Логотип Казан Утлары
Публицистика

1905-1907 ЕЛЛАРДАГЫ РЕВОЛЮЦИЯ ЧОРЫНДА ТАТАР УКЫТУЧЫЛАРЫ

1905—1907 еллардагы эшчеләр һәм крестьяннарның революцион хәрәкәте Россиядәге укытучылар массасына, шул исәптән, татар укытучыларына да көчле йогынты ясады. Революция дулкыннары татар укытучыларын да үз эченә алды. Эшчеләр забастовкалары һәм демонстрацияләре, крестьяннарның революцион чыгышлары алдынгы рус һәм татар укытучылары арасында революцион рух күтәренкелеге һәм ирекле тормыш өчен көрәш ялкыны тудырдылар. Татар укытучыларының алдынгы өлеше революциягә зур өмет белән карады; укытучылар хокуксызлык- тан, материаль тормыш шартларын һәм укуукыту эшләрен яхшырту турында үзара зарланулардан хәзер ниндидер актив хәрәкәткә күчү вакыты җиткәнлекне сизделәр. Патша Россиясе шартларында яшәгән укытучыларның тормышы соң дәрәҗәдә кызганыч иде. Татар укытучылары һичбер төрле •официаль хокуклар белән файдаланмадылар. Бер генә хөкүмәт учреждениесе дә татар мәктәпләре- өчен укытучылар булдыру, аларны билгеләү яки хәзерләү эше белән шөгыльләнмәде. Укытучыларның хезмәт шартларын яхшыртуны, алар- ның интересларын күздә тотучы официаль орган юк иде. Татар укытучыларының бөтен язмышы мәктәп, мәдрәсәләр белән теләсә ничек идарә итүче муллалар һәм мөдәррисләр кулында булды. «Элек, революциягә кадәр, татар авылында укытучы билгеле бер жалованье 28 Н. К- Крупская, Әсәрләр, II том, 162 бит. 29Чкалов өлкә архивы, ф. № 73 аох. № 203, 10 бит, 1902 ел. алмады, ул үзенең хезмәтен түләүче авылның яхшы тормышлы катлавына һәм муллага тулы- сынча бәйле иде» *. Укытучылык эше материаль яктан һич тә тәэмин итә алмый иде. Укытучылар җәй көннәрендә сезонлы эш эзләп алпавыт җирләренә, шахталарга һәм башка урыннарга таралдылар. Мәсәлән, архив документлары арасында 1902 елда В. Уральскидагы татар укытучысы Мусагитов турында түбәндәге язма саклана: «Укытучы Мусагитов В. Уральскида 4 ел укыта. Тормыш средст- восы булып җәен каникул вакытында купец Рәмиевләр приискасында старатель буларак эшләп тапкан хезмәт хакы исәпләнә. Үзе һәм семьясы шунда туплаган акчага яши. Приискада аена 25 сум алып, ярты ел эшли» 28 29. Татар мөгаллимнәренең җәен ярминкәләрдә официант, швейцарлык хезмәтен үтәүләре, хәтта сәүдәгәрләрнең лакейлары булу кебек түбәнлекләргә кадәр барып җитүләре тарихта хурлыклы факт булып тора. Формаль яктан, закон буенча барлык татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләре халык мәгарифе министрлыгы карамагында исәпләнәләр иде. Ләкин министрлык алар белән бөтенләй җитәкчелек итмәде. Хөкүмәт яки 92 земство ул мәктәпләргә бер тиен дә акча җибәрмәде. Казан укыту округының попечителе 1901 елда «мә- гометан училищелары (татар мәктәп. мәдрәсәләре. — Т. К.) хәзергә кадәр һәртөрле контрольдән читтә торалар, аларның эчке тормышы: уку, предметлар сайлау, укыту рухы"— барысы да үзеннән-үзе бара, үзләренең педагогик эшчәнлеклә- рендә һичбер контрольгә буйсынмаган муллалар, мөгаллимнәрнең кәефенә бәйләнгән» — дип язды. Муллалар һәм мөдәррисләр артта калган көнчыгыш илләреннән кергән гарәп, фарсы һәм төрек укыту- тәрбия системасын сакларга тырыштылар. Татар халкының культура үсешенә еллар буена тоткарлык ясап килгән панисламизм һәм пантюркизм идеяләренә буйсындырылган бу тәрбия системасы белән алдынгы татар укытучылары килешмиләр иде. Ләкин алар бу системаны бетерү һәм фәнни, дөньяви мәктәп төзү өчен актив революцион көрәшкә күтәрелә алмадылар. Аннан соң укытучыларның күпчелеге әле үзләре дә ислам идеологиясе йогынтысында иделәр. 