БАШКОРТ ХИКӘЯЛӘРЕ
Бер-беребезгә бик якын халыклар без, бер-оеребезгә бик якын туганнар без. Габдулла Тукайның: «Рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алма- шып», — дигән сүзләрен татар хал- кы белән башкорт халкы арасында- гы дуслыкка карата да тулысынча кулланып була. Үз туганыңның һәрбер яхшы- начар ягын, һәрбер уңышын-уңыш- сызлыгын, шатлыгын-кайгысын күңелеңә якын алган кебек, үзеңә тугандаш халыкның тормышы, культурасы белән дә кызыксынмаска мөмкин түгел, һәм без, татарлар, тугандаш башкорт халкының һәрбер уңышы-казанышы өчен чын күңелдән куанабыз. 1954 иче елны Татарстан китап пздательствосы бастырып чыгарган «Башкорт хикәяләре» җыентыгын кулга алгач та шундый ук җылы, әйбәт бер кызыксыну, дулкынлану уяна. Күңелдә үзеннән-үзе: бу китапта нинди яңалыклар белән, нинди яңа кешеләр, яңа образлар белән очрашырмын икән? дигән сорау туа. Билгеле булганча, башкорт язма әдәбияты бары тик Октябрь революциясеннән соң гына барлыкка килде, һәм аның үсеш тарихы да бүгенге көндә бары берничә дистә ел белән исәпләнә. Бик кыска тарихи вакыт эчендә төрле жанрны эченә алган бөтен бер милли әдәбият тудыру бик катлаулы, бик авыр процесс, әлбәттә. Ләкин башкорт совет әдәбияты бу процессны, бу башлангыч чорны инде үткәргән, ул хәзер СССРдагы бүтән милли әдәбиятлар арасында үзенә тиешле урынны алган, җитлеккән әдәбият. Моның шулай икәнен без башкорт язучыларыныц әлеге җыентыктагы хикәяләре мисалында да ачык күрәбез. Җыентык татар һәм башкорт халыклары шагыйре Мәҗит Гафури- ның «Ялчы» хикәясе белән башланып китә. Бу хикәя татар укучыларына бик яхшы таныш булганга, аның турында сөйләп торуның монда кирәге юк, әлбәттә. Җыентык зур гына күләмдә чыгарылган. Анда хикәя жанрында эшләүче унбишләп башкорт язучысының иң яхшы әсәрләре тупланган. Алар арасында башкорт әдәбиятына нигез салуга, аны үстерүгә зур көч куйган һәм поэзия жанрында да, проза жанрында да актив эшләп килүче Сәйфи Кудаш, шулай ук олы буынның танылган язучылары Гариф Гумәр, Сәгыйть Агиш, Алп Карнай, Гайнан Әмириләр белән беррәттән яшьләр дә — әдәбиятка сугыш алдыннан яисә сугыштан соң ныклап аяк баскан Николай Асанбаев, Фәрит Исәнгулов, Денис Исламов, Ибраһим Абдуллин кебекләр дә бар. Җыентыкны төзүче Сәгыйть Агиш китапка төрле авторларның төрле чорда язылган әсәрләрен кертеп яхшы эшләгән. Бу китапны укып чыгучы кешедә гомумән башкорт язучылары һәм башкорт әдәбиятының хикәя жанры турында төпле бер фикер калыр дип ышанырга була. Хикәяләрне, языду елларына карап, берничә төркемгә бүләргә мөмкин. Мәсәлән: беренче төркем — башкорт әдәбиятының туу чорында иҗат ителгән хикәяләр; икенче төркем — Бөек Ватан сугышына кадәрге чорда иҗат ителгән хикәяләр (утызынчы-кырыгынчы еллар); өченче төркем — сугыш хикәяләре һәм сугыштан соңгы хикәяләр. Беренче төркем әсәрләрдән Гариф Гумәрпең «Сирень чәчкәсе» (1925), Гайнан Хәйринең «Чабата» (1927), Ал и Карнайның «Әпсәләмовлар» (1929) исемле хикәяләрен күрсәтеп китәргә кирәк. Менә Г. Гумәрнең «Сирень чәчкәсе» исемле хикәясе. Хикәядә Октябрь революциясе еллары, гражданнар сугышы һәм сугыштан соңгы вакыт сурәтләнә. Художество образлары аша автор хезмәт иясе кешеләренең, аерым алганда, элекке хезмәтче Мортаза Моратовның капитал ялчыларына, халык дошманнарына каршы көрәшен тасвир
