлыгын, апрель планын бөтен төр эшләр буенча срогыннан алда төгәлләве һәм әйбәт күрсәткечләр бирүе өчен Урта-Идел төзү трестының Күчмә Кызыл байрагын алганлыгын белә идек. Шул турыда әйткәч, Василий Иванович тартынып кына елмаеп куйды. Яшь тамашачылар театрында, порт төзүчеләрнең гомуми җыелышында кызыл байракны алганда Василий Иванович каушаган булган. XXVI Шәһәрне су басудан саклау чараларын күрүче оешма. 91 __ Эштә иң кыен минутларда да каушый торган гадәтем юк, ә анда... имтихан бирүче мәктәп баласы кебек каушадым. Нилектән була торгандыр үл хәл, белмим. Причал буена төшәбез. Шпунтлар беләк юанлыгы анкерлар (тимерләр) белән ныгытыла башлаган. Хәзер монтажниклариың төп эше — анкерларны ныгыту. Ләкин быел бик каты ташыган Идел алариыц да эшен бүлгән. Бригадалар бүтән эшләргә күчәргә мәҗбүр булганнар. — Идел суына игътибар итегез, — ди Василий Иванович, кулы белән алга таба" күрсәтеп,— быелгы суның биеклеге Куйбышев плотинасын буганнан соң булачак биеклек белән бер диярлек. Проект тамгасына берничә сантиметр гына җитми. Икенче төрле әйткәндә, сез . бүген булачак Казан портын каралама килеш натура хәлендә күрәсез. Портта җир эшләренең төп өлеше бетте инде дияргә ярый. Күрәсез, былтыргы күренеш өчен характерлы булган эстакадалар, трубалар быел күзгә дә ташланмый диярлек. Хәзер без фәлән хәтле кубометр җир чыгардык дип сөйләмибез, хәзер бездә башка күрсәткечләр: монтажииклар ничә анкер кую. ә бетончылар күпме квадрат метр бетон салу турында сөйлиләр. Бераздан болар турында да онытырбыз, башка күрсәткечләр алга килеп басар. Төзелеш шундый инде ул. Гел үзгәреп тора. Быел җәй көне монтажииклар порт краннарын җыю эшенә керешәчәкләр. Тимер юлчылар — тимер юл кертергә тотыначаклар. Элеватор салучылар да дамба өстендә урыннарын билгеләп киткәннәр инде. Кыскасы, озакламыйча дамба өстендә бөтенләй башка күренеш булачак. Без үзебезнең иске танышлар турында сорыйбыз. — Жадан әнә, экскаваторы белән дамба кырыйларын тигезли. Әйбәт егет ул, төзелеш бетмичә китмим, ди. Күптән түгел генә өйләнде. Төзелештә эшләүче бер кызны алды. Мирза Балкаев, Жадан белән беркадәр вакыт эшләгәч, үзе экскаваторчы булып китә. Җир эшләре беткәч, аны икенче урынга күчерәләр. Җадан аннан башка тагын биш кешене экскаваторчы һөнәренә өйрәткән. Хәзер ул үзенә ярдәмчелеккә Гомәр Шәйхисламов дигән егетне алган. Бульдозерчы Кошелевлар икесе дә портта эшлиләр әле. Сергей Аняга өйләнгән. Хәзер алар агалы-энеле икесе дә чирәм җирләргә тракторчылар булып китәргә җыеналар. Шадеморат Халбаев Казахстанга китеп барган инде. Гаврилов үзенең земснаряды белән защитада эшли. Төзелештә бик күп яңа кешеләр үзләрен танытып өлгергәннәр. Василий Иванович шундый кешеләр турында җәелеп һәм горурланып сөйләгәндә беренчеләрнең берсе итеп монтаж бригадалары бригадирлары Габдулла Миңнуллин белән Николай Хоменко исемнәрен телгә ала. — Эшне эш дип, тырышып эшли торган егетләр. Байракны шулар алды инде. Хоменко бригадасы хәзер күпер төзәтә. Күргәнсездер. — Кара елгадамы? Василий Иванович елмая. Шул бәләкәй, ләкин мәкерле Кара елганың төзелешкә никадәр комачаулык тудыруын онытырга мөмкинме соң! Хәзер ул дамба кырыеннан борылып агып китә. Идел суы ташыганга аны хәтта күреп тә булмый, тик күпер өстеннән караганда гына юнәлешен беркадәр чамалап була. Кара елганың иске эзе инде мәңгегә дамба астында калган, аны никадәр эзләсәң дә табалмассың. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәннәр. Бу мәкаль портта эшләүчеләргә оигрәк тә туры килә. Причал стенасы буеңда пар чүкеч беләи йөзләрчә корыч шпунтларны җиргә каккан атаклы закопёрщик Николай Хо.чеико, анда эш беткәч, анкерчы булып эшли башлый, анда да эш оеткәч, слесарь булып, җир казучы, балта остасы булып эшли. Иәр- 85 сәгә тотынса, шул кулыннан килә. Ул таза гәүдәле, аз сүзле һәм гаять сабыр холыклы булса кирәк. — Безнең эшебез табигать белән бик нык бәйләнгән, — ди ул, уйчан гына. — Су безнең дустыбыз да, дошманыбыз да. Хәзер ул безне, вакытлыча, анкерлар яныннан куды. Менә күпер төзәтергә туры килә. Анысы да кирәк. ЛАнңнуллин әнә причал тумбаларын утыртырга чокырлар казый. Ул да кирәк... Озакламый су кайтачак. Су кайткач, без дә, егетләр белән, төп эшебезгә күчәчәкбез. Миңнуллин белән ярышачакбыз. Ләкин усал эшли торган егет. Аны узу җиңел түгел. Дамба буйлап Миңнуллин бригадасы янына үтеп барганда колакка таныш көй ишетелде. Кайдадыр кызлар «Рамай»ны җырлыйлар иде. Йөрәк ярсуыңны баса алмыйча, Рамай, Тыңларсыңмы, җырлар ла җырлармын, Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Рамай, Зәңгәр таудан яулык ла болгармын. Ташып торган Идел ярында бу җыр аерата моңлы булып йөрәкне җилкендереп яңгырый иде. Кайда, кемнәр җырлый икән? Төзелештә татар кызлары бик күп. Алар бетончылар булып та, ярдәмче эшләрдә дә эшлиләр. Порт төзелеше буйлап йөргәндә татар җырларын ишетү бер дә гаҗәп түгел. Ләкин бу җыр ничектер аерата күңелгә тия иде. Әнә үзләре дә, шпунт стенасы буенда, тимер көрәкләрен яннарына куеп, чуер ташлар өеме өстенә ял итәргә утырганнар. Алардан дүрт-биш адымда гына Идел ташып ага. Корыч причалга әкрен генә дулкыннар килеп кагылалар. Инде май ае булса да, һава әле шактый салкын, биредә Идел җиле дә шактый көчле. Кызларның өсләрендә сырма, башларында шакмаклы яулыклар. Тик берсе, Иделгә карап җырлаганы, шәлен артка шудырган, маңгай бөдрәләре белән җил уйный. Бәлки, аның да йөрәге үзенең Рамаен күрәсе килеп сагына торгандыр. Якында гына ике катлы брандвахта тора. Тәрәзәләрендә ак пәрдә, чәчәк аткан гөлләр. Палубада әледән-әле хатын-кызлар күренеп китә. Бер генә үлән заты да булмаган ком тавы өстендә, Иделгә моңсу гына карап, сакалын селкетә-селкетә чуар кәҗә ята. Кайдан килгән ул бирегә? Әллә брандвахтада торучыларныкымы, әллә бистәдән элекке болынны сагынып эзләп килгәнме? Элек бит бу җирләр Яңа бистә кәҗәләренең иң хозур урыннары булган. Зур чокырдан тимер көрәкләр белән ком ташлыйлар. Буе-иңе өч-дүрт