Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ТАНЫШЛАРЫБЫЗ




Бу китапчыкның гомере бик кыска әле, аның китап кибетләрендә күренә башлавына нибары дүрт- биш ай гына. Эчтәлеге дә баш әйләндергеч маҗаралар, әллә ни мавыктыргыч вакыйгалар вәгъдә итми. Китапчыктагы җыйнак кына җиде хикәядә тормышның иң гади вакыйгалары, көнкүрешнең гадәти хәлләре турында сүз бара: берсендә «Җәйге челләдә» булган көндәлек бер хәл турында сөйләнә, башкаларында «Балта остасы» яисә «һөнәр» турында сүз бара, авылда ачылган «Яңа магазинда» эшләүче Галия исемле кызның берничә сәгать эчендә башыннан ниләр узуы турында языла. Бу хикәяләрнең төп геройлары безнең хәзерге колхоз авылында яшәүчеләр, артык югарыга үрелмичә, әллә ниләр турында хыялланмыйча, үзләренең көндәлек эшләреннән, беренче карауда шактый ук беркатлысыман күренгән шул гади тормышларыннан ямь табып, шуның белән чын күңелдән мавыгып, бары белән күңелле генә итеп яшәүче үзебезнең колхоз кешеләре. Менә сугышта кулын өздереп кайтканнан соң үзенең элекке һөнәрен — балта эшен чын күңелдән юксынучы яхшы күңелле, эш сөючән Гарәфи. Менә аналар-әбиләр әйтмешенчә, «ат күк» кызлар әйтмешенчә «аю күк» таза, хәтта үзенә бераз тәкәбберлек шаукымы да йогып өлгергән үз сүзле яшь егет Фәрит. Әнә боларның барысыннан да ачыграк булып күз алдына килүче нечкә күңелле, намуслы карт Фа- зылҗан. Әнә үзенең бай эчке дөньясы, 
ярыйсы ук тирән тойгылары беләи кырларга, зур эшләргә омтылучы яңа авылның яңа кызы Гөлфия; аның элекке сөйгән егете, басынкы Нәҗип, һич көтмәгәндә ире булып киткән «Кара малай» — Заһит. Әле болар гына да түгел, бу төркемгә бик кыю рәвештә «һәм башкалар» дип тә өстәргә мөмкин. Күрәсез, һәммәсе дә гади кешеләр, әллә ни зур батырлыклар да эшләмиләр, алар турында радио һәм газеталарда да шау-шу юк. Шулай да аларның көнкүреше һәм уйлары, теләкләре һәм омтылышлары кайсы ягы белән генә булса да Ватаныбызның зур тормышына килеп ялгана, көндәлек эшләре илебездәге бөек төзелешләргә бик кирәкле, бик кадерле бер өлеш булып килеп кушыла. Безнең бу яңа танышларыбыз болай да бик кешелекле, ачык чырайлы, күңелдә яхшы тойгы уятырлык сөйкемле кешеләр. Хәтта Фазылҗан абзыйны гел пешекләп, һаман мыгырдап кына торучы Хөббениса түти дә чит тоелмый. Чөнки ул хикәягә тормышның үзеннән килеп кергән, үзе беләи бергә эреле-ваклы борчуларын, кайгы-хәсрәтләрен һәм куанычларын алып кергән. Чөнки ул безнең кеше, ул тормышның рәхәтен дә, михнәтен дә ил белән, бөтен халык белән бергә күтәргән, ул бөек Ватаныбызның иминлеген, бөтенлеген саклау өчен ике батыр солдат үстереп биргән хөрмәтле апа кеше.  
107 
 
Җыеп әйткәндә, бу хикәяләр үзләре дә, аларның геройлары да әдәбият басуына әле яңа гына борын- л а п чыккан, баш ы н н а н җ ил -да в ы л - лар кичермәгән, әмма бу ямьле һәм кырыс дөньяга ачык күз, зур өмет белән текәлгән яшь .үсентеләр. 
II Китапта хикәяләрнең нинди тәртиптә урын алуларына игътибар итмәстән, мин Төхфәтуллинның әдәби эшчәилеге белән танышуны «Балта остасы» (1948 ел) дигән хикәядән башлар идем. Аннан соң — «Байрак» (1951), аннан да соң «Сталин- градлылар» (1952), «һөнәр» (1953), инде иң ахырдан —«Җәйге челләдә» (1954). Миңа калса, болай укыганда яшь авторның матур әдәбият дөньясына ничек якыная килүен, адымының ни дәрәҗәдә кыюлана, батырая баруын, кыскасы, аның үсү юлын ачыграк күрергә мөмкин. Монда тупланган хикәяләрнең сыйфатыннан күренгәнчә, яшь автор әдәбиятка шопшома һәм тап-такыр юлдан, бер мәшәкатьсез һәм эзләнүләрсез генә килеп кермәгәнгә охшый. Бәлки «Сталинградлылар» хикәясенә дә үз вакытында бик күп көч салынгандыр. Бәлки аңа да байтак кына йокысыз төннәр киткәндер. Анда бит яшь авторның бик тырышып нидер әйтергә теләве, дулкынлануы юкка гына шулай сизелми. Хәтта Арчаның кунак өендә дусларча сөйләшеп утыручы бу әйбәт кешеләрнең әңгәмәләрендә, бер-беренә мөнәсәбәтләрендә ара-тирә ниндидер җылы бер якынлык чагылып китә дә пидер көтә башлыйсың. Ләкин ышанычың акланмый, көткәнең булмыйча кала, хикәя канәгатьсезлек уята. Нигә шулай? Безнең уебызча, монда авторны дулкынландырган яхшы идеяне бер ноктага туплап, сәләт көче белән ачык күренерлек рәвештә яктыртып бирү җитми. Шунлыктан бу әсәр эскизлыктан югары күтәрелә алмаган. Шулай ук мин «Байрак», «Балта остасы» исемле хикәяләрне дә тәмам эшләнеп, өлгереп җиткән әсәрләр дип әйтмәс идем. 