114
лый. Язучының оу хикәясендә үк кешеләрне, характерларны бирүдә зур осталык күренә. ЛАәсәлән, Мортаза Моратов — бөтен күңеле белән революция эшенә оирелгән кеше, революцион аңлы, нык характерлы кеше булып күз алдына баса. Ә аның кан дошманы прапорщик Мө- хетдинов — явыз, кансыз. Абдуш бай кызы Нәфисәнең дә үз характеры бар — ул астыртын, мәкерле. Гариф Гумәр үзенең геройларын вакыйгаларга бәйләп күрсәтә белә, аларны бер-берсенә кискен рәвештә каршы куя һәм революцион бәрелешләр аша үткәреп, һәрберсенең тормыштагы урынын билгели. Хикәянең сюжеты да җыйнак, төгәл; вакыйгалар бер-бер артлы кызу темпта алмашынып кына тора, бу исә хикәяне уку өчен мавыктыргыч, кызыклы итә. 'Мәрхүм Гайнан Хәйринең «Чабата» исемле хикәясе дә шулай ук игътибарга лаеклы. Автор гражданнар сугышы вакытындагы халыктан аерылган, халыктан читләшкән ак сөяк интеллигентлардан көлә һәм бик оста итеп көлә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган Али Карнайның «Әпсәләмовлар» дигән сатирик хикәясе аерым тукталуны сорый. Бу хикәя 1929 нчы елны язылган, ләкин анда куелган мәсьәләләр бүгенге көндә дә әле безнең көн тәртибендә тора, анда сурәтләнгән кешеләр бүгенге көндә дә әле безнең арада яшиләр, безнең саф һаваны бозалар. Бернинди шикләнүсез әйтергә мөмкин — «Әпсәләмовлар» хикәясе башкорт әдәбиятының сатирик әсәрләре арасында иң яхшы үрнәкләрдән берсе булып калачак. Салих Әпсәләмов, Москва университетын тәмамлап, галим булып, укытучы булып, үзенең туган шәһәренә кайта. Квартирага ул үзенең агасы Зиннурларга урнаша. Зиннурның Рауза исемле хатыны, Роберт исемле улы бар. Зиннур үзе кайдадыр зур урында эшли,"күп акча ала. Аның тормыштагы төп идеалы, төп максаты — рәхәт яшәү, ягъни үз- үзецнең шәхси таләпләреңне тулысымча канәгатьләндерү, семьяда, өйдә үз-үзеңә уңайлыклар тудыру. «Рәхәт яшәргә кирәк, брат. Без рәхәт яшәргә хаклы», — ди ул үзенең туганы Салихка. «Рәхәт яшәргә кирәк» дигән бу лозунгны ул һәрвакыт кызыл, күперенке сүзләр белән чуарлый, үзен алдынгы карашлы, культуралы, чын-чыилап коммунист
кеше итеп күрсәтергә тырыша. «Рәхәт яшәү — үзеңне социализм юлына корбан итүдә», — ди Зиннур, икейөзлеләнеп. Ләкин бу мещанның, үз корсагы өчен көн күрүче «культуралы» мещанның ничек итеп үзен «социализм юлына корбан нтү»ен укучы бик яхшы күрә. Мәсәлән, Зиннурлар бик еш кына кунак чакыралар. Мондый кунак мәҗлесләренә аның дуС- ишләре, агай-эне җыела, һәм бу мәҗлесләр, гадәттә, нәрсәне дә булса «юу» белән тәмамлана. «Әгәр аларның таныш-белешләре арасында берәрсе яңа кием тектереп, яңа мебель алып, яки берәр төрле «бәладән» котылып «юмый» калса, аңа үпкәлиләр, ул турыда бик озак сөйләп йөриләр», ди автор. Зиннурның хатыны Рауза да үзенә пар килеп кенә