Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

НУРИ АРСЛАНОВ ★ ТЫНЫЧЛЫК ҖЫРЫ

Тынычлык җырын Төрле телләрдә, Без бертавыштан Яңгыратыйк, әйдә. Халыклар уен, Халыклар моңын Таратсын җилләр, — Ишетсен илләр! Әй, якын иптәш, Я, башлап җибәр: Татулык җиңәр! Тынычлык 
җиңәр! 

Океан артында Сугыш сөреме, Фашистлар тагын Тели үлемне!.. Юк, сугыш түгел Халык уенда, Тынычлык эше — Аның кулында. Барлык халыклар: «Тынычлык!» — диләр Татулык җиңәр! Тынычлык җиңәр!
 

Рус, кытай, француз, Негр һәм индус... Барлык халыклар Булсыннар чын дус, Тынычлык рухы Керсен һәр өйгә. Кемнәр: «Кан түгү Булмасын!» — диләр, Шулар кушылсын Безнең бу көйгә, — Татулык җиңәр! Тынычлык җиңәр! 

һич юл куймабыз Сугышка җирдә, Тыгыз сафларда Атлыйбыз бергә! Советлар иле — Дуслык терәге, йолдызлы Москва — Аның йөрәге. Ул мәңге бәхет Нурларын сибәр: Туганлык җиңәр! Тынычлык җиңәр!

 
 
Р. БАШ КУРОВ ★ «РӘЙХАН» Дошман явын куып барган чакта. Ял иткәндә шулай авылда, Дулкынланып сызган «Рәйхан» көен Карт бер солдат тальян гармоньда. Кайсы яктан булган ул гармоиьчы Сорашырга истә булмаган, Солдат уйга чумган, ә уйларын Көнчыгышка карап уйлаган... Ләкин киткән Көнбатышка таба Тизләтергә фашист язмышын, Тирәнрәк тоеп «Рәйхан» аша Дошманнарга халык каргышын... Сугыш беткән, солдат өйгә кайткан. Җиңү яулап туган халкына. Бала туган, исмен Рәйхан куйган. Тынычлык һәм тормыш хакына. 
Киң бакчада уйнап бала йөри, Шәфәкъ кебек алсу битләре. ...Асфальт буйлап колонналар уза — Солдатларның тыныч рәтләре. ЙОРТ САЛЫНГАЧ Ике атна үтеп китмәгәндер — йорт салынды таза нараттан. Күктә кояш якты тәрәзәдән Бүлмәләргә нурын тараткан. Бүрәнәләр тату семья булып Беректеләр гомер итәргә... йорт хуҗасы кунаклары белән Кереп басты яңа идәнгә. Бизәкләнгән табын өстәлләре Колхозчының төрле сыеннан, Котларга дип бүген яңа йортны Хезмәттәшләр бергә җыелган. Геләкләр күп — шат семьясы белән Хуҗа тыныч гомер кичерсен, Оныклары аның шушы йорттан Мәктәп бинасына йөгерсен. Әйтеп сала шунда карт ветеран, Сүзсез торгач шулай шактый ук: — Без төзибез яңа матур йортлар Сугышырга безнең вакыт юк.  
53 
 
 
ЗӘЕТ мәҗитов ★ ИРТӘНГЕ КҮРЕНЕШ 
Кояш чыгып килә, Сузып ал нурларын, Ефәк шәле белән Чорнап су буйларын. 
Әллә чишмә чылтырый? Әллә көмеш чыңлый? Юк, бу — җыр яңгырый, Кемдер моңлы җырлый. 
Кемдер моңлы җырлый, Агыла назлы тавыш; Ләкин ник җыр моңлы, Нигә анда сагыш? 
Ак чәчәкләр тоткан — Әнә килә үзе, Таңгы кояш кебек Безнең колхоз кызы. 
Әкрен генә килеп Сыйпый ул «Акбаш»ны, Иркәли «Иркә»сен, Назлый ул «Якташ»ны. 
— «Мутларым сез минем, Сөтле боланнарым, Аңламыйсыз ла сез Йөрәктә ни барын. 
Монда килеп йөргән Сезгә таныш егет — Үзе — батыр икән. Үзе — куян кебек. 
Ни булган яратсаң, Назласаң чабанны? Әллә бу караңгы Элекке заманмы?