Боларны узган юлның бер си- келтәсе, яшь язучының юлында үтелә 
торган бер баскыч дип тә карарга мөмкин. Күрәсең, күңелдәгене үзең канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә дөрес тә, көчле дә, яңача да итеп әйтеп бирә алмыйча гаҗиз булуның чиксез азабын һәм һәр яңа бизәк, отышлы образ, тапкыр сүзне табуның тиңсез куанычын бөтен тирәнлеге белән үзең татып карау күп нәрсәгә өйрәтә торгандыр. Төхфә- туллин 1948 елда язган беренче хикәяләреннән «Җәйге челләдә» кебек әсәрләренә кадәр бу иҗат «бизгәген» җиңел генә һәм файдасыз гына уздырмаган булса кирәк. Аның нәтиҗәсе күз алдында. Яшь авторның осталыгы арту, каләме тагын да чарлана төшү барыннан да бигрәк нәрсәләрдә күренә? Безнең уебызча (әдәби осталыкны сорый торган башка якларын да инкарь итмәстән), иң элек кешенең рухи байлыгына, күңел хәзинәсенә тирәнрәк керә белүендә, образларның кичерешләрен, уй-тойгыларын тагын да катлаулырак, табигыйрәк, шул ук вакытта тагын да тәэсирлерәк итеп тасвирларга өйрәнеп килүендә. Кешенең уй-тойгыларын тирән дә алып, оста да чагылдыра белү әдәби иҗатның тирән фикер йөртә белүне һәм түземле тырышлык белән зур сәләтне сорый торган үтә катлаулы, бик кадерле бер ягы икәнен дә онытмыйк. Гәрчә мондый вакытта чагыштырып күрсәтү, аңлатып бирү өчен бердәнбер дөрес юл булмаса да, өстә телгә алынган «Җәйге челләдә»дәге Фазылҗан белән «Балта остасы»н- дагы Гарәфине янәшә куеп карыйк. Гарәфи образын күрсәтү теләге белән алынган вакыйга «Җәйге челләдә »ге хәлгә караганда күп өлеш катлаулырак, тирәнрәк һәм бае- рак. Анда Гарәфинең кулсыз кайтуы, үзенең сөйгән эшен дәвам иттерүдән гомер буена мәхрүм калуы кебек тирән бер фаҗига бар, аңа каршы тәмам өметне өзеп бетергәннән соң яңадан балта эшен башкара алу кебек зур куаныч бар. Фазылҗан- ның карчыгы Хөббениса белән ике арада туган күңелсезлек үзе дә, аны тудырган сәбәп тә беренче карауга
108 
 
ул кадәр үк җитди хәл түгел. Чыпчык никадәр дуласа да койманы җимерә алмый дигәндәй, һәрвакыт мыжылдарга ярата торган Хөббени- са түти бу юлы да әллә кая бара алмас, бер туктаган, ниһаять, бер тынычланган булыр иде. Материалы беренче карауга әнә шулай җиңелчәрәк кенә булуга карамастан, «Җәйге челләдә», «Балта остасы»на караганда көчлерәк хикәя булып чыккан. Чөнки, өстә әйткәнебезчә, автор монда ике аягы белән дә колхоз җирлегенә басып торучы бу акыллы картның шул вакытка гына хас тирән кичерешләрен, үзе шул карт сурәтенә әверелгәндәй, аның эчке дөньясына кереп язгандай тирән итеп сурәтләп бирә алган. Хикәядә Фазылҗанның «аягы тартмавына» карамастан, әмма Хөббениса карчыгының сүзен җиргә саласы килмичә, үзенең бу эшен вөҗданы каршында акларлык төрле сәбәпләр, дәлилләр эзли-эзли, колхоздан яшереп «шыпырт» кына печән чабарга баруы, шул вакыттагы кичерешләре тирәнлеге, оста бирелүе белән аеруча истә кала. «...Каратайга якынлашкан саен, Фазылҗан абзыйның аяклары, артыннан кугандай, бер бик җилле кызуларга тотына, бер бөтенләй атлар- атламас сөйрәлә башлый, ул әледән- әле аллы-артлы карангалап ала иде...» Чөнки Фазылҗан, «карчык әйтмешли, ул чокырны барыбер колхоз өчен чапканнары юк...» дип, «әнә кеше колхозга гына ышанып ятмый, үзе дә хәзерли бит...» дигән булып никадәр генә күңелен тынычландырырга тырышса да вөҗданы моңа каршы чыга. Бөтен халык белән бергә күмәк хуҗалыкка эшләү изге бер гадәт булып кереп урнашканлыктан, шундый кызу эш өстендә бары үзеңне генә кайгыртып йөрү, җитмәсә тагын колхоз печәнен болай «шыпырт» кына селтәп кайту олы кешегә сәер генә түгел, хәтта оят та кебек тоела. Шунлыктан кар- шыга трактор килгәнне күргәч, Фазылҗан карт шактый ук уңайсызлана: «Әллә алар үтеп киткәнче генә әнә теге куаклык артына ышыкланып торыргамы?..» Фазылҗан агай куаклыкка яшеренми яшеренүен, шулай да аның хәле һич җиңелдән булмый. Ул үзен зур гаепле кешесыман хис иткәнлектән, 
