Хроника
ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛ Ь КИЧӘ
ЯЗУЧЫ АБДУЛЛА 26 мартта Татарстан җәмәгатьчелеге язучыларыныц Г. Тукай исемендәге клубында язучы, драматург А. Әхмәткә 50 яшь тулуны билгеләп узды. Язучының тормышы һәм иҗаты турында Гариф Гобәй доклад ясады. Докладчы үзенең чыгышында Абдулла Әхмәтнең татар совет әдәбиятын I үстерүгә куйган хезмәтләренә тукталды. Ә. Әхмәт — күпьяклы язучы, — диде док- > ладчы, — ул хикәяче дә, фельетончы-юмо- рист та, очеркист та, фольклорчы да, академия театры сәхнәсенә кадәр күтәрелгән драматург та. Ләкин ул барыннан элек — балалар язучысы. Балалар әдәбиятында Абдулла Әхмәт үзенең чын урынын тапты. Юбилярны Татарстан совет язучылары
ӘХМӘТКӘ 50 яшь союзы һәм «Совет әдәбияты» редакциясе, Татарстан мәгариф министрлыгы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университеты һ. б. күп кенә учреждениеләр, газета-журпал редакцияләре, театр коллективлары, кайнар рәвештә котлап, адреслар һәм бүләкләр тапшырдылар. Тугандаш республикаларның язучылары оешмаларыннан, аерым язучылардан, язучының туганнарыннан һәм дусларыннан килгән котлау телеграммалары укылды. Соңыннан 'Татарстанның күренекле сәнгать осталары тарафыннан концерт күрсәтелде. Концертта А. Әхмәтнең әсәрләреннән өзекләр, җырлар башкарылды.
Март аенда Г. Тукай клубында үткәрелгән чираттагы әдәби җомгаларның берсе «Җыр ничек туа» дигән темага багышланды. Клубка җырның ничек барлыкка килүен белергә теләүчеләр күп җыелды. Зал язучылар, журналистлар, Таткнигоиздат работниклары һәм студент яшьләр белән шыгрым тулды. Татар совет массовый җырлары турындагы кереш сүзне Татарстан радио информация бүлегенең художество җитәкчесе Зәйнәп Хәйруллина сөйләде. Ул үзенең чыгышында татар совет шагыйрьләре һәм композиторлары тарафыннан тудырылган бик күп җырларның халык мәхәббәтен казануын, массовый җырларның үсү юлын күрсәтеп узды. Аннан соң Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Җәүдәт Фәйзи тамашачыларны җыр тудыру «кухнясы» белән, ягъни композиторның иҗат лабораториясе белән таныштырды. Һади Такташ сүзләренә язылган «Урман кызы» җырының туу тарихы тамашачыларда гаять зур кызыксыну тудырды. Бу җырны автор үзе пианинода башкарды. Аннары ул халык арасына киң таралган «Комсомолка Гөлсара» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Тормыш җыры» (М. Әмир сүзләре), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә» (С. Хәким сүзләре) җырларын иҗат итү турында сөйләде. Шул ук вакытта тамашачыларга РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Мәрьям Рахманкулова, музыка училищесы укучысы Бари Тимербаев һәм магнитофон аша Татарстанның халык артисты Ф. Насретдинов, Татар Дәүләт опера һәм балет театры солисткасы 3. Хисмәтуллина бу Җырларны җырлап та күрсәттеләр.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Заһит Хәбибуллин үзенең чыгышын халык йөрәгенә тирән кереп урнашкан «Сагыну» җырын Муса Җәлил белән ничек тудырулары турында сөйләү белән башлап җибәрде. Москва янындагы бер дачада яшәгәндә,— диде ул,— Муса белән без икәүләп йөрергә чыктык. Гаҗәп матур җәйге бер кич иде. Сандугачлар сайрый, бөтен әйләнә-тирә, барлык нәрсә ай нурына чумган. Якында гына кемнедер, каядыр озатучы бер төркем яшьләр гармоньга кушылып моңлы бер җыр җырлап уздылар. Шул вакытта Муса:— «Ике яшьнең бер-берсеи яратуы, сагынуы турында, менә шушы матур кичкә охшашлы җыр язасы иде, Заһит»,—диде. Мин риза булдым. Өч көннән соң «Сагыну» җыры барлыкка килде. Композитор Әнвәр Бакиров үзенең «Кемгә сөйлим серләремне» (Ф. Кәрим сүзләре), «Иртәнге сиренада» (X. Вахит сүзләре), «Яшьлек җыры» (М. Мөнир сүзләре) җырлары өстендә ничек эшләвен сөйләде. Татар Дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Зөләйхә Хисмәтуллина Әнвәр Ба- кнровның Сибгат Хәким сүзләренә әле яңа гына язылып беткән «Белсәң иде» җырын башкарды. Җыр тексты авторларыннан С. Хәким, Ш. Маннур, Г. Насрый, Н. Исәнбәт, М. Мөнир, М. Хөсәен үзләренең Җ. Фәйзи, 3. Хә- бибуллпн, Ә. Бакиров тарафыннан көйгә салынган җырларын пичек язуларын сөйләделәр. Кичә татар музыкасының классигы Салих Сәндәшев истәлегенә композитор Әнвәр Бакиров белән шагыйрь Мәхмүт Хөсәен язган «Сәйдәш моңнары» исемле җырны башкару белән тәмамланды.