Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘКЫЙ ИСӘНБӘТНЕҢ КОМЕДИЯ ҺӘМ ДРАМАЛАРЫ


 Танылган совет драматургы Нәкый Исәнбәтнең «Комедия һәм драмалар» исемле сайланма әсәрләр җыентыгы басылып чыкты. Бу җыентык драматургның биш әсәрен эченә алган: «Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу», «Мулланур Вахитов», «Гүзәл» һәм «Рәйхан». Җыентыкка кергән әсәрләрнең «Миркәй белән Айсылу»дан башкалары халыкка күптән таныш. Ул әсәрләрнең барысы да Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелды һәм тамашачылар тарафыннан сөеп каралды. Әдәбият алдына куелган конфликтлылык һәм уңай образлар тудыру күзлегеннән караганда, Нәкый Исәнбәт әсәрләре кискен конфликтка корылган булулары белән күзгә ташланалар. «Мулланур Вахитов», «Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу» әсәрләрендә бер-беренә капма-каршы куелган социаль катлаулар арасындагы антагонистик каршылык күрсәтелә. Совет кешеләре тормышыннан алынып язылган «Рәйхан» драмасында исә Рәйхан белән Морат арасындагы мәхәббәт һәм тормышка булган берберенә капма-каршы ике караш куелган. Бер-берен яраткан кыз белән егет арасындагы фикер каршылыгы әсәрдәге төп конфликт булып тора. Укучы һәм тамашачы зур кызыксыну һәм дулкынлану бе- дән әнә шул конфликтның чишелүен күзәтә. Совет кешеләренең уңай образларын тудыру ягыннан да бу әсәрләр бик әһәмиятле. Анда нык иидиви- Дуальләштерелгән, укучыны ышандыра торган җанлы образлар бар. Мәсәлән, татар халкының турылыклы улы, ялкынлы революционер Мулланур Вахитов; коммунизм төзүчеләр сафына басып, бөтен көчен, сәләтен, талантын халык бәхете өчен хезмәткә багышлаган алдынгы совет укытучысы Рәйхан; алдынгы совет яшьләре вәкиле Гүзәл һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. «Хуҗа Н а ср етд и и » ко м е д и я се н е ң унбиш ел буена Академия театры сәхнәсеннән төшкәне юк. Куйган бер спектакльдә тамашачы белән зал тулы була. Бу комедия турында күп рецензияләр язылды һәм аның нинди зур әдәби әһәмияткә ия булганлыгы кат;кат әйтелеп үтелде. Әсәр турында* тагын шуны әйтәсе килә: атеистлык идеясен эченә алган бу гүзәл комедия ислам диненең реакцион асылын фаш итү юлында үзенең югары идея-худо- жество көче белән бик зур хезмәт күрсәтеп килә. Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» исемле драмасы беренче тапкыр мәйданга чыга. Вакыйга 1891 нче елда бара. Сыйнфый яктан катлаулы татар авылы. Хезмәт ияләрен тереләй тунаучы, комсызланганнан комсызлана барып, ростовщиклыкның бөтен әдәпсезлеген үзенә туплаган эгоист авыл байгурасы; аңа муеннан бурычка батып, йор- тын-җнреи закладка салып кабалага кергән авыл мужиклары; бөтен мөлкәтеннән язып, үз авылында экономик таянычын югалтып, пролетарлашкан һәм шәһәргә эш эзләп китүчеләр катлавы; халык җилкәсендә паразит булып, авыл байгурасының хезмәт ияләренә күрсәткән бөтен җәберләрен аклап, аңа халыкны та
110 
 
 
 
