ХАБРА РАХМАН
II. I03EEB, Л. КӘРИМХЛЛИН *
Хаора Рахманның (Абдрахманов Хабибрахман) басылган шигырьләре әллә ни күп түгел. Аларның барысын бергә җыйганда да, калын булмаган җыентык эченә бик иркен сыеп бетәләр. Әмма Хабра Рахман шул аз санлы шигырьләре белән үзенчәлекле һәм матур шигырьләр тудыра алырга сәләтле икәнен күр- сәтте.Әгәр немец фашистларына каршы көрәштә гомере вакытсыз өзелмәгән булса, X. Рахман укучылар өчен тагын да матур әсәрләр биргән булыр иде. Совет власте елларында үсеп тәрбияләнгән, үзенең бөтен гомерен, тормышын, җырларын туган иленә багышлаган яшь җырчыны без бүген, Ватан сугышы беткәнгә ун ел тулган көннәрдә, хөрмәт белән искә алабыз. Ул 1914 елда Татарстан АССР, Балтач районы, Янгыл авылында ярлы крестьян семьясында туа. Бик яшьлән әти-әиисе үлеп, ятим кала. Ике сеңелесен, бер энесен тәрбияләү кечкенә Хабибрахман җилкәсенә төшә. Ул кулакка ялчы булып яллана, көтү көтеп, үзенең дә, туганнарының да тамагын туйдыра. Совет власте Хәбибрахманны кулак тырнагыннан тартып ала: Хәбибрахманны һәм аның туганнарын балалар йортына урнаштыралар. Хабибрахман укырга, белем алырга мөмкинлек ала, ятимлектән котыла. Ул 1930 елны Арча мәктәбенең җиде классын тәмамлый һәм 1930—31 елларда Саба районында Курсабаш авылында укытучы булып эшли. 1931—32 елларны Казанга килеп, айдагы Татрабфакны тәмамлый, һәм Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият бүлегенә укырга керә. Хабибрахман 1930 елларда ук әдәбият белән кызыксына башлый һәм үзенең беренче шигырьләре, хикәяләре белән «Ялчы» газетасында катнаша. Бу газетада аның «Төзелеш очкыннары» исемле хикәясе («Ялчы», 1930, январь), «Низам бригадасы» һ. б. шигырьләре басыла. Институтта укыган елларында аның иҗат эше белән шөгыльләнүе, иҗат активлыгы тагы да көчәя. Өлкә газета-журналларында шигырьләре, хикәяләре басыла. Хабра Рахман институттагы әдәбият түгәрәкләрендә, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнаша. Татар һәм рус классикларыннан шигырь техникасына, язу культурасына тырышып өйрәнә. 1936 елны институтны тәмамлау белән ул Алабуга педагогия училищесында тел-әдәбияттап укыта башлый. 1937 елны аның «Чәчәк ява» исемле беренче шигырьләр җыентыгы Татгосиздатта басылып чыга. Бу җыентыкка аның 1930 елдан башлап язган иң яхшы шигырьләре кергән. Үзенә күрә бу җыентык шагыйрьнең укучылар алдында иҗади отчеты булып тора. Укучылар җыентыкны яратып каршы алалар. Бу җыентыкта шагыйрьнең иҗади йөзе
92
шактый ачык күренә. Шагыйрь шигырьләре өчен материалны авыл тормышыннан ала. Авылдагы яна, күмәкләшкән тормыш, азат хезмәт поэзиясе китапның һәм шагыйрь иҗатының төп эчтәлеген төзи. Бу вакытта күп кенә шагыйрьләр авылдагы яңа тормышны җырладылар. Хабра Рахманның да шатлыклы поэтик тавышы татар совет шагыйрьләренең шушы куәтле, көчле һәм бай хорына килеп кушыла. Аның шигырьләрендә без социалистик хезмәт поэзиясен тоябыз. X. Рахман хезмәт поэзиясен шигырь теле белән, поэтик образлар белән тудырырга омтыла. Менә, мәсәлән, аның 1930 елда язылган «Арыш дулкыннары» шигыре:
Күмәк кырда үскән арышлар, Нинди шәпләр, Нинди уңганнар. Үтеп барганнарның күзләрендә Очкын уйнатырдай булганнар, — дип башлый ул. һәм менә шушы арышның җанлы картинасы:
Әнә хәзер яшел дулкыннар Йөгерешәләр арыш өстеннән, Берсе артлы берсе тәгәриләр, Берсенберсе куган төслеләр. Бу күренеш совет кешесендә табигый рәвештә горурлык уята. Чөнки ул элек шушы урында ашлык түгел, әрем, билчәннең дә рәтләп үсмәвен белә. Шагыйрь тук башаклар, башак дулкыннары образы аркылы күмәк тормышның өстенлеге турында җырлый. Шуңа да шигырьдәге салмак һәм уйчан тон тантаналы пафоска күчеп китә:
Ә хәзер сез монда килегез! Нинди арыш үсә, күрегез! Нинди куе арыш! нинди тук! Тирә-юньдә андый арыш юк! X. Рахман өчен коры, декларатив сүзләр, коры риторика белән язу чит нәрсә. Ул образлы фикер йөртергә омтыла, үзе яза торган нәрсәне күз алдына китерердәй җанлы образлар, матур сүзләр табарга тырыша. Меиә аның 1932 елда Такташ үлү уңае белән язылган «Шагыйрьнең үлеменә» исемле шигыре. Бу шигырь хәзер дә Такташ истәлегенә язылган матур шигырьләрнең берсе булып тора. Шигырьнең беренче юллары ук кызыклы һәм оригиналь образлы фикерләр белән башлана:
ДекабрьпыЦ коры ачы җиле Өскә өеп болыт
китерде; Җиргә ак кар, Безнең күңелләргә Кара кайгы яуды бу көнне.
Шагыйрь үлү хәбәренең халык, ил өчен авырлыгын X. Рахман образлы итеп «антенналар сыгылып киттеләр», дип сурәтли. Бу чагыштыру бик тирән итеп, үлүнең халык өчен авырлыгын җанлы итеп күз алдына бастыра. Гомумән, табигать күренешләрен, предметларны, худо- жество-сурәтләү чарасы буларак, X. Рахман бик еш һәм оста куллана. X. Рахман күп шигырьләрендә бәхет турында, бәхетле ил һәм аның бәхетле кешеләре турында җырлый. Совет поэзиясендә үзәк темаларның берсе булган бу теманы X. Рахман үзенчә чишәргә омтыла. Меиә аның «Син җырлыйсың» (1934) шигыре. Шагыйрь «ак бармаклы рояль читенә сыңар кулы белән таянып» җырлаучы кыз образы аша матур чорның бәхетле тормышы турында сөйли. Шагыйрь «кызның иреннәре алсу» дип турыдаи-туры язмый, ә ул иреннәрнең алсулыгын, ялкынланып януларын кыз иренендә уйнаган шаян кояш нурлары ярдәмендә сурәтли.
Син җырлыйсың, Куе толымыңны Тәрәзәдән кергән җил сүтә...
Бу деталь кыз портретын тагы да җанландырып, тутырып җибәрә. Кызның йөзләренә алсулык йөгергән, күзләрендә шатлык очкынлана, җыры дәртле, тирәи хисле. Шагыйрь шул конкрет образны, конкрет күренешне сурәтләп кенә калмый, бу күренешне ачыклап үтә, шигырьгә бик тыгыз рәвештә үзенең әйтәсе килгән фикерен кушып җибәрә:
Синең ашкынуың — Чорыбыз биргән, Илебез биргән бөек ашкыну: Мин ишетәм Синең тавышыңда Миллионнарның яшәү шатлыгын.
