Логотип Казан Утлары
Очерк

КАЗАХСТАН ДАЛАЛАРЫНДА 


1. ЧИРӘМ ҖИРЛӘРГӘ Узган елның февраль азагында миңа, Казанга, «Казахстанның чирәм җирләренә чыгып китегез» дигән кыска гына телеграмма җибәрделәр. Шуннан алда гына мин, /Москвада булып, инде бу сәяхәткә әзерләнә башлаган идем. Китаплар укып өйрәнүдән тыш, Казахстан республикасын яхшы белә торган кешеләр белән дә очраштым. Алар- ның сөйләве һәм әдәби чыганаклар буенча, чикләре Волгадан Кытайга кадәр, Тянь-Шань тауларыннан Себер тайгасына кадәр унбиш мең километрга сузылган бу гүзәл ил белән якыннан таныштым. Казахстан — гаять зур киңлектә җәелгән иксез-чиксез дала иле. Дала Казахстан территориясенең 35 процентын тәшкил итә. Республиканың төньягында үзенең далалы һәм урман-далалы районнары белән күз күреме җитмәс Ишим даласы җәелеп ята. Аның көньяк өлеше каеп урманы утраучыклары белән капланган. Көньякка таба кара һәм каштан туфраклы кылган даласы җәелә. Шушы урыннардан, Ишим елгасы тамагыннан, чирәм җирләрне үзләштерү эше башланып китә. Ишим елгасы үзе төньяк-көнчыгыш Казахстанның Нияз тауларыннан башлана. Озынлыгы аның Донга тигезләшә яза. Ишим елгасының Көнбатыш Себер түбәнлеге районында су баса торган болынлыклары бар. Монда Ермак Тимофеевич заманнарыннан бирле Украина һәм Россиянең үзәк өлкәләреннән күченеп килүче кешеләр яши; алар Ишим даласының эченә, еракка керергә теләмәгәннәр, елгага елышып утырганнар. Шулай итеп, Ишим елгасы буенда Пресновка, Марьевка, Рузаевка кебек эре станицалар барлыкка килгән. Күченеп килүчеләр рәхәт яшәгәннәр: бодай чәчкәннәр, кавыи-карбыз үстергәннәр, елга тамагында җиләк-җпмеш бакчалары булдырганнар. Алар шулай ук терлекчелек белән, кыргый җәнлек аулау белән дә шөгыльләнгәннәр, елга һәм күлләр балык белән кайнап торган. Ләкин дала бик акрын җанланган. Мәсәлән, 1954 елның башында КызылТус районында иген игәргә яраклы бер миллион ярым гектар җирнең нибары егерме җиде мең гектары гына сөрелгән булган. Октябрь- скида да, Рузаевкада да, Төньяк Казахстанның башка районнарында да шул ук хәл. Дала гасырлар буе сабан төрәне тимәгән килеш яткан. Аның эчкәрерәк өлешләренә, гомумән, кеше аягы басмаган. Билдән узган куе печән эчендә кыр кәҗәләре-сайгаклар белән дүдәкләр генә йөргән. Дала күлләр, вак елгалар белән ергаланган. Ләкин күлләрнең күбесенең суы кипкән. Төньяк Казахстанга килеп җиткәч, миңа шундый бер хәл турында сөйләделәр. Сугыш алдыннан Зур Тараигул күленең суы кипкән булган. Зурлыгы утыз квадрат километрга җиткән, кечкенә бер □. .с. ә.- № 4. 65 
6G 
 
диңгез кадәрле бу күл сугыштан соң яңадан су белән тула башлаган. Аның тирәнлеге хәзер урыны-урыны белән уннарча метрларга җитә, ә җилле көннәрдә Зур Тарангул өстендә ике-өч метрлы дулкыннар күтәрелә. Далада еш кына елгалар да югалалар. Кайчандыр мул сулы булган Камысакты елгасын хәзер берничек тә табып булмый, Җанысу елгасы да буеннан-буена кибә. Ә кайвакыт, бөтенләй көтмәгәндә, XVIII гасырда ук кибеп беткән күлләр яңадан су белән тулалар. Казахстан далалары көнчыгышта Иртыштан алып көнбатышта Урал ^елгасына кадәр җәелә. Төньяк өлешендә елына 300 мм. явым-төшем була, монда бөтенесе дә иген игү өчен уңай шартлар тудыра. Ләкин иген игү эше бик акрын җәелә, чирәм җирләр терлек өчен көтүлек булып кына хезмәт итеп киләләр. Казах далаларын кеше ихтыярына буйсындыру совет власте елларында башланды. Ләкин әле бу елларда да ул бик акрын барды. Моны совхозлар төзүдән дә күрергә була. Совет власте елларында Кокчетау өлкәсендә нибары унике совхоз, Төньяк Казахстан өлкәсендә ун совхоз төзелгән. Аларның да әле күпчелеге терлек асрау совхозлары булганнар. КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерү турындагы карарлары казах далаларын үзләштерү эшен моңа кадәр күрелмәгәнчә киң колач беләи җәеп җибәрде. 1954—55 елларда бер Казахстан буенча гына да 6,3 миллион гектар яңа җирләр үзләштерү билгеләнгән иде. Бу 1,7 миллион гектарга арттырып үтәлде. Кокчетау өлкәсендә бер ел эчендә 24 яңа совхоз барлыкка килде һәм тагын 50 совхоз төзелеп ята. Казахстанның төньягындагы чирәм җирләрне үзләштерү әнә нинди колач алды. Мин, 1954 елның февраль азагында, редакциядән килгән кыска гына телеграмма белән әнә шул чирәм җирләргә чыгып киттем. 
II. ЮЛДА Безнең поезд Петропавловскига таба чаба. Свердловскидан соң табигать күзгә күренеп үзгәрә башлады. Урал таулары артта калды, ниһаять, без Төньяк Казахстан далаларында. Тәрәзә| аша каен урманчыклары, камыш белән капланган күлләр күренеп-күренеп кала, әллә нидә бер дала тигезлегеннән атлы кеше чабып үтә, автомашина ялтырап килеп чыга. Безнең белән бер поездда чирәм җирләргә тракторлар, җыелма йортлар, автомашиналар бара, аларның хуҗалары — яшьләр бара, ә кешеләр бер генә нәрсә турында сөйләшәләр: далада ничек икән, алар- ны нәрсәләр көтә икән? Тизрәк барып җитәсе иде! Безнең поездда алты йөз кеше — барысы да Краснодардан. Петропав- ловскида аларны бик җылы каршы алдылар. Чыгып сөйләгән җитәкчеләрдән берсе: — Безнең иске совхозларыбыз да чирәм җирләрне үзләштерәләр. Болар инде тору өчен уңайлы урыннар. Шуңа күрә без сезне иске совхозларга җибәрергә булдык,—диде. Краснодарлылар якын да килмәделәр. — Яна җирләргә, эшкәртелмәгән җирләргә җибәрегез! — Кыш бит әле, анда казык та кагылмаган,—диде әлеге җитәкче. Ләкин краснодарлылар бирешергә теләмәделәр: — Палаткалар корырбыз. Казыгын да кагырбыз, сараен да салырбыз, — диделәр. Аларны яңа совхозга җибәрделәр... Кешеләр алда нинди авырлыклар торуын яхшы беләләр, алар курыкмыйча алга карыйлар, горур рәвештә кыенлыкларга каршы баралар...
5* 67 
 
Миңа Төньяк Казахстан өлкә башкарма комитетында «Путь Ленина» колхозына барып кайтырга киңәш иттеләр. Үземнең дә бу колхозда буласым килә иде. Чөнки ул чирәм җирләрне үзләштерү турындагы карарларда ике мәртәбә телгә алына. «Путь Ленина» колхозы, Казахстанда беренче булып, чирәм җирләрне планлы рәвештә үзләштерү эшен башлаган, һәр гектардай 30 центнер бодай җыеп алган. Диңгез бер тамчы суда ничек чагылса, бу колхозның эшендә дә чирәм җирләрне үзләштерүнең бөеклеге шулай чагыла. Көньякка таба «Путь Ленина» колхозы җирләре каен урманчыклары һәм аларны бер-берсенә тоташтыра торган тар гына урман полосалары белән капланган. Басулар, иске чикмән ямаулары кебек, куе куаклар арасына сибелгәннәр. Алар зур түгел, анда кешегә дә, техникага да иркенлек юк. Игенчеләр бу җирләргә үги балага караган шикелле салкын карыйлар. Көньякта бөтенләй башка хәл! Кырлар, горизонт дугасына кушылып, кайдадыр еракта кылган даласына әйләнәләр. Аның иге-чиге юк. Еллар үткән, дала сабан күрмәгән килеш ята биргән. «Путь Ленина» артеле игенчеләре авыр минутларда әнә шул очсыз-кырыйсыз далага килә торган булганнар. ...Пуртов моны, әле кичә генә күргәндәй, яхшы хәтерли. Тузанлы юллар буйлап көнбатышка солдатлар төялгән эшелоннар бара. Хатын- кызлар, керфекләренә кунган яшь бөртекләрен сөртә-сөртә, яулык болгыйлар. Сугышның соңгы елы. Илебез, пружина шикелле, хәлиткеч удар ясау өчен киерелә. Ул пружинаның бер звеносы — икмәк. Ләкин сугыш елларында җир, кешеләр кебек үк, ябыкты, торган саен азрак уңыш бирә башлады. Менә шул вакытта «Путь Ленина» артеле колхозчыларында чирәм күтәрү фикере туды. Сынау өчен ике йөз гектар сөреп карамакчы булдылар. Бер-бер сабанга дүртәр ат җиктеләр. Сабанчылар, кара тиргә батып, таш шикелле каты чирәмне кимереп керделәр. Пар күтәрделәр, эшкәрттеләр. Көзен җирне кабат сөрделәр. Ә икенче елны гектарыннан ике йөз пот уңыш алдылар. Сугыштан соң чирәмгә кул тимәде — ул гына идемени эш! Моннан ике-өч ел элек бу эшкә яңадан тотындылар. Ләкин яңа җирләрне үзләштерү эшенә колхоз председателе булып Александр Николаевич Пуртов сайлангач кына ныклап керештеләр. Ул идарә каршына берьюлы дүрт йөз гектар чирәм җирне сөрергә дигән таләп куйды. Ул вакытта ялгышлар да булмады түгел. Суворовск МТСы директоры Мотыгин «Путь Ленина» колхозчыларының фикере белән килешмәде. — Шайтан белсен, нәрсә уйлап чыгарганнар! Планда каралган җирләр өчен дә тракторлар җитми. Аларга мин үз җилкәмдә чирәм күтәрмәм бит. — Ә син үзең җигелмә.—Директор кабинетында тыныч кына утырган Пуртов башын селкеп куйды. — Безгә ярдәм итү эшен трактор бригадаларына йөклә. Мотыгин җавап бирмәде. Ул колхозга ярдәм итми булмаячагын аңлый, ләкин, планнан тыш эшләр турында сүз чыкканда, ул һәрвакыт тиргәнә башлый. Мотыгин югарыдан алган һәрбер кәгазь кисәген кимчелексез дип саный, шул кәгазьдән ары китәргә уттан курыккан шикелле курка иде. МТС директоры авыл хуҗалыгында яңа кеше түгел. Авылга ул колхоз төзелеше башланган елларны ук килде, җиргә нык беректе, тамырларын тирән җибәрде. Ләкин буйга гына үсмәде. Аның белән бергә килгән кешеләр күптән инде агроном яки зоотехник булдылар, ә Мотыгин сөйләшкәндә басым ясап әйтә: — Институтлар гизеп йөрмәдем, акылны җирнең үзеннән алдым. 
68 
 
