ЗАМАНЫБЫЗНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ
Владимир Маяковскийның халык тарафыннан яратыш укыла торган күп санлы гүзәл әсәрләре совет кешеләре тормышының, аерылгысыз кисәге булып кына калмады, ә чит илләрдәге миллионлаган хезмәт ияләренең. мәхәббәтен дә казанды. Алар халык массаларының, якты, бәхетле киләчәк өчен көрәшләрендә, күгәрмәс корал булып, алгы сугышчан сафта баралар. Заманыбызның, иң талантлы шагыйре Д^аяковский үзенең чиксез бай иҗатын тыгыз рәвештә политик көрәш белән бәйләде, хезмәт ияләре интересларына буйсындырды, Ватаныбызга хезмәт итүгә багышлады. И. В. Сталин, Маяковскийның совет әдәбияты тарихындагы роленә һәм әһәмиятенә карата классик билгеләмә биреп: «Маяковский безнең совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре булды һәм булып калыр», — диде. Бөек Октябрь революциясе, Коммунистлар партиясе, бәхетле һәм шатлыклы тормышны иҗат итүче совет халкы Маяковскийның дөньяга карашын формалаштырды. Яңаның иске белән, безнең алга баруыбызга киртә булып торучы күренешләр белән көрәшендә Маяковский һәрвакыт алгы сафта барды. Социалистик революция интереслары аның иҗатының эчтәлеген билгеләде. Совет чорында язылган беренче шигырьләрендә үк Маяковский җиңеп чыккан революция гимнын җырлады, халык массаларының тарихи ролен, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә хезмәт ияләре эшенең җицел мәслеreн сурәтләде. 1918 елда аның данлыклы «Сул марш»ы дөньяга чыкты. Бу әсәрдә чит ил интервентларына каршы көрәштә үзенең азатлыгын һәм бәйсез- леген саклап калган совет халкының патриотик фикерләре һәм хисләре әйтелде. 1920 елда язылган «150.000000» исемле поэмасында Маяковский совет халкының империализмга каршы героик көрәшеп гәүдәләндерде. Совет халкының җиңелмәс көчен ул Иван исемле символик герой образында сурәтли. Иван президент Вильсон белән бермәбер көрәштә җиңеп чыга. Бу әсәрдә бөтендөнья реакциясенең терәге булган Америка империализмы фаш ителә. Поэма Маяковскийның революциягә кадәр язылган поэмаларыннан нигездән аерылып тора. Аның беренче әсәрләренең үзәгендә кимсетелгән кеше образы тора иде һәм ул кеше дворян-буржуаз җәмгыятьнең кабахәтлеге турында, ә үзенең якты киләчәккә, бәхетле тормышка ышануы турында озын-озын монологлар сөйли иде. Ә яңа поэмасында Маяковский революцион халыкның моңарчы күрелмәгән күләмдә алып бара торган көрәшен сурәтләде. Бу поэма Маяковскийның совет эпосы тудыруга омтылышы булды. Эшчеләр сыйныфы һәм Коммунистлар партиясе белән туганлык җепләре Маяковскийның бөтен поэзиясен бизи. Эшчеләр сыйныфы партиясе, Ленин һәм Сталин тарафыннан тудырылган партия Маяковский өчен иң кадерле нәрсә булды. Партиягә булган олы мәхәббәт хисләрен шагыйрь үзенең әсәрләрендә ачык һәм тирән мәгънәле сүзләр белән әйтеп
100
бирде. Социалистик революциянең һәр казанышында Маяковский Ленин тарафыннан башланып җибәрелгән эшне күрде, Ленин идеяләренең һәм ихтыярының тантанасын күрде. Маяковскийпың Ленинга багышланган беренче шигыре 1920 елда дөньяга чыкты. «Владимир Ильич» дип исемләнгән бу шигырь В. II. Ленинның илле еллыгына карата язылган иде. Ленин Маяковский өчен укытучы, юл күрсәтүче булды. /Менә шуңа күрә Маяковскийпың шигырьләре Ленинның авыру көннәрендә, кайгылы көннәрдә, көчле набат булып яңгырадылар. Шагыйрь бөтен халык белән бергә Владимир Ильичның сәламәтлеге турында хөкүмәт бюллетеньнәрен борчылып күзәтеп барды һәм Ленин эшенә тиңдәшсез мәхәббәт һәм какшамас ышану белән суга р ы л га н « Б ез ы ш а н м ы йб ыз» исемле шигырен язды. Ленин үлмәде, Ленин яши дигән фикер Мая- ковскийның бөтен иҗатында кызыл җеп булып сузыла. Шушы фикер шагыйрьнең «Союз шәһәрләре