Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ХОКУКСЫЗЛАР»

1
 Бөек француз язучысы Виктор Гюго бөтен дөнья халыклары яратып укый торган язучыларның берсе. Ул, иҗаты бөтендөнья әдәбияты хәзинәсенә кергән гүзәл язучы булуы белән бергә, үз чорының күренекле җәмәгать эшлеклесе дә, үз заманының иҗтимагый тормышындагы барлык әһәмиятле күренешләргә игътибар биргән күренекле трибун да. Бу язучы безнең күз алдыбызга тынычлык һәм халыклар арасындагы дуслык өчен ялкынлы көрәшче сыйфатында гәүдәләнә. Гюго сугыш уты кабызучыларга отпор бирү өчен халыкларны берләшергә чакырган кеше. Хәзер Англия-Америка империалистлары һәм аларның башка илләрдәге иярченнәре кешелек дөньясына каршы тагын канлы заговор ■^әзерләгәндә, кешеләрнең тыныч хезмәтен сакларга чакыручы Виктор Гюгоныц куәтле тавышы яца көч белән яңгырый. В. Г ю г о. Хокуксызлар. Н. Фәттәхов тәрҗемәсе. Редакторлары Ә. Камал һәм Даутов. Таткнигоиздат, 1954. 
 Виктор Гюго дөньядагы барлык телләргә дә тәрҗемә ителгән диярлек. Шул исәптән татар укучылары да, аның «Туксан өченче» исемле романы һәм кайбер әсәрләреннән алып тәрҗемә ителгән өзекләр белән танышлар иде. Күптән түгел Таткнигоиздат аның «Хокуксызлар» исемле романын татар телендә бастырып чыгарды. «Хокуксызлар»да Гюго буржуаз җәмгыятьнең кимчелекләрен гаять зур реалистик көч белән ачкан; ул буржуаз җәмгыятьнең морале ялган, хөкеме гадел түгеллеген, акчаның һәлакәтле властен, хаким сыйныфларның комсызлыгын бу романында гаять көчле художество чаралары белән күрсәткән. «Хокуксызлар» романы Гюго тарафыңнан 20 елга якын вакыт эчендә язылып, бары тик 1862 иче елда гына басылып чыга. Бу роман башта авторның уе буенча тар характерда, рәхимле һәм шәфкатьле булырга чакыруга кайтып калырга тиеш була. Шуңа күрә аның баштагы исеме дә «Епископ кулъязма
119 
 
 
сы» дип атала. Романның баштагы вариантында төп урын епископ Ми- риель Бьенвииюга бирелгән була. Ләкин 1848 иче елгы революциядән сон, Гюгоиы романның башта уйла- нылгаи планы канәгатьләндерми. Ул аның тематикасын бик нык киңәйтә. Биредә бөек язучының искиткеч таланты үзенә җәелергә тулы мөмкинлекләр ала. Роман шул чордагы Франциянең социаль һәм политик тормышын киң картиналарда сурәтләп зурая. Әсәрнең баш герое Мадлен — Вальжан урынына революция романтикасы белән кабынган Париж халкы килә. Әсәрдә язучы Парижны цивилизация һәм революция шәһәре итеп сурәтли. Бернидән дә шикләнмичә баррикадалар корган һәм гаделлек таләп иткән халыкны Гюго бу зур әсәрендә беренче планга чыгара. «Хокуксызлар» романында берберенә капма-каршы булган бик күп вакыйгалар бар. 1830 нчы елгы Париж, республикачылар күтәргән халык восстаниесе, баррикада сугышлары, буржуазиянең һәм гади халыкның шәхси һәм урамдагы тормышлары, бербер артлы алмашынып, укучының күз алдыннан үтәләр. Менә, Жан Вальжан, эшсез калгач, ач семьяны туйдыру өчен икмәк урларга мәҗбүр була. Шуның өчен аны буржуаз җәмгыятьнең «туры хөкеме» каторгага җибәрә. Төрмә һәм каторга Жан Вальжаины