1905 елгы революция татар укытучыларының тыныч тормышына революцион рух кертте. Моңа рус укытучылары һәм студентлары арасында барган хәрәкәт тә нык тәэсир ясады. Ирекле мәктәп һәм ирекле хезмәт өчен көрәшүче алдынгы укытучылар РСДРПның большевистик комитетлары йөзендә үзләренең яклаучыларын һәм юл күрсәтүчеләрен таптылар. . 1905—1907 еллардагы революция чорында большевиклар шәһәр һәм авыл укытучылары арасында тәрбия эшләрен киң җәеп җибәрделәр. Партия матбугатында (шул исәптән прокламацияләр һәм листовкаларда) укучылар һәм укытучылар массасының политик аңын күтәрүгә зур урын бирелде. 1905 елның маенда РСДРПның Казан комитеты «Халык укытучыларына» исемле зур прокламация басып чыгарды. Мои1 ТАССР Үзәк Дәүләт архивы, ф. № 1, арх. № 541, 37 кәгазь, 1901 ел. да халык 30 КПССныц Татарстан Өлкә Комитеты, архивы, 1905—1907 еллар делосыннан. 31 «Урал» газетасы, 1907 ел, № 16. I Сб. Революция 1905—1907 годов в национальных районах России, М. 1949, стр. 679. 1 И. В. Сталин, Әсәрләр, I т., 48 бит, Казан, 1948. укытучыларыныц хәерчелектә яшәве, аларның хокуксызлы- гы күрсәтелде һәм патша хөкүмәтенең укытучылар арасында шпионлык эше алып баруы фаш ителде. «Хәзерге шартларда һичбер төрле мәгариф эше мөмкин түгел. Уңышлы педагогик эшчәнлек ирекле илдәге ирекле мәктәпнең ирекле укытучысына гына мөмкин»30 , — дип язылды ул прокламациядә. Прокламация укытучыларны эшче-крестьян союзын ныгыту буенча эшкә, самодержавиегә каршы революцион көрәшкә чакырды. Татар укытучылары арасында аңлату эшләрен РСДРПның башка комитетлары да алып бардылар. 1905 елның 16 маенда Уфада таратылган татарча прокламациядә РСДРПның Көнчыгыш комитеты татар, башкорт укытучыларын халык тормышын яхшырту өчен самодержавие тәртипләренә каршы көрәшкә өндәде. РСДРПның Казан комитеты члены, ялкынлы большевик Хөсәен Ямашев укытучылар белән нык бәйләнештә була. Шәкертләр һәм мөгаллимнәр арасында ул зур авторитет белән файдалана. Хөсәен Ямашев Казанская татарская учительская школа каршындагы социал-демократик түгәрәк белән дә җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә чыгарылган «Урал» газетасы укытучыларга большевикларның мәгариф өлкәсендәге политикасын аңлатып, алариы политик яктай тәрбияләргә тырыша. «Белем алырга самодержавие уңайсызлый, шуның өчен мәмләкәттәге властьны бюрократия кулыннан бөтен халык кулына алырга тиеш! Шул вакытта гына мәктәпләр полиция кулыннан халык кулына күчәчәк, теләгәнегезне укый алачаксыз»31 ,— дип язылды «Урал» газетасында. 1905—1907 еллардагы революцион хәрәкәткә актив катнашучы. Гафур Коләхметов (1881—1918) профессиясе ягыннан укытучы иде. Кип белемле, политик хәзерлекле 93 Коләхметов мәктәптәге укыту эшләре белән генә чикләнмичә, эшчеләр, интеллигенция, шул исәптән, укытучылар арасында революцион пропаганда алып барды. Татар укытучылары арасыннан чыгып, большевистик идеяләр пропагандисты дәрәҗәсенә күтәрелә алган чын халык укытучысы Коләхметов самодержавиегә каршы үзенең белеме һәм үткен художество әсәрләре белән генә түгел, ә кулына корал тотып та көрәште. Мондый фактлар татар укытучылары арасында бер генә түгел иде, әлбәттә. «Рәмиевләрнең алтын приискасында укытучы булып эшләүче бер татар һәм рус машинисты — социалдемократ стачканы идея ягыннан оештыручы булдылар» РСДРПиың большевистик комитетлары алдынгы укытучыларның демократик мәктәп, ирекле тормыш өчен булган көрәше белән җитәкчелек итте һәм аны царизмга каршы көрәшүче пролетариатның революцион көрәшенә кушарга тырышты. 