метр чамасындагы дүрткел чокыр эчендә биш кеше эшли. Чокырның, тирәнлеге метр ярымга җитеп килә. Причал тумба дигәннәре шушы була инде. Казылып беткәч, анда җир белән тигез итеп бетон тутырылачак, ә уртасына юан тимер тумба — түмәр утыртылачак. Причал буена килеп җиткән пароходлар шул тумбаларга үзләренең юан арканнарын кидереп туктаячаклар. Миңнуллин бригадасы шундый чокырларның икесен казый иде. Бригадир үзе дә чокырда. Ул, башкалар кебек үк, тимер көрәген комга батырып каерып ала да, көч белән селтәнеп, сап-сары комны өскә ташлый. Габдулла Миңнуллин озынрак буйлы, өстенә комбинезон, башына хәрби фуражка кигән, егерме алты-егерме җиде яшьләрдәге егет. Ул Кама Тамагы районы, Теләнче авылында туып үскән. — Безнең авыл урман эчендә. Анда кайчандыр ялгыз бер теләнче яшәгән дип сөйлиләр. Авыл исеме дә шуннан калган. Колхозлашканнан соң авылның исемен алмаштырырга йөрделәр йөрүен, нигәдер барып чыкмады. Халык теленә кергәнне тиз генә алып ташлап булмый, күрәсең. Габдулла көлемсери һәм яшькелт-соры күзләрендә шаянлык чагыла. 86 — Ну, тормыш барыбер үзгәртәчәк аны. Порт төзелешендә ул 1953 елдан бирле эшли. Эшеннән бик канәгать булса кирәк. Без аның бер километрдан артыкка сузылган корыч стенага горурланып карап алуын күрәбез. Шул стенага Габдулла бригадасының, никадәр көче кергән! — Минем һөнәрләр белән теләсә кайда эш табып була, — ди ул, уйчан гына, — бензорезчик булып та, сварщик булып та, слесарь булып та эшли алам. Ләкин күңел Идел буена тартты. Яшьлекнең бер истәлеген калдырасы килә. Порт гасырларга төзелә. Киләчәк буын кешеләре монда килеп, безнең эшкә сокланырлар дип уйлыйм. Буп-буш җирдә менә дигән порт салу шуткы түгел. Җилкенеп эшләрлек эше бар. Ә миң үзем, турысын әйткәндә, җилкенеп эшләрлек эш булмаса күңел дә бирмим. Беренче килгән вакытларда, бензорезчик та, сварщик та кирәк булмаганда, Мпңнуллинны закопёрщиклар — шпунт кагучылар бригадасына билгелиләр. Егермешәр метр озынлыктагы корыч шпунтларны, каланчадан биегрәк пар копёры белән һавага күтәртеп, соңыннан чокыр- фәлән казып тормыйча, берничә тонналы пар чүкече белән ун-унбер метр тирәнлеккә кагу кызыктырып ала яшь егетне. Габдулла ак булары белән паровоз кебек пошкырып торган пар копёры янына беренче килеп баскан чагында ук аңарда никадәр көч яшәгәнлеген сизеп ала. Үзе дә сукса тимер, басса бакыр өзәрлек егеткә шул гына кирәк тә. Кайда көч, кайда дәрт — шунда егет күңеле. Волга-Донда эшләгән тәҗрибәле мастер Михаил Ионов аны закопёрщиклык эшенә өйрәтә. ' — Күрәсеңме, — ди ул аңа, әлеге каланча биеклеге копёрга күрсәтеп, — без нинди махиналар белән эш итәбез, шпунты да кадак түгел, егерме метр. Көчең булмаса монда, туган, берни дә эшләп булмый. Ләкин бернәрсәне аңла, көч, техника үзе генә бернәрсә дә бирми әле. Аңа сәләтне, акылны кушарга кирәк. Корычның гына түгел, туфракның да «җанын» сизәргә өйрән. Нечкә якларын бел. Шул вакытта эшең майлаган кебек барыр. — һәм ул иренмичә үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, нечкәлекләрне өйрәтә. Габдулла мастерның киңәшләренә колак сала, аның ничек эшләвен игътибар белән күзәтә, башка алдынгы закопёрщикларның да эшләренә күз сала һәм барысын да «мыегына урый». Ике-өч айдан соң инде аны смена закопёрщигы итеп билгелиләр. Закопёрщик — бер үк вакытта җиде кешедән торган шпунтчыларның бригадиры булып та исәпләнә. Элекке старшина бу эшкә каушамый тотына. Башта, билгеле, бик сакланып эшли, тора-бара, тәҗрибә арткач, кыюлана төшә. Иң элек ул үзенең күп төрле һөнәрләреннән файдалана. Бригадага бензорезчик, сварщик һәм слесарь кирәк. Ләкин аларның эшләре даими түгел, вакытлы гына. Миңнуллин башта үзе исәпләп карый, аннары иптәшләре белән һәм прораб Василий Иванович белән киңәшә дә, бу өч кешенең һөнәрен үз өстенә ала. Кирәк икән бензорезчик, кирәк икән сварщик, кирәк икән слесарь ул. Шулай итеп, бригададан берьюлы өч кеше бушый һәм аларны башка эштә файдаланырга мөмкинлек туа. Аннары Габдулла шпунтларны күбрәк кагу турында җитдирәк уйлана башлый. Ул чакта сменага дүрт шпунт кагу бик зур уңыш санала. Миңнуллиниы бу уңыш канәгатьләндерми. Ул вакытның күп өлеше кагуга түгел, ә ярдәмче эшләргә, оештыруга һәм ремонтка киткәнлеген белә һәм шуларны бетерү юлын эзли, хезмәтне яңа баштан оештыра, оригада членнары арасында җаваплылык мәсьәләсен, ремонтка тукта 87 мыйча эшләү мәсьәләсен куя һәм нәтиҗәдә сменага алтышар шпунт кагуга ирешә. Кыш көннәрендә бигрәк кыен була: юеш җир таш кебек ката, буран котырына, вакыт-вакыт шундый каты җил чыга, копёрны аударыр кебек тоела. Суыктан төкерек җиргә төшкәнче боз булып ката. Тимерг? ялан кул белән тотыныр хәл юк — пешерә! — Шундый чакларда җылы цехларда эшләүчеләргә аеруча кызыгасың,— ди Габдулла, каядыр еракка карап. — Ләкин төзүчеләр, ахрысы, шундый халык инде алар, кызыгалар кызыгуын, ә үзләре беркая да китмиләр. Аның каравы менә хәзер яз, җәй көннәрендә Идел буенда, ачык һавада эшләве ни тора. Карагыз безнең егетләргә: барысы да Алып батырлар кебек. Кояшта каралып беткәннәр. Аларга курортың да, ял йортың да кирәк түгел, — дип шаяртып көлемсери Габдулла. — Апрельдә без бик шәп эшләдек. Байрак алдык. Май бераз кулны бәйләде. — Ул дулкыннар куышып уйнаган Иделгә берничә секунд карап тора. — Иделнең суы һаман арта әле. 1936 елдан бирле суның биеклеге бу кадәр югары булганы юк дип әйтәләр. Анкерный стена бөтенләй су астында. Ә безнең бригадалар анкерлар куярга тиеш иде... Су киткәч, җиңнәрне ныграк сызганырга туры килер инде. Егетләр шәп минем. Руслар да, украиннар да, чувашлар да, татарлар да бар. Әнә кырыйдан эшләүче Володя Горшунов, ак күлмәклесе минем авылдаш-Хәлим Калимуллин, тимер юлчылар киеме кигәне Костя Моисеев — чуваш егете... — Ул бригадасында эшләүче ун кешенең исемнәрен атап чыга да, тагын бер кат: — шәп егетләр, өзеп эшлиләр, — дип өстәп куя. Күксел томан эчендә җәелеп яткан Идел уртасыннан пароход килә. Аның моңлы итеп кычкыртуы су өстендә бик озак