Хроника
ӘХМӘТ ИСХАК ЮБИЛЕЕ
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕ УТЫРЫШЫ
ШАКИР ШАМИЛЬСКИЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
6 майда Татарстан җәмәгатьчелеге күренекле татар совет шагыйре Әхмәт Ис- хакның тууына илле, иҗади-иҗтимагый эшчәилегенә утыз ел тулу көнен билгеләп үтте. Язучыларның Тукай исемендәге клубында язучылар, журналистлар, партия һәм совет җәмәгатьчелеге работниклары, укытучылар катнашында шагыйрьнең юбилеена багышланган кичә уздырылды. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турындагы доклад белән язучы Габдрахман Минский чыкты. Докладчы Әхмәт Исхак- ның татар совет поэзиясе үсешендәге зур хезмәтен сурәтләү белән бергә шагыйрьнең татар укучыларын рус һәм СССР халыклары әдәбиятының гүзәл үрнәкләре белән таныштырудагы роленә дә басым ясап үтте. Докладтан соң, шагыйрьне котлап, Татарстан язучылар союзыннан, «Чаян» журналы, «Совет Татарстаны» газетасы редакцияләреннән, композиторлар союзы һәм
башка оешмалардан адреслар тапшырылды. Драматург Риза Ишморат шагыйрь исеменә 'Москвадан, башка тугандаш республикалардан һәм җәмәгатьчелек оешмаларыннан, юбилярның дусларыннан һәм аерым кешеләрдән килгән күп санлы котлау телеграммаларын укыды. Шагыйрьләрдән Г. Хуҗи, С. Баттал, Ә. Давыдов юбилярга багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәнең икенче бүлегендә Татар дәүләт опера һәм балет театры, Академия театры, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары А. Аббасов, X. Забирова, В. Жарков, Р. Җиһаншина, Ф. Биккинип, радиоинформация бүлеге артисты А. Арсланов, Татар дәүләт консерваториясе студентлары Ф. Тимерова, И. Теркулова, X. Халиловалар көче белән зур концерт бирелде. Концертны Зәйнәп Хәй- руллина алып барды.
Язучылар союзы правлениесенең 14 апрельдә уздырылган утырышында «Совет әдәбияты» журналының I, 2, 3 номерларында басылган И. Газиның «Гади кешеләр» романы һәм А. Шамовның «Нефть шәһәрендә» исемле очеркы турында фикер алышу үткәрелде. Чыгып сөйләүчеләр романның һәм очеркның уңай, отышлы якларын күрсәттеләр, әсәрләрне тагып да яхшырту өчен конкрет тәкъдимнәр ясадылар. Мәсәлән, Г. Иделле игътибарны романда нефтьчеләр белән колхозчылар арасындагы үзара мөнәсәбәтнең аз чагылуына юнәлдерде. X. Хәйри романның өзек-өзек характерда булуына басым ясады. Г. Бәширов роман һәм очеркның укучылар тарафыннан
яратып укылуы турында сөйләде. И. Гази бала образын матур биргән. Ләкин кимчелекләр дә юк түгел. Вакыйгалар һәм образлар очланып бетми, бөтенлек җитмәү сизелә. Г. Бәширов очеркның күп кырлы булуын, авторның читтән карап торучы сыйфатында түгел, ә вакыйгаларга актив катнашучы булып эш итүен әйтә. Фикер алышуларда катнашкан М. Әмир. Г. Әпсәләмов, К. Нәҗми, Ф. Хөсни һ. б. иптәшләр дә, әсәрләрнең уңай һәм кимчелекле якларын күрсәтеп, авторларга кыйммәтле киңәшләр бирделәр. Правление утырышы тикшерелгән әсәрләрне, нигездә, уңышлы дип тапты.
8 майда ВТО клубында күренекле татар артисты Ш. Шамильскийның үлүенә ун ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Кичәне ТАССРның халык артисты М. Гайнуллин ачты. Ш. Шамильскийның тормышы һәм иҗат юлы турындагы докладны ТАССРның атказанган артисты X. Сәлим-
җанов ясады. Кичәдә Шакир Шамильскпй турындагы истәлекләр белән артистның тормыш иптәше Маһирә ханым Мирвәлиева, язучы Г. Минский, режиссер Ш. Сарымса- ков, артистка Р. Җиһаншина иптәшләр чыгыш ясадылар.