Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРЕНЧЕ ҖИҢҮ


Офык артыннан алсуланып таң аткан вакыт. Без, өч скульптор, Тирән елгада йөри торган «Стрела» исемле баркаста утырабыз. Баркасның капитаны йомыш белән якындагы район үзәгенә киткән икән. Ул кайтып җитүгә, кузгалып китәчәкбез. Безнең бригада шушы елганың түбәнге агымында төзелә торган электр станциясенең корылмаларын сынлы сәнгать фигуралары белән бизәргә тиеш. Бу заданиене алгач, башта без төзелешкә самолет белән барырга уйлаган идек. Юлга чыгар көн килеп җиткәч кенә, һич тә көтмәгәндә, маршрутны үзгәртергә туры килде. Бригадабызның җитәкчесе Григорий Данилович безгә: — Менә нәрсә, бәгырькәйләрем, әйдәгез бер кызык итик әле, озак булса да, су белән барыйк!—дип, безне шаккатырды. — Әйе, дуслар, Тирән елга буйлап! Кызыгы да, файдасы да булыр. Безнең ише кешенең фикерен уяту, хыялын канатландыру өчен дә болар бик кирәк нәрсәләр... Шулай диде дә ул, чаларган кашларын сикертеп, миңа карап елмайды: — Менә Сәлимә табигатькә гашыйк кыз безнең... Каршы килмәс. Мин аның тәкъдименә шатланып кушылдым. Тик өченче иптәшебез Исрафилов кына чытык чырай белән: — Моның нигә кирәге бар инде? Борынгы транспортка хөрмәт йөзеннәнме? — дип ризасызлык күрсәтеп маташса да, ахыр чиктә ул да килешергә мәҗбүр булды. Маршрут турында киңәшүләр дә, юлга әзерләнүләр дә инде артта калдылар. Без менә баркаста утырабыз һәм кузгалып китәр өчен капитанның кайтып җиткәнен генә көтәбез. Бигрәк тә Исрафилов түземсезләнә. Сөзәк тау битенә урнашкан район үзәге ягына ризасыз гына карап ала да, иртәнге салкын һавадан калтырана-кылтырана: — Юк-к, һаман күреи-ми әле... Тиз генә күренергә исәбе юк,—дип мыгырдана, плащының якасын югарырак күтәрә, эшләпәсен батырыбрак кия. — Әгәр самолетка утырсак, кичә үк барып җитеп, инде эшкә керешкән булыр идек. Менә шушы әҗәл тагарагында кемнеңдер килгәнен көтеп утыр инде. Хәзер таң аткан, бар табигать, төнге йокыдан уянып, яңа көнне шатланып каршылаган тантаналы вакыт. Яр буендагы таллыкта мең тавыштан төрле кошлар сайрый. Болындагы чәчәкләрдән татлы исләр аңкый. Офык артыннан елмаеп калыккан кояшның беренче нурлары, сыек томан аша үтеп, тәбәнәк ярлары арасында тын гына аккан елгага сирпелә, яр буендагы кыялы үләннәргә, камышларга кунган чык бөртекләрендә җемелди. Иртәнге һаваның искиткеч сафлыгын бөтен тәнем

 
 
белән сизәм. Бу күренешкә күзләрен бераз кыса төшеп карап торган Григорий Данилович:   Исрафил дус, күрәсеңме нинди гүзәл иртә!.. Ә син, дөньяга ник туганыңа офтангандай, сыкранудан туктамыйсың, диде. Мондый матур иртә көн дә булмый. Туры килгәндә, рәхәтләнеп күреп кал. Баркасыбызның рулевое ачык йөзле, кунакчыл егет икән. Багажларыбызны урнаштырганнан соң, үзебезгә ял итәргә кубрикта урын күрсәтте. Мачта очына кызыл флаг күтәрткәч: — Сез, зинһар, борчылмагыз... Мансур Харисович бик төгәл кеше, тиздән кайтып җнтәр, — дип, Исрафиловны тынычландырырга тырышты. машина бүлегенә иелеп, мотористны да кисәтеп куйды. Әй, син анда әзер тор! Әйтүгә элдереп китәрлек булсын... Ул сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, яр буенда капитанның зур-зур атлап килгәне күренде. Таза, базык гәүдәле, сабыр хәрәкәтле егет. Өс- тенә зәңгәрсу китель белән кара чалбар кигән, башында сары эмблемалы биек фуражка. Күрер күзгә караңгы чырайлы һәм бераз тәкәббер күренсә дә, сөйләшә башлагач, гаҗәп җор, ачык күңелле егет булып чыкты. Ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайганда бигрәк тә ягымлы Һәм, якын дус кебек, үз күренә. Ул барыбызга да кул биреп исәнләшкән арада машина бүлегендә мотор гүли башлады һәм баркасыбыз, кинәт җан кергәндәй, бөтен корпусы белән тартынып алды да су өстендә дулкыннар ясап кузгалып та китте. Баркасыбызны тикмәгә генә «Стрела» дип атамаганнар икән. Ул чынлап та, җәядән атылган ук кебек, үткен борыны белән елганы урталай ярып, алга ыжгыра. Ул кузгалткан йөгерек дулкыннар, сыртларында ак күбекләр уйнатып, артка тәгәриләр һәм, бик еракта калып, күздән югалалар. Тиз барудан туган йомшак җил мачта очындагы кызыл флагны җилфердәтә, күлмәк итәгем, чәч толымнарым белән уйный, муенны, битләремне кытыклап үтә, иркәли... Болар барысы да бик рәхәт, ләкин мин күңелемне әрнеткән авыр тойгыдан һич тә арына алмыйм. Ничек кенә онытырга тырышсам да, ул тойгы үзен гел сиздереп, менә инде ел буена мине буып тора. Әле кайчан гына , мин боегуның нәрсә икәнен белмәгән ачык, шат күңелле кыз идем. Укуда да уңмаганнар дистәсеннән булмадым. Гадәттә аз сүзле, караңгы чырайлы Исрафилов миңа еш кына: «Шул шат күңелле булуың, булдыклылыгың өчен сөям сине», — дип әйтә һәм минем янымда үзе дә ачылып китә, уйный-көлә башлый торган иде. Институтны тәмамлап эшли башлагач, мин зур уңышсызлыкка очрадым. Үзлегемнән ясаган пионер сыным яңа төзелгән бик әйбәт мәктәп каршында куярлык булмады, ничектер җансыз, сүлпән килеп чыкты. Шуннан соңгы икенче эшем тагын уңышсызлыкка очрады һәм мин, укып алган белемемне дә, сәләтлегемне дә югалткан кебек, гаҗиз булып калдым... Менә хәзер яңа эштә тагын теләгемә ирешә алмаудан бик куркам. Шундый авыр тойгыларга чумып утырганда баркасның капитаны, үтеп барышлый, яныма килеп утырды һәм, минем кичерешләремне сизенгәндәй, күңелгә ятышлы эчке җылылык һәм такт белән: — Нигә болай бик моңаеп утырасыз? — дип сорау бирде. Әле кузгалып киткәнче, кулымны кысып күрешкән вакытта ук, бу егет миңа кай ягы оеләидер үз булып күренгән иде. Шунлыктан булса кирәк, аның соравы миңа урынсыз тоелмады. Моңарчы үзем дә икърар итәргә базмаган авыр кичерешемне һич тартынмыйча аңа сөйләп бирдем. Ләкин шуннан соң тагын борчулы уйларга бирелеп, уңайсызланып калдым. «Ничек соң мин болай изрәп төштем әле? Кисәктән генә артык ачылып китүемнән ят кешенең көлүе бар бит». МИНеМ шикләнҮем 1ОККа бУльш чыкты. Ул көлмәде дә, мондый чакларда әдәп өчен генә әйтелә торган сүзләр белән тынычландырырга 80
81 
 
 
