Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭЗИЯБЕЗ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР


 Хәзер халыкка танылып җиткән татар совет шагыйрьләренең күбесе 1934 елларда әле әдәбиятка яңа килгән иде. Беренче съезддан соң 20 ел вакыт үтеп китте. Бу еллар гади генә еллар түгел. I, II, III бишьеллыклар һәм алар арасына үзенең бөтен авырлыгы, җаваплы- лыгы, кайгы-хәсрәтләре белән килеп кергән Бөек Ватан сугышы үзе бер чор! Әдәбият синең шушы язмышыңнан читтә каламы? Безнең әдәбиятның бөтен кыйммәте дә шунда, ул халык, ил интересларыннан аерылгысыз. Без, татар совет язучылары, үз кабыгыбыз эчендә генә йомылып калмадык, бәлки башка милли әдәбиятларның да үсү процессы белән кызыксынып яшәдек. Кайсы телдә генә язылмасын, һәр уңышлы әсәр безнең уртак шатлыгыбызга әйләнде. Төрле милләт язучылары бөтенсоюз әдәбиятына үз байлыгын, үз матурлыгын өстәргә тырышты. Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Икенче съездга җибәргән котлау хатында безнең әнә шул 20 ел эчендә тудырылган әдәбиятка зур уңай бәя бирелә. Совет әдәбиятының йогынтысы ерак таралган. Съездда совет язучылары белән бергә, Кытай, Польша, Чехословакия, Болгария; Румыния, Венгрия, Албания, Корея, Вьетнам, һиидстан, Франция һәм башка бик күп илләрнең вәкилләре к атн а шты. Алар и ы ң һәр ка йсы н ы 11 чыгышында безнең илгә, аның социалистик реализм методы нигезендә күтәрелгән олы әдәбиятына искиткеч хөрмәт, ихтирам чагыла. Безнең йогынтыда аларның үзләрендә дә яңа әдәбият аякка баса. Бездән халыклар, илләр үрнәк алалар. Бу нәрсә сине шатландыра, совет язучысы буларак, синең алда җа- ваплылыкны да арттыра. Совет язучысы дигән исемне югары йөртәсе, биектә тотасы килә. Әдәбият мәсьәләләре хәзер бөтен дөньяда тынычлык өчен алып барылган көрәштән читтә түгел, һинд стан, француз язучылары үз илләренең бәйсезлеген, аның прогрессив традицияләрен саклап калу турында. Америка империализмы хәзерли торган атом сугышына каршы һәр илдә халык хәрәкәтенең көчәюе турында сөйләделәр. Безнең ил инде күптән бәйсез, әдәби традиция мәсьәләсе дә күптән хәл ителгән, ул хәзер бездә әдәби осталык белән бик нык бәйле булганга күрә кузгатыла. Мине күбрәк поэзиянең үткәне һәм бүгенге торышы кызыксындырды. Съездда поэзия буенча кузгатылган мәсьәләләрнең күбесе бәлки яңа да түгелдер. Ләкин биредә шактый нәрсә ачыклана төште, һәр милләт вәкиле, үз әдәбиятының тәҗрибәсеннән чыгып, нинди дә булса яңа сүз әйтергә теләде. Кайсы гына әдәбиятны алма, аның үзенең башкаларда кабатланмый торган матур яклары бар, съездда, минемчә, ул матур яклар барысы бер тирәгә туплангач, тагын да тулырак, ачыграк булып күренделәр. Гомумән әдәбият, аерым алганда аның бер жанры буларак поэзия, үзенең яхшы традицияләренә таян
116 
 