Әйе, ул ахмак түгел, хуҗалык итә белә. Ләкин үз МТСының агымдагы вак эшләреннән югары күтәрелми. Аның күзләре еракка карамыйлар. фикере яңага таба омтылмый, һәрбер яңа нәрсәгә ул ышанмыйча карый: — Ә бу эштән яман нәрсә килеп чыкмасмы?.. Ләкин Мотыгин яңага ачыктан-ачык каршы чыкмый. Ул инде шомарган таш: яңалыктан объектив сәбәпләр белән капланып калырга тырыша. Мәсәлән, тракторларны узел методы белән ремонтлау турында сүз чыккач, Мотыгин: — Ай-яй, шәп нәрсә!—ди, — шайтанның үзе дә болай эшли алмас! Ләкин безнең өчен яраклы түгел бу. Типовой мастерскойлар юк бездә. Җиһазлар да иске-москы. Ә инструмент? Яхшы инструментны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Юк, узел методы безнең өчен яраклы түгел. Пуртов МТС директорының бу гадәтен белә иде. Шуңа күрә ул аңа гурыдан-туры әйтте: — Ярдәм итмәсәң, жалоба белән Филиппенкога барам. Филиппенко — район башкарма комитеты председателе, туры сүзле, гадел кеше. Ул үз кул астында эшләүче җитәкчеләрнең кимчелекләрен гаҗәп тиз сизеп ала, чөнки ул кешеләрне күп күргән, район үзәгендә генә утырмый ул. Аны иң ерак авыл советында да, күп балалы ана өендә дә, фермада да, уку йортында да—бөтен җирдә дә күрергә мөмкин. Ул оста оратор: кайчакта йомшак, кайчакта пәке кебек үткен юмор белән сөйли белә. Аны күпләр хөрмәт итәләр, ә кайберәүләр куркалар. Мотыгин да аннан шүрли төшә иде. Шуңа күрә ул, Филиппенко исемен ишетү белән, Пуртовка теләр-теләмәс кенә җавап бирде: — Ярар. Пополнение көт. Үзеңнең кешеләрең генә хәзер булсын. Чирәм күтәрү өчен колхозга Данила Трофимович Грауверг бригадасы килде. Себердә туып-үскән бу баһадир гаҗәп чыдам кеше. Бервакыт аның бригадасында өч тракторчы берьюлы авырып китте. Тракторга Грауверг үзе утыра. Ул ике тәүлек буе рульне ташламый, күзен йоммый эшли һәм чәчүне кыска срокта, яхшы сыйфатлы итеп тәмамлый. Ул, үзен алыштыргач, трактор вагоны янына көч-хәл белән генә барып җитә һәм, эш киемнәрен дә салмыйча, үлгән кебек йокыга китә. Хәтта колхозчыларның үзен, чишендереп, кроватька салганнарын да сизми. Данила Трофимович кул астында эшләүче тракторчылар да уңган егетләр, эшләгән эшләрен җиренә җиткереп үтиләр. Сәгатьлек график алар өчен закон. Грауверг график бозган кешеләрне һич тә гафу итми. Хәтта иң «башсыз» егетләр дә аның ачуыннан куркалар. Ләкин аның ачуы озакка бармый, тиз басыла, кешеләр турында аталарча кайгырта белә ул, шуның өчен аны МТСта да яраталар. Александр Николаевич Пуртов чирәмне граувергчылар күтәрәчәк булганга бик шатланды. Александр Николаевич Пуртов «Путь Ленина» колхозында күптән эшләми. Ул үзе, халык әйтмешли, таш яуса да үз дигәнен итә торган кеше. Александр Николаевич артка калган колхозга килде. Аңа кадәр ул күрше колхозда председатель булып торган. Анда хуҗалыкны бик ныгыткан, бердәм коллектив булдырган. Филиппенко шуның өчен дә, райком секретаре Макаров белән киңәшеп, Пуртовиы «Путь Ленина» колхозына җибәргән. — Әйдә, тартсын, арка-җилкәләре таза аның, өстерәп чыгарыр, — дигән ул Макаровка. — Таза җилкәле генә түгел, акыллы, ачык фикерле кеше ул,—дип җавап биргән Макаров.  
69 
 
Яна колхозда үткәргән беренче көннәрне Пуртов шаккатып йөрде. Мондый хәлне ул күз алдына да китермәгән иде. Бригадирлар иң вак эшне башкару өчен дә колхозчыларны сәгатьләр буена үгетлиләр, йорттан-йортка йөриләр. Ә кайчакта, бер рәт тә чыгара алмагач, үзләре шул эшкә тотыналар. — Юк, болай булмый! Пуртов районда ике коммунистның колхозга даими эшкә җибәрелүенә иреште. Партия оешмасы төзеделәр. Пуртов коммунистлар белән, колхоз идарәсе һәм авыл советы аркылы хезмәт дисциплинасын бозучыларга каршы кискен көрәш башлады. Колхозчыларның өйләренә үзе йөреп чыкты, һәркайсы белән озак-озак сөйләште. Шундый әңгәмәләрнең берсендә Селезнев бабай аңа болай диде: — Син, председатель, икмәк белән агитация ясасаң икән. Сүзне без күп ишеттек: яхшысын да, яманын да. Сүз белән тамак туймый бит... Александр Николаевич үз позициясенең нык түгеллеген — хезмәт көненә аз түләнүен — үзе дә аңлый иде. Шуңа күрә дә ул авыл советы сессияләренең берсендә шул турыда сүз кузгатты. — Колхозны ничек итеп тизрәк аякка бастырырга? Депутатлар бертавыштан җавап бирделәр: — Чирәм! Яна җирләргә поход башларга. Икмәк муллыгын булдыру юлы шунда. Хезмәт көненең бәясен күтәрү юлы шунда. Депутатларның уйлары Пуртовның да уйлары иде. Чирәм күтәрергә! Колхозда аның иге-чиге юк. Аерым массивлар, чәчүлек басуларга очланып кергән урыннар бар. Күтәрергә аларны! Күтәрергәсен күтәрергә, ләкин ничек? — Пуртовны шушы сорау борчый иде. Ул коңгырт кара күзләрен тагын да кыса төшә, текә маңгаенда җыерчыклар арта. Чирәм җирләрне күпләп сөргән вакытта элек очрый торган кимчелекләрдән котыласы килә иде аның. Пуртов бу кимчелекләр турында ныклап сорашты. — Бервакыт,—диде аңа өченче кырчылык бригадасы бригадиры Григорий Афанасьевич Отраднов,— без берничә гектар чирәм җир күтәрергә карар иттек. Мотыгин белән килештек. Ул безгә Павел Дерев- нинны җибәрде. Аның нинди бригадир икәнен үзең дә беләсеңдер. Юкка гына аны «Павеләйләиеп ят» дип атамаганнар. Йокы капчыгы ул, үтә чыккан ялкау. Менә шул кеше безгә чирәм күтәрергә килде. НАТИ тракторлары биш төрәнле сабанны өстөрән белән бергә тарта алмыйлар. Ә Павелга шул гына кирәк, ул: — Ташлагыз өстөрәнне, саерак алдырыгыз,—дип боерган. Егетләр, ул әйткәнчә, өстән ерткалап бара бирәләр. Килсәм, исем- акылым китте. Әйләнә-тирәдәге басулар, гөл балчыгы кебек, кап-кара, ә чирәм участогы ала карга канатысыман—ала-кола. Тракторчылар чирәмне әйләндереп салмаганнар, ә ермачлап кына чыкканнар. Соңыннан, җирне никадәр эшкәртсәк тә, уңыш булмады. Чирәм җир ул теләсә кемгә бирешми. Аның җаен белеп, сак кыланырга кирәк. Закон буенча. — Нинди закон буенча, Григорий Афанасьевич? — Әйтерсең, белмисең. Иң элек, бик һәйбәтләп, тирән итеп сөрергә, кәсне катлам астына әйләндереп салырга. Сөрелгән җирне кояш көйдермәсен, җил кисмәсен. Сизәсеңме? Сөрүне иң кыска срокта бетерергә кирәк. — Сизәм! Пуртов икенче бер ялгышлык турында да белде, йомшак яткын җирне парга сөрәләр. Сөреп бетерергә дә өлгермиләр, яңгырлар китә. Казахстанның төньягында шулай булгалый: бер ай эчендә бөтен ел әйләнәсе яуганнан күбрәк яңгыр явып ташлый. Андый вакытта пар җирен билчән каплый. Бу юлы да шулай була.  
70 
 
— Тагын бер кат сөрергә кирәк,—диләр картлар. Колхоз идарәсе ю. алар сүзенә колак салып, пар жирен яңадан сөрергә карар итә. Ләкин МТС җитәкчеләре, ягулык булмауны сылтау итеп, кабат сөрүгә каршы киләләр, дискылап чыксак та ярар, диләр. Ләкин дисклар билчән тамырын ала алалармы соң алар? Билгеле, юк. Бу участоктан шундый уңыш жыеп алалар — карап еларсың. Иң начар дигән җир дә аннан күбрәк уңыш бирә. Пуртов, чирәм һәм яткын җирләрне күпләп сөрүгә керешер алдын- нан, боларның барысын да исәпкә алды. Трактор бригадасы бригадиры Грауверг, кырчылык бригадирлары һәм идарә членнары белән бергәләп, бөтен ваклыкларын искә алып, чирәм күтәрүнең планын эшләделәр. һәрбер участокны тикшереп чыктылар, картага төшерделәр, аңа паспорт тутырдылар. Ул паспортта участокны нинди тирәнлектә сөрергә, нинди нормадан чәчәргә, кем сөрә, кем чәчә, прицепщиклары кем — барысының фамилияләре күрсәтелде. Боларның бөтенесен, фанера такталарга язып, участокларга куйдылар, һәркем паспортта үзенең фамилиясе торганлыгын, эшнең сыйфаты өчен ул җавап бирәчәген белә иде. Шуңа күрә үз участогыңны күршеләриекеннән яхшырак итү теләге көчәйде. Пуртов белән Грауверг көннәрен дә, төннәрен дә чирәм җирләрдә үткәрделәр. Колхоз председателе үзенең көндәлек дәфтәренә болан дип язды: «25 апрель. Кояш кыздыра. Бүген Сазонов бабай, кәсне актарып, беруч туфрак алды, аны бик озак уды, хәтта, иснәп, авызына кабып карады. Шуннан соң минем янга килеп кискен итеп әйтте: — Николаич, әйдә, аллага тапшырдык! Вакыт җиткәнлеген Грауверг белән без дә аңлый идек. Картның сүзләре безнең фикерне ныгытты. Бригадир тракторчыларга сигнал бирде. Даланы тракторлар гөрелтесе каплады. Менә алар алга ыргылдылар... Ләкин урыннарыннан кузгала алмадылар. Аларның каткан чирәм буенча өстөрән белән бергә биш төрәнле сабанны өстерәргә көчләре җитми иде. Бригадир ачудан сүгенеп куйды, йодрыкларын йомарлап, якындагы НАТИга таба китте. Миңа ул агрегатка үзе җигелер төсле тоелды. Ләкин Грауверг тракторчы белән бергә сабан янына килде. Алар тиз генә бер төрәнне сүтеп алдылар. Ниһаять, HATH кузгалып китте. Мин буразнаны үлчәдем: 20 сантиметр. Нәкъ кирәк булганча! — Мотыгин, дүрт кенә төрән белән сөргәнеңне белсә, җаныңны алыр,— дип шаярттым мин. — Ягулыкны бик күп яндырасың бит. — Чәнчелеп китсен лә синең Мотыгиның. Ягулык өчен ул болай да минем җаныма тиде инде. Эшне күрми, ягулык үлчәргә генә белә». «26 апрель. Кояш торган саен катырак кыздыра. Чирәмне тизрәк күтәреп бетерү өчен барлык тракторларны һәм иң яхшы кешеләрне шунда куштым. Җирне тирән итеп сөрдек, яхшылап дискылап чыктык. Аннан соң, бер трактор белән тырмалап, аның артыннан икенче трактор белән чәчеп бардык. Орлык 7—8 сантиметр тирәнлеккә салыиды. Бөтен массивны аркылы-буйлы ысул белән чәчтек. Чирәм җирләргә чәчү нормасын, элек сөрелә торган җирләргә караганда, 20—30 килограммга арттырдык. «Смена» сортлы каты бодай чәчтек. Ул иң югары уныш бирә». «30 апрель. Чәчүне биш көн эчендә төгәлләдек. Тракторчылар арс- ландай эшләделәр. Бер генә минут простой булсынчы. Заправка буразнада башкарылды. Смена алышыр алдыннан — машиналарны тикшерү һәм майлау. Бөтенесе дә, сәгать механизмы кебек, төгәл һәм җайланган. Молодец, Грауверг. Бүген колхоз исеменнән бригадага рәхмәт белдердем. Кызларыбыз басуда ук зур концерт бирделәр».  
71 
 
