Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНДА 1905 НЧЕ ЕЛНЫҢ БЕРЕНЧЕ МАЕН БӘЙРӘМ ИТҮ ТАРИХЫННАН


1905 елның 9 нчы январенда Петербургтагы канлы вакыйгалардан сон. башланып киткән беренче рус революциясе көннән-көи көчәя һәм үсә барды. Халыкларның явыз дошманы самодержавиегә каршы беренче дәһшәтле бәрелешләрдә гражданнар сугышының бөек тәҗрибәсен алып, Россия пролетариаты тагын да көчлерәк басым һәм энергия белән илнең барлык иҗтимагый һәм политик төзелешен демократизация- ләү өчен көрәште. 1905 елның Беренче Май көнен большевиклар, массалар арасында киң агитация эше җәелдереп, алармы самодержавие хөкүмәтен бәреп төшерү өчен көрәшкә туплау максатында файдаландылар. В. И. Ленин тарафыннан Женева шәһәрендә язылып !, аерым листовка рәвешендә бастырып таратылган «Беренче Май» прокламациясендә болай диелә: «Бу елның Беренче Мае (1905 елның — X. X.) безнең өчен халык восстаниесе бәйрәме булсын, — әйдәгез, шуңа хәзерләник, тиран өсте- пә кискен һөҗүмгә сигнал көтәргә. Бетсен патша хөкүмәте!»11 12 Революциянең күтәрелеш шартларында Казан большевиклары, барлык революцион социал-демократлар кебек үк, 1905 елның Беренче Маен бәйрәм итүгә гаять зур әһәмият бирделәр. Шуңа җитди хәзерлек күреп, алар югарыда әйтелгән «Беренче Май» прокламациясен халык арасында тараттылар. Бер үк вакытта И. В. Сталин җитәкчелек итә торган Баку комитетының «Барлык эшчеләргә һәм эшче хатыи-кыз- ларга» исемле прокламациясе яңадан бастырып чыгарылды. Болардан тыш РСДРП ның Казан Комитеты үзе Беренче Май уңае белән күп санда листовкалар бастырып таратты. Шулар арасында «Казан гражданнарына» дигән прокламация аеруча әһәмияткә ия булып тора. Самодержавие хөкүмәтенең барлык җинаятьләрен тирәнтеи фаш итеп, ул эшчеләрне шул хөкүмәтне бәреп төшерү өчен көрәшкә чакыра. Бөтен халыкның кораллы восстаниесе җиңүне тәэмин итә торган хәлиткеч чара итеп карала. Аида болай диелә: «Россия социал-демократик эшчеләр партиясе байрагы астында пролетариат җитәкчелек итә торган бөтенхалык кораллы восстаниесе юлы белән генә илне һәм бөтен дөньяны канечкеч ерткычтан — патша хөкүмәтеннән азат итәргә мөмкин» \ Россия пролетариаты башлап җибәргән бөек көрәшне прокламация барлык хезмәт ияләренең уртак эше итеп саный. «Үзенең сыйнфый интереслары өчен көрәшеп, — диелә анда, — пролетариат бөтен хезмәт ияләренә азатлык китерә. Аннан башка бу гигант батырлыкны башкарып чыгарлык бүтән көч юк. Гражданнар, пролетариат сезгә азатлык яулап алыр, шулай булгач, 1 ТАССР дәүләт музее, музей җыелмалары, № 116355.
                     11 Ул вакыт В. И. Ленин эмиграциядә булып, Швейцариядә Женева шәһәрендә тора иде. о <гл., 12 В. Ы. Л е п и и. Әсәрләр, Ь том, ,318 бит. 
