ТУКАЙ
ӨЧЕНЧЕ ӨЛЕШ
ҖАЕК
Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә; Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зурлыкларга түзмәккә!
Габдулла Тукай
Беренче бүлек
1 Ниһаять. Казамнан чыкканга унсигез тәүлек булды дигәндә, юлчылар Казан тракты белән борынгы Җаек шәһәренә килеп керделәр.
Үзенең үткәне белән данлыклы бу борынгы һәм тынгысыз шәһәр... Аның салынуы турында чын тарихтан әллә ни ерак китмәгән кызыклы легендалар яши... Борын-борын заманда Җаек суы буйлары калын урманнар, куе камышлар белән капланып, камышлыкта юлбарыслар үкерүе ишетелеп торганда, бу тирәгә үз урыннарындагы кысрыклауларга түзә алмыйча, Идел һәм Дон буйларыннан руслар һәм башка милләт- кешеләре килеп утырганнар. Ирекле походлар, Азия белән Европа арасында йөргән сәүдә кәрваннарына һөҗүм итү белән көн кичергәннәр алар. Поход белән алар Бохара, Хива якларына, калмык улусларына барып чыкканнар. Мондый тормыш алардан һәрвакыт гизеп торуны һәм өлгер хәрәкәтчәнлекне таләп иткән. Шуңа күрә алар хатын, бала-чага белән үзләренең кулларын бәйләүне яратмаганнар. Шуннан ярар. Бервакыт менә хәзерге Җаектан ерак түгел генә бер урынга шулай ук Алтын-урда баскакларының кысрыклавыннан качкан татарлар килеп утырганнар. Җаекның элекке хуҗалары белән болар арасында житди генә бәрелешләр булып алган. Әмма бу тирәнгә үк китәргә өлгермәгән, алар килешкәннәр, хәтта дуслашып киткәннәр. Үзара кыз алып, кыз бирешә башлаганнар. Казакларның Гүгнә дигән бер атаманы шулай ук татар кызына ^өйләнгән. Бик яраткан ул үзенең ай кебек сылу Айсылуын. Айсылу үзенең матурлыгы өстенә зирәк тә булган.
Бервакыт казаклар походларының берсеннән җиңелеп, таланып кайтканнар. Тамак кайгысы аларның алдына үзенең бөтен катылыгы белән килеп баскан. Нишләргә? Айсылу шунда ярдәмгә килгән, ул казакларны Җаек буена алып барган ҺӘАМ су өстендә көмеш сыртлары белән кояшта елкылдап уйнаучы балыкларга күрсәткән. Казаклар моны күреп бик куанганнар. Тик менә пичек итеп ул балыкларны тотып алырга? Казаклар уйга калганнар. Шунда Айсылу үзенең аягына төшеп торган куе кара чәч толымнарын кисеп алган да шулардай ятьмә үрергә киңәш иткән. Аның чәченнән ясалган ятьмә, шулай итеп, казакларны ач үлемнән коткарып калган. Шуның өчен, аннан тагын башка бик күп зирәклекләре һәм яхшылыклары) өчен аның исеме буыннан буынга, онытылмый, сакланып килгән. Карт казаклар әле дә борынгы атаманнарының хатыны хөрмәтенә «Гүгнә әби өчен!» дип җамаяк күтәрәләр... Еллар үткәй. Казакларның яңа походлар ясауга күңелләре суынган. Алар рус патшасына тапшырылырга киңәш корганнар һәм карарларын тормышка ашырганнар. Шуннан бирле алар Җаек бирә торган бай балык табышы белән яшәгәннәр. Ләкин тора-бара патша хөкүмәте аларны бик зур налоглар белән китереп кыскан, аларны урта Россия крестьяннары кебек итеп крепостной кол хәлендә калдырырга теләгән. Шуның өстәвенә казачествоиың үз старшиналары казаклардан әллә никадәр өстәмә налоглар каерып ала башлаганнар. Казаклар моңа буйсынырга теләмәгәннәр, әлбәттә; хөкүмәткә һәм үзләренең бай түрәләренә каршы ничәмә тапкыр баш күтәргәннәр. Екатерина II иең тәхетен тетрәткән Пугачау явы дигән гаять зур һәм җимергеч ташкынның чишмәсе башлап Җаекта бәреп чыккан. Бу бөек кузгалыш патша хөкүмәтенә бик кыйбатка төш- кән.Көч-хәл белән генә баскан ул аны һәм шуннан соң йөзләрчә еллар Пугачау шәүләсе патшалар, министрлар һәм алпавытларның төшләренә кергән, күз алларыннан китмәгән. Әби патша үзенә зур җәфалар күрсәткән казак Емельян Пугачевның истәлеген хәтерләрдән мәңге җуяр өчен Җаек шәһәрен Уральск, Җаек суын Урал суы дип үзгәртергә боерык биргән. Казак үз язмышына буйсынган. Ләкин ул элекке тормышын һаман сагынган, борынгы йолаларын онытмаган. Җаекны ул әле һаман үзенчә, хәтта тагын да иркәләбрәк, «төпкәйләре алтын Җаек су» дип телгә ала... I
Европа белән Азияне аерган тынгысыз Җаек суының унъяк ярында, Чаган елгасының Җаекка килеп кушылган җирәндә утыра бу шәһәр. Бер яктан Европа җилләре аның өстенә томаннар һәм куе болытлар куып алып килә, чиләкләп яңгырлар түгә, икенче яклап аны Азия үзенең кайнар сахра җилләре белән киптереп ташлый, ком бураннары күтәрә, өермәләр туздыра... Монда яшәүчеләрнең тормышы да ике континентның капма-каршы табигатен чагылдыра. Шәһәрнең үзәгендә ике-өч катлы таш пулатлар, магазиннар, таш, кирпеч, хәтта асфальт белән түшәлгән тротуарлы урам... Шуның белән янәшә үк түшәлмәгән, чокырларына җәй буе сулар җыелып тора торган, читән коймалы урам. Михайловский буйлап пролеткаларының ике ягына ялтыравыклы фонарьлар утырткан извозчик- лар, велосипедка атланган кешеләр узалар; янәшә генә, авызларыннан төкерекләрен чәчә-чәчә, дөяләр ялкау гына атлыйлар. Шәһәрдә ике гимназия, театр, больница, коммерческий банк яшәп килә, өч газета чыга, шул ук вакыт 40 меңле халык водопроводсыз яши, суны авылдагыча коедай алалар, Чаганнан мичкә белән ташыйлар.
I «Я и к у шко — золотое донышко».
16
Түрәләр монда бик эреләр: патшаның үзе белән генә йөрешәләр! \\оннап биш ел элек, әле үзенең наследник чагында, патша биредә кунак булып киткән икән. Җиде ел саен казаклар аңа, Питерга, кунакка баралар. Буш кул белән түгел, әлбәттә, күчтәнәч белән, һәр ел боз астыннан тотылган беренче кырпы һәм осетра балыкларын Җаекның үз суы белән бергә махсус мичкәләргә салынган хәлдә тере килеш илтәләр патша сараена. Җаек казакларыннан төзелгән махсус казачий лейб-гвардия саклый патша сараен. Чит ил кунакларын, президентларны, министрларны каршылаганда почетлы каравылны казачий лейб-гвардия алып бара һәм буй-сыннары, сакаллары, ат өстендә утыру осталыклары белән чит ил кунакларының исләрен китәрә. Әле күптән түгел генә Петербургта үзен каршылаганда күрсәткән хезмәте өчен француз президенты Фор Җаекка казачий атаман /Максимович исеменә бер мичкә бик яхшы француз аракысын күчтәнәч итеп җибәргән иде (дөрес, ул килеп җитмәде. Одессага килеп төшү белән үк ул мичкәне кемнәрдер «чәлдереп» өлгерде, ләкин андамыни хикмәт!). Турылыклы сакчыларына патша үзенең льготаларын кызганмый. Өлкәдәге казак җәйләүләреннән тыш бөтен җир-су, чәчү мәйданы һәм елгалардагы балыклар аларныкы, башка берәүнеке дә түгел. Казачество җиренә, бигрәк тә Җаек шәһәренә читтән килеп утырган кешеләр, ягъни «чит шәһәрнекеләр» — фәкать үзләренең йорт салып кереп утырган ихаталарына яки кибетләренә генә хуҗалар. Аларның чәчүлек я чабынлык биләргә һәм елгадай балык тотарга түгел, кәҗәләренә аз гына үлән чабып алып кайтырга да хаклары юк! Әлбәттә, привилегияләр белән түрәләр һәм бай казаклар файдаланалар. Ә киң күпчелек исә моңардан мәхрүм. Община кагыйдәсен бозып балык тоткан ярлы казак барыбер «чит шәһәрнекеләр» кебек үк штраф түли, хәтта сөргенгә озатыла... Ләкин мондагы эшче мастеровойның хәле тагын да кызганычрак. Ул «чит шәһәрнеке» булуы белән бер кимсетелә. Аннан соң шулай ук читтән килеп утыручының бае, заводчысы һәм кибетчесе аны талый: үзенең кайбер чикләнүләренең хакын ул эшчедән, Җаек обывателеннән һәм шәһәргә килеп йөрүче казак крестьяннарыннан суырып ала. Мастеровой берни эшли алмый. Аңа, оешып, үз сүзен әйтергә юл юк. Май, тире, сабын заводлары монда бик вак, аларның һәрберсендә бик күп булса 15—20 кеше эшли, аларның күзләренә ак-кара күренми, бөтен теләк, хыял, өмет шул заводчыларда бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләүченең кара тире булып агып бетә һәм эшче, бөтен кул һәм йөрәк көче сыгылып ташланган хәлдә, ястыгына кайтып егыла. Шуннан соң бар, оешып сүз әйтеп кара! Була ара-тирә эштән бушаган көннәр... «Кайгыны йотар» өчен мастеровой яки вак һөнәрче урамга я базарга чыга. Сигез чиркәү, дүрт мәчет, егерме ике кабак аның хезмәтенә әзер торалар. Чиркәүдә һәм мәчеттә аңа кайгыны дәшмичә йота белергә өйрәтәләр. Ләкин анда барганы да, бармаганы да соңгы чиктә үзләренең йөрәкләренә ялны кабакта табалар һәм кайгыны стакан төбенә салынган аракы белән бергә үзләренчә «йоталар».
3 Габдулланы Сапый абзый иң элек үз өенә алып кайтты. Бу — Җаекның читендәрәк бер тыкрыкта читән коймалы йортта эче-тышы белән җыйнак кына бер катлы агач өй иде. Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә ыгы-зыгы кузгатты. Әллә нинди карчыклар, яшь кенә кызлар һәм зур киез итек кигән бер аксак малай, чыр-чу килеп, кайтучыларны каршы алдылар. Сапый абзый өйгә килеп керү белән:
— Җитәрлек якмагансыз. Болай буламыни? Өстәргә кирәк,— дип боерык бирде. Таза гына бер карчык белән әлеге аксак -малай, тиз генә йортка чыгын, утын алып керделәр. Озак та үтмәде, күрше бүлмәдән четер-четер итеп утый яна башлавы ишетелде һәм бу якка, бик тәмле булып, каен тузы исе таралды. Зарыктыргыч озын һәм авыр юлның., ниһаять, очына чыгуына ышан- магансыман, аптырабрак торган Габдулланың, билбауларын чиштеләр, бишмәтен һәм бүреген салдырдылар. Ул берьюлы җиңеләеп калды. Авыр киемнәр эчендә хәрәкәтсезлектән оеп каткан кулларын бер алга, бер артка чайкап, Габдулла идән буйлап йөреп китте. Сапый абзый, киез итекләрен салганнан соң, читекләрен киеп алды һәм, аларның куныч сырларын тигезләп сыпыра-сыпыра, сөйләнергә кереште: — Аллага шөкер, исәи-сау кайтып җиттек әле, юл газабы—гүр газабы, дип белми әйтмәгәннәр шул. Мондый начар юлдай соң үзеңнең начар гына өен. дә гүрнәчә кебек!.. Ләкин Сапый абзыйга үз «гүрнәчә»сенең рәхәтенә озак кинәнеп утырырга туры килмәде. Мич ягындагы бүлмәдән ишетелә башлаган сүзләр берьюлы- аның игътибарын үзләренә тарттылар. Ул кинәт утырган җиреннән кура кебек тураеп китте һәм, күрше бүлмәдәге сүзләргә колак салган килеш, хәрәкәтсез тынып калды. Тик аның күзләре генә әрле- бнрле әйләнә башладылар, һәм бу әйләнү теге яктагы сүзләрне ишетеп кенә калмый, күреп тә өлгерергә ты-рышусыман булып тоелды Габдуллага. Күрше бүлмәдәге сүзләр башта акрын-акрын гына, тора-бара шәбәя төшеп, дәвам иттеләр: — Кара, кара, ни ди бит, -гарьлегеңнән егылып үләрсең, үзең соң, үзең... Нәрсәң белән килеп төштең син Сафиулла йортына? Карт хатыны булып син нәрсә җыйдың? Нәрсә арттырдың? Бу Сапый абзыйның, әлеге яшь хатынының тавышы иде. Карт хатынныкы булырга кирәк, бераз тынычрак һәм коры тавыш аңа җавап бирде: — Син җыярсың инде, син арттырырсың, Сафиулла белән кунактан- кунакка, туйдаи-туйга йөреп, күрмәгәнеңне күрдең инде безгә килен булып төшеп... югыйсә нәсел-нәсәбегез белән... — Снн минем нәсел-нәсәбемә тимә, яме! Мин синең кебек Сафиулланың мәһәренә кы-зыгып килмәдем. Бер куып чыгаргач, әйләнеп кайттың бит, оныттыңмыни? — Вакыты җиткәч, сине дә артыңнан бәйләп тотмаслар. Мин бер әйләнеп кайтсам, син ике әйләнеп кайтырсың! — Үз башыңа юра, убырлы! Сафиулла сине кызганып кына асрый бит. — Кычкырма миңа, юха! Комгансыз, тәһарәтсез йөргәнеңне Сафиуллага “Әйтермен... Сафиулла «елт» итеп сикереп торды да, җиңеләеп, хатыннар ягы-на чыгып китте. — Туктыйсызмы, юкмы, сминҗәләр!—дип кычкырды ул. Габдулла аның тавышын танымады, бу бөтенләй Сапый абзый тавышы түгел, әллә нинди күкле-яшелле тавыш иде. Аңа җавап итеп, ике хатын ике яклап бер-берсе өстеннән әләкләргә, әллә нинди оятсыз сүзләр белән бер-бер- сен Сапый алдында әшәке күрсәтергә тотындылар. Дөбер-шатыр нәрсәдер ауды, нәрсәдер чылтырап китте, хатыннар чыр-чу килеп елашырга тотындылар. Сапый тагын: — Бәрәкәт очырмагыз моннан болай! Мин сезне! Нибуч!—дип әлеге күкле-яшелле тавышы белән кычкырынды. Бу тавыш ни дәрәҗәгә җитәр, ни белән бетәр нде, кем белә, ләкин алгы якта тышкы ишекләрнең шыгырдап ачылуы һәм кемнеңдер килеп керүе җәнҗалның теләр-теләмәс өзелеп калуына сәбәп булды. Ишек төбендә кемнәрдер чыш-пыш сөйләшеп алдылар, аннан сон. Хәят апа ниндидер үпкәләгән өзек-өзек тавыш белән: — Әйдә, Газизә җаным, түрдән уз!—диде. 2. „с. ә.- № 4. 17
18
Газизә дип дәшелгәне гади тавыш белән сөйләшә башлады»: — Рәхмәт, узып тормыйм, кайтканыгызны күреп, кереп әйттеләр. Ашыгаашыга килеп җиттем. Минем энекәш... Газизәнең үз апасы икәнлегенә төшенгән Габдулла тиз генә ал якка йөгереп чыкты. Башыннан ук чапан бөркәнгән һәм буйга шактый житкән кыз зур кара күзләре белән Габдуллага карап елмайды да, чапан астыннан ике кулын чыгарып, аңа сузды. — Апаң бу синең, Габдулла, күреш! —диде Хәят апа. Апасы һәм энесе бер-берсен танымый гына күрештеләр. Аталары үлеп, сак белән сок шикелле, Кушлавычтан икесе ике якка аерылып киткәндә, Газизәгә 7—8 яшь, ә Габдулла 4—5 айлык имчәк баласы гына иде бит! Шуннан соң ун ел узып киткән! Язмыш аларны икесен ике якта хәбәрсез-нисез куып йөрттейөртте дә, менә алар яңа гына Җаекта олау йөртүче вак сәүдәгәр Сафиулла абзыйның бусагасында очраштылар! Хатыннары белән ызгышып тәмам хәлдән тайган Сапый абзыйның Габдулла белән Газизәне чәй эчәргә кыставы ул кадәр көчле булмады. Шуның өстәвенә бер-берсен табышкан туганнарның бу җәнҗаллы өйдә артык юанып торасылары килмәде, алар тизрәк чыгып китәргә ашыктылар. Габдулла, киенеп алып, апасы белән урамга чыкканда, караңгы төшеп житкән, шуның өстенә, җиңелчә генә буранлап, ябалак кар ява иде. Госмановларның йортына чаттан борылып урам аша гына чыгасы икән. Энесе белән апасы озак бармадылар, аслы-өсле җидешәр тәрәзәсе белән урамга караган, асты таш. өсте агач йортның таш капкасыннан кереп, сары бу яулы баскычтан өйнең өске катына -менеп киттеләр.
