ТАМАНЬ
1942 иче елның февраль ае башларында дивизия штабының кушуы, буенча Новороссийскидан Керчькә киттем. • Китәр алдыннан миңа бер йомыш тапшырдылар: Керчь каласын әле күптән түгел генә бәреп чыгарылган дошман калдыкларыннан тазарту операциясен үтәүче батальон командирына пакет илтү йомышы. Бу уңайдан штаб начальнигы кабинетында үткәрелгән сөйләшүдә мин пакетның аеруча әһәмиятле документ булуын аңладым. Штаб начальнигы үзе дә миңа бу турыда, чыгып барышлый, кабинеты ишеге төбендә, хәерле сәфәр теләп, кулымны кыскан арада әйтеп куйды: — Әгәр дә, — диде ул, — юлда бер-бер хәл була калса, барыннан элек пакетны кайгырту кирәк булыр. Белмим инде, әллә күңелгә шик салмаска теләпме, әллә хәрби тел өчен хас аз сүзлелек тәртибендә шулай саран гына аңлаттымы,—ләкин мин штаб начальнигының бу кисәтү төбендә нинди мәгънә ятуын берьюлы абайлый алмадым. Әйтергә кирәк, минем бу юлым сугыштан алдагы елларга туры килгән булса, һичшиксез, иң матур, иң күңелле юл булыр иде. Мәсәлән, кесәңдә курорт карточкасы булганы хәлеңдә, аккоштай пароходта, кара диңгезнең җылы һәм йомшак һавасын сулап, Кырым ярларын күзәтеп баруы үзе ни тора! Әмма бу көннәрдә ул хакта уйларга да ярамый. Кара диңгез өстендә санаторийләргә баручы пароходлар түгел, ә гаскәр һәм сугыш кораллары төягән диңгез көймәләренең фронтның Кырым участогына таба ашыккан көннәре иде. Стратегик әһәмиятле бу су юлыбызны өзәргә теләп, дошманның авиация һөҗүмен сәгатеннән сәгатенә көчәйтә барган көннәр иде. Шуңа күрә миңа дивизия штабында, Керчькә, су юлы белән баруга караганда, Тамань ярыматавы аркылы, кыр юлы белән баруны мәслихәт күрделәр. Аннары, бу кесәмдәге әманәтнең үз иясенә бәла-казасыз тапшырылуы өчен дә кирәк иде. Шәһәрнең цемент заводы йөк машиналарының берсенә утырып юлга чыктым. Мин утырган машинаның шоферы сүзгә һәвәс, фронтларда катнашып дары исен иснәргә дә өлгергән берәү булып чыкты. Алай гына да түгел, ул минем якташ та икән. Без аның белән Идел буе шәһәрләренең берсендә туып үскәнбез һәм ул, без малай чакта Ипифаиов заводы дип йөртелгән такта яру заводы бистәсендә яшәгән икән. Бу үзе генә дә инде барасы юлымның күңелле узуы өчен җитә калган иде. Машина кузгалып китүгә сүзне, иң элек, юлның никадәр вакыт алачагын белергә теләп башладым.