102 
 
 
басыгыз аның кызыл байрагы асты на» ,.1Т Моннан тыш, махсус рәвештә кызыл кәгазьгә басылган /Май листовкалары таратылдылар. Ул листовкалар партиянең түбәндәге лозунгларын популярлаштырдылар: «Яшәсен 8 сәгатьлек эш көне!», «Бетсен самодержавие!», «Яшәсен демократик республика!», «Кораллы восстаниегә хәзерләнегез!» һ. б. Беренче Майга караган барлык листовкалар РСДРП ның Казан Комитетының яшерен типографиясендә бастырылып, эшчеләр, һөнәрчеләр һәм укучы яшьләр арасында күпләп таратылдылар. Ул листовкалар барып җитмәгән бер генә завод, бер генә фабрика да калмады диярлек. Бер үк вакытта Май листовкалары татар теленә дә тәрҗемә ителделәр. Бу эштә РСДРП ның Казан Комитетына большевик Хөсәен Ямашев һәм аның тирәсенә тупланган алдынгы татар эшчеләре җитди булышлык күрсәттеләр. Казан большевиклары әүвәле 1— 3 Май көннәрендә эшчеләрнең стачка һәм демонстрацияләрен уздырырга уйлыйлар. Ләкин соңыннан, яңа чыгышлар өчен аларның җитәрлек хәзерлекләре булмауны истә тотып, Беренче Майны собрание һәм массовкалар оештыру юлы белән билгеләп үтәргә булалар. РСДРП ның Казан Комитеты үзенең «Пролетарий» газетасына җибәргән һәм анда басылып чыккан хәбәрендә болан дип белдерде: «Комитет Беренче Майны фәкать җыелышлар уздыру юлы белән бәйрәм итәргә карар бирде».13 Бәйрәм алдыннан булган беренче массовка 18 апрельдә (иске стиль белән) эшчеләр бистәсе артындагы урманда үткәрелә. Монда 300 чамасы эшче, һөнәрче һәм укучы яшьләр катнаша. Арада солдатлар да о ула. Массовкада РСДРПның Казан Комитеты агитаторлары тирән эчтәлекле речьләр сөйлиләр. Алар үзләренең чыгышларында Беренче Майның тарихи әһәмиятенә тукталып, эшчеләрне демократик революция өчен, 8 сәгатьлек эш көне өчен, крестьян комитетлары өчен көрәшкә чакыралар. Сугышчан дружиналарга корал алу максаты белән массовка ахырында акча җыела. Социал-демократик агитациянең көчле                      ларь>Т№ГНб355ҮЛӘТ Му3е“ ҖЬ,елма’ ет 17<‘ПхОлетарий>> газетасы, № 4, 1905 ел, 1. (3) ИЮНЬ. йогынтысы шунда күренде ки, массовка бик тиз урам демонстрациясенә үсеп әверелде. Җыелыштан тарала башлау белән 150 кеше, башлыча укучы яшьләр, бергә җыелып алдылар да, революцион җырлар җырлап, шәһәр үзәгенә табан юнәлделәр. Юлда очраган кешеләргә алар РСДРПның Казан Комитетының Май листовкаларын өләштеләр. Үзләренең кискен көрәшкә хәзер икәнлекләрен демонст- рацияләүче бу яшьләр: «Бетсен самодержавие!», «Яшәсен революция!»— дигән лозунгларны ташладылар. Ләкин шәһәр уртасында аларның юлына полиция каршы төште. Корал көче белән куркытып, ул демонстрациячеләрне шунда ук таралырга мәҗбүр итте. Полиция ике кешене кулга алды. Барлык демократик көчләрне царизмга каршы көрәшкә туплау билгесе астында узган бу беренче массовка хезмәт халкының киләчәктә политик активлыгы үсүгә гаять уңай йогынты ясады. Берничә көн узгач та урта мәктәп укучыларының социал-демократик группасы 22 апрельдә Троицк урманы янында массовка уздырды. Җыелышка яшьләр, көймәләргә утырып, Казанка елгасы буенча килделәр. Барысы 100 дәи артык кеше җыйналды. Урта мәктәп укучыларын- нан тыш, биредә Казан университеты һәм Ветеринария институты студентлары да бар иде. Массовканы яшьләр, кызыл флаг күтәреп, революцион җырлар җырлап ачтылар. Урта мәктәп укучыларының социал-демократик группасы исеменнән чыгып сөйләүче ораторлар, якынлашып килә торган бөек бәйрәм турында әйтеп, бу көнне халыкара пролетариат үзенең көчләренә смотр уздыруын һәм ирек өчен, тигезлек һәм туганлык өчен яна.
