Логотип Казан Утлары
Хикәя

 „ПРИНЦИПИАЛЬ" КЕШЕ

 Урып-җыюга төшәргә күп дигәндә ун көн калгач, бик мөһим бер мәсьәлә турында киңәшеп алырга дип, МТС директорының кабинетына җыелдык. Күп түгел, алты-җиде кеше генә. Кызыл материя япкан өстәл башында ачык якалы ак күлмәк, киң балаклы буй-буй кара чалбар кигән МТС директоры Абдулов утыра. Түбәсендә бер бөртек чәче дә калмаган такыр башы, түгәрәк кып-кызыл бите, өскә калкып торган, балык күзенә охшаган соры күзләренең бераз хәйләкәррәк үткен карашы белән ул урта җитәкчеләрнең бер төренә охшый. Ул бер аягын икенче аягы өстенә куеп, өстәл өстендә чәчелеп яткан кәгазьләрне илтифатсыз гыиа карый. Аңа каршы сул якта МТС ның партбюро секретаре Кәримов утыра. Анысы — озын буйлы, ябык йөзле, хезмәт энергиясен, яшьлек дәртен тулысынча саклаган, яңа гына өйләнгән яшь кеше. Уң якта — шәһәрдән килгән инженер (муенын җилкәсенә җыерып, башын түбән иеп йөри торган яшь инженер Әхметов) һәм берничә механик... Шулар арасында райкомның зона секретаре мин дә үземә урын таптым. Партбюро секретаре Кәримов, утырган урыныннан күтәрелеп: — Киңәшмәне эшчән итеп кенә үткәрик, — диде, — кач-кач уйнау яки авызга су кабып утыру булмасын...— Шул сүзләр белән ул, киңәшмәне ачып, сүзен дәвам иттерде. — Безнең МТС ка ике яңа комбайн кайтты. Менә директорыбыз иптәш Абдулов тәҗрибәле комбайнчыларны, үзләренең берничә ел эшләгән комбайннарыннан аерып, яңа комбайнга утырту турында приказ проекты язган. ЛАин бу проектны хата дип табам. Минем иптәш Абдулов белән сөйләшүем тиешле нәтиҗә бирмәде. Шулай булгач, әйдәгез, мәсьәләне уртага салып, коллегиально хәл итик... Кәримов, кирәкле сүз эзләп булса кирәк, сөйләвеннән туктап, учын маңгаена куйды. Абдуловка җитә калды: — Ташлагыз шул коллегиальностьне! Урынсыз ул! Кайбер иптәшләр Кәримовның ярсуга ярсу белән җавап кайтаруын көттеләр, ләкин ул электәге сөйләвенә караганда да сабыр, тигез, йомшак тавыш белән, һәрбер сүзенең дөреслегенә ышанып: — Мин, иптәшләр, болай уйлыйм,— диде,— әгәр дә миңа станок биргәннәр икән, мин аны кадерләргә, аның белән эшләргә, аның белән картаерга, аңлыйсызмы — картаерга тиеш, ә биредә сезоищикларга, ала канатка юл ачу сизелә. Аннан соң, иптәш Абдулов, сез нигә кызасыз? Әгәр сез, директор кеше, үрле-кырлы сикерергә тотынсагыз, партбюро секретаре мин лаф орырга тотынсам, башкалар бөтенләй кайный башларлар. 
52 
 