45
— Анапага тикле дүрт сәгать. Аны узгач, бер күтәрелеш бар. Безнең оратның теңкәсенә тигән урын инде. Яңгыр булса-булмаса да сагыз төсле. Көпчәкләргә бер сыланып алса—утыр да ела. Вот шул урынны да уңышлы кичсәк, караңгы төшкәнче Таманьда булырбыз,—диде шофер. Нишләп Таманьда, ә Керчьтә түгел? Әллә шофер минем Керчькә баруымны белми микән? Шулап уйларга да өлгермәдем, теге үзе миннән сорады: — Сезгә, значит, Таманьга? — Бераз арырак... — Арырак? Таманьнан ары юл юк. Юл белән җитәрлек таныш булмавымны һәм бу хакта штабта ачыкларга башыма килмәвен шушы секундта сизеп алсам да, шоферга белдермәскә булдым. Шофер әллә сизенде инде: — Таманьнан ары диңгез. Ә диңгезне ничек кичәргә уйлыйсыз? — дип сорады. Дөресен әйтсәм, хәзерге хәлемдә мин ничек итеп уйларга да белми идем. Шуңар ахры, шоферның бу соравы мине бераз аптырашта калдырды. Башка бербер артлы төрле уйлар үрмәлиләр. Кинәт уйларым, гүя, миңа ниндидер бер күңелсез вакыйганы хәтерләтмәкче булалар һәм ул вакыйга тирәсендә уйлана торгач, кылт итеп Лермонтовның «Тамань» хикәясе искә төште. Ә-ә, әнә ни өчен миңа ул хикәя бу минутларда күңелсез вакыйгадай булып хәтерләнгән икән!.. Бу гүзәл әсәрне мин ун-унбиш ел моннан элек укыган идем. Бик ошаткан идем мин аны. Әле дә исемдә: Лермонтов каләме ничек итеп хикәя героеның драматизм тулы кичерешләрен оста тасвирлавы сокландырган иде мине. Ә хәзер, менә, искә төшүе белән, башымдагы шикле- микле уйларны куерткан төсле булды ул хикәя. Гүя алда мине дә нәкъ «Тамань» хикәясендәге вакыйгалар көтә... Лермонтов үз хикәясендә Тамань станицасын контрабандистлар оясы итеп күрсәтә түгелме? Әйе, әйе. Әиә теге сукыр шук малай, шымчы карчык һәм явыз грек кызы... Бу ни бу?! Әллә шүрләүдәнме бу?! Әллә инде кесәдәге әманәтнең җаваплылыгы тәэсиренә бирелүдән туган сагаю гынамы? Ни өчен күптән укылган Лермонтов «Тамане» бу минутларда искә төште соң?.. Юк, шүрләүдән түгел, әлбәттә. Бу, шулай, таныш булмаган юлга чыкканда, җитмәсә тагы җаваплы эш башкарырга алынганда һәркем белән дә булуы бик табигый бер эчке кичереш кенә. Баштагы чит уйларны куып чыгармакчы булам мин. — Диңгез түгел лә, нишләп диңгез булсын, ди. Бары тармак кына бит, Азовның Кара диңгезгә кушылган тармагы... — Все же, — ди шофер, — биш-алты километр аның арасы. Әле бу, әгәр дә син аны таррак урыныннан кичсәң, шулай. Например, «Опасный» тирәләреннән... «Опасный». Ни өчен Опасный ул? Нигә аңа күңелгә шик салырлык исем биргәннәр? Әлбәттә, берәр хәвефле вакыйга белән бәйләнеше булганга күрәдер. Шулайдыр... Мин өмет иткән күңелле юл әңгәмәсе барып чыкмас, ахрысы, һәм мин, хәзерге хәлемнән котылырга теләп, шофер белән артык әңгәмә куертмыйча, кабина тәрәзәсеннән мәшһүр «Абрао-Дерсу» совхозының виноград плантацияләрен күзәтеп барам. Анапа тирәләре...