яңгырап тора да кайдадыр су эчендә калган Маркиз куаклары артында яңгырап тынып кала. — Портта мин ныклап төпләнергә уйлыйм, — ди Габдулла, пароходтан күзен алмыйча. — Идел киңлеге күңелгә бик ошый, гармонь да уйнап җибәрәсең... Үтертә! Хәзер өйләнгәч тә... Былтыр авылыбызга сабаи туена кайтып, «Теләнче» кызына өйләндем. Хәзер Промбазада торабыз, бик әйбәт бүлмә бирделәр. Сорагач, бер сүз әйтмәделәр. Габдулла үзенең киләчәккә булган хыяллары белән дә уртаклаша. — Портны төзеп бетергәч, портальный кранда эшләргә исәп бар. Үзебез үк монтировать та итәбез. Василий Иванович әйтә, анкерлардан соң шуңа тотынабыз, ди. Малай, киләчәкне уйласаң, күңелләр сабан туйлары якынлашкандагы кебек ашкына башлый. Бетон заводы янында төзелешнең баш инженеры Илья Фирсович Сенченко күренде. Аның өстендә соры плащ, башында фуражка. Бу ике ел эчендә аның чигә чәчләрендәге көмеш бөртекләр шактый арткан. Ләкин йөзендә әллә ни үзгәреш сизелми. Урта яшьтәге кешеләр тиз бирешмиләр бит. Хәзер төзелештә төп эшләрнең берсе — дамба кырыйларына һәм дулкын кайтаргыч кырыйларына бетон салу. Кыш һәм яз көннәрендә ун мең квадрат метрдан артык бетон салынган да инде. Ләкин салынасы уи тапкырдан да артыграк әле. — Су бетончыларның эшенә дә комачау ясады, — ди Илья Фирсович. — Прогноз да бераз утыртты. Быел бит яз бик үзенчәлекле килде. Башта кар күп булганга, су да күп булачак дип йөрделәр. Яз озакка сузыла башлагач, су ташымый гына үтәр дип өметләнә башладылар. Ә ул әнә нишләде... Әле дә арта бара... Әйдәгез, яр буена төшик. Әнә күрәсезме,— диде ул, Идел ярына килгәч, — су эченнән безнең кышын салган бетонның кырыйлары гына күренеп тора. Су тагын бераз күтәрелсә, 88 монда да эшне туктатырга туры киләчәк. Дулкын кайтаргычта эшне туктаттык инде. .. Бер төркем эшчеләр белән яр кырыена катер ^килеп туктый. Катерның кыршылып беткән ак буявы өстенә кызыл белән «Грозный» днп язылган. Ләкин үзендә болай хәтәр бернәрсә дә юк иде. Су юлчылары бәләкәй гепә катерларына да шундый дәһшәтле исемнәр кушарга бик маһирлар инде. ' Сенченко дулкын кайтаргычны-карап килергә чакыра. Без катерга утырабыз һәм'Идел киңлегенә чыгабыз. Катерның борынында өстенә сырма, аягына резин итек кигән, башына шәл яулык бөркәнгән яшь кенә бер татар кызы аякларын бөкләп утырган. Ул, катер ярга килеп туктаганда һәм кузгалып киткәндә, кулына озын багор алып, мотористка булышырга тиеш. Хәзер аның эше юк. Иделгә карап, үз алдына әкрен: генә'көйләп бара. Мотор тырылдавы арасыннан аның җыры ишетелеп китә: Эх. Иделнең буйлары, Җәелеп аккан сулары! Беркайда да табалмассың Аннан ямьле, аннан данлы елганы. Җил чыккан. Күктә болытлар куерып килә. Яңгыр да сибәли башлады. Дулкыннар, чал сыртларын күбекләндереп, берсен-берсе куалар., һай, нинди киң икән Идел. Артта ул офыкка кадәр җәелгән. Каршыда, Маркиз куакларын басып, Ослан таулары итәгенә җиткән. — Хәзер безнең төзелешне җәяү әйләнеп чыгуы кыенга килә, — дип көлемсери Сенченко. Бу чыннан