ларга фәтва бирүче, бөлгән мужикны фани дөнья газапларына түзәргә, ахирәттә җәннәт рәхәтлекләре вә1 ъ- дә итеп, аны үзенең явыз тәкъдиренә буйсынырга өндәүче, хезмәт ияләрен дин сөреме белән агулап яшәүче динчеләр төркеме... Югарыда санап кителгән һәрбер катлауның җанлы, тулы канлы типик вәкилләре бар. Әсәр, образларының төгәллеге һәм тирәнлеге, оста итеп корылган сюжеты, вакыйгаларының киеренке булуы белән, укучыга чиксез зур тәэсир калдыра. Ислам дине белән агуланып, сөекле кызын шаштыру хәленә китереп җиткергән, дин әһелләренә фанатикларча ышанган һәм шуның нәтиҗәсендә чиксез тирән аталык фаҗигасен кичергән Гофрай картның язмышы укучы күңелен тетрәтә, шушы фаҗигане тудыручы авыл байгурасы Зәмир Дәү- лиенә, дин козгыннары — Хизби ишан, Хыялетдин хәзрәт, Мөфлихун суфый, Гыйният хәлфәләргә көчле нәфрәт хисен уята. Әсәр көчле художество чаралары белән һәркемне ышандырырлык итеп ислам диненең реакцион ролен фаш итә. Автор бу якка бик зур басым ясаган. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, Нәкый Исәнбәт дингә каршы көрәш мәсьәләсендә зур эшлеклелек күрсәткән язучы. Ул диннең реакцион асылын үзенең әдәби әсәрләрендә фаш итү белән генә чикләнмәде, дингә каршы күп кенә публицистик әсәрләр дә язды. «Исламның дөньяга карашлары» дигән шактый калын бер китабы аеруча минем хәтеремдә калган, һәм ул әсәргә бик зур бәя бирелгән рецензияне дә хәтерлим. «Миркәй белән Айсылу» драмасы ислам диненең реакцион асылып ачып бирүе, дин байрагы астында үзләренең эгоистик максатларын алга сөреп йөрүче динчеләрне фаш итүе белән бүгенге көндә бик актуаль бер әсәр булып тора. Ул үзенең идея-художество көче белән дингә каршы көрәшү юлында зур хезмәт күрсәтәчәк1. Драматургның «Мулланур Вахитов» исемле героик драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә тамашага куелып зур уңыш казанды. Бу пьеса Качалов исемендәге рус драма театры сәхнәсендә дә куелды һәм тамашачылар спектакльне хуплап каршыладылар. Әсәр 
рус теленә тәрҗемә ителеп басылып та чыкты. «Мулланур Вахитов» героик драмасы татар халкының Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе өчен контрреволюция көчләренә каршы фидакарь көрәшен чагылдыруга багышланган. Татар халкының батыр улы, ялкынлы революционер Мулланур Вахитов образы бу әсәрдә тирән ачылган. Яшь совет республикасының язмышы куркыныч астында. Татар милли буржуазиясе һәм чит ил басып алучыларына каршы барган аяусыз көрәш көннәре. Коммунизмның тантана итәчәген күрә белгән һәм шуңа бөтен күңеле белән ышанган Мулланур Вахитов хезмәт ияләренең азатлыгы өчен үзен-үзе аямыйча көрәшә. Бу тарихи чынбарлыкка нигезләнгән әсәр автор тарафыннан күп көч салынып, тыгыз эчтәлекле, идеяхудожество ягыннан югары сыйфатлы итеп язылган. Әсәр шул чорның киеренкелеген, политик атмосферасын, вакыйгаларның тарихи дөреслеген чынбарлыкка хас итеп тулы ачып бирә. «Мулланур Вахитов» драмасы үзенең драматургии эшләиеше, төгәллеге белән совет драматургиясенең югары үрнәкләре рәтенә куелырга хаклы әсәр. Драматург үзенең «Гүзәл» исемле драмасында фән һәм практиканы бергә кушу юлы белән совет производствосын күтәрү-үстерү мәсьәләсен куйган һәм бу мәсьәләне нигездә уңышлы хәл иткән. Ләкин драматургның бу әсәрендә кимчелекләр дә юк түгел. Безнең драматургиядәге «конфликтсызлык теориясе»нең йогынтысы үз әсәрләрен һәрвакыт үткер конфликтка корырга тырышучы Нәкый Исәнбәткә
бәясен бер яклы дип'капый^Ррп^р116'1 «МиРкә“ белән Айсылу» драмасына биргән лән, Җаннур) эшләнгәнлеген ’”нт дРамадагы аерым образларның схематик (мәсә- ләтеп уза. ’ бәхәс кузгата торган моментларның булуын чнт- 
111 
 
 