«чалгысын иңбашыннан алып, аска гына салындырып тота», аңа мондый хәлдә кеше күзенә күренү бик авыр, бик тә авыр булып, бу аның «җанын кыйный». Бу хикәянең һәр юлыннан яшь авторның үзе язган бу вакыйганың җирлеген, карт белән карчыкның гына түгел, аларга бәйләнешле һәр кешенең тормышларын да, уй-тойгы- ларын һәм теләкләрен дә бик тирән- тен белеп язуы, аларны чын күңелдән яратуы, геройларының шундый тирән тойгылы яхшы кешеләр булуы белән хәтта берникадәр горурлануы да сизелеп тора. Әйе, үзеңнең геройларыңа, аларның тормышларына әнә шулай эчкерсез чын мөнәсәбәттә булып, я аларны чын күңелдән, күзеңнән яшь килердәй дәрәҗәдә, сөйгәндә, я (әгәр тискәре типлар икән) чын күңелдән нәфрәтләнгәндә, күрәлмаганда гына истә калырлык, укучыларны дулкынландырырлык әдәби образлар иҗат итәргә мөмкин. Яхшы әсәр иҗат итү өчен бу иң беренче шарт. Үз геройларына битараф карашта булган язучының әсәрен укучы да салкын кан белән, исе китмәстән, битараф кеше буларак кына караштырып чыга. Яшь авторның каләме сизелерлек рәвештә чарлана баруы аның соңгы хикәяләрендә сурәтләү чараларын кыюрак, остарак куллануында, телендә образлылык артуда, сөйләмнең эчкәре ягындагы, юллар арасындагы мәгънәнең һаман тирәнәя баруында да бик сизелә. «Сталинградлылар» белән «Балта остасы» укучыда тирән тәэсир калдырмыйлар, көчле йогынты ясый алмыйлар. Чөнки бу хикәяләрдәге вакыйгалар укучыны дулкынландырырлык, аны уйга калдырырлык тирәнлектә һәм көчле итеп бирелмәгән. Аларда язучының әйтергә теләгәне, сай күлдәге балыклар төсле, бик өстә, күз алдында гына ята, никадәр тырышсаң да, никадәр генә» 
Ю9 
 
теләсәң, дә, шул әйткәннән дә тирәнрәк берни дә күрә алмыйсың, үзеңнән берни дә өсти алмыйсың. Алар- да гомумиләштерү, вакыйганы типик хәлендә күрсәтә белү җитенкерәми, сайлык һәм түшәм тәбәнәклек уңайсызлый, шунлыктан уйланырга азык бик аз, эстетик зәвыкыңа юш килер- дә й о б р а з л ы л ык, д у л к ы н л а н д ы р ы р - лык нәфислек, гүзәллек тә җитми. «Таныш гөрелте» белән «Җәйге челләдә» хикәяләре дә шул ук колхоз кешеләренең тормышын, алар- ның ук гади көнкүрешләрен тасвирлауга багышланган. Әмма боларда яшь автор тормышның өстә яткан тышкы күренешләрен генә түгел, бәлки эчке матурлыгын күрә башлаган, әйтергә мөмкин, шактый ук тирән күрә башлаган. Монда инде ул үзенең сәләтенә, образлы сүзнең куәтенә дә ныграк ышана, аларга ныграк өметләр баглап яза. Берничә үрнәк китерик. Хөббениса карчык, үзара бераз әйткәләшеп алганнан соң, Фазыл- җан эшкә киткәндә, картын капка төбенә кадәр озата чыгып, аның артыннан озак кына карап тора. «И, рәхмәт төшкере, ачуы чыпчык җиле кебек битне генә сыйпап үтә дә хәзер бетә дә китә тагын үзенең», ди. Күрәсез, мондый хикәяләрдә еш кына очрый торган гади бер күренеш. Нинди генә әби үзенең картын озатмас та аңа нинди генә җылы сүзләр әйтеп калмас! Шулай булуга карамастан, хикәянең бу күренеше нык истә кала. Автор моңа матур сүзләр тапканлыктан гына да түгел. Карчыкның шушы гади генә булып ишетелгән сүзләре аша аларның озын тормыш юлын кулга-кул тотынып бик тату узганлыкларын, бу ике өлкән кешенең, арасындагы мәхәббәтнең шушы яшькә кадәр һаман да сүимәгәнлеген, алар берсе икенчесенең куанычы булып яшәүләрен сизәсең. Теләсә нинди хәзерлекле укучыны да канәгатьләндерерлек мондый урыннар соңгы хикәяләрдә еш ук очрыйлар. («Таныш гөрелте» дә бала йокысын, Нәҗип белән Гөлфиянең үзара мөнәсәбәтен тасвирлаган урыннар һ. б. in.) Ill Шулай да бу әйтелгәннәр Төхфә- 