да ашыкмады. Үзе, нидер хәтерләгәндәй, авыр көрсенеп куйды һәм, KVC кашларын җыерып, бер мәл сүзсез утырганнан соц: Бик авыр хәл, әлбәттә... Л1оннан берничә ел элек, хәрби диңгез флотында хезмәт иткәндә, мин... минем бер иптәшем шулай төшенкелеккә тару булган иде, — дип, сул кулын чалбар кесәсенә тыгып, сөйләргә кереште. — Дошман белән бәрелеш вакытында бер кулы каты яраланды аның. Дәвалау бик авыр була, озак дәвам итә. Шулай да алты ай гипста тотканнан соц, терсәк сөяге ялгана, ләкин озак хәрәкәтсез торудан һәм кан йөреше бозылудан бөтен беләге корый башлый, үз иркенә буйсынмас чит нәрсә кебек булып кала. Ә үзе ул дәрья суларында пароходлар йөртергә хыялланып үскән егет була һәм, матур хыялларын тормышка ашыра алмыйча, сафтан чыгуга бик кайгыра. Чынлап та, кулсыз кеше нинди капитан булсын инде... Әмма иптәшләре аца төшенкелектән чыгарга ярдәм итәләр, госпитальгә хәлен белергә килгәндә, күңелен күтәрергә тырышалар. Үзе дә бирешергә теләми. Таза кулы белән зәгыйфь кулын терсәктән бөгеп, әле турайтып хәрәкәт итәргә күнектерә башлый. Берничә ай тырыша-тырмаша торгач, моның беләгенә аз-азлап ит куна, аннары хәл керә башлый, ниһаять, ул тәмам савыга, тик баш бармаксыз гына кала. Хәзер иңде теләгенә иреште: рәхәтләнеп эшли һәм су транспорты институтында читтән торып укый... Капитан сөйләгән бу мисалда беренче карашка гаҗәпләнерлек берни дә юк шикелле. Ләкин ул аны бик тәэсирләнеп сөйләгәнгәме, диңгезченең язмышы мине дә дулкынландырды. Мин дә әле бар көчемне биреп эшләмәдем, әгәр чын-чынлап тырышсам, теләгемә ирешермен, җиңеп чыгармын шикелле тоелды миңа. 
Юлга чыкканда төзелешкә караңгы төшкәнче барып җитәрбез дип уйлаган идек. Ләкин, һич тә уйламаган-көтмәгәи маҗараларга очрап, кичектек, төнгә калдык. Кичә бу тирәләрдә каты яңгырлар булып үткән икән. Тирән елга, язгы ташу вакытындагы кебек, тулып ага. Урыиы- урыны белән ул ярларыннан ашып, тугайларга җәелгән, тәбәнәк атауларны баскан. Шундый атауларның берсендә соры куяннар чыга алмыйча калганнар һәм, ничек котылырга белмичә, озын колакларын торгызып тик торалар. Мазай бабай кебек, алариы баркаска утыртып кына бетергән идек, икенче утрауда бер көтү сарык күрдек. Хайван булса да, сизенә бит. Сарыклар бер урынга өелешкәннәр. Күбесе тез тиңентен суда. Кечкенә генә калкулыкка менеп баскан бер зур тәкә судан котылырга теләгән бәрәннәрне, сарыкларны үзенә якын да җибәрми. Боланныкысымаи зур мөгезләре белән як-якка бәреп кенә тора. Башына киез эшләпә кигән көтүче бер кулына кечкенә генә бәрән тоткан. Безне күрүгә ул эшләпәсен салып болгарга һәм бар көченә кычкырырга кереште. Аннары муеннан су ерып безгә каршы килде: — Күрмичә үтеп китәсез дип бик курыккан идем,—диде дә кулындагы бәрәнен баркас палубасына куйды. Әле кичтән генә монда өч- дүрт километрга сузылган зур көтүлек иде. Таң атканда карасак, ни күзебез белән күрик, уч төбе хәтле җирдә утырып калганбыз... Иптәшемне көймәгә утыртып авылга хәбәр итәргә җибәргән идем, никтер һаман килеп җитә алмыйлар әле. Тизрәк ярдәм итегез, эшләр харап... Эшләр харап икәнен үзебез дә күрәбез. Озак сөйләнеп торырга вакыт юк. Су тиз арта, һәр минут исәптә. Трусиклардан гына калган көе, барыбыз да суга сикерәбез һәм сарыкларны ашыгып-ашыгып баркаска төйи башлыйбыз. Арабыздан тик бер Исрафилов кына: «Авыр күтәрсәм, соңынтын кулым калтырый...», — дип ык-мык итә башлаган иде, әмма безнең дәррәү эшләгәнне күреп, шунда ук тынды һәм өстен чишенә башлады. 
6. „С. Ә." № 5.