1905—1907 еллардагы революция чорында татар укытучылары арасындагы хәрәкәт, башлыча аларның оешуга, үзләренең союзларын һәм җәмгыятьләрен төзүгә омтылышларында чагылып үтте. Бу бик әһәмиятле мәсьәлә иде. Патша хөкүмәте татар укытучыларына һичбер төрле оешмага берләшүгә рөхсәт бирмәде. Тормыштагы ялгызлык татар укытучысын төрле яктан изеп килде; аның хәтта укыту мәсьәләләре буенча гына да мөрәҗәгать итәрлек яки күрсәтмә алырлык органы юк. иде. Шуңа күрә аның алдында үз хокукы һәм мәктәпләрне яхшырту өчен көрәштә беренче һәм иң кирәкле шарт булып оешу мәсьәләсе тора иде. 1905—1906 елларда Казан, Уфа, Оренбург, Астрахань, Самара һ. б. шәһәрләрдә татар укытучыларының төрле-төрле оешмалары оарлыкка килде. Алар үз бурычлары итеп укуукыту эшләрен рәткә салу, укытучыларның хокук һәм материаль хәлләрен яхшырту өчен көрәшүне куйдылар. Татар укытучылары арасында барлыкка килгән оешмаларның ип зурысы һәм дәвамлысы 1906 ел башында Казанда төзелгән «Нәшре мәгариф» җәмгыяте булды. Ул ярым яшерен оешма характерында була һәм үз алдына максат итеп мәгариф өлкәсендә гомумдемократнк идеалларны тормышка ашыруны куя. Патша хөкүмәте аны ачык итеп яшәтүгә рөхсәт бирми. Аның исеме бик гади, зарарсыз, фәкать аң-бе- лем тарату оешмасы икәнен генә күрсәтә. Ләкин асылда аның максатлары патша хөкүмәтенең рус булмаган милләтләр арасындагы мәктәп һәм гомумән мәгариф политикасына каршы юнәлтелгәи була *. Казанда чыга торган легаль газеталарда «Нәшре мәгариф» җәмгыятенең түбәндәге бурычлары турында язылды: авылларда һәм шәһәрләрдә мәктәпләр ачуга булышлык итү, татар телендә дәреслекләр, фәнни популяр әдәбият булдыру, укытучыларга һәм ярлы шәкертләргә материаль һәм башка ярдәм оештыру, авылларда китапханәләр ачу һ. б. Моннан башка бу җәмгыять татар укытучыларын хокук ягыннан хөкүмәт уку йортларында эшләүче укытучылар белән тигезләү һәм татарлар өчен «дарелмөгаллимии» (педагогик уку порты) ачу таләпләрен дә куйды. «Нәшре мәгариф» җәмгыятендә Казандагы мәдрәсә укытучылары гына түгел, учительская школа укытучылары һәм татарлар арасында уку-укыту эше белән кызыксынучы интеллигенция вәкилләре дә бар иде. Үзенең эшчәнлеген ул, нигездә, укыту мәсьәләләре һәм укытучыларның профессиональ интереслары белән генә чикләргә тырышты. Укытучыларның мондый оешмалары революция өчен артык әһәмиятле булмавына карамастан, большевиклар алариы яклап чыктылар, чөнки ул оешмалар милли яктан изелүче ха1 1906—1907 елларда бу оешманың киңәшмәләренә килгән укытучылар җәмгыятьне «Нәшре мәгариф» исеме белән атауга (газета битләрендә) ризасызлык күрсәттеләр һәм оешмадан кискен политик максатлар куюны сорадылар. 91 лыкныц мәгариф өлкәсендәге теләкләрен чагылдырдылар. 1904 елда И. В. Сталин бол а и дип язды: «Без самодержавиенең полиция көчләүләреннән бу милләтләрнең файдалы учреждениеләрен генә түгел, бәлки файдасызларын да һәр- кайчан һәм һәр җирдә яклаячакбыз, чөнки үз милли культурасының теге яки бу якларын бетерергә яки үстерергә тик шул милләтләр үзләре генә хаклы икәнлеген безгә Россия пролетариатының интереслары әйтеп тора» ’. 