тора. Ул беркайда да эшләми, аның да бар белгәне — яхшы ашау, яхшы киенү, яхшы мебель җыю. Рауза — алдакчы, ялганчы, намуссыз. «Салих, син, туганкаем, күбрәк ашарга, азрак уйларга тырыш», ди ул үзенең җанагасына. Алар үзләренең улларына да рәт- лебашлы тәрбия бирә алмыйлар. Унтугыз яшьлек Роберт та мещанлыкта, наданлыкта, культурасызлык- та атаанасыннан бер адым да калышмый, хәтта, әйтергә мөмкин, алардан арттырып та җибәрә. Менә шушы үз-үзеннәи канәгать булган, иркен тормышлы, ләкин тар карашлы, тынчу атмосфералы мещан семьяга Салих тынычсызлык алып керә, андагы бик нык урнашкан тәртипләргә, гадәтләргә буйсынмый. Билгеле, бу нәрсә аның абыйсы Зиннурга да, Рауза белән Робертка да ошамый. Алар аны яратмыйлар, тора-бара дошман күрә оашлыйлар, һәм, ниһаять, Салих агасының өен ташлап чыгып китә. Дөрес, Салих шушы сасы тормышка каршы актив көрәшми. Ул гына да түгел, хикәянең азагында ул ав
115
8*
тор тарафыннан бераз көлкегә дә калдырыла — автомобильдә ире, улы белән утырып баручы Рауза аның ак костюмына пычрак су чәчрәтеп китә. Ләкин төп мәсьәлә монда түгел. Язучы үзенең, хикәясендә безнең тормыштагы мещанлыкны фаш итү проблемасын куя һәм тулысынча үз теләгенә ирешә. «Башкорт хикәяләре»ендә, гомумән, сатирик әсәрләр тулы бирелгән, һәм моны китапның отышлы, уңышлы ягы дип исәпләргә кирәк. Язучыларның сатирик уты астына алынган, көлкегә калдырылган тискәре типларның берсе дә бер-берсеи кабатламый, алариың һәрберсенең үз холкы, үз кирелеге, үз авыруы бар. Менә сатуда вакытлыча шикәр җитмәүдән файдаланып, шикәр белән спекуляция итүче һәм соңыннан адәм мәсхәрәсенә калучы Шикәр Шәрәфи (Әкрәм Вәли, «Шикәр Шәрәфи»); менә колхоз эшенә артык күңел бирмичә, «минимумга тулганчы» гына эшләп, күбрәк вакытын үз хуҗалыгында чокчынып уздыручы, оста тел бистәсе Шәмсия (Шакир Ыасыйров, «Ярканат»); яисә менә тагын бернинди эшкә дә төпләп урнашмыйча, гел җылы урын, күп акча төшә торган урын эзләп йөрүче җилкуар Дусмәтов (Николай Асанбаев, «Дусмәтов») һәм бөтен нәрсәдән зарлана торган оригиналь тип Хәкимов (Ибраһим Абдуллин, «Язмыш гаепле түгел»). Сугышка кадәр язылган хикәяләр рәтендә Сәгыйть Агишның «Эш самоварда түгел» (1939) дигән хикәясе аерылып тора. Хикәянең сюжеты катлаулы түгел. Авыл карчыгы Хөршидә әби шәһәргә улы белән килене янына торырга килә. Аны бик яхшылап хөрмәт итәләр, тәрбиялиләр. Ләкин шуңа да карамастан, Хөршидә әби яңа җирдә һич кенә дә үз- үзенә тынычлык таба алмый. Авыл тормышына, эш, хезмәт белән тулы тормышка күнеккән карчыкның эчке кичерешләрен язучы бик җылы итеп, дөрес, ышандырырлык итеп оирә. Көне буе өйдә бер эшсез утыру әбине ялыктыра, туйдыра башлый, ул үзенең авылын андагы кешеләрне сагына, һәм улы белән килене аны авылга кайтарып җибәрергә мәҗоүр булалар. Хикәядә хезмәткә мәхәб бәт турында, хезмәтнең кеше тормы шыида зур роль уйнавы турында бик матур идея үткәрелә. Сүз уңаеннан әйтеп китәргә кирәк. С. Агишның шулай ук «Кунак һәм намус» (1948) дигән хикәясе дә әйбәт тәэсир калдыра.
