Логотип Казан Утлары
Шигърият

 УСАЛ КАДЫЙМЧЫ

 (Тукайның «Ысулы кадимче» дигән шигыренә ияреп) 
I Мәгәр көннәрдә беркөн шәп характер, Утырдым зур гына пивной залында. Тыйнаклыктан кулым селтәп, мин алдым Сырасын, папиросын, башкасын да... Озак көттермәде, дуслар табылды, Сырып алды алар тирә-ягымны: Бер авыз сүз дә язмый, «Мин язучы!» Дибәйтеп мактанып дан алганы да, Егерме ел язып та һаман әле Ки башлап язучы> саналганьп да. Диделәр, кем, нигә тик утырасың, Күбрәк ал аракысын, сырасын! Гулять иттек, тәмам шунда исердек, Бөтен бит-баш кызарды, тордык өстәп, Бераздан санки безгә килде илһам, Даһи булдык, бүтәннәр бар да пүстәк! Әй макташтык вә һәм дә мактаныштык, Ки чолгап алды безне зур горурлык, Санадык кем талантлы, кем талантсыз, Вә кем безгә бераз гына торырлык. Тетеп салдык Камалларны, Һадины, Алардаи тапмадык без бер даһины, Алардан соңгы картлар, урталарны, Бөтенләй юкка чыгардык аларны! Карар иттек: даһи шул, кем эчә күп, Эчә-эчә үзе калган шешә күк, Сүгә барсын да танмый бер минут та һәм аннан соң... кереп ята ремонтка. Үзебезнең акылга, даһилыкка Күңелдә зәррә хәтле калмады шик. Бөтен өстәл тирәли кем утырган, Шуның һәркайсы булды бер классик! 
II Хисапсыз күп эчелгән, мәлҗегәнмен, Утырган җирдә шунда калгыганмын. Шул ук хәлдә миңа бер төш күренде. Төшемдә бик гаҗәп бер эш күренде. Сөйлимме? Иң гаҗәбе шул барыннан, Менәм мни «дом печать» баскычларыннан,

 
Күрәм бик зур чират, һәм анда кемнәр? Әмирләр, Шәйхиләр, Сибгат Хәкимнәр, Вә Баттал, Ибраһимнар, Әпсәләмнәр Торалар зарыгып, әлсерәгәннәр. Алар зарланалар: «бу эшме?» диеп, «Качан безне кабул итәр Нәбпев?» Үземне хис итеп өстен барыннан. Үтеп киттем эре генә яннарыннан. Килеп чыкты кинәт иң баш редактор, Диде:— Бу башкалар өчен чираттыр, Ә син әйдүк, даһи, түрдән генә уз, Вә кулъязмаңны безгә тиз генә суз. Көтәбез бит сине дүрт күз белән без, Сораганың булыр, шундук түләрбез, Укып та тормабыз, син бит классик, Беренче категория билгеләрбез. Болар белән басып торма, брат син, Аванс ал тизрәк алтмыш процент. Төзик без договор берьюлы сиңа Икенче һәм өченче басмасына! Мин әйтәм: дом печать түгел, бу җәннәт, Төшендә дә моны күрмәс Исәнбәт! һәм ул да булмады, тукта, торып тор, Иөзе айдай килеп чыкты директор. Дидем:— Иптәш, миңа син повторить ит, Каян килде миңа бу авторитет? Диде: — Ник синең исең китте юкка? Бит син даһига әйләндең буфетта. 
III Төшем шул төшкә җиткәндә уяндым, «Әле мин кайда?» як-якка карандым, Утырган дусларымнан җилләр искән, Кесәмә кулны салсам, тайдым истән, Ходайсыз подхалимнар, уңмаганнар, Бөтен байлыкны минем урлаганнар. Кая минем даһилыгым, талантым? Классиклык кая? Беттем, таландым! Килеп җитте минем янга буфетчы: — Менә счет сиңа, дус, рәхим итче! Мин әйтәм: —хәзер үк минем... көчем юк, Буфетчы: — Ә минем анда эшем юк! — Талант мин, дим аңа каршып, дәхи мин, — Пигә сез белмисезме, бит даһи мин! — Беләбез, күп йөри андый «талантлар», Җыен имгәк, җыен әрәм тамаклар... Ягез, тизрәк, түлисезме тиешен? Чакыртыйкмы милиция кешесен? Милиция кешесе килде җитте, Ки айныткыч урынга алды китте, Суык душ кирелекне шунда җиңде, Даһилык күркәсе мәңгегә шиңде. «Тфү чорт!» дип ачу белән төкердем, Төшемнең раслыгын шул чакта күрдем.