4 Габдулла апасы белән биек түшәмле, берничә бүлмәле зур гына өйгә килеп керде. Көн җылы булуга карамастан, өй эссе итеп ягылган һәм бүлмәдә пешеп чыккан итле токмач исе аңкып тора иде. Габдулла нәкъ аш вакытына тап булган икән, бүлмәләрдә кашыгаяк шалтыраган тавышлар ишетелеп тора, хатын-кыз, савыт-саба күтәреп, ыгы-зыгы килеп йөри. Ул ара булмады, чыбылдыклы ишектән урта буйлы, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, ике итәкле күлмәк өстеннән күгелҗехМ төстәге хәтфә камзул кигән ягымлы гына хатын чыкты. — Күреш дәү апаң белән,— дип, Газизә Габдулланың җиңеннән тартты, Габдулла дәү апасына ике кулын сузды. — Зур шәкерт икән, бәрәкәтле аяклары белән килсен,— дип каршы алды аны дәү апасы һәм Газизәгә Габдулланы чишендерергә булышты. Ул арада бүлмәдән тагын кемнәрдер чыкты һәм, түбәнге каттан булса кирәк, керле генә ак алъяпкыч япкан бер яшь хатын килеп керде. Алар һәммәсе Габдулланы кызыксынып күзәтергә тотындылар. Габдулла аларны күреп бетерергә өлгермәде, дәү апа аны урта ишек янына алып килде һәм, чаршауны ачып, эчтәгеләргә күренми генә дәште: — Син, монда кара әле, -менә шәкертебез килеп төште... һәм ул Габдулланы, аркасыннан жиңел генә этәреп, бүлмәгә кертеп җибәрде. Арттан чаршау ябылды һәм Габдулла стеналарына чиккән намазлыклар, сөлгеләр, пыялаланган ша-маилләр эленгән, зур асылмалы лампа белән яктыртылган көзгеле бүлмәдә әллә нинди өч ят кеше алдында басып калды. Алар аш өстәле тирәсендә утырган җирләреннән, ашауларыннан туктап, Габдуллага карадылар. Габдулла бераз каушап китте. Беренче булып зур гына борынлы, җирән мыеклы кеше дәште: — Ә-ә-ә! Каениш бу минем, каениш. Казан кунагы! Я, кил, күрешик! Алар ике кулларын сузышып күрештеләр. Җизнәсенең елмаеп торган ягымлы йөзен күргәч, Габдулланың каушавы бетте.
2* 19
— Әнә, кода абыең белән, аннан кунак абыең белән дә күреш,— диде аңа җизнәсе. Кода абый дигәне чандыр гына сары йөзле, мыегым җеп кебек кенә калдырып кырган, күзләренә сөрмә тарткан кырыс чырайлы берәү иде. Габдулланың, кечкенә куллары аның көрәктәй зур, тупас куллары эчендә бөтенләй югалып калды-. Габдулла аның киеменнәнме, кечкенә кәҗә сакалыннанмы кандала исенә охшаулы гатырша мае исе килгәнне тоеп алды. — Кечкенә икән әле, мин аны шактый дәү шәкерт, дип гоман кылган идем!—дип мыгырдап алды кода абый. Аның мыгырдаулы тавышы һәм «гоман» дигән сүзе ни өчендер Габдуллага ошамады*. «Кечкенә», имеш! Әйтерсең, Габдулла моның алдында моңарчы үзен бик зур кеше дип дәгъва кылым йөргән! — Казанның кече молдасы ул Җаекның өлкән молдасы, гой!—дип куйды кунак абый дигәне һәм күркә голдыравысыман мәзәк тавыш белән кычкырып көлде. Габдулла аңа әйләнеп карады. Бу — сакал-мыексыз маемсырап торган киң битле, кысык күзле казах иде. Ул кесәсеннән янчыгын чыгарды да өч тиен бакыр алып Габдуллага тоттырды. — Ал, ал, җае молда, сәдаканың гаебе җок,— дип кыстады ул тартынып торган Габдулланы. — Биргәнне кире кагу тәкәбберлек була, шәкерт кешегә килешми ул,— дип өйрәтте кода абый,— менә шулай! Дога кылып ал! Габдулла битен сыйпап алды, олылар аны кабатладылар. Кода абый дигәне бәйләнде бит: — Тукта әле, тукта, сәдаканы алу белән генә түгел, аның фәтвасын белергә кирәк. Беләсеңме фәтвасын! Сәдака бирү кайсы гамәлгә керә? Менә әйт, Казан «молдасы» булсаң? һәм ул, алдан ук бу сүз көрәштерүдә үзенең җиңеп чыгасын сизгән кебек, симез казахка горур гына карап куйды. — Сәдака бирү — сөннәт, алу — мөстәхәп \—дип ярып салды Габдулла. Бу шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты, кода кеше, авызын ачып, Габдуллага карап куйды. — Ай, рәхмәт, җае молда! —дип сокланды казах,— минем айтканны рас чыгардың гой! Ләкин кода кеше һич бирешергә теләмәде. Аның ии өчендер менә бу казах алдында Казанның яшь «молдасын» күздән төшерәсе һәм үзен күтәрәсе килде һәм ул, салынкы җирән кашлары астыннан карап торган кечкенә, чәнечкеле күзләрен Габдуллага кадап, дәвам итте: — Юк, туктале, син, тукта, моның белән генә -бетмәде әле... Хатыннарның нифас вакытында... — Я, куй әле, кияү,— дип шып туктатты аны җизни кеше,— бала булса да, ул мөсафир кеше бит, ял итсен, тамагына капсын! Ул Габдулланы җитәкләп бүлмәдән алып чыкты һәм хатын-кызга аны үз яннарына утыртып, аш салып бирергә кушты. Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. Бу бүлмәнең ике почмагында зур-зур яшел калай сандыклар өстенә кат-кат итеп көрпәләр һәм түшәкләр өелгән, лампасы теге бүлмәдәге кебек асылмалы түгел, өстәлгә утыртылган озынча гәүдәле унбишле лампа иде. — Әйдә, апаң белән янәшә утыр,— дип, дәү апа Габдулланы Газизә апасы янына утыртты һәм аңа тәлинкә тутырып токмач салып бирде. Өстәл тирәсендә дәү апа белән Газизәдән тыш* тагын ниндидер ике яшь һәм бер картрак хатын ашап утыралар иде. Ашаган арада Габдулладан юл килүләрен, Кырлай һәм Казан хәлләрен, аның авылда ничек-ничек укуларын сораштылар. Габдулла бу бүлмәдә иркенләбрәк һәм теләбрәк сөйләште. Бер сорауны да ул җавапсыз
’Сөннәт, мөстәхәп — шәригатьнең төрле дәрәҗәдәге йөкләмәләре.
20
калдырмады. \ны кызыксынып тыңладылар. Кьияфәтендә, төсендә дәү апасы һәм Газизә апасы белән уртак сыйфатлар таптылар. — Юк, үги әни күгелҗем күзле иде, Габдулла безнең әтигә охшаган,— диде Газизә апасы. Дәү апасы да аның белән килеште: — Нәкъ, нәкъ әтисе инде: күзләреме, дисең, борыннары.мы, дисең... Шундый калку борынлы иде безнең Мөхәммәтгариф. Чибәр егет булыр, алла боерса... Шуның артыннан ук ул көрсенеп куйды: — Әй, хәзер Гобәйдуллам исән булса, менә нәкъ Габдуллам белән тиң булырлар иде. Икәү бергәләп сабакка йөрерләр иде,— диде һәм, күңеле йомшап, яулык почмагы белән күзләрен сөртеп алды. Габдулланың күңеленә «кылт!» итеп бер нәрсә килеп төште. Ул Кырлайга килгәч, Зөһрә апа да нәкъ менә шулай: «Әй, хәзер Садретдиным исән булса иде!» — дип көрсенгән иде бит. Карале: ул һаман һәм һәр җирдә бер үлгән баланы алыштырырга килеп төшә. Л1енә бит! — Марзияга да хәзер сигез яшь тулган булыр иде инде,— диде юантык кына, карсак буйлы, соры күзле сөйкемле генә кыз.— Бигрәк гомерсез булдылар шул. Бу Галнәсгарның кияүдәге кече кызы Фатыйма иде. Мәҗлестә тагын бер какча гәүдәле, шешенкерәк зур күзле, нечкә иренле яшь кенә хатын әңгәмәгә катнашмын дәшми утырды. — Әллә телсез микән?—дип уйлап алды аның турында Габдулла. Ул аның телсезлегенә тәмам ышанып җиткән иде инде. Ләкин шунда көтелмәгән хәл булып куйды. Ашау-эчүдән соң дога кылып алгач, дәү апа: — Бибизөһрә, табынны, җыеп алырсың инде,— дип әлеге «телсез» хатынга дәште. Теге терт итеп сикереп торды да табын уртасында бушап калган зур агач табакны кинәт кенә күтәреп алды. Аннан ул ишеккә юнәлде һәм юл өстенә туры килгән мәчене бик каты тибеп җибәрде дә, аермачык итеп: — Кит әле моннан, ч-ч-чурт, атаңа нәләт! — дип кычкырды. Моның белән ул үзенең телсез түгел, бәлки, киресенчә, бик әче телле хатын икәнлеген күрсәтте. Икәү генә калганнан соң, Газизә апасы Габдуллага бу хатынны җизнинең кияүдән аерылып кайткан өлкән кызы дип аңлатты. Аннан соң Габдулла беренче бүлмәдә күргән әлеге сакалсыз-мыексыз юан кешенең кем икәнен сорады. — Ул Тургайдан килгән казах сәүдәгәре, Кунарбай,— диде Газизә.— Ул монда куйлар куып алып килгән. Җизни белән бергә эш йөртә. — Ул бик кызык сөйли инде. Сүз саен гел «гуй, гуй!» диеп куя. Анысы нәрсә тагы? — Казахча сөйли ул. Тора-бара үзең дә аңлый башларсың әле. Монда аларның телен татарлар гына түгел, урыслар да аңлыйлар... Кунарбай белән кызыксынып, Габдулланың әлеге гатырша исе белән аңкып утырган кода абын турында сорашырга хәтеренә дә килмәде. Аннан соң кода абыйсы аңарда ни өчендер күңелсез тәэсир генә калдырды, бәлкем, шуңа күрә Габдулла аның турында сорашуның кирәген тапмагандыр... Зур сандык өстенә җәелгән йомшак түшәк өстенә яткач, Габдулла рәхәтләнеп бер киерелеп куйды. Унсигез көнлек уңайсыз, зарыктыргыч юлдай соң бай өйдә йомшак түшәк өстендә тук әрлән кебек йомарланып ятудан да рәхәтрәк нәрсә бар?! Менә өстәлдәге утны каядыр икенче якка алып чыгып киттеләр. Габдулла караңгыда, түшәк өстендә үз уйлары белән ялгыз калды. Бүген күргәннәре бер-бер артлы аның күз алдыннан кичте. Аны бай өйгә, һәр яктан канәгать, тук семья эченә кабул иттеләр. Яхшы каршы алдылар. Бу каршылауда ни әйтсәң дә кардәшлек җылылыгы сизелеп торды. Инде
21
аның үзен кызыктырган төп мәсьәләгә тизрәк ирешәсе калды: яңа мәдрәсәне күрү, яңа хәлфә һәм яңа иптәшләр белән очрашу, яңа китаплар кулга төшерү... Ә, бәлкем, ул иртәгә иртүк торып мәктәпкә дә китәр әле, аны озакка сузып тору нигә кирәк?
5 Икенче көйне Габдулла уятканны да көтми, «мәктәпкә бару дәрте белән, үзе үк сикереп торып утырды. Аның уянганын күреп, Газизә апасы: — Габдулла җаным, идәпгә басмый тор, мин хәзер киез итегеңне алып киләм,— диде һәм киптерер өчен кичтән үк мич башына ыргытылган киез итекләрне алып килергә йөгерде. Ләкин кире әйләнеп килгән чакта аңа җизпәсе очрады һәм аның кулыннан киез итекне алып, табанын әйләндереп карады. — Үкчәсе тузып килә,— диде ул,— тишелеп чыкканчы төп салдырып алырга кирәк. Кертеп бирегез теге кемгә, төп салып бирсен. Шулай итеп, мәктәпкә бару бүген булмый калды. Ләкин бу мәҗбүри рәвештә өйдә утыру бер көн белән генә бетмәде. Галиәсгарның «теге кем» дип әйткән кешесе киез итекне ике көн тотты. Аннан соң Габдулланың бишмәт эче өзгәләнгән икән, шул билгеле булды. Җөйче Зөбәйдәне чакыртып, бишмәткә көрән кытаттан яңа эчлек куйдырдылар. Дәү апа Габдулланың сөннәтле авыл бүреген килештермәде. — Калада мондый бүрек кимиләр, Габдулла,— дип. ул аның бүрек читенә җизнәсенең иске бүрегеннән сүтеп алынган каманы тотып чыкты. Габдулла 'бүрекне киеп алды да: — Камалы бүрек кидек, инде камалы тун гына киясе калды,— дип> «пуф, пуф!» итеп, корсагын киереп йөрде. Шулай итеп өч-дүрт көн узып китте. Шул арада Габдулла өйнең өске каты һәм аскы каты белән танышып өлгерде. Өйнең аскы катында торучы ирле-хатынлы хезмәтчеләр — Гый- мади һәм Гайниямал белән ул аеруча кызыксынды. Гайниямалның себерке я идән чүпрәге тоткан килеш бүлмәдән бүлмәгә җил кебек өерелеп йөрүен Габдулла бу йортка төшкән көннән алып күрә килде. Күлмәк итәкләрен кыстырып йөрүче, ябык гәүдәле, әрлән кебек җитез яшь кенә хатын иде ул үзе. Габдулла аңа тиз ияләшеп китте. Беренче көн аштан соң ук өстәлдәге савыт-сабаны җыешып йөргән арада Гайниямал аңа кечкенә, әмма үткер күзләре белән карап елмайды да, кыю гына: — Казан шәкертенә безнең Җаек авыл булып кына күренәдер инде. Казанны бик зур кала, дип сөйлиләр бит,— дип куйды. Ә икенче көнне иртә белән: — Габдулла, акылльим, менә бу җирне сөртеп алганчы гына аякларыңны сандыкка күтәреп утырчы, я булмаса, аска, абыең янына төш, ул да синең кебек мәдрәсәдә укыган шәкерт,— диде. Габдулла башта «абыең» дигән сүзне төшенмәде. Ул арада кемдер берәү, тышкы ишектән башын тыгып: — Гайниямал, бала уянды, төшеп кенә мен әле,— дип дәште. — И алла, ходаем, яңа гына имезгән идем ләбаса,— дип, Гайниямал шулай ук әрлән кебек йомылып чыгып китте. Аның инде бала анасы булып, «абыең» дигәне әлеге ишекне ачып дәшкән ире икәнне Габдулла шунда гына төшенде. Кичкә таба ул Газизә апасы белән бергә алар янына төште. Бу ике тәрәзәсе белән ишек алдына, бер тәрәзәсе белән урамга караган уртача зурлыктагы бер бүлмә булып, түрдәге сәкесе белән бераз Кырлайдагы сабак абыстаеның кызлар укыта торган бүлмәсен хәтерләтә иде. 1 айниямалның ире Гыймадетдин (бае аңа Гыймалтдин дип дәшә иде) Габдулла кергәндә, бүлмә уртасында бүкәнсыман тәбәнәк кенә әйбер өстендә, бик бирелеп балта сабы юнып утыра иде.
22
— Вәгаләйкүмәч сала-а-ам!—дин шаяртып кайтарды ул Габдулланың сәламен. Кулымдагы балта сабын мылтык төзәгәнсыман күзләренә күтәреп, аның өсте тигез юнылганмы, юкмы икәнен карый-карый, сорашып китте: — Я, нихәл, шәкерт! Исән-сау гына килеп җиттеңме? Казан бит ул анавы Җембетс белән Тургай түгел, өч атналык юл диләр бит аны. Аннан соң ул, эшеннән күзен алмыйча гына, Габдулланың кайда, нәрсә укыганнарын сорашырга тотынды. Габдулла сөйләп бирде. Аны бәләкәй- сетеп каршы алган Гыймади хәзер инде эшен бер якка куеп, Габдулланы үзенең тиңдәшесыман итеп сөйләшеп алып китте: — Карале, син!.. Синең яшендә без ул китапларны белми идек әле. Син бик югары киткәнсең алайса. Болай булгач, хәзрәт сине мокыт нугай балалары белән утыртмый инде, үзенә утырта инде дәрескә. Ул арада Гайниямал сәкегә үз пары белән шыбьнр тиргә баткан калай самовар китереп утыртты һәм Газизә белән Габдулланы табынга дәште. — Юк, юк, рәхмәт, утырып тормыйбыз,— дип сикереп торды Газизә.— Әйдә, Габдулла, безне көтә торганнардыр. — Алай ярамый инде. Безне сансынмау була ич ул,— диде Гайниямал. — Әйе ләбаса. Кеше кешедән өстен, әмма берәү дә аштан өстен түгел,— дип фәлсәфәгә керешеп китте Гыймади, Габдуллага карап,— тукта, торып тор, менә мин сиңа бер китап күрсәтим әле. Ул, шүрлеккә үрелеп, битләре саргаеп, керләнеп беткән тышсьпз бер китапны алды да Габдуллага бирде. — Бу китап берәүдә дә юк. Гурьевтан килеп монда укып яткан мәрхүм Зәйнетдин шәкерттән мирас урынына калган китап бу. Менә син аны укып кара әле. Габдулла китапны кулына алды һәм һәрвакыттагыча кулына төшкән яңа китапка ничек ташланса, моңа да шулай ташланды. Соң бу аның ничек кулга төшерергә белми йөргән «Әбүгалисина» б(ит! Агальь-энеле ике егетнең бер ел буена тау куышына бикләнеп, гыйлем алулары һәм аннан дөньяны таң калдырган «нөҗүм» гыйлемен өйрәнеп зур галимнәр булып чыгулары турында гаҗәп кызык хикәя бит бу! Китапның Габдуллага берьюлы ошавын күреп, Гыймади ярым шаяру, ярым мактану рәвешендә: — Күрдеңме, бездә нәстәләр бар!?—дип куйды. — Кычкырып укычы, Габдулла!—дип үтенде Гайниямал. Габдулла укып китте. Бер битен укып икенче битенә күчкәч, Габдулла, өзелеп калган җөмләне ялгый алмый, тынып калды. Аннан соң икенче битнең юклыгы билгеле булды. — Ә ул бите аның элек-электән юк иде... Анда ниндидер бер тылсымлы сүз булган, шуңа күрә аны- берәү йолкып алган,— дип аңлатты моны Гыймади һәм дәвам итте: — Бу китапның хикмәте дә шунда бит. Моны һәркем үзенчә аңларга тиеш. Менә миңа бер хәлфә кеше укып күрсәтте моны. Китапта бер төрле язылган, ә ул аны икенче төрле аңлатып бирә: «Бу китапның һәрбер сүзендә зур хикмәт ята. Аны укый белергә генә кирәк»,— ди. Патшалар турында серле итеп язылган урыннары бар моның. Теләсәң, тегеләй аңла, теләсәң — болай. — Әй, бүлдермәле, укысын кеше,— дип туктатты аны Гайниямал.— Пичек язылган, шулай аңлый инде кеше. Тотасың да үзеңчә бер мөгез чыгарырга тотынасың. Я, я, укы-, Габдулла! Габдулла тагын укып алып китте һәм бу китапта язы-лгаи мәсьәлә Гыймадиның күңелен аеруча кытыклаган мәсьәлә булып чыкты. Ул тагын Габдулланы бүлми түзә алмады:
23
— Күрдеңме, гыйльме кимия нишләтә?! Вәт менә шулай, гыйльме кимияне өйрәнеп алып, кеше күзенә күренми йөрсәң икән! — Әбәү, сине берәү дә күрмәгәч, бик күңелсездер ул! —дип келтерәтеп көлеп җибәрде Гайниямал. Гыймадига бу гыйльме кимияне кимсетү булып тоелды. — Әлбәттә. Синең сипкелләрең белән төймә борыныңны кеше күрмәгәч, кызык буламыни? — Әй, дөньяның чибәре каян килгән!—дип әче телләнде Гайниямал. — Син үзеңнең әнә шул тукмак кебек борыныңны кешедән яшерер өчен күренми йөрисең киләдер әле. Габдулла укудан тукталды, гыйльме кимиянең нәтиҗәсе әлегә Гыймади белән Гайниямалның бер-берсен менә шундый сүзләр белән чеметешүдән ары китә алмады. Габдулла бу әче телле әңгәмәнең шактый катлаулы булып бетәсен көткән иде. Юкка гына хәвефләнгән икән. Шушы кичне үк ул Гыймади белән Гайниямалның яратышып сөйләшү рәвешләре шулай икәнен төшенде. Аларның әңгәмәсе дәвам итте. — Бер дә харап инде,— дип карулашты Гайниямал. — Харап шул,— дип җавап кайтарды Гыймади. — Сезнең сүз өскә чыкмаса ярыймыни? — Чыга шул. — Чыкты ди, чыкмый ни! — Чыкты да бәреп екты. — /Мәхәббәтсез! — Мәхәббәтле! Әңгәмә буйдан-буйга ир белән хатынның бер-берсенә куллары белән төртешү, шаярып сугу белән аралашып барды. Ахырда Гыймади хатынының кабыргасыннан кытыкларга, тегесе, сәкегә чалкан егылып, үрсә- ләнәүрсәләнә кеткелдәп көләргә тотынды, бер киерелде, бер бөгәрләнде, ахырда тыны бетеп кычкырды. — Кит, каһәр суккан, баланы уяттырырсың. ...Габдулла апасы белән үзләренә менгәч, сорашып, Гыймадиның кайчандыр мәдрәсәдә укый башлаган ярлы шәкерт булуын, ачтан үлмәс өчен өлкән шәкертләргә самовар куеп, байларга көнлекче булып көн күрүен, ахырда уку белән эшне берьюлы алып бара алмый, менә шулай бай ялчысы булып калуын, аннан соң шушында асрау булып торучы Гай- ниямалга, бикә димләве белән, өйләнүен белеп алды.
