ЯЛКЫНЛЫ ПУБЛИЦИСТ
Шәриф Камалның 1917—1925 нче еллар арасындагы биографиясе дә, иҗат эшчәилеге дә әлегә кадәр өйрәнелмәгән. Ә бу чорда язучының тормышы бик зур вакыйгалар белән бизәлә, иҗаты кискен рәвештә революциягә хезмәт итүгә юнәлдерелә. Ш. Камал Февраль революциясенең, соңыннан Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүен шатланып каршы ала. Ул Совет власте шартларында үз иҗатының идея ягыннан үсешен Бөек Октябрь социалистик революциясенең уңышлы йогынтысы дип аңлатты. Аның архив язмаларының берсендә: «Ә инде Октябрь мине бөтенләй яңадан тудырды. Каты эксплуатацияле, культурасыз караңгы тормыштан котылу өчен сызлану, сыкрануларның файдасыз булганлыгын, ул тормышны җимерү һәм якты, яңа тормыш төзү өчен революцион большевистик көрәш юлыннан башка икенче бер юл юк икәнлекне мин ачык күрдем. Октябрьдан соң мин большевистик матбугатта эшли башладым», — диелә. Октябрь социалистик революциясенең беренче елларында Шәриф Камал «Эшчеләр дөньясы», «Кызыл йолдыз», «Юл» һәм «Сабан» газеталары редакцияләрендә эшли. Мин үземнең төп фикеремне Ш. Камалның «Юл» һәм «Сабан» газеталарында эшләвен һәм каиоер хезмәтләренең газета битләрендә оа- сылып чыгуын яктыртуга юнәлде- рәм. 1924 иче елның 3 иче январеннан Оренбургта (хәзерге Чкалов шәһәре) Губкомиың «вак милләтләр бүлекчәсе» җитәкчелегендә язучылар һәйәте тарафыннан «Юл» газетасы чыгарыла башлый. Газетаның 11 нче номерына кадәр җаваплы редакторы булмый, бәлки редколлегия составы гына күрсәтелә. Редколлегия составында Шәриф Камал да эшли. Шул ук вакытта ул бүлек мөдире була. Газетаның 33 нче номерыннан 44 нче номерына кадәр Шәриф Камал җаваплы редактор булып эшли. 1924 нче елның августыннан башлап «Юл» газетасы «Сабан» исеме- белән чыга башлый. Газета атнага өч тапкыр чыга. «Юл» һәм «Сабан» газеталарында Шәриф Камалның күп кенә мәкалә, хикәя һәм фельетоннары басыла. «Юл» № 44, 1924 ел. «Камал» имзасы белән Ш. Камалның «Карга- лыда хатын-кызлар хәле» дигән тәнкыйть мәкаләсе басыла. «Сабан» № 14, 1924 ел. Шәриф Камал имзасы белән (2—3 битләр) «Хәйри комсомол» исемле хикәя басыла. «Сабан» № 38, 1925 ел. Ш. К. имзасы белән «Сафларны ныгытыйк» исемле мәкалә чыга. «Сабан» № 39, Ю25 ел. Ш. К. имзасы белән «Авыл көнкүреше кооперацияләре» дигән зур мәкалә чыга. «Сабан» № 57, 1925 ел. Ш. Камал имзасы белән «Фәйзулла картның төше» дигән хикәя басылган.
106
«Сабан» № 68, 1925 ел. Ш. К- имзасы белән «Буржуа нәрсәгә ачулана» дигән зур мәкалә басылган. «Сабан» № 70, 1925 ел. Шәриф Камал имзасы белән «Ныгый, үсә, матурлана» исемле эшчеләр көнкүреше, квартиралар турында фельетон басылган. «Сабан» № 71, 1925 ел. Шәриф Камал имзасы белән «Ык-мык» исемле фельетон басылган. Берничә номердан соң газета чыгудан туктый. Темалары төрле-төрле булган бу хикәяләр һәм мәкаләләрнең «Фәйзулла картның төше» дигән фельетоннан башкалары язучының җыентыкларына кермәгәннәр. Ләкин алар өйрәнелергә тиешле әсәрләр. Шәриф Камал хезмәт ияләре белән бергә аларныц уй-теләкләрен, шатлык- кайгыларын уртаклашып яши. Аның мәкаләләре, хикәя һәм фельетоннары, тормышны белеп, хезмәт ияләре интересларын яклап язылалар. Аннан соң бу мәкаләләрнең материаллары Ш. Камалга киң колачлы әсәрләр тудыруда да ярдәм иткән, һич икеләнми әйтергә мөмкин, Шәриф Камал татар әдәбиятында онытылмаслык мирас булып калган атаклы романнарын һәм драма әсәрләрен шушы чын тормыш чыганакларыннан файдаланып иҗат иткән. Шуңа күрә дә аның иҗаты яшәешле. Шушы газеталарда басылган мәкалә фельетоннарны карап үтик. Хатынкызларның тулы азатлыгы һәм хокуклылыгы өчен көрәш революциядән соң киң колач ала. Бу темага Ш. Камал югарыда күрсәтелгән «Каргалыда хатынкызлар хәле» исемле мәкаләсен багышлый. Мәкаләдә Каргалы авылында яшәүче аерым җаваплы кешеләрнең хатын- кыз азатлыгы өчен көрәш чараларын начар үтәүләре каты тәнкыйть ителә һәм аерым кешеләрнең эшләрендә булган кимчелекләрен бетерү чаралары — методлары күрсәтелә. Язучы хатын-кызлар өчен лекцияләр оештыру кирәклеген яклый, кичәләр, спектакльләр куеп, ул эшкә хатын-кызларлы тарту кирәклеген күрсәтә. Шәриф Камал, совет журналисты буларак, матбугат битләрендә иң актуаль бурычларны пропагандалый; тормышның барлык почмакларына күз сала. Тормышны җентекләп күзәтеп бару язучының алдагы әдәби эше өчен бай материал тупларга мөмкинлек бирә. «Хәйри комсомол» исемле хикәядә язучы җиде яшьлек Хәйрине сурәтли.