Бөек Ватан сугышына кадәр иҗат ителгән хикәяләр арасыннан тагын Кирәй Мәргәннең «Яшьтәшләр» (1937), «Майгөл әби» (1939), Ал и Карнайның «Тургай» (1930) хикәяләрен дә яхшы яктан билгеләп үтә се килә. Җыентыкның күбрәк өлешен сугыш вакытында һәм сугыштан сон язылган хикәяләр алып тора. Бу чор әсәрләрен укып чыккач та башкорт хикәясенең сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм тематика ягыннан да бик нык үскәнен күрәсең. Тема мәсьәләсен генә алыйк. Әле генә каран киткән хикәяләрдә күбрәк авыл тормышы өстенлек алып торган булса, соңгы ун ел эчендә язылган хикәяләрдә бу хәл тамырыннан үзгәрә. Беренчедән, табигый буларак, Бөек Ватан сугышы темасы килеп керә. Тик, әйтергә кирәк, бу тема Гайнан Әмирииең дулкынландыргыч итеп язылган «Кош оясы», «Кояшлы җыр» исемле хикәяләрендә һәм Әнвәр Бикчәнтәевиең фәлсәфи мәгънә белән сугарылган кыскакыска ике- өч новелласында гына чагыла. Болар гына җитәрлек түгел, әлбәттә. һәркемгә билгеле, Башкортстанда инде күптән — утызынчы еллардан бирле нефть чыгара башладылар. Республикада яңа промышленность тармагы, яңа профессия кешеләре барлыкка килде. Сугыштай соңгы хикәяләрдә нефть темасы да чагылыш тапкан. Ләкин, кызганычка каршы, бу темага язылган әсәрләр дә аз әле. Н. Асанбаевның телгә алынган «Дусмәтов» (1945) хикәясе белән «Күбәләк» (1951) хикәясеннән башка нефтьчеләр турында язылган бүтән берни юк. Ә инде «Күбәләк» хикәясенә килгәндә, бер-ике сүз белән генә әйтсәк — хикәя әйбәт. Авторның монда нефть чыгару техникасын гына түгел, шул техника белән эшләүче кешеләрне дә бик яхшы белгәнлеге
116
ачыктан-ачык күренеп тора. Әминә белән Әнвәрнең мәхәббәте, эшкә карата мөнәсәбәтләре бернинди көчәнүсез, табигый итеп, җанлы итеп күрсәтелгән. „ Тема турында сүз чыгудан файда- . .танып, башкорт иптәшләргә тагын берничә шелтәле сүз әйтәсе килә. Башкортстан үзенең нефть промышленносте белән генә горурланмый. Бүгенге Башкортстан — индустриаль республика. Анда бөтен илгә танылган корыч кою, чуен, бакыр кою заводлары бар, күмер шахталары, рудниклар бар. Анда шулай ук машиналар төзелеше промышленносте да алга киткән. Әмма «Башкорт хикәя- ләре»ендә индустрия эшчеләре тормышыннан бер генә әсәр дә юк. Җыентыкта яшьләр иҗатына киң урын бирелгән. Әдәбиятта әле күптән түгел генә танылып киткән иптәшләрнең үз эшләренә бик җитди килүләре, әдәби осталыкларын арттыру, хикәяләрнең телен шомарту буенча тырышлык күрсәтүләре күзгә нык ташланып тора. Билгеле булганча, хикәяне хикәя итә торган, аны җыеп, укмаштырып тора торган сюжет җебе, сюжет төене булырга тиеш. Әгәр шул сюжет җебе, шул сюжет төене булмаса, хикәя, нинди генә югары идеяләр белән сугарылган булмасын, нинди генә яхшы тел белән язылган булмасын, ул барыбер чын мәгънәсендә сәнгать әсәре була алмый. Бары тик ныклы бер сюжет җебе генә хикәяне мавыктыргыч итә, анда сурәтләнгән образларны, анда үткәрелгән идеяне укучының аңына, күңеленә барып җитәрлек итә. Бу — хикәя өчен мәҗбүри булган элементарь бер кагыйдә. Сюжеты яхшы эшләнгән хикәяләрдән Әнвәр Бикчәнтәевнең «Бер төндә» исемле хикәясе характерлы. Автор безнең хатын-кызларның, аерым алганда — сугышта ике күзен, бер кулын югалтып кайткан совет солдаты хатыны Әминәнең туры- лыклыгыи, рухи бөеклеген сурәтли. Автор үз героеның характерын, апың эчке дөньясын кискен, каршылыклы конфликт аша ача. _ Яшь, чиоәр хатын Әминә белән оез хикәянең башында ук танышасыз. Ул өстәлгә кайнар самовар китереп куя һәм шул вакыт хикәядә «мин» аша бирелгән ир кешенең артык кызыксынып: «Исемегез ничек, матурым?» — дигән соравыңа кискен генә җавап кайтара. Вакыйга әкренләп-әкренләп куера бара.