— Юкны сөйлисез, иптәш парторг,— диде Абдулов, яңа гына шәһәрдән, заводтан килгән Кәримовның сүзләрен ошатмыйча,— безнең станоклар аяклылар, завод белән чагыштырмагыз, безнең җирләрдә завод мәйданы түгел, елгалы-чокырлы, яңа комбайннарны тәҗрибәле өлкән комбайнчыларга бирмичә, җыен бала-чагага биреп ваттыра алмыйм бит инде мин. Көй саен приказ алмаштыру тагып минем гадәтем түгел. Абдулов әмер тоны белән сөйләргә ярата, ул хатыны, балалары белән сөйләшкәндә дә, әмердән арына алмый иде. Хәтта өстәл өстендә йөргән чебеннәргә дә әмер биреп ала, аннан соң гына кулы белән селтәп җибәрә иде. Кабинет тәрәзәсеннән МТС йортының бер читендә сары канатлы кызыл комбайннар янында бер читтә зур-зур ике комбайн күренә. Мин шуларга карап, сокланып утырам, өр-яңа алар, заводтан чыккан көе генә. Бер карасаң—ак күлмәкле, алсу алъяпкыч япкан чибәр кызлар кебек, үткәнбарган кешене ирексездән үзләренә караталар, бер карасаң — борынгы әкияттәге кырык бер күгәрченнең читтә басып торган ике күгәрчене кебек, балкып торалар. Бу ике комбайнга кызыкмаган комбайнчы юктыр кебек тоела миңа. Минем уйларны раслагандай, МТС ның өлкән комбайнчысы, җор сүзле Имамов, башкалар шикелле икеләнеп тормады: «Минеке, төшемә шулай керде»,— диде. Бу фанатик кеше бөтен күңеле, ихласы белән, күп кенә карт комбайнчыларны көндәш күрде, ә яшь комбайнчыларга авыз ачарга да ирек бирмәде. — Мин аңламыйм, ни өчен диплом алган яшь комбайнчыларны яңа комбайннарга утыртудан куркабыз. Минемчә, иптәш Абдулов пожарный каланчасы башыннан торып сөйләшергә ярата,— диде инженер Әхметов. Абдуловка бу сүзләр җитә калды. Ул кызарды, бүртенде, кинәт кызып, өстәл өстендә, үз алдында торган кәгазьләрне кул сырты белән этеп җибәрде. — Кем биредә единоначальник, ә, иптәш инженер. Сезме, минме? — дип биш бармагын бер-берсенә тидереп һаваны кисте. — Сез, иптәш директор, сез,— диде әкрен, ләкин ышанычлы тавыш белән Кәримов,— но бит киңәш бирергә, ялгышкан иптәшне төзәтергә иптәшләрнең хаклары бар... Әле өйләнергә өлгермәгән яшь инженер Әхметов дөньяның ыгы-зыгысы, каршылыгы, әче сүзле кешеләре белән әз таныш иде, шуңа күрә ул, аптырап, Абдуловка төбәлде: — Безнең фикер белән хисаплашмагач, ни өчен киңәшмә җыйдыгыз? — Мин җыймадым, әнә ул, партбюро секретаре, җыйды,—диде Абдулов. Абдуловның кәефе китүе көн кебек ачык иде, ул минут саен бармагын борын очына тидереп ала, алдында торган кәгазьләрне урыннарыннан күчерә, хәтта өстәл артыннан торып, ишек катына да барып килгәли иде. Бу киңәшмәнең бөтен авырлыгы Кәримов өстенә төште. Ул моны өстәл тирәсендә тын гына утырган кешеләрнең күз карашларына, тыныч йөзләренә карап сизә иде. — Сез ничек уйлыйсыз, иптәш Гарипов? — диде Кәримов, чандыр, хәтта малай йөзле механикка карап. — Мина барыбер, иптәш секретарь, тик комбайннар гына эшләсеннәр,— диде Гарипов. Ул урыныннан да тормады, беркемнең йөзенә дә карамады. Аның торышында да, сүзендә дә «Абдулов безнең сүзгә колак саламыни ул» дигән уй сизелә иде. Башка механиклар да дәшмәделәр, башларын ишеккә таба борып, стенага элгән «бәрәңгене оялап утырту» дигән рәсемнәргә каран утыра бирделәр. Кабинеттагы 
53 
 
тынлыктан тагын Абдулов файдаланды. Бу юлы инде ул бигрәк тә очынып китте: — Минем вакытым юк, иптәшләр! Сөйләр сүзегез булмаса, кабинетны калдыруыгызны сорар идем... Ул моны үзенең позициясеннән бер генә адьш да чигенмәячәгенә ышанып әйтте: «Яшьләргә яңа комбайн биреп ваттырырга ярыймы соң?» Хәер, аның кулында яңа укып кайткан яшьләрнең өстеиә шәүлә төшерерлек бер генә дәлил, бер генә сан да юк иде, киресенчә, аларныц кулында диплом бар, алар соңмы-иртәме, барыбер яңа кыр корабларына утырырга тиешләр, бүгенге үзгәрешләр алар кулы белән үтәчәк. Шуңа карамастан, Абдулов үзенекен итте. Ул тәжрибәсез яшьләрдән судан курыккан авыру шикелле курка иде: «Юк, яшьләргә биреп яңа комбайн ваттырырга? Юк, юк». 
Июнь кояшының кызу нурлары авыр башаклы арышларның яшел күлмәкләрен салдырып, ак күлмәк кигезделәр: МТС йортында кешеләр сирәк очрыйлар, алар хәзер колхозларда; ә ике комбайн һаман хуҗасыз. Мастерской буйлап Кәримовның миңа табан киң-киң атлап килгәне күренде. — Үзегез аңлатыгыз, иптәш Хатыйпов, сез райкомның зона секретаре, сезне Абдулов аңлар,— диде ул һәм Абдуловның игә килмәвен сөйләде. — Ул мине аңларга тиеш, аңлы егет ул, — дидем, Кәримовны тынычландырырга тырышып. МТС конторасының тар коридорында маңгайга-маңгай килеп Абдулов белән очраштык. — Әйдә әле, иптәш директор,— дидем мин, үзем утыра торган бүлмәгә таба баш белән изәп. — Ни өчен сезнең бүлмәгә, әйдәгез минем кабинетка,— диде Абдулов. — Яхшы, әйдә сезнең кабинетка,— дидехМ һәм ике комбайн мәсьәләсен ике минутта хәл итәргә теләп:— Яшь иптәшләрнең фикере дөрес, алар обезличканы бетерергә тырышалар,— дип өстәдем. Ул, йөк күтәргән кеше кебек, авыр сулап куйды. Ләкин үзе авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Моңсу да, кызганыч та караш белән миңа каравында дәвам итте. Мин яңадан үзем сүз башладым. Бу юлы инде мин икенче яктан якын килергә тырыштым. — Абдулов, без монда икәү генә, ни өчен кызасың, ни өчен бөтен кешедән шикләнәсең, ни өчен кәгазьләрне селкисең, син бит директор, синең һәрбер адымың, хәрәкәтең сәгать механизмы шикелле төгәл, һәрбер сүзең үлчәүле, унлап әйтелгән булырга тиеш, син үзеңнең МТС директоры икәнеңне иң авыр сәгатьләрдә дә онытма,— дидем мин һәм бу сүзләрне әйткәндә аны сындыра алачагыма шик тотмадым.— Син бөек педагог Макаренкодан үрнәк ал: ул нинди генә кайгы-хәсрәт эчендә булса да класска — балалар алдына кергәндә шат, ачык йөз белән кергән, ачык йөз белән дәрес биргән, ә бит синдә өч йөзгә якын эшче-хезмәткәр бар, кем сиңа хокук биргән аларны онытырга, их, дус, син бит моннан 15 ел элек тәрбияче идең, күп кешегә үрнәк идең бит, хәтерлисеңме, сугышка кадәр без бит бер мәктәптә эшләдек. Син директор идең, ә мин укытучы идем. Дөресен әйтим, мин сине якыннан белмәгән икәнмен, һәрбер ялтыраган нәрсә алтын булмый икән... Абдулов һаман да эндәшмәде, ул өстәл өстендә җәелеп яткан кәгазьләргә бармакларын тидереп алды. Аннан соң бармакларын бөгеп шартлата башлады.