кешеләр белән аралашмый торган, ачулы һәм теләсә нинди җинаятьне дә һичбер икеләнүсез эшли ала торган кешегә әверелдерә. Ул үзенең 20 ел гомерен юкка чыгарган һәм якыннарын һәлак иткән җәмгыятьне, үзенә куркып һәм кимсетеп караган кешеләрне күрәлмый. Гюго үзенең романында Жан Вальжаины кызганучы һәм аңарга өендә кунып чыгарга урын һәм ашарга бирүче бер генә кешене сурәтли. Ул да булса Дин шәһәренең епискобы Мириель Бьенвипю. Язучы шушы епископның кешеләрне яратуына, төрмәдә һәм каторгада ерткычка әйләнгән Жан Вальжаины кешелекле һәм киң күңелле кешегә әверелдерүенә укучыны ышандырырга тырыша. Гюго, хокуксыз кешенең тормыш тарихын тасвирлаганда, бу кешенең предприятие тотучы капиталистка һәм 
шәһәр мэры дәрәҗәсенә җитүен тормышта бөтенләй булмый торган итеп бирә. Жан Вальжан промышленник һәм шәһәр мэры булгач, үзе яшәгән крайны тамырыннан үзгәртә. Гюго романда капиталистик җәмгыятьтә һич тә булмаслык нәрсәне җиңел генә хәл итә — кешеләргә иркен яшәргә тулы мөмкинлекләр бирә. Романның бу. утопик социализм идеяләре белән сугарылган картиналарына да, язучы үзе моны теләгәндерме, юктырмы, барыбер, реализм китереп керткән. Нәкъ менә Жан Вальжан гади кешеләрнең көнкүреш шартларын яхшырту белән генә мавыкканда, аның фабрикасында эшләүче Фантииа түбәнгә тәгәри. Типик булмаган, романтик кабыклы Вальжан — Мадлен белән янәшәдә реалистик сурәтләнешле, тормыш өчен типик булган Фантииа трагедиясе урын ала. «Хокуксызлар»да Фантиианың язмышы — капиталистик шәһәрләрдә яшәгән бик күп хатын-кызларның язмышы ул. Менә, 15 яшьлек Фантииа караңгы провинциядән эш эзләп Парижга килә. Яшәр өчен эшләргә кирәк. Ләкин йөрәк тә үзенекен сорый, аңа мәхәббәт кирәк. Фантина- ныц беренче һәм соңгы мәхәббәте уңышсыз бетә. Бу хатын образында Гюго капитализм җәмгыятендә законсыз бала тапкан ананың коточкыч язмышын сурәтли. Фантинаны буржуа морале эзәрлекли. Аны фабрикадан куалар. Хәерчелек аны үзенең толымнарын һәм тешләрен сатарга мәҗбүр итә. Боларны ул үзенең баласы өчен эшли. Сатар нәрсәсе калмагач, мескен ана фәхи- шәлек юлына баса. Фантииа үзен төрмәдән коткарырга теләгәне өчен мэрның битенә төкерә. Мэрның кызганып каравын Фантииа аңламый. Чөнки ул үзе яшәгән җәмгыятьнең аның, Фанти- наның, шәхси тормышын бозуда булган гаебен, бу җәмгыятьнең ке- шелексезлеген бик яхшы белә. Тормыш тәрҗрибәсе инде аның күзен
120 
 
 
ачкан була. Үзенең тормышын һәлакәткә китергән җәмгыятькә кешеләрнең һәм власть вәкилләренең җылы мөнәсәбәтен Фаитина башына сыйдыра алмый. Бу җәмгыять өчен гаде.-! булмаган дөньяның күндереп һәм какшатып булмый торган сакчысы, полиция аппаратының символы, ярлыларга аяусыз булган, кешелексез Жавер гына характерлы. Жавер да соңыннан кешелеклелек тәэсиренә бирелә. Ул Жан Вальжан йөзендә кешеләргә мәхәббәтнең һәм шәфкатьлелекнең гадәттән тыш мисалларын күреп, аны эзәрлекләүдән туктый һәм үзен-үзе үтерә. Жавер- дагы эчке көрәштә яхшылык, җиңеп чыгып, тантана итә. Романның төп пафосы бөтенләе белән