1905—1907 елларда милли азатлык хәрәкәте белән бәйләнештә демократик мәктәп өчен көрәш Россиянең башка өлкәләрендә дә киң җәелеп китте. Латвия. Эстония, Кавказ һ. б. урыннарда бу аеруча кискен төстә барды. 1906 елның августында Казанда укытучылар съезды үткәрелә. Монда Астрахань, Саратов, Оренбург, Уфа. Вятка, Пермь, Омск һ. б. урыннардан килгән 50 укытучы катнаша. Съезд утырышлары яшереп рәвештә «Болгар» һәм «Сарай» номерларында бара. Съездда «Нәшре мәгариф» җәмгыятенең бурычлары түбәндәгечә билгеләнә: барлык татар укытучыларын бер союзга берләштерү, барлык татар авылларында мәктәпләр булдыру һәм ана телендә гомуми башлангыч укуга ирешү, мәктәпләр- мәдрәсәләр өчен педагогика һәм методика таләпләренә җавап бирерлек программа, дәреслекләр һәм фәнни китаплар булдыру, шәкертләр тарафыннан таләп ителгән мәдрәсәләрне үзгәртү мәсьәләләрен карау, татарлардан белемле һәм төрле һөнәрләргә сәләтле кешеләр булдыру, китапханәләр ачу мәсьәләсен карау һ. б. Җәмгыятьнең максаты итеп укытучыларның тормышларын һәрьяклап яхшырту, авыру һәм эшсез укытучыларга ярдәм итү, дарелмөгаллимии (педагогик уку йорты) ачу, татар укытучыларына хокуклар яулап алу өчен көрәшү һ. б. бурычлар билгеләнә. Ләкин самодержавие шартларында укытучыларның моңа ирешә алмаулары ачык иде. Съезддагы кайбер алдынгы укытучылар көчләрне берләштерү өчен рус укытучыларын- нан ярдәм эзләргә һәм алариың союзына кушылырга кирәк, дип чыктылар: «Фәкать шул чакта гына без үз максатыбызга ирешә алырбыз» ’, — диделәр алар. Укытучылар съездында иң әһәмиятле мәсьәлә мәктәпләр өчен укыту планы һәм программасы төзү булды. Аңа кадәр татар мәктәпләрендә бу өлкәдә башбаштаклык хөкем сөрде, укыту эчтәлеге муллалар күрсәтүе буенча гына билгеләнә иде. Программада ана теленә зур урын бирелде (ул бөтенләй укытылмый иде), география, тарих, рәсем кебек предметларны укыту күздә тотылды. Моннан тыш укытучылар съезды «Мәктәп кануны», «укытучылар һәм укучылар өчен тәртип кагыйдәләре» һәм дәрес расписаниесе үрнәкләре төзеде. Көнчыгыш схоластикасына каршы юнәлтелгәи бу чараларны укытучылар алдынгы рус уку йортлары үрнәгендә эшләргә тырыштылар. Мондый яңалыкларны кертү фәкать революция аркасында гына мөмкин булды. 1907елның маенда «Ыәшре мәгариф» җәмгыяте укытучыларның икенче съездын җыйный. Патша хөкүмәтенең 17 октябрь манифестына ышанычны югалтмаган татар укытучылары бу съездны легаль төстә үткәрергә уйлыйлар. Ләкин Казан полицмейстеры алариың сорауларын кискен рәвештә кире кага һәм съездны булдырмау чарасына керешә. Гражданнар киемендәге жандармнар, гостиница номерларына кереп, съездга килгән укытучыларны эзәрлекләп йөриләр һәм, 21 укытучының исемлеген төзеп, губернаторга тапшыралар. 15 майда Казан губернаторы полицмейстерга шундый яшерен күрсәтмә бирә: «Съездга төрле губерналардан күп кенә катнашучылар килә баш1 «Казан мөхбире» газетасы, № 134, 1906 ел. 95 лады ’... Туып килгән оешма законга каршы ачыктап-ачык хыянәтчел булганга... һәм аның җитәкчеләре законнан тыш хәрәкәт иткәнгә, мин, бу съезддан файдаланып, бу хыянәтчел оешманы32 33 бөтенләйгә тамырыннан юк итәргә, съездга катнашучыларның барын да кулга алырга һәм тентергә, ә аннан соң закон буенча җавапка тартырга кирәк дип саныйм» 34 . Ләкин эшчеләр һәм крестьяннарның революцион хәрәкәте йогынтысы белән рухланган укытучылар тиз геиә бирелергә уйламыйлар. 