Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯКТАШЛАРЫМ

★ (Циклдан) 
БАРЫСЫ ЯКЫН МОНДА 
Якташларым! Сезне сагынып кайттым, Сезгә булсын йөрәк җырым, — дим; Барып кермим кай урамга гына, Кайсы гына чаттан борылмыйм, Килеп чыга кебек ярсу дәртле Балачагым минем каршыма; Барсы якын монда, барсы газиз, Дулкынланып карыйм барсына. Сөйгән калам! Сине сагынып кайттым, Сиңа булсын яшьлек җырым, — дим; Бүрекләре данлы «Экпеиды»ма X Үтә алмыйм карап кырын мин. Җитез җилең ап-ак кар урынына Көмеш тәңкә, гүя, очыра, Хәтта синең заводың да таңда Матурырак итеп кычкыра. Көлемсерәп тыйнак киленнәрең Назлап үтә минем күңелне; Якташларым йөрәк аша үтеп Җырларыма керә түгелме?! Никтер, белмим, иртүк уянам да, Уйлап ятам бик-бик озак мин; Туган җирнең каз мамыгы тулгап Мендәремне кысып кочаклыйм. Сизәсезме, якты уйлар белән Шагыйрегез ничек кабынган! Кабынган шул... Җаны-тәне белән Якташларын чөнки сагынган.
                     X «Э к п е н д ы» — промартель исеме. 
S7 
88 
 
 
ЯКТАШЫМ 
Түгәрәк ай күктә авызын ера, Нинди кызык, белмим, табадыр; Сөттән аграк нурларында бүген Коендыра ул бар каланы. 
Шундый кичтә синец, белән, Рәшит, Чыгып киттек урам йөрергә; Әйтерсец, без бүген кавышканбыз Иң беренче тапкыр гомердә. 
Урамнарга ап-ак карлар түгел, Ак сиреньнәр, гүя, сибелгән; Зифа буйлы Себер топольләре Ак ефәктән, гүя, киенгән. 
Бөтен шәһәр ай нурында йөзә, Шундый рәхәт кышның һавасы! — Сиңа ничек, Рәшит? Менә минем Карда килә аунап аласы!.. — Юләрләнмә, нинди аю бу дип, Үзеңнән эч тотып көләрләр, Бу сакаллы сабыйларга кара, Акылларын җуйган диярләр. Себер, Себер! Салкын кышың сөям, Күз ачтырмас ачы бураның! Сизәсеңме, йөрәк нишли минем, Тотып кара, Рәшит туганым. Бер-берсенә песи балалары да Бу кадәрле якын иләшмәс; «Үлеп» яратышкан гашыйклар да Бу кадәрле татлы сөйләшмәс. 
— Күрәсеңме, өр-яңа бер бистә Үсеп чыкты кала читеңдә; Нинди генә бистә бит ул әле: Кояшлы да, төз дә, иркен дә. — Күрәм, Рәшит: урам саен асфальт Урам саен яңа бакчалар; Бер-берсеннән гүзәлрәк булып, Күпме йортлар сафка басканнар! 
Сүз арты сүз агып кына тора, '(Магнитофон шунда булсачы!) — Кем ул Рәшит? — Дустым. — Тагын да кем? — Шәһәр Советының хуҗасы. Хуҗа дигәч тә сии зур корсаклы Бай абзый дип йөрмә эчеңнән. Мн — гади бер егет, ятим үскән. Күпне күргән, күпне кичергән.
89 
 
 
Кайчан гына әле, малай килеш, Куе чәчен җилгә таратып, Утырган ул урам чатларында Кеше итекләрен тазартып. Кайчан гына Комсомолда речьләр сөйләгән ул, Үз авызына залны каратып... Кайчан гына, онытып бар дөньясын, Әминәсен йөргән яратып. 
Шуны да мин әйтеп китим әле Сүзнең җае чыккан вакытта: . Буткасыи да, солдат шулпасын да ' Татып караган ул походта. Болай үзе шагыйрь булмаса да, Күңеле белән шагыйрь төсле ул; Чәчләрен дә Такташчарак йөртә, Уйчан күзле, тирән хисле ул. Яратмый ул борын күтәрергә Кайбер начальниклар шикелле; Карлар, карлар, Үтенеп сорыйм сездән: Бүлдермәгез зинһар фикерне. Юк, булмады, бүлдерделәр, ахры, Күңел нечкә шул бик, нишлисең? Үзең эчтән: безнең ягыбызда Сирәк була мондый кич, — дисең. Без атлыйбыз карны шыгырдатып, Суыкбикә тия теңкәгә: «Борын очың яки бит алмаңнан Рөхсәт ит, — ди, — үбеп китәргә». Анысы булмас инде, җанкисәгем, Зинһар өчен алай азынма, Йөрмә дулап, кереп биклән тизрәк Фазылҗан карт бабай базына. Ак келәмле урамнарда, дустым, Күпме йөрсәм дә мин, туялмам!.. Туган ягым! Мин яшәрәм кабат Синең турыдагы уйлардан. Ай гел авызын ера, Белмим, нинди Кызык тапкандыр ул Себердә?! Безнең дуслык, Рәшит, ай нурыдай Якты булып калыр гомергә. 
БАЛАЧАК 
Еллар аша, Үткән юллар аша Мин борылып карыйм тирәмә: ...Пионерлар ак чатырлар корган Күпереп үскән яшел чирәмгә. Җилфердәтеп кызыл галстукларын, Кайберләре куа күбәләк,
90 
 
 
Кайберләре төшеп су коена, Кайберләре җырлый бергәләп. Кайберләре сорап вожатыйдан, Җиләккә дип китә урманга; Тырышып ком сибә кайберләре Лагерьдагы яңа юлларга. Их! Шуларның берсе ник мин түгел? Ник тиз үттең болай, балачак? Син кабызган алтын учак уты Күңелемдә мәңге яначак! «Алтын көз» ’нең күмелеп сукмагына, Калдыгыз шул, малай чакларым. Акты еллар кайнап Ишим кебек, Сиңа, Себер, озак кайтмадым. Хәзер монда мине танымыйлар, Үзгәргәнсең диләр барсы да; Чандыр егет идең, кай арада Әйләндең син юан абзыйга?.. Бер көн шулай обкомолга бардым, Әллә ничек йомыш төште дә; Кердем, сәлам бирдем секретарьга. '(Икебез дә буйга кечкенә.) — Тыңлыйм сезне. — Ун алты ел элек Мин вожатый булып эшләдем... Юк, ул танымады. — Зоя Сергеевна! Нәрсә булды сиңа, нишләдең? Зоя Сергеевна! Түгел, Зоя! Бер карачы тагып тутырып, Я, төштеме инде хәтереңә: ...Айлы кичтә ярга утырып, Бергә алма без ашаган идек. Исемдә: син арыган идең бик, Ә алманы бабай бакчасыннан Син чәлдереп алган идең бит. Секретарь кыз — балачагым дусты Колагына кадәр кызарды... Без сөйләшеп киттек, Сизелмәде Сәгать ярым ничек узганы. Зоя, Зоя! Күрәсеңме ничек Ерак калган безнең балачак, Ләкин аның алтын учак уты Күңелләрдә мәңге яначак. Петропавловск. Казахстан.