туллииның иҗат юлында уңышка санарлык беренче адымнар гына әле. Әдәбиятны заманыбызның сорауларына җавап бирерлек, укучыларга үрнәк булырлык һәм «озын гомерле» яңа образлар белән баету өчен яшь язучыга бик күп эзләнергә, укырга, өйрәнергә кирәк булачак. Җентекләбрәк күз салсаң, яшь авторның әсәрләрендә зур гына кимчелекләр күрәсең. Аларның күбесе әдәби осталык җитмәүдән, тәҗрибә- сезлектән килә. Кайбер хикәяләрдә гомумиләштерү көче сыек була, типиклык җитми, вакыйга аерым бер кешенең эчке тормышын сурәтләп бирүдән узмый, көндәлек тормыштан өскә күтәрелми, шунлыктан, андый хикәяләрнең «һавасы» кысан, сулышы тар була. Яисә теге яки бу образны ачып бирергә тиешле булган берәр хәл, өлгермәгән чәчәксы- ман, үзенең соңгы чигенә кадәр үсеп, ачылып җитмичә кала. Мәсәлән, «Балта остасы»нда Гарәфинең уң кулын юксыну фаҗигасен дә, ахырдан сул кулы белән эшли алу куанычын да югарырак ноктага җиткәнче үстереп, дулкынландырырлык, «күңелләргә үтәрлек» итеп бөтен тирәнлеге белән бирергә мөмкин иде. Әмма алай булып җитмәгән, шунлыктан бу вакыйганы укучы артык игътибар итмәстән, өстән генә карап үтә. Күзгә бәрелгән кимчелекләрнең тагын берсе — образның үзенә генә хас сыйфатларын тотып алырга осталык җитмәүдә. Язучылар союзында шушы җыентык турында фикер алышканда колхозчыларны билгеле бер иҗтимагый катлауның вәкиле булу ягыннан, ягъни колхозчылыгын күрсәтү генә җитми, һәр образның бары үзенә генә хас шәхси сыйфатларын да ачып бирергә кирәк иде дип бик дөрес искәрттеләр. Менә шушы сыйфат — геройның, аерым кеше буларак, үзенә генә хас сыйфаты, аның шәхси сыйфаты күп образларга җитми. Шуның өстәвенә портретлары (төскыяфәтлә- ре), өс-баш киемнәре яисә гадәтләре күрсәтелмәгәнлектән, байтак кына 
110 
 
геройларны күз алдына китерү дә кыен. /Мәсәлән, Гарәфи ниндирәк кеше: олы гәүдәлеме, кечкенәме? Карамы, сарымы? Яисә ул сул кулы белән балтаны ничегрәк тота, аңа кыенмы, җайсызмы? Сүз шул турыда баргач, укучының бит моны күреп тә беләсе килә. Димәк, портрет та, кешенең килеш-килбәтен күрсәтү дә бик кирәк. Менә тагын берничә мисал. «һөнәр»дәге Фәйзерахман белән «Җәйге челлә» герое Фазылҗанда уртак сыйфатлар байтак кына: икесе дә картлар, икесе дә балта осталары (хәер, бу җыентыкта өченче балта остасы да бар бит әле — Гарәфи!). борчылганда икесе дә тәмәке көйрәтә башлыйлар, икесенең дә комбайнга җайланмалар ясауларын беләбез. Автор аларның икесен дә чал мыеклар белән бизәгән, тик аерма шунда гына. Фазылҗан үзенең мыегын вакытлы-вакытсыз борчымый, Фәйзерахман агай исә «нечкә генә чал мыек чылгыйларының әле берсен, әле икенчесен тарткалый- тарткалый» сөйли. Ләкин безнең моңарчы язган әсәрләребездә мыек чылгыйлары шактый ук күбәеп киткәнлектән, хәзер инде ул яңалык түгел, укучыны мыек чылгыеның нинди генә шәбе белән дә артык кызыктырып булмый. Шунлыктан бу ике картта башка үзенчәлекләр күрәсе килер иде. Мәсәлән, улы Харис белән сөйләшкәндә Фәйзерахманда бераз мактанчыклык сизелә. Әгәр холкының шул ягына басым ясалып, төс-кыяфәте дә истә калырлык детальләр белән күрсәтелсә, билгеле, Фәйзерахман күз алдына ачыграк килер иде. «Яңа магазинда» дигән хикәянең, баш герое Галияне Төхфәтуллин совет сәүдәсе хезмәткәрләренең алдынгы кешесе итеп биргән. Бу бик дөрес. Әгәр артык мактап җибәрү булмаса, хәтта бу безнең әдәбиятта яңа образ, дип әйтергә дә мөмкин булыр иде. Чөнки моңарчы әле бездә сәүдә өлкәсендә эшләүчеләрне күбесенчә кире яктан гына, авторның үз теле белән әйткәндә «блат-млат» белән шөгыльләнүчеләр итеп кенә күрсәтәләр иде. Галия безнең шартларда тәрбия алып, халыкка хезмәт итүне төп максаты итеп куйган яңа карашлы кыз, эшлекле, тырыш, уңган, вөҗданы кушуы буенча эшли торган намуслы кыз. Ләкин бу санаганнарның күбесе безнең алдынгы 