буйлап», «Иптәш Ленин белән сөйләшү», «Безнең Яңа ел» исемле шигырьләрендә һәм «Яхшы» дигән поэмасында бик ачык чагыла. «Владимир Ильич Ленин» поэмасы чорыбызның поэтик һәйкәле булып калкып чыкты, партия һәм халыкка дан җырлаган рухландыргыч гимн булып яңгырады. Шагыйрь сыйнфый көрәшнең бөтен тарихы тарафыннан тудырылган юлбашчы образын сурәтләде. Күптән, моннан ике йөз еллар әүвәлдән Килә Ленин турында беренче хәбәрләр. Маяковский зур осталык белән хезмәт ияләренең күптәнге хыялларын, аларны яклаучы, көрәшче һәм үч алучы бөек кеше турындагы уйларын бер төенгә бәйли, Ленинның, ил белән, халык белән, партия белән какшамас берлегенә басым ясый: Партия һәм Ленин — ике туган-игез,— Кадерлелектә тарих-ана өчен кайсы артыграк? Без Ленинны уйлап, партия — дибез, Ленин — дип әйтәбез, партияне уйлап. Поэмада Ильич миллионнарга якын һәм аңлаешлы кеше буларак х а р а кте р л апа. Ш агы й р ь әсәрдә Ленин эшчәплегенең колач җитмәс зурлыгын сурәтли. Халыкның юлбашчы белән
саубуллашу күренешләре кайгылы симфония итеп, поэтик сәнгатьнең югары ноктасына күтәрелеп тасвирлана. Маяковский халык йөрәгенә тирәнтен үтеп керә, бу гаять зур югалтуның халык йөрәгенә урнашкан тирән кайгысын гына күреп калмый, бәлки «Ильичның хәтта үлеме дә иң бөек коммунист- оештыручы булып әверелүен» күрә. Ленинизм идеясенең мәңгелеге, Коммунистлар партиясе эше тантанасы бу поэманың нигезендә ята. /Маяковскийпың Ленин турындагы шушы гүзәл поэмасыннан тыш, Бөек Октябрьның ун еллыгына багышланган «Яхшы» поэмасы да — зур әһәмияткә ия булган әсәр. Бу поэмада Октябрь революциясен барлыкка китергән сәбәпләр, кышкы сарайны алу күренешләре бик ачык күрсәтелә, В ата и ы быз иың куәтен арттыру өчен барган социалистик хезмәткә дан җырлана. Яратам мин зурлыкларын безнең планнарның һәм аларның колачының зур адымга басып барышын. Мин шатланам тыңлап безнең халыкларның Сугышка һәм эшкә бара торган маршын. Шагыйрь егерменче елларның беренче төзелешләрендә социалистик төзелешнең грандиоз колачын күрде. Шагыйрь илебездә бара торган үзгәрешләргә, һәрбер яңа күренешкә соклана, кешенең иҗади куәтенә ныклы ышаныч белдерә. Кузнецк төзелеше турындагы шигырендә ул болай ди: ...Беләм — үсәр шәһәр, булган чакта Совет илендә Менә шундый кешеләр! Мая ковски й и ы ң тор м ыш ы беләп, аның катлаулы һәм бай табигате белән, ул хис иткән вакыйгалар белән танышмый торып, Маяковский поэзиясе үсешен дөрес аңлау һәм
101
аның әһәмиятен билгеләү мөмкин түгел. Аның әсәрләре гаять тормышчан һәм алар искиткеч бай күзәтүләр нигезендә язылганнар. Маяковский үз Ватанын яхшы белгән. Маяковский күп мәртәбәләр Советлар Союзы шәһәрләре буйлап сәяхәтләр ясый, халык массалары эчендә кайный, чынбарлыкны тирәнтен өйрәнә. Шул исәптән ул берничә тапкыр Казан шәһәрендә дә була. Казан шәһәре Маяковскийны Совет Татарстанының башкаласы буларак, Идел буендагы эре индустриаль үзәк буларак, тарихи университет шәһәре буларак үзенә тарта. Казан тәэсирләре Маяковскийны поэзиядә халыклар дуслыгы проблемасын яктыртуга рухландыра. «Өч мең дә өч сеңел» исемле шигырендә шагыйрь, совет чорында Казан шәһәренең үсешенә шатланып, бо- лай ди:
Ә биредә,
афишаларны кәҗәләр кырыккан җирдә, — «Фәлән арияләр башкарыласы»... Хикәя булып күтәрелә Казан, Кызыл Татарстанның башкаласы.
«Казан» дип исемләнгән икенче бер шигырендә Маяковский ике Казанны: иске һәм яңа Казанны сурәтли. НЭП елларында иске Казан базарларда кайнап торган нэпманнары белән үзен сиздерә башлый. Ләкин ул вакытта ук инде яңа тормыш, совет тормышы, социалистик культура искелекне җиңә бара. Маяковский татар совет әдәбияты һәм Идел буендагы башка халыкларның әдәбияты үсешен тәбрикли.