да шулай. Без уң якка карыйбыз. -Дамба белән дулкын кайтаргычның югары башларын күреп тә булмый. Көчле җилгә каршы ян белән атлап, дулкын кайтаргыч сырты буйлап барганда, Сенченко: — Каналга һәм Иделгә игътибар итегез, — диде. Дулкын кайтаргычның уң ягында, каналда, — вак-вак дулкыннар гына йөгерешә, ә дулкын кайтаргычның сул ягында, Идел өстендә, көчле дулкыннар шаулый. Алар әле бетон белән капланып та бетмәгән дулкын кайтаргычка килеп бәреләләр дә, күбекләнеп, кире чәчриләр. — Бу әле бик кечкенә дулкыннар, — ди Сенченко, — давыллы- штормлы көннәрдә алар бик зур булачак. Ләкин бетонга киендерелгән дулкын кайтаргыч каналдагы пароходларны теләсә нинди дулкыннардан да ышанычлы саклаячак. Дулкыннар кире кайтканда су эченнән бетой кырыйлары күренә. Быел җәй дулкын кайтаргыч тулысыңча бетой беләи капланачак. Бетонны аргы яктан ташымас өчен биредә икенче бетон заводы салыначак. Хәзер монда дамба кырыйларын кирәкле профильдә тигезләп баручы күп чүмечле экскаватор гына эшли әле. Биредә кышын Надя Стерякова һәм Вәгыйз Шакирҗанов бригада- • лары бетон салганнар. Икесе дә алдынгы бригада санала. Яңадан катерга утырып бетон заводына кайткач, без аларның үзләре белән дә таныштык. Төшке ял вакыты иде. Группа командиры Сунцовиың кысынкы кабинетына алар икесе берьюлы килеп керделәр. Икесе дә цемент тузанына буялып беткәннәр. Иптәш кызлары кебек өстенә сырма, аягына күн итек кигән Надя Вәгыйздән калкурак, ачык, якты карашлы, тавышы, ирләрнеке кебек, калын. Үзе чая һәм үткен. Мондый кызлар эштән ку- рыкмыйлар. Кыш көне, ачы суыкларда дулкын кайтаргычны бетонлаганда, бетонны кар өстенә салмас өчен, Надя үзенең алты иптәше белән — барысы да кызлар икән — арматура челтәрләре арасына тулган карны учлары беләи көри торган булган. 89 —Аида көрәк белән дә эшлән булмый, челтәрләр арасына кул гына сыя. Бияләй юешләнгәч, бармакларның туңуына чыдар хәл юк. Лом белән ком чокыганда.гына җылына идек,—ди Надя, көлемсерәп. Җиде кыз, җидесе җиде җирдән килгәннәр, ләкин хәзер бертуганнар булып яшиләр. Аида Яковлева эштән соң китап укырга, Шакирә Латыйпова укырга да, чигәргә дә, Надя үзе тегәргә ярата—элек тегүче булып эшләгән икән ул. Чуваш кызы Люба Кашаеваның, Фатыйма Хә- сәнованың, Шура Обанинаның, Ксения Васильеваның үзләренең яраткан эшләре бар. Җырларга, көләргә барысы да яраталар. Киноны калдырмыйлар. —Вәгыйз бригадасында бар да егетләр. Без алар белән ярышабыз. Хәтерләре калмасын өчен генә уздырмасак, болай сер бирмибез үзләренә, — ди Надя, егетне чәнчеп алып. Шакирҗановның соры күзләрендә дә шаян очкыннар кабынып китә. —Уздырырсың син хәтер өчен,—ди ул, елмаеп. — Бер метр бетон өчен кыш көне Иделгә чумып чыгарга әзер син. Надя бераз кызарып китә. — Үзеңне бел. —Мин нәрсә... Мин кулдан килгәнне генә эшли торган кеше, — ди егет, тыныч кына, — Артыгына кызыкмыйм. —Шулай булмыйча, Иван Мартынович белән Алексей Григорьевич биредә утыралар бит, — һәм Надя мәгънәле генә итеп группа