мыйча үсә алмый. Бу фикер күп кенә доклад һәм чыгышларда әйтелде. Пушкин, Лермонтов. Некрасов кебек шагыйрьләрнең үзләреннән башка халыкларның әдәбиятларына никадәр нык йогынты ясавы билгеле. Шулай ук Шевченко, Ахундов. Церетели. Туманян, Тукай, Абай традицияләре дә безнең демократик поэзиянең үсүенә күп ярдәм итте. Безнең бүгенге поэзия үзенең үсешендә иң алдынгы мираска таяна. Совет чоры шагыйрьләреннән Владимир Маяковский иҗатының бездә генә түгел, халык демократиясе илләре поэзиясенең формалашуына да тәэсире искиткеч зур. Шушы уңай белән француз шагыйре Луп Арагонның съезддагы чыгышыннан аның традициягә карата әйткән сүзләрен китерәсе килә. «...Мин ышанам, поэзия ул, бер ишетүдә хәтердә калып, күңелдә буталып йөри торган җыр гына түгел. Үзең бөтенләй башка нәрсә уйлаганда, борын эченнән көйләп йөрелә торган такмак та түгел. Юк, поэзия ул — кешенең гаҗәеп зур көчкә ия булган уе! Шигырь шушы уйны шагыйрьнең үз көче белән генә түгел, ә бәлки халыкның бөтен тәҗрибәсе, теле, милли традицияләре белән әйтеп бирергә булыша». Димәк, үз милли әдәбиятыңның, тугандаш халыклар әдәбиятының әйбәт традицияләрен өйрәнми торып, поэзияне үстерү турында уйлау — ул буш хыял. Мин, поэзия турында сүз барганда, бүтән халыкларның иң алдынгы вәкилләре белән беррәттән, татар әдәбиятының намусы булган Габдулла Тукай, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Муса Җәлил кебек шагыйрьләрен күз алдыма китердем. Без әйткән баягы зур традицияне болар чын мәгънәсендә дәвам иттерүчеләр. Алексей Сурков, Самед Вургуп һәхм Степан Щипачевлар бу шагыйрьләрне күп мәртәбәләр телгә алдылар. Бигрәк тә ЛАуса Җәлил шигырьләре съезд трибунасыннан хәзерге поэзиянең үрнәге булып яңгырады. Бу залда утырган барлык иптәшләрне дә куандырды, Муса — совет шагыйре, милли герой. Революцпон-демократ Белииский- ның түбәндәге сүзләрен укыганнан соң, Муса Җәлилнең ни өчен олы 
шагыйрь икәнлеге тагын да ачыграк күренә төшә. «Бер генә шагыйрь дә үзениән-үзе генә, үз газапларын, үз шатлыкларын җырлау белән генә бөек була алмый, һәрбер бөек шагыйрьнең бөеклеге шунда, аның газаплары һәм шатлыклары җәмәгатьчелеккә, тарих җирлегенә тирән тамыр җибәргән. Димәк, ул — җәмгыятьнең, заманның, кешелекнең органы, вәкиле. Бары тик вак шагыйрьләр генә үз- ләреннәиүзләре һәм үзләре аркасында бәхетле дә, бәхетсез дә: шуңа күрә алар үзләренең чыпчык черелдәүләрен үзләре генә тыңлыйлар, аларны җәмгыять тә, кешелек тә танырга теләми». Бөек тәнкыйтьченең бу фикере безнең күп иптәшләрне шагыйрь буларак тоткан урыннары турында тирәитен уйландырырга тиеш. Мин ышанам, Икенче съездда татар совет поэзиясе хакында бәлки күбрәк сүз йөрткән булырлар иде. Ләкин безнең әле шушы көнгә тикле Тукай кадәр Тукайның да шигырьләрен, яхшы тәрҗемә итеп, рус укучысына җиткерә алганыбыз юк. Тукайны бары ярты-йорты бозык тәрҗемәләр буенча гына беләләр. Ә аның соклангыч публицистикасына кул да тимәгән. Такташ, Фатих Кәрим әсәрләре дә Татарстан эчендә генә бикләнеп калмасын, аларны рус телендә киң юлга чыгарырга кирәк, бу шагыйрьләр моңа күптән лаеклы. Әдәбиятта 20—30 еллар эшләп килгән Шәйхи Маннур, Әхмәт Исхак, Салих Баттал, Гали Ху- җиев, Мөхәммәт Садри, Шәрәф Мөдәррис, Нури Арслановларның иң әйбәт әсәрләрен рус телендә чыгармау безнең артык чикләнгән булуыбыз турында сөйли. Теләгән тәкъдирдә Таткнигоиздат та бу өлкәдә күп нәрсә эшли ала. Башка республикаларда русчага тәрҗемә итү мәсьәләсе безгә караганда чагыштырмаслык дәрәҗәдә яхшы юлга салынган. Таткнигоиздатның тәрҗемәне читләтеп узарга тырышуы хәзер берничек тә аңлатып булмый торган ялгыш караш.  
117 
 
Менә бит эшләсәң күпме эш бар! Дөресен әйткәндә, без әле һаман да күп сөйләнәбез, аз, начар эшлибез. Лирика турында съезд алдыннан «Литературная газета» үз битләрендә берничә ай буена дискуссия алып барды. Монда язылганнар арасында Ольга Берггольциың «Лириканы бетерүгә каршы» дигән мәкаләсе укучыларда аерата кызыксыну уятты. Ул мәкаләне бөтен табигате белән лирик булган шагыйрь язган иде. Съездда Фадеев, Вургун һәм башка иптәшләр «самовыражение» терминының уңышсыз икәнен әйтсәләр дә, лирика мәсьәләсендә Берггольц карашын якладылар. Кайбер иптәшләр үзара сөйләшкәндә: син күңелеңә алай бик якын алма, диләр. Минемчә, лирик шагыйрьгә менә шул күңелгә якын алу кирәк тә. Ул әйләнә-тирәгә, кешеләргә карата салкын, нейтраль була алмый. Шагыйрь тормышка никадәр актив катнашса, никадәр аны үз итсә, никадәр аның матур идеалларын күбрәк күрсә, ягъни ил, халык язмышы үз язмышына әйләнсә, ул шул кадәр җылырак, көчлерәк һәм, кирәк икән, тирән ачыну белән дә җырлый. Аның бөтен көче шунда. Леонид Леонов шагыйрь булмаса да, бу турыдагы фикерен шагыйрьләрнең үзләренә караганда да яхшырак итеп әйтеп бирде: «...Үз күңелендә ялкын булса гына кеше күңелен кабызырга мөмкин. Үзең акыллы булсаң гына мохтаҗ кешеләргә акыл биреп була, үз күңеле саф кешенең генә башкаларны социалистик инсафлыкка өйрәтергә хакы бар...» Муса Җәлилнең бигрәк тә Ватан сугышы елларында туган шигырьләре безнең кайсыбызның гына йөрәген кузгатмый. Аларда күпме саф патриотик хис бар, ялкын бар. Ә узган юллары, олы биографияләре сиңа иң әйбәт үрнәк булып тора, бо- ларның сине өйрәтергә хаклары зуррак. Безнең әдәбият төрле стиль, төрле индивидуаль алым, юнәлешләре булган язучыларның күплеге белән характерлы. Социалистик реализм индивидуаль үзенчәлекләрне чикләми, киресенчә, аларга җәелеп үсеп китәргә юл ача. Әдәбиятның әле кеше кулы тимәгән якларын өйрәнеп, язучылык дөньясына үзенчә килеп чыккан һәм үзе тапкан чаралар ярдәме белән 
күбебезгә караганда безнең идеяләрне халыкка оста- рак җиткерүче һәр талант безгә кадерле. Әдәбиятта эшләүнең, бер-берең белән ярышып эшләүнең бөтен кызыгы шунда. Маннур, Әхмәт Ерикәй, ЛАөдәррис, Арсланов лирикасы күреп бетерә алмаганны, Давыдов. Зәки Нури, Зыя Мансур, Рәшит Гәрәй, Шәүкәт Галиев, Ильдар Юзиев. Хисам Камалов лирикасы күреп алырга тиеш. Үзүзеңнс һәм күршеңне кабатламас өчен тормыш шундый киң, шундый иркен, иренми эзләп генә! Озак еллар буена татар шагыйрьләрен бертөрлелектә, индивидуаль йөзләре булмауда гаепләп киләләр. Дөресме бу караш? Әгәр дә һәр шагыйрьнең иҗатын ныклап күздәй кичерсәң, анализласаң, моның безнең поэзиянең аерым вәкилләрен яхшы белмәүче, поэзиянең киләчәге белән артык кызыксынмаучы кешеләрнең генә ялгыш карашы икәнлегенә шпанасың. Мин поэзиянең кимчелекләренә күз йомарга чакырмыйм, аларны туры әйтергә кирәк. Ләкин без, кимчелекләрне күрү белән бергә, һәр шагыйрьнең поэзиягә алып килгән үзенчәлекләрен, өстәгән өлешен дә онытып калдырмыйк, ул үз иҗатының үстерелергә тиешле яхшы сыйфатларын, уңай якларын да ачык белсен. Тәнкыйть шушыңа булышмый икән, аның кирәге дә шуның кадәр генә. Юк, безнең поэзияне артык бертөрле ясарга тырыштылар. Әмма аның үз йөзе, үз тавышы булган унарлаган вәкилләре бар. Мин инде Такташ, Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнәрнең һәркайсының поэзиядә үз урыннары булуларын бәхәссез дип саныйм. Ә менә әдәби эшләнеше белән тыгыз, бөтен, тирән фәлсәфәле «яшьлек» җырын алып килгән, яңгыр тыпырдавы ишетелеп торган яз кебек җылы «Яңгырдан соң», «Шәһәрдә яз», «Умырзая җыры» шигырьләрен тудырган, хисләрнең искиткеч киеренкелеге белән аерылган «Испания кай
118 
 
гыр», «Халыклар ярсуы», «Сталинградның данлы дивары», «Бер йөрәктән миллион телләрдә», «Дала һәм кеше», «Кара таш ник дәшми?», «Күтәрелә кояш» кебек колачлы, патетик шигырь һәм поэмалар биргән Әхмәт Фәйзи югарыдагы шагыйрьләрнең кайсына ошый? Ул аларның берсенә дә ошамый. «Чәчәкләр һәм снарядлар», ччИсәнме, тугаи җир!», «Язмыш мине кая чөерсә дә», «Язгы танда» һәм башка бик күп шигырьләр авторы Шәйхи Маннурга җәелеп, иркенләп тасвирлау хас, аның лирикасында моңсулык һәм әрнү ничектер бергә үрелеп, аралашып бара. «Бозлар актарылганда», «Гайҗан бабай», «Казан кызы» поэмалары үзләре генә дә бу шагыйрьнең һәм эпик, һәм лирик көче турында сөйлиләр. Салих Баттал исә боларга якын да килми. Образлар сайлауда, юмористик телендә, шигырь, поэмаларының хәтта ритмикасында да аның үз юнәлеше әллә каян сизелеп тора. Шулай ук Гали Хуҗиев, Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис иптәшләрнең дә озак еллар буена үзләре эзләнеп тапкан поэтик алымнары бар. Гали Хуҗиев, минемчә, Некрасов, Сурков иҗатларына характерлы моментларны, сыйфатларны җентекләп өйрәнә. «Россия», «Гражданин, солдат, шагыйрь», «Канәфер чәчәге», Яз хикәясе» исемле поэмаларда гражданлык пафосы белән тулы патриотик хисләр безнең сизенүебезне раслыйлар дип уйлыйм. Шагыйрьнең шушындый бөреләре тулырак ачылсын өчен аларны күрә белергә һәм күрсәтә белергә кирәк. Нури Арсланов поэмаларының корыл ы ш ы н д а, д и н а м и ка сы нд а Пушкин әсәрләренең йогынтысы зур. Ә телендә аның көнчыгыш әдәбиятының байлыгыннан файдалану да күзгә бәрелә. Әсәрләре аның сюжетлы, пластик. Шәрәф Мөдәррис иҗаты турында уйлаганда аның иң элек син Бөек Ватаи сугышы елларында язылган «Тимер мич», «Силезиядә», Чәчәк үскән», «Сукыр лампа», .Сыерчык», «Ул тирән дә хәзер, ерак та...», «Җанлы чәчәк», «Әй туган җир!», кебек шигырьләрен искә төшерәсең, алар һаман хәтердә саклана. Бу шигырьләр 
синең күңелне нәрсәсе белән үзенә тарта, анда якын итәрлек ни бар? Автор бу турыда үзенең сугыш чоры шигырендә болай ди: «Ни бар дисәң миндә, саиап чыгам: — Йөрәк көчем, кайнар каным бар; Таңгы балку, кичке шәфәкъсыман, Шигърияттә янган җаным бар. Тагын ни бар? — йөрәк җырларымда Чиста ак нур — идеал яктым бар; Бу зур сугыш — сынау кырларында Җиңелмәскә дигән антым бар». Бу шигырьләрдә «җыр үткән юл» ярылып ята, шунсы әйбәт, шагыйрьнең җыры кеше таптаган юлдан үтми. Шагыйрьләрдән Әхмәт Фәйзи иҗатына карата тәнкыйть мәкаләләре элегрәк чыккалаган иде. Ләкин шагыйрь буларак аның үзенчәлеген ачып салган төпле хезмәтне белмибез. Татар совет поэзиясендә 20—30 ел буе эшләп килгән Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Гали Хуҗиев, Мөхәммәт Садри, Әхмәт Юныс, Шәрәф Мөдәррис, Нури Арсланов иҗатлары белән дә шундый ук хәл. Кайбер- ләренә 50 яшь тулу уңае белән ашык-пошык кына мәкаләдоклад- лар языла, билгеле. Әмма алар укучыга да, язучының үзенә дә берни бирми. Олыракларына булмагач, яшьрәкләренә юк та юк инде. Ватан сугышында партизан булып катнашкан Зәки Нури ул чакта ук «Сержант үлгәндә», «Бер көннең иртәсе», «Бер төндә», «Кышкы төндә», «Сөйгән кызга» исемле яңача яңгыраган шигырьләр бирде. Баштарак аның шигырьләрендә кирәкмәгәнгә авырлаштыру күзгә бәрелә иде. Ул хәзер шигырьләрнең техникасы өстендә эшләүдә бик нык алга китте, авыр, буталчык итеп язудан гади һәм образлы итеп язуга ирешә бара. Зәки Нурида рус шигырь техникасыннан, культурасыннан өйрәнү аерата көчле. Зәки Нури үзе генә түгел. Әнвәр Давыдов поэзиягә бераз соңгарак, 1946—47 еллар тирәсендә килде, буш кул белән түгел, үз сүзен курыкмыйча, батыр итеп әйткән колачлы җылы шигырьләр белән килде. «Беренче бөртек»тән 

 
соң ул кыска вакыт эчендә күп кенә шигырь һәм берничә поэма биреп өлгерде. «Кулларыма туган кырларымнан», «Әнкәем», «Сугыштан соң- гылар», «Солдат турында баллада», «Басуларда томаннар», «Безнең авыл», «Муса турында бер истәлек», «Авылны сагынганда», «Шатланам» шигырьләрендә мин Давыдовның шагыйрьлеген күбрәк күрәм. Давыдов Маяковскийны ярата һәм аны иҗади өйрәнергә тырыша. Әлеге шигырьләрдә баскычлар юк, шулай да Маяковскийча колач, тирәнлек, политик үткен итеп кую барыбер үзен сиздереп тора. Аның шушылай әдәби традицияләр белән органик бәйләнештә үстерелеше әйбәт. Минемчә, Давыдовның иҗатында бәхәсле нәрсәләр дә күп. Тәнкыйтьче иптәшләрнең үз вакытында фикер әйтмәве яшь шагыйрьләрнең тизрәк формалашуына бик нык уңайсызлый. Соңгы вакытта тәнкыйть өлкәсенә пединститут, университеттан яшь, талантлы иптәшләрнең килүе безне шатландыра. Бигрәк тә Ибраһим Нуруллин, Гариф Ахунов, Фәрит Хатипов, Ильдус Ахунҗанов, Шәһи- дә Максудовалар ныклап алынсалар, татар совет поэзиясенең моңа кадәр кул тими яткан проблемаларын чишүдә, һичшиксез, күп ярдәм итәчәкләр. Ә мондый кузгатылмаган проблемалар җитәрлек. Съездда революцион романтизм турында сүз барды. Бу нәрсә элегрәк Александр Фадеев чыгышларында, докладларында кузгатылып килә иде. Романтизм безнең әдәбиятка күптән кергән. Пушкинның «Бакыр җ а й д а к », Лер м о н то в н ы ң «Мцыри», «Кавказ әсире», Багрицкийның «Пионерканың үлеме», Кулешовның «Бригада байрагы» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Аларның безнең татар совет поэзиясендә дә бик матур үрнәкләре бар. Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар», «Сыркы- ды авылы», «Киләчәккә хатлар»ы, Фатих Кәримнең «Яшен яктысы», «Идел егете» шундый әсәрләр дияр идем мин. Дөресен генә әйткәндә, гомумән, Һади Такташның бөтен иҗаты — «Урман кызы»ннан алып «Киләчәккә хатлар»ына кадәр — романтизм белән сугарылган. Такташ әсәрләренең халыкта шулай популяр булуының бер сәбәбе бәлки шундадыр. Романтик 
Виктор Гюгоның әсәрләре безнең илдә 8 миллион экземпляр таралган. Бу Бальзактан 2,5 миллионга, Мопассаннан 3 миллионга артык дигән сүз. Бу факт съезд трибунасыннан бер дә юкка гына китерелмәде. Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрендәге иң көчле шигырьләр: «Тик булса иде ирек», «Аиа бәйрәме», «Урман», «Кызыл ромашка», «Сандугач һәм чишмә», «Тау елгасы», «Сугыштан соң» — романтик шигырьләр. Бу безне, шагыйрьләрне, уйландырырга тиеш. Романтизм поэзия өчен бигрәк тә кирәк. Аның әйбәт ягы шунда, ул шагыйрьнең хисләрен күтәренкерәк ясый, ераграк омтылды- ра, әсәрен эмоциональ яктан баета. Белинский әйтмешли: «...Романтизмның мәгънәсе аның идеясендә, очраклы алынган тышкы формасында түгел. Романтизм бары тик сәнгатькә генә, поэзиягә генә хас нәрсә түгел, сәнгать һәм поэзиянең чыганагы кайда булса, аның да чыганагы шунда — тормышта. Ә тормыш ул кеше кайда булса, шунда. Ә кайда кеше — шунда романтизм». /Моңа кадәр бездә романтизмга бары кире яктан гына килеп бәя бирделәр, аны поэзия тирәсенә якын җибәрүдән куркалар иде. Шуңа күрә дә бу мәсьәлә бездә бөтенләй эшләнмәгән. Үзебезнең поэзиядәге конкрет әсәрләргә таянып, бу хакта иҗат секцияләрендә бәхәсләшергә бик вакыт, съезд шуңа әле юл гына ачты. Поэзиянең хәзерге заман куйган таләпләр югарылыгына күтәрелүендә нинди алым, стиль юнәлешләре безгә булышса, барыннан да файдаланырга кирәк.