Килеп керә татар: «мин татарча «Сул маршаны укыйм сезгә»,— ди. Икенчесе керә. Янак чалыш. * Нидер эзләп кесә төбендә: «Мин — Мари, — ди — сезгә «Сул марш»ны Укып бирим мари телендә». Болар сүзне бетереп чыга. Өченчесе очрый каршыга. Сезнең марш — безнең марш. Мин — чуваш, туктале юлдаш, Сезнең марш була
Чувашча болай»... Шигырь Советлар Союзындагы халыкларның культура үсешен белдерә торган түбәндәге юллар белән тәмамлана: Уралның бозына ышкылып, Мохтаҗлыкта яшәгән халыклар бәреп керделәр ишекне, һөҗүм иттеләр. Культура крепостен яулап алырга. Милли кадрлар хәзерләп чыгаруда гаять зур роль уйнаган, бөек Ленин исемен йөртүче Казан университетын Маяковский зур идея- художество көченә ия булган юллар аша сурәтли: Университет — горурлыгы Казанның, Стеналары аның бүген дә бөек гражданины турында Иң сөекле Истәлекне саклый үзендә. Маяковский, социалистик Ватанның киң колачлы үсешен җырлау белән бергә, алга барырга комачаулый торган төрле искелек калдыкларын үзенең сатирасы белән тәнкыйть уты астына алды. Аның «Кандала» һәм «Мунча» исемле сатирик әсәрләрендә бюрократлар, җилкуарлар, ялагайлар, гайбәтчеләр, обывательләр фаш ителә. «Мунча» пьесасындагы бюрократ Победоносиков тибы совет сатирасының зур казанышы булып тора. Маяковский үз Ватанының бөек патриоты булды. Ватаннан башка, Ватаннан читтә ул шәхси бәхетне күз алдына китерергә дә мөмкин түгел дип санады. Маяковский кая гына бармасын, кайсы илдә генә булмасын, аның хисләре, уйлары туган илгә юнәлгән иде. Бөтен җирдә Маяковский үзен бөек Советлар Союзының вәкиле итеп сизде. Ул поэтик талантының бөтен көчен капиталистик дөньяның кабахәтлегенә, капитализмның черек культурасына каршы юнәлдерде. Америка Кушма Штатларына баргач, ул, небоскреб-
ларныц зур таш фасадлары артына яшеренгән әшәкелек дөньясын күреп, ана нәфрәт белдерде. Ул үзенең «Чакыру» һәм «Ару гражданин» исемле шигырен менә шушы Америка чынбарлыгын сурәтләүгә багышлады. Маяковскийның Америка турында язылган шигырьләре капитализм җәмгыятенең кешелексез законнарына, гомумән капиталистик системага нәфрәт белән сугарылган. Америка турындагы очеркларында ул Америкада яшәүче миллионнарча кешеләрнең хәерчелеккә, эшсезлеккә дучар булуларын сурәтләде. Маяковский поэзиясе — идея эчтәлеге буенча да, художество формасы буенча да новаторлык поэзиясе булды. Совет культурасының үсешендә Маяковскийның әһәмиятен билгеләп, М. II. Калинин болай дигән иде: «Минемчә, совет халкына хезмәт итүнең иң яхшы үрнәге булып Маяковский тора. Ул үзен революция көрәшчесе итеп таныды һәм аның иҗаты да асылда шундый иде. Ул үз әсәрләренең эчтәлеген генә түгел, формасын да революцион халык белән кушарга омтылды». /Маяковский үз хезмәтенә таләпчән булды һәм шагыйрьнең иҗтимагый роленә югары бәя бирде. Маяковский тар рамкадагы әдәби мәктәп тудыручы
гына түгел. Ул бөтен бер тарихи эпоханың шагыйре иде һәм аның иҗаты бөтен совет поэзиясенең һәм бөтендөнья прогрессив әдәбиятының үсешенә зур йогынты ясады. Бу йогынты күп/кенә татар совет шагыйрьләрендә дә сизелде. Һади Такташ, Гадсль Кутуй бөек шагыйрьдән поэтик осталыкка, партиялелеккә, идеялелеккә өйрәнделәр. Фашистлар төрмәсендә җәзаланып үтерелгән герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына да Д^аяков- скийның йогынтысы зур булды. ДҮаяковский традицияләре, ДАаяков- ский әсәрләреннән өйрәнү Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, Әхмәт Фәйзи, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Нури Арсланов һәм башка шагыйрьләрнең дә яхшы әсәрләрендә күренә. Совет поэзиясе, шул исәптән татар совет поэзиясе дә, Маяковскийның бай традицияләрен дәвам иттереп, үзенең художество байлыгын арттыра. Владимир Маяковскийның гүзәл иҗаты совет кешеләрен илебездә коммунизм төзү өчен көрәштә яңа батырлыкларга рухландыра. Маяковский үзенең әсәрләре белән Советлар Союзындагы, бөтен җир шарындагы прогрессив халыкларның күңелләрендә яши һәм киләчәктә дә гасырлар буена яшәячәк.