1907 елның 17 маенда йөздән артык укытучы яшерен рәвештә Казаннан ерак түгел Борисково авылы янындагы урманга җыелалар. Аларны атлы полиция отряды урап ала башлый. Укытучылар качарга мәҗбүр булалар. Кулга алынган укытучылардан полиция идарәсендә допрос алына һәм аларга Казаннан китәргә кушыла. Ләкин укытучылар үз эшләрен дәвам иттерәләр. Укытучыларның икенче съездында рөшди (5, 6, 7) класслар өчен беренче уку планы төзелә 35. Бу уку планында 1905—1907 еллардагы педагогик күтәрелеш чагыла. Фәнни предметлар укыту планында 65 процент урын ала. Бу үз чоры өчен уңышлы адым иде. Съезд тарафыннан укучылар өчен китаплар исемлеге төзелә, монда да өстенлек татарча китапларга бирелә, ә гарәп, фарсы һәм төрек телендәге китаплар саны шактый киметелә. Шуны да әйтеп үртәргә кирәк, Гафур Коләхметов һәм аның энесе укытучы Г абделмән Коләхметов укытучылар оешмасының уставын төзү комиссиясендә булалар 36 . Алар- ның эшчәилеге укытучыларга көчле йогынты ясый. Ләкин андый демократик карашлы, аңлы укытучылар татар дөньясында сирәк иде әле. Бу чорда татар укытучыларына пролетариатка чит булган партияләр йогынтысы көчле иде. «Дөрес, иске интеллигенция аерымаерым һәм дистәләрчә кыю һәм революцион кешеләрне бирде, алар эшчеләр сыйныфы карашында булдылар 11әм үзләренең язмышларын 32 Казан губерна жандарм идарәсе мәгълүматларына караганда, съездга 100 дән артык укытучы килә. 33 Укытучылар җәмгыяте турында сүз барса кирәк. 34 ТАССР Үзәк Дәүләт архивы, ф. А» 1, арх. № 4709, лист 11, 1907 ел. ■» Съезд материаллары 1907 елда «Мөгаллимнәре нәмүиә» исемендә басылып чыкты. 36 Бу турыда «Бәянелхак» газетасындагы (1907 ел, № 175) «Юкка чыгару» исемле мәкаләдә языла. ахырынача эшчеләр язмышы белән бәйләделәр. Ләкин интеллигенция арасында андый кешеләр бик аз иде һәм алар бөтен интеллигенциянең физиономиясен үзгәртә алмадылар» *, — дип язды Й. В. Сталин. Патша хөкүмәте, байлар, муллаларның каты эзәрлекләүләренә карамастан, революция вакытында татар укытучылары арасындагы хәрәкәт тиз генә басылмады. Алдынгы укытучылар төрле урыннарда демократик мәктәп һәм ирекле хезмәт өчен көрәшүләрен дәвам иттерделәр. Архив документлары Казан һәм башка шәһәрләрдәге укытучылар өстеннән политик күзәтүләр алып барылганлыкны күрсәтәләр. Казандагы учительская школаныц кайбер укытучылары политик тотнаксызлыкта гаепләнә иделәр. 1907 ел маенда революцион әдәбият таратуда гаепләнгән Казан мәдрәсәләрендәге 16 укытучыга тентү ясала. Революция чорында педагогик хәрәкәттә катнашкан һәм соңыннан галим булып җитешкән М. Фазлуллин һәм М. Корбангалиев кебек укытучылар да политик күзәтү астында торалар. 1905—1907 елларда уку-укыту өлкәсендә зур күтәренкелек сизелде. 1907 елда Казандагы бер мәдрәсәдә укытучыларның үз инициативасы белән педагогик курслар ачыла. Монда укырга Казан. Уфа, Вятка һ. 6. губерналардан 60 укытучы килә. Программага тарих, география, арифметика, геометрия, педагогика һәм методика кертелә. Курслар ирекле взнос хисабына ачылалар. Ләкин бу курслар бары 18 көн генә эшләп калалар. 