Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ДАНТЕ АЛИГЬЕРИ 
(1265—1321) Бөек итальян шагыйре һәм политик эш- леклесе Дантеның тууына май аенда 690 ел тулды. Данте XIII гасырда Италиянең иң зур шәһәрләреннән берсе булган Флоренциядә туа. 1300 елны ул шәһәр белән идарә итүче приорлар коллегиясе члены булып сайлана. Төрле партияләр арасындагы көрәштә аның партиясе җиңелә һәм ул 1302 елда шәһәрдән куыла. Тормышының калган өлешен Данте чит шәһәрләрдә үткәрә. Анда аның политик аңы ныгый, поэтик осталыгы үсә. Үзенең Беатричега булган яшьлек мәхәббәтен чагылдырган «Яңа тормыш» исемле җыентыгыннан башка аның барлык мөһим әсәрләре дә туган шәһәреннән куылгач язылганнар. «Пир» исемле мораль-философик трактат, «Халык теле турында» трактат, «Монархия турында» политик трактат һәм, ниһаять, «Илаһи комедия» кебек гениаль поэма — әнә шундыйлар. Дантеның барлык әсәрләренең дә үзәгендә Италиянең милли бердәмлеге идеясе ята. Шушы максат белән ул чиркәүдән аерылган, шәһәр буржуазиясенә таяна торган бөтендөнья монархиясе идеясен пропагандалый. Политик өлгергәнлеге һәм вакыйгаларны тиз аңлый белүе нәтиҗәсендә Данте бөек политик шагыйрь булып әверелә. Ләкин итальян буржуазиясе әле үзенең классик культурасын тудырмаганга һәм ул әле үзе чиркәү кул астында яшәгәнгә күрә, Данте идеологиясе феодализмнан капитализмга күчү чорына хас булган каршылыклар белән тулы. Бу каршылыклар бөек шагыйрьнең гениаль поэмасында да ачык күренәләр. Бер яктан, ул аллага табынучы католик, мистик, феодаль хорафатлардан арынмаган теолог булса, икенче яктан, ялкынлы публицист һәм полемист, кешене беренче буларак күпьяклы итеп сурәтләгән көчле реалист. Поэманың тирән уйланган композициясе, тасвирларының җиңеллеге, уй-фикер йөртүенең конкретлыгы, чынбарлыкны дөрес тоя белүе — болар барысы да күтәрелеп килүче буржуазиянең дөньяга карашын чагылдыручы һәм Яңарыш культурасы тууын хәбәр итүче сыйфатлар иде. Данте менә шушы яклары белән бөек. Алдынгы рус әдәбияты вәкилләре Дантеның гүзәл талантын ихтирам иттеләр. В. Г. Белинский бөек итальян шагыйренең гениаль поэмасын милли эпос үрнәге дип атады. Советлар Союзында Данте әсәрләре киң катлау укучылар массасына билгеле. М. Лозинский 1946 елда «Илаһи комедня»- нец русча тәрҗемәсе өчен Сталин премиясе белән бүләкләнде.
 
ИОГАНН ФРИДРИХ ШИЛЛЕР 
(1759—1805)
 9 майда прогрессив кешелек дөньясы, Бөтендөнья Тынычлык Советы чакыруына кушылып, бөек немец шагыйре һәм фикер иясе Иоганн-Христов-Фридрих Шиллерның үлүенә 150 ел тулуны билгеләп үтте. Шиллерның бөтен тормышы, бөтен иҗаты кешене сөю, аны ихтирам итү рухы белән сугарылган идё. Шуның өчен дә I. Гейне аны «кешелекнең адвокаты» дип атады. Шиллер 1759 елның 10 ноябрендә Марбах шәһәрендә туа. 12 яшендә хәрби училищега бирелә һәм муштровкага нигезләнгән авыр солдат тормышын үтә. 1781 елны ул «Юлбасарлар» исемле беренче драма әсәрен яза. Фридрих Шиллер үзенең иҗатында зур эволюция ясый. Аның беренче чор^ы «давыл һәм омтылыш» хәрәкәте белән бәйләнгән. Бу чорда яшь шагыйрь, вак герман бюргерствосының сул катлаулары идеологиясен чагылдырып, иң радикаль позиция ала. Аның иҗаты буитарь-романтик пафос белән, деспотизм һәм иске феодаль тәртипләргә каршы көрәш пафосы белән сугарылган була. «Юлбасарлар», «Фиеско заговоры» (1782), «Мәкер һәм мәхәббәт» (1783) һәм «Дон Карлос» (1787) драмалары яшәп килүче иҗтимагый стройны тамырдан үзгәртү проблемасын күтәрәләр. «10л- басарлар»да бу протест бигрәк тә ялкынлы һәм стихияле-бунтарь төс ала; «Фиеско за- говоры»нда герой — шулай ук политик азатлыкны яулаучы. Ә инде «Мәкер һәм мәхәббәт» — «давыл һәм омтылыш» хәрәкәтенең иң революцион һәм иң реалистик драмасы. Монда деспотның чикләнмәгән власте, сарай кешеләренең башбаштаклык итүе, интригалар, солдатларны сату, түбән катлауны талау рәхимсез рәвештә фаш ителгән. 