 
— Яхшы, райком фикере белән хисаплашмыйча булмый, белеп торыгыз. миңа үз принцибымнан ваз кичү, көпә-көндез пиджагымны салып, жуликлар кулына бирү белән бер, — диде ул. һәм начар җилдә өйләнгән яртылаш сынык тегермән канаты шикелле кулларын бутап бүлмә буйлап китте. Мин эндәшмәдем, ләкин яшерә алмыйм: «Иске дуска бу корабльдә капитан булып эшләү авыр булыр»,— дигән уйлар башымда көчәйгәннән-көчәйделәр. Шул ук кичне Кәрпмовны очраттым. — Я. ничек?—диде ул каушаган тавыш белән. — Борчылмагыз, аңлаттым, иртәгә иртә белән приказ була, МТС юртында бер комбайн да калмас,— дидем. һәр үткән көй урып-җыюны якынлаштыра, кайбер колхозлардан иртәгә, шушы көннәрдә, менә-меиә уруга төшәләр» дигән хәбәрләр килә башлады. Төрле эшләр белән шөгыльләнеп, көннәрнең үткәне сизелмәде дә. Газетажурналлар, машина детальләре саклана торган бүлмәдә утырганда тагын Кәримов килеп керде. Төсе карасу, йөзе күңелсез, күз карашы зәһәр иде. Исәнләшмәде, кул да бирмәде, пулеметтан аткан шикелле, бармагын минем борын тирәсендә уйнатып сөйли дә башлады. — Абдулов алдады, приказ чыгармаган, принцип күлмәк түгел, сала алмыйм, коллегиальность миңа кирәкми, ди, бусы бер,— диде Кәримов,— икенчесе, икенчесе, менә нәрсә, кичә МТС йортында ике комбайн иде, хәзер өч булган, яңа комбайнга ышанып, теге комбайнчы үзенең комбайнын аннанмониан ремонтлаган булган, хәзер шуны ныклап ремонтларга керешкән. Әнә, Абдуловның принцибы нәрсә тудыра. Каты сүзем өчен гафу итегез, Абдулов үзен князь кебек сизә... Кәримовның сүзләре минем маңгайга төшкән тукмак кебек тоелдылар. Мин эндәшмәдем. Миңа сүз әйтергә урын да калмады. Мәсьәлә кояшлы көн кебек ачык иде... Атна, айлар үтте, көннәрнең берендә шәһәр урамында Абдуловның танышын очраттым. «Анда, сез эшли торган МТС та директор булып, минем дус, Абдулов эшли, сәлам әйтегез үзенә»,— диде. — Бик әйткән булыр идем дә, эшләми бит ул хәзер, миңа аны ике баласы, иләге-чиләге, йорт маллары белән төяп озату авыр булды, нишлисең бит, дөнья шул бу, үзгәреп, агып тора,— дидем һәм шунда күз алдыма Абдуловны озату картинасы килеп басты. МТС йортында ике капка бар иде. — Алгы капкадан чыгыгыз, иптәш Абдулов,— дидем мин. — Мин арткы капкадан чыгарга өйрәнгән инде, принципиально алгы капкадан чыкмыйм,— диде ул һәм чыкмады.