82 
 
 
Байтак тирләргә туры килде безгә. Тиздән паромга төялеп колхозчылар да килеп җиттеләр. Алар белән бергә без кичкә кадәр эшләдек һәм кояш батар алдыннан гына юлыбызны дәвам итә алдык. Көндез эшләп арыган булсалар кирәк, Григорий Данилович белән Исрафилов кубрикка ял итәргә төшеп киттеләр. Үзем дә бөтен тәнемдә рәхәт талыгу сизәм... Шулай да күземә йокы керми. Чыбыктан үрелгән диванда кичке табигатькә сокланып утырам. Баркасыбыз шәфәкъ яктысына алсуланган тын елганы икегә ярып һаман алга бара, җайлы гына тирбәтә. Бар дөнья кичке тынлыкка чумган. Машина бүлегеннән мотор гөрелтесе һәм койрыкта дулкыннар гүләве генә, бик ерактан килгәндәй, тонык кына булып ишетелә. Капитан Харисов рубкада рулевой белән янәшә басып тора һәм, куе кашларын җыерып, бинокльдән алгы юлны күзәтә. Үзенә сиздермичә генә аның торышын, омтылышын альбомга сызгалап аласым килә, тик моның өчен аның үзенә генә хас булган хәрәкәтен ачык итеп күрә алмыйм шикелле. Шулай әйбәт кенә барган вакытта баркасыбыз кинәт нәрсәгәдер абынгандай булды һәм әле бер, әле икенче якка нык кына чайкалып алды да шып туктады. Капыл гына тукталудан үзем дә диваннан чак кына егылып төшмәдем. Кубриктан башыкүзе тонган Исрафилов килеп чыкты, аның артыннан Григорий Данилович күренде. Ә капитан кулындагы биноклен рулевойга ташлап, шунда ук штурвал көпчәге янына үзе басты һәм машинаны туктатырга кушты. Аннары артка борылды да, килгән юлга карап хәрәкәтсез калды. Инде бераз тынычлана төшкән Исрафилов: «Их, хәсрәткапитан, бөтенләй коты очты», — дип көлгән булса да, ул игътибар итмәде, һаман хәрәкәтсез тора бирде. Бездән калган дулкыннарны агым су баркас турына китереп җиткергәч кенә бөтен гәүдәсе белән машина рупорына җитез генә борылды да: — Вперед, полный!—дип команда бирде һәм шул дулкыннар сп- зелер-сизелмәс кенә тибрәтеп үткән арада баркасыбыз сайлыктан ычкынып өлгерде. Капитан егет минем каршымда кинәт үзгәреп, үсеп китте. Аның җитди хәрәкәт белән штурвал көпчәген боруында, куе кашларын бераз җыера төшеп алга каравында, команда бирүендә — һәммәсендә дә кыюлык, нинди генә тоткарлык очраса да, җиңеп чыгарга сәләтлелек күренә иде. Сай турыдан үтүгә, без һәммәбез дә җиңел сулап җибәрдек һәм капитанга ихтирам белән карадык. Григорий Данилович: — Менә бу художник!—дип гадәттә бик булдыклы укучыларына гына әйтә торган иң югары бәясен бирде. Әле һаман тынычлана алмаган рулевой: — Мансур Харисович, кичә бу турыдан тоткарсыз гына үткән идек. Бүген, су артуга карамастан, әнә ни эшләдек,—дип гаҗәпләнде. Капитан нидер эзләгәндәй әйләнә-тирәгә күз йөртеп чыкты да: Син дә шул, кызлар янында гына очлы күзле буласың, — дип шаяртып алды һ.әм елганың сул ягыннан килеп кушылган инешкә таба кулы белән төртеп күрсәтте: — Әнә күрәсеңме? Кичә яңгыр ташуы шул инеш буенча басулардан алып килгән ләмне шушында өеп калдырган. Шул чак мин беренче тапкыр капитанның сул кулында баш бармагы юклыгын күрдем һәм ихтыярсыз: «Кара син аны, бу үзе дә баш бармаксыз икән!» дип бик гаҗәпләндем һәм бераздан ул кубрикка төшеп киткән арада рулевойдан: Капитаныгызның сул кулында бер бармагы юк икән. Кайда өздергән?— дип сорамыйча түзмәдем. г “ Әпип ™ “1Ул-"..Флотта хезмэт иткәндә чак кына кулсыз калма- ган, — дип җавап кайтарды ул.