6 — Утыз биш баш куй... Менә сиңа хәзрәтеңә шытырдап торган кәгазь акча белән йөз дә биш сум...— ди Әбүгалисина үзенең энесе Әбүхариска. — Куй, Әбүгали, өч сумнан куян елны кузы да сатып алмыйсың гой,— дип сатулаша аның белән Әбүхарис... Габдулла уянып китә һәм гаҗәпләнә: төшендәге сатулашу аның өнендә дәвам итә. Такта стенаның теге ягында җизни тавышы: — Уй-буй, Кунарбай, бу ни кылуың? Үткән базарда Җембете казаклары куйны икешәр сумнан сатып киттеләр, беләсеңме? Габдулла алгы якка юынырга чыкты һәм ишек төбендәге караңгылы- яктылы бүлмәнең уртасына өелгән ниндидер киемнәргә һәм бүктәрләргә чак кына абынып егылмады. Аннан соң ул боларның Кунарбай киемнәре икәнен, аның бүген, кызыл мал төяп, үзенә, далага кайтып китә торган көне икәнен аңлады. Ишектән сәләмә киемле ябык кына бер казах кереп сәлам бирде. — Ә, Айсагул, килдеңбә? — дип, сәламенә җавап биреп-нитеп тормый, каршы алды аны Кунарбай.— Анавы зур төенне бире китерсәңче! Төргәкләрне барлау, чишкәләп, икесен бергә кушу, алар эченнән чар- шауныкысыман эре чәчәкле кызыл ситсыларны, аллы-кызыллы шәлъяу
24
лыкларны, күк һәм кызыл билбаулыкларны алып икенче төргәкләргә күчерү, кушу, алыштыру китте. Өй эче яңа комач малның ашлаулы фабрик исе белән тулды. — Җахсы мал икән гой үзе! —дип, бер эре бизәкле арзанлы ситсыга сокланып калды Айсагол дигәннәре. — Я. әйтче, Айсагол, осының бер кисәгенә казах күпме куй бнрәде? — дип сорады Галиәсгар. — Байгыш берне дә бирмәйде, бай икесен дә аямайды,—диде Айсагол һәм авызында берән-сәрән генә калган тешләрен күрсәтеп, көлеп куйды.— Тук ел булса, гидай казах та моңа куй табып бирер, әмма корылык казахны бик яман чалкай салды, каян алып бирсен! — Казах Җаек базарында печән сатты, киҗәк сатты, егерме адәм хаҗга китте, быел Уел ярминкәсен казах сырып алган иде, уй-буй, акчаны кая куя бу казах шуннан соң?—дип гаҗәпләнгәндәй итте Галиәсгар бай. Авырткан җиренә китереп басты ахры Галиәсгар, Айсагол әрнеп алды: — Налог түләп бөлде казах. Җорт башыннан салганны бае да, байгышы да 4 сум 50 тиеннән түләп котылды. Байга ул бер нәрсә дә түгел, гидай аны каян алсын? — Әйдә, нәзер әйтәен,— диде Кунарбай,— минем малны исән-сау алып кайтып җиткезсен, мин саган бу кисәкне бер куй бәрабәренә бирәен! Айсаголның битләрен кинәт җыерчык басты: — Апырмай, нәзер дип айткаиың шулмы? «Мин сине ярминкәдән ярминкәгә йөрттем, күпме йомыш күрсәттем. Инде шуның өстәвенә бер куй да бир. анысы нәрсә? Син үзең маган ике куй тиеш! — Уй-буй! Айсагол, куйсачы,— дип сүзне уенга борьнп җибәрде Кунарбай.— Мөселман мөселманны кайчан хур иткәне бар? Әйдә, күп сөйләнмә, төеннәрне чыгара башла! Айсагол бәйләнгән тергәкләрне җилкәсенә күтәреп чыгара башлады. Кунарбай үзе дә карап тормады, аңа булышты. Аннан соң Гыймади, кереп, калган төргәкләрне алып чыгып китте, Галиәсгар аның артыннан чыга-чыга, шыпырт кына: — Гыймади, карап кал, чана төбенә капчыкларны салып алып китмәсеннәр, казахка ышанма!—диде.
7 Кичен Габдулла аскы өйгә төште һәм тагын калай самовар янында Әбүгалисинаны уку булды. Бу ирле-хатынлы яшь семьяның үзара аеруча гади, хәтта бераз’ тупас мөнәсәбәте астында Габдулла ниндидер эчке җылылык сизде. Тормышлары мул, иркен булуга карамастан, өстә, җизниләрендә, бу җылылык һәм ягымлык юк иде. — Габдулла, менеп утыр абыең кырына,—диде Гайниямал һәм иренә дәште: — Ә син, карт, тәртәләреңне бераз җыя төш, сәкегә сыймый утырасын. —• Кунак егет, кара инде,— диде Гыймади, шикаять иткәндәй булып,— мине карт дип җаныма тия бит, нигә генә мине яратмый икән минем хатын? — Яратыр җирең юкка!—дип карулашты хатыны аңа, кырын гына елмаеп. — Юк, болай булмады бу,—диде Гыймади, — Әбүгалисинаның нөҗүм гыйлеме белән кеше күзенә күренми генә патша сараена үтеп, патшаның кече кызын ябештереп алып кайтмый булмый инде, ахрысы! — Ни исемле патша кызы? — ди ул. — Кәкре койрыклы Кәлбениса түгелме? — Булса да ии хикмәт!
25
— Я, телеңә бетеп утырма, әнә кулыңны сузып баланы тирбәтеп җибәр, мин менә бу җепне генә йомгакка чорнап бетерим. Бияләй бәйлисем бар, бикә киләсе җомгага өлгертергә кушты... Гайниямал бер йомгакны икенчегә күчерә; иске йомгак идәндә тәгәри; соры мәче баласы аны күреп колакларын торгыза; ул, зәвыкланып, алгы тәпиләрен йомгакка каршы күтәреп-күтәреп куя; ахырда түзми, томырылып, йомгак өстенә ташлана. — Кая алып киттең йомгакны, ах син!—дип Гайниямал аңа бармак селки, Габдулла сәке астына ук кереп китә - язган йомгакны алып Гайниямалга бирә. Бу вакыт Гыймади баланы кулына алып, тезләренә утырткан да, аны әкрен генә тирбәтеп көйли: Деңпи, деңни, деңнәсе, Кызлармыни әннәсе... Габдуллага җылы, рәхәт... Шул вакыт өйалды ишеге кинәт тартылып ачыла, караңгыда кемдер кабаланып капшана, өй ишегенең тоткасын табарга тырыша. Аннан кинәт ишек ачылып китә, кемдер килеп керә һәм бүлмә буйлап йөреп китә. Кем бу? Бу теге беренче көнне җизни белән бер бүлмәдә утырган кода абзый бит? Шул! Аңа нәрсә булган? Ник ул озын һәм зур кулларын селтәп, саташкан кеше кебек тулгана? Ул сәлам дә биреп тормады, коры гына: — Җиңгәгез кайда? — дип сорады һәм җавапны да көтми, ни өчендер мич аралыгына кереп, кечкенә чыбылдыкны ачып карады. — Кибеткә барасым, кәрәчин алып кайтасым бар, дигән иде, шунда киткәндер, — диде Гайниямал. Кода, кергәндәге җитезлек белән, таз генә чыгып та китте. — Тагын нәрсә булган бу салам торханга?—дип Гыймади әйтергә дә өлгермәде, стена артында дөбер-шатыр купты, нидер авы-п төште, кемдер әрнеп кычкырып җибәрде. — Хәлфә тагын Вәрәкыя апаны кыйный,—диде Гайниямал һәм, борчылып, кузгалып куйды. — Әллә кереп чыгасыңмы үзләренә! Гыймади кул гына селтәде. Күрәсең, ул шундый чакларда анда кер- •гәләгәи һәм аралашып йөргән, әмма моның барыбер мәгънәсе булмавына төшенгән. — Нинди хәлфә ул?—дип сорады Габдулла, гаҗәпләнеп. — Соң менә әле генә шунда кереп чыккан синең кода абыең соң... — диде Гыймади. Габдулла аның хәлфә булуын берничек тә күз алдына китерә алмады, ләкин яңадай моны төпчеп тә тормады. Кем белә, хәлфә, бәлки, аның ку ш ам а ты- м а з а р ыд ы р ? һәм бу турыда ул шунда ук онытты да...
Икенче бүлек 1 Җаекның атаклы мәдрәсәсенә барыр көн килеп җитте. Әлеге кода абыйның улы Талип, озын муенлы, күтәрелеп тора торган җәлпәк борынлы, уйнак күзле малай, бухчасын иңенә аркылы аскан хәлдә килеп керде. Алдан сөйләшү буенча ул Габдулланы мәдрәсәгә ияртеп алып барырга тиеш иде. Мәдрәсәдә Габдулланы кай сыйныфка утырту, кайсы хәлфәгә тапшыру мәсьәләсе дә хәл итеп куелган иде инде. Габдулла, Талипка ияреп, мәдрәсәгә китте. Өйдәгеләр аны һәрберсе үзенчә: — Тырышып укы, улым, бар! — Изге сәгатьтә!
26
— Аллага тапшырдык! —дип озатып калдылар. Кырлайдан киткән көннән алып бу мәдрәсә Габдулланың күз алдында әллә нинди серле шәүлә булып балкып торды. Соңга таба ул аның төшләренә керә башлады. Аныңча бу мәдрәсә, әлбәттә, Кырлайныкысы- ман тау битендә инешкә таба авышып утыра торгаш бер катлы иске агач өй түгел, бәлки Казанның Күл буе мәдрәсәсе кебек таш пулат. Моның хәлфәсе дә Кырлайның Хәбри хәлфә төсле биш билле иске бишмәт кигән, бөкрәеп йөри торган, мужикка охшаган, ябык чырайлы хәлфә түгел, бәлки мәһабәт озын буйлы, тулы ак йөзле, сөрмә тарткан күзле, ак бикасәп чапан, яшел чалма кигән кеше. Тамак кыру да монда Хәбри хәлфәнеке төсле кәҗә йөткергәндәй «кәһ! кәһ!» итеп түгел, Ташъяк ярминкәсендәге кәмит алдында зур җиз быргы кычкырткандай, күкрәп чыга, мөгаен... һәрхәлдә Габдуллага бу мәдрәсә юлы зур бер батырлык юлы булып, бу көн бәйрәм көне кебек тантаналы булып тоелды. Бу — гадш йөреш түгел, балалыктан — олылыкка, бүгеннән — киләчәккә батыр бер омтылыш. кыю бер сикереш ясау иде. Юл өстендә бер төркем бала-чаганың пыр тузып, якага-яка килеп сугышулары Габдулланың уйларын тузгытып җибәрде. Бу сугыш читтән карап торыр өчен никадәр генә кызык булса да, мәктәпкә соңга калудан куркып, Габдулла юлын дәвам иттерергә теләде. Әмма аның юлдашы Талип: — Кая барасың, мәдрәсә шушы бит инде, — дип аны шып туктатты һәм ике катлы йортка төртеп күрсәтте. Бу — мәчеттән йөз таяк чамасы ераклыкта, Чаган елгасына караган ярның өстенә салынган ике катлы искерәк бер йорт иде. Аның, Галиәсгар бай йортысыман, асты таш, өсте агач һәм зурлыгы да аңардан артык түгел. Яртылаш җимерек агач капкасы аша йортның эче ялтырап күренеп ята, түрдәрәк бер катлы тагын бер йорты бар, сул якта мунчамы — нәрсәнеңдер почмагы чыгып тора, алар артында яр астында туңган Чаган өсте җәелеп ята иде. Пыр тузып сугышучы малайлар шушы мәдрәсәнең укучылары булып чыктылар. Бу дөмбәсләшү мәктәпнең йозагын фәррәш II килеп ачканчы туңмас өчен һәм вакыт уздыру теләге белән ясала торган көндәлек маҗара икән. Габдулла белән Талип килеп җиткәндә, дөмбәсләшүнең иң кызган чагы булып, шау-шу, кычкырыш, көлеш эчендә кычкырып елау һәм оятсыз сүгенүләр дә ишетелеп куя, борыны канаган бер малай, читкәрәк китеп, зур гына кар кисәге белән канньг туктатырга тырыша, кан ак кар аша кызарып саркып тора иде. Талип Габдулланы мәдрәсә йортына алып керде. Габдулла йозак белән бикләнгән ишектән тыш икенче баштарак тагын бер ишек күрде. Анысы ачык иде. — Әнә теге ишектән кереп булмыймыни? —дип сорады ул Талиптан. — Юк, анысы ятып укый торган өлкән шәкертләрнең ашханәсе. Аннан үтеп була булуын, тик олы шәкертләр безне анда җибәрмиләр. һәм шул сүзне дөресләгәнсыман, ишектән нәкъ Габдулланыкы төсле камалы бүрек очып чыкты да ерак түгел генә бәдрәф янындагы бозлавык өстенә барып төште. Аның артыннан кызарынып, бүртенеп, бухча таккан бүрексез малай, сүгенә-сүгенә, чыгып йөгерде. — Ашханә аша үтсәң, олы шәкертләр бүрекне алып менә шулай тышка ыргыталар,— дип аңлатты бу күренешне Талип. Ниһаять, фәррәш дигәннәре килде. Ул чандыр гына озын буйлы, нәзек кенә калдырып кырылган сары мыеклы, кечкенә сакаллы кеше иде. Ул килеп йозакны ача башлагач, балаларның бердәм төркеме аны ишеккә китереп кысты. Ул балалар белән төрткәләшеп һәм әрепләшеп,
II Фәррәш — мәчет-мәдрәсәне карап торучы, сторож.