«Мин» дигән кеше, ягъни автор, төнлә сарайда йоклап яткан вакытта тышта аяк тавышлары ишетә. Ул да булса — Әминә янына Илдар дигән егет килгән. Вакыйга кискен төс ала. Без Әминәне бозыклыкта гаепләргә дә әзербез. Ләкин Әминә белән Илдар арасындагы диалог мәсьәләгә әкренләп ачыклык кертә. «Мин Ренатны (үз ирен, И. Ф.) ташлый алмыйм. Булмый!..» ди Әминә егеткә. Ул үз иренә хыянәт итү юлына басмый, Илдарга кайтып китәргә куша һәм беренче булып аның яныннан йөгереп китә. Әмма мәсьәлә моның белән генә ачыкланып бетми әле. Әминәне өйдә үз әтисе көтеп тора. Ул аны Ренаттан алып китәргә килгән. Конфликт тагын да катлаулана. Әминә нишләр? Бу семья драмасы нәрсә белән бетәр? — Укучыны шундый сораулар кызыксындыра. Бераздан соң без бик нык дулкынланган Әминәнең агач төбендә утырган ире белән автор янына йөгереп килүен күрәбез. «Мин әтине куып чыгардым»,— ди ул үзенең иренә, һәм без моңа һич тә шикләнмибез. Бер сүз әйтеп булмый, Ә. Бикчән- тәев сюжетны бик җыйнак итеп, мавыктыргыч итеп кора белә. Ләкин аның бер кимчелеге бар. Аңа тел осталыгы җитеп бетми. Аның хикәяләрендә хәтта персонажлар теле дә ничектер ясалма, төссез булып яңгырый. Мәсәлән, әлеге хикәядә Илдар^ «Шулай мин уйныйм һәм елыйм...» — ди. Ә «Чәчкә» новелласында Зоя исемле кыз бер яралы солдатка: «Миннән һәм Клава- дан», дип чәчәкләр букеты бирә. Бу җөмләләр русчадан начар тәрҗемәне хәтерләтә. Монда «һәм» үзе генә дә диалогларның бөтен ягымлылыгын, җанлылыгын юк итә. Теленең җыйнаклыгы, образлылы- гы, тапкырлыгы ягыннан Шакир Насыйров хикәяләре аеруча җылы сүзгә, аеруча уңай бәягә лаеклы. Язучының теле халык сөйләм теленә
117
бик якын. Ш. Насыйров халык теленең нечкә үзенчәлекләрен тотып ала белгән, шулариы персонажларның диалогында да, үз телендә дә искиткеч оста, урынлы файдаланган. Менә бер мисал: «Мин тимерлектә эшлим. Беләсез, тимерлеккә йомыш-юлга килүче кеше күп була. Шулай, бервакыт, халык алдында, югары оч Щәмсибанат киленне «Ярканат Шәмсия» дип әйткәнмен дә салганмын бит. Утыз тештән чыкканы — утыз кешегә җиткәне, таралды да ңитте бу исем» («Ярканат»). Автор үзенең хикәяләрендә һәрбер персонажның үзенә генә хас сөйләү стилен тапкан. Мәсәлән, шул ук хикәядәге Ярканат Шәмсия беләи тимерченең теле бер-берсенә бөтенләй капма-каршы. Табигать күренешләрен, кешенең эчке кичерешләрен биргәндә дә Ш. Насыйров гаҗәп матур, образлы сүзләр, фразеологик, идиоматик сүз тезмәләре эзләп таба. («Ә колхоз эшенә килгәндә инде, oifUAKd чокыры кычыта» — «Ярканат». «...Ике егет, капканы чыккач та, чәчрәп торган буран эченә кереп, күздән югалдылар» — «Ике егет»). Тел ягыннан яхшы эшләнгән мондый хикәяләр җыентыкта күп кенә. Мисал өчен А. Карнай, И. Асанбаев, И. Абдуллин, С. Агиш һ. б. хикәяләрен күрсәтергә була. Әмма шулар янында коры, авыр тел белән язылган хикәяләр дә юк түгел. Мәсәлән, Г. Гумәрнең нигездә әйбәт тел беләи язылган «Рус әбие» исемле хикәясендә: «Ап-ак чәчләре мөлаем йөзен түгәрәкләп алган карчык утыра иде анда», дигән аңлаешсыз, кытыршы җөмлә бар. Яисә менә Г. Әмиринең «Җыр» исемле хикәясеннән бер мисал: «Бик зур зәңгәр шәлнең читләренә тегелгән нәфис челтәрләргә охшаган юка ак болытлар офык буена сузылган алсу буяуга манчылдылар». Башкорт хикәяләренең бик күбесе өчен уртак булган тагын бер кимчелек бар, ул да булса — беренче заттай сөйләү. Барлык язучылар да диярлек хикәяләрне геройның үзеннән сөйләтү тәртибендә алып баралар. Билгеле, әдәбиятта беренче затган сөйләү формасы яңа нәрсә түгел, һәм ул беркайчан да бетмәячәк тә, шулай ук моны авыз тутырып: кимчелек, дип әйтү дә, бәлки, бик үк дөрес булмас. Ләкин монда: башкорт иптәшләр мондый форма белән артык мавыкмыйлар микән? дигән сорау туа. Ә бит хикәяне геройның үз авызыннан сөйләтү язучыны еш кына