христиан дине вәгазьләрендә булган яхшылык һәм шәфкать күрсәтүгә кайтып калмый, ә бәлки социаль һәм демократик эчтәлеккә кайта. XIX йөзнең 60 нчы елларында социаль мәсьәләләрне утызынчы елларның утопик идеяләренә таянып чишү, әлбәттә, беркатлылык. Гюго моны үзе дә бик яхшы сизгән. Шуңа күрә без «Хокуксызлар»да авторны, «тылсымлы көчкә ия булган» яхшылык һәм шәфкатьлелек идеяләре колы булып кына калган димибез, художникреалист буларак ул халыкның бөлгенлеген һәм революцион көрәшенең искиткеч зур көчкә ия булуын соклангыч итеп сурәтләп биргән. Романның көче дә шунда. Әсәрдә алгы планга гади халыкның тормышы, тарихта беркайчан да онытылмас Париж, баррикадалы Сен-Дени урамы эпопеяләре чыгып баса. Париж халкының күтәрелешен тасвирлаган вакыйгалар романның иң дулкынландыргыч урыннары. Укучы өчен «Хокуксызлар»ның күп битләре революциягә бөек гимн җырлау булып тоела; әсәрнең дулкынландыргыч пафосын язучы җанлы тасвирлаулар белән үреп бирә. Восстание алдыннан «куркытырлык төскә кергән», «чуалчык урамнар челтәрен гөрелте белән тутырган» Сен-Антуан бистәсе эшчеләре — эпопеяпең төп геройлары. Алар ничек булдыра алсалар, шулай коралландылар, ди язучы. Романда Гюго баш күтәрүче халыкның фидакарьлеген җайлы буяулар, искиткеч көч белән сурәтли. «Алга бару — берәүләр өчен үлем дигән сүз иде, әмма алариың берсе дә артка борылу турында уйлап карамады; баскан урында торып калу да бүтәннәр өчен үлем дигән сүз иде, әмма беркем дә качарга уйламады», — ди язучы. 
Гюго власть вәкилләре тарафыннан кимсетелгән кара халыкның — «кечкенә кешенең» — зур көчкә ия булуын үткен сурәтләү чаралары белән ача. Аның геройлары — патриотлар. Гюгоның герое, ватанны сакларга кирәк булганда, һич икеләнүсез сугышчыга әверелә, азатлык өчен мостовойларны җимерә һәм баррикадалар төзи. «Аңардан сакланыгыз!— ди Гюго француз реакционерларына. — Сәгать сугар, бистәнең бу обывателе бөтен буена калкыр, аның карашы куркыныч булыр, ёулышы давылга охшар». Романда бөек хис һәм олы ярату белән урам малае Гаврош образы сурәтләнә. Язучы Гаврош йөзендә тәрбиячесез баланың коточкыч һәм чирканыч язмышын бирүгә караганда, аның характерындагы уңай сыйфатларга күбрәк басым ясый, бу исә урам малаен искиткеч символга әверелдерә. Гаврош образы, чыннан да, күңел, кузгаткыч дәрәҗәдә олы җанлы итеп тасвирланган. Ул көчсезләрнең, кимсетелгәннәрнең яклаучысы булып истә кала. Гаврош урамда очраган ярдәмчесез сабыйларга кунарга, урын, ашарларына икмәк бирә. Аңар тиңдәше булмаган балалык хәйләкәрлеге, үткен акыл, юмор, киң күңеллелек, гадилек һәм кыюлык хас. Аны бөтен йөрәгең белән яратасың. Бу образдан шатлык, тормыш аңкып тора. Гаврош, күз алдына халык көрәше белән канатланган яшь патриот булып баса. Париж урамнарының тулы хокуклы бу малае баррикадаларны саклаучыларга пуля яңгыры астында патроннар җыйганда геройларча һәлак була. Капитализм җәмгыяте тарафыннан бәхетсезлеккә дучар ителгән һәм хокуксызлапдырылган кешеләр романда якты киләчәккә, туачак.