дә килеп тигән. Драманың төп конфликты булса да (Гүзәл беләи Ти- мергалиев арасындагы конфликт), әсәрнең эчендә һәр яктан бер-бере белән килешкән кешеләрнең һичкемне кызыксындырмый торган, ял- кынсыз-нисез генә җайлап кына бара торган эчпошыргыч озын диалоглар да бар. Моның мисалы итеп завод директоры Громов белән заводның партком секретаре Сазонов арасында барган сәхнәне күрсәтергә мөмкин. Аннан тагын шуны да әйтәсе килә: әдәбиятсәнгать әсәрләрендә төн игътибар кешеләр — характерлар тудыруга юнәлдерелергә тиеш. Нәкый Исәнбәт үзе асылда шул юл белән бара да. Ләкин бу «Гүзәл» драмасында, корыч кою процессы белән күбрәк мавыгып китеп, завод, цех шаушуларын күрсәтүгә шактый зур урын биргән. Бу хәл тамашачының әсәрдә гәүдәлән- дерелгән образларга булган игътибарын йомшартуга алып бара. Нәкый Исәнбәтнең «Рәйхан» драмасы Татар дәүләт академия театрында зур уңыш белән уйналып килә. «Рәйхан» спектакле Башкорт дәүләт академия театры репертуарында да почетлы урын алып тора. Бу драмага татар һәм башкорт матбугатында чыккан рецензияләрдә югары бәя бирелде. «Рәйхан» драмасы — совет кешеләре тормышында иске һәм яңа карашларның көрәшен чагылдыра торган үткер конфликтка корылган әсәр. Алдынгы совет хатыны, укытучы Рәйхан коммунизм төзүчеләр сафына басып, үзенең бөтен көчен, сәләтен, талантын халык бәхете өчен хезмәткә багышлаган. Ул шушы бөек максатына комачаулый торган иске карашларга каршы каты көрәш алып бара. Йөрәгенең бөтен көче белән өзелеп сөйгән кешесенең карашлары әлеге югары максатына ирешү юлында киртә булып торганын белгәч, мәхәббәтен төбе-тамыры белән йолкып ташларга үзендә көч таба. Әсәр әнә шундый ихтыяр көченә ия булган совет кешесенең югары сыйфатларын үзенә туплаган алдынгы совет хатынына мактау Җыры булып яңгырый. Нәкый Исәнбәтнең һәрбер яңа әсәре әдәбият-сәнгать өлкәсендә зур вакыйга булып әверелә. Ул драматургия законнарының бөтен нечкәлекләренә кадәр җентекләп өйрәнгән булуы һәм ул законнарны үзенең әсәрләрендә оста итеп куллана белүе беләи, яңадан-яңа типлар, катлаулы характерлар тудыруы белән татар совет драматургларының иң 
осталарыннан берсе булып танылды. Аның каләме белән язылган һәрбер драма әсәре актерлар дөньясында зур куаныч тудыра—ул язган катлаулы драматургии материал нигезендә сәхнә образлары тудыру юлында актер зур иҗат газаплары кичерә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, актерга иҗат бәхете килә. Драматург белән актерлар коллективы кушылып тудырган спектакль совет тамашачысына шатлык алып килә, мондый спектакльләр театрга бик сирәк йөри торган тамашачыларны да кузгата. Тамашачылар залда тыныч кына утыра алмыйлар, үзләренең шәхси тормышларын онытып, спектакльдә гәүдәләидерелгән тормыш белән, драматург куйган фикерләр, хисләр беләи яши башлыйлар. Мондый спектакльне караганнан соң тамашачылар, пәрдә төшеп, залдан чыгу беләи сәхнәдә күргәннәрен онытып, теләсә нәрсә турында сөйләргә керешмиләр. Киресенчә, сәхнәдәге куелган мавыктыргыч вакыйгалар, үткен фикерләр, хисләр алар- ны уйланырга, үзара фикер алышырга, бәхәсләшергә мәҗбүр итә. Кыскасы, Нәкый Исәнбәтнең югары идея-художество көченә ия булган әсәрләре тамашачыга, укучыга зур йогынты ясыйлар. Сәнгать әсәреннән әнә шул нәрсә сорала да, сәнгать әсәренең кыйммәте әнә шундый көчкә ия булуы белән билгеләнә. Безнең театрда шундый бер сүз йөри: «Нәкый Исәнбәтнең һәрбер яңа әсәренә ачкыч таба белергә кирәк». Әгәр дә шул ачкычны табу бәхетенә ирешсәң, һичшиксез, уңышлы спектакль туа. Таба алмасаң, спектакль уңышсыз — гомерсез була. Шуңа күрә спектакльне куярга алынган режиссёр, художник һәм актерлар коллективы яңа әсәргә ачкыч табарга тырышалар.

