Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ЧАРЛЬЗ ДИККЕНС (1812—1870) Тугызынчы июньдә Англиянең күренекле язучысы Чарлз Диккенсның үлүенә 85 ел тулды. Вак чиновник семьясында туган Диккенс тормыш авырлыгын бик иртә татын. Әтисе, бурычын түли алмаганлыктан, төрмәгә эләккәч, Диккенс фабрикага эшкә керә. Ә соңыннан, стенографиягә өйрәнеп, репортер-стенограф булып эшли башлый. Аның «Боз» псевдонимы астында басылган «Очерклар»ы (1836) һәм «Пикквик клубы язмалары» исемле романы (1837) әнә шул стенограф булып эшләгән вакытта туплаган тәҗрибә нигезендә язылган. Диккенс иҗатының чәчәк ату чоры үткән гасырның 40—50 елларына туры килә. Бу елларда ул «Мартин Чезлвит» (1844), «Домби һәм улы» (1848), «Давид Копперфильд» (1849—50), «Салкын йорт» (1853), «Авыр заманнар» (1854) һ. б. романнарын яза. Диккенс буржуазиянең маскасын ертып ташлый, буржуаз учреждение һәм законнарның кешегә дошман булуын күрсәтә. Ярлыларның ачлыктан үләргә мәҗбүр булулары («Оливер Твист», 1838), мәктәпләрдә ярлы балаларын рухи һәм физик яктан имгәтү («Николае Никклби» (1839), төрмә, суд, («Салкын йорт»); хөкүмәт учреждениеләренең реакцион роле («Крошка Дор- рит», 1857) һәм буржуаз тормышның башка күп якларын Диккенс бик оста фаш итә. 1847 елда Америкага барып кайтканнан соң, Диккенс «Америка хәбәрләре» исемле китабын яза. Монда ул доллар властена корылган тормышны, коточкыч коллык системасын үтергеч рәвештә тәнкыйтьли. Диккенс әдәбиятка Англиядә оешкан эшчеләр хәрәкәтенең башлангычы булган чартизм чорында килде. Диккенс чартистларның политик программасына һәм революцион чыгышларына теләктәшлек күрсәт- мәсә дә, шулай ук буржуаз мөнәсәбәтләрнең бөтен системасын инкарь итүдән ерак торса да, аның иҗатына чартизмның йогынтысы шактый зур булды. Ул байлык һәм ярлылык арасындагы упкынның торган саен тирәнәя баруын бик ачык күрсәтте. «Чаңнар» (1845) исемле повестьта Диккенс, эшсезләр темасын кузгатып, реакцион мальтузианчылыкка каршы чыкты. Диккенсның кешене изүгә каршы протесты «Авыр заманнар» романында трагик киеренкелек ала. Бу вакытта чартистлар хәрәкәте бастырылган иде инде. Язучының иҗатында пессимистик мотивлар чагыла башлый, аның социаль каршылыкларны тыныч юл белән хәл итүгә булган ышанычы бик нык какшый. Шулай булса да, Диккенс әле бу романда да иҗтимагый дөреслеккә байларга мораль яктан йогынты ясап ирешергә мөмкин дигән утопик идеяне яклап чыга. Диккенсны рус революцион демократлары зур ихтирам итәләр иде. Белинский аның чынбарлыкны дөрес чагылдыруы турында язды. Диккенс безнең илебездә иң яратып укыла торган чит ил язучыларын- нан берсе. Аның әсәрләре СССР халыклары телләрендә зур тиражлар белән чыгалар. АКАКИЙ ЦЕРЕТЕЛИ (1840—1915) Популяр грузин шагыйре һәм драматургы А. Церетели 1840 елның 21 июнендә дворян семьясында туган. Церетелиның иҗтимагыйәдәби эшчәнлеге феодаль һәм капиталистик системалар шартларында үтә. Шуңа күрә дә аның иҗаты ике тенденцияне— либераль дворяннар һәм вак буржуа карашларын чагылдыра. Церетелиның беренче әсәрләре өчен «ватанның элекке данын», «данлыклы героика» һәм грузин халкының борынгы гореф-гадәтләрен идеаллаштыру характерлы («Бөек Баграт», «Торник Эристави», «Грузин хатыны» исемле поэма һәм шигырьләр; «Баши — Ачук» һ. б. повестьлар; «Патара — Кахи», «Тамар — Цбиери» һ. б. пьесалар). Шуның белән бергә Церетели иҗатында крестьяннарны крепостной коллыкка төшерүгә каршы мотивлар да яңгырыйлар. Церетели рус демократлары идеяләрен уртаклаша һәм грузин әдәбиятында «ха- лыкчаидемократик» дип аталган агым тудыра. Капитализм үсә барган саен, Церетели самодержавие режимына кискенрәк каршы чыга. 1905 елгы революциядә ул халык ягында була, хезмәт ияләренең дошманнарына каршы, «авыл хуҗалыгы эшчеләренең һәм пролетарийлар хезмәтенең» җиңүе өчен көрәшкә чакыра. («Интернационал» һ. б.) Церетелиның соңгы иҗатында бу мотивлар үстерелмәгәннәр. Церетели балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләрнең авторы буларак та билгеле.