 
 
«Акбаш» кызга шунда Матур карап куя, Кызның чәчәк тоткан Кулын ялап куя. 
«Аппакай, — дн гүя, Алмакай, — ди гүя, Уйлама,—ди гүя, Моңайма, — дн гүя». 
— «Әй син, Акбашкаем, Сөтләчем син минем, Аңламыйсың ла син Апаңның күңелен. 
Мөмкинме соң инде Ак эш, пакь эш эзләп, Яратмаска сезне, Аерылырга сездән? 
Ак ич сезнең биргән Чиләк-чиләк сөтләр; Сезнең ак май белән Алсу күпме битләр!» 
Чәчәкле хәтфәдәй Яшел чуар болын Кабатлады көмеш Җырын чибәр кызның. 
Зифа буйлы таллар Аңа кул болгады. Ап-ак ромашкалар Баш иеп зурлады. 
... Тукта, чү, бу тагын Нинди моң, нинди җыр? Акбашкай, мөңрәмә, Аз гына тыңлап тор. 
Киң алан читендә Яшь егет күренде. Чәчәктәй җилфердәп, Кыз каршы йөгерде. 
6^S>
55 
 
 
БӨТЕНДӨНЬЯ ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ҖЫРЛАРЫННАН 
ИГЕНЧЕЛӘР ҖЫРЫ 
(Кытай җыры) 
Җырга рәхәтләнә күңел! Тик җырлау ансат түгел. Бигрәк яхшы балык ашы! Тик тоту ансат түгел. 
Тәмле урман кошы ите! Урман үстерү читен. Кырларда өлгергән иген! Чәчү, уруы читен. Кем әйтте, җырга рәхәтләнә күңел, дип? Егет әйтте, ә җырлау ансат түгел тик! Кем әйтте, бигрәк яхшы балык ашы, дип? Балыкчы әйтте, тоту ансат түгел тик! Кем әйтте, тәмле урман кошы ите, дип? Кыз әйтте. Урман үстерүе читен тик! Кем әйтте, кырларда өлгергән иген, дип? Игенче әйтте. Чәчү, уру читен тик! 
Нәрсә бирдегез егеткә? Җыр китабы бирдек. Ни бирдегез балыкчыга? Ятьмә табып бирдек. Нәрсә бирдегез кызга? Китмән бирдек кызга. Ни бирдегез игенчегә? Сука белән тырма. Н. Арсланов тәрҗемәсе.
X. Камалов тәрҗемәсе 
 
 
ЭРНЕСТ БУШ (Германия) 
ОНЫТУ ТУРЫНДА БАЛЛАДА 
Карга өере күккә күтәрелә, Күзләп яңа калҗа өеме... Сыра эчә бюргер үгез кебек, Муен тамырын артка киереп. Тагы акыра яңа җиңүләр дип, Кәпәренгән, юан, үзе тук... Кешеләрнең койган күз яшьләрен, — Барысын, барысын инде онытып. 
Ул оныткан кара төрмә чорын, Ахмакларның: «сугыш!» диюен. Күптәнме әле безнең ил башында Куркаклыкның хөкем сөрүен. Болар барысы Ватан намусына Кабер ташы булып яттылар, Ә дөреслек гел онытылып торды, — Безне һаман алдап тоттылар. 
Кем җаваплы үлем, сугыш өчен? Үчкә өндәп набат кагасың. Кешеләргә яла якма, илне Син фашистлар белән таладың. Күр үзеңнең комсыз чыраеңны, Кулларыңны — канга буялган. Кешегә хас бернәрсә юк синдә, •— Барысы онытылган, барысы югалган;. 
Киләчәккә без карыйбыз кыю. Нацистлар! Сез дучар үлемгә, һәм тарихның йөгерек тәгәрмәчен Боралмассыз һич тә кирегә. Германия! Бандит нәфесе өчең Без бармабыз кабат сугышка. Корбаннарың синең, Ерткычларың Истән чыкмас һичбер вакытта!  
Зәки Нури тәржемәсе. 
 