 
 
Исәнбәт тарафыннан язылган характерларны үзләштереп, алардан сәхнә образлары тудыруга ирешү җиңел эш түгел. Аның драматургах материалы актер алдына гаять катлаулы бурычлар куя. һәм актер үз алдына 'куйган бурычларны үтәп чыгу өчен көрәшеп, кичергән иҗат газаплары аша үсә, күтәрелә. Нәкый Исәнбәтнең драматург буларак осталыгы нәрсәдә соң? Беренчедән, ул тормышта һәркемгә таныш булган, күңелне борчый яки куандыра торган иң характерлы нәрсәне эләктереп алып, шуны гомумиләштереп, мавыктыргыч рәвешкә кертеп күз алдына бастыра. Аның әсәрендә художество ягыннан формалашмаган ялангач идеяләр юк. Авторның әйтергә теләгән төп фикере, идеясе әсәрдә күрсәтелгән вакыйгалардан, характерлар бәрелешеннән нәтиҗә буларак килеп чыга. Икенчедән, яңадан-яңа психологик үзенчәлекле, бик нык нндивидуальләш- терелгән күп кырлы, җанлы характерлар тудыра белә. Аның һәрбер яңа әсәрендә — яңа кешеләр, яңа характерлар. Ул иҗат иткән образлар исемнәрен алмаштырып бер әсәреннән икенче әсәренә күчеп йөрмиләр. һәрбер образ үзенчә сөйли, үзенчә хәрәкәт итә, аның үз карашы, үз максаты, үз характеры бар. Татар совет драматургиясе өлкәсендә зур эшлеклелек күрсәткән бу драматургның әсәрләре болай бергә тупланып чыкканы юк иде әле. Алар журналларда басыла, кайберләре аерым китап булып чыга, ә кайберләре, сәхнәдә генә уйналып, шул килеш кала килде. Ә ул спектакльләрне шәһәрдә булган тамашачылар гына күрә, гастроль 
репертуарына керсә, кайчакларда Татарстанның кайбер район үзәкләрендә уйнала һәм шуның белән чикләнеп киң халык массасына җитми кала иде. Бу җыентык талантлы совет драматургының әсәрләрен киң халык массасына җиткерү, алариы популярлаштыру юлында мактаулы бер эш булып тора. Бу җыентык дөньяга чыкмас борын, әле автор үз әсәрләрен камилләштерү өчен коррективлар керткән чакта, җыентык турында ашыгыч нәтиҗә ясаучылар булды һәм, әйтергә кирәк, бу нәтиҗәләр хаклыктан ерак иде. Җыентык турында тагын шуны әйтәсе килә: ни өчендер ул күләм ягыннан бик нык кысылган, драматургның бары биш кенә әсәрен эченә алган. Бу җыентыкка татар драматургиясендә трагедия жанрының күренеше булган «Спартак» трагедиясе, контрреволюцион татар милли буржуазиясен көчле сатира уты белән көйдерә торган «Болак арты республикасы» исемле үткен сатирик комедия һәм шул ук типтагы татар, башкорт сәхнәләрендә гөрләп барган «һиҗрәт» комедиясе керергә тиеш иде. Мин ул «һиҗрәт» комедиясенең үзгәртелгән һәм бик тулыландырылган, баетылган яңа варианты белән таныш. Ул татар совет драматургиясенең гүзәл бер күренеше булып тора. Киләчәктә Нәкый Исәнбәтнең күбрәк әсәрләрен эченә алган тулырак, төгәлрәк җыентыгы чыгар дип ышанасы килә.