Таманьга кичкә калып килдек. Бу якларның епьшек февраль кышы арба юлын бөтенләй эштән- чыгарып ташлаган. Җитмәсә тагы фронт коммуникациясенә дә әйлән
46
гән бу юлны һәртөрле машина, йөк тарткычлар казылмага әйләндереп' бетергән. Без Благовещенск исемле алты-җиде йортлы бер хуторда туктап машинабызны каккалап-төзәткәләп алдык. Ул арада караңгы да төште, җил күтәрелде, явым-чәчем башланды. Бер генә ут күзе дә күренмәгән йолдызсыз караңгы төн юлыбызны озайтты. Фаралары кабындырылма- ган машинабыз, сукыр кеше кебек, йөрешеп акрынайтып^барды. Шулай китә торгач, төннең нинди вакыты булгандыр, белмим, машинабыз туктады. — Тамань!—диде шофер. Мин, берәр яшәү билгесе күрергә теләп, тирә-якка карансам да караңгы төннән башка бернәрсә күрә алмадым. Утыртып алып килүе өчен шоферга рәхмәт әйтеп, саубуллашкач, комендатура урнашкан өйне табу нияте белән алга таба киттем. Бара торгач һәм илле-алтмыш адым җир узгач, бер каралтыга чак кына бәрелмичә калдым. Каралты дигәнем юл өстендә ватылып калган «Фордзон» булып чыкты. Димәк, мин арба юлыннан барам. Кайда соң монда урамның уңы я сулы? Ичмаса, этләр дә өрми бит. Әйтерсең лә станицадагылар барлык терлек-туарлары белән каядыр күчеп киткәннәр. Хәер, бу шулай кирәктер дә. Бәлки мондый тынлык һәм маскировка сугыш еллары законы тудырган гүзәл бер күренеш кенәдер... Әйе, әйе, әнә. әгәр колак салып тыңлар булсаң, монда табигатьнең зур сулышы ишетелә. Кайдадыр, диңгез уртасында, тынычланып җитә алмаган дулкыннарның шавы яңгырый. Вакыты-вакыты белән дәүрәк дулкыннар станица ярларына да килеп бәреләләр. Бәреләләр дә, гүя, ярны кузгата алмау ачуыннан миллион тамчыларга чәчрәп сибеләләр. Җил ул тамчы тузаннарын очыртып алып килә дә биткә кундыра. Тагы да арырак, диңгез аръягында, ара-тирә кабыиып-кабынып алган тонык ялкынның кызгылт-алсу яктысы чагылып-чагылып китә, ерак күкрәү ишетелә... Ә миңа, шушы төндә, тынгысыз мәкерле дулкыннарны ера-ера, диңгез кичәргә кирәк. Бу турыда уйламаска тырышып та карыйм да бит, буламыни... Төн тынлыгын куертып серле һәм акрын гына диңгез шаулый. Нинди матур симфония! Диңгез шавы бер көчәя, бер басыла, шатланган да, ачуланган да төсле итеп гөрли я үкерә. Сулышын алган күк бик азга гына тынып кала да, аннары баягыдан да көчлерәк ярсып ыргыла һәм бу вакытта, оркестрдагы зур җиз табакка суккандагыдай көчле яңгырау колакларны тондыра. Әйтерсең лә горур диңгез үзенең мәһабәт учы белән җирнең яңагына суга. Тау зурлыгы булыр, усал бер дулкын, Тамань ярына үрмәләп менәргә теләп ташлана да, менә алмагач, хәле беткәнсыман, киредән диңгезгә ишелә... Эх, шушы шыксыз төидә җылы, якты өйдә, юешләнгән өс-башыңны салып ташлап, семьяң яки дус-ишләр әйләнәсендә әңгәмә корып, бизәкле хрусталь стаканнан коньяктай кызартып дәмләгән кайнар чәй эчеп утырсаң иде. Ә аннары, әңгәмә тынгач, мич янына түшәлгән түшәккә сузылып, аркаң белән мич җылысының рәхәтен тоеп, диңгез дулкыннарының шавы астында эреп йокыга китсәң... Адәм баласының уй-хыяллары диңгездәй киң һәм очсыз-кырыйсыз. кояшлы диңгез кебек якты һәм гүзәл дә алар. Әле менә шушы авыр төндә миңа юлдашлык иткән: «килер көн, дошман дөмегер, сугыш бетәр, ә аннары тагы да матур көннәр, тыныч хезмәт башланыр» дигән уем якты һәм гүзәл түгелмени!.. Шул турыда уйлыйм да дәртләнеп китәм. Дөньяны хәвефле золымнан коткару бурычын үтәгән изге Ватан сугышының солдаты булуымнан гражданлык горурлыгым үсә башлый һәм ару-талуны онытып, алга таба ашкынам.