83 
 
 
у сүзләрне ул, эшеннән .туктамыйча, тыныч кына әйткән б};лса да, мин бик гаҗәпләндем: «Шулаймыни!? Аның үз башыннан үткән хәлмени.» дип чак кына кычкырып җибәрмәдем. Кубриктан чыгып тагын штурвал көпчәге янына баскач, мин капитаннан күзләремне ала алмыйча озак кына карап тордым һәм альбомга рәсемен сызгалый оашладым. Баягынак тотып алуы читен булган сызыклары да, үзен тотышы да хәзер минем өчен ачык, аңлаешлы һәм кәгазьгә төшәргә үзе атылып тора. Әгәр мөмкин булса, хәзер үк мин аның мәһабәт сынын да ясый башлар идем. 
Гидростройга барып җиткәннең иртәгесен без квартирага урнаштык, төзелеш белән, үзебезнең мастерской белән таныштык. Яңа урында көн бик тиз үтте. Көндезге (мәшәкатьләрдән бушагач, тик кичкырын гына ничектер ямансу булып китте. Йокларга ятарга иртә иде әле. Укырга да күңел тартмагач, бераз йөреп керергә теләп, урамга чыктым. Төзүчеләр поселогы Тирән елгага карагай биек тау итәгендә җайлы гына урнашкан. Су буйлары көндезге эштәй бушаган халык белән тулы. Тау өстендәге парктан күңелле музыка тавышы килә, радиодан булса кирәк, кемнеңдер җырлавы ишетелә. Менә шул бакчадан чыгып урам буйлап китеп баручы берәү миңа танышларымнан кемнедер хәтерләткәндәй булды, һәм мин, күздән югалтмас өчен, үзем дә сизмәстән аның артыннан җәһәтрәк атлый башладым. Өстеиә кыска җиңле ак күлмәк, кара чалбар кигән. Кабарып торган коңгырт чәчләрен артка яткырып тараган. Үзе никтер уйга чумган һәм күңелсез генә атлый. Арабыз якыная төшкәч, ул, минем карашымны сизенгәндәй, кинәт кенә артына борылды һәм мин аның кичә безне монда алып килгән капитан Мансур Харисов икәнен таныдым. Без, ни әйтергә белмичә, бер генә мәлгә икебез дә сүзсез калдык. Кинәт бөтен йөзе ачылып, яктырып киткән Харисов: — Менә көтелмәгән очрашу! — дип бу очрашуга бик гаҗәпләнде һәм әле һаман күзләренә ышанмагандай, тагын бер тапкыр миңа каран алды. — Кая юл тотасыз болай... Кайтып баруыгызмы, кая да булса ашыгасызмы? — Әйтерлек беркая да ашыкмыйм... Поселокны күрергә теләдем, йоклар алдыннан саф һавада йөреп керү дә кирәк бит. — Дөрес, яңа урын белән таныш булырга кирәк... Әгәр рөхсәт итсәгез, поселокны да, пристань тирәләрен дә сезгә үзем күрсәтим, — диде дә Харисов мине пристаньга таба алып китте. Ул кичне без Тирән елга буенда озак йөрдек. Харисов үз тормышы, су транспорты институтында читтән торып укуы турында сөйләде. Аны тыңлау миңа рәхәт, күңелемне иркәли, ул сөйләгән вакыйгалар миңа да якын иде. Көндез бик бөркү булган иде. Эңгер-меңгер кергәч, һава бераз сүрелде, талгыиая төште. Аргы яктагы әрәмәләр артыннан күтәрелгән тулы ай яктысы Тирән елга аша якты күпер белән балкып китте... Ай инде шактый югары күтәрелгәч: — Мансур иптәш, вакыт соц инде... Безгә кайтырга кирәк, — дидем һәм, гаҗәп, бу исемнең яраткан көй кебек, күңелемә ятышлы булуын хис иттем. — Сәлимә, күрәсезме Тирән елга нинди матур! —дип, Мансур сүзен дәвам итте. — Шунда туып, суларында коенып үскәнгәме, мин аны яратам. Кайчандыр, малай вакытта ук әле, аның турында бер шигырь дә "язган идем. Бала чак —юләр чак бит, пиләр генә эшләмисең... Бүген исә Тирән елга бигрәк тә ямьле... Сәлимә, әгәр сезгә күңелсез булмаса, кайтырга ашыкмасагыз иде...
