Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛ КУТУЙ ИҖАТЫНДА ӘХЛАК, СЕМЬЯ ҺӘМ МӘХӘББӘТ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ КАРАТА

Иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә кискен борылыш тудырган Бөек Октябрь социалистик революциясе кешенең шәхси тормышын да үзгәртеп коруны таләп итте. Гасырлар буе яшәп килгән иске семья-көнкүреш мөнәсәбәтләре җимерелеп ташланды. Шул ук вакытта кызу темплар белән яңа әхлак, яңа көнкүреш, яңа семья төзү процессы барды. Әлбәттә, яңа әхлак өчен барган көрәш процессы бернинди каршылыксыз, шоп-шома гына бармады. Кешеләр аңындагы искелек калдыклары яңа әхлак нормаларын урнаштыруга комачаулаучы тормозларның берсе булдылар. Социализмның дошманнары совет кешеләре арасында мораль тотнаксызлык, череп таркалу, бозыклык урнаштыру өчен төрле ялган теорияләр («бер стакан су», «ирекле мәхәббәт» теорияләре) тәкъдим итеп маташтылар. Партия һәм совет җәмәгатьчелеге семья һәм көнкүрешкә караган буржуаз теорияләрне үз вакытында фаш итеп килде. Совет семьясы шундый көрәш нигезендә үсте, ныгыды. Социалистик мораль, көнкүреш, семья мөнәсәбәтләрен үстерүдә һәм ныгытуда совет язучыларыиыц да роле зур булды. Язучылар, үсеп, ныгып бара торган яңа тормышны раслау белән бер рәттән, яңа кешенең формалашуына, социалистик җәмгыятьнең үсешенә комачаулый торган һәртөрле искелек күренешләрен кискен тәнкыйть уты астына алдылар. Совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләре тормышта һәм көнкүрештә социалистик башлангычның тантанасы өчен алып барылган шушы революцион көрәш пафосы белән сугарылганнар. Г. Кутуй үзенең язучылык бурычларын партия өйрәткәнчә аңлады. Ул, В. Маяковский, Ф. Гладков, һ. Такташ һәм башка күп кенә язучылар кебек үк, мораль, мәхәббәт, семья һәм көнкүреш өлкәсендәге һәртөрле буржуаз анархия йогынтысына каршы күтәрелгән халык көрәшенә кушылды. Яна әхлак өчен көрәш темасы 20 нче елларның икенче яртысыннан башлап Г. Кутуй иҗатында төп урынны ала. Бу тема, проза, поэзия, драма әсәрләре белән бергә, аның публицистик мәкаләләрендә дә («Сарай сандугачын партиядән куганда» һ. б.) чагылыш таба. Мәхәббәт, семья, әхлак мәсьәләләре Г. Кутуйның. «Балдызкай» (1927), «Күк күгәрчен» (1928) пьесалары, «Фарзана» (1928) хикәясе кебек, иҗатының башлангыч чорына караган әсәрләрендә дә яктыртыла. Бу әсәрләрдә мәхәббәт, семья темасы мещанлыкны фаш итү һәм яңаны раслау җирлегендә чишелә. «Балдызкай» комедиясендә төп герой итеп яшь интеллигент Мөхәммәт образы алына. Ул автор тарафыннан көнкүрештә, семья рамкалары эчендә күрсәтелә, Мөхәммәт — артист. Ләкин ике ел буе ул беркайда да эшләмичә хатыны Рабига җилкәсендә яши. Нигә сон. ул эшләми? Авырыймы, әллә эшкә яраксыз- 99 мы? Юк, ул сау һәм таза. Бәлки ул эшләргә теләмидер? Юк, ул эштән бөтенләй баш та тартмый, тик аның тормышка билгеле бер «таләпләре» бар. «Үзеңдә булган личный тойгыларыңны. личный сорауларыңны тәэмин итми торып, җәмгыять хезмәте артыннан йөгерергә мөмкинме соң?» — ди ул. Үзенең шәхси теләкләрен канәгатьләндерми торып, ул хезмәт итәргә, эшләргә уйламый да. Ә аның шәхси теләкләре нидән гыйбарәт соң? Беренче чиратта аңа «тулы ирек» кирәк. Ул