чикли, кыса, аны билгеле бер эз буенча гына барырга мәҗбүр итә һәм аңа икенче дәрәҗәдәге геройларның хәрәкәтләрен, эчке дөньяларын күрсәтүдә, табигатьне сурәтләүдә зур гына кыенлыклар тудыра. /Моның шулай икәнен Денис Исла- мовның гомумән алганда уңышлы гына язылган «Урак өсте» (1952) хикәясе мисалында күрергә була. Хикәя озын гына, материалы да җитәрлек, идеясе дә бик шәп. Ләкин характерлар һәм шулай ук хикәянең чишелеше — ышандырмый. Хикәянең кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт: к о м б а й н ч ы А р с л а н г ә р ә i i бригадир кыз Рәшидәгә гашыйк. Урак вакытында алариың колхозына Кубаньнан ярдәмгә Андрей исемле бер комбайнчы егет килә. Андрей Рәшидәнең элекке танышы булып чыга. Алар бер-берсеи яратышалар. Андрей Рәшидәгә өйләнә һәм аны үзләренә Кубаньга алып китә. Хикәя Арслангәрәйнең сөйләве буенча алып барыла. Автор безне Арслангәрәй Рәшидәне сөя дип ышандырырга тырыша, һәм хикәянең беренче битләрендә, Кубаньнан Андрей килгәнче, без моңа чынлап та ышанабыз. Ләкин Андрей белән Рәшидә арасындагы мөнәсәбәт ачыклана барган саен, безгә баштагы уйдан кире кайтырга туры килә. Арслангәрәй, үзе сөеп йөргән кызының икенче берәүгә якынлашканын күреп, бернинди каршылыксыз, бернинди эчке кичерешсез, борчылусыз шундук арткы планга күчә. Ул гына да түгел, ул хәтта үзенең мәхәббәт өлкәсендәге «дошманы» Андрейны нишләптер үзеннән-үзе күңеленә якын күрә, төрлечә мактый һәм соңыннан аны Рәшидә белән икесен Кубаньга хөрмәтләп озата. Д. Исламов, билгеле, хикәядә халыклар дуслыгын күрсәтергә омтыла. Ләкин ул халыклар дуслыгы
118
хисе белән мәхәбоәт хисен ocpi ә оу тый, икенчесен беренчесе өчен корбан итә һәм бернинди дәлилсез, мо- тивировкасыз корбан итә. Шуңа күрә, Арслангәрәйнең Рәшидәне сөюе һәм шул ук вакытта Андрей белән әшнә булып, яхшы иптәш булып йөрүе укучыны һич тә ышандырмый. Арслангәрәй Рәшидәнең Андрейны яратуын беренче мәртәбә белгәч тә (ул аларның серләшүләрен күреп тора) искиткеч рәвештә салкын булып, битараф булып кала. Ул беркемгә дә ачуланмый да, үпкәләми дә, газапланмый да. Җитмәсә, үзе хикәянең азагына кадәр Рәшидә белән Андрей арасында буталып йөри. Әгәр язучы хикәяне өченче заттан, үз исеменнән, автор исеменнән алып барса, әсәрнең композицион төзелеше ягыннан яхшы гына уңышка ирешкән булыр иде. Әлбәттә, хикәя
нең конфликты бермә-бер көчәер, характерлар тулырак, киңрәк ачылыр иде. Язучыларның Икенче Бөтенсоюз съездына әзерләнү уңае белән бездә тугандаш халыкларның әдәбиятын татарчага тәрҗемә итеп чыгару эше бераз җанланып китте. Аерым алганда, башкорт язучыларының берничә әсәре татар телендә басылып чыкты, һәм быел да бу эш дәвам иттерелә. Ләкин бүгенге көйдә тугандаш әдәбиятларның юбилей яисә съезд вакытларында ике-өч китабын бастырып чыгару гына җитми. Күршеләр белән чынчынлап иҗади дуслык, киң мәгънәсендә иҗади дуслык урнаштыру турында сүз бара, һәм безгә киләчәктә бу эшне тагын да җанландырып, көчәйтеп җибәрергә кирәк