84 
 
 
һәм без ашыкмадык. Икебез өчен дә ләззәтле минутларны озайтырга тетәгәнтәй, тагын да акрынлый төштек. Поселокка кайтып җиткәч тә ай нтрыиа чумган урамнар буйлап, әле мине, әле аны озата-озата бер-беребездән аерылып китә алмыйча шактый озак йөрдек. Мансур берничә тапкыр: 
 __  Шундый матур төндә кешеләр ничек йоклый алалар икән! дип гаҗәпләнде. Минем үземә дә шулай, төи сокланып туйгысыз матур, зәңгәрсу күктә тын гына йөзгән’ ай да искиткеч якты балкый. Безнең капка төбендә соңгы кабат саубуллашкач, әле һаман аерылышып китә алмыйча, кулга-кул тотышып торганда мин ирексездән: — Айның болан якты балкыганын моңарчы бер дә күргәнем юк иде... Күрәсезме дөньяга ничек нур сирпи?—дип әйтә башлаган идем, Мансур әйтеп бетерергә бирмәде, сүземне бүлде: — .Мин дә шуны әйтмәкче идем... Сәлимә, өеләсезме нәрсә, без берберебезне табу шатлыгына шулай якты балкый ул. Шул көннән соң без еш кына очраша торган булдык. Көндезләрен икебез дә эштә. Ул берәр яры китмәгән булса, кичләрен дә тагын бергә. Бик аз вакыт эчендә мин Тирән елга буйларына да, төзелешкә дә ияләшеп өлгердем. 
Моңарчы мин бу төзелешне ачык итеп күз алдыма китерә алмаганмын икән. Минем уйлавымча, ул бер-ике район өчен генә төзелә торган кечерәк кенә бер гидроэлектростанция булырга тиеш, димәк, безне дә зур эзләнүләр таләп итми торган гади генә эш көтәдер шикелле иде. Төзелеш белән таныша башлауга мин үземнең ялгыш карашта булуымны аңладым. Гидроузелның Тирән елга буендагы бөтен өлкәнең тормышына үзгәрешләр кертерлек зур көч булачагын һәм без иҗат итәчәк сынлы сәнгать образлары да шул зур эчтәлеккә тиң булырга, электростанциянең мәһабәт корылмаларына эстетик ямь бирергә тиешлеген күрдем. Туры әйтергә кирәк, бу җаваплы бурыч алдында башта мин каушап, эшкә ничек керешергә белмичә, аптырап калдым. Үч иткән кебек, нәкъ шул көннәрдә каты авырый башлаган Григорий Даниловичны шәһәргә больницага озаттык. Тиздән Мансур да бер төркем геологлар белән бергә Тирән елганың су астында калачак районнарын өйрәнергә китеп барды. Җитмәсә тагын, Исрафилов тенкәмә тиеп аптырата башлады үземне. Исрафилов белән мин институтта бергә укыдым, практиканы да аның әтисе җитәкчелегендә үттем. Гел бергә йөри торгач, без бер-беребезгә ияләшеп, дуслашып киттек. Әмма безнең арабыз беренче карашка юк кына нәрсәдән бозылды. Көндезге ял вакытында институт каршындагы кечкенә бакчада йөргәндә мин аңа эшемнең авыр булуы турында сөйләдем. Шул чак Исрафилов озак уйлап тормыйча: — һи, тапкансың борчылырга сәбәп! Икәү бергә эшләрбез, миңа ярдәм итәрсең, — диде. — Үзеңә билгеле, әти картның сәламәтлеге бик какшаган инде, мәңге яшәмәс. Аның бай мастерское да, сынлы сәнгать даирәсендә мәшһүр Исрафиловлар фамилиясе дә миңа кала. Аңла, бу кечкенә нәрсә түгел. А1ин заказлар табу, аларның идеясе, эчтәлеге турында кайгыртырмын, матбугатта, выставкаларда популярлаштыру чарасын күрермен. Ә син миңа ярдәм итәрсең. Мин гаҗәпләнүемне яшерә алмадым, үзенә туры әйттем.