1907 елның 21 маеп1 И. Сталин, Ленинизм мәсьәләләре 11 басма, Казан, 1947 ел, 615'бит. X 96 да мәктән бинасы городовойлар отряды белән чолгап алына. Тентү ясаганиаи сон полиция курсларны ябу турында игълан итә. Укытучыларн ы Казаннан сөрәләр. Казан полицмейстеры әйтүенә караганда, «бу чара, Казан шәһәренең татар халкы арасында барлык оешып эш итүләрне тукта гу максатыннан караганда, зур әһәмияткә ия булыр» 1905—1907 еллардагы революция чорында алдынгы татар укытучыларының төп таләпләре түбәндәгедән гыйбарәт булды. 1) Татар мәктәпләрен һәм мәдрәсәләрен, байлар, муллалар кулыннан алып, халык тарафыннан сайланган идарәләргә тапшыру. 2) Мәктәп, мәдрәсәләрдә ана теле, рус теле һ. б. фән предметларын кертү. 3) Ана телендә укытуны булдыру. 4) Татар укытучыларын хокук ягыннан хөкүмәт уку йортларындагы укытучылар белән тигезләү. 5) Татар укытучыларына дәүләт хисабыннан хезмәт хакы билгеләү. 6) Мәгариф органнарында татар инспекторлары булдыру. 7) Татар укытучылары хәзерләү өчен педагогик уку йорты ачу. 8) Укыту программалары, дәреслекләр булдыру һ. б. Укытучыларның таләпләре культура-агарту һәм экономик характерда булса да прогрессив роль уйнадылар һәм политик төс алдылар, чөнки алар тагар халкының милли- азатлык көрәше белән бәйләнгән иде. 1905—1907 еллардагы гомуми халык хәрәкәтенә теге яки бу формада катнашкан укытучыларның күпчелеге революцияне һәм аның бөек политик бурычларын аңламады, политик көрәштән куркып, читкә китәргә тырышты. Шуңа күрә укытучылар арасында бердәм политик караш һәм халык мәгарифе өлкәсендә бердәм таләпләр дә булырга мөмкин түгел иде. Мәсәлән, «Мөселман ит- тифакы» артыннан иярүче укытучылар татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләре белән идарә итүне духовное 1 ТАССР Үзәк Дәүләт архивы, ф. 1, эрх. № 4709, лист 35, 1907 сл. собрание кулына бирү ягында булдылар. Алдынгы татар укытучыларын һәм укучы яшьләрне самодержавиегә каршы политик көрәштән читкә этәрү өчен татар либераль буржуазиясе, руханилар һәм аларга иярүче укытучылар 1906 елның августында Нпжиий Новгородта «Мөселман съезды» үткәрделәр. Алар халык мәгарифе мәсьәләләрен политик көрәш юлы белән түгел, «закон юлы» белән хәл кылырга чакырдылар. Бу съезд тарафыннан эшләнгән «халык мәгарифе проекты»идагы рус телен укытуны читләтү, «төрек халыкларының тел һәм әдәбият бердәмлеге», мәдрәсәләрне Духовное собрание карамагына тапшыру турындагы идеяләр ачыктаначык панисламистик һәм пантюркистик максатларга буйсындырылды. Бу «проектны» алдынгы татар укытучылары тәнкыйть иттеләр. 1905—1907 еллардагы революция чорында татар укытучыларының бер өлеше кыю, демократик таләпләр белән чыгып, реакцион көчләргә каршы көрәш алып барды. Кайбер алдынгы укытучылар большевиклар җитәкчелеге астында самодержавиегә каршы корал тотып көрәштеләр. РСДРП большевистик комитетлары тарафыннан укытучылар арасында алып барылган идея-политик эшләр татар укытучыларын эксплуататорларга каршы көрәшкә рухландырды. 1905—1907 еллардагы буржуаздемократик революция татар укытучылары һәм укучылары өчеи уяну чоры булды. Алар көнчыгыш илләрдән кергән схоластик укыту-тәрбия системасына, аны сакларга тырышучы реакцион көчләргә һәм царизмның рус булмаган халыкларга карата булган мәктәп политикасына каршы көрәшү кирәклеген аңладылар. 97 Ләкин формасы белән милли, эчтәлеге беләп социалистик татар культурасының, шул исәптән укуукыту эшләренең чәчәк атуы фәкать Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына булды.