93
«Яшькелт канатлы җырчы» '(1935) шигырендә дә шагыйрь бәхет темасын шундый ук художестволы алым куллану белән чишәргә омтыла. Яз булу белән безнең илгә очып килгән сыерчык образы аркылы аның җилпенүен, шатлануын сурәтләп, безнең илдәге шатлык турында җырлый:
Ул җилпенә, Җитез сикерә-сикерә, Дөбердәтә оя түбәсен. Безгә килгәч, Шат кешеләрне күргәч, Сыерчык та сөенә күрәсең, — дип, шагыйрь ахырдай тирән эчтәлекле йомгак ясый. Бу — художникның фикерен бирү белән оста сайланган образ, әмма шигырьне бер бөтен итеп караганда, эшләнеп бетмәве күренә. Күп сүзлелеге, озынлыгы шигырьнең поэтик көчен шактый киметкән. «Чәчәк ява» (1936) шигыре X. Рахманның шигырь техникасы ягыннан үсүен күрсәтә. Бу шигырьдән аның язу алымнарындагы кайбер үзенчәлекләрне ачык күрергә мөмкин. X. Рахманның яраткан поэтик алымнарыннан берсе булып аерым сүзләрне, сүз тезмәләрен кабатлау тора. Бу кабатлау шигырьдәге эмоциональлекне тагы да көчәйтә. Мәсәлән:
Тик бер бездә, ,: безнең илдә генә Көннәр шундый матур булалар. Мондый җылы хисләр, якты уйлар Тик бер безнең илдә туалар. Шагыйрь «тик бер бездә» дип әйтү белән генә канәгатьләнми, ә укучы өчен сизелерлек булсын өчен, укучының игътибарын тагы да ныграк туплар өчен «безнең илдә генә» дип өстәп куя, ә строфа ^ахырында яңадан кабатлый. «Тик бер бездә, безнең илдә генә» сүз тезмәсе берничә строфа буенча сузылып оара. Анафораны уңышлы куллану X. Рахманның шигырьләрен поэтик яктан бизиләр. Бу өлкәдә ул 1 якташтай бик нык өйрәнә. Бу алымны X. Рахман, мәсәлән, «Хак ни өчен Өммелне сөя» шигырендә дә шактый актив куллана:
Соң нәрсәсе аны яраттыра, Соң нәрсәсе аны сөйдерә, Соң нәрсәсе аңа ихтыярсыз «Сөям сине, Өммел», — дидерә. X. Рахман анафора куллануда үзенең шигырь техникасында зур уңышка иреште, әмма анафора белән кирәгеннән артык мавыгу, аның художество
алымнарындагы төрлелекнең кимүенә дә алып килгәләде. X. Рахман шигырьләрендә яз образы безнең илдәге бәхет символы итеп кулланыла. «Яз җырлары», «Гөрләвекләр ага гөрелдәп» (1939) шигырьләрендә ул яз аркылы илдәге шатлык турында дәртләнеп, рухланып сөйли. Шигырьдә сүзләрне, авазларны шул якты шатлыкны тудыру өчен шактый оста куллана. Мәсәлән: Гөрлә, әйдә, гөрлә, гөрләвек, Без дә гөрләп яши беләбез. Без тормышны гөлгә бизәдек, Шуңа гөрелдәшеп көләбез. X. Рахман гөрләвекнең гөрләп агуын әйтеп бирү, күрсәтү белән генә чикләнми, ул гөрләвек образын сүзләрне җөмләдә куллану тәртибе, авазлар белән дә тудырырга омтыла. «Г», «Р» авазы кергән сүзләрне күп куллану юлы белән гөрләвекнең музыкаль образын тудыра, гөрләвек турында язганда, салмак агышлы озын җөмләләр белән түгел, ә хәл фигыльләрне күп куллану белән яза: Гөрләвекләр ага гөрелдәп, Чәчрәшеп, сибелеп, сикеренеп, Вак ташларга үрләп, дөмбердәп, Бөгәрләнеп, бөгелеп, бөтерелеп. X. Рахманның шигырьләре эчке җылылык белән сугарылганнар. Аларга лиризм хас. Бу — аның поэзиясен бизи торган, матурлый торган сыйфатларның берсе. X. Рахманның лирик шигырьләре арасында мәхәббәт һәм сөю темасына багышланганнары да шактый күп һәм алар игътибарга лаеклы. Кызганычка каршы, бу темага язылган шигырьләренең күбесе хәзерге көнгә кадәр укучыга билгеле түгел. Алар- ны автор бастырмаган, шигырьләр X. Рахманның шәхси архивында сакланып калганнар. Шагыйрь үзе кичергән олы һәм саф мәхәббәт турын