85 
 
 
Моны ничек аңларга!? Миңа иҗади эзләнүләр кирәкми, бөтен эшем, гади һөнәрче кебек, син җыйган заказларны үтәү белән генә чикләнәмени? 1 Бала чактан ук мин кызыл балчыктан матур итеп курчаклар, уенчыклар ясарга бик ярата идем. Бу һәвәслек мине художество мәктәбенә алып килде. Аннары институтка кердем, халкыбызны рухландырырлык зур эчтәлекле сәнгать образлары тудыру турында хыялланып үстем. Менә хәзер инде чынлап торып эшкә керешергә вакыт җиткәч кенә, мии Исрафилов белән килешә алмадым: Юк, дускаем, бу гаделсезлек булыр иде, — дип әйттем һәм аның ялгыш карашта булуын аңлатырга тырыштым. Ул көнне без беренче тапкыр салкын гына аерылыштык. Исрафилов башта үпкәләп, сөйләшмәгән булып йөрде. «Ялыныр, гафу үтенер», — дип уйласа кирәк. Соңыннан үзе гафу үтенсә дә, инде мии ачылып китә алмадым, көинән-көн читләшә генә бардым. Билгеле, Мансур белән минем арада булган мөнәсәбәтне ул сизенә, үзенчә авыр кичерә иде. Мансур китүгә, ул башта җайлап килешергә теләде, ахырда, барып чыкмагач, чынлап торып эзәрлекли башлады. Ләкин мин аңа артык борчылмыйм. Күңелемне елытып торган кешем бар минем. Аны сагынган минутларда эштә онытылырга тырышам. Моңарчы минем беркайчан да болай рәхәтләнеп эшләгәнем юк иде. Мастерскойда эшләп арсам, төзелеш мәйданына чыгам, төзүчеләр белән очрашам. Күбесенчә мин шлюз каналында булам, этюдлар ясыйм. Плотина төзү тәмам- булгач, пароходлар, кәрваннар, шушы шлюз аша үтеп, Тирән елганың моңарчы олы юллардан еракта торган районнарына барып җитәчәк. Әгәр уңышлы чыкса, мин ясаган статуя шушы шлюз башнясы өстенә куелырга тиеш. Мин аны штурвал көпчәге янында баскан капитан итеп ясыйм. Аның зур куллары белән штурвал көпчәген тотуында, базык гәүдәсенең торышында, зирәк күзләренең еракка каравында — барысында да кыюлык һәм ихтыяр көче сизелә. Ә күңелемдә гел Мансурым. Мин үземне гел аның белән бергә хис итәм. Мастерскойда ялгызым гына булган чакларда яраткан җырымны җы рл ы й -җы рл ы й э шл и м: Елмай, иркәм, елмай, иркәм, Елмаюларын күркәм. Синең елмаюларыңны Күз алларымда йөртәм. Минем ясый торган статуям да Мансурга бераз охшаган булса кирәк. Моны Исрафилов та таныды. Бүген иртән эшкә килсәм, станогым янында ул тора. Сөмсере коелган. Минем исәнләшүемә җавап бирмичә: — Нәрсә бу!? Сез монда сөйгән ярыгызга монумент куймакчы булдыгызмыни?— дип ташланды һәм, минем җавап кайтарырга җыенмавымны күреп, тагын да катырак кызып китте. Юк, мин моңа түзеп тора алмыйм... Монда мине бригадир итеп калдырганнар икән, димәк, моның җавабы миңа да төшә. Бу хакта мин бүген үк төзелеш идарәсенә дә, институтка да җиткерергә тиешмен. Ләкин аңа күп тыпырчынырга туры килмәде. Төш җнтәрәк Григорий Даниловичның кайтуын хәбәр иттеләр. Тиздән ул үзе дә мастерскойга килеп җитте. Үзе белән төзелешнең архитекторы Николай Кузьмичны да ияртеп килгән. Болай да чандыр йөзле Григорий Данилович авырганнан сон. тагын да ябыгып калган, яңак сөякләре калкып чыккан. Шулай ца үзе шат күңелле. Төссез күзләре елмаеп карыйлар. Өстәлләрдәге һәм киштәләрдәге төрле бюстларга, этюд һәм детальләргә күзе төшүгә мактап та алды үзебезне: — Күрәм, күрэм, тик тормаганнар болар... Шулай кирәк тә, көч түкмичә, эзләнмичә генә образ тудырып булмый. — Нидер эзләгәндәй, 

 