Хәйри сугыш турында барган сөйләүләрне пшетә, ләкин ул сугышны үзенең иптәш кызы Нәфисә белән сугышуга охшатып карый. Язучы моны болай сурәтли: «...Сугыш ул көлке түгел, шактый серьезный эш. Сугышкан чакта тә- бәшәк Нәфисәнең башыннан яулы- ' гын тартып алып, азрак чәчләрен кармалаштыру белән генә эш бетсә, бәлки зарарсыз да булыр иде. Ләкин бит аның белән генә эш бетми, тәбәшәк Нәфисә җитез песи баласы шикелле, бөтен ун бармагьнның тырнаклары белән кулларга, хәтта бит- кәбашка ябыша. Анысы гына җитмәсә, ул энҗе шикелле ялтыравык ак тешләре белән капылт кына бармакны да эләктереп ала, соңыннан икәвеңә дә бераз вакыт елап утырырга туры килә. Хәтәр ул сугыш дигән сүз». Хәйринең әтисе Мохтар фронтка китә һәм патшаны төшереп, Советлар власте урнашканга чаклы сугышта була, сугыштан җиңүче булып өенә кайта. «Иң башлап шәһәргә керүче каһарман эшче-крестьян кызыл гвардия фиркасыиың алдынгы сафында Хәйринең әткәсе дә бар иде... Ул винтовкасын алып, түр почмагына сөяп куйды да: «Чәнчелдердек байларны!» — диде». Совет власте өчен көрәшеп җиңен чыккан революция солдатының горурлыгын язучы шулай сурәтли. г Хикәя нечкә юмор белән язылган. Хәйринең әнисе: — Яхшы иткәннәр, җәзасы мәл- гунның! Әткәгез инде кайтыр, алла боерса... — диде. Хәйри: Алланы тө ш ер м ә гә и и ә р м е н 11 соң, әнкәй? — диде. Тәүбә диң, юләр! Алла тәгалә ул патшаларның патшасы, аны төшереп буламыни? — диде әнкәсе,
107
— Син тегесен дә элек мактыйдыр идең. Инде үзең дә мәлгун дисең бит! Монысы яхшырак димени? — дигән сорауларны куя Хәйри. «Хәйри комсомол» хикәясе болай тәмамлана: «Шушы 24 иче елның сентябре иде. Союзның губерна съезды тарафыннан Хәйринең әткәсе Мохтар абзый эш ’ батыры дип танылды... Хәйри хәзер инде 16 яшьтә. Зур гына башлы, киң маңгайлы, күзләреннән утлар чәчә торган комсомол агзасы, профтехнический мәктәпнең иң алдынгы шәкертләреннән...», — дип, Хәйринең уңай образын комсомол дәрәҗәсенә кадәр үстерә. Шунда ук: «...Әткәсе алып кайткан винтовканы кадерли, хатирә һәм бөтен дөнья Октябре өчен үзенә юлдаш итеп саклый...» — дип бетерә. Бу хикәя Ш. Камалның җыентыкларына кермәгән. Язучының иҗатын өйрәнү өчен хикәянең әһәмияте зур- 1924 нче елның маенда партиянең XIII съезды булды. Съезд крестьяннарга дәүләт тарафыннан бирелә торган арзанлы кредитны киңәйтү һәм авылдан ростовщикларны кысрыклап чыгару бурычын да куйды. Съезд, авылда эшләүнең төп бурычы итеп, крестьян массаларын һәртөрле чаралар белән кооператив- лаштыру лозунгысын алга сөрде. Шәриф Камал партия куйган бурычларны үтәүгә массаларны туплау өчен газета битләрендә бик әһәмиятле мәкаләләр белән чыга. «Авыл көнкүреше кооперацияләре» дигән мәкаләсендә ул болай яза: «...Авыллардагы партия оешмалары, совет <вә аң-белем эшчеләре мәсьәләнең шушы якларына бик әһәмият бирергә тиешләр дә, авыл көнкүреше кооперацияләре авылның бөтен ярлыурта крестьяннарын эче- пә алырга, ярлы крестьян хуҗалыкларын күтәрү эшендә аерым хуҗалыкларны күмәкле хуҗалыкларга оештыру нигезен күярга, кооперациянең руководством эшлекле, партийный иптәшләр вә ярлы крестьяннар кулында булырга кирәк». 1925 нче ел «Сабан» газетасының 38 иче номерында Ш. Камал «Сафларны ныгытыйк» дигән мәкаләсен бастыра. Бу мәкаләдә партия тарафыннан авылларда эшләү өчен ике ай вакытка җибәрелгән коммунистлар алдында торган мөһим бурычлар күрсәтелә. Мәкаләдә:
«...Өязләргә барган иптәшләрнең шушы ике айлык эш вакытлары авыл тормышының һәммә якларын эченә алу белән бергә, партия эшләренә башлыча игътибар итәргә, ярлы вә урта крестьяннарның аңлы, эшлекле катлавын мөмкин кадәр Совет тирәсенә, җәмәгать эшләренә, партия сафына оештыру эшенә әһәмият бирергә тиешләр»,—диелә. Шәриф Камал 1925 нче елда «Сабан» газетасының 68 нче номерында «Буржуа нәрсәгә ачулана» дигән тирән эчтәлекле, капиталга нәфрәт белдергән мәкаләсен язып чыга. Бу мәкаләдә ул чит ил буржуйларының котырыну сәбәпләрен ачып, алариың пычрак уйларын фаш итә. Ул болай ди: «...һәрхәлдә мәсьәләнең төбе, ягъни буржуа газеталарының котырган эт шикелле өреп тору вә буржуа хөкүмәтләренең яшертен һәм ачыктаначык аларны безгә каршы өсләп маташуларның сәбәбе Суфия соборы да, фас сугышлары да түгел, бәлки Советлар иленең яшәве, аның хуҗалык эшләре, икътисади хәле күтәрелү. Дөнья буржуазиясе безне корал көче белән җиңә алмагач, безгә икътисади бойкот ясады. Безгә бурыч бирмәскә булды. Безнең икътисади авырлык вә хуҗалык бөлгенлеге астында изелеп тончыгуыбызга өметләрен баглады. Ләкин ул барып чыкмады. Советлар иле читләр ярдәменнән башка, үзенең хуҗалык эшләрен аякка бастырып, икътисади хәлен көннән-көн күтәрә. Авыл хуҗалыгын, социализм нигезе булган промышленностен көннән-көн алга җибәрә. Капитализм дөньясының йөрәгепә тигән, аның котырган эт шикелле һаулап торуына баш сәбәп менә шушы нәрсә. Чөнки дөнья пролетариаты үзенең вакытлы «хуҗалары» буржуазия белән сөйләшкәндә, аның бер күзе безнең дә эшебезгә карап тора. Буржуа моны бик яхшы аңлый вә шуңа чәнчелә».
Бу мәкалә моннан 30 ел элек язылган, ләкин ул әле дә әһәмиятен җуймаган. Империалистлар дөньясы хәзерге көндә дә Советлар иленең үсүен, көннәп-көн баюын күрә алмыйлар. Совет иленә һәм демократик илләргә каршы яңа сугыш уты кабызырга, атом бомбалары белән кизәнергә торалар. Советлар Союзы халыклары күтәргән тынычлык байрагы һәм шул байрак астына тупланган бөтен дөньядагы тынычлык яклаучы халыклар сугыш чукмарларының мәкерле планнарына киртә салып торалар. Югарыда күрсәтелгән мәкаләләр, хикәяләр Шәриф Камалның заман сулышы белән сулавын, совет халкы белән бер адымнан атлавын, Коммунистлар партиясе куйган бурычларны
үтәүдә ялкынлы публицист, журналист булганлыгын ачык күрсәтәләр. Совет халкына классик әсәрләр иҗат иткән Ш. Камалны бу эшчәнлек тагып да матурлый. Шәриф Камал гомеренең соңгы көннәренә чаклы актуаль темаларга әсәрләр иҗат итте. Бу үзенчәлек анарда революциянең аңа булган тәэсире белән тәрбияләнгән үзенчәлек. Без «Юл» һәм «Сабан» газеталарында язылган хезмәтләрен генә карадык. Моннан башка ул «Кызыл йолдыз», «Эшчеләр дөньясы» газеталарында да актив эшли. Бу газеталардагы эшчәнлеге дә тиз арада өйрәнелергә тиеш.