27
йозакны бераз вакыт ача алмый торды. Ниһаять, ишек ачылды, балалар ташкыны ишеккә бәреп кереп китте. Фәррәш, агым белән читкә тибрәлеп, аягында чак-чак кына басып кала алды. Балалар артыннан Габдулла да, Талипка ияреп, сыйныфка килеп керде. Сыйныф кечерәк кенә өч тәрәзәле, тәбәнәк түшәмле бик гади бүлмә иде. Бер нәрсә генә Габдулланың игътибарын үзенә тартты: балалар Кырлай мәдрәсәсендәге кебек сәкегә яисә коры идәнгә түгел, бәлки тәбәнәк кенә тар һәм озын өстәлләр арасына кереп дүртәр-дүртәр булып тезелеп утыралар. Габдулланың билгеле урыны булмаганга күрә, ул Талип янына сыенып, бишенче булып утырды. Аны шунда ук кысрыклап төрткәли башладылар: — Бар, бар, үз көрсиеңә барып утыр! Кеше көрсиенә килеп тыгылма! Габдулла шунда ук ике төрле сабак алды: бердән, бу тәбәнәк озын өстәл «көрен» дип атала, икенчедән, монда бишенче булып утырырга ярамый икән! Төрткәләү дәвам итте. Талипның: — Юк, ул яңа шәкерт, ул шушы сыйныфныкы, Галиәсгар байның каенише,— дип, урыныннан торып аңлатуы да ярдәм итмәде. Габдулланы, бәлки, ай-ваена карамый, төртеп чыгарган да булырлар иде, әмма шул вакыт әлеге фәррәшнең кереп шау-шуны басар өчен кулындагы пеше чьпбыгы белән шәкертләр өстеннән уңлы-суллы чажлатып, селтәнеп алуы, берничә шәкертнең: «Әллләлләлә!» дип өзгәләнеп әрнеп куюлары белән Габдулла мәсьәләсе онытылды. Кырлай һәм Кушлавыч мәдрәсәләрен күргән Габдулланы бу мәдрәсәнең тәртибе һәм балаларның үзенә мөнәсәбәте гаҗәпләндермәде. Аны теге мәдрәсәләр белән бу мәдрәсәнең әллә ни аермасы юклыгы гаҗәпләндерде. Ләкин ул аерманың бер дә булмавына ышанмады һәм әле сыйныфка килеп керәчәк хәлфә аның бу турыдагы бөтен шикләрен җуеп ташларга тиеш иде. Ул өйдән үк үзенең Шәпеш хәлфәдә укыячагын белеп килгән иде, шуңа күрә ул Талипның колагына ятып шыпырт кына сорады: — Шәпеш хәлфә кехМ ул, зур хәлфәме? Җавап бирү урынына Талип Габдуллага әйләнеп, аңа ни өчендер гаҗәпләнеп карады. — Шәпеш хәлфәне дә белмисеңме? — дигән караш иде бу. Габдулла кызарып куйды. Ул бу соравы белән: «Кояш нәрсә, ул кайсы яктан чыга?» дигән кирәксез һәм көлке сорау биргәнсыман тойды үзен. Димәк, Шәпеш хәлфә ул монда, Җаекта, бик зур кеше һәм аны белмәү — гаеп! Габдулланың күз алдына тагын хыялындагы әлеге ак •бикасәп чапанлы, яшел чалмалы мәһабәт буйлы, сөрмә тарткан күзле, җиз быргыдан күкрәп чыккан тавыш белән тамак кыра торган зур галим килеп басты. — Шәпеш хәлфә кереп килә!—дип ысылдады кемдер. Сыйныф кинәт тыптын булды. Ишектән зур кулларын кая куярга белми селтән- гәләп һәм аунаклабрак Талипның атасы, әлеге кода абзый, килеп керде. Габдулла: — Бәй, бу нишләп килеп керде әле монда? Әллә тагын Вәрәкыя апаны эзләп йөриме?—днп уйлап та бетермәде, шәкертләр дөр килеп аякка бастылар. Габдулла, аптырап, авызын ачып калды: — Менә кем икән ул Шәпеш хәлфә!
2 — Әнә шәкертебез дә кайтты. Я, ошадымы безнең мәдрәсә? Ошамыйча ни, монда мең чакрымнан килеп укучылар бар. Си мидән, Сары таудан, Гурьевтан... Казанның үзеннән килеп укучылар да бар монда.
28
Сиңа нәрсә булды? Ник турсайдың? Малайлар кыйнап кайтардылармы әллә? Әллә хәлфә колагыңны бордымы? Шундый сүзләр белән каршы алдылар өйдә Габдулланы. Ул үзенең кичерешен берничек тә аңлата алмады. Ничек аңлатасың? Аны малайлар кыйнамады, хәлфә кыерсытмады. Ләкин ул кайтып куанып сөйләрлек әйбер дә тапмады. Юк, Кырлай һәм Кушлавыч мәктәпләреннән артык җире юк иде бу мәдрәсәнең. Хәлфәсе белән дә, укыган дәресләре белән дә. Хәтта киресенчә: авыл мәктәпләренә ул ияләшкән, шәкертләре һәм хәлфәләре белән үзләшеп беткән иде. Монда бар да ят, салкын, тупас. Шәпеш хәлфәне генә кара! Икәү генә калгач, Газизә апасы, энесенең хәлен төшенеп булса кирәк: — Күнегерсең әле, күгәрченем, ияләшмәгәннеке ул, — дип,^ аның башыннан сыйпап куйды. Дөрес, кеше вакыты белән бар нәрсәгә дә күнегә. Ләкин Габдулла өчен бу мәктәпкә ияләшү авыр булды. Шәпеш хәлфәгә ул бөтенләй ияләшә алмады. Эш Шәпеш хәлфәнең усаллыгында, аның балаларны суккан чагында өзеп ала торган, очына агач шакмак таккан камчысында да түгел иде. Әгәр бөтен дөнья хөкеме алдында Шәпеш хәлфә чыгып: «Мин балаларга башка хәлфәләрдән дә артыграк кул якканым юк»,— дип ант итсә, ул хаклы булыр иде. Шундый заман иде бу, кыйнамый укыту укытуга саналмый, аталар балаларын мәктәпкә: «Хәлфә, мә, ите смңа, сөяге миңа!» — дип китереп тапшыралар иде. Шәпеш хәлфә, шәкертне кыйнаудан битәр, кыйнамый гына аның үзәгенә үтә белә, һәм ул моның тиңе юк остасы иде. — Якуб, Шакир, чыгып басыгыз,— дип әкрен генә боерык бирә ул сабагын тыңлата алмаган шәкертләргә. Ике шәкерт, чыгып, бер-берсенә каршы басалар,— аларны ничек басарга өйрәтәсе юк, алар өйрәтелгәннәр. — Якуб, ялтырат Шакирның яңагына берне! Күзләреннән утлар күренсен! Кызганып суктың. Шакир! Яле син ничек сугарга кирәклекне күрсәтеп бир! Менә шулай! йомшак суккан өчен тагып берне! Якуб, белдеңме инде ничек сугарга кирәклекне? Яле, Шакирның үз яңагына! Киерелебрәк, киерелебрәк! Менә шулай! Менә шулай! Ай, рәхмәт! Якуб, хәзер син җавап бир! Җавабың сөалеңнән III катырак булсын. Менә шулай ясалма рәвештә ярсытылган ике шәкерт, ниһаять, йөрәкләренә тулышкан әрнүне кая куярга белми, үкереп елап җибәрәләр. Хәлфә, аларның әрнүенә рәхәтләнеп, зур кулларын тезләренә ышкый- ышкый ләззәтләнгән хәлдә, тамашаны карап тора. Әгәр дә ул, урта йөзләрдә туып, тәхеттә утыручы булган булса, үзенең колларын цирк мәйданына чыгарып, берсенә-берсен тереләтә ашатыр иде! һәм Шәпеш хәлфәнең бу шәкерт җәзалап ләззәтләнүе һәр көн диярлек кабатлана бирә. Соңгарак Габдулла мәдрәсәдәге биш хәлфәдән иң астыртыны! һәм иң мәкерлесе, шәкертләр тарафыннан иң сөелмәгәне шушы Шәпеш хәлфә икәнен белде. Тора-бара ул олыраклардай ишетеп Шәпеш хәлфәнең калган хәлфәләрдәй иң наданы икәнен дә белеп алды. Ләкин гаҗәп: мәдрәсә ачылганнан бирле монда никадәр -мөгаллим килеп китте, китмәгәнен китәргә мәҗбүр иттеләр, бу — кала бирде. Ничек? Мәсьәлә ачык: шәкертләрне укыта белүдән бигрәк аларны каты кул астында тота белү монда артыграк санала, ә Шәпеш «тота белә» иде. Шуның өчен аның кай елларны байлар тарафыннан ялланып бәдәлче хаҗи булып Гарәб- станга китүен һәм мәдрәсәдә яртышар ел югалып торуын кичерәләр, белә торып, аның эчүен һәм әфиюн белән мавыгуын да сизмәмешкә салышалар иде.
III Соравыннан.
29
Ләкин Габдулла өчен иң авыры бу түгел иде әле. Мәсьәлә шунда ки, үзенең -мәдрәсәдә яшәве өчен кемгә, нинди байга һәм нинди көчле куллы кешегә бурычлы булса, Шәпеш моның рәхмәтен тегеләрнең балаларына мөнәсәбәте белән кайтара килде. Андый балаларның ул сабак белмәүләрен дә, шуклыкларын да сизмәмешкә салынды, аларга төшәргә тиеш җәза һәм шелтәне дә икенчеләргә күчерде. Шәпеш өчен Галиәсгар бай, бердән, кардәш, икенчедән, аның мәдрәсәдә яшәвенә иң нык таяныч булып килде. Ә Габдулла Галиәсгар бай кардәше. Бу — мәсьәләне хәл итте. Шәкертләрнең иң сөймәгән кешесе, алариың тән һәм җан палачы Шәпеш Габдулланы үз канаты астына алды. Бу берьюлы шәкертләрнең күпчелеген Габдуллага каршы аякландырды, хәтта Талнп, Шәпешнең үз улы, Габдулладан ераклашты. Ник дисәң, Талип үз әтисен яратмый иде. Башка балалар Шәпешнең шакмаклы камчысыннан һәм мыскыллауларыннан өйләренә кайтып котылалар, Талип аңардан өенә кайтып та котыла алмый иде бит! Иптәшләренең, алар белән бергә Тали-пның (Габдулла аңа ияләшеп килә иде инде) кырыс мөнәсәбәте Габдулланы бөтенләй ялгыз калдырды. Бөтенесеннән авыррак кичерде ул моны. Бу борчылу Кырлайны, Казанны сагыну тойгылары белән кушылып, Габдулланың күңелен әзме әрнетте, ә ачы яшь аның күзләрен әзме томалады-! Нинди бәхетсез ул хәзер! Шәпеш аны яклап чыккан саен Габдулланың аңа җен ачуы кузгалды, ул аңа һаман дошманлаша барды. Кырлайның ябык кына чырайлы, бөкрәя төшкән, кәҗә кебек «кәһ! кәһ!» итеп тамак кыра торган Хәбри хәлфә, Габдулланың башлап телен ачкан яхшы күңелле хәлфә, кайда ул хәзер, кайда?! Ничек, ничек аны күрәсе килә хәзер Габдулланың! Ни-нди әйбәт хәлфә булган, ничек Кырлайда чагында аның кадерен белмәгән ул! Кырлайдан, Сәгъди абзыйлардан, Кушлавычтан, Гайшә- апалардан, Яңа Бистәдән, Вәли абзый белән Газизә ападан аерылып, мең бәлалар белән Җаекка килү, күргән җәфалар, аерылу үкенечләре — һәммәсе, һәммәсе Габдуллага бушка бирелгән корбаннар булып күренделәр. Шул хәтле аның Кырлайдан китәсе, Казаннан аерыласы килмәгән иде бит! Ләкин Җаек һәм андагы- зур мәктәпкә кереп уку хы-ялы барын да җиңде, һәм менәтерә сиңа нәрсә килеп чыкты?!
3 Ләкин шуңа да карамастан, Габдулла хәлфәнең: «Менә тушыннан тушында хәтле» дип биргән сабакларын һәрвакыт төгәл хәзерләп килде, чатнатып тыңлатты, үзенең ярты кыштан гына тотынуына карамастан, сыйныфта иң алдынгы шәкерт булып китте. Аермачык: эш хәлфәдә түгел иде, әлбәттә. Шәпеш дөньяда бер кешене дә белемле ясамады. Аңардан укыган шәкертләр үзе шикелле томана, дорфа булып чыктылар, адәм рәтле эшкә ярамадылар. Габдулланың үз тырышлыгы, укуга һәм китапка булган үз һәвәслеге тантана итте монда. Ләкин Габдулланы болан да үз канаты астына алган Шәпеш аның алдынгылыгы белән үсенеп китте. Урыны чыкса-чыкмаса, шәкертләр алдында да, хәлфәләр алдында да, үзенең еш кына йөри торган аш мәҗлесләрендә дә ул Габдулла белән мактанырга тотынды. Галиәсгар, мәчеттәнме, берәр мәҗлестәнме кайтып керсә, каенише белән горурланды. — Габдулланы- хәлфәсе бик мактап торды әле. Имтиханга яңа казаки тектерми булмас үзенә. Җизнәсенең аның белән горурлануы-, ике апасының да моңа куанулары Габдуллага башта бик күңелле булды. Ләкин тора-бара бу хәл үзенең киресенә әйләнде. Балалар ачуны озак саклап йөрмиләр, балалык—балалык инде ул! Габдулланың да иптәшләре белән арасы төзәлеп килә, кайбере белән ул
30
хәтта дуслашып та өлгергән иде инде. Шәпешнең мактануы һичшиксез аны тагын да иптәшләренә каршы куячак. Ни хакы, ни хакы бар аның Габдулла белән мактанырга?! Әйтерсең, Габдулланы үзе тәрбияләп үстергән, үзе башлап телен ачкан, үзе аның күкрәген ачып, аңа үз гыйлемен тутырган! Юк, шатланмады Габдулла бу макталуларга, киресенчә, аны каты эч пошуы басты. Беркөнне бөтен сыйныфтан ике шәкерт кенә сабакларын әйбәт тыңлаттылар: берсе Габдулла, икенчесе Әхмәдулла купең малае Яхъя. — Басыгыз!—дип хәлфә бөтен сыйныфны аякка бастырды. Аннан соң ул Габдулла белән Яхъяны алар арасыннан аерып алды да ал арга, саф саен йөреп, һәрбер баланың яңагына берәр тапкыр чабып чыгарга кушты. Габдулла аптырап калды. Утызлап баланың күзләре аңа һәм Яхъяга текәлделәр. Аларның һәркайсы белән диярлек Габдулланың көрмәкләшкәне, шаярып дөмбәсләшкәне бар. Ләкин менә монда сиңа каршы торырга мөмкинлеге булмаган иптәшнең тик торганда ничек итеп, чынлап, яңагына китереп сугарга мөмкин? Габдулланың күзе Талипка төште. Ул Габдуллага: «Яле, син минем яңакка ничегрәк китереп сугарсың икән?»—дигәнсыман, мыскыллы караш ташлап, басып тора иде. — Габдулла, я!—дип ашыктырды Шәпеш. Терәлеп торып булмый, бер карарга килергә кирәк иде. һәм әллә каян үзлегеннән сүзләре табылды: — Сабакка килгәндә сала кешесенең чанасы чалулап китте дә, янбашыма китереп сукты. Өзелеп чыктымы, дип торам, менә әле дә сөм тоймый.— дип, Габдулла уң кулын асылындырып, чайкап күрсәтте һәм ялганының мондый шома килеп чыгуына үзенең дә исе китте. Хәлфә, аңа нәрсәдер әйтмәкче булып, ышаныр-ышанмас карап торды- торды да коры гына: — Бар алайса, урыныңа утыр,— диде. Иптәшләре өстеннән җәлләдлек хезмәтен Яхъяның бер үзенә башкарырга туры килде. Соңыннан иптәшләре дә Габдулланың бу хәйләсен яхшы таптылар. Ә башка көннәрне аңардан аерылып йөри торган Талип бүген мәктәптән Габдулла белән бергә кайтты. — Син шәп уйлап таптың, әй! Ничек, ничек әле? Чалулап китте дә калак сөягемне сындырып ташлады, дидеңме? Ул рәхәтләнеп көлде. Габдулланың да күңеле күтәрелеп китте. Алар юл буе һәр сүздән бер кызык табып, көлә-көлә, шаулашып кайттылар. Шәпеш белән беренче алыш, шулай итеп, Габдулла файдасына хәл ителде һәм шактый шома гына үтеп китте. Ләкин икенче алыш шактый җәнҗаллы булды, һәм Габдулла белән хәлфәсенең үзара мөнәсәбәтен бөтенләй өзеп ташлады.
4
J Март урталарының язга караган кояшлы көннәреннән берсе иде. .Мәктәпкә балаларның һәммәсен бер сыйныфка җыйдылар. Мөдәррис IV үзе керергә һәм имтиханнар алдыннан балаларның белемнәрен сынау булырга тиеш иде. Ул авырып киткән икән, аның урынына сыйныфка Сираҗетдин дигән карт хәлфә керде. Бөтен шәкерт «дөр!» килеп аягүрә басты. Сираҗетдин гәүдәгә әллә ни калын түгел, ләкин таза тәнле, кечкенә мыеклы, сакалын кырган тулы битле, көләчрәк соры күзле кеше иде. Ул мәһабәт түгел, ләкин аның өстендәге казакие һәм кыска гына чәчен маңгай тиңентен каплап, тигез генә итеп кигән кара хәтфә кәләпүше аның кыяфәтенә ниндидер тулылык, спайлык биреп тора иде. Ул кулын күтәрер-күтәрмәс кыска гына хәрәкәт белән балаларга утырырга
IV Дәрес бирүченең иң өлкәне, гадәттә мулла.