сәүдә хезмәткәрләребезнең һәммәсенә дә уртак булган гомуми сыйфатлар бит! Шул күпләр арасында Галиянең, образ буларак, үзенә генә, бары аңа гына хас кешелек сыйфатлары да булырга тиеш бит! Ниндирәк кыз ул? Бик тынычмы, уйчанмы, җиде тапкыр үлчәп, бер генә кисүчеме, яисә кайнар холыклы, ялкын йөрәклеме, башкачамы? Шуның өстенә, укучы Галиянең чибәрме, ямьсезме икәнлеген дә, ничегрәк киенүен, үзен ничегрәк тотуын да күрәсе килә бит! Дөрес, хикәя — роман түгел, хикәядә геройның бар ягын да тәфсыйллап сурәтләргә урын юк. Шулай да автор бер-ике генә сызык белән булса да бу кызның үзенә генә хас сыйфатларын да күрсәтергә тиеш иде. «Байрак» хикәясендә комсомолның район комитетыннан килгән «иптәш Җәләл иев» (кем икәнлеге әйтелми) белән таныштырганда, автор «... ә күзләре, Мохтарның йөрәгенә (Мохтарныкына гына да түгел!) һәрвакыт сиздермәстән генә рух күтәренкелеге бөрки торган зәңгәрсу каймалы коңгырт күзләре ягымлы елмаялар иде», дип яза. Тагын берничә юл түбәнрәк төшкәннән соң, Мохтарның үзенең дә комсомо- лецларның йөрәгенә әнә шулай үтеп керергә өйрәнергә теләве турында әйтелә. Җәләлиевиең шундый сыйфатка ия булуына чьш-чыниан ышанасы килә. Бу, һичшикез, комсомол җитәкчесенә бик кирәкле яхшы сыйфат (без аның Мохтар белән сөйләшүеннән чыннан да яхшы күңелле, ачык чырайлы кеше булуын беләбез). Шулай да беренче итеп китерелгән шул өземтәгә (...сиздермәстән генә рух күтәренкелеге бөрки торган күзләрне тасвирлауга) нидер җитенкерәми, анда ниндидер кечкенә генә бер бизәк салынып җитмәгән кебек. Кайвакыт рәсем караганда да шулай була бит: бөтенесе дөрес, һәммәсе үз урынында, ышанасың, ошый да. Ләкин күз һаман нидер эзли,
111 
 
нәрсәнедер юксына. Минемчә, әгәр автор шул җөмләгә «ничек итеп рух күтәренкелеге бөрки?» дигән сорауга җавап булырдай берәр отышлы сүз, нәкъ кирәкле бер бизәк өсти алган булса, Җәләлиевнең йөз кыяфәте генә түгел, бәлки үзенчәлек сыйфаты да ачььк күренер, образ буларак ул бик нык үсәр иде. Безнеңчә, Төхфә- тулинның мондый нечкә бизәкләрне салырга мөмкинлеге бар (әгәр сәләте җитеп бетмәсә, өйрәнергә тиеш). Геройның эше, хәрәкәте аша аның хәзерге сулышта ниләр кичерүен генә түгел (монысьи да бик кирәк), бәлки шул уңайдан холкын-фигылен дә оста гына чагылдырып күрсәткән урыннарны шул ук «Байрак» хикәясендә дә очратырга мөмкин. Бригадирьп Мохтар «куркак икәнсең!» дип әрләгәннән соң тракторчы Фәритнең кичерешен автор, минемчә, ярыйсы гына оста бирә алган: «Фәрит, моторны кабызырга маташып, көчәнүдән түгел, болай, гарьлектән, м ыш н ы й - м ы ш н ый алдагы ручканы әйләндерә иде. Бу сүзләрне ишетүгә кинәт туктап, «ялгыш ишетмәдем микән» дигән кебек, күзләрен Мохтарга текәде дә катып калды. Гадәттә бераз кысынкырак коңгырт күзләре башта чын гаҗәпләнү белән, аннан соң иң тирән ярсулы ачу белән, түгәрәкләнеп, зәһәр ялтырадылар. — Барлык кеше дә герой булып бетми инде, — диде ул, бераз карлыккан, үзенеке булмаган тонык тавыш белән, һәм ручканы шундый итеп җилтерәтеп әйләндерә башлады, трактор бөтен гәүдәсе белән мескенләнеп дөрселдәп куйды. ААо- тор, куе зәңгәр төтен бөркеп, кабынып китте. «Хаксызрак ььчкындырдым, ахры, мондый комплиментны» дип, пошынып уйлап куйды Мохтар. Ләкин Фәрит, арттагы утыргычка менеп утырып, карбюратор регулято- рына сузылырга өлгермәде, мотор тагын шарт-шорт килә башлады һәм... тагын сүнде. Фәрит, яңакларын каз куыгы кебек кабартып, үпкәләрендәге барлык һаваны шаулатып тышка чыгарды да башын салмак кына Мохтарга таба борды. «Әйе, син хаклы» — ди кебек иде аның тагын да кысыла төшкән һәм нигәдер дымланыбрак ялтыраган 