121 
 
 
буыннарның килер бәхетенә зур ышаныч баглыйлар. Республикачы Анжольрас баррикадада үзенең котылгысыз һәлакәтен тоеп, көчле дулкынлану оелән киләчәк турында сөйли. «Хокуксызлар» романы үзенең революцион рухы һәм социаль оптиз- мы белән XIX йөз француз әдәбиятында күренекле урынны алып тора. «Хокуксызлар» романын татар теленә Нурихан Фәттәхов тәрҗемә иткән. Бу зур күләмле, киң колачлы әсәргә тәрҗемәченең күп көч куйган булуын романның җиңел укылуы үзе генә дә ачык әйтеп тора. Н. Фәттәхов үзенә йөкләнгән бурычны зур җаваплылык белән башкарып чыккан. Ул үз каршына Гюго бирергә теләгән фикерләрне мәгънәләре ягыннан бозмыйча оригиналдагыча җиткерү максатын куйган һәм моңа ирешкән дә. Дөрес, китапта менә мондый җөмләләр дә бар: «Ул ашаган чакта апасы Жанна еш кына берәр симез калҗа, яисә берәр сыер(?), дуңгыз ите кисәген, ул да булмаса, кәбестә күчәнен алып, үзенең балаларына каптыра иде...» (52 бит), «Кайбер кешеләр, берәрсен яратыр өчен, шул вакытта икенче кешене күрәлмаска тиеш булалар» (91 бит) һ. б. ш. Ләкин мондый бөтенләй үк татарча булмаган җөмләләр күп түгел. Шулай булгач, бу китапны редакцияләүче Ә. Камал һәм Р. Даутов иптәшләр дә үз эшләренә җитди караганнар диясе килә. Тәрҗемәдә бәхәсләшергә тиешле кайбер нәрсәләр бар. Мәсәлән, диалекталь сүзләр мәсьәләсе. Безнеңчә, тәрҗемәче урынлы-урынсыз диалекталь сүзләр кулланып, китапны бераз чүпләгән. Моңа мисал өчен «Ләпек», «сөрәитәй», «алпамша», «тарыр», «булаша», «түтәсе», «көе», «балакай», «аерата», «пыскый», «карт әти», «посташлык», «кортка» һәм башка сүзләрне китерергә мөмкин. Ә бит алар урынына Фәттәхов иптәш, теләсә, шул мәгънәдәге һәркем өчен билгеле сүзләрне куллана алган булыр иде. Бу бәлки тәрҗемәченең безнең әдәби телебезне диалекталь сүзләр хисабына баетырга теләвеннән килеп чыккан нәрсәдер. Ләкин, бу очракта, аларны урынлы кулланганда гына максатка ирешергә мөмкин. «Алпамша», «сөрәитәй» сүзләрен без татар әкиятләрендә күп очратсак та, алариы 
әдәби әсәрдә очрату ии өчендер сәеррәк. «Тарыды» сүзен дә «юлыкты», «очрады» мәгънәсендә бирергә мөмкин иде. «Язмышка тарыды» (10 бит), «бә- лага тарыр» (41 бит), «Менә нинди хәлгә тарыды ул Грасста» (62 бит) һәм башкалар. Икенче бәхәсче мәсьәлә татарча җөмлә төзелеше. Татарча җөмләләрдә фигыль гадәттә җөмләнең азагында куела. Бу бигрәк тә туры сөйләмнән соң килгән диде, дип әйтте кебек фигыльләрдә шулай. Н. Фәттәхов тәрҗемәсендә русча грамматик стройга механик иярү дә очрап куя. Мәсәлән, 16 ичы биттә мондый җөмлә бар: «Акча һәм мирас өчен ызгышкан семьяларга әйтә иде: «Карагыз әнә Девольия тау кешеләренә». Бу җөмлә татар теле грамматикасына яраштырылмыйча ту- рыдаи-туры русчадан күчерелгән. Биредә семьяларга сүзеннән соң ике нокта куеп, сөйләп бетергәч, «дип әйтә иде» дип бетерсәң, һичшиксез, күңелгә ятышлырак булыр иде. Без тагын, сүзләрнең мәгънә отте- нокларыиа карап, кайсысын сайлау яхшырак дигән фикерне әйтергә телибез. Мәсәлән, «барлык яктан» (19 бит)—«бөтен яктан», «таянган көе» (20 бит) — «таянып», «туалет әйберләре» (23 бит) — «бизәнү әйберләре», «уртача буйлы» (28 бит) — «урта буйлы» һ. б. сүз тезмәләрендә без икенче вариантны яклар идек. Аннары китапта предметның нинди санда һәм ничәнче затныкы