31
кушты. Үзе көрсиләр алдындагы өстәлнең бер башына шәкертләргә яны белән килеп утырды да, ашыкмый гына, башын аларга таба борып, күзләрен кысыбрак, елмаеп куйдьк Балаларга бу: — Мин сез наяннарны беләм бит,— дигәнсыман хәйләкәр, шуның белән бергә дусларча сердәшлекне белгертә торган караш иде. Балаларга бу ошады, ахры, алар бер-берсенә шыпырт кына нидер әйтешеп алдылар. Шәпеш хәлфә өстәл янына килеп балаларга каршы утырды һәм Сираҗи хәлфәгә акрын тавыш белән нидер сөйләргә тотынды. Габдулла йотардай булы-п Сираҗи хәлфәне күзәтте. Шәпеш сөйләгән вакытта, Сираҗи яки аңа бөтенләй карамады, я ышанмаган кешесыман аңа күз ташлаштыргалап кына алды, һәрхәлдә, бу Габдуллага шулай тоелды. Бу — кьняфәте белән үк акыллы«, әйбәт кешенең Шәпешкә икенче төрле мөнәсәбәтен ул күз алдына да китерә алмады. Ә Сираҗи хәлфә бөтен сыйныфка ишетелерлек аермачык тавыш белән: — Юк, туктагыз әле, Шәфигулла әфәнде, без аны калдырып торыйк!— дип, Шәпешнең ниндидер сүзен кире каккач, Габдулла бөтенләй рәхәтләнеп китте. Аннан соң Сираҗи хәлфә шәкертләргә үтелгән дәресләре буенча сораулар бирде. Ара-тирә Шәпеш тә үзенең сорауларын кыстыргалады. Габдулла Сираҗи хәлфәнең аңардан соравын бик теләп көтеп утырды. Ләкин эш Габдуллага килеп җитәрәк, Шәпеш хәлфә аңа карап алды да башка сыйныфның бер шәкертенә төбәп: — Сәдака бирү һәм алу фарызмы, сөннәтме? — дигән сорауны бирде. Габдулланың исенә төште: Җаекка килеп төшүнең беренче көнендә үк Шәпеш аңа шул сорауны бирде, һәм чатнатып кайтарган җавабы өчен Габдулланы барысы да мактадылар. Шәпешнең соравына әлеге шәкерт җавап бирә алмады. Шәпеш тагын Габдуллага күз төшереп алды һәм теге шәкерткә үзенең соравын кабатлады. Габдулла сорауның кабатлануын һәм Шәпешнең үзенә карап- карап куюын яхшыга юрамады. Шул сорауның ул хәзер үзенә биреләсен һәм Шәпешнең күрәләтә аның белән мактанырга җыенуын Габдулла сизеп алды, һәм бу нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты да. Шәпеш җавап бирә алмаган шәкерткә мыскыллы караш ташлап: — Җавап бирә алмадың алайса,— диде, һәм тантаналы рәвештә Габдуллага борылды. Габдулланың эче жу итеп китте. Әгәр дә ул хәзер үзе белгән җавапны кычкырып әйтеп бирсә, Шәпешнең Сираҗи алдында түбәсе түшәмгә тиячәк: әйтерсең, бу белемне Габдулланың күкрәген ярып, ул салып куйган! Әгәр дә инде Шәпеш хәлфәнең шәмкәчөен төшерер өчен «белмим» дип җавап бирсә, Сираҗи хәлфә алдында оят... — Яле, Габдулла, бәлки син белә торгансың?—дип аңа мөрәҗәгать итте Шәпеш хәлфә һәм, Габдулланың һичшиксез җавап бирәчәгенә ышанган хәлдә, урындык аркасына ята биреп һәм елмаебрак күзләрен йомды. Габдулла башын түбән иде. — Я!—диде күзләрен ачып Шәпеш һәм, борчылып, бер кузгалыш ясап куйды. Габдулла дәшмәде һәм маңгай астыннан гына хәлфәсенә карап алды. — Телең йотмагансыңдыр бит?—диде кызыбрак, хәлфә,— я, әйт, син аны беләсең бит! — Белмим,— диде Габдулла акрын тавыш белән һәм Сираҗи хәлфәгә карап куйды. — Ишетмим, ни диде? —дип түземсезләнеп кычкырды Шәпеш хәлфә. Утызлап тавыш бик зур канәгатьлек белән Габдулланың җавабын кабатлады: — Белмим, диде! Белмим, диде!
32
Габдулла аркасында бөтен мәдрәсә алдьшда оятлы булган Шәпеш хәлфә вакыйганы аның жизнәсепә кайтып сөйләде. — Белә торып әйтмәде. Юри хәлфәсен оятка калдырыр өчен шулай нгте ул, астыртынлык эшләде остазына карата,— дип әрнеде. Бу дәү апасына һәм Зөһрә белән Фатыймага иреште. Габдуллага һәрберсеннән өлеш чыкты. — Син нәрсә! — дип, жнзнәсе мөмкин хәтле ачы итеп әйтергә тырышты.— Эшләмә дә, юньләп укыма да, син «монда атаң малын ашап ятам дип белдеңме? Алай булса, әнә мичкә белән су ташы, югыйсә, мин суны акча түләп ташытам. — Атаң урынына калган жизнәңиең хәтерен калдырдың бит,— диде дәү апасы.— Имтиханга казаки белән чалбар тектерәм, дип тора иде үзеңә, хәзер нишләр инде менә. Ашарга утыргач. Зөһрә аның алдына кечкенә агач табак белән ботканы «дык» иттереп китереп утыртты һәм авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып алды. Башкалар ишетмәделәр, ләкин Габдулла аны«ң «әрәм тамак» дигән сүзен аермачык ишетте. Ул табакны этәреп куйды да өстәл яныннан торып китте. Газизә, аны юатып, яңадан утыртырга теләп карады. Ләкин Габдулла, тәмам үзсүзләнеп, утырмады һәм коры гына: — Әрәмтамак булса, боткасын үзе ашасын!—диде. — Кара, мин сиңа әрәмтамак дидеммени,— дип, Зөһрә, бераз куркынып, акланырга теләп карады. Габдулла дәшмәде. Аинаи соң ул Гыйма- диларга төшеп китте. Гайниямал өстәге хәлне, төшеп, Гыймадига сөйләп тора иде. — Кит инде!—дип кычкырды Гыймади һәм кереп килүче Габдулланы күрү белән:—Габдулла, карале, син хәлфәгә белә торып әйтмәдеңме, әллә чыннан да белмичәме? — дип сорады. — Әйтәсем килмәде дә әйтмәдем,— диде Габдулла,— мин әйткән белән мактана бит ул... Шәпеш! Гыймади кычкырып көлде һәм Габдулланың аркасыннан кагып: — Афәрин, дус кеше! Билләһи, дөрес эшләгәнсең!—дип куйды. Ул үзе кайчандыр Шәпеш шәкерте булып, аның аркасында ул бөтен мәдрәсәсен нәләтләп чыккан кеше иде. Газизә төште һәм, «дәү апа чакыра» дип, Габдулланы өскә дәште. — Мин анда менмим,— дип кырт кисте Габдулла. — Менми кая барасың, юләр!—дип, Газизә апасы йомшак кына кызып куйды. —Мин Гыймади абзый белән су ташыйм. Үзем эшләп ашыйм,— диде Габдулла. Дәү апа, үзе төшеп, шактый вакыт юаткач һәм өндәгәч кенә ул кире менәргә риза булды. Бу кәҗәләнүе өчен Габдулла жизнәсенең тагын да тузынуын көткән иде. Ләкин жизнәсе дә, башкалар да бу турыда ләм-мим бер сүз катмадылар: әйтерсең, берни дә булмаган. Үзләре чакырып алдырган ятимне ашавы белән битәрләүнең кызулык белән эшләнеп ташланган гаделсезлек икәнен үзләре дә сизделәр булса кирәк, һәммәсе эчләреннән тындылар. Шәпеш хәлфәнең генә шәкертенә мөнәсәбәте тәмам бозылды. Бервакыт шаярып тәрәзә ваткан өчен Шәпеш хәлфә гаеплене тотып бирүне таләп итте. Дәшүче булмады. Шуннан соң ул бөтен сыйныфны аякка бастырып фәррәштән яңаклатты. Бу җәзадан Габдулла да читтә калмады. Гаҗәп: ул моны бик тыныч каршылады. Беренче тапкыр иптәшләре белән беррәттәп җәзалануына ул хәтта куанып һәм горурланып йөрде. Ул инде иптәшләре арасында үз кеше, сердәш булып китте. Талип белән алар хәзер аерылмас дуслар булдылар.
Имтиханнар җитте. Габдулла сынауларны җиңел үтте. Шәпеш инде бу юлы Габдулладан ничек кенә булса да үч алырга тырышты. Арага Сираҗи хәлфә төште һәм Габдулланы мәгънәви аралап калды.
6 Кар эреп, язгы шарлавыклар китеп беткән булса да, җир әле кипмәгән, Җаекның урамнары тез тиңентен пычрак иде. Габдулла, сукмак төшмәгәнме әле дип (ул соңгы көннәрне һәр иртә шуны чыгын карый иде), оекчан гына болдырга йөгереп чыкты. Бәрәңге пәрәмәченең ашалып бетмәгән кисәген кулына тоткан иде ул. Аның янына шунда ук, койрыгын болгый-болгый, Акколак килеп житте. Габдулла пәрәмәчнең яртысын сындырып аңа каптырды-. Этнең дымлы авызына тигән кулын ул штанына сөртеп алды да, пәрәмәчнең калганын, чеметеп-чеметеп, йорт уртасындагы күгәрченнәргә ыргыта башлады. Күгәрченнәр валчыклар төшкән җиргә килеп ябырылдылар. Габдулла аларга пәрәмәчне чеметкәләп ыргытын бетерде. Күгәрченнәр күз ачы-п, күз йомганчы валчыкларны чүпләп бетерделәр дә, бөтерелешеп, һаман нәрсәдер эзләнделәр, нәрсәдер чукыдылар. Соңга калып кына лапас астыннан зур бер саргылт әтәч йөгереп килеп чыкты һәм күгәрченнәр уртасына атылып керде. Күгәрченнәр пырх итеп күтәрелеп киттеләр һәм лапас башына кундылар. Әтәч бөтеренгәләп, тибенеп һәм чукынып алды, берни дә таба алмагач, гаҗәпләнгәнсыман «кур, кур, кур!» дип куйды. Габдуллага бу «кара, кара, кара, миңа калдырмаганнар!» дип сукрангансыман тоелды һәм ул, моннан кызык табып, елмаеп куйды. Әллә каян даладан яз җиле исеп китте һәм Габдулла, күзләрен чет-чет йомгалап, күккә карады. Анда сирәк-сирәк кенә ак болытлар, якты зәңгәр күкне чуарлап, сирпелеп торалар, ә алар астында төркем-төркем булып чәүкәләрме, үзгә кошлармы очалар иде. Габдулла аларга: — һәй, һәй, һәй, һә-ә-ә-әй! — дип, йөрәгенә сыеша алмый, кычкырып җибәрде. Аңа хәзер бик-бик рәхәт иде. Аның тавышына җавап биргән- сыман кайдадыр әтәч кычкырды, сыермы, бозаумы мөгрәп куйды. Габдуллага кинәт ямансу булып китте. Кырлайда хәзер терлекләр кырга чыкканнардыр инде, ак алъяпкыч кигән әтисе, Сәгъди абзый, арбаны лапастан чыгарып, тәгәрмәчләр майлап йөридер. Сукага чыгарга вакыт инде. Сафуш белән Тимри нишлиләр икән хәзер? Гөләнвәр апа, яңа күлмәкләрен киеп, хат яздыра микән? Фазыл абзый, үзе, әй, чынлап та, үзе кайтмады микән? Тиз генә очып Кырлайга кайтып килсәң икән! Нигә, Әбүгалисина күз ачып, күз йомганчы меңәр чакрымнарны гизеп, күреп өлгергән лә! ...Сукмаклар төшә башлаган иде инде,— Җаек кузгалган!—дигән хәбәр таралды. Талип Габдулланы үзе белән бергә боз карарга алып китте. Җаекның атаклы язгы пычраклары эченнән беләүләнеп төшкән сукмаклар күп урыннарда озын булып тоташ сузылып китәләр һәм урыны белән алар кибеп җитмәгән сыек сазлыкка һәм суларга очрап киселеп калалар. Андый урыннарга үтеп йөрүчеләр тактамы, ташмы ыргыткан булалар, кешеләр шуларга, басып, туры килгәндә киң-киң сикерешләр ясап, аркылы чыгалар һәм тагын тапталган сукмакка төшеп, юлларын дәвам иттерәләр. Сукмак төшкән җирдә дә әле күп урыннар кибеп өлгермәгән йомшак балчык хәлендә булып, аларда Талип белән Габдулланы- кысыман яланаякларның эзләре аермачык ярылып ята. Малайлар, шактый урамнарны үтеп, ярга җиткәндә, анда боз карарга килгән балалар, үсмерләр, зурлар, төркем-төркем булы-п торалар иде инде. Моңарчы ап-ак, тип-тигез, тып-тыныч киң тасма бүлы-п сузылып яткан Җаек хәзер -меңгә сынгалаиып, кайнашып, тынгысыз яу булып бер з. .с. ә.- № 4. 33
34
якка агыла, агыла... Эреле.-ваклы ак һәм соры боз кисәкләре бер-берсен куышып каядыр алга, алга омтылалар, кайбер кечерәк, көчсезрәк бозчыклар зур бозлар арасыннан бөтерелеп килеп чыгалар да ярга елышып калырга тырышалар, кайберләре елышып калалар да. Ләкин көчле агым барыбер аларны кереп тукталган кечкенә култыклардан кагып чыгара һәм, теләсәләртеләмәсәләр дә, зур бозлар эченә кертеп җибәрә. — Әнә нинди зур боз, — дип күрсәтте Габдулла Талипка. Елганың уртасыннан, чыклап та, зур боз кисәге, сал шикелле, җай гына агып килә иде. Аның бер очыннан икенче очына кыеклап атлы чана юлы сызылып үткән һәм ул юлның чит-чнтенә чаналардан коелып калган салам һәм печән чәчелеп ята иде. — Шул бозның өстенә эләгеп агып китсәңме, әй! —дип Талип канатланып куйды. Әтисенең шакмаклы камчысы да, өйдәге көп-төн булып тора торган ызгыш та, аны тәмам биздергән иде инде. Беркөн Талип Габдуллага: — Менә берничә елдан минем әти картая, аның көче бетә, ә мии үсеп беләкләргә көч җыеп алам да, әти дулый башласа, әнинең кер элә торган бавы белән урап бүлмә баганасына бәйләп куям, белдеңме?—диде. Шул ни өчендер Габдулланың хәтеренә әле килеп төште. — Нигә син әтиеңне яратмыйсың, ярыймыни алай? — дип гаҗәпләнде Габдулла. — Ә нигә ул әнине кыйный? — дип Талип сорауга каршы сорау белән җавап бирде һәм җирдән каты балчык алып Җаекка таба, бозлар өстенә ыргытып җибәрде. Аннан бераз теш арасыннан сызгырынып торды-торды да: — Юк. каян булса да итек кенә табып аласым бар, аннан мин диңгез буена качам... — диде. — Кайда ул?—дип сорады Габдулла. — Менә шушы Җаек белән түбән таба җиде көн барып, Гурьев дигән калага җиткәч... — Анда нишлисең? — Гурьевта минем әни белән бертуган абый тора. Балыкчы ул... Аның белән бергә көймәдә диңгезгә балык сөзәргә чыгам...
7 Быелгы җәй Габдулланың Җаек тормышына да шактый әһәмиятле үзгәрешләр алып килде. Язгы пычраклар бетеп, юл тәмам ачылгач та, Галиәсгар бай хатыны белән Казанга китте. Алар анда кардәш-ыруларында кунак булып, ике атна чамасы торып кайттылар. Казаннан Галиәсгар буш кул белән кайтмады, казах далаларында аеруча үтемле Казан'малы, читек-кәвешләр, кәләпүш һәм такыялар, комганнар төяп алып кайтты. Олаунын берсендә Казан байларының Мәкәрҗәдә сатылмый әйләнеп кайткан кызыл мал товарлары, җете-кызыл бизәкле үтемсез ситсылары, шундый ук сыйфатсыз сабып һәм чәйләр төялгән иде. Бусы билгеле бер процент бәрабәренә казах арасында алдап-йолдап сатып бирер өчен алынган комиссион товар иде. Ярминкәләрдә һәм зур базарлы шәһәрләрдә үтемсез арзанлы товар гадәттә «кыргыз товары» дип атала һәм казах далаларында куйга алыштырып алу юлы белән үз бәясеннән күп тапкыр кыйммәт үтә иде. Чын мөселман кирәк-ярагы: теш чистарта торган мисвәк агачлары, дарчин һәм гатырша майлары, канәфер, бадъяи, сагыз, сары тамыр, күкташ, шайтан бармагы шикелле дару һәм им-том әйберләре, Габдулла хаҗига кереп алган ике шешә «зәмзәм суы», рәсүлнең Өфедән «Мәхкәмәи шәргыя»дан килгән берничә мыскал чәче һәм тырнагы — һәммәсе шул ук «кыргыз товары» исәбеннән кайтты. Үз семьясы өчен кирәк кыйммәтле кием-салым, өй җиһазы, конюш
з* 35
нясы өчен таза сбруйлар һәм башка кирәк-ярактан тыш Галиәсгар Җаекның байтак кешесенә аларның үтенүе буенча күп кенә әйберләр алып кайтты. Алар арасында хәзрәткә мәчет өчен палас, «Брадәрән Кәримовлар»га кереп шул ук хәзрәт өчен «Истилахе мәдарис» дигән китап, мәдрәсә өчен дини китаплар, шамаилләр, догалыклар, Әхмәтша учительнең язуы буенча ниндидер калын гына русча китап, сөяк башлы таяк, Шәпеш хәлфә өчен печән базары мәчете чатындагы каптырмачы Мөхәммәтҗаннан шыпырт кына, хәтта хатынына да сиздерми сатып алынган әфпюн һәм башка нәрсәләр бар иде. Аннан соң, Госмановлар икәү киткәннәр иде, дүртәү кайттылар. Галиәсгар белән якын туган-тумачаның ятим балалары ниндидер бер чыбык очы кардәшләрендә калып, алар кулында бик кадерсез көн күрәләр икән. Шуларны Галиәсгар: «Җиде ятим асрасам да дәүләтем бар, әлхәмделилла!»— дип, ә эченнән генә: «Хуҗалык үсә, үземә дә, хатынга да булышчы кирәк, ни булса да өй эчендә чит кеше тотканчы үз кешеңнең булуы ышанычлырак»,—дип, ятимнәрне Җаекка алып кайтырга уйлады. Хатынының: — Алып кайтыйк, Гобәйдуллам һәм Марзиям урынына булырлар, Габдуллага таянып булмый, бик үзбелдекле булып үсәр күренә, — дигән сүзе аның карарын ныгытырга җитә калды. — Менә, Габдулла, без сиңа иптәшләр алып кайттык,—диясе урынга Галиәсгар: — Галекәй, Фәйрүзә, менә ул да сезнең белән бергә булыр,—дип Габдуллага ымлап күрсәтте. Габдулла сынык күңеле белән үзенең бу балалардан соң өченче булып калуын шундук сизеп алды. А1оны хәтта дәү апа да сизде, ахры: — Бер-берегезне дус күрегез, сез өчегез дә бертөсле үксезләр,—диебрәк төзәтеп куйды. Габдулла яшь кунакларга күтәрелеп карады. Галекәй нечкә борынлы, сызылып торган кара кашлы чибәр генә малай иде. Кечкенә . борынлы Фәйрүзә ул кадәр үк чибәр булмаса да, аның һәрнәрсәгә ышанып һәм җылылык чәчеп карый торган зур соры күзләре Габдуллага берьюлы ошадылар. Абыйлы-сеңелле алар, сандык өстенә менеп, аякларын салындырып, кулларын әдәпле генә тезләренә салып, дәшергә дә кыймый, бераз ятсынып, янәшә утыралар иде. Газизә, балаларның бер-берсенә ничек якынаерга белми торганнарын сизеп, Габдуллага дәште: — Габдулла, бар, кунакларны йортка алып чык, аш өлгергәнче бераз уйнап йөрегез! Кунаклар Габдулла белән йортка чыктылар. Акколак ят балаларны күреп ырылдый һәм өрә башлады. Кунаклар шып туктап калдылар. — Тешләми ул, болай гына шәбәя! — дип Габдулла аларны тынычландырырга тырышты һәм сүзен дөресләп күрсәтер өчен, барып, этнең колак артын кашырга тотынды. Акколак кинәт борынын күтәреп, Габдулланың кашуына рәхәтләнеп калды. Галекәй дә якынлашты. Акколак башын Габдулланың бармаклары иркенә куйган килеш аны кузгатырга теләмәде, тик Галекәйгә күзләрен әйләндереп кенә карады һәм бүтән ырылдамады. Галекәй дә аның колак артын кашыды һәм эт аның белән шундук дуслашып китте. Аннан акрын-акрын Фәйрүзә дә алар янына килде. Гыймади келәтләрнең иң аргысыннан яңа гына ярылган такталар күтәреп чыкты. Ул үз өенә кереп китәр алдыннан такталарны җиргә куйды да балаларга карап: — Габдулла, бай абзый сиңа берәр сүз әйттеме?—дип сорады. — Ни дип?
