Поэзия
НУРИ АРСЛАНОВ ★ СИМ ЧЕН —ДАВЫЛ КЫЗЫ (Корея легендасы) Бомбалар һәм туплар тавышы тынган, Ә һавада әле — сугыш сөреме. Безнең артта, ерак калды Хингаи, Безнең гаскәр японнарны сөрде: Тузылдылар яулар тузан булып, Канлы кылычы сынды самурайның! Без авылдан бара идек узып, Балкып торган чагы иде айның. Урам тулы халык шатлык белән Кунак көтә иде ишек ачын. Менә чыккай бер карт, ак киемнән, Артта кызы тора иде басып: — Хуш киләсез, дуслар!—диде ул карт, — Туктальргыз безгә,—диде яшь кыз. — Әйдә, иптәш, — диде миңа комбат һәм кунакчыл өйгә борылдык без. Яшел бакчасында рәхәт таптык, Безгә булган сый-хөрмәтне татып. Тыңладык без кореяле картның Хикәясен шунда кырын ятып. Сөйләп китте: ничек бөтен гомерен Кули булып чабып үткәргән ул, Рәнҗеткәннәр ничек сынык күңелен. Кимсетелгән пичек күпләрдән ул... Тик язмыштан кызын кактырмаган, Барлык авырлыкны үзе күргән. Бәхете булыр диеп юрап аңа Әкияттәге Сим Чей исемен биргән. Азатлыкны тик җырларда ишетеп. Әкиятләрдә сөйләп юанган ул... Менә бүген аңа үзе ирешеп Горурланган, чиксез куанган ул. Без сокландык төннең әйбәтенә... Карт тотынды үзенең әкиятенә.
Күптән инде, борын-борын заманнарда, Зур патшалык булган икән Сан Наряда. Анда берәү бай, берәүләр ярлы булган, Байга — рәхәт, ярлыга гел кайгы булган...
Шунда бер карт белән карчык гомер иткән, Теләк теләп алар озак бала көткән. Карт сукырайган ахырында, елын-елый, Тик ни файда — елау белән теләк булмый. Еллар үткән... Менә беркөн карчык апа Китергән дөньяга матур бер кыз бала. Ләкин шатлык белән кайгы бергә килгән: Бушануга сигез көндә ана үлгән... Ә сукыр карт ак җәймәгә кызын төреп, Имезер өчен йөргән өйдән-өйгә кереп, һәр фанзада яшь баласы булган ана Туендырган күкрәк сөтен биреп аңа. Шулай итеп ил үстергән үз баласын, Таңдай нурлы, зифа буйлы кыз баласын. Картка диләр икән: — Гүзәл синең кызың! Карт сукыр шул, күрәлмәгән аның йөзен...
* ' * Беркөн урам буйлап барган чакта Лама, Сукыр картны күргән дә сүз кушкан аңа: — Бөек будда күзләреңне ачса синең, Нәзер итеп, аңа нәрсә бирер идең? — Өч йөз капчык дөге миннән, — дигән ди карт. — Син ярлы һәм сукыр, сиңа авыр бу шарт. — Кем будданы алдый алыр?! Сүзләрем хак! — Алай булса дөгеңне син аңа озат.
*
♦ * Лама киткәч, карт бичара уйга калган,— Шулкадәр күп дөгене ул алсын каян?! Көннәр үткән саен картны газап изгән, Кызы Сим Чен ахырында моны сизгән, Дигән: — Әткәй, нинди уйлар борчый сине? — Сорашма син, кызым, әйтмәм мин серемне. Ләкин Сим Чен тынгы белми гел үтенгән, Түзмәгән карт, ахырында сөйләп биргән. — Борчылма син, әткәй,— дигән кызы аңа. Тик ни чара, гел борчылган мескен ата...
X- Иске гадәт белән менә беркөн тагы Сукыр картка төшкән диңгез юлчылары. Юлчыларга кирәк икән кыйммәт корбан — Көчле диңгез усаллыгын баса торган. Сим Чен моны белеп, кушкан аларга сүз: — Корбан кирәк булса, мине алыгыз сез, Минем бәям — өч йөз капчык дөге сездән, Озатыгыз аны сез буддага тиздән. Сокланганнар диңгезчеләр бу корбанга, Алар шат — кыз болай ансат табылганга.
57
Аерылышу вакыты җиткәч, беркөн шунда Кьгз утырган әткәсенең баш очымда. Елый-елый такмаклаган әкрен генә... Чү, шик төшкән йокыдагы карт күңеленә,— Ул уянган: — күрмим, ләкин сизәмен мин, Нәрсә булды, кызым, нигә елыйсың син? — Әйтмим, сөйгән атам, зинһар сорый күрмә... — Әгәр алай дисәң — атам диеп белмә. — Авыр булыр сиңа, ничек әйтим аны!.. — Уртаклашу — җиңеләйтә ул кайгыларны. — Кичер, атам, мин сатылдым юлчыларга. Синең күзең күрсен диеп якты көнне, Әрни-әрни сулгып елыйм мин шуңарга — Аерылышу борчый минем яшь күңелне... Карт урыныннан торып юлчыларга барган; Алар карт сүзенә бик аптырап калган: — Күрмәсә дә күзем — риза, мин карт,—дигән,— Кызым миңа бар дөньядан кыйбат,—дигән,— Алыгыз сез барлык дөгеләрне кире, Калдырыгыз минем күз нурымны бире. — Кызганыч, карт, чара юк — син соңга калган, Күптән юнәлде буддага инде кәрван. * ❖ « Елашканнар ире-хатыны, яше-карты, Сим Чен өчен бик көенгән сөйгән халкы. — Кайгырмагыз минем өчен, кардәшләрем, Сызланмагыз, түкмәгез сез күз яшьләрен. Чын йөрәктән яратсагыз,—дигән ди кыз,— Әткәемне минем ялгыз калдырмагыз. Сезнең белән рәхәт гомере булсын озын, Юксынмасын хәтта үзенең сөйгән кызын.
•х
❖ ❖ Диңгезчеләр юнәлгәннәр корабларда, Матур кызны алып, еракеракларга. Диңгез өсте башта булган көзге кебек, Су кызлары анда уйнап йөргән йөзеп, Кояш сипкән суга алтын тәңкәләрен, Алсу төскә кертеп шаян кызлар тәнен... Чакыралар икән су кызлары: — Сим Чен, Әйдә безнең белән уйна, суга чум син! * * Менә беркөн кинәт давыл күтәрелгән, Бер-бер артлы дулкын тавы күккә менгән, Ак күбекләр чәчеп, җил котырган улап, Актарылган усал диңгез корбан сорап. Болытлар күкрәгән бәрелеп болытларга, Яшен аткан охшап ялкынлы укларга... — Шул минутта дулкыннарга ташлансын кыз, Юкса йотам мин корабны! —дигән диңгез.
53
Тирән упкын кочагына кыз атылган, — Үз корбанын алын, шундук давыл тынган. Күктән алып томанның дымлы пәрдәсен. Кояш ачкан алтын сарай тәрәзәсен; Зөбәрҗәттәй күктән карап елмайган ул... Зәмруд кебек диңгез ачкан корабка юл.
❖ * ❖
Еллар үткән. Сим Чен сылу баткан төштә Чәчәк үскән; булган ди ул кызыл төстә. Ә еракта — Сан Нарада бер яшь егет Бу чагында яткан, имеш, газап чигеп,— Батыр егет дәва көткән түшәгендә. Ә дәвасы булган диңгез чәчәгендә. Саф күңелендә аның изге теләк икән — Ватан өчен ул таяныч — терәк икән: Азат иткән Сан Нараны явыз ханнан, Аның белән бергә халык ирек алган.
Менә шунда җилләр искән тын диңгездән Давыл кулы гүзәл ал чәчәкне өзгән, Чәчәк барып төшкән егет күкрәгенә. Кинәт шунда авыру батыр күзләрендә Яшәү нуры балкып киткән, күтәрелгән, Торып баскан аягына, ул —терелгән.
Вакыт җитте,—дигән диңгез патшасы да,— Күп яшәде Сим Чен минем суларымда, Инде кайтсын,—дигән, — ул җир бакчасына һәм коенсын дигән кояш нурларында. Шуннан Сим Чен салават күпере аша үткән. Үз иленә — Сан Нарага кайтып җиткән. Бик матур бер гөл-бакчага туры килеп Төн үткәргән шунда матур төшләр күреп. Менә тимер киемле бер батыр килгән, Ул тезләнеп кыз алдына болай дигән: — Мин азатлык улы. саумы, сылу, син кем? — Мин корбаны азатлыкның, юк беркемем... — Юк, кирәкми инде корбан, җиңде хаклык, Син дә шатлан, сылу, бөтен илдә шатлык.
Сим Чен күзен ачса—якты ал таң аткан, Гөлчәчәкләр урап алган тирә-яктан... — Таң иле!—дип әйткән ди кыз моны күргәч, Аннан озак утырганнар ике сердәш. Аннан... яшьлек һәм мәхәббәт иткән туен, Көпдез-кичеи тукталмаган анда уен, Шатлык авазлары тулган бөтен илгә, Халык бәйрәм иткән кушып тиңне тиңгә.
59
Чакыртканнар кыз атасын түр башына, Карт ихтирам белән баскан кыз каршына. Сим Чен әйткән: — күзле булдың, күптәнме? — дип. Ата әйткән: сукыр мескен идем мин тик, Аһ, күз нурым — сөйгән кызым булды һәлак, Якты көнне күрүемә тик ул сәбәп... — Бәхетлеме син?—дигән кыз картка шунда, — Әйе, ләкин нинди корбан аркасында!.. Сим Чен әйткән яшьтән тыялмыйча үзен: — Әткәй, бу -мин — Сим Чен, өзелеп сөйгән кызың.
Шатлык зурмы дисәң — булган таудан да зур, Кояш нурлы дисәң — шатлык иң якты нур, Диңгез чиксез булса, — шатлык аннан да киң! Юк, булмаган җирдә бәхет моңарга тиң!
Юк, булмады бәхет моңа кадәр илдә!.. Сез килдегез менә зур давылга охшап, Сим Чен гөлен китердегез туган җиргә һәм йөрәкләр газаплардан калды бушап. Юлбарысның тырнагыннан тартып алып Азатлыкны тапшырдыгыз ил кулына, Күзен ачты, якты көнне күрде халык, Аяк басты зур бәхетнең киң юлына! Алтын сарай тәрәзәсен ачты кояш! Сәлам, батыр совет солдатына, сәлам! Сайравыннан хәтта тына бит сандугач, Миңа күптән вакыт — әкият шунда тәмам.
Карт'әкиятен -бетереп шулай диде. Бу төн йокы һич кермәде күзгә: Җидегән койрыгын борган иде инде Килер таңны хәбәр итеп безгә; Без кузгалдык ял итәргә «кан»да. VI Тик төн буе мин уйланып яттым: Берәм-берәм килеп басты алга Әкияттәге җәүһәрләре картның. Нинди тирән халык хыяллары. Нинди кыйммәт аңа бу тантана, Нинди олы* хисле аның, җаны, йөрәгендә нинди ялкын яна! Ул гасырлар буе сөеп йөрткән Күкрәгендә кыйммәт теләкләрен, Якты өмет, ышаныч баглап көткән Килер бәхет, килер көннәр ямен. Әйе, менә үзе күрде анык: Ирек кошы- күктә җәйде канат! Азатлыкка бер ирешкән халык Тез чүкми ул, кол булмый ул кабат!
VI К а и — учак җылысы үтә торган җылы сәке яки идән.
60
ОНЫТА АЛМАМ СИНЕ Язмыш бер көзне Аерды безне... Нигә шулай булгандыр ул, белмим... Ләкин гомергә Онытмам бер дә, Хыялымда йөртәм сине гел мин.
Киттем көньякка, Ә син — төньякка, Ничек туды әле соң бу шартлар? Мин күчеп йөрдем, Күп жирләр күрдем, Шуңа синнән алалмадым хатлар.
Өзелде ара. «Мин бара-бара Килеп чыктым диңгез буйларына, Ләкин һәр төштә Син идең истә, Гел син идең минем уйларымда.
Нәкъ дәрвиш булып, Ярларда кунып Төн үткәрдем көймә асларында. Сакланды микән, Исемеңне, иркәм, Язган идем диңгез ташларына?!
Мин максат юлын Эзләгән булдым Шулай, шашкын хисләр белән исереп.. Тапмадым аны, Тик йөрәк янды, Телгәләнде йөрәк киселеп-киселеп...
Күп еллар узды... Эзләгән юлны Тик янгыннар, яулар аша таптым. Утларга кердем... һәм шунда күрдем Аермасын кара белән акның. Тотып кулымнан Гомерем юлыннан Минем белән бергә килмәдең син. Күп таңнар атты, Күп сулар акты, Яшьлек дусым, кайдасың син, белмим?!
Син дә бер эштә, Бөек төзелешкә Бирәсеңдер көчең, талантыңны.
Кадерләп, бизәп Ояңны төзеп, Җәйгәнсеңдер җылы канатыңны.
Бәхетең ачылсын, йөрәгем басылсын, Сагышлардан тынычлансын иде. Сии гел исемдә, Уйда, хисемдә, Юк, Галия, оныта алмам сине!
62
ХАЧАТУР АБОВЯН ★ НАЗЛЫНЫҢ ЕЛАВЫ
Яз килеп җитте. Җир — яшел үлән, Агачлар тулы Чәчәкләр белән. Былбыл бәхетле Чәчәкне сөеп, Мин генә сыкрыйм, Бәгырем, син диеп, — Аһ, син диеп! Ташта да күрәм Синең гәүдәңне, Яшел чирәмдә Күрәм шәүләңне. Синең сулышың — Чишмә агышында. Кыр чәчәкләре Кушыла сагышыма, — Аһ, сагышыма! Күп елаулардан Сүнде күз нурым, Кайгы, сагыштан Алҗыдым, сулдым. Кемгә сөйләргә Янып-көям, дип? Сөйләп бозасың Кеше кәефен тик, — Аһ, бозасың тик! Күз карашымны Күккә төбәмәм, Айдан, кояштан Көтмәмен ярдәм, Аларда җан юк Кайгы аңларга! Әй син, кояшым, Кайт минем янга, — Аһ, минем янга!
63
Синец йөрәк тә Борчыймы сине? Онытмадыңмы Минем исемне? Ишетәме мине Тик ташлар гына? Алар юаныч Булалмый миңа, — Аһ, булмый миңа! Синең йөзеңне Бер генә күрсәм! Муеныңнан сарып, Бергә утырсам! Аннан җанымны Бирсәм дә була, — Аяк очыңда Үлсәм дә була, — Аһ, үлсәм дә була!.. Сине тик юкка, Көтәм мин шулай, Кайгыда бума Назлыңны болай, Коткар газаптан, Син аны җирлә, Ә җанын аның Үзең ал бергә! Аһ, ал бергә!..
ҮЗ ХАЛКЫН СӨЙГӘН КЕШЕНЕҢ ҮЛЕМ АЛДЫННАН ӘЙТКӘН СҮЗЛӘРЕ Хуш, бәхил булыгыз. Кичергән көннәрем! Мин инде илемнең Кайгысын күрмәмен. Дуслар, яшь түкмәгез, Сез ялгыз түгелсез: Тән чери, ә җанда Мәхәббәт үлемсез. Бу юлдан тиешбез Үтәргә, атларга, Үлемдә яшәү һәм Тынычлык табарга. Бассам да бик иртә Мин үлем алдына, Булды бу тик бәхет Теләүдән халкыма. Кайда соң ул хыял — Утларда яндырган, Көн вә төн йөрәкне Газапта талдырган?
Инде тән илемә Корбанга бирелә, Аһ, тузар ул череп Күмелгән җирендә. Игътибар һәм хөрмәт Теләп япмадым мин, Шөһрәт һәм дан, диеп, Юк. сызланмадым мин, Тик менә үлгәндә Уфта н м ы й бул а м ы ? Бит бергә күмәргә Меңнәрчә уйларны! Юк, озын гомергә Теләк тотмадым мин, Дөньяда байлыкка һич кызыкмадым мин, Тик үлемдәй булды Миңа һәр аһ ору, — Әгәр ул булмаса Ил өчен кайгыру. Меңнәрчә мазлумның Үтәргә теләген, Сөртергә күз яшен, Юатып йөрәген, Мин шуңа теләдем Хакимлек һәм хөрмәт, Тик шуңа теләдем Данлылык һәм шөһрәт. Сез мине онытмый Яныма килегез, Сөекле атаны Зыярат итегез. Ә минем турыда Әйтәчәк каберем дә: Ул халкы кайгысын Саклый дип гел бергә. Җир миңа — нәкъ төрмә, Көннәрем төн булды, Җитмәде теләккә — Кул юкка сузылды. Белми беркем, күрде Тик тәңре барын да, — О, күпме ялвардым Мин аның алдында. Кешеләр, кешеләр! Уянырсыз микән? йөрәкләр кушылып, Уйланырсыз микән? Белегез: халыкның йөрәген аңласак, Тик шунда без җирдә Чын җәннәт табачак. Нури Арсланов тәрҗемәләре.