мәхәббәткә сусаган. Ләкин аның өчен мәхәббәт «ирекле» булырга тиеш. Ул күңел ачарга ярата, аңа хатын-кыз, аракы кирәк. «Эх. менә хәзер кечкенә генә бер ресторанга кереп, ике-өч шешә сыра алдында, тәмәке төтененә чумып, уралып, музыка тыңлый-тыңлый, Маша белән серләшәсе иде», — дип хыяллана ул. Аныңча бу — рәхәтлекнең иң югары дәрәҗәсе. Мондый тип мещан турында А. М. Горький болай дип язган иде: «Аңардан: «Нәрсә телисең?» — дип сорасалар, ул: «Аз эшләргә, аз уйларга, бик күп ашарга телим», — дип җавап бирер иде». Аның бөтен теләкләре һәм мещанлык догасы бер нәрсәгә кайтып кала: «Мине борчымагыз, миңа үзем теләгәнчә яшәргә ирек бирегез». Мөхәммәттә саф, изге мәхәббәт юк. Мәхәббәтне ул бары тик физиологик теләкләрне канәгатьләндерү дип кенә аңлый. Гөлшат образы Мөхәммәт образын тагын да тулыландыра төшә. Гөлшат— билгеле бер эше булмаган, теләсә кайда сугылып йөрүче бер кыз. Авылда крестьян эшен яратмыйча ул шәһәргә, апасы Рабига янына укырга дип килгән. Ә шәһәрдә исә аның укырга вакыты юк. Ул бер генә теләк белән яна — бүгенге көн тагын да күңеллерәк үтсен. Канатлы романтика сагышына бирелгән бу туташ сагыш, сызлануларны баса торган чара итеп «гыйшык уеиы»н сайлаган. Үзенең «сөю» һәм «сөйдерү» теләгенә ирешү өчен Гөлшат бернинди әшәкелекләр алдында да тукталып калмый. «Ирекле мәхәббәт» һәм җиңелчә тормыш итү Мөхәммәт белән Гөлшатны көлке хәлдә калдыра. Мөхәммәтнең хатыны аерылып китә. Сөяркәсе ЛАаша аңа үзенең баласын китереп ташлый. Маша артыннан аңа Хәмдия дә бала китерә. Мөхәммәт сәхнәдә балалар арасында берүзе кала. Автор тормышка җиңелчә караучы Мөхәммәт һәм Гөлшатлардан көлә. Мөхәммәтнең сәхнәдә ялгызы калуын күреп тамашачы да көлә башлый. Шуңа карамастан, комедиянең финалы драматик төс ала. Авторның көлүе Мөхәммәт кебек әхлаксыз кешеләр турында уйланырга, борчылырга мәҗбүр итә. Димәк, автор бары тик кызык өчен генә түгел, бәлки әнә шул көлү объекты булган искелек калдыкларын бетерү һәм уңай идеалның тантанасы өчен көлә. Әсәрдә уңайны раслау Рабига һәм Гыйрфан образлары аша бирелә. Бу образлар пьесага халыкның мораль яктан тотнаклы һәм саф булган төп массасы вәкилләре сыйфатында кертелгәннәр. Уңай идеалны гәүдәләндергәндә автор үзенең төп игътибарын хезмәткә юнәлдерә. Рабига өчен дә, Гыйрфан өчен дә хезмәт шәхси һәм иҗтимагый тормышны бергә бәйләүче үзәк төен ролен үти. Димәк, Гадел Кутуй идеалны хезмәттә күрә. Хезмәтне ул яшәү чыганагы гына итеп түгел, бәлки кешегә күркәм сыйфатлар бирүче, аны чын мәгънәсендә кеше итүче фактор итеп карый. Рабига хезмәт сөюче җәмәгать эшчесе. Гыйрфан — мораль яктан тотнаклы, алдынгы студент. Шулай итеп, Кутуй хезмәтне, иҗтимагый эшие, мораль сафлык һәм тотнаклылык сыйфатларын Мөхәммәт һәм Гөлшатларның мораль түбәнлегенә капма-каршы куя. Ләкин пьесадагы уңай геройлар әле йомшак бирелгәннәр. Беренчедән, Рабига да, Гыйрфан да әдәби тип булу дәрәҗәсендә эшләнмәгәннәр, схематик образлар гына булып калганнар. Гыйрфан белән Рабига тулы канлы характерлар да түгел. Алар — индивидуаль сыйфатлары белән бөтенләй таныш түгеллеге хәтеремдә калган». Димәк, Тукай Белинскийны Уральскида чакта ук укыган дип, кистереп әйтергә нигез юк. Ә инде Казанга килгәч, аның бөек рус тәнкыйтьчеләренең әсәрләре белән танышуы турында ике сүз дә булырга мөмкин түгел. Шул ук истәлектә шагыйрьнең түбәндәге сүзләре китерелә: «Айлар, еллар үтте, әлеге яшьләрне мин бөтенләй таныдым. Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларын сөйләшеп йөргәннәр икән... Алар «аттестатчылар», берничәсе дә шул ук «аттестатчылар»ның мәҗлесендә йөреп, «аграрный вопрос», «эффектный» дип урыилы-урынсыз модный сүзләр кыстырып сөйләүче ябалаклар булып чыктылар». Әнә шул гимназиягә имтихан бирергә хәзерләнеп йөрүче буржуа яшьләренең бушлыгын аңлар өчен, билгеле, Тукайга, Белинский, Добролюбов, Писарев әсәрләре белән теге яки бу дәрәҗәдә танышырга кирәк була. 1911 елда Белиискийиың тууына 100 ел, ә Добролюбовның үлүенә 50 ел тулу датасының билгеләнеп үтелүен дә искә алсак, Тукайның бу тәнкыйтьчеләрнең күп кенә әсәрләрен укыганлыгы турында ышанып әйтә алабыз. Белинский тарафыннан теоретик нигезләнгән эстетик мәсьәләләр — әдәбиятның иҗтимагый роле, реализм, халыкчанлык, әдәби-тәнкыйть принциплары татар халкының бөек шагыйренә, һичшиксез, зур йогынты ясаганнар һәм аның эстетик карашларының тәмам формалашып җитүендә әһәмиятле роль уйнаганнар. Татар халык шагыйре Тукайның бөек рус әдәбиятын өйрәнүе Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итүдән, Пушкин, Лермонтов, Кольцов шигырьләрен укып сокланудан башланып, һаман тирәнәя, җитдиләнә барды. Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкренәкрен югарыга үрләп барам. диде ул 1907 елда. Ә инде 1911 елда ул болай дшг белдерде: Шнгъре Лермонтов вә Пушкин олуг саф диңгез ул. Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов. Тукай’— өч йолдыз ул. («Җавап») /Мәсьәлә биредә Тукайпың һәр җәһәттән үзен даһи рус шагыйрьләре белән тиң куюында түгел. Тукай гомеренең соңына кадәр үзен Пушкин һәм Лермонтовның шәкерте итеп санады: Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов әгәр булсг кояш. Ай кеби нурны алардан икътибас иткән бу баш. («Кыйтга», 1913) Эш шунда ки, Тукай үзенең дошманнары — буржуаз милләтчеләргә җавап рәвешендә үз поэзиясенең Пушкин һәм Лермонтов поэзиясе белән идея юнәлеше ягыннан аваздаш икәнлеген белдерә. Тукайның рус әдәбиятын өйрәнүе һәм рус әдәбиятының Тукайга тәэсире әдәби традицияләрнең күчеше мәсьәләсенә генә кайтып калмый. Бу — татар халкының бөек рус халкы белән дуслыгы гасырлардан килә, татар халкы рус халкы җитәкчелегендә генә бәхетле тормышка ирешәчәк, дигән гомуми хакыйкатьнең бер чагылышы. Татар революцион демократлары тарафыннан тирән үзләштерелгән бу хакыйкать Тукайның «Китмибез» шигырендә гаять үткен итеп бирелгән: «Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия!» Әнә шуңар бәйләнешле рәвештә татар демократик әдәбияты да рус классик әдәбияты йогынтысы астында, аның үрнәгендә генә уңышлы үсә ала иде. Тукайның рус әдәбиятыннан алып эшләнгән тәрҗемәләре, файдаланып язылган әсәрләре, рус әдәбияты, аның классик язучылары һәм әдәби шедеврлары турында әйткән фикерләре, — болар барысы да татар әдәбиятын рус язучылары һәм тәнкыйтьчеләре тарафыннан эшләп чыгарылган алдынгы эстетик идеяләр белән сугару кебек максатка хезмәт иттеләр.