103 
 
 
көчле көрәшкә туплануын аңлаттылар. Шуның белән бергә алар укучы яшьләрне 1905 елның январь көннәреннән соң Россиядә киң җәелеп киткән гомуми демократик хәрәкәттә актив катнашырга чакырдылар. Ораторларның ике сәгать буена сузылган ныгышларыннан соң массовкада катнашучыларга «Реакция, лиоераль буржуазия һәм революцион пролетариат» дигән темага реферат тыңларга чакырып язылган билетлар өләшенде. Массовка беткәч, укучы яшьләрнең бер өлеше, көймәләргә утырып, кире Казанка елгасы буенча кайтып киттеләр. Алар узган юлда озак вакыт «Марсельеза», «Варшавянка» һ. б. революцион җырлар яңгырап торды. 70 ләп кеше, Казанка елгасының сулъяк ярына чыгып, туп-туры шәһәргә юнәлделәр. Массовка турында ишетеп өлгергән Казан полициясе анда катнашучыларга каршы атлы отряд җибәргән иде. Моны күрү белән укучы яшьләр, төрле- се-төрле якка таралып, бик тиз күздән югалдылар. Нәтиҗәдә полиция массовкага катнашучыларны кулга ала алмады. Массаларның тагын да киңрәк катлавына социал-демократик йогынты ясау максатыннан чыгып, РСДРПның Казан Комитеты 24 апрельдә шәһәр үзәгендә, Черек Күл бакчасында, массовка үткәрергә карар бирә. Ләкин полиция моңа комачаулык итә: җыелыш уздырылырга тиешле урынны полицейскийлар камап алалар. Куркынычлы хәл килеп туганлыктан, Комитет массовканы булдырмаска карар бирә. Беренче Май көнен Казан большевиклары шәһәр күләмендә зур массовка уздыру белән билгеләп үттеләр. Ул Игумный бистәсе янындагы урманда, «Дубки»да, Идел ташыган вакытта хасил булган атауда, узды. Моңа РСДРПның Казан Комитеты аеруча дикъкать белән хәзерләнде. Маевка ясалырга тиешле урын алдан ук билгеләп куелды, эшче түгәрәкләренә парольләр хәоәр ителде, бару өчен кирәк көймәләр арендага алынды. РСДРПның Казан Комитеты тарафыннан күрелгән саклык чаралары нәтиҗәсендә маевка җыйналганны полиция бөтенләй сизми калды. Беренче Май көнне иртүк эшчеләр һәм 
студентлар төялгән көймәләр, Казанка елгасы буйлап, Иделгә табан юнәлделәр. Бара торган юл буена алдан ук патрульләр куелган иде. Ялгыз көймәләрдә балык тоткан булып утыручы бу патрульләр маевкага баручыларга юл күрсәтеп тордылар. Маевкага барлыгы 360 кеше җыйналды. Шулар арасында 200 эшче һәм 160 укучы яшьләр бар иде. Маевка якшәмбе көнгә туры килгәнлектән, күп эшчеләр үзләре белән семьяларын да алып чыкканнар иде. Маевка ачылыр алдыннан биегрәк бер урынга кызыл байрак кадап куйдылар. Тирәсе ука белән чигелеп, бәрхеттән эшләнгән бу байрак, язгы кояш нурында матур җемелдәп, җыелышка аеруча ямьле, тантаналы. төс биреп торды. Маевканы РСДРПның Казан Комитеты вәкиле ачты. Ул, катнашучыларны эшчеләрнең бөек бәйрәме белән котлап, аларны барлык халыкларның явыз дошманы булган патша самодержавиесенә каршы көрәшкә чакырды. Аннары күренекле социалдемократик работник, Ала- фузов фабрикасы слесаре Михаил Иванович Быков чыгып сөйләде. Ул эшчеләр сыйныфының барлык көчен царизм белән көрәшкә тупларга кирәклеген, аны җиңгәч, социализм өчен көрәшкә уңай шартлар туачагын әйтте. РСДРПның Казан Комитеты җитәкчеләреннән берсе булган В. М. Лихачевның чыгышы тыңлаучыларда аеруча яхшы тәэсир калдырды. Ул буржуаз-демократик революциядә пролетариатның һәм аның марксистик партиясенең бурычлары турында сөйләде. Ораторларның ялкынлы речьләрен маевкада катнашучылар көчле кул чабулар белән каршыладылар. «Ин- тернационал», «Марсельеза», «Варшавянка» һәм күп кенә бүтән революцион җырлар җырланды. Бәйрәм итүчеләрнең шатлыклы тавышлары озак вакыт Идел буен яңгыратып торды. Кичке сәгать 8 ләргә кадәр сузылган маевка «диңгез демонстрациясе

 
