Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК БАЙРАГЫ


Хәзер дөньяда иң күп, иң көчле яңгырый торган сүзләрнең берсе — тынычлык. Аны җир шарының бөтен почмакларында, бөтен телләрдә каоатлыйлар. Бу һич тә гаҗәп түгел. Син нинди генә кояш астында яшәсәң дә, кем генә булып эшләсәң дә — корыч коясыңмы, дөге үстерәсеңме, нефть чыгарасыңмы, җир сөрәсеңме, китап язасыңмы яки көннәреңне фәнни лабораторияләрдә, уку йортларында үткәрәсеңме, барыбер һәм барыннан да элек сиңа тынычлык кирәк. Хезмәт һәм тынычлык — алар бертуган сеңелләр. Тынычлык дөньяда иң кадерле нәрсәләрнең берсе. Аны яулап алу һәм саклау өчен миллионнарның бөек хезмәтеннән тыш иң якын кеше- ләребезнең кайнар каны түгелгән, газиз самолеты белән таранга барган фидакарь беше, анда күкрәге белән дошман дзотын кайнар сулышы... Җирдә тынычлык өчен зур дау алып иминлекләре һәм үз бәхетләре турында гына кайгыртмыйлар. Алар башка халыкларның иминлекләре һәм бәхетләре турында да уйлыйлар һәм кирәк чакта туганнарча ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Гомерләренең урталарына җиткән кешеләрнең тормыш турында, яшәү турында уйлаганда, искә төшереп, гыйбрәт алырлык нәрсәләре күп була. Шушы юлларны язганда мин Норвегиянең Киркенес шәһәреннән сигез километр җирдәге бер тау куышын күз алдыма китердем. Ерак төньякта безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчкәч, Киркенеска Норвегиянең ул вакыттагы квислингчы министры Иоиас Ли килә һәм халыкны, шәһәрне ташлап, үзләре белән китәргә үгетли башлый. Китмә- сәгез, большевиклар сезне барыгызны да суеп бетерәчәкләр, дип куркыта. Ләкин халык аның үгетләвенә колак салмый. Киресенчә, фашистлар көчләп куып алып китмәсеннәр дип, әлеге тау куышына кереп яшеренә. Фашистлар моны белеп алалар да тау куышын шартлатыр өчен махсус отряд җибәрәләр. Әгәр искиткеч тизлек белән һөҗүм иткән совет солдатлары килеп җитмәгән булсалар, фашистлар бу кара ниятләрен һичшиксез үтәгән булырлар иде. Чөнки шнурга ут кабызасы гына калган булган. Шул күренешнең җанлы шаһитлары оулган кешеләр ул. минутны гомерләре ахырынача онытмаячаклар. Дөм-караңгы тау куышыннан чыкканда норвегларның күзләрендә шатлык яше, телләрендә үзләрен үлемнән коткарган совет солдатларына рәхмәт сүзләре иде. Бер кулы белән кечкенә генә төенчеген күтәреп, икенчесе белән оныгын җитәкләгән бер карт, безнең солдатларга. —- Сез безне караңгылык патшалыгыннан азат иттегез, — диде.— Сез булмасагыз, менә бу сабый бала көн яктысын да, кояшны да яңадан Аны яулап алу тормышлары бирелгән. Анда очучының иң соңгы йөрәк ти- каплаган батырның иң соңгы барганда совет кешеләре үз 

 
 
күрә алмас иде... Ул әле сезгә рәхмәт әйтә белми, ләкин аның күңелендә сез яктылык китерүчеләр булып сакланып калачаксыз. Ут көннәргә хәзер ун елдан артык вакыт үтте инде. Ләкин ул чакта безнең кайсыбызга булса яки тау өненнән чыгып килгән норвегларга: шатланмагыз, тиздән тагын да дәһшәтлерәк сугышны кабызып, сезне яңадан караңгы тау куышына керергә һәм шунда үләргә мәҗбүр итүчеләр табылыр дип әйтүче булса, берәү дә моңа ышанмаган булыр иде. Ә сөйләүченең үзенә: акылдан язгансың диярләр иде. Ләкин, кызганычка каршы, бүген без ул кара көчләрне ап-ачык күрәбез. Алар әллә нинди гайри табигый көчләр түгел, гади милитаристлар. Ә башларында Америка миллиардерлары тора. Шул миллиардерлар, «көч позициясе» политикасын үткәреп, халыкара киеренкелекне арттыралар. Әгәр яңа сугыш була калса, бөтен дөнья цивилизациясе харап булачак дип коткы салалар. Бәлки, кайда булса бу әкиятләргә ышанучылар да бардыр. Әмма совет илендә андый беркатлы кешеләр юк. Әгәр башсыз агрессорлар, тынычлыкны яклаучы миллионнарның каты кисәтүе белән исәпләшмичә, үз туксаныбыз туксан дип, яңа сугыш башлап җибәрәләр икән, бөтен дөнья цивилизациясе түгел, кешелек дөньясы түгел, бәлки капиталистик система челпәрәмә киләчәк. Бу безгә көн кебек ачык. Шуңа күрә без, тынычлыкны саклау эшенә бөтен көчебезне биргән хәлдә, Бөек Мөрәҗәгатькә имзаларыбызны куеп, тынычлык байрагын тагын да югарырак күтәрәбез һәм әйтәбез: — Якты дөнья якты булсын! Кешелекне караңгы упкынга ташларга бернинди агрессорларга да юл куймабыз! Атом коралы бетерелсен!