Чирәмне, ана үзенең баласын үстергән шикелле, кадерләп тәрбияләделәр. Июнь башында бу ел уңышы астына пар күтәрделәр. Август азагында һәм сентябрь аенда каты җирләрне, урыны-урыны белән, аркылыга-буйга днскыладылар. Аннан соң тырмаладылар, йомшарттылар. Кыш көне бөтен массив буенча кар тоту үткәрделәр. Орлыклар инде чәчү өчен әзер иде. — Быел без бер мең гектар чирәхМ күтәрәчәкбез, — ди Пуртов. — Ә тиздән колхоз тарафыннан яңадан үзләштерелгән җирләрнең күләме өченче меңгә китәр. Алда әле чирәм күтәрү өчен тагын да зуррак киңлекләр бар. Пуртов күзләрен югары күтәрә, аның уйлары колхоз кырлары, чирәм җирләр буйлап йөгерәләр. Чирәм колхозчыларга байлык китерде. 1952 елда ук инде һәр хезмәт көненә өчәр килограмм ашлык һәм 30 ар тиен акча бирелә. Үткән ел ул 7 килограмм һәм 3 сумга күтәрелә. Ә бу елда һәр хезмәт көненә 10 килограмм ашлык һәм 5 сум акча бүлү планлаштырыла. Колхозның бүленми торган фондына да зур сумма кертелә. Чирәм үзе белән «Путь Ленина» колхозына байлык кына түгел, дан да алып килде. Партия Үзәк Комитетының февраль Пленумы карарларында «Путь Ленина» колхозы чирәм җирләрдән югары уңыш алуның үрнәге итеп күрсәтелде. 
III. БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР Чирәм җирләрне үзләштерүгә хәзерлек алып бару эше каршылыксыз гына узмады, билгеле. Бөтен җирдә, «Путь Ленина» колхозындагы кебек үк, яңа белән иске арасында каты көрәш барды, авыл хуҗалыгына карата гасырлар буе ныгыган иске карашлар җимерелделәр. Монда «далалар тик терлекчелек хуҗалыклары кору өчен генә яраклы» дигән карашның тарафдарлары да аз түгел иде. КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерү турындагы карарларыннан соң, күп җитәкчеләрнең күзләре ачылды: алар орлыкчылык хуҗалыклары коруның әһәмиятен аңладылар. Ләкин искелекне яклаучылар һаман да бар иде әле. Вакыты белән алар яңа җирләрне үзләштерү хәрәкәтен хәтта тоткарлап та тордылар. Шундый бер хәл искә төште: Төньяк Казахстан өлкә башкарма комитетының утырышы бара. Булаево совхозына җир бүлеп бирү турындагы мәсьәләне карыйлар. Утырышта бу яңа совхозның директоры, Сталинград өлкәсеннән килгән Александр Филиппович Кержнер да катнаша. Ул инде совхоз корыла торган районда булырга өлгергән, шунда электән тора торган колхозчылар белән, якын-тирәдәге совхоз һәм колхоз җитәкчеләре белән сөйләшкән. Александр Филиппович совхозга нинди җир кирәген бик яхшы белә. Ләкин башкарма комитетта җирне икенче урыннан бирмәкче булалар. — Ә нишләп менә моннан түгел?—диде Кержнер, картага күрсәтеп. — Ул җирләр колхоз көтүлекләре өчен бирелгән,—дип җавап бирде башкарма комитет председателенең урынбасары Калинин. — Аларның көтүлекләре азмыни? — Аз түгел түгелен дә... — Җәйләү анда безнең, — диде җыелышны алып баручы. Җәйләүнең бер өлешен, терлекчелеккә зыян китермичә, сөрергә мөмкин икәнлеген Кержнер белә иде. Ул моны утырышта катнашучыларга исбат итә башлады, ләкин очына чыга алмады. Яңа совхоз директорына партия органнары ярдәмгә килде, бары шуннан соң гына совхозга яхшы җирләр бүлеп бирелде. Шулай итеп, Май-Балык күле янында
72 
 
яңа совхоз корыла башлады. Бу совхозның беренче адымнары минем күз алдымда уздылар. Булаево совхозы җирләре Возвышенск даласында. Бу дала Төньяк Казахстан өлкәсе буенча төньяктан көньякка таба сузылган, үзенен читләре белән Омск һәм Кокчстау өлкәләренә дә кергәләп чыккан. Даланың Себер тимер юлы магистрале тирәләрендәге төньяк өлешенә элекке совхозлар — Советск, Возвышенск һәм Киров исемендәге совхозлар урнашкан. Ә көньякка таба беркайчан да сөрелмәгән җирләр китәләр. Шуңа күрә дә бу урыннарда Казахстан хөкүмәте карары буенча, Булаево, /Маленков исемендәге һәм Хрущев исемендәге яңа совхозлар корылдылар. Атар артыннан, хәзер инде Кокчетау өлкәсенең Кызыл-Юл районында, тагын 12 яңа совхоз кору эше башланды. Тимер юлдан йөзләрчә километр ераклыктагы ул җирләргә бары бер генә атлы юл бара. Без, Булаево тимер юл станциясендә машинага утырып, әнә шул юл белән яңа совхозга киттек. Моңарчы күрелмәгән яңа игенчелек фабрикалары, яңа агрошәһәр- ләр салу дәрте станциядә үк сизелә иде инде. Машиналар, җыелма йортлар, кешеләр төягән поездлар бертуктаусыз станциягә килеп торалар. һәр совхоз монда үзенең базасын булдырган, поезддан бушатылган әйберләр, трактор һәм автомашиналарга төялеп, далага озатылып торалар. Станция өстендә туктаусыз хезмәт гөрелтесе: кеше тавышлары, автомобиль сигналлары, атлар кешнәве ишетелеп тора. Якын-тирәдә тракторлар тырылдый, ул да түгел паровоз кычкыртып җибәрә. Болар бөтенесе дә хәрәкәтләнә, дөбер-шатыр килә һәм, үзенең урынын табып, даланың аксыл томанына кереп югала. Аратирә экспедиторларның тавышлары ишетелгәләп китә: — Маленковчылар, монда килегез! — Булаевчылар кайда? — Грачев бригадасы, тракторларны бушатырга. — Кыр кухняларын алыгыз. Төрле тавышлар, машиналар гөрелтесе эченнән кинәт җыр ишетелеп китә: Күршеләргә керәм әле... Бу — яңалар килгән дигән сүз. Аларны каршы алырга махсус вәкилләр дә килеп җиткән инде, станция буенча яңа тавышлар ишетелә башлый: — Кемнәр Горькийдан, монда килегез.... — Без Татарстаннан. — Ярославльдән килүчеләр, бирегә тезелегез... Көлке, мәзәк. Шушында станциядә үк палаткалар корылган. Алар- да килүчеләрне ашаталар, җылы киемнәргә киендерәләр, далага җибәрү хәстәрен күрәләр. Безнең «ГАЗ-69» дала буенча, кар тузанын туздырып, көртләр арасыннан чаба. Юл башта тар урманчыклар буйлап бара, аннан соң дала кылганлыгында күренер-күренмәс кенә җеп булып сузыла. Кая карама — карлы ялан. Ялан өстенә озак карап булмый — күз камаша. Кинәт еракта ниндидер кара төтен хасил булды. Ул минут саен киңәя, зурая һәм куркыныч тизлек белән безгә таба якынлаша башлады. — Кыр кәҗәләре! — диде шофер, машинаны туктатып. — Бүреләр куа торгандыр. Чыннан да, шулай булып чыкты. Кәҗә көтүе безнең яннан гына чабып үтте. Алар йөздән дә ким түгел иде. Ә башлыклары — зур мөгезле мәһабәт кәҗә — алдан бара. Кәҗәләр артыннан йорт эте кадәр генә кыр бүреләре куа киләләр иде. Без аларга тәмле кәҗә ите белән сыйланырга ирек бирмәдек, бүреләрне, мылтыктан атып, кире бордык. 
73 
 
Май-Балык күленә кояш далага таба авыша башлаганда килеп җиттек. Күл зур, озынлыгы биш километрлар булыр. Ярлары биек камыш белән канланган. Боз җепшекләнгән инде, урыны-урыны белән су күтәрелгән. Язгы кояш үзен сиздерә башлаган. Яр буйлап, аккошлар шикелле, палаткалар тезелгән. Алардан ике урам ясалып, палаткалар шәһәре барлыкка килгән. Ләкин монда күчеп килүчеләрнең бер өлеше генә—төзү бригадасы һәм ярдәмче эшчеләр генә — торалар икән. Ә Булаево совхозы эшчеләренең төп өлеше үзләренең күршеләрендә, моннан илле километрлар ары — Советск исемендәге игенчелек совхозында урнашкан. Икенче көнне Булаево совхозының директоры Александр Филиппович Кержнер безне әнә шунда алып китте. Кержнер кечкенә буйлы, киң җилкәле кеше. Куе бөдрә чәчләре дулкынланып торалар. Үзенә илле яшь булуына карамастан, ул бик хәрәкәтчән, аның гаять зур энергияле кеше икәнлеге сизелеп тора. Беренче көннәрдә без Александр Филипповичның кайвакытта йоклавын да белми идек. Кайчан карама, иртә-кичен аның тавышы ишетелә. Кержнер монда бөтен семьясы, бөтен мал-мөлкәте белән Идел буеннан күченеп килгән. Ул үзе бу турыда болай ди: — Чигенергә юл калдырмаска карар иттек. Тормышны Май-Балык белән мәңгегә бәйләдем. Без килгән Советск совхозы усадьбасында совхозның тормышында беренче мәртәбә комсомол җыелышы бара иде. Клубның залы комсомо- лецлар белән шыгрым тулы — аларның саны биш йөздән арткан инде. Залдан комсомол турындагы дәртле җыр агыла. Җыелыш, гадәттәгечә, президиум сайлаудан башланды. Зал кыч-> кыру тавышлары белән тулды: — Москвалылардан Оля Ожнвңева! — Иванов — Ярославльдән... — Горькийдан килүче... — Краснодарлылар... Совхоз директоры сүз ала. Ул тыныч кына сөйли: — Без, иптәшләр, сезнең белән — булаевчылар. Без Казахстан кешеләре. Ни өчен безгә москвалы, Краснодарлы, казанлыларга бүленергә. Әйдәгез, бер семья булып, булаевчылар семьясы булып яшик. Залдан шук тавыш ишетелә: — Булаевчылардан Ярославльдән килгән Зина Постнованы тәкъдим итәм. Без монда, беренче комсомол җыелышында, соңыннан Булаево совхозының данын бөтен Төньяк Казахстан далаларына шаулаткан, кон- гырт кара күзле, күрер күзгә юаш кына бер кыз белән таныштык. Комсомолецлар Зина Постнованы комсомол комитеты составына сайладылар. Җыелыштан соң Кержнер болай диде: — Постнова белән сөйләшегез, күрекле кеше ул. һәм чыннан да, Зина шундый кеше булып чыкты. Ярославльдә ул туку фабрикасында эшләгән икән. Җитез, өлгер кыз — алдынгы стахановчы булган, Өлкә советы депутаты итеп сайланган. Илебездә: «Комсомоллар, чирәм җирләргә!» — дигән чакыру авазы яңгырагач, Зина беренче булып комсомол комитетына килә. Ә кич белән бу турыда үзенен сөйгән егетенә әйтә. Ләкин егете Зинаны үгетли башлый: — Монда син яхшы эшлисең, даның бар. Шәһәрдә сиңа яңа квартира бирделәр. Далада нәрсә бар анда? Зина сүзеи куәтли: — Әйдә, бергә китик, бәхетебезне бергә корырбыз! — ди ул. Зина ярты айга якын сөйгәнен үзе белән бергә яңа җирләргә китәргә өнди. 
74 
 