күзләре». Шуңарга охшашлы кайбер бизәкләр нәкъ үз урынына, иң кирәкле җиренә салынмаганлыктан, әрәм булып югалып та калгалыйлар. Мәсәлән, әгәр Мохтарның «беленер- беленмәс кенә калтыраган иреннәрен тыйнак кына ерып елмаеп» рәхмәт әйтергә әзер торуы күз алдында барган берәр вакыйгага бәйләп әйтелсә, һичшиксез, уңышлырак чыккан булыр иде, ул тышкы портрет булып кына калмас, бәлки Мохтарның холкын-фигылен абайларга да ярдәм итәр иде (ялгышын төзәтергә әзер торучан иркен күңелле кеше). Кыскасы, әгәр Төхфәтуллин иптәш киләчәктә язасы әсәрләрендә шушы әйтелгәннәргә игътибар итсә, аеруча алганда, геройларының шәхси сыйфатларын күренекле, истә калырдай итеп сурәтләүне максат итеп куйса, бик дөрес эшләгән булыр иде. 
IV Төхфәтуллинның соңрак язылган хикәяләрендә әсәрләренең теленә җитдирәк әһәмият бирә башлавы сизелә. Аның сүз хәзинәсе торган саен байый бара, ул хәзер күбрәк сүз куллана, фикерен мөмкин кадәр үтемлерәк, тирәнрәк һәм образлырак итеп әйтүгә ирешер өчен җөмлә формаларын да төрләндерергә тырыша. Яшь авторның үзе яшәгән тирәдәге халыкның тел үзенчәлекләренә колак салып, ул төбәкнең үзенә генә хас сүзләрне, әйтемнәрне, табигатькә бәйләнешле исемнәрне еш куллануы- да игътибарга лаеклы бер алым. Мәсәлән, «Фазылҗан абзый... шулай балта эше тота», «баягынак», «...ун пратсенттан да сакалны гына сыпырып калдык», «ачуы, чыпчык җиле кебек, битне генә сыйпап үтә...», «кулыңны салып төясе кыз» һ. б. Андыйлар әсәрнең телен төрләндерәләр. әсәргә үзенә күрә бер ямь өстиләр, аны баетып җибәрәләр.  
112 
 
Бу — эзләнү дигән сүз. Чөнки әдәби иҗатны эзләнүсез күз алдына да китерү мөмкин түгел. Яна образ тудыру, яңа әдәби әсәр язу — ул, башыннан ахырына кадәр — әсәрнең идеясеннән башлап, сюжетын, сурәтләү чараларын табуга, телен эшләүгә кадәр — бертуктаусыз яңаны эзләүдән һәм шул яңаны табудан гыйбарәт. Төхфәтуллин үзен дулкынландырган вакыйга яки хәлне үзенчә итеп, тирәнрәк, матуррак итеп әйтергә теләп эзләнә икән, бик дөрес эшли. Чөнки шунсыз, эзләнмичә, бүтәннәр әйткәнне, бүтәннәр теле белән генә кабатлау ул әле чын иҗат түгел. Билгеле, аның кайбер омтылышлары уңышлы да чыкмаска мөмкин. Ләкин кайберәүләр кебек шаблон җөмләләр, катып калган җансыз төшенчәләр белән язуга караганда, эзләнү мең өлеш артык. Чөнки ул ахыр чиктә, һичшиксез, нәтиҗәле булачак. Мәсәлән, автор еш кына кушма сүзләр куллана: затлыданзатлысы, асылдан-асылы, кимсетүле — хәйләкәр генә караучы соп-соры кысынкырак күзләр, йо- гышлы-күңелле көлү, кучкыл-зәңгәр стеналар, тәртәкүчәр юнулар, чал- гы-сәнәк саплаулар, кайнар кызыллык һ. б. Билгеле, боларның барысын да уңышлы табышлар дип әйтеп булмый. Мәсәлән, кучкыл-зәңгәр дигәндә автор «кучкыл» сүзен үз урынында кулланмый. Шулай ук «йогышлы-күңелле көлү», «кайнар кызыллык»ның да безнең әдәби телгә «ияләшеп» китүенә ышануы кыен, чөнки алар болай гына, безнең телнең үзенчәлекләрен исәпкә алмас- тан, турыдан-туры күчерелгәннәр. Төхфәтуллин мөмкин булган кадәр үзенчә әйтергә, күп урында шаблон җөмләләрдән качарга тырыша дигән идек. Кайвакыт аның бу эзләнүләре уңышлы гы1.на чыга. Мәсәлән: «Башта әй шәбәргән (шәбәйгәнме әллә?), әй тасма телләнгән иде..-», «Күз өстенә сөял булып, otfup башында ватылып ятмагае ул хатын- кыз халкы...» һ. б. Тик инверсия белән артык мавыгып, аны кирәкмәгән урынла кулланганда авторның сөйләме төссез чыга, буталып, матурлыгын да, басымын да, мәгънәсен дә югалтып куйгалый. «— Кирәкми шул бер дә, болай, һаман-һамап үз-үзеңне битәрләп торырга...» 