 
 
80 нче еллар ахырында Шиллер иҗатында «давыл һәм омтылыш» хәрәкәтенең таркалуы белән бәйләнгән борылыш туа. Ул чынбарлыкка карата килешүчәнлек позициясенә баса, Кант философиясен өйрәнүгә күмелә һәм үзенең идеалистик эстетикасы белән чыга. Гомеренең соңгы елларында Шиллер үзенең караңгы чынбарлыктан качу идеалының тик «рәхәт хыял» гына икәнлеген һәм аның азатлык өчен көрәштә бюргерларны канәгатьләндермәгәнен аңлый. Аның 
шигырьләрендә әнә шул канәгатьләнмәү тавышы торган саен ешрак ишетелә башлый. Шиллер тарихи чынбарлыкка килешүчәнлек белән карауны мәҗбүри дип саный. Фридрих Шиллер дөнья әдәбиятында иҗатының беренче чорында язылган драмалары белән танылды. Аның ул әсәрләре күп халыкларның телләренә тәрҗемә ителгән һәм яратып укылалар. ВИКТОР гюго 
(1802—1885)
 
Бөек француз язучысы Виктор Гюго әдәби эшчәнлеген шигырьләр язудан башлый. Ул үзенең «Одалар» (1821) исемле җыентыгында урта гасырлар чиркәве һәм рыцарь замоклары романтикасын җырлый, Бурбоннар династиясен мактап чыга. Ләкин инде аның беренче романнарында ук («Бюг Жаргаль») гуманизм һәм изелгән халыкларга теләктәшлек итү мотивлары чагыла. В. Гюго 20 нче елларның икенче яртысында, Реставрациягә каршы оппозициядә торган демократик көчләр ныгыгач, үзенең политик карашларын кискен рәвештә үзгәртә һәм реакцион романтизмнан читкә китә. «Марион Делорм» (1829), «Эрнани» (1830), «Король күңел ача» (1832), «Рюи-Блаз» (1838) һ. б. драмаларында В. Гюго изелгән халыкны рухи яктан фахиш аристократиядән өстенрәк һәм матуррак итеп күрсәтә. Ләкин, шушындый демократик тенденциягә дә карамастан, Гюго драмаларында халык социаль көч буларак гәүдәләндерелми әле. Гюго үзен бөтен дөньяга таныткан «Парижның Мәрьям ана чиркәве» исемле беренче зур әһәмиятле романын 1831 елда яза. Ул анда абсолют монархиягә, аристократиягә Һәм кешене коллыкка әйләндерә торган католик дингә каршы чыга. 1848 елгы революция Гюгоның монархия һәм республика арасындагы либераль чайкалуын тәмам бетерә. Ул, башта Учредительное, ә аннан соң Закон чыгару соб- раниеләренә сайланып, демократик республика өчен көрәшчегә әверелә. 1851 елда, илдә дәүләт переворотыннан соң Икенче Империя урнаштырылгач, Гюго Францияне ташлап китәргә мәҗбүр була. 1852 елда ул, Наполеон III авантюрасын фаш итеп, «Бер җинаятьнең тарихы» дигән китабын һәм «Кечкенә Наполеон» исемле памфлетын яза; 1861 елда Англия һәм Франциянең Кытайда алып барган колониаль политикасына каршы протест белән чыга. Язучының демократик симпатияләре анын «иарлык милләтләрне тануында», изелгән халыкларның «тарихи бердәмлеген» торгызу хыялында, аның тынычлык өчен көрәшендә чагылды. В. Гюго Париждагы (1849) һәм Лозаннадагы 
(1869). «тынычлык дуслары» халыкара конгрессларының председателе булып торды. Ул, сугышлар килеп чыгуның социаль сәбәпләрен ачык билгели алмаса да, «тынычлыкның беренче шарты — азатлыкка чыгу» икәнлеген дөрес аңлады. Чит илләрдә узган 20 елга якын вакыт эчендә политик көрәш тәҗрибәсе белән баеган Гюго үзенең иң яхшы социаль романнарын язды. Алар: «Хокуксызлар» (1862), «Диңгез эшчәннәре» (1866), «Көлә торган кеше» (1869). Гюго Парижга 1870 елда, Наполеон III бәреп төшерелгәч кайта. Вак буржуаз карашлар белән чикләнгән Гюго Париж Коммунасының тарихи ролен аңламый һәм аның революцион методын гаепли. Шулай булса да ул, Коммуна җиңелгәч, коммунарларны яклап чыга. Гюго 1885 елның 22 маенда үлә. Виктор Гюго иҗаты эчке каршылыклардан азат түгел иде. Моны утопик социализм йогынтысы белән дә аңлатырга була. Ул еш кына социаль категорияләрне мораль категорияләргә, сыйныфлар көрәшен абстракт көчләр хәрәкәтенә буйсындыра иде. Ләкин, язучының үз әйтүе буенча, «яхшылык» һәм «халык» төшенчәләре аның өчен синонимнар иде; ул капиталистик эксплуатацияне хурлык тамгасы белән билгеләде һәм хәлиткеч моментларда анда демократ һәм патриотлык һәрвакыт өстенлек ала иде. В. Гюго мирасы француз прогрессив әдәбиятына зур йогынты ясады. Аны Р. Роллаи һәм А. Барбюс зур ихтирам белән өйрәнделәр. Фашист оккупациясе елларында аның поэзиясе француз патриотларын көрәшкә рухландырды, политик шигырьләре подпольеда басылып чыктылар. Реакционерларның һәртөрле маташуларына карамастан, Виктор Гюгоның мирасы әле хәзер дә прогрессив кешелек дөньясына хезмәт итә. Бөтендөнья Тынычлык Советы карары буенча 1952 елның 26 февралендә бөек француз язучысының тууына 150 ел тулу көне бөтен дөнья халыклары тарафыннан билгеләп үтелде.