47
. * ъ & :?• Вакытны уздырмыйча комендантны табасы иде дә шушы ук төндә Керчькә юлыгасы һәм батальон командирына пакетны тапшырасы иде. Кайсы өйдә генә урнашкан икән комендант? Әллә мин бөтенләй кире якка таба барам инде? Берәр җан иясе дә очрамый бит. Кулым белән койма буйларын капшап бара торгач, тәрәзә капкачына төрте- ләм. Колагымны тәрәзәгә якынрак куеп тыңлап карыйм, шылт иткән тавыш та юк. Вакытның күпме булуын да белә алмыйм. Кул сәгатемне күз төбемә китереп карасам да берни күрә алмыйм. Зажигалка кабызып карар идем, күңелем кушмый. Фронтка якын урыннарда бер шырпы чаткысы да дошман күзе өчен җитә бит. Чү, ялгышмасам, аяк тавышлары. Кемдер килә шикелле. Акрын гына атлап килгән аяк тавышлары ишетәм. Тавышның кай яктан килгәнен абайлар өчен туктап тыңлый башлыйм. Ике-өч минут вакыт уза, ләкин бернинди тавыш та ишетелми. Тагын атлап китәм. Гаҗәп, әлеге аяк тавышларын яңадан ишетә башлыйм. Әллә инде үз адымнарым мине шулай саташтыралар?.. Түгел, түгел. Бу юлы бик ачык итен ишетәм: кемдер минем эзләргә басып килә. Тыным кысыла, йөрәк ешрак тибә башлый. Малай чагымда, шулай, караңгы болдырдан лампалы өй эченә кергәнче тынымны алмыйча ашыга торган идем мин. Әйтерсең лә кемдер тотарга теләгәндәй булып артымнан килә төсле сизелә иде миңа ул чакта. Таныш булмаган җирләрдә, караңгы төндә, белмәгән адресны эзләп йөрүдән дә күңелсез эш бар микән! Ә теге килә. Якынлашканнан якынлашып килә. Мин туктыйм һәм, саклану инстинкты кушуы буенчадыр инде, пистолетым кобурасының төймәсен ычкындырам. А1енә, ул да туктый, миннән бик якында гына туктый. Тик күрә генә алмыйм мин аны. Нәрсә кирәк аңар? — Кем бу?! Җавап ишетелми. Пистолетымны чыгарам. Ул да пистолетын чыгарган төсле сизелә миңа. Бәлки, ул, төн тынлыгын пистолет тавышы белән уятмыйча, берәр тимер-фәлән белән сугып егып, кесәмдәге әманәтне басып алырга чамалый торгандыр... Мин тагы әйдәшәм: — Кем син?! Зәгыйфь яңгыраган бер тавыш ишетелә: — Мин... Бу ни бу?! Әллә язмышның минем белән шаяруымы? Әллә колагыма ялгыш ишетеләме? Әллә югыйсә бала чагымда төннәр буе керфек кактырмаган Тукайның су анасымы?.. Тавышын үзгәртә алган мәкерле дошманмы әллә? — Кем син?! — Мин, бәгырем... Шундый якын, шундый чын булып яңгырый бу тавыш. Мин аптырап калам. Кем соң ул? Нигә «бәгырем» дип эндәшә ул миңа? Ни өчен болан анам тавышы кебек якын һәм ягымлы ишетелде, мина бу тавыш?.. — Кем син?! — Мин, бәбкәм, анаң... Анам?!! Әлбәттә, бу миңа шнетелә генә. Бәлки бу, мине сугышка озатканда кайгы бөркәнеп калган чал чәчле газиз анамны сагынуым тавышыдыр. Югыйсә, кем чит кешегә үз баласына эндәшкән кебек итеп «бәгырем» дияр икән дә, кем чит кеше тавышыннан үз анасының тавышын аера алмас икән... — Әйдә, улым, сине эзләп чыктым. Әйдә, кайтыйк... Вакыт та соң инде, — диде тавыш иясе һәм мин яшен тизлеге белән сызылып узган прожектор яктысында каршымда басып торучы кечкенә генә бер карчыкны күреп өлгерәм. Мондый көтелмәгән очрашуны берничек тә башыма сыйдыра алмыйча гаҗиз торганда, аргы очтан кемнәрнеңдер сөйләшеп килүләре ишетелде.