Яисә «бүген дә, рәшәткәләрне төзәтү, бушрак вакыттай файдаланып, каралты-кураны караштыру мәсьәләсен юкка гына кузгатмады Фәйзерахман абзый». «Җае белән, күңелдә авыр йөк булып торган сорауларга да җавап алып калырга кирәк булыр Обком кешеләреннән». Яшь автор теленең нәфислегенә, авазларның килешле чиратлашуына, ягымлы яңгыравына кирәгенчә әһәмият бирми булса кирәк, урыны- урыны белән колакны рәнҗетерлек шыксыз сүзләр, килбәтсез җөмләләр дә очраштыргалый: Мәсәлән, Ак- маңгайкаем... (ка й- ка й-ка й, яисә гай-гай-гайсыман, кеше теленнән бигрәк, атаказ «сөйләменә» охшый төшә), таныш тавыш, бу буфет, булганы-булган, инде менә алдагысы яхшы булсын (бул-бул-бул!), Язилә... гөрелдәп (!) көлеп куйды»... һ. б. Проза теленең үз яме, үз матурлыгы бар. Ул аз сүз белән күп мәгънә аңлатсын, ягъни җыйнак, тирән мәгънәле, образлы булсын, шул ук вакытта кирәк урымда ягымлы яңгырасын, аһәңле булсын. Кыскасы-, әдәби әсәрнең теле укучыга матур, нәфис, оста сөйләшүдә үрнәк булып хезмәт итә алырга тиеш. Тел ярдәмендә характер үзенчәлеген бирү язучыдан телнең үзен дә, сурәтләнүче героеңны да тирән- тен белүне сорый. Төхфәтуллинның бу юлдагы тәҗрибәләре дә бик үк уңышсыз түгел. Менә «Яңа магазинда» хикәясеннән бер сатучының сүзе: — «Сезгә нәрсәгә, күлмәккәме?.. Алайса, сез менә бу зәңгәр бизәк- лесен алыгыз, монысы сезгә киле- шәрәк бирә... Кызлар, карагыз әле, менә ничек килешә аңа зәңгәр төс, әйе бит!» Менә шул ук магазинда, нәкъ шул бер үк вакытта алучыларга товар тәкъдим итүче икенче бер сатучының сүзе: — «Карчыклар өчен күлмәккә дигәндә суйган да каплаган инде бу 
8. , с. Ә.- № 4. 113 
 
флаш ель... Әйдә, эләктереп кал бу малны, шәһәрдә дә таба алмыйлар моны...» һәр сүзеннән сизелеп тора: бу соңгысы Хәйрулла теле. Ул алучының ихтыяҗын кайгы-ртмый, аңа тизрәк сатып кына җибәрергә кирәк, товарын тизрәк озату өчен ул әнә шулай «суйган да каплаган» дип тә, башкача дип тә «алын да, гөлен дә бердәй алтынлап...» мактап кына тора. Галиянең теләге бөтенләй башка. Аңа кеше үзе кадерле, аның үзеннән әйбер алучыны чын күңелдән куандырасы', аның тормышын матур күлмәк кидерепме, килешле пальто сатыпмы, башкачамы, кулыннан килгән кадәр ямьләндерәсе килә. Яшь язучы бу тырыш кызның алдынгы совет кешесенә хас әнә шул яхшы теләген аның тел үзенчәлеге аша да бирергә тырышкан. Ләкин Төхфәтуллин ара-тирә монда да сизгерлеген югалтып куйга- лый. Д1әсәлән, «Җәйге челләдә»ге Фазылҗан картның гомер иткән карчыгы Хөббенисаны никадәр яратып, пичек ихтирам итүе хикәянең буеннанбуена сизелеп бара. Автор исә һич көтмәгәндә аннан карчыгын «телеңә тилчә чыккыры...» дип орыштыра. Болар якын кешегә әйтелми торган бик авыр сүзләр. Безнеңчә, Фазылҗан үзенең сөекле карчыгына мондыйны шаяртып кына да әйтә алмас иде. Әңгәмәне бәлки шунда тәмамлаганда да мөмкин булыр иде. Ләкин бу хикәяләр турында монда әйтелгәннәрнең капма-каршысын раслап • чыгучылар була торып, аларга тукталмыйча үтү, бәхәстән баш тарту булыр иде. Сүз Фатих Хөсни иптәшнең «Совет Татарстаны» газетасында (31 октябрь 1954 ел) басылган ачык хаты турында бара. Тәҗрибәле бер язучының болан яшь авторга ярдәм итәргә теләве алкышлап каршы алырлык яхшы ният. Тик монда «абый» кешенең язучы «энекәш» белән сөйләшкәндә үтемлерәк, ягымлырак тел таба алмавы, һәм, олы кешегә хас булмаганча, чиктән тыш кызып китүе бик гаҗәпләндерә. Чыннан да, үзенең авылында тын гына, тыйнак кына хикәя язып ятучы« бер «энекәшне», әдәбиятка кыяр-кыймас беренче адымын атлаучы яшь бер иптәшне, бик югарыдан торып, хикәяңдә «...тел би