да шигырьләр язып барган. Бу шигырьләр совет кешесендәге саф мәхәббәт хисләрен, олы, зур мәхәббәтне илһамланып җырлавы белән һәм укучыларда шундый ук саф гуманистик хисләр тәрбияләве белән, кешенең эчке психологиясен матур сүзләр, матур шигъри теле белән хәзер дә актуаль һәм тәрбияви әһәмиятләрен югалтмаганнар. Шагыйрь үзенең шундый давыллы, тынычсыз бәхетле мәхәббәт хисенә бирелүе турында, бу хиснең аны бөтенләй камап алуы турында җырлый:
Мин сөям,
мондый көчле сөю Беркемгә дә әле тимәгән, Мин сөям, Ромео да үзенең Джульеттасын Шундый сөю белән сөймәгән. Мин кемне дә көнли алмый идем, Көлә идем «көнлим» дигәннән, Ә менә сине кайчак көнләп куям, Артык яратканга, сөйгәнгә. Уф дигәндә килмә якыныма, Куәтеннән янып төшәрсең, Уф дигәндә кплмә якыныма, Ялкын чыга аннан, пешәрсең. Мин үземнең болай сөяремне Бервакытта уйлап йөрми идем, Мин сөюне мондый көчле була, Каты була диеп белми идем. Бу шигырьләр мәхәббәтне халык җырларында тасвирлаганча — романтик характерда, хисләрне куертып һәм күпертеп сурәтлиләр. Әмма бу мәхәббәт хисенең табигыйлеген бозмый, киресенчә, совет яшьләрендәге якты хисләрне ачыграк итеп күрсәтүгә ярдәм итә, бу хисләрнең саф һәм көчле булуын басым ясап әйтеп бирә. Хабра Рахман 1938—40 елларны Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Япон самурайларына каршы Халхин-Гол сугышында актив катнашып, сугыш тәмамланыр алдыннан гына каты яралана. Бу сугышта күрсәткән батырлыгы өчен командование тарафыннан «За отвагу» медале белән бүләкләнә. Армиядә дә язу эшеннән туктамый. Япон самурайларына каршы сугышта, совет сугышчыларының батырлыгын тасвирлаган «Сугышта» исемле очеркы 1940 елны «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. 1940—41 елларда, Алабуга педу- чилшцесында һәм китапханә техникумында укыткан дәвердә X. Рахман «Шомырт чәчәкләре» исемле повесть өстендә эшли. Әмма 1941 елда немец фашистлары тарафыннан башланган сугыш нәтиҗәсендә бу әсәр тәмамланмыйча кала. Сугышның беренче елында ул «Сталин юлы» исемендәге
Алабуга район газетасында редактор булып эшли. Тылдагы героик көрәш турында хәбәрләр, очерклар яза. «Совет Татарстаны» газетасында «Укытучы» исемле очерк-этюд бастыра. X. Рахман 1942 елны Ватан сугышы фронтында турыдан-туры катнаша. А^осква янындагы дәһшәтле сугышларда туган илебезнең бәйсез- леге өчен көрәштә, үз бурычын намус белән үтәп, геройлар үлеме белән һәлак була. 1942 елның ноябрендә аны иптәшләре Калинин өлкәсе, Максатиха станциясендә хөрмәтләп күмәләр. Үзенә зур өмет баглаткаи, оста каләмле, үсеп килә торган яшь шагыйрьнең тавышы шунда өзелә. Таткнигоиздат якын киләчәктә Бөек Ватан сугышы фронтларында вакытсыз һәлак булган бу яшь шагыйрьнең шигырьләрен аерым җыентык итеп басып чыгарып, укучыларны шатландырыр дип ышанасы килә.