48
Килүчеләр миием янга җитеп туктадылар. Патруль икән. Кесә фонаре яктысында документларымны тикшергәннән соң, мин аларга оу табышмаклы очрашуны сөйләп бирдем. __ Тетя Ганя, синме бу?!—дип сорады патрульнең берсе. — Мин, бәбкәм. Улымны эзләп чыккан идем. Сез дә әйтегез аңар... Кайтсын... — диде карчык. __ Кайтыр, кайтыр, — диде патруль һәм миңа якынрак килеп колагыма пышылдады: — Аның шулай акылын җуйган чаклары була. Керчьтә гитлерчылар аның улын тереләй күмгәннәр. Бичара ана шуның кайгысыннан шашарлык хәлгә җиткән. Кайчак шулай станица урамнарында баласын эзләп йөргән була ул... Никадәр бөек һәм ачы фаҗига! Нинди авыр һәм дәһшәтле синең язмышың, әй газиз ана! Бер генә минутка, бер генә минутка да каласым килми минем бу якта. Ачудан кабынып көчәйгән үч алу теләге йөрәк тамырлары буйлап каныма сарыла. — Дар агачына! Сугыш утын кабызучы бәдбәхетләрне дар агачына! — дип кычкырасым килә. — Аргы якка катер иртә белән генә булачак, — дип аңлатты патруль башлыгы. — Катердан башка нинди мөмкинлекләр бар? Бәлки берәр каекчы алып чыгар?.. — Юк, юк. улым, хәзер соң инде, — диде карчык, — таң аткач кичәрсең, кайтыйк, улым... — Башка бернинди мөмкинлек тә юк. Булса да рөхсәт ителми, чөнки залив дошман минасыннан арчылып бетмәгән әле. Сәгать бишкә кадәр карчык өендә ял итегез, ә вакыты җиткәч безнекеләр килеп уятыр. Безнең гарнизонда иң хөрмәтле ана ул, хәтере калуы мөмкин, — диде патруль башлыгы. Мин риза булдым. Без карчык белән аның йортына таба киттек. Ул мине җитәкләп алган хәлендә, акрын һәм сабыр гына нидер сөйләп бара. Минем күңел йомшара, вакытлыча миндә иркәләнү, назлану хисләре уяна. Бала чагымда иптәш малайларым белән айлы төннәрдә уйнала торган «Ак сөяк» уенына мавыгып кичке ашка кайтмасам, әнием мине ярсый-ярсый эзләргә чыга торган иде. Эзләп тапкач, юл буе әрләгән төсле дә, үгетләгән төсле дә итеп сөйләнә-сөйләнә җитәкләп кайта торган иде. Мин исә мондый вакытларда гаепле булып күренү кирәктер дигән булып, лышт- лышт борын тартып, әнкәй белән, ул әзерләгән, ләкин минсез «тамагыннан үтмәгән» ашка кайта торган идем. Әмма хәзерге хәлемдә бу карт ананың сүзләре колагыма керми. Үгетлиме ул мине, әрлиме әллә? Бу турыда уйламыйм мин, юк, башымда бүтән уйлар минем бу минутта. Алар көчәйгәннән-көчәяләр, үскән- нән-үсәләр... Әйе, бу зур золым һәм бәхетсезлекләр өчен сугыш чукмарлары җавап бирергә тиеш! Миллионнарча, миллионнарча яхшы күңелле кешеләрнең яшәүләрен кан белән юарга, аналарыбызның шатлыгын яшь оелән буарга теләп сугыш утын кабызучыларны авызлыкларлык бөек көч бар дөньяда. Бу — халык. Шул турыда уйлыйм да дәртләнеп китәм, ышанычым ныгый. Җиңү, тик бары җиңү теләге алга ашкындыра мине...
Менә без бер йортка килеп җиттек. Карчык, кулымнан җитәкләп тоткан килеш, мине караңгы ишек алдына алып керде. Караңгыда ишек тоткасын эзли торгач, өй эченнән кемнеңдер ашыгып ишек ачарга килүе ишетелде.