икәнлеген бутау күренешләре дә юк түгел. Мәсәлән, «Акча бар минем» (30 бит), «Минем әле эш бик күп» (172 бит), «Тик минем уенчыклар бик аз шул» (251 бит), «Минем йөрәк синеке белән бер» (355 бит). «Утызынчы елда Карл X белән бәхәсләшкән чакта минем мылтык бар иде» (532 бит), «Кая минем мылтык» (593 бит), һ. б. 41 нче биттә «Мадам Маглуар — акыллы, киң күңелле, тиктормас бер хатын» диелгән. Биредә «тиктормас» сүзе «живой» сүзенең турыдан-туры тәрҗемәсе. «Тиктормас» сүзе балалар

 
 
өчен хас булса да, алтмыш яшьлек хатын өчен хас түгел. Биредә «тынгысыз хатын» дисәң уңышлырак. «Тиктормас карчык» 68 иче биттә дә очрый. 53 нче биттә «Ач калган җиде бала-чага!» дигән җөмләдә «бала-чага» сүзе урынына «сабый» сүзе кулланылса, матуррак чыккан булыр иде. 59 нчы биттә «зловещий хохот» «шайтан көлүе» дип уңышсыз тәрҗемә ителгән. «Аның җаны ниндидер кабер караңгылыгына очты» (61 бит) дигән җөмләдә «очты» бөтенләй кирәксезгә кертелгән. «Гр-н мэр дал ей пятьдесят франков, потому что он был добр, и выгнал ее, потому что был справедлив» дигән җөмлә «Мэр әфәнде үзенең шәфкатьлелеге аркасында аңа илле франк бирде һәм гадел булганга куып чыгарды» (111 бит) дип тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәдә кемнең гаделлеге укучыга барып җитми кала. 241 нче биттә «Мескен балакай караңгылыкка килеп керде» дигән җөмлә бар. Монда да «мескен кызчык» диелсә, уңышлырак булыр иде төсле. Чөнки русча текстта «Бедная девочка очутилась в темноте и потонула в ней» диелгән бит. «Глубокие впадины над ключицами были жалостны до слез» җөмләсе бөтенләй бозылып тәрҗемә ителгән. Ул болай: «Эчкә баткан умрау сөякләрен күреп күзеңнән яшьләр агар» диелгән (253 бит). Русча текстта «умрау сөягенең эчкә батуы» турында сүз бармый, ә аның өстендәге чокырлар турында сүз бара. Аннары ябыккан кешенең умрау сөякләре эчкә батмыйлар, киресенчә, калкып чыгалар. Аннары текстта бер-бер артлы иде гә беткәй җөмләләр шактый күп очрый. 
Моның мисалларын 286, 433, 449, 556, 579 нчы һ. б. битләрдән китерергә мөмкин. Китапта тагып сүзләрнең, төшенчәләрнең урынын дөрес куймау аркасында килеп чыккан чатаклыклар бар. Мәсәлән, «... чәч алучының мыек кырганда куллана торган ишек башындагы бакыр ләгәнгә барып тиде» (546 бит) дигән җөмләдә мыек кырганда куллана торган ишек башы килеп чыга. «Караңгыда күз алмасы зураеп китә (?) Һәм күрә башлый» (635 бит) дигән җөмлә дә сәер яңгырый. Менә шундый чатак җөмләләрдән, урыйсыз сүзләрдән котылганда, тәрҗемә тагын да яхшырган булыр иде. Таткнигоиздат работниклары «Хокуксызлар» романын бастырып чыгарып зур эш эшләгәннәр. Алар киләчәктә дә бу күңелле башлангычны дәвам итеп, Көнбатыш Европа әдәбияты классикларының һәм хәзерге чордагы прогрессив язучыларының әсәрләрен татарчалаштырып, безнең укучыларыбызны әледән-әле таныштырып барсалар, бу бик күңелле күренеш булыр иде. Татар укучыларының да Ч. Диккенс, Д. Лондон, Т. Драйзер, Оноре де Бальзак, Ги де Мопассан, Густав Флобер, Эмиль Золя, Ромэн Роллан, Говард Фаст, Андрэ Стил, Анна Зегерс һәм башка язучыларның әсәрләрен үз телләрендә укыйсылары килә. Шуңа .күрә сүз азагында Таткнигоиздат җитәкчеләре бу турыда уйласыннар, «Хокуксызлар» ялгыз гына калмасын, аның ишләре булсын иде диясе килә