зәкләре арасыннан тешләрен ыржайтып фальшь акаеп тора!» дип «коточкыч» сүзләр белән өркетү нигә кирәк булды икән? Яисә «мескен» яшь авторга сулыш алырга да ирек бирмәстән, шуның артыннан ук «кызыклы итү өчен ясалма сюжет борылмалары уйлап чыгару синең эш түгел!» дип бармак янап, фарман бирүләр ничек «киңәш» булып ишетелсен икән? Бу бик гаҗәп хәл. Безнең совет матбугатында яшь авторлар белән мондый телдә сөйләшми торганнар иде. Монда исә җөмлә саен диярлек боерык, юл саен фарман. Мәсәлән, Ф. Хөсни иптәш, яшь авторны зур бер гөнаһ эшләүдә гаепләгәндәй, кискен тон белән «Тормыш чынлыгын физиологик категорияләр белән алмаштыру ярамый!» — дип куя. Хикәяне укыйсың да хәйран каласың: туктагыз әле, нигә кирәк булды соң әле мондый «профессор сүзләре»? Яңгырабрак чыксын, шаулабрак ишетелсен өченме? Юкса бит мондый артык кабарынкы, артык «фәнни» сүзләрнең бу хикәягә ике тиенлек тә бәйләнеше юк! Автор хикәясендә картлык белән яшьлекне каршы куймый лабаса! Әгәр инде искелек калдыгы картларда озаграк сакланып, яңалык күбесенчә яшьләргә хас сыйфат икән, яңалыкны яшь кешеләр теләбрәк, тизрәк, ансатрак үзләштерәләр икән, монда авторның нинди гаебе бар? Бу бит тормышның үз законы! Ф. Хөсни иптәш Галиянең пальтоны, Хәйрулла агай шикелле яшерепме, ничекме, сөйгән егетенә саклап калмавына эче поша да «Нигә берәр чарасын күреп Хәмиткә хәбәр иттермәгән?» дип өзгәләнә. Бу һич көтелмәгән бик сәер сорау. Соң хикәя бөтен эчтәлеге белән шундый «блатмлатка» каршы түгелмени? Автор монда яшь сәүдә эшчесе Галиянең нәкъ әнә шундый «хәбәр иттерүчеләргә», прилавка астында яшереп калучыларга бик усал дошман икәнлеген бирергә тели ләбаса. Бу намуслы: кыз үзенең саф мәхәббәтен, егет алдында ялагайланып, 

 
пальто белән «мүкләп» ныгытудан өстен тора. Әгәр Хәмитнең мәхәббәте чын икән, ялкынлы икән, көчле икән, аны пальто белән сипләп көчәйтүнең һич кирәге булмас, аның ялкыны пальтосыз да сүрелмәс! Сөя икән, ялагайсыз сөйсен! Әгәр инде ул мәхәббәт әле хәзер үк, борынлар- борынламас чагында ук, пальто белән елытуга мохтаҗ икән, аның нигә кирәге бар, аннары чын мәхәббәтме ул әле? Автор менә шулай димәкче була бит! Ф. Хөсни иптәш «Яңа магазин- да»ның матбугат дөньясына әле генә аяк баскан яшь герое Галияне шундый үлчәү-чамасыз «куркыныч» сүзләр белән «үтереп» ташлаганнан соң, шундый ук кызулык белән «Җәйге 
челләдә»не күкләргә чөяргә тотына: «Сокланмыйча мөмкин тү гел»... дә фәлән... Дөрес, Төхфәтул- линның башка әсәрләре арасында монысы яхшырак. Ләкин бу бит әле ул тәнкыйтьтән югары торган классик әсәр дигән сүз түгел, аның да кимчелекләре күп кенә. Әгәр әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыкканчы, хатның һәр юлын күперенке мактау сүзләре белән тутырганчы, Ф. Хөсни иптәш, хикәянең тәҗрибәле остасы буларак, бу әсәрнең кимчелекләрен тирәнтенрәк күрсәтеп бирсә, андый хат, һичшиксез, яшь авторга да. башкаларга да күбрәк файда иткән булыр иде. Шушының белән сүзне тәмамлап, яшь авторның боларыннан остарак язылган яңа хикәяләрен көтеп калабыз.