Ишек ачылды. Әй, җан кисәккәем генә!.. — диде әлеге ишек ачучы хатын,— гаптыцмы улыңны?.. Таптым... Диңгезгә чыгарга җыенып йөри... Мондый төндә! Иртәгә, алла боерса, иртә таң белән чыгар, — диде карчык. Ишек ачучы хатын, мөлаем чыраен балкытып, миңа карады һәм кунак каршылагандагыча итеп: — Рәхим итегез! — диде. Зур лампа яктысына күмелгән бу өйнең эчендәге пөхтәлек, җыйнаклык, мичтән бәреп торган җылы, якты чырай — барысы да, барысы да мине берьюлы үз итте. Өстәл өстендәге сөт, пешкән бәрәңге, беленнәр өеме, кыздырган балык, чәйшикәр, ипи — сугыш елларының мондый мул нигъмәте, әйтерсең лә чыннан да кунак каршылау өчен әзерләнгән. — Әнә,—диде әлеге хатыи карчыкка, — улларың, кызларың аш- суыңиы китереп киттеләр. Менә бу беленнәрне комендант хатыны җибәрткән, ә менә бу алты шакмак шикәрне, чәйне старшина Охрименко белән сержант Гайнуллин биреп киттеләр. Сөтне мин китердем, бәрәңгене Полина. Чәең кайнаган. Ярый, мин кайтыйм инде, кунак үзен иркенрәк сизсен... Мии гадәттәгечә борчыла төшеп: — Әгәр дә минем килүем сезгә тыгызласа...—дип авызымны гына ачкан идем, хатыи шунда ук бүлде: — Юк, юк, уегызга да алмагыз. Бик яхшы булды. Без аны, шулай, бөтен станицабыз белән карыйбыз. Кичләрендә чиратлашып янына кунарга да йөрибез. Кайчакларда сезнең кебек воениыйлар да улы булып кунып киткәлиләр, — диде. Хатыи кайтып китте. Мии бөтенләй тынычланып җиткән идем инде. Үзенең иң авыр көннәрендә бу хәтле хөрмәт һәм кайгыртучаилык белән чолгап алынган ятим «арчыкның хәле кайгыларымны берьюлы җиңеләйтте. Әйе, — дидем мин үз-үземә, — балаңны югалтсаң да син, ана, халкыңны бервакытта да югалтмассың. Халкың сине үз анасы кебек итеп кадерләр... Шундый күтәренке күңел белән, нәкъ үз өемдәгечә, өстән шинелемне салып, биткулларымны югач, карчык әйткәнен дә көтмичә, өстәл янына килеп утырдым: — Я, әнкәй, әйдә, син дә утыр. Мии бик ачыктым,—дидем. — Ачыккансыңдыр шул, газизем,—диде ул һәм өй түрендәге комод шүрлегеннән, бик кадерле әйберне алган төсле итеп, бизәкле хрусталь стакан алды һәм коньяктай кызартып дәмләгәи чәй ясап алдыма куйды. — Эч, бәбкәм, аша... Мин ихтыярсыздаи елмаеп җибәрдем. Әллә ничек шунда якын да, таныш та кебек булып күренде миңа бу хрусталь стакан... — Бу стаканнан ул эчәргә ярата торган иде, — диде карчык. Кемне әйтә ул?! Тагы да кем турында сөйләмәкче була соң бу фаҗига иясе?! — Менә ул! 24 яшендә генә. Быел өйләнмәкче, мине киленле, бәхетле ясамакчы иде, газизем... Карчык стенадагы фотография рәсемнәре арасыннан алып миңа бер фото сузды. Бу — моряклар формасында төшкән, зәңгәр күзле, саргылт бөдрә чәчле, көләч бер егетнең рәсеме иде. Мин аның козырексыз фуражкасындагы кара тасмага алтын хәрефләр белән язылган корабль исемен укыдым. — Бердәнберем иде. Шундый лачынымны һәлак иттеләр... Тереләй күмделәр. Мин дә ятим калдым, сөйгән кызы да... Карт ана тагы да нидер әйтмәкче булган иде, хәсрәте буды булса кирәк, яше кипкән күзләрен җиң очы белән сөртеп алды. 4. „С. Ә.- № 5. 49