 ясау» 1 белән тәмам булды. Эшчеләр һәм студентлар утыз бер көн- мәгә төялеп, революцион җырлэр белән Идел буенча түбәнгә таба төшеп киттеләр. Юлда каршы очраган пароход һәм баржаларга Казан Комитетының Май прокламацияләре өләшенде. Пассажирлар һәм пароход эшчеләре ул прокламацияләрне зур теләк белән каршы алдылар. Бөтен юл буе: «Бетсен самодержавие!», «Яшәсен демократик республика!»—дигән сүзләр яңгырап торды. Көймәләр Иделдән Казанка елгасына борылдылар. Зур тантана белән алар Игумный, Ягодный бистәләре яныннан уздылар. Язгы пристаньга килеп җитү белән байраклар җыйналды. Маевкадан бик бай рухи азык алып, эшчеләр һәм укучы яшьләр барысы да өйләренә таба юнәлделәр. Казан Комитеты тарафыннан уздырылган Беренче Май массовкасы нәтиҗәсез калмады. Ул күпләрдә эшчеләр сыйныфының самодержавиегә каршы башлап җибәргән көрәше уңышлы чыгачагына тирән ышаныч тудырды. Анда катнашкан берәү үзенең Балык бистәсендә тора торган иптәшенә язган, ләкин полиция кулына эләккән хатында болай ди: «Әле хәзер генә маевкадан кайттык. Аны шәһәрдән еракта, карт Идел атауларының берсендә, уздырдык. йокыдан уянган Идел көрәшкә күтәрелүчеләрне аңласын һәм алар- га булышсын. Шундый еракта ул кадәр күп халык җыйналыр дип уйламаган идем мин. Әнә шунысы әһәмиятле дә... Гомумән, маевка уңышлы чыкты. Бөтенесе бер нәрсәне — киләсе елның Май бәйрәмен шәһәрдә курыкмыйча, көчле булып уздыруны теләделәр. Әйе, бик кызыклы. Кешеләр, әгәр бердәм рәвештә алынсалар, никадәр күп эшли алалар» 2. Ике атна эчендә РСДРПның Казан Комитеты барысы 10 нан артык 
И1птКТлМӘГӘ төялеп’ тантаналы рәвештә Идел өстеннән узуны Казан большевик- <1ары шулай дип атадылар. арх. №А663Р^оТЯит аРХИВЫ’ <1Һ № 2<
массовка уздырды. Ул массовкаларда рус эшчеләре белән бергә татар эшчеләре дә катнаштылар. Русча белмәүләре аркасында гомуми массовкаларга йөри алмаучы татар эшчеләре өчен махсус массовкалар оештырылды. Шундый массовкаларның берсе апрель ахырында, икенчесе — Беренче Майда авыл хуҗалыгы фермасы урманында, Кабан күле артында, уздырылды. Анда Комитет члены Хөсәен Ямашев Һәм башка татар социалдемократлары чыгып сөйләделәр. Алар үзләренең чыгышларында алпавыт һәм капиталистлар властен җимерү өчен барлык милләт эшчеләренең берләшергә тиешлекләрен күрсәтеп үттеләр. Шул рәвешчә, РСДРПның Казан Комитеты 1905 елның Беренче Май бәйрәмен эшчеләр массасын революцион сугышка хәзерләү өчен, хезмәт ияләренең тагын да киңрәк катлауларын самодержавиегә каршы көрәшкә тарту өчен файдаланды. Эшчеләрнең Беренче Май алдыннан һәм шул көнне узган массовкалары җәйге забастовкаларның прологы, хәзерлеге булдылар. Бу массовкалар составында күп кенә татарлар һәм башка милләт вәкилләре булган Казан эшчеләренең интернациональ бердәмлеге ныгуга ярдәм иттеләр. 
.7. * •!’ Мәгълүм ки, Бөек Октябрь революциясенә кадәр Казан эшчеләре, патша Россиясенең күп кенә бүтән шәһәрләренең эшчеләре кебек үк, Беренче Май бәйрәмен гаять авыр шартларда, полициянең туктаусыз эзәрлекләве шартларында уздырып килделәр. Тик 1917 елдан гына, безнең илебездә, капиталистик строй җимерелеп, Совет дәүләте төзелгәч кенә, алар бу бөек көнне ирекле рәвештә һәм ачыктан-ачык бәйрәм итә башладылар. Традицияле рәвештә һәр елны уздырыла торган Беренче Май демонстрацияләрендә Казан хезмәт ияләре барлык совет халкы белән берлектә Маркс — Энгельс —- Ленин — Сталинның бөек һәм җиңелмәс байрагы астында ирешелгәп гүзәл җиңүләрне демопстрация- лиләр.