 әйләнә-тирәгә карап алды да сорады: — Ничек соң, ип дә оулса тәмамлый алдыгызмы? Менә Николай Кузьмич та шуның оеләи кызыксына. Исрафплов безне үзе эшли торган якка алып керде. Шакмаклы зур ширма белән бүлеп алынган бу почмакка бер дә аяк басканым юк иде Яшермим, мин монда бик кызыксынып кердем һәм Исрафиловның эшен хәзер беренче тапкыр күрдем. Чандыр гына гәүдәле бер яшүсмер ике куллап баш очына кувшинсыман әйбер күтәргән. Җентекләп кара- ганнан соң, сынның башыннан берничә тапкыр зур итеп ясалган бу әйбернең кувшин түгел, ә электр лампочкасы икәнен аңлап алдым. Архитектор Николай Кузьмичның да беренче тәэсире шундый оулса кирәк, күзлеген бер киеп, бер салып карады да, берәүгә дә атап әйтмичә: — Монысы пи була инде аның?.. Электр лампочкасымы? — диде һәм кулындагы көмеш саплы таягы белән «кувшинга» төртеп күрсәтте. — Әйе, әйе, Николай Кузьмич, бик дөрес аңлагансыз,—диде Исра- филов, елмаеп. — Шушы лампочка белән гидроэлектростанциянең бу якларга яктылык алып килү идеясен бирергә теләдем. Моңарчы әле берни дә әйтмәгән Григорий Данилович сын әйләнәсендә тагын бер тапкыр ашыкмыйча гына йөреп чыкты. Якыннан да, читкәрәк китеп тә озак-озак карап торды һәм чаларган мыекларын ризасыз селкетеп алды, Исрафиловка туры карамаска тырышып, көрсенеп куйды: — Гаҗәбрәк килеп чыккан икән. Җанлы кеше образыннан бигрәк, лампочка турында сүз йөртергә туры килә... Аннары ул чаларган кашлары астыннан миңа ризасыз гына карап: — Я, инде сез ни белән шатлаидырмакчы буласыз безне, — диде дә мин эшли торган якка чыгып китте һәм, килеп җиткәнемне дә көтмичә, җәтмәне ачып, минем эшемне карый башлады. Гаҗәп, минем капитанымны күрүгә, Григорий Данилович үзе дә коеп куйган сын кебек җәтмә тоткан көе хәрәкәтсез калды һәм минут чамасы вакыт үткәч кенә, үз күзләренә ышанмагандай, әле Николай Кузьмичка, әле миңа карап алды. Соклануын яшерә алмыйча: — Менә бу капитан! Менә бу чын баһадир! Иңбашларыннан кагып аласы килә үзен, — диде ул. — Шлюз башнясы өстендә бик мәһабәт булып торачак. Әйләнәтирәдәге пейзаж белән дә ярашкан, шлюзның архитектурасына да ямь бирер... Идеясе дә ачык: ераклардан килгән кәрваннарны сәлам биреп каршы алыр, Тирән елга буйлап киткәндә, аларга хәерле юл теләп калыр. — Дөрес, минемчә дә шулай... Бик уңышлы килеп чыккан, — дип Николай Кузьмич та сүзгә керешкән иде, аңа Григорий Данилович әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Кем беләндер бәхәсләшкәндәй, ашыга- ашыга: Молодец, тамашачыга күрергә комачаулый торган раккурслар- дан да оста котыла алган, — диде. — Кайсы яктан гына карасаң да, яхшы күренә. Зурайтып биек башня өстенә бастыргач, ул бик мәһабәт торачак... Молодец, Сәлимә, зур җиңү белән котларга рөхсәт итегез, — диде дә эштә сөялләнеп беткән куллары белән кулымны кысты. Статуяны тагын бер тапкыр карарга керешкәндә, ул кинәт ипдер хәтерләгәндәй: Карыйм-карыйм да, мин бу егетне кемгәдер охшаткан кебек бу- лам-— Әгәр ялгышмасам, теге кемгә, безне монда алып килгән капитан егеткә оераз тартым, —дип елмайды һәм, минем йөземә кинәт куе кызыллык йөгерүен күреп булса кирәк, сүзен тиз генә икенчегә борып җиоәрде.