36
— Моннан сон син үзеңнең яца иптәшләрен белән бездә тора башларсың, дип. — Юк, әйтмәде. — Алайса, бүген безгә төшәсез. Менә мин сезгә сәкеләр корыштырып йөрим. Безнең өй кысыграк инде, тәрәзәләре дә кояшка карамый. Әйтеп карадым да бит, безнең сүз нәрсә...
8 Шул көннән алып, Габдулла үзенең яңа иптәшләре белән бергә аскы өйдә яши башлады. Габдулла үзе генә төшсә, Гыймади белән хатыны моңа каршы килмәсләр, хәтта аны өйрәнелгән, күнегелгән кеше итеп, шатланып каршы алырлар иде, бәлкем. Инде аңа ияреп тагын ике баланың төшүе аларны тарсындырды. Ни әйтсәң дә, бала-чага бит, күз- колак булырга, алар артыннан җыештырып йөрергә кирәк. Моның өчен Гайни белән Гыймадиның үз кайгылары да җитәрлек. Галекәй белән Фәйрүзә бу хәлне сизмәделәр. Ә сизсәләр, аларга нәрсә? .Үларны монда алып килделәр һәм алар кайда булса да, ничек булса да торырга тиешләр бит. Моңарчы өстә, апасы янында, яхшы урында, яхшы тәрбия күреп яшәгән Габдулла өчен генә бу төшү аның яңа семьяда кадере кимүне бик ачык күрсәтте. Икенче яктан, үз балаларын юньләп карарга вакыт җиткерә алмаган Гайни белән Гыймади өчен ул ' үзен һәм иптәшләрен артык йөк итеп тойды. Ләкин монда төшү белән Габдулла бер нәрсәдән котылды. Өстә ул һәрвакыт җизнәсенең күз уңында иде. Җизнәсе үзенең сары керфекле чәнечкеле күзләре белән һәрвакыт Габдулланы күреп, аның ни эшләгәнен төпчеп тора иде. Күрмәгәндә исә ул аны сорашмый, аның белән кызыксынмый, әмма күреп алу белән: — Ә, кем, Габдулла, бар әле, йортка чыгып карап кер, Гыймади атларны сугарып кайтты микән, ә теге нишләде микән, бу кая булды микән?—дип Габдулланы темтекләп торды. Кайвакыт базардан кәефе кырылып кайткан арада бер дә юкка: — Син нәрсә тик утырасың, китабың качмас, кул астына кер, эш тап, ярамый бит, әнә баскычка кемдер ярма түгеп киткән, бер дә булмаса. шуны соскыга җыеп алып, кош-кортка чыгарып сал, — дип бәйләнергә тотына иде. Бервакыт кич белән дәү апасы Габдуллага ләгәндәге сабынлы суны чыгарып түгәргә кушты. Габдулла ләгәннең ике читеннән тотып караңгы баскычтан төшеп килә иде, түбәндә ишек ачылды һәм кемдер баскычтан менә башлады. Габдулла искәреп тә өлгермәде, менеп килүче аңа кагылды, һәм ләгән, Габдулланың кулыннан ычкынып, эчендәге суны түгә-түгә, тәгәрәп төшеп китте. Кагылучы мәчеттәнме, кунактанмы кайтып килүче җизни булып чыкты. — Ах, кулың коргыры нәрсә, — дип сүгенеп алып китте ул,—карап йөрергә булмадымыни? Намаз киемемне пычраттың ич, атаңа нәләт! Атасына кагылган бу авыр сүз Габдулланың йөрәгендә авыр төер булып утырып калды. Шуннан бирле җизнәсе кушканны эшләргә аиын җаны тартмады. Ул кушкан бер эшне дә Габдулла үз эше итеп, яратып эшләмәде. Аска төшеп җизнәсенең күз уңыннан киткәч: — Теге эшлексез, атасына нәләт, нишләп ята монда,—дип җизнәсе эзләп керер, тикшерерсыман тоелды. Шуңа күрә ул, аның белән очрашмас өчен йортта үзенең кулыннан килердәй эшне, әйткәнне дә көтми, эшләргә ашыкты. Ул ишек алдын себерде, кош-кортка җим болгатып бирде, Гыймади янына мичкәгә менеп утырып Чаганга су алырга төште, чиләк белән өйгә су кертте, Гайнигә идән юарга булышты. Беркөнне кичкә таба ул чәй эчеп утырган җиреннән кинәт сикереп торды да өске катка менеп төште. — Нәрсәңне оныткан идең анда?—дип сорады аңардан Гыймади.
37
— Өстә чагында,— диде Габдулла,— атна саен мин лампаларның филтәләрен кисеп, куыкларын тазарта идем. Шуның вакыты килен җитте. Җизни лампаларны күрер дә, мин аның исенә төшәрмен... Гыймади кычкырып көлде: — Җизниеңнең исенә төшәсең килмимени бер дә? — Бичара!—дип кызганып куйды йомшак күңелле Гайни, — бигрәк үзәгенә үткән икән.... Җизнәсенең тавышыннан ул бервакыт бөтенләй диярлек котылды һәм җаны тынып калды. Китап укыганда, я уйнаганда ул гадәтенчә «җизни килмиме?» дип каранудан туктады, иркенләп укый, иркенләп уйный башлады. Әй, күп уйнады да ул быел ашыкны! Отуга караганда күбрәк оттырды ул, әмма оту түгел, аның өчен уен үзе кызык иде. Уйный-уйнып шомарып беткән ашыкларны такыр җир өстенә араларын тигез калдырып тезеп утыртасың: син икене, Тал ип икене, Галекәй икене. Дүртне утыртсаң, тегеләр бер тапкыр бәргәндә син ике тапкыр бәрәсең. Ләкин бәрүдән элек кулындагы бәрә торган авыр аткыларны чөясең әле: ничек төшә, элчеме, чөкме, әллә таугамы? Шуңа карап, кем элек, кем соңыннан бәрергә тиешлек билгеле була. Кем ашык уйнаганы бар, ул белә: иң кызыгы, әлбәттә, солдатларсыман тезелеп торган ашыклар өстенә беренче булып бәрү. Бервакыт тезелгән ашыкларга карап, сул аягың белән ярты адым алгарак баскан килеш, аткыны күз турына китереп төзисең! йөрәкнең «леп! леп!» итеп типкәне ишетелә. Эх, тиярме, юкмы? Бу минутта син дөньядагы бөтен нәрсәне оныткансың, яки бөтен дөнья әйтерсең сиңа карап тора,—син шуны гына беләсең! Менә бервакьп кулыңдагы кургашланган аткы белән ашык-солдатлар өстенә җибәрәсең! Аткы томырылып я тезелгән ашыклариың нәкъ буена туры килә һәм күңелләргә музыка ләззәте бирә торган сугылу, шыкылдау, кырылу тавышлары чыга, тузан күтәрелә, я ашыклар кырылу тавышы урынына үз аткыңның коры җир өстенә дөп итеп килеп сугылу тавышыннан тыш берни ишетелми. Беренчесе — тантана, икенчесе — җиңелү, әрәм киткән көч, оттырылган ашыклар! Беркөнне Габдулла, шундый дәрт һәм шуклык белән ашык уйнап, берьюлы дүрт ашыкны бәреп екты да аларны бик зур тантана белән кесәсенә тутырып тора иде, өске кат тәрәзәдән җизнәсенең тавышы ишетелде: — Габдулла, кер әле бирегә! Бу чакыруның хәерлегә булмавын Габдулла җизнәсенең тавышыннан ук сизеп алды. — Әйдә, уз, уз, курыкма, мин сине ашамам, — дип каршы алды аны җизни кеше. — Утыр шунда! Габдулла өстәл янына, җизнәсенең каршысына килеп утырды. Җизни, ничектер, башын артка чөеп, каенишенә өстән һәм кырынрак карап, сүзләрне теш арасыннан чыгарып әйтте: — Җизнине җенем сөйми, күрәсем килми, дип әйтеп әйттем диген, ә?! Шуның артыннан ук ул бармаклары белән барабан суккандай өстәлгә каккалап куйды. — Әйт, шулай дип әйтмәдем дип!.. Габдулланың әйткәне бөтенләй алай түгел иде, шуңа күрә ул табигый рәвештә: — Мин алай дип әйтмәдем, җизни!—диде. Җизни моңа ышанырга теләмәде. Ул, Габдулланың җавабын бөтен ләй ишетмәгәнсыман: — Әй, Габдулла, Габдулла! — дип ачуланмый гына көрсенеп, тирән сулап куйды.— Кайгыртып, күпме расходлар чыгарып, эзләттермәдеммени мин сине? Каян кая китертеп, туганнарың белән кавыштырмадым
38
мы, өстеңне бөтәйтеп, менә дигән хәлфәгә сабакка утыртучы мин булмадыммы? Башта сиңа хәлфә ярамады. Инде килеп мине күрәлмыйсың... Габдулла нәрсә дисен: җизнәсенең бөтен әйткәне дөрес иде. Ул хәтта җизнәсен кызганып куйды һәм үзен аның алдында бик-бик гаепле санады. — Чынлап та китаптагы «нигъмәт кадерен белмәгән ишәк» шул мин түгелме? —дип уйлады ул. Каршы бер сүз дә әйтми, аска карап борынын гына тартып куйды ул. — Мондьп! сүзләр өчен чит кеше булса, сине урамга куып чыгарган булыр иде. Бу кәрәхтерең белән беркая да сыя алмас иде синең башын. Син миңа туган-тумача шул. Бик шөкеранә итәрлегең бар. Мин сине куып чыгара алмыйм. Минем шулай эшли алмавымны белеп шулай дип әйттеңме? Беркөнге битәрләүнең бик җайсыз килеп чыгуын истә тотып, Гали- әсгар Габдуллага мөмкин кадәр каты кагылмаска, йомшак сүзләр белән генә сеңдереп әйтергә теләгән иде. Булмады. Монда да аның җизнәлек, олылык, байлык, дәрәҗә тойгылары җиңеп чыкты, һәм ул үзен тыя алмады, китте, китте... — Мин бер дәшмәм, ике дәшмәм, аннан соң, юк, мин синең, тотып, тиреңне тунармын моның өчен, белдеңме? Бер сынык икмәккә зар булып йөрерсең, мин сине шул көнгә калдырырмын, сукин сын! Мин белермен нишләтергә! Ялангач йөрерсең, кеше күзенә каратып тилмертермен мин сине... Ул тагын әллә никадәр битәрләү, шелтәләү сүзләре әйтте, мыекларын тарткалады, бармак буыннары белән өстәл какты. Габдулла үзен инде капчык күтәреп, соранып йөри торган, тәнендә җаны чак эләгеп торган, ач һәм эштән чыккан сәләмә теләнче һәм бәхетсез малай итеп күрде. Шуның белән бергә ул бер нәрсәнең очына чыга алмады: — Каян ишеткән соң ул Габдулланың аскы өйдә сөйләгән сүзеи? Тыңлап торган? Гайни кереп әйткән? Гыимади сөйләгән? Фәйрүзә лыкылдаган? Галекәй әләкләгән?..
9 — Соңгы сүзем булсын,— дигән һәм эченә җыеп килгәннең барысын берьюлы чыгарып салган, ахры, җизни, шуннан соң гомеренең соңгы сәгатенә кадәр Габдуллага каты сүз әйтмәде. Аңа эш, йомыш кушулар да сирәгәйде. Моңарчы ул Габдулланы алдай кисәтеп киендерә иде: — Сүз тынлаучан булсаң, менә бәйрәмгә камзол тектерербез, сабагыңны тырышып укысаң, язга чалбар тектерербез, фәлән-фәсмәтән, — ди торган иде. Бу юлы ул, кисәтми-нитми, Галекәй белән икесенә бер очтан камзол белән чалбар, читек белән кәвеш, күлмәк белән кәләпүш тектереп кидерде. Икесенә дә бертөрле мөнәсәбәттә булды. Габдулла җизнәсенең соңгы битәрләүләрен инде оныткан, тик аннан элекке «атаңа нәләт!» дигән сүзе генә һаман аның кечкенә йөрәгендә әрнеткеч төер булып тора иде. Ләкин җизнәсенең теге сүзләрне каян ишетүе аның өчен һаман табышмак булып калды. Ниһаять, бер вакыйга аңа бу табышмакның серен ачарга ярдәм итте. Беркөн алар өч малай, Габдулла, Талип, Галекәй, кармакларын алып, Чаган буена балыкка киттеләр. Балыкны өскәрәк менеп тотар өчен алар яр буйлап шактый бардылар һәм кемнеңдер бакчасы артындагы комлыкны ип, тыныч урып санап, шунда утырдылар. Бакча койма
39
сының эчендә коймага терәп салынган каралтысыман әйбер тора, аның белән янәшә зур гына печән кибәне өелгән иде. Кармакларын суга ыргытып, алар шактый утырдылар. Ниһаять, Талип бер кечкенә балык тартып алды. Габдулла белән Галекәйгә сукыр балык та эләкмәде. Малайларның балык тоту дәрте суына төште, һәм алар, кармак чыбыкларын ярга кадап, ком өстендә тәгәри-тәгәри, күп нәрсәләр сөйләштеләр. — Мин тәмәке тарта беләм, — дип мактанды Галекәй. — Алдыйсың, — диде Талип ышанмый гына. — Билләһи! Менә хәзер тәмәке булса тартып күрсәтер идем. Шул арада Талип кесәсеннән кечкенә итеп кәгазьгә төргән бакча тәмәкесе һәм шырпы чыгарып күрсәтте. — Берәүгә дә әйтмәссезме?—диде ул куркып кына. Иң элек Галекәй кычкырып җибәрде: — Юк! Шту син! Аны әйтергә ярыймыни? Ул чынлап та тәмәке тарта белә икән: кәгазьне ертып алып, юан гына итеп тәмәке чорнап алды да, кабызып, төтәп җибәрде. Аның белән бергә Талип та төреп капты. Алар икәүләп Габдулланы да төреп кабарга кыстадылар. Габдулла төрә башлады. Ләкин аныкы төргән саен сүтелә барды. — Кая, ясап бирим,—дип, Галекәй Габдулла өчен төреп бирде, Талип көйрәтер өчен Габдуллага үз тәмәкесен сузды. — Мә, кабыз, үзеңиекен минем тәмәкенең утына терә дә эчкә суыр, хәзер кабынып китә... — Беләм инде! Мин төрә белмәсәм дә, тарта беләм, — дип мактанды Габдулла, иптәшләреннән калышасы килмичә. Тәмәке чынлап та кабынды, ләкин Габдулла төтенгә чәчәп бертуктаусыз йөткерергә тотынды һәм тәмәкесен атып бәрде. — Әх син,—диде Галекәй, — тарта да белмисең. — Белмәс! — диде Габдулла, үчегеп,— тартасы килгәндә, мин синнән шәбрәк тартам, әле минем тартасым гына килми. Шул вакыт койма артыннан карт кына бер ир кеше тавышы: — Кем анда ут белән уйный, малайлар тәмәке тарталар түгелме соң? — дип кычкырды. — Печәнне яндырырлар бит, кем малайлары икән, чыгып карале! Моны ишетү белән малайлар, тәмәкеләрен суга ыргытып, кармакларын ничек кирәк алай эләктереп, тизрәк моннан сызу ягын карадылар. Юлда кайтышлый Габдулла тәкъдим ясады: — Әйдәгез, олы урам белән кайтабыз. Анда бер кибет тәрәзәсендә шундый зур, җәитәфп аю басып тора. Күзләре ут кебек, нәкъ тере аю диярсең! Габдулла белән Талип шунда юнәлделәр. Галекәй: — Әй, аның ни кызыгы бар, мин аскы урамнан кайтам,—дип турыга китте. Габдулла белән Талип әлеге җәнтәфи аюны да, коммерческий банк башындагы пешиә V һәм кылыч тотып торган бакыр казакларны да, яңа гына салынган чиркәүнең кояшка ялтырап торган тәреләрен дә карадылар. Урамның теге ягыннан күкрәгенә зур алтын тәре таккан поп үтеп барганын күрделәр, аңа сиздерми генә, олылар өйрәткәнчә, төкереп киттеләр һәм эчләреннән «әшһәде» укыдылар. Талип, бер кыш Әхмәтша учительгә сабакка йөргәнлектән, вывеска- лардагы алтын белән язылган эре-эре хәрефләрне укый белә иде. Габдулла аңа вывескаларны, урамдагы әйләнмә витриналарны күрсәтеп: «Укып кара әле, монда нәрсә язылган?» — дип сораша килде. Тәрәзә
V Пешиә — казачествоныц балык тоту коралы, сөнгегә охшаулы.