командиры Сунцов белән прораб Мысанга карап аЛа. Тегеләр дә мәгънәле генә елмаеп куялар. Вәгыйз Шакирҗанов тәбәнәк буйлы, калку күкрәкле, киң борынлы гади генә бер егет. Сырмасын җилбәгәй ачкан, җылы фуфайкасы астыннан буй-буй тельняшкасы күренә. Матросмы, әллә болай гына кигәнме? Ул чыннан да Ерак Көнчыгышта матрос булып хезмәт иткән икән. Армиядән кайткач, портка эшкә кергән. Хәзер эшли башлавына тугыз ай була инде. Аны да бирегә, Габдулла Миңнуллинны һәм башка бик күпләрне тарткан кебек, төзелешнең колачы, Идел киңлеге тарткан. —Монда нихәтле бетон җәеләсен белгәч, диңгезгә чыккан вакыттагыча, йөрәкләрем җилкенеп китте. Баш инженер һәм бүтән начальниклары аны алдынгы бетончы дип атауларын белгәч, бик нык гаҗәпләнде ул. — Нинди алдынгы мин. Кычкырышкан бригадир алдынгы буламыни. Бетон булмыймы, машина булмыймы, тегесе-монысын биреп җиткермиләрме— кычкырышам. Начальниклар минем янга килмиләр дә. Бетон эше кайнар эш, малай, аны раз-раз эшләргә кирәк, югыйсә ката да кала. Эшләп бетермичә ташлап калдырырга да ярамый. Хикмәте бар. Ул үзенең бригада членнары турында сөйли. Павлик Романов яшь кенә егет, тырышып эшли, Фәрит Вагапов та тырыш. — Әйткән сүзне тыңлыйлар, вакыт белән исәпләшмиләр: Мөбәрәк Әхмәтҗанов менә башка. Эшләвен ул да начар эшләми, ләкин бик спорчы егет. Төгәлен генә эшли, бераз соңга калырга туры килсә — спор. Тагын минем Ведений Ласкин дигән егетем бар. Ялкаулыгы белән суя. Эшләгәндә кулыннан көрәге төшеп китә, аягүрә йоклый. Шундый ачуны китерә, сугып егардай булам... Хәзер, малай, бетончының урак өсте башлана. Менә су гына бераз харап итте. Щебень су эчендә калган. Щебень җитми. Машиналар буксовать итеп, клетка янына килеп җитә алмыйча, җанга тия. Вәгыйз Шакирҗанов Кәрәк XXVII авылы егете. Быел Биек Тау районына барып бер кызны «ябыштырып» алып кайткан. — Су кайнатучыны күрдегезме? Шул минем хатын инде. Асия исемле. XXVII Зәй районы. — Быел порт егетләре бик күп өйләнәләр икән, — дидек без. Вәгыйз оялып кына елмая. — Бергә-бергә күңеллерәк бит, — ди ул. — Аннары Идел янында мәхәббәт тә көчлерәк кузгалса кирәк. Безнең кызлар гел: Шул Иделгә бер карасаң, Дәртләнә күңелләрең, — дип җырлыйлар. Бетон заводы гөрләп эшли башлады. Ком, щебень, чуерташ тутырылган лотоклар югары менеп торалар, ә кызлар яңаларына тутырып кына торалар. Икенче яктан, транспортер буйлап, югарыга цемент күтәрелә. Өстән, пыяласыз тәрәзәдән, бетон болгаткычлар шаулавы ишетелә. Вәгыйз дә, Иадя да әллә кайчан инде эш урыннарына йөгерделәр. Хәзер аларның сөйләшеп торырга вакытлары юк. Алар бетон салынырга тиешле клеткалар янында арматура ныгытучы, щебень салучы, толь җәючеләргә күрсәтмәләр бирәләр һәм бетон алып килгән машинаны каршы алалар... Яңгыр бер шаулап алды да үтеп китте. Болытлар таралды. Яңадан кояш көлә. Идел тулып, ташып, тын гына ага. Нинди киң ул безнең язгы Идел! Аның ярында нинди зур төзелешләр кайный, нинди әйбәт кешеләр эшли! Китәсе килми бу җирдән. Май, 1955.