— Мнне. станицада, акылын җуйган, шашкан дин тә йөртәләр. Әйе, вакыт-вакыт акылымны җуям мин. /Миңа ул исән төсле, станица урамнарында йөргән төсле булып күренә. Бала вакытында һәр кичне диярлек диңгез буеннан, иптәшләре белән уйнаган җиреннән эзләп алып кайта торган идем. Үсеп җиткәч тә үзенекен итте шул, флотка китте. Шулай инде, һәр анага үз баласы кадерле. Синең дә анаң бардыр, улым. Ул да сине шулай кайгыртып уйлый торгандыр, кайта дип зарыгып көтә торгандыр. Кайтырсың, улым, кайтырсың, насыйп булса. Ә хәзер сиңа ял итәргә кирәк. Син юл кешесе, улым. Карчык утны басып куйды. Лампадай төшкән тонык якты, стенадагы сәгатьнең, замана хәле белән бер дә исәпләшергә теләмәгән төсле, үзалдына тыныч кына лыплып йөрүе, диңгез шавы һәм еракта-еракта диңгез артында гөрселдәп-гөрселдәп алган туп күкрәве — миңа тиз генә йокларга ирек бирмиләр һәм мин озак вакыт уйларым арасында гизәм. Бераз торгач, әлеге йокларга бирмәгән тавышларга тагы да бер якын тавыш кушыла. Бу — тынычланып йокы рәхәтенә чумган карт ананың акрын гына сулыш алган тавышы. /Минем дә күз кабакларым авырая башлыйлар...
Карчыкның: — Тор, бәбкәм, юлга чыгарга вакыт, — дип иркәләбрәк әйткән сүзләренә күземне ачтым. — Әнә, иптәшләрең дә килгән, — диде ул. Бусагада басып торучы ике сержант, хәерле нртә теләп, исәнләшкәннән соң, үзләренең комендатурадай килгәилекләреи, тагы да ярты сәгатьтән соң Керчь ягына катер китәчәген әйттеләр. /Мин киенеп, юынып алганчы карчык та әзерләнеп өлгергән иде инде. Мәшәкатьләнеп озатып бармаса да ярый икәнен әйтергә теләсәм дә. барыбер файдасыз булачагына алдан ышангач, әйтмәскә булдым. — Я, әйдә, әнкәй, киттек! — дидем. — Утырыгыз, балалар!—диде ул. Без бу гүзәл халык гадәтен үтәү өчен урындыкларга утырдык. Карт ана авыз эченнән минем юлыма багышлап изге теләкләрен укыгач та, чыгып киттек. Яр буена төшеп җиткәндә катерда минем ише хәрбиләр шактый күбәйгән, катерның дизельләре кызып җиткән һәм тирә-як алсуланып таң ата башлаган иде. — Хуш, ана, исән-сау булсак бер әйләнеп кайтырбыз әле, — дидем мин. Ул куллары белән иңбашыма сарылып мине үбәргә сузылды. — Бар, улым! Ил эше, ил кайгысы белән барган юлың җиңүләргә илтсен. Шундый якын, үз анам кебек якын күренде ул миңа бу аерылышу минутларында, һәм аның җыерчыклар каплаган кайгылы йөзеннән үптем дә катерга таба киттем. Катер кузгалды. Алсу таң белән яктырган диңгез өстендә иртәнге җил исә. Әнә, ерак горизонтта, диңгез төбеннән күтәрелгән төсле, кызарып туган кояшның кырые күренә. Аның беренче нурлары диңгезнең күгелҗем дулкынчыкларында энҗе бөртекләре кебек җемелдәшәләр, ә аннары амань ярларына, яр буенда ялгыз басып калган карчыкка да барып ж.итәләр. Мин, озак вакыт күзләремне аңардан аера алмыйча, карап барам. Р УШ. газиз ана! Без сиңа тынычлык һәм җиңү алып кайтырбыз. „,ин тагы да, шулай, диңгез ярына чыгып, безне улларың кебек итеп кар- шыларсың, — дип кычкырасым килә минем...