 
КОШ ҖЫРЫ (Болгар бәете) 
Тыңла, дустым, җыр тыңла син, бер кош җырын, Тыңла, дустым, мәңге-мәңге онытылмас ул, Тыңла, дустым, йөрәкләрдә һич сүнмәс ул. 
Төрекләр килде бер заман безгә, дустым, Таптадылар кызганмыйча бер дә, дустым. Картны-яшьне, дустым, алар мәет итте, Көчлеләрне, дустым, алар алып китте. 
Шунда, дустым, бары ике кеше кала: Агалы-сеңелле, дустым, ике бала. Карурманга качып китә, дустым, алар, Күрмәсен дип, дустым, явыз янычарлар. 
Алар, дустым, кошлар кебек, бөртек ашый, Алар, дустым, кар астында йоклап яши. Алар, дустым, җылыналар мүккә төренеп, Ә кышларын исә, дустым, карга күмелеп. 
Ләкин беркөн, дустым, шушы карурманда Очраталар алар, дустым, кар-буранда Бер әбине. Әби, дустым, бик карт була, Үзе сукыр, дустым, үзе аксак була. 
Пәридер дип, дустым, шунда ике бала Бу әбидән кинәт, дустым, куркып кала. Карчык исә, дустым, үкереп, елый башлый, Балаларга, дустым, болай сөйли башлый: 
— Картайдым мин, дустым, күптәй түгел генә. Төрек килгәч, дустым, яшем түгелде дә Шулай булдым. Дустым, чәчем менә ап-ак, йөрим, дустым, тәндә җаным көчкә саклап. 
Бу башкаем, дустым, бәхет тапмас инде, Балаларым минем, дустым, кайтмас инде!.. 
Ага белән сеңел, дустым, елый башлап, Икесе бергә, дустым, әбине кочаклап, Икесе бергә, дустым,1 шуны әйтә икән: — Исәнме-саумы, дустым, әнкәем, иркәм!

 
 
ТИМЕР ЮЛ 
(Негрлар щыры) 
Мин яңа тимер юл салдым, Кырык цент өчен тирләп. Сатучы күп тотып калды, Хуҗа тагы да күбрәк. 
Анам, мескенкәем, яза: «Акча җибәр, улым!» Ә мин, нәләт төшкән бала, Берни җибәрмәдем аңа — Табалмадым Акча рәтләү юлын. 
Бу дөнья тар негр өчен, Рәнҗетелә ул гел. Балкыса да җирнең өсте, Алтын аңа түгел. 
Тимер юл салынып бетте. Поезд үтте менә. Вагоннар чаптылар алга, Тик миңа урын юк анда, Анда урын Табылмады миңа. 
Күп көч куйдым тырышлыкта Эшләп язынкөзен. Тик шуннан үткән поездга Утыралмадым үзем. 
Җәяү барам шпаллардан, Буш капчыгым кулда. Суела, каный табаннарым... Юк, мин билет алалмадым, — Ал алмадым, Акчам юк шул юлга. Н. Арсланов тәрҗемәсе
Р. Башкуров тәрҗемәсе. 
 
 
МИССИСИПИ (Поль Робсон җырларыннан) Баржа йөзә Миссисипи буйлап, Төйибез йөк, көн-төи төйибез. Җилкәләрне баса мамык йөге, Шуңа китә бөтен көчебез. Әй, бөгел, Әй, ашык. Аска, өскә Ташы капчык! Трюм төбенә Ашлыкны сип, Арысаң да Барыбер бит? Бик китәсем килә тар трюмнан, Бу тормыштан телим качарга. Алып китсен иде моңсу ташкын Кайгы-яшьсез якты дөньяга... Миссисипи, Ага тын гына, Дулкынын кага, Колак салмыйча, Безнең кайгыга. Каи-яшебезне Дәшмичә ала Елга... Елга чәчми бит Зәһәр мамыкны, Чәчкән кешене Исендә тотмый — Каи-яшебезне Дәшмичә ала Елга... Басма буйлап Капчык ташы. Күкрәгеңдә көн-төн Яна кайгы. Төнлә — ут, Көндез — төн, Төрмәдә чере — Эчсәң бер йотым. Гомер уза, Көчебез бетә. Безгә ял булыр Кабер төбендә. Ә Миссисипи, Дулкынын кага Алга...