— Безне — сине дә, мине дә — партия бөек эшкә чакыра. Моның нинди зур бурыч икәнен ацламыйсыңмыни соң сип? Китик бергә! Зина далага берүзе китә. Май-Балык күле буеннан ул Ярославльгә өч сүздән генә торган хат җибәрә: «Миңа хат язма!» Бу хат кыенлыклардан курыккан, тормышта гади мещан булып чыккан кешегә адресланган була. Зина Постнова турында икенче мәртәбә без шактый соң, далада сөрү эшләре^ башлангач ишеттек. Бу вакытта инде ул С-80 тракторын үзе йөртә башлаган иде. Норма буенча биш төрәнле бер сабан урынына икене тагып, Зина һәр смена саен бер ярым норма үти башлый. Ә инде тракторчы гаебе белән була торган простойларны да бетергәч, өч нормага җиткерә. Барлык тракторчы кызларны ярышка чакырган хатында ул: «Мин чирәм җирләрдә эшләүче барлык тракторчыларның эшләп чыгару нормаларын арттырып үтәүләре өчен ярыш башларга тәкъдим итәм», — дип язды. Бу — Казахстан далаларында социалистик ярышның башлангычы булды. Совхозның беренче адымнары җәмәгать оешмалары булдырудан гына түгел, ә бәлки производство берләшмәләре — трактор бригадалары оештырудан да башланды. Кержнер кешеләрне беренче көннән үк производство эшенә кертеп җибәрүнең әһәмиятен яхшы аңлый иде. Ләкин монда да ул бик уйлап, киләчәк күзлегеннән карап эш итте. Совхозлар трестында аннан: — Барлык кешеңне машиналар алып кайтуга, төзү эшләренә күчер— диделәр. Кержнер башкача эшләде. Ул кешеләрнең бер өлешен парта арасына утыртты. Совхозда тракторчылар һәм прицепщиклар курсы белән бер- рәттән комбайнчылар курсы да ачылганлыкны белгәч, трест башлыклары совхозга бер-бер артлы телеграммалар яудыра башладылар. «Курсларны ябарга, бөтен кешене эшкә кушарга»; «акыл сатып маташмагыз, безнең күрсәтмәләрне үтәгез». Шушы телеграммаларны алып, Кержнер Партия өлкә комитетына китә. — Кадрлар хәзерлим, ә миңа моны эшләргә мөмкинлек бирмиләр,— ди ул өлкә комитет секретарена. — Ә төзү’ эшләре, машиналар кайтару ничек бара?—ди секретарь. — Кешеләргә гаять авыр, ләкин алар бирешмиләр, бөтенесенә дә өлгерәләр. — Ул вакытта үзегез сайлаган юл белән барыгыз! Кешеләр машиналар, җыелма йортлар, һәртөрле җиһазлар кайтару эшендә искиткеч тырышлык күрсәттеләр. Язга таба дала юллары ат, машина үтә алмаслык булды — март бураннары бөтен нәрсәне күмеп китте. Шундый буранлы көннәрнең берсендә тракторчы Иван Кораблев һәм аның биш иптәше далада калдылар. Алар ашау әйберләре төягән тракторлар поездын алып киләләр иде. Бер көртне көрәп юл ачалар, икенчесенә барып төртеләләр. Кораблев Май-Балыкка продуктлар алып кайта иде. Ул совхозда бу продуктларны түземсезләнеп көтеп торуларын, инде бер атнага якын ярты гына паекта утыруларын белә, һәм ул, кешеләргә үрнәк күрсәтеп, һәр көрт янында тракторыннан төшә дә, кулына көрәк алып, эшкә үзе тотына. Иван Кораблев кешеләре ике көн буена кар бураны белән көрәшәләр, битләр өши, арып хәлдән таялар, ләкин беркем дә ыңгырашмый, барысы да үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үтәү өчен тырышалар. Чирәм күтәрүчеләр тормышында куанычлы минутлар күп була. Менә, мәсәлән, булачак шәһәрнең беренче йортын җыю нинди шатлыклы вакыйга! Шуңа багышлап чакырылган митингка барлык булаев- чылар җыелды. Кыска гына чыгышлардан соң, йортның фундаментын сала башладылар. Таш астына «Булаево совхозының беренче йорты.
75 
 
1954 елның мартында салынды» дип язылган бакыр такта кисәге кыстырып калдырдылар. Кыска гына шушы язу, далада башланган бөек эшләрнең шаһиты булып, ташлар арасына күмелде. Ләкин беренче йортны җыйган вакытта, бөтенләй көтмәгәндә, давыл күтәрелде. Башта көньяктан коры җил исеп куйды, аннан соң көнне бик каты суытты һәм далада җил котырына башлады. Ул үзе белән авырттырып биткә бәрә торган ярма кар болыты алып килә иде. Ләкин Виктор Доценко бригадасы эш урынын ташламады. Әгәр стеналарны, түшәмнәрне ныклап беркетмәсәң, давыл бөтенесен дә каерып, җимереп ташларга мөмкин иде. Төзүчеләр көнен дә, төнен дә эшләделәр. Ашамадылар, йокламадылар, ләкин үз дигәннәрен иттеләр—табигатьнең кыргый явызлыгын җинделәр. Давыл басылгач, үзенең «ГАЗ-69» машинасында Кержнер килде. Ул Советск совхозыннан җил күтәрелгәч тә чыккан икән. Ләкин монда ике көннән соң гына килеп җитә алды. Төзүчеләрне котлап, ул Виктор Доцен- кога болай диде: — Шәһәрне төзеп бетергәч, бу йортка мемориаль такта элеп куябыз. Ул тактага болай дип язылган булыр: «Бу йортны, давылны җиңеп, безнең батыр бригадирыбыз Виктор Доценко саклап калды». Директор оялудан комач кебек кызарган бригадирны кочаклап үпте. Чирәм җирләрдә элек-электән эшләүчеләр яңа күченеп килүчеләрне бик яратып, җылы каршы алдылар. Алар үзләрендә булганның барысы белән дә уртаклашалар иде. Беренче көннәрдән үк алар дуслашып киттеләр. Бу урында Советск совхозы тракторчысы Борис Равинский һәм яңа килгән комсомолец Владимир Букшановлар башлап җибәргән гүзәл эш турында әйтмичә үтү ярамас. Борис Равинский, хатыны һәм ике баласы белән, совхоз йортында, ике бүлмәле квартирада тора иде. Яна кешеләр килгәч, Равинский- ларга квартирага беркемне дә кертмәделәр. Шуннан соң ул Кержнер янына үзе килде: — Мин язга кадәр бер бүлмәдә дә тора алам. Өч-дүрт егетне миңа җибәрегез,— диде. Бу егетләр арасында Владимир Букшанов та бар иде. Ул ничектер хуҗа белән башкаларга караганда ныграк дуслашып китте. Бервакыт шулай сөйләшеп утырганда ул: — Бик тә тракторчы булырга телим!—диде. — Бик яхшы. Мин сине кичләрен үземнең профессиямә өйрәтә алам,— диде Равинский. Әнә шулай чирәм җирләрдә яңа патриотик хәрәкәт — яңа килгән эшчеләр өстеннән шефлык итү хәрәкәте башланып китте. Шулай итеп, йөзләрчә тракторчы һәм комбайнчы хәзерләнде. Булаево совхозында бөтенесе дә шома бармады, әлбәттә. Кешеләр бирегә илебезнең бөтен почмакларыннан җыелганнар. Аларның күбесе ил каршындагы бурычын, алда торган кыенлыкларны яхшы аңлый. Ләкин чирәм җирләргә килүне матур урыннар буйлап кәеф-сафа кылып йөрү дип кенә караучылар да юк түгел иде. Щербаков шәһәреннән килгән парикмахер Вася Белозерцев әнә шундый кеше булып чыкты. Вася җиңел тормышка өйрәнгән. Ул «чәйлек» алырга да тартынып тормый. Чирәм җирләрне буйсындыручыларның данлы отрядына ничек эләккәндер, анысын әйтү кыен, ләкин һәрхәлдә ул монда иде. Вася килгәндә, совхоздагы барлык парикмахерскийларда да кызлар эшли башлаганнар иде инде. — Прицепщиклыкка өйрәнегез,— дип киңәш бирде аңа Кержнер. Белозерцев төрле һөнәрне сайлап карады, ниһаять, көннәрнең берендә директорның киңәшенә риза булды. — Ярый, прицепщик булам!—диде ул.  
76 
 
Ләкин, бер атналап югалып торганнан соң, ул директор янына яңадан килде: — Прицепщик булып эшли алмыйм, борыным тузанга чыдамый — төчкертә. Шофер итеп җибәрегез. Ә берничә көннән соц тагын: — Руль артында утыру минем эш түгел, мин басып эшли торган хезмәткә күнеккәнмен. — Ул вакытта каравылчы бул,— дип киңәш бирде аңа Кержнер. — Аяк өсте торыргамы? — Әйе, ә кайчакта утырып торырга да мөмкин. — Риза! Васяны каравылчы итеп куялар. Ләкин ул беренче төнне үк йоклан уздыра. Аны каравылчылык хезмәтеннән дә бушатырга туры килә. Шуннан соң Кержнер Васяны терлекләргә печән ташу эшенә беркетә. Ләкин Белозерцевның аттан коты чыга иде, һәм ул бу эшне дә ташлый. Озакламый совхоздан ук чыгып кача. — Чүп үләне ул, йолкып ташларга кирәк аны,— ди Вася турында Кержнер һәм аның элеккеге эш урынына, комсомол оешмасына язып җибәрә. Совхозның һәр көне хезмәт белән уза. Партия җыелышында: — Пар күтәрә башлаганга кадәр 28 торак йорт, бер мунча, пекарня, ашханә һәм кибет салырга, — дип бурыч куйдылар. Төзүчеләрнең игътибары әнә шуңа юнәлде. Ләкин тиздән икенче зур эш килеп чыкты — ун гектар мәйданда җиләк-җимеш бакчасы булдырырга, кавын-карбыз һәм яшелчәләр утыртырга кирәк иде. Аннан сон. иң мөһименә — язгы чәчүгә керештеләр. Дөрес, чәчү планы зур түгел — барысы ике мең гектар орлыклык бодай, ләкин бу — совхозда әле беренче генә мәртәбә чәчү иде һәм шуңа күрә аңа бик ныклап хәзерләнделәр. Беренче буразнаны салу тракторчы Геннадий Ваулин өлешенә төште. Бу көн совхозда бәйрәм төсен алды». Булаевчылар чәчүгә төшәр алдыннан Май-Балык күле янындагы үзәк усадьбага тупланганнар иде инде. Аларга чылбырлы егерме трактор белән сабаннар һәм башка кирәк-яраклар кайтып төште. Трактор бригадалары кырга чыкты, сөреләчәк җир янына трактор вагоннары куелды. Беренче буразнаны салган чакта тамаша булды, җыелган кешенең исәбе-хисабы юк иде. Менә тантананың герое Геннадий руль артында утыра. С-80 тракторы, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, сабанны акрын гына өстери. Гомер- гомергә кул тимичә яткан кылган җәймәсе буйлап кара буразна сызылып кала. Кешеләр, трактор артыннан бара-бара, кепкаларын һавага чөяләр, үбешәләр, «ура!» кычкыралар. Алар белән бергә Кержнер да бара. Ул парторгка болай ди: — Беренче адымыбызны атладык. Алда — зур юл. Бу юл—сөреләчәк утыз мең гектар җир. Аның күзләре еракка төбәлгәннәр. Төньякка таба аккошлар очып баралар. Алар Май-Балык күле өстендә бик озак әйләнеп йөриләр һәм, аны танымыйча, куркулы кычкырышып, алга таба очып китәләр. Ләкин алар башка бик күп күлләрне дә танымаслар — Май-Балыктагы кебек үк аларның ярларында да яңа йортлар һәм палаткалар үсеп чыга, тракторлар гөрли. Далада яңа тормыш башлана. 
IV. КҮТӘРЕЛЕШТӘ Казахстанда йөзгә якыи игенчелек хуҗалыклары төзелде. Узар берничә ел — аларның саны 300 дәи артып китәр. Республикада сөрергә яраклы кара туфраклы 15 миллион гектар җир барлыгы беленде. Шушы саннар буенча гына да Казахстан далаларында җәелеп киткән 

 
төзелешләрнең никадәр колач алуы турында фикер йөртергә була. Безне иң гаҗәпләндергән нәрсә биредәге төгәллек, бөтен нәрсәнең алдан уйланып, план белән эшләнүе булды. КПСС Үзәк Комитеты Пленумының чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерү турындагы февраль карарларыннан соң ук меңнәрчә галимнәр далага юнәлделәр. Алар, далада электән үк яшәүчеләр белән бергә, сөрергә яраклы булган җирләрне тикшерделәр, су эзләделәр, совхозлар өчен үзәк усадьба кору урыннарын билгеләделәр. Дала тикшеренүчеләрнең палаткалары, геолог сукмаклары белән тулды. Галимнәр дала киңлекләрен өйрәнеп йөргән вакытта, Казахстанның тимер юл станцияләренә бертуктаусыз эшелоннар килеп торды. Алар далага яңа кешеләр, тракторлар, кыр кухнялары, кыр мунчалары, күчмә кибетләр — бер сүз белән әйткәндә, беренче вакыт өчен кирәк булган әйберләрнең һәммәсен дә китерделәр. Москвадан яңа хуҗалыклар өчен хәтта штамп, печать һәм бланк кебек нәрсәләр дә җибәрделәр. Станцияләр төрле йөкләр белән тулды. Ләкин машиналар станциядә озак ятмый, аны шунда ук далага озаталар. Шәһәрдә, авылда, юлда бер генә сүз ишетелә иде: «Далага!» Дала! Гоголь һәм Чехов тарафыннан җырланган дала! Ул безнең йөрәкләрдә көмешсыман кылганы, тургайларының сайравы, чикерткәләренең черелдәве белән яши. Аның очсыз-кырыйсыз яланнары зәңгәрсу томан белән өртелгән, анда кыргый ат көтүләре йөриләр. Даланың һавасы рәхәт, исерткеч һава. Дала киңлеге сине үзенә чакыра, хисләр тулып аша, «эһе-һе-һе!» дип кычкырасы килә. Бу—Гоголь җырлаган дала, күптән үткән көннәрнең гүзәл әкияте. Менә шушы күптәнге әкият эченә меңнәрчә совет кешеләре тарафыннан тудырылган яңа әкият килеп керә. Шул ук яланнар, иге-чиге булмаган шул ук дала. Ләкин даланың йөзе үзгәргән, бу инде — очсыз- кырыйсыз бушлык, кылган һәм кыр кәҗәләре генә түгел. Хәзерге дала ул — чорыбызның бөек төзелеше, яңа шәһәрләр, авыллар туу, индустриаль дала. Миңа берничә мәртәбә даланы төнлә күрергә туры килде. Аны якыннан да, ерактан да бик күп ут сызыклары кискәләгән, алар я төрле-төрле якларга таралалар, я бер урында гына җемелдәшә башлыйлар, караңгылык пәрдәсен ертып, озын нурлар булып сузылалар. Даладагы тавышлар да икенче төрле: тракторлар гөрелдәшә, электр станцияләре шаулый, автомашиналарның кыска сигналлары һаваны яңгырата. Дала йөзләрчә километрларга җәелгән гаять зур шәһәр булып күз алдына килә. һәр урында яңа хуҗалыклар күтәрелеп чыга. Шундый хуҗалыкларның берсе булган Тимирязев исемендәге совхоз турында аерым тукталып сөйлисе килә. Совхоз шәһәрчеге җиде юл чатына урнашкан. Аның аркылы Ишим даласы тирәсендәге бик күп яңа совхозларга юл китә. Без ничектер шулай исәпләп чыгардык, 1954 елның язында Тимирязев совхозы яныннан көн саен, уртача, йөзгә якын автомашина һәм унлап тракторлардан! төзелгән поездлар үтеп торган. Өч-дүрт ай гына элек бу урын даланың иң аулак урыны булуына ышанасы да килми. Монда элек бүреләр һәм кыр кәҗәләре генә йөргәннәр — ә хәзер дала йөзләрчә километрларга сөрелгән җир белән капланган. • Ул гына да түгел, дала яңадан-яңа шәһәрчекләр белән каплана бара. Шулариың берсендә миңа байтак вакыт яшәргә туры килде. Яз көне һәм җәй башында ул шәһәрчек әле кечкенә генә иде. Ләкин поселок бик тиз үсте. Җыелма йортлардай берничә урам ясалды. Кайбер йортларга «Поселок мунчасы», «Беренче номерлы больница». «Ашханә», «Промто* вар һәм азык товарлары кибете» дигән вывескалар эленеп куелды. Июнь башында бик үк биек булмаган таш бинага тагын бер такта кадакладылар — «Көнкүреш кирәкяраклары комбинаты».
78 
 
Башта шәһәрчек бер-ике катлы җыелма йортлар исәбенә үсә иде. Совхоз җитәкчеләре бу юл белән генә торак мәсьәләсен хәл итеп булма- сын аңлыйлар. Ә инде совхозның директоры агроном Евгений Ерофеевич Зарецкийга аның шулай булуы көн кебек ачык иде. Совхозга көн саен дип әйтерлек Горькийдан, Краснодардан, Ярославльдән, Украина дан, тагын әллә найлардан яңа кешеләр килеп торалар. Җәйгә таба семьялы кешеләр килә башлады. Менә шул вакыт Евгений Ерофеевич- ның башында соңыннан бөтен далага шаулаган план туды. Зарецкий — шушы> як кешесе. Далада аның беренче тавышы яңгырады, далада Киров исемендәге колхозда ул агроном булып хезмәт итә башлады. Иптәшләре аны якын итеп «безнең чегән» дип йөртәләр. Ул, чыннан да, чегәнгә охшаган, кара кучкыл йөзле, сумала кебек кап-кара чәчле, ыргаксыман борынлы, куе кара кашлары күзләрен бөркәп куйган. Ул үзе яшь әле, аңа нибары утыз яшь булыр. Яңа совхозга ул, партиянең Төньяк Казахстан өлкә комитеты путевкасы белән, беренче грузовикка утырып килде. Аның белән бергә машина кузовыннан кылган җәймәле дала җиренә Владимир Черепнин, Виталий Балашев һәм тагын дистәләрчә башка яшьләр сикереп төштеләр. Алар сүзсез генә тирән бер кызыксыну белән тирә-якларын карап чыктылар. Күз күреме җитмәс җирдә кылган үскән дала көмешләнеп ята. Күк йөзеннән моңлы каңгылдашып каз көтүләре уза, еракта тыныч кына сайгак көтүе йөри, кандадыр ялгыз бүре улаган тавыш ишетелеп куя. — Әй-йе, бик күңелле түгел!—дип әйтеп куйды Черепнин. — Аның каравы мәһабәт!— дип җавап кайтарды Виталий. Директор, яшьләрнең сөйләшүенә колак салып, камышлы Шаганак күленә күз ташлады: камыш, буйдан-буйга сузылып, офык зәңгәрлегендә югала, күл өстендә нәрсәдәндер курыккан каз һәм үрдәк көтүләре әйләнеп йөри иде. — Менә шушы Шаганак яры буена үзебезнең шәһәребезне салабыз,— диде Зарецкий. — Ямьле монда, иркен.— дип уйчан гына әйтеп куйды Балашев. — Тагын да ямьлерәк булачак, кылган үскән җирдә бодай шаулар,— диде директор, аңа ялгап.— Ләкин хыялга соңыннан бирелербез. Хәзер, егетләр, әйдәгез эшкә тотыныйк, палаткалар куярга. Дала өстендә яңа шәһәр салу шулай башланды. Евгений Ерофеевич төзелештә искиткеч сәләтлелек күрсәтте. Шәһәр төзүне ул гадәттә булмаган бер ысул белән алып бара башлады. Төзелеш законнары буенча башта стеналарны күтәреп, түбәне яба торганнар иде, соңыннан калганы эшләнә иде. — Без бу юл белән бара алмабыз, — диде Зарецкий. — Далага без язын килдек. Нәкъ эш вакытына. Сөрергә кирәк, чәчәргә кирәк, ә иң мөһиме — кайдадыр торырга кирәк. Уйлый торгач, башта бер уй туды: иң кирәгеннән башларга. — Мич тирәсеннәнме? — дип шаяртты Черепнин. — Әйе, мич тирәсеннән. Төзелешне, директор әйтмешли, иң кирәгеннән башладылар. Ул болай эшләнде: мәсәлән, пекарнядә иң элек мич чыгардылар, ә аннары стеналарны күтәрделәр. Механика мастерскоенда әле фундамент өчен котлованнар гына казыйлар иде, ә ачык һавада инде станоклар гөрелдәп эшли башлады. Электростанция бинасын төзергә тотмадылар гына, ә дизель инде генераторны дөбердәтеп әйләндерә, электр тогы төзелешкә һәм палаткаларга тарала иде. Стеналар берьюлы куела, берьюлы мич чыгарыла, өйләр бүлемнәргә бүленә, идән берьюлы җәелә башлады. — Төзелешне шундый юл белән алып бару,— диде Зарецкий безгә,— иң кирәкле эшкә — чирәм күтәрүгә тиз арада тотынырга мөмкинлек бирде. Төзелеш срокларын без ике-өч тапкыр кыскарттык.  
79 
 
Ләкин Зарецкийны бу да тынычландыра алмый. Ул, ярдәм сорап, Казахстан галимнәренә, чирәм күтәрү белгечләренә мөрәҗәгать итә. Совхозга укымышлылар бригадасы—геологлар һәм төзүчеләр килеп төшә. Геологлар Шаганакка коя торган ниндидер бер кипкән елга үзәнендә таш, гравий, известь, ком, кызыл балчык кебек төзү материаллары табалар. Төзүче галимнәр совхозга йортларның стеналарын күтәрүдә арзанлы төзелеш материалы, эре бөртекле бетон табышып бирәләр. Андый бетон дала шартларында бик ансат кулланыла, арзанга төшә һәм стеналарны тиз күтәрергә мөмкинлек бирә. Шәһәр үсә, Зарецкий моңа куанып бетә алмый, ләкин ул уңышлар белән бик мавыкмый да. Ул вакыт-вакыт уйга кала, яңа кешеләрне кабул иткәндә, бер мәсьәлә турында баш вата: «Әгәр саманны кулланып карасак?» — дип уйлый ул һәм район кешеләренә киңәш итеп карый. Аннан көләләр генә: — Үзе яңа агрошәһәр булсын, үзен саманнан төз инде,— диләр районда.— Казах авылы төземисез ләбаса. — Без аны индивидуаль төзелеш өчен кулланырбыз,— ди Зарецкий. — Үзегезгә кушылганны төзегез инде сез... Зарецкий болай барып чыкмагач, министрга хат яза. Москвадан җавапны телеграмма белән җибәрәләр. «Бер көн кичекми индивидуаль төзелешкә тотыныгыз». Саман — шушы җирләрдә әзерләнә торган төзү материалы, кирпеч. Әллә ни зур мәшәкате юк аны хәзерләүнең, үзе бик озак чыдый. Саманны әзерләү өчен Зарецкий махсус бригада төзеде. Кыска гына вакыт эчендә бригада саманнан йөз мең кирпеч сукты. Поселокта аңардан унбиш коттедж төзеделәр. Ике бүлмәдән, кухнядан торган бу йортның верандалары, базлары була, янында бакча утыртыла. «Саман дәвере»—дип шаярып йөртәләр биредә саман белән салына башлаган беренче Яр буе урамын. Ул урам Шаганак күленең камышлы ярлары буйлап сузыла. Биредә бу урам белән горурланалар, кунакларга иң элек аны күрсәтәләр. Бу урамда саманнан төзелгән 17 йорт бар, биек? иркен, якты йортлар алар. Кайбер йортлар янында инде бә- -рәңге чәчәк аткан, бакча гөлләре үсеп утыра, казлар каңгылдашып йөри. Җае туры килгәндә әйтеп китик, казлар безнең йорт казларына' охшамаган, мамыклары соры, томшыклары кара. Бу Шаганактан килгән кыргый казлар. Яңа күчеп килүчеләр аларны бәбкә чагыннан ук тотып кулга ияләштергәннәр. Канатлары киселгән казлар Яр буе урамына ияләнеп киткәннәр. Бу урамда Ишим даласында гомер буе яшәргә карар кылган эшчеләр тора. Алар совхоз ярдәмендә үз йортларын салалар. Йорт котлау мәҗелесләреи инде тракторчы Белов, бригадир ярдәмчесе Радченко, бухгалтер Корпич һәм башкалар үткәргәннәр. Яр буе урамындагы кешеләр барысы да семья корган өлкән кешеләр. Алар бирегә семьялары белән күчеп килделәр. Совхозның үзендә дә семья корып җибәрүчеләр бар. Күптән түгел генә монда тракторчы Иван Гапченко белән прицепщик Валентина Макарова туй ясадылар. Туп-туры кыр станында ясадылар туйны. Кызлар тирә-якны чәчәкләр белән, көмеш кылган белән күмделәр. Язылышырга киткән яшьләрне еракта, далада ук каршы алып, кыр станына кадәр озата килделәр. Биредә яшәүче барлык кешеләр исеменнән яшьләрне яңа тормыш башлаулары белән партоешма секретаре Михаил Петрович Цуканов котлады. Туйда кемдер шаяртып сүз ташлады: — Әй, карагыз, кыз киявеннән күзен ала алмый! — Гадәтләнгән. Ул бит аның прицепщигы,— дип җавап бирделәр,, шаяртып.  
80 
 
Күчеп килүчеләр коллективы яңадан-яңа кешеләр беләи тулып тора. Яшьләр артыннан чирәм җирләргә семьялы, өлкән кешеләр килә башлады. Билгеле, алар ияләнгән җирләреннән тиз генә кузгалып китмиләр, баштарак таныш-белешләре. туган-тумачалары аркылы совхоздагы хәлләр турында барлык вак-төягенә кадәр сорашалар да аннары, «күчеп килергә мөмкинме?» дип, совхоз директорына мөрәҗәгать итәләр. — Шундый хатларны без йөздән артык алдык,— ди директор.— Андый хатлар буенча Кубаньнан безгә тимерче Фоминнар семьясы, ветврач, шофер Горнушко, штукатурчы Шурко һ. б. килделәр. Кешеләр безгә кырда эшләргә дә, шәһәрнең үзенә дә кирәк. Биредә кешеләр кадерле. ДАенә күптәй түгел генә яңа почта йорты салдылар. Элемтәчеләр кирәк. Почта инде тулы нагрузка белән эшли. Дала шәһәрчегенә көн саен дүрт йөз, биш йөз хат килә. Сигез йөздән артык төрлетөрле газета килә, илледән артык журнал, әллә нихәтле посылка, бандероль, телеграммалар килә. Поселоктан кешеләр көй саен егерме-утыз посылка һәм акча җибәрәләр. Чөнки совхоз кешеләренең хезмәт хакы яхшы. Далада яңа культуралы, грамоталы авыл хуҗалыгы эшчеләре зур эшләр алып баралар. Күптән түгел генә мәктәп директоры Раиса Андреевна Белоусова күчеп килүчеләр арасында үзләренең белемнәрен күтәрергә теләүчеләрне язып алды. Ике трактор бригадасыннан сорап чыкты ул. Ә совхозда дүрт бригада. Менә сорауның нәтиҗәләре: производстводан аерылмыйча сиксән кеше укырга теләк белдерделәр. 7—8— —9—10 классларга илле сигез егет һәм кыз язылды. Далада төзелгән яңа совхоз кешеләренең йөзе менә шундый. Тимирязев исемендәге совхозның яшь коллективы кешеләрне бердәм, гату семьяга туплау чорын, ныклы җирлеккә басу чорын кичерә. Дөрес, барысы да шома гына үтми, совхоз тормышында давыллы, буранлы вакыйгалар да була. Шундый вакыйгаларның берсе язын, көннәр җылыткан чакта булды. Язын совхоздан өч дус — Пиклун, Баскаков һәм Манжелевский командировкага китәләр. Егетләр качкан икән, дигән .хәбәр таралды! Совхоз җитәкчеләре, төрле җиргә хәбәр җибәреп, сорашып белештеләр, дуслар элекке торган җирләренә, Кубаньга кайтып киткәннәр. Совхозда качкыннар турында төрле кеше төрлечә нәтиҗә ясадьк Күпчелеге «дезертирлар!» диде аларны. Беренче авырлыклардан куркып калган кайберәүләр, бу тамашадан нәрсә чыгар икән дип, хәвефләнеп калдылар. Совхоз җитәкчеләренә бер хәл бик ачык иде, әгәр качкыннар кайтмаса, алар артыннан иярүчеләр табылачак. «Качкыннарны ничек кайтарырга?» — дигән сорау Зарецкий белән Цукановны борчымый кала алмады. Моның җавабын кубаньлылар үзләре әйтеп бирделәр. Шулай беркөнне кич белән директор кабинетына, шаулашып, яшь тракторчылар кереп тулды. Алар гадәттә булмаганча тантаналы рәвештә утырып алдылар да, директорга төбәлделәр. Аннары барысы тарафыннан да хөрмәт ителә торган тракторчы Григорий Гавриш: — Без качкыннар турында сөйләшергә килдек,— диде.— Алар безне, кубаньлыларны, хурлыкка калдырдылар, без аларга бу турыда яздык, аларның туганнарына, эшләгән урыннарына, авыл советына яздык. Алар әйләнеп кайтканчыга кадәр без алар нормасын да үтәячәкбез. — Алар кайтыр дип ышанасызмы? — диде директор. — Кайтырлар, намуслары борчыр... Гамьсезләпеп ята алмаслар,— диделәр тракторчылар барысы берьюлы. — Алайса, бик яхшы! Көтелмәгән кунакларны озаткач, совхоз директоры белән партоешма секретаре качкыннарга хат яздылар, качкыннарны үгетләмәделәр алар, директор кабинетында булган хәлне генә сөйләп бирделәр һәм үзләреннән: «Көтәбез!» дип өстәделәр. Качкыннар кире кайтты. Коллектив алар- 

 
га дошман күзе белән карамады, шундый итеп каршылады, әйтерсең, хезмәт фронтыннан качып китү бер дә булмаган. Хәзер өч дус өчесе дә производствоның алдынгы кешеләре булып киттеләр. Югалтулар да булмады түгел, комсомолецларның карары белән совхоздан Мордовиягә Раиса Марочкинаны кире кайтарып җибәрделәр. Билгеле, аның белән озак маташтылар: әңгәмәләр үткәрделәр, җәза бирделәр, совхозның иң яхшы кызлары белән бергә урнаштырдылар, чакырып, җыелышларда эшен тикшерделәр — берсе дә ярдәм итмәде. /Марочкина җиңел юлга басты, намус белән эшләргә теләмәде, һәм аны, кырдан чүп үләнен йолкып аткан кебек, совхоздан кудылар. Әйе, давылсыз-кызансыз гына булмый коллективны аякка бастыру. Ләкин торган саен офыкта болытлар азрак, барыр юл яктырак. Бу юлдан кыю кешеләр бара. Алар хезмәттә чыныгып үсәләр. Василий Ефименко совхозга тракторчы булып килде. Эшне башлап җибәргән чорда ул искиткеч оештыру сәләте күрсәтте. Совхозда моны күреп алдылар да яшь иптәшне трактор бригадасы бригадиры итеп күтәрделәр. Аның бригадасы хәзер иң яхшы бригадаларның берсе. Әйе, совхозда булдыклы яңа кешеләр туа. Алар хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең яңа юлларын эзлиләр. Хәзер совхозның стенгазетасында шофер Александр Рубанның исеме бик еш телгә алына. Ул далада бензовозлар йөртә. Ул йөргән юл озын: тәэминат базасына кадәр ике йөз илле километр. Шофер Рубан үз өстенә базага көненә бер тапкыр барып кайтырга һәм, капиталь ремонт ясамыйча, йөз илле мең километр юл узарга йөкләмә алды. Новатор шофер, авыр дала юлларында тизлекне дөрес файдаланып, көнгә бер рейс ясый. Инде аңа иярүчеләр дә бар. Алексей Еременко бригадасы тракторчылары да авырлыктан чыгуның кызыклы юлый таптылар. Совхоз ДТ-54 маркалы күп кенә тракторлар алды. Каты чирәмле җирдән алар өч корпуслы сабанны гына өстери алалар. Ләкин сабаннарның биш корпуслысын җибәргәннәр, алары да аз. Менә шул чакта Еременко бригадасы яңа эш башлады. Тракторчылар ДТ-54 нең икесен бергә кушып биш корпуслы сабан өстерәтә башладылар. Эшләү нормасы шунда ук югары сикерде. Сөрүнең сыйфаты да яхшырды. Коллективны туплау да, эшне оештыру да шома гына бармый совхозда. Чишелмәгән мәсьәләләр әллә нихәтле. Көзен күчеп килүчеләр парк оештыруны билгеләделәр. Ләкин каян алырга соң үсентеләрне — билгеле түгел. Башка кимчелекләр дә бар. Ләкин ул кимчелекләр совхозның күз күрмәгән тизлек белән үсүеннән килеп чыгалар. Алар бетәчәк. Дала шәһәрчеге яңа, көчле кешеләрне кабул итә. Дала бөркете кебек, ул очар алдыннан канатларын каера. Ә канатларның көче искиткеч. Шушы көче белән шәһәр җиргә, үзен тудырган җиргә бурычлы. Ә бу җир — мәңгелек чирәм... 
V. ЧИРӘМ ҖИРЛӘРДӘ УРАК ӨСТЕ Чирәм җирләрдә Казахстанның беренче язы, җирле кешеләрнең гаҗәбенә каршы, бик капризлы булып килде. Яңгырлар явып, туң- дыргалап торды. Болытлар арасыннан кояш карап ала да, дала өстенә сүлпән генә нурын сибеп, болганчык кургаш болытлар эченә яңадан яшеренә. Вакыт-вакыт салкын җилле яңгыр сөякләргә үтәрлек булып ява башлый. Агачлар бер ай соңга калып бөре җибәрделәр. Карт казахлар бу хәлгә кайгырышып сөйләнә башладылар: — Мондый хәлне, җолдас, күптән күргән юк иде инде. Өйләнгән елны шундый бер хәл булган иде... Яңа кешеләрнең җилкәсенә куркыныч авырлык килеп төште. Кайберләре борынын да салындырды. Күпчелекне сагыш басты. Еш кына кыр 6. .с. ә.- № 4. 81 
82 
 
вагоннарында яңгыр шыбырдавы астында шундый сүзләрне ишетерг> була иде: — Менә нинди икән ул казах далалары... — Нинди соң? — Нинди булсын, яшәп булмый торган. Безнең Ярославльдә кояшты) инде, үләннәр яшәргәндер, ә монда өшеп-туңып йөр.~ — Үзең син өшегән, үләнгә сузыласың килдемени? — Ни генә дисәң дә, егетләр, көннәрнең рәте юк. — Гомергә шулай булып тормас әле. — Шулайен ул шулай да, бик ышанып та булмый шул. Кайберләре түзмичә качып та киттеләр. Ләкин алар аз иде, аз булса да бар иде. Күчеп килүчеләрнең күпчелеге табигатьнең кыргый көчләре белән тешен кысып көрәшеп килде. Яңгыр аз гына туктадымы — алар трактор янында, алар машина янында. Казах далалары тарих моңарчы күрмәгән көрәш мәйданына, икмәк өчен көрәш мәйданына әйләнде, һөҗүм итеп баручы подразделениелар арасында бигрәк тә Алгабас МТС ы механизаторлары үзләрен яхшы күрсәттеләр. Район центры булган Рузаевка станицасыннан йөз километрлар ары Ишим елгасы буенда дала буйлап Бетюк елгасы ага. Аның койган урынына — «Наука», «Алгабас» һәм Калинин исемендәге колхозлар янына — яңа җирләрне үзләштерү өчен Алгабас МТСы төзелә башлады. Язгы сука башланганчы биредә инде чылбырлы илле трактор һәм сөрү өчен кирәк булган башка машиналар килде. Апрель азакларында ундүрт трактор бригадасы колхоз җирләренә, кыр станнарына урнашты. ... Апрель башында юл өзелгән чакларда без MTG усадьбасына килдек. Директор йортыннан ерак түгел генә тигез бер мәйданда бер төркем кеше кайнаша иде. Алар С-80 тракторы янында нәрсәдер эшлиләр. Яннарына бардык, таныштык. Трактор янында кырга чыгар алдыннан соңгы тапкыр киңәшергә җыелганнар икән. Киңәшмәне механик егет казах Болат Баяхметсв үткәрә. Трактор рулендә татар егете Сабир Әхмәт- җанов утыра. Прицепщик — мордвалы Алексей Атьков. Трактор бригадасы бригадиры Илья Чернышев үзе дә монда. Ул акланырга телә- гәнсыман: — Барысын да юл уңаенда эшлибез. Техниканы күп алдык, кадрларны үзебез җитештерәбез. Менә алар кырга чыгар алдыннан тренировка үткәрәләр,— ди. Баяхметов — уртача буйлы, яңак сөякләре калкып торган олы яшьләрдәге казах — чын күңеленнән, мавыгып сөйли. Сөйли-сөйли дә күнегүләрне эшләп карарга куша. Әхмәтҗанов белән Атьков аның әйткәннәрен бик җитез, бик белеп башкаралар. Болат өйрәнчекләрнең эшеннән канәгать, хәтта, яратып, иреннәрен чапылдатып куя. Егетләрнең менә шулай эшкә батыраеп тотынулары, трактор агрегатында эшнең җанлы баруы өчен ул азмы көч куйды. Теорияне Сабир да, Алексей да тиз үзләштерделәр. Машинаның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп җиттеләр. Ә менә практик рәвештә эшкә тотынгач, бик ул кадәр эш майтара алмый башладылар. Болат тырышып, сабырлыгын җуймыйча, аларга кирәкле күнегүләрне күрсәтә торды, кат-кат эшләтте. Спортчы мастер кебек, һәрбер хәрәкәтнең дөреслеген, төгәллеген күздән үткәрде. Укытучы да. шәкертләре дә үз дигәннәрен иттеләр. Трактор белән егетләрчә эш итәргә өйрәнделәр. Трактор янындагы әлеге иптәшләргә баш чайкап, Илья Чернышев гөрелдәвекле тавыш белән әйтеп куя: — Дуслар алар, МТСта дуслаштылар. Яшәвен дә бер палаткада яшиләр. Алгабас МТСы усадьбасында без ундүрт телдә сөйләшүче кешеләрне күрдек. Бирегә ерак казах далаларыннан, Полесье һәм Полтава якларыннан, Мордовия кырларыннан, Москва заводларыннан, Кавказ тауларыннан һәм мул сулы Кубань ярларыннан — кыскасы, колач җитмәс иле
G* 83 
 
безнең барлык почмакларыннан килгәннәр. Иңнәрне иңгә терәп, бердәм рәвештә алар чирәмне яулап алу өчен бөек көрәш алып баралар. Чирәм күтәрү эшендә Илья Чернышев белән Андрей Архипов бригадалары аеруча танылды. Алар икесе дә — Чернышев та, Архипов та — аерылмас дуслар. Ишим даласына икесе бергә Липецкидан килделәр. Аларның дуслыгына шатланып та, бер үк вакытта гаҗәпләнеп тә. МТС кешеләре үзара: «ут су белән дуслаша бит»,— дип сөйләшәләр иде. Илья гаҗәеп бер сабыр кеше, баһадир кебек олы гәүдәле, бер аршин җилкәле; шуның белән бергә ул тал чыбыгы кебек нәзек, тәбәнәк буйлы Архиповтан өркә иде. Тагын да гаҗәбрәге, алар шәхси тормышларында беркайчан да ачуланышмыйлар, ә производствода... Ярый, бу турыда соңыннанрак сөйләшербез. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бу ике бригадир икесе дә «азартный» аучылар. Бу эштә инде Архипов башлап йөри. Ул, Казахстанга килгәч, карт бер казахтан казарка казлары аулауның бөтен серләрен өйрәнеп алды. Карт казах шул максат белән хәтта Архиповка таза гына койрыксыз ау эте дә бүләк итте. Күчеп килүчеләр казлар ауларга ни өчен эт белән йөрергә кирәк икәнен берничек тә башларына китерә алмадылар. Еш кына алар Архиповтан шаяртып көлеп тә алалар: — Казларны эт мылтык көпшәсенә куып китерәме әллә? — диләр иде. — Нигә көпшәгә булсын, — туп-туры өстәлгә китереп куя, — дип шаяртты әрмән егете тракторчы Ашот Акупьян. Ләкин беренче ау бу шаяртуларга чик куйды. Архипов симез-симез ике каз атып алып кайтты. Өченче баруында өчне алып кайтты. Бер ял көнне мин Архиповның иптәш итеп алуын сорадым. Үзен әйләндереп алган егетләргә карап, ул: — Алуын алам, ләкин ау турында ләм-мим. Әйдә, авыз ера бирсеннәр, без каз ите ашый бирербез, — диде. Карт казахның «секретын» җирле аучылар барысы да беләләр иде. Язын алар казарканы болай аулыйлар: иң алдан киек каз йөри торган урыннарны эзләп табалар. Аннары каз көтүе янына , аучыларның берсе түше белән шуып китә. Этен бау белән тотып бара. Ул ашата аны, үзе белән уйнарга мәҗбүр итә. Казлар, этне күреп алып, «нәрсә икән бу?» дип кызыксына башлыйлар. Алар хәтта эткә таба очып киләләр, аучылар теле белән әйтсәк, «эт өстенә ябырылалар». Менә шунда егерме-утыз метр ара калгач, аларны атып алалар. Архипов белән без усадьбага өч каз алып кайттык. Чирәм күтәрүне Чернышев белән Архипов икесе бер көнне башладылар. Шунда ук алар арасында ярыш уты кызып китте. Көн саен алар рациядән хәл белешеп торалар: — Күпме бирде Илья? — Архиповчылар ничек анда? Алар бер-берсеиең уңышларын, көнләшеп, күзәтеп баралар. Әгәр берсе аз гына алга чыкса, икенчесе аны куып җитү өчен бөтен көчен куен эшли. Алар ярышта һәрвакыт беренче-икенче урыннарны бүлешәләр иде. Әмма бу ярышта совет кешесенә хас булган гаҗәп бер сыйфат бар: бригадирлар берберсенә ярдәм итеп, бәла килгәндә бер-берсен коткарышып эшлиләр. Язын, югарыда әйткәнебезчә, яңгырлар бик мул булды. Чирәм сөрү, чәчү эшләрен кояш караган «тәрәзәләрдә» генә алып барырга мөмкип иде, ягъни, яңгырлар еш кына бер кыр өстендә яуса, икенче кыр өстенә кояш карый иде. Архиповчылар бәхетенә яңгырлы кырлар туры килде. Ә инде алар өстенә кояш карый башлаганда, Илья тракторчылары, чәчүне бетереп, Архиповны әллә никадәр узып киттеләр. Шул рәвешчә, алар тагын да алга китә алалар иде, ләкин алар башкача эшләделәр. Брига
84 
 
днрларның үзара дуслыгын белеп, тракторчылар Ильяның киңәшмә уздыруын үтенделәр. — Нигә кирәк ул?—дип гаҗәпкә калды бригадир. — Архиповчыларга ярдәм итү турында сөйләшергә кирәк, — диделәр тракторчылар. Илья бу турыда инде күптән уйлап йөри иде. Ләкин ул егетләрдән оялды, ике кат тирене тунап алырга әзер тора, дип уйларлар дип дәшмәде. Менә хәзер егетләр шул турыда сүз кузгаткач, аның куанычы эченә сыймады. Җыелышта бертавыштан: — Тракторларның яртысын архиповчыларга ярдәмгә җибәрергә, — дип карар кылдылар. Дуслар ярдәме белән Архипов графигын үтәде, хәтта Ильяны узып та китте. Эшчеләр комитеты утырышында аңа хәтта ярышта беренче урынны бирергә теләделәр. — Дөрес түгел бу. — диде Архипов.— Прорывтан чыгарга миңа чернышевчылар ярдәм иттеләр, беренче урынны алар алырга тиеш. Шулай итеп, дуслар тагын беренче, икенче урыннарны бүлештеләр. Тракторчылар ярышында личный беренчелекне Ашот Акупьян алып бара. Ул партия чакыруы буенча кояшлы Армениядән Төньяк Казахстанга яңа җирләр үзләштерергә килде. Акупьян — яшь тракторчы, ләкин үзенең ДТ-54 тракторында гаҗәеп эшләр башкара ул. Ул инде йомшак басуда ике мең гектарга якын җир сөрде. Шуның белән ике еллыктан артык норманы үтәде. Эш алдыннан ул кырны бик әйбәтләп өйрәнә. Тракторын һәркайчан югары тизлеккә куеп сукалый. Аның хезмәте сәгатьлек график белән алып барыша. Машинасын ул, ана баласын иркәләгән кебек, иркәләп, кадерләп саклый. — Акупьян гаебе белән тракторның беркайчан да буш торганы юк,— ди Архипов, — трактор аның кулында, сәгать механизмы кебек, төгәл эшли. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә Алгабас МТСыннан Николай Неманов катнашты. Мондый бөек ышанычны ул тырыш хезмәте белән яулап алды. Неманов алтынчы трактор бригадасына җитәкчелек итә. Рузаевка районының Алгабас колхозында бу бригада чирәм күтәрүнең еллык план үтәлешен беренче булып төгәлләде. Неманов бригадасы кешеләре барысы да Ставропольдән. Ишим даласының гомер-гомергә сөрелми яткан чирәм җирләренә алар Ставрополь механизаторларының югары культурасын алып килделәр. Алар теләсә нинди һава шартларында сөрүне бары тик сәгатьлек график белән генә алып баралар, кыр эшләрен иң яхшы агротехник срокларда, югары сыйфатлы итеп башкаралар. Алгабас МТСының тарихына тракторчы Овчаренко, Сердиков, Таньшин кебек тракторчылар да күп кенә мактаулы юлларны яздылар. Алар чирәм күтәрүнең ел ярымлык планын үтәделәр инде. Бу — хезмәт сөюче тырыш кешеләр элек-электән җир белән берегеп үскәннәр. Мәһабәт дала — аларның туган йорты. Алгабас МТСы язгы чәчү планын арттырьип үтәде. Партия бөек эшләргә күтәргән кыю егетләрне яңгыр да, дала кояшы да, бернинди авырлык та туктатып тора алмады. Май ахырында Казахстан чирәм күтәрү һәм яткын җирләрне эшкәртү планын үзенең барлык далаларында үтәп чыгуы турында илгә рапорт бирде. Игеннәр барысы берьюлы өлгерде. Июль башында Иртыш һәм Ишим далаларында мул гына яңгырлар явып узды. Гадәттә, даланың үзе кебек тыныч, сабыр Ишим елгасы ярларыннан ташып чыкты. Урыны-урыиы белән дүртәр-бишәр чакрымга чаклы су җәелде. — Язгы ташу вакытымыни? — диделәр җирле кешеләр. — Уңыш җыеп алу алдыннан шулай җәелә ул, — дип аңлаттылар карт казахлар. 1938 елда да шундый бер ташу булган иде, ул елны гектарыннан йөз поттай да ким җыеп алмадык.
85 
 
Бигрәк тә яңа күчеп килүчеләр сөенде, аларның күбесе җиргә әле генә аяк баскан, күбесе промышленность предприятиеләреннән. Беренче тапкыр алар җир сөрәләр, беренче тапкыр үз күзләре белән үсемлекләр үсешен күзәтәләр. Матур булып тишелгән уҗымнар, бодайның тулып җитешүе авыл хуҗалыгында тәҗрибәсе булмаган кешеләрне дә сөендерә иде. Казах даласыннан киткән хатларда: «Искиткеч уңыш көтәбез», — дип язылган юлларны очратып була иде. Күчеп килүчеләр иген җитешкәнне авызларын күтәреп көтеп утырмадылар. Урып-җыюга алар көне-төне хәзерләнделәр. Ә дала күз күреме җитмәс иксез-чиксез дала, җил искәндә, алтын бодай диңгезен кыштырдатып, әкрен генә шаулый иде. Шушы алтын диңгез өстеннән төрле-төрле юнәлешләрдә дала кораблары — комбайннар йөзеп йөри. Аларны тимер юл станцияләреннән кыр станнарына күчерәләр. Кыр станнарында эш кайнап тора. Ябык ындырлар, орлык саклагычлар төзиләр. Күп кенә урыннарда юл салалар: экскаваторлар, бульдозерлар, скреперлар эшли. Юлларның як-ягына, сакчылар кебек, телефон баганалары килеп баса. Багана башларында монтерлар чүмәшкән, алар яңа совхозларга, кыр станнарына, МТСларга чыбыклар сузалар. Дала тимер юлларында йөрүче йөкләрнең дә рәвеше үзгәрде. Эшелоннардан күбесенә комбайннар, сугу, суыру машиналары кайта башлады. Илебез Казахстан җиренә, иген уңышын тиз һәм югалтусыз җыеп алу өчен, бөтен нәрсәне җибәрә торды. Илнең көньягыннан казах далаларына тулы составлары белән комбайн агрегатлары килә. Станцияләрдә, эшелоннар очрашкан чакта, кара-каршы сөйләшкән сүзләр ишетелеп кала: — Каян киләсез, якташ? — Одессадан, ә сез? — Без Краснодардан. — Сезнең артта нинди эшелон? — Анысы Ростовныкы... Чирәм җирләрне үзләштерүчеләргә Дон һәм Даугава, Кубань һәм Москва елгасы, Днестр һәм Нева ярлары буеннан туганнарча ярдәм кулы сузылды. Күченеп килүчеләр үзләре дә йоклап ятмадылар. Комбайнны өйрәнү буенча оештырылган курслар беренче чыгарышларын ясадылар. Ашлыклар өлгерә, кешеләр урып-җыюга хәзерләнәләр иде. Илебез алар өчен сигез меңгә якын комбайн, унбиш меңнән артык йөк машиналары һәм башка төрле техника җибәрде. Урып-җыю башланганда, мин Грачевск МТСында тора идем. Ул — чирәм җирләрдә үскән игеннәр кебек үк яшь иде әле. Ләкин шулай булса да, урыпҗыю башланганда монда егерме ике мең гектар җиргә алтмыш комбайн, чылбырлы сиксән трактор бар иде инде. МТС директоры Иван Андреевич Умышев һәр комбайн өчен тәүлеклек график эшләде. Бер урыннан икенче урынга күчүнең төгәл маршрутларын билгеләде, һәр бригада белән радио аша элемтә урнаштырылды. Станциядә диспетчерлар, кыр станнарында учетчиклар дежур торды. Далада беренче мәртәбә уракка төшү көне хәтергә килә. Урып-җыюны башлау бәхете комбайнчы Павел Воевудко өлешенә тиде. Ул бөтен семьясы белән Житомир өлкәсеннән күчеп килгән. Улы Иван штурвалчы, ә хатыны Ганна чүмәлә салгычта эшли. МТС та: — Бер семьяга бер комбайн, — дип шаярталар. — Ганна хәтта басуда да үзенең Павелын күздән төшерми. Воевудко шулай ук шаяртып җавап бирә: — Их, егетләр, хатын муенга менеп атланды, һич котылып булмый. Бу сүзләр көлке, шау-шу белән күмелә. Кешеләр чандыр һәм кечкенә буйлы Ганпага һәм ике метрлы Воевудкога карыйлар да, ал арга күңелле, кызык була.
В6 
 
Урып-җыюга керешер алдыннан комбайн агрегатының бөтен экипажы үзенең эш урынын тагын бер мәртәбә җентекләп карап чыкты. Комбайн янына бригаданың членнары, «Прнбой» колхозының председателе Скобелев, МТС директоры Умышев, партоешма секретаре Грехов !i. б. лар җыелдылар. Кыска гына митинг булып алды. Воевудконын чыгышы хәтердә калган. Ул турыдантуры комбайн өстеннән ген> сөйләде: — Кнчә Ганна колак итемне ашап бетерде, янәсе, безгә бөтен МТС карап тора, оятка калмыйк. Ә мин әйтәм, безгә бөтен ил карап тора беренче имтиханны тота алырбызмы, юкмы. Без киңәштек, киңәштек тә хСталинец-6» комбайнында һәр тәүлеккә 40 гектар урырга булдык. Шулай бит, Ганна? — Шулай, шулай, Павел. — Ә син нәрсә әйтерсең, Иван? — Урабыз аны, әти. Шатлыклы көн! Кешеләр белән бергә табигать тә шатлана кебек. Еракта, дала читендә, алтын нурлар чәчеп, кояш күренде. Таң атуны ютлап тургайлар сайрый, чикерткәләр черелдәшә. Менә кояш нурлары Воевудконың башыннан сыйпап үттеләр. Воевудко, иркәләүгә җавап биргән кебек, башын кагып куйды. Трактор тырылдый башлады. Комбайн бодай диңгезе эченә кереп китте, йөк машинасының кузовына беренче орлыклар коелды. Кешеләр яңа уңышны «ура!» тавышлары белән каршы алдылар. Алар комбайн артыннан озак бардылар, яңа уңышның туктаусыз агышын күреп, шатландылар. Бу — казах далалары чирәменнән алынган беренче уңыш иде. Беренче көнне Воевудко илле гектар җир урды, һәр гектардан 25 центнер бодай чыкты. Ләкин матур көннәр озакка бармадылар. Яңгырлар башланды. Кешеләр тагын бер сынауны үтәргә тиеш булдылар. Башкалар кебек үк Воевудко да штурвалны тәүлекләр буена кулыннан ычкындырмады. Ул, бөтен ихтыяр көчен җыеп, үзенең кораблен бодай диңгезе буйлап алып барды. Хатыны һәм улы да аннан калышмадылар. — Ял итсәң икән, Ганна,—дип киңәш бирде ул хатынына. — Кадерлем, минем турыда кайгырма, арымадым әле, — дип җавап бирде хатыны». Павел, урып-җыюга керешкәнче үк әле, юеш һәм егылган ашлыкны уру өчен комбайнга җайланмалар көйләде; караңгыда эшләү өчен электр фонарьлары куйды. Шуңа күрә ашлыкны көндез дә, төнлә дә урдылар. Октябрь башында, без Төньяк Казахстаннан киткән вакытта Грачевск МТСыннан болай дип хәбәр иттеләр: «Воевудко агрегаты 780 гектар бодайны урып-җыйды, 14 мең центнерга якын ашлык сукты». Грачевск МТС ына яңа кешеләр килделәр; бу яңа кешеләр производствога да яна методлар керттеләр. Урып-җыю эшендә комбайн агрегатларының группалап уру методы әнә шундый яңалык булды. Умышев та. Грехов та, башка комбайнчылар да яңа методны бик нык якладылар. Районнан вәкил булып ниндидер Одноранов дигән кеше килгәндә, бу методны үзләштерүгә бөтенесе дә хәзерләнгән иде инде. Одноранов колхозларны йөреп чыкты һәм, МТСка килеп, комбайнчылар белән кызыксынды: — Группалап эшләргә җыенасызмы? — Безнең бөтен эш планы шуңа исәп тотып төзелгән, — дип җавап бирде Умышев. Одноранов, каршы әйтергә юл калдырмаслык итеп: — Яңадан төзергә туры килер! диде. Директор гаҗәпкә калды.
87 
 
— Ни өчен? — Колхозлар моңа әзер түгел әле. Умышев, ачуын көчкә-көