Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МАННУР САТТАРОВ 
ТУКАЙГА 
Эчтән генә каргап татар баен, Бер кыз калды чатта моңланып, Син яныннан уздың сүзсез генә, Сары йөзен аның кызганып. Моңсу күзләр күңелең өзелгәнен Күрмәгәндер диеп уйладың. Бөтен Казан ул көн күреп калган «Нечкә күңел шагыйрь узганын». Кайсы шәһәр, кайсы авылларга Сузылмасын синең юлларың — Белеп торган бөтен татар халкы «Нечкә күңел шагыйрь узганын». Илебезнең чиксез киңлегендә Гөрли бүген синең җырларың, Белә хәзер бөтен совет халкы «Нечкә күңел шагыйрь узганын».

 
РӘШИТ ГӘРӘЙ 
ҖЫРЧЫ МАЛАЙ, ДИСӘЛӘР... 
Яшьли откан җырларыма Сынау булды кичәләр. Сөенеп туя алмый идем, <Җырчы малай», дисәләр. Бүләкләр алдым еш кына, Сабан туенда җырлап; * Сөйкемле кызлар кулымны Кысалар иде зурлап. Шул кызларның күз карашы Җилкетте күңелемне. Җыр итеп язмакчы булдым Аларны сөюемне. Тик ул чакта белмәгәнмен: Җыр җиңел тумый икән, Халкың өчен янып-көеп Яшәүне сорый икән. Йөрәккә тулгап хисләрең Ташый башласа әгәр, Тынгы белмисең, күзләрең йомылмый таңга кадәр. Җырың тугач, шатлыгыңның Билгеләү кыен чиген. Иң кайнар теләгең булып Әйтелә тәүге сүзең: Җырларым үтәр сынауны Күңелләрдә йөрсәләр. Куанырмын гомер буе, "<Җырчы малай», дисәләр.