40
сенә өр-яңа киемнәр киеп торучы кеше сыннары куелган кибет өстенә «Шубников, Логашев и К°» дип язылган иде... Талип моны кибет хуҗаларының исемнәре дип аңлатты, тик менә «К°»ның гына нәрсә икәнен аңлатып бирә алмады. Балык алып кайтмасалар да бүгенге йөрүләреннән канәгать булып, ике иптәш өйләренә якынлаштылар. Талип алдарак иде, шуңа күрә ул капкага башлап керде һәм... бу нихәл? Шундук аны капка артыннан кемдер зур кулларын сузып эләктереп алды. Габдулла исен җыен өлгермәде, капка артыннан Талипны тотып алган Шәпеш күренде. Ул бер кулы белән улының ике кулын, җиңеннән эләктереп, бергә кысып тоткан да икенче кулы белән аның кесәсенә тыгылып, нидер эзләнә иде. Ниһаять, ул аннан әлеге тәмәке төргәге белән шырпы кабын тартып чыгарды. Малайны аягы белән почмакка кысрыклап тоткан хәлдә ул кәгазьне актарып карады һәм анда нәрсә төрелгәнне анык белгәннән соң, Талипны җилкәсеннән умырып тоткан килеш, җилтерәтеп өйгә алып кереп китте. Моның алдан белеп эшләнгән эш икәнен Габдулла шунда ук төшенеп алды, Һәм бу теге вакытны кемнеңдер аны җизнә- сенә әләкләү вакыйгасын исенә төшерде. Аның башыннан яшен кебек бер уй чагылып үтте: димәк, Галекәй! Ул ара булмады, келәт почмагыннан Галекәй килеп чыкты һәм, Габдулланы күрмәстән, Талиплар тәрәзәсенә текәлгән һәм анда Талипның әрнеп кычкыруына сак кына колак салган килеш Гыймадилар ишегенә юнәлде. Шунда гына Габдулла аны куып җитеп: — Син әләкләдеңме?—дип сорады. Галекәй, кинәт әйләнеп: — Аны сиңа кем әйтте? Үзең күрдеңме? — дип сорады һәм Гыйма- диларга керәсе урынга янәшә ишеккә тайпылып өскә йөгереп менеп китте. Габдулла аңа сүз әйтергә дә өлгерә алмый калды. Шул көнне кич Гыймадиларга Вәрәкыя җиңги керде һәм акрын гына иңрәгән кебек итеп: — Сездә юкмы Талип?—дип сорады. — Юк, ул безгә бөтенләй кермәде, — дип җавап бирде Гайни,— кая соң ул? — Әтисе бик каты кыйнагач, чыгып киткән иде, шуннан бирле кайтканы юк, — диде Вәрәкыя апа һәм, яулыгын кайтарып, күзләрен каплады. Аннан соң яшь аркылы өзек-өзек тавыш белән дәвам итте: — Күңелемә әллә ниләр килә, ходаем! Өч тапкыр Чаган буена барып кайттым. Бик йөрәкчел малай, суга ташлануы-нитүе бар, алла сакласын!.. ...Талип ул көнне дә, икенче көнне дә кайтмады. Ул чынлап та суга төшкән кебек юк булды....
Өченче бүлек 1 Габдулла быелгы укуын «булса да, булмаса да ярый торган» эш итеп, бернинди ашкынусыз каршы алды. Нәрсәгә ашкынсын? Шул ук Шәпеш хәлфә, «тушыннан алып тушында хәтле» дип бирелгән йөрәккә ятышсыз сабаклар, шул ук «Хәмдебихәт» белән «Әмйнтәзәк»ләрне, Гый- мади әйтмешли, ач дөя төсле бертуктаусыз күшәү... Җаекка килгәндәге өметләр һәм хыяллар берәм-берәм юкка чыгалар. Габдулла инде үзенең киләчәген көннән-көн ачыграк күз алдына китерә башлый: менә ул биленә ак алъяпкыч киеп алган да, мичкә башына утырып, Чаганнан су ташый, кайдадыр, кемдәдер хезмәтче малай булып эшли, Гыймадп кебек, балта сабы юна-юна, мәдрәсәне
41.
сүгә, ә гыйлем алып, дәү кеше булу хыялы киштәгә кыстырылган «Әбүгалисина» китабы рәвешендә генә торып кала. Җитмәсә аның быел мәктәпкә бергә йөри торган иптәше Талип та юк. Аның урынына ул кем белән иптәш булып мәктәпкә йөрергә тиеш, диген? Галекәй белән. Иртәгә мәктәпкә барам дигән кичне Габдулла шундый күңелсез уйлар белән басылып утыра иде. Өске өйдән Газизә апасы төшеп: — Габдулла, әйдәле, аккошым, сине җизни чакыра, — диде. Габдулла өске өйгә килеп кергәндә Галекәй дә анда иде. Җизнә ләре аларны үз янына чакырып алып, болай диде: — Балалар, сез иртәгә мәдрәсәдәге сабакларыгыздан соң Әхмәтша хәлфәгә урычча укырга йөри башларсыз. Дөньялык өчен анысы да кирәк. Без менә үзебез, урычча укымагач, прошениеме, адресмы язарга кирәк булса, Әхмәтша учительгә, я судтагы писарьга йөгерәбез. Хәзер муллалар да ручча укый, дөньясы укыта... Җизнәсенең бу карары Габдуллага шактый сәер тоелды. Былтыр Габдулла русча укырга йөрүне үзе сораган иде. «Сиңа иртәрәк әле!» дип аның соравын кире кактылар. Иртәлектә түгел иде хикмәт. Габдулла үз колагы белән ишетте: — Аксак Әхмәтшага йөртәсегез килсә, башына картус алып киертегез дә аңа гына йөрсен! Мин дин ислам һәм шәригать кешеләре ясап чыгарырга укытам шәкертләремне, — диде Шәпеш. Ә кичен Гыймади сөйләп утырды: — Син белмисеңмени әле, Габдулла, алар бит переписьтән бирле берберсенә дошман... — Нинди перепис? Гыймади «перепись вакыйгасын» сөйләп бирде... — Син килеп төшкән кышны перепись булды бит монда. Монда гына түгел инде, бөтен Рәсәйдә. Менә шул. Өйдән-өйгә кереп язып йөрделәр. Ягъни, исемең кем, атаңның исеме, ничә яшь, крестьянмы, мищәнме, кайсы диндә торасың? Безнең халыкны беләсең бит, куркуга төште: нигә язалар моны? Хәзрәткә барып сорадылар, картрак хәлфәләргә бардылар. Алар ии әйткәндер, белмим, әмма Шәпеш хәлфә шыпырт кына тегеләрнең колагына сала: — Яхшыга түгел бу. Үткән заманнарның берендә шулай ук язып йөргәннәр һәм моның нәтиҗәсе чукындыру белән тәмам булган. Үзегез карагыз тагын, берүк мин әйтте дип әйтә күрмәгез!.. Берме, икеме кешенең колагына салынган бу сүз яшен тизлеге белән телдән-телгә күчә, татарның байтагы аякка баса: — Юк! Ни генә булмасын, динебезне бирмәбез! Я җан, я дин! Китә хәзерлек: балталар, кендекләр, герләр белән кораллана башлыйлар, урындык, өстәлләрне ваталар, яндыралар, хатыннар җиргә хәситәләрен, чулпыларын күмәләр, кызлар кырык оборкалы күлмәкләрен чормага яшерәләр... Бу хәл казачи атаманга барып җитә, теге муллаларны, байларны чакыртып алдыра үзенә, — ягъни бу нинди эш? Мин сезне, ягъни, ике көпшәле туптан кырдырып бетерермен, казакларым бөтенегезне турап ташлар! Муллалар, байлар көч-хәл белән, ялынып, ялварып, казачий атаманнан кичерү сорыйлар, тегенең бала-чагасына күлмәк-штанлыкка ике йөк мануфактура китереп аударалар, салынып ята торган собор чиркәвенә биш мең сум акча җыеп бирәләр һәм халыкны, үгетләп, переписькә күндерүне өсләренә алалар. Әмма алар түгел, аксак Әхмәтша учитель халыкны акылга утырта. Ул үзенең олы шәкертләрен җыеп, аларны сан алучы итеп билгели, бер ай буена сан алуның тәртибен, халык белән ничек сөйләшергә кирәклекне өйрәтә. Перепись көне килеп җиткәч, алар һәммәсе үзләренә билгеләнгән йортлар буенча кереп язып йөри башлыйлар. «Килеп кердем бер йортка, — дип әйтә ди Әхмәтша хәлфә, — карты, яше, ире, ха
42
тыны дисбеләр тотып, тәсбих укын каршы алдылар мине, дип әйтә ди. Сораштым, исем, фамилияләрен әйтәләр, ләкин «тагып нәрсә сорар икән бу?» дип бөтенесе күзгә каран, көтеп торалар. Бервакыт мин «кем динендә торасын?» — дип сорауга бер карт, гайрәтләнеп, «динем ислам, китабым коръән, пәйгамбәрем Мөхәммәт, аллага шөкер!» дип җавап кайтара. Мин тыныч кына: «Ярый алайса, бабай, ислам динендә дип язып куйыйк!» — дим һәм шулай язып куям. Сизәм, бөтенесе иркенләп тын алалар, бер-берсенә карашалар, йөзләрендә дию пәриен җиңеп салган кебек сөенеч, күзләрендә яшь. Мине бөтен өй эче белән: «Рәхмәт, улым.’», «Рәхмәт, абзый!», — дин озаталар. «Мөселманны мөселман дип язалар икән» дигән хәбәр татар арасына таралып өлгерә. Хөкүмәткә башка урыннардагы кебек халыкны обжорный команда, чыбык белән куркытырга туры килми. Әхмәтша хәлфә шул эш вакытында перепись- ка каршы коткының кемнәр тарафыннан чыгарылганын белеп ала да Шә- пеш хәлфә белән очрашып бик каты сүзгә килә. Шуннан Әхмәтша Шәпешнең күрәлмаган дошманына әйләнә. Менә моны ишеткән Габдулла җизнәсенең русча укытырга карар игүен белеп: — Нигә, мин быел кода абыйдан укымыйммыни?—дип, шатлыгын яшерә алмыйча, сорамый булдыра алмады. — Нигә укымаска?! —дип гаҗәпләнде җизни кеше һәм Габдулланың моны шатлыгын яшерә алмыйча соравын сизеп, кызып китте: — Мин сине сабакка кемгә бирсәм, син шунда йөрерсең, яме? Хәлфә сайлау синең эш түгел. Хәлфә абыең иң динчел, иң укымышлы хәлфәбез ул безнең. Әхмәтша хәлфә дөньялык өчен әйбәт булса, Шәфигулла хәлфә ахирәт өчен әйбәт. Икесе дә кирәк!..
2
Икенче көнне мәдрәсәдән кайткач, Габдулланың ашавы — ашау, эчүе— эчү булмады: ул школага барырга ашыкты. — Габдулла, яманнан ярты кабым калдырма, ашап бетер!;—диде аңа Газизә апасы. — Шкулга барырга әле сәгатьтән артык вакытың бар, кая ашыгасың? — Ие, анда урынсыз калсаң, — диде Габдулла, — хәлфә «урын юк» диер дә кире кайтарып җибәрер. — Җибәрмәс бер дә! Җизнәң сөйләшеп кайтты инде, — диде дәү апасы. Ниһаять, һәммәсе берьюлы дога кылып, табыннан кузгалдылар. Габдулла үзенең киндер бухчасына ташланды. Аның эченә коръән, мөхәммәдия кебек зур-зур китаплар тыгызлап тутырылган иде. Ул аларны бушатты да, алар урынына алдан хәзерләп куелган ике яңа дәфтәр салды. Зур китапларны тыгызлап төяп йөрергә өйрәнгән Габдулла өчен бухча бик ябык күренде. Шуңа күрә ул, өйдәгеләргә сиздерми генә, дәфтәрләр янына бу өйгә каяндыр килеп кергән бердәнбер русча китапны да салып куйды. «Казачий гаскәрдә балык тоту кагыйдәләре» дигән инструкцияләр җыентыгы иде бу. Габдулланың пичәмә тапкыр аны актарып караганы бар иде, хәтта эрерәк итеп язылган кайбер сүзләрне аера да башлаган иде инде. Ниһаять, ул Галекәй белән школага чыгып китте. «^Мәдрәсә янындагы рус классы» дип атала иде 65' школа. Алты ел инде ул үз йорты булмаганга бер җирдән икенче җиргә, әле мәдрәсәгә, әле рус мәктәпләренең буш бүлмәләренә, күчеп йөрде. Быел гына апа Госмановлар йортыннан ярты квартал җирдә Петропавловский урамыннан ике катлы таш йорт бирделәр. Кырыкка якын ^укучысы бар иде бу классның һәм алар белемнәренә карап өч бүлеккә оүленгәпнәр иде.
43
Габдулла Галекәй белән школаның класс урнашкан өске катына менеп китте. Алар кергәндә өске катның биек түшәмле зур һәм якты бүлмәсе озын парталарга утырышкан балалар тавышы белән «гөж!» килеп тора иде. Габдулла яца эшләнгән мондый озын һәм биек парталарны үз мәдрәсәләре белән янәшә Нури хәлфә мәктәбендә күргән иде инде. Шуңа күрә алар аны артык гаҗәпләндермәделәр. Ул Галекәй белән иң арткы парталарның берсенә барып утырды. Ул арада зур иске киез итек кигән озын гына малай, торып, кара такта янына килде дә акбурны алып ниндидер цифрлар сызды һәм учительчә кыланып булса кирәк, малайларга әйләнеп, рус сүзләре белән нидер сорады. Бер малай, партадан торып, шулай ук шаяртып, русча ниндидер сүз кычкырды. Тагын берничә партадан берничә сүз кычкырдылар. Андый сүзләрне Габдулланың ишеткәне юк иде әле, шуңа күрә ул, һәр сүзгә гаҗәпләнгәнсыман, һәрбер тавыш килгән якка борыл галап, күзләрен йөгерткәләп утырды. Аның һәм шулай ук Гале- кәйнең дәшми утырганын күреп, яннарындагылар аларга русча сораулар яудыра башладылар һәм сүз саен: — Понимаешь?—дип сорадылар. Берсе бухчасыинан калын гына русча китап тартып чыгарды да, аны актаргалап, Габдуллага: — Синең мондый китабың бармы?—дип сорау бирде. Габдулланың сер бирәсе килмәде: — Бар, — диде ул, ләкин китабын күрсәтергә ашыкмады. Малайларның русча белү өстенлеге Габдуллада кызыгу, көнләү тойгылары тудыру белән бергә, кимсенү тойгысы да тудырды. Дүрт ел мәдрәсә укуын үткәй малай бит ул, алай дигәч тә! Нигә ул хәзер үз яшендәге малайларның күп нәрсә белүләре алдында каушап, аптырап калды соң? Аның исенә Кушлавыч мәктәбендәге бер вакыйга килеп төште. Бервакыт мәктәпкә укуязудан хәбәрсез бер сала кешесе хат яздырырга дип килеп керде. Шәкертләр аны урап алып, үзләренең сабакларыннан нәрсәдер укырга, гарәпчәләп ниләрдер сорарга керештеләр һәм, мужикка сиздерми генә, бер-берсеиә карап күз кысыштылар, янәсе: нәрсә әйтер икән? — Әлхат иисфылмлакатьме, әллә болан гына сәлам хатмы?—дип сорады берсе. — Тәммәт тәмам дип язаргамы, әллә тәмләп кабахМ дип куяргамы?— диде икенчесе. — Зәгъферан кара белән язаргамы, әллә көмеш кара белән дә ярыймы?— диде өченчесе. Гомеренә мондый сүзләр ишетмәгән сала кешесе аптырап калды һәм нәрсә әйтергә белми торды-торды да: — Шәкертләр, мии алай эчкә керә алмыйм инде, үзегез белеп нәрсә булса да языгыз шунда,—диде. Аннан соң шәкертләр ай буе шул кеше булып кыландылар, аның китап сүзен аңламыйча, күзләрен әйлән- дергәләп, борынын җиңе белән кашып торуын күрсәтә-күрсәтә, көлештеләр. Габдулла менә хәзер үзе шул хәлдә түгелмени? Дүрт ел мәдрәсәдә укып, мин күпне беләм инде, дип йөргән Габдулланың горурлыгына китереп сукты бу. Торып: «ДАенә мии дә сездән кайтыш түгел!» — дип, үзең белгән гарәпчә, фарсыча сүзләрне боларга әйтеп кара, кычкырып көләчәкләр генә!
3 Ул ара булмады, учитель керә, дип хәбәр иттеләр. Габдулла тагын куркуга төште. Хәлфә керер дә Габдулладан ул белмәгән берәр нәрсә сорар. Җитмәсә тагын русчалатып. Ни дип җавап бирер ул? Әллә... әллә хәлфә кергәнче тиз генә чыгып таяргамы? Юк, булмады. Ишек ачылды һәм сыйныфка Әхмәтша хәлфә килеп керде. Уртача буйлы, киң җилкәле, кыска гына чал сакал, чал
44
мыеклы, өстенә җиз төймәле постау тужурка кигән шактый таза кеше иде бу. Калын гына имән таякка таянган хәлдә аксабрак килеп керде ул. Шәкертләр дер килеп аягүрә бастылар. Хәлфә аларга солдатларын барлап караган командирсымаи ашыкмый гына карап чыкты да, алар- ның кайсынадыр күзе төшеп: — Ә син нәрсә туксан яшьлек карт кебек бөкрәеп торасын,. Муеныңа ике потлы гер тактылармы әллә? — дип кычкырды һәм таягы белән җиргә сугып куйды. Аның коры һәм каты тавышын Габдулла үзенә кыч- кырылган боерык шикелле итеп кабул итте һәм басып торган җиреннән сыны белән катып, тынын алырга кыймый торды. Шул ук вакыт аның башында: — Ай-Һай бу хәлфәдән уку тәмле булыр төсле күренми,—дигән уй чагылып үтте. — Утырыгыз!—диде хәлфә, команда биргәнсыман. Балалар һәммәсе бер хәрәкәт белән диярлек урыннарына утырдылар һәм кулларын партага куйдылар. Габдулла башын бормый гына күз кырые белән балаларны күзәтте һәм алар ни эшләсә, төгәл итеп шуны эшләргә тырышты. — Инде хәлфә миннән берәр сүз сорамаса гына ярар иде,— дип тын алырга базмый утырды. Хәлфәнең ачулы кыяфәтеннән бөтенләй каушап басылып калган иде ул. Әхмәтша хәлфә, өстәл янына утырып, аның өстендәге зур кенәгәне ачты һәм үткән елларда укыган шәкертләрнең исем, фамилияләрен кычкырырга тотынды. Балаларның исеме кычкырылганы берсе шунда ук сикереп торды һәм тавышын күтәрә биреп: — Здесь! —дип җавап кайтарды. Бәхеткә каршы Габдулла бу сүзне белә иде һәм, чират аңа килеп җитү белән үк, ул аны кычкырырга әзер торды, үзе эченнән генә һаман кабатлады: — Здесь, здесь, здесь... Хәлфә һәрбер «здесь»тән соң алдындагы кенәгәгә ниндидер тамга куя барды. Исеме кычкырылып та, үзе биредә булмаган малайлар да булды. Алар турында хәлфә русчалатып нидер сорашты, («ул кайда, ник килмәгән?»—диде бугай) һәм тагын кенәгәгә нидер билгеләп куйды. Исемнәр кычкырылып бетте, ләкин Габдулла да, Галекәй дә үз исемнәрен ишетмәделәр. Алар бер-берсенә гаҗәпсенеп, караштылар. Шунда хәлфә саф татар телендә: — Укырга беренче тапкыр килүчеләр, кулларыгызны күтәрегез! — диде. Габдулла белән Галекәйие яннарында утыручы иптәшләре пыж гыта башладылар: — Күтәрегез! Күтәрегез! Унлап бала, шулар эчендә Габдулла белән Галекәй дә кулларын күтәрделәр. Хәлфә берәм-берәм аларның исемнәрен, фамилияләрен сора ды һәм аларны кенәгәгә терки барды.
Чират Габдуллага килеп җитте. — — Исемең, фамилияң кем? Габдулла үзенең исемен әйтте. Хәлфә кенәгәдән каләмен алмыйча һәм күзләрен күтәрмичә генә: — Ә фамилияң? — диде. Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды. Бер җирдә һәм беркай чан аңа мондый сорауның бирелгәне юк һәм ул фамилия дигән нәрсәне белми иде. — Атаңның исеме кем? — диде хәлфә, ниһаять, тавышын күтәребрәк һәм, күзләрен кенәгәдән алып, Габдуллага текәде. Малайлар шы
45
пырт кына көлешә һәм качынып кына маңгай аша Габдулланы күзәтә башладылар. Габдулла каушап калды. Чынлап та, аның атасы ни исемле соң? Мәрхүм атасының исемен аңа әйтмәгәннәрме, әллә әйтеп тә онытылганмы, ул аны «әти» дип кенә белә иде бит. Ул бары Яңа бистәдәге. Кырлайдагы әти һәм әниләренең генә исемнәрен белә, ләкин аларның кансын сайлап алып әйтергә? Алар бар да әйбәтләр, изге күңеллеләр, берсенең исемен әйтсәң, икенчесенең хәтере калыр төсле. Ләкин терәлеп торып булмый бит! Габдулла хәлфәнең соравына ничек кенә булса да җавап бирергә тиеш тапты һәм чын күңеленнән: — Мөхәммәтвәли белән Сәгъди,—дип җавап бирде. Моңарчы көлүләрен хәлфәдән яшерергә тырышып утырган бөтен сыйныф инде түзеп кала алмады, берьюлы «гөж!» килеп көлеп җибәрде. Габдулла үзенең ниндидер ялгыш сүз ычкындырып ташлавын сизеп алды һәм каядыр төнсез коега төшеп киткәнсыман булды. Ул хәзер хәлфәнең баягы малайга кычкырган шикелле коры һәм каты тавыш белән кычкырачагына шиге калмаган иде. Ләкин хәлфә кычкырмады, тик акрын гына: — Бар, кайтып атаңның исемен белеп кил! — диде. Габдулла бухчасын күтәреп сыйныфтан чыгып китте. Аның артыннан ннчәмә күз,— нинди мыскыл белән карый торган күзләр бит әле,—аның аркасын бораулаган, тишкәләгәнсыман тоелды. Ул бухчасын кысып тотты. Аның эчендәге өр-яңа ике дәфтәр белән «Казачийларда балык тоту кагыйдәләренең җыентыгы» школага килгән чакта нинди кирәкле, нинди әһәмиятле әйберләр булса, хәзер алар шулкадәр кирәксез һәм Габдулладан ерак әйберләр булып калдылар. Ул өйгә кайтып керде һәм «нигә иртә кайттың?» дип сорауга каршы бер сүз дә әйтә алмый, иң ачы күз яше белән елап җибәрде. Үз әтисенең исеме «Мөхәммәтгариф» икәнен белеп алу да аны юатмады. Хәтта бу аны, киресенчә, тагы да ныграк борчыды. Күкрәгендә иң кыйммәтле истәлек булып яшәргә тиеш әтисенең исеме ничек соң, ничек аның хәтерендә сакланмаган? Икенче көнне ул школага барасы килмичә, хәлфәгә һәм малайларга күренергә оялып, класска бик зур авырлык белән барып керде. — Я, белеп килдеңме әтиеңнең исемен?—дип сорады аңардан Әхмәтша учитель. — Мөхәммәтгариф... — дип Габдулла гаепле генә кызарып, аннан да битәр вөҗданы белән борчылып җавап бирде. — «Габдулла Мөхәммәтгарифов»,— дип язып куйды учитель зур кенәгәгә һәм шуның турында бер читкә кургаш каләхм белән: «Ятим. Госмановларда» дип искәрмә ясады.
4 Бер ай чамасы Габдулла школага авырлык белән йөрде. Икенче һәхМ өченче ел укучы иптәшләре русчаны шытырдатып укый, шытырдатып яза белүләре, хәлфәнең русчалатып сораган сорауларына рус теле белән тоткарсыз җавап бирүләре аны, бер яктан, сокландырды, икенче яктан, кайгыга батырды. Дөрес, ул инде эре хәрефләр белән язылган әлифбаны шактый иркен укый, ләкин учнтельнең һәм иптәшләренең русча дәшүләренә рус теле белән җавап бирә алмый, укылган җөмләнең сүзләрен бергә оештырып, алардан бер мәгънә чыгарырга көче җитми иде. Бу аны бик-бик ачыидырды. Учителе беләи русча сөйләшә башлап, җөмләләрне оештыра башлагач та әле ул рус грамматикасындагы родларны берьюлы үзләштерә алмый азап чикте.. «Корова пошол» яки «Большой лошадь» дип әйтү аның өчен бик табигый иде әле. Бу родлар мәсьәләсе хәтта шәһәрдә үскән Галекәйгә дә ансат булмады. Ул Габдулла беләи бәхәскә кереп:
46
— Ты сама ничего не знаешь!—ди торган иде. Ә аңа каршы Габдулла: — «Ты сама» говоришь. Надо говорит: «Ты сам». Я ведь не дочь твое...— дни. үзе шундук бер ялгыш ясап ташлый торган иде. Язга таба ул белем ягыннан Галекәйне дә, быел гына укырга кергән иптәшләрен дә узып китте. Моңа аның яшь, таза хәтере бик нык ярдәм итте. Бервакыт ул дәрес тыңлатырга аягына баскач, учительдәи: — Карап укыйммы, яткамы? — дип сорады. — Белсәң, ятка укып кара,— диде, кызыксыныбрак, учитель. Габдулла Ушинский дәреслегендәге шигырьне тотлыгусыз ятка укып алып китте: Дети, в шкалу собирайтесь. Петушок пропел давно. Попроворней одевайтесь, Смотрит солнышко в окно... Мактауга бик саран Әхмәтша учитель Габдулла сөйләп бетергәч, «молодец!» дип куйды, һәм бу бөтен классны Габдуллага борылып карарга мәҗбүр итте. Габдулла бурлат кебек кып-кызыл булып янып китте. Нигә дисәң, мактауны ишетү һәм бөтен сыйныфны үзеңә карату рәхәт булу белән бергә, әллә ничек кыен да иде. — Дәрестән соң миңа керерсең,—диде аңа учитель, русчалатып. Учительнең чакыруына Габдулла кызыксыну катыш каударланып куйды: «Нәрсәгә микән?» Дәресләр беткәч, ул учитель кушуы буенча, аның өенә керде. Учительнең квартирасы мәктәпнең түбән катында булың, ишеге баскычтан төшү белән үк сул якта иде. — Әйдә, уз, Мөхәммәтгарифов! — дип дәште эчтән Әхмәтша учитель. Ул стена эченә кертеп ясаган кечкенә шкаф янына килде һәм. аның пыяла капкачын ачып, андагы эреле-ваклы китапларны актарга- лый башлады. Бераздан соң ул тышына буяулы рәсемнәр төшерелгән юка гына бер китапны алып Габдуллага тоттырды. — Менә, — диде ул, — бу русның зур шагыйре Александр Сергеевич Пушкин язган китап. Бу да бая син укыган әтәч турында, тик бусы инде простой әтәч түгел, алтын әтәч... Әйтерсең, учитель китап тоттырмады, ә канат тагып җибәрде аңарга! Ул. очынып, өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды...
Габдулланың үз гомерендә беренче тапкыр укып чыккан, укып кына түгел, төшенеп укып чыккан русча китабы шушы булды. Ул аны бер генә тапкыр түгел, кат-кат укыды, укыган саен китап аңа үзенең яңа яклары белән ачыла барды. — Габдулла, акыллым, май бетереп утырма, — дип Гайниямал аңа кич саен диярлек юкка гына дәште. Габдулла аңа: — Хәзер, Гайниямал апа, менә әз генә калды,—дип ятырга вәгъдә итте һәм шундук китап эченә кереп китте дә тагын бөтен дөньясын онытты. Заманнар үтәр. Галиәсгар байның подвалында яшәгән ятим малай егет булыр, үзе китаплар яза башлар. Шунда ул әтәчнең уяну чорында никадәр мәгънәви ишарә — символ булып хезмәт итүен, күп кенә халыкларның әдәбият тарихында әтәч, таң иртәсе, кояшның беренче нурлары халыкның йокыдан уянуын күрсәтә торган сурәтләү чаралары икәнен аңлар. Үзенең иҗат биографиясен ул Кольцовтан файдаланып язган «Ник йоклыйсың, мужик?» дигән шигыре белән башлар,, үзенең йоклаган мужикларын таң әтәчесыман үзе уятырга керешер, халык белән бергә:
Таң әтәче кычкырадыр, Әллә таң ата микән? —
47
дип җырлар. Ниһаять, меиә шушы Пушкин «Алтын әтәч»енең тавышын татар дөньясында татар телендә яңгыратыр!.. Ләкин бүген ул, аларның бөтенесеннән хәбәрсез көе шушы китап белән йотылып, онытылып утырды. Аннан соң ул, бу әкиятне үз тормышына охшатып, Газизә апасы белән сүз уйнатты: — Апа, син бит Шамахан Шаһбикәсе, син шуны белмисеңме? Ә безнең җизни ул Додон хан. Без менә Галекәй белән икәү киләбез дә, ике шаһзадә булып, синең өчен сугышабыз! — Кит әле, Габдулла, тозсыз! Юкны сөйләп утырма!—дип көлде Газизә апасы. — Нигә, нигә? Синең Шамахан Шаһбикәсеннән кай җирең ким? - дип Габдулла һаман үз сүзендә торды. — Ул бит чибәр булган, тиле!—ә мин... — дип йомшак кына карулашты апасы һәм, үзе дә әкият йогынтысына бирелеп, хыялга чумып китә язды. Ләкин ул шунда ук айнып өлгерде һәм: — Кит әле, әллә кемнәргә охшатып утырма, бар ят, иртәгә сабакка торасың бар, — диде.
Юк, Газизә ямьсез түгел иде. Зур кара күзле, кара кашлы, калку гына килешле борынлы, буйга төз булып үсеп җиткән кыз иде инде ул. Үзе өйдә юкта хатыннар—дәү апа, Зөһрә белән Фатыйма анын турында ачыктаи-ачык сөйләшкәнне Габдулла ишетеп торды: — Газизә буйга җитте инде. Башлы-күзле итәргә вакыт. Хәстәрен күрә башларга кирәк, — диде дәү апа. — Вакыт инде, вакыт, әллә үзе сайланамы? — диде Фатыйма. — Сайланмаса да ни җитте кешегә тотып биреп булмый инде. Ни әйтсәң дә кияү безгә кардәш буласы кеше бит! — Тотарга да бирергә,—диде тупас кына итеп Зөһрә, — җизнәсе өендә торырга ул инде сабый түгел. Балдыз кешенең уналтыдан узгач, җизнәсенең өеннән ераграк торуы яхшы... һәм Газизәне ярәштеләр. Иң элек кияүдән я^ы килде. Яучы булып килгән юан карчык бирегә элек тә үзенең бүктәре белән кергәләп йөри, бүктәреи сүтеп, аның эченнән яулыклар, тасмалар, хәситәләр, бүктәр эчендәге аерым кечкенә төенчектән хәситә өчен алтынга манылган көмеш тәңкәләр чыгарып күрсәтә иде. — Юк, безгә тәңкәләр кирәкми, менә читенә көмеш ука тоткан, куе яшел хәтфә камзол булса икән,—диләр иде аңа. — Ярар алайса, — ди торган иде асламчы әби, исе китмичә генә.— Анысы да була. Кашаф байларның килене Фәрдия «асыл чачаклап чиккән бер дә киелмәгән хәтфә камзолым бар, кереп чык әле» диеп сөйләп торган иде. Киләсе җомгага алып килеп күрсәтермен. Тәңкәләр кирәкми, дисез алайса... Ярар... Менә сөяк сызлаудан кайнатып эчә торган ташбака оны белән катыш кара зер орлыгым бар. Бик алалар. Әз генә калды инде. Нәни генә төен ясап, үзләренә сиздермичә, ирләре- гезнең бүрегенә тексәң, сәфәрдә йөргән җирләрендә ятларга күз төшерүдән бик саклый. Кырык тартмачы Шәкүрнең Мәфтухасы шуны иренең бүрегенә теккәннән соң, «ал да-гөл тора башладык, җиңгиге- иәм», дип исе китеп, рәхмәтләр укыды, меиә, карт көнемдә ялгап сөйләсәм, җир йотар... Бу юлы да Габдулла аның бүктәрен сүтүен, аннан тасмалар, алкалар, йөзекләр чыгарып күрсәтүен көткән иде. Ләкин гаҗәп: бүген ул бүктәрсез килгән булып чыкты. Габдулла өскә менгәндә карчык кемнедер мактап сөйләп тора иде:
— ...Бик тәүфикълы, бик уңган, акчасын әрәм-шәрәм итми торган, үз кәсебенә ябышып ята торган егет. Аннан соң сезгә генә әйтәм, читкә чыга күрмәсен, банкыда акчасы ята икән. Өйләнсәм, үз башыма кибет ачын, читтән товар алып кайта башлыйм дип әйтә ди... Биш вакыт намазын калдырмый, хәзрәтләргә сәдаканы кәгазь акчадан гына тондыра икән... Ниһаять, Габдулла эшне төшенеп алды: аның апасын сорарга килгәннәр... Галиәсгар инде булачак кияүнең бае белән сөйләшеп, эшне бетереп кайтуына карамастан, дәү апа боларның бөтенесен белмәмешкә салынды. — Кызыбыз бик яшь бит әле,—дип ул, яучыга үзенең ризалыгын белдерергә ашыкмады. — Яшь булса баш булыр, — диде яучы электән өйрәнеп алган җавабы белән. — Ничек булыр икән, — диде бераз бирелә төшеп дәү апа, — җизчәсенә әйтеп карармын, ул өйдә юк әле, кече атна көн килерсең... Бу назландыру йоласына буйсынып һәм яңадан киләсе булып, карчык китеп барды. Аннан соң кызны «күндерү» булды. Барасы киявен Газизә үзе фәлән бай кулында үскән һәм аңарда хәзер прикащик булып торган малай» дип ишетеп кенә белә, үзен күргәне юк иде. Кияү буласы Габдерахман да кызны күргәне юк, тик аны «Галиәсгар байның балдызы» дип ишетеп кенә белә һәм хәзер аның башында зур бай белән кардәш булу хыялы гына иде. Кеше кулында үскән ятим икәнен, «белмәгән кешемә ничек чыгыйм?» дип назланып торырга хакы юклыгын аңлаган Газизә өчен бу котылгысыз хәлгә буйсынудан һәхм бер сүз дәшми башын түбән июдән башка берни калмады. Җизнәсе белән апасы кызны «күндереп», туй хәстәрләре турында киңәшер өчен үз якларына чыгып киттеләр. Газизә почмак бүлмәдә ялгыз калды һәм иелгән башын күтәрә алмый бераз тын утырды. Аннан соң аның йөрәгендә кинәт нәрсәдер кайнап, ташып китте, ул тиз генә башындагы яулыгын кайтарып күзләрен каплады да, сандык өстендәге аслы-өсле өелгән көрпәләргә барып егылды. Әйләнә-тирәсен онытып, ул үзенең йөрәк төбеннән кайнашып менгән ачы яшьләренә тулы ирек бирде һәм, иңбашларын бер күтәреп, бер төшереп, сулкылдый башлады. Күзләреннән сыгылып чыккан беренче кайнар яшь тамчылары аның йөрәгендәге ачы әрнүне дә үзләре белән суырып чыгаргандай булды, ул, хәтта, үзенең ни өчен елавын онытып, ниндидер ләззәтле бер талгынлыкка бирелеп, беравык тынып торды. Ләкин ниндидер әрнеткеч тойгының яңа дулкыны йөрәкне кысып алды, Газизә үз хәлен гадәттән тыш салкын ачыклыгы белән яңадан тойды һәм тыела алмыйча үкереп җибәрде, үз тавышыннан үзе сискәнеп китте һәм аны тыяр өчен аңа бик зур көч кирәк булды. Үз-үзен гадәттән тыш аяу тойгысы уянды аңарда. Бу яшьләр инде аның үз-үзен кызганып елау яшьләре иде. — Әнекәччәем!— дип акрын гына өзелеп дәште Газизә, — кайда син хәзер, минем газиз генәм! Ишетәсеңме, ичмасам, син минем бу иңрә- н үл әрем не? — Елама! —дип дәште шул вакыт бер ниндидер калтыранып чыккан акрын гына, сак кына тавыш. Газизә «дерт» итеп китте һәм башын күтәреп тавыш килгән якка карады. Аның янында гына басып, Габдулла, аны кызганып, карап тора иде. Газизә йөрәгенә тулышкан яңа бер ярсыну белән Габдулланы үз кочагына кысып алды һәм аның яңакларын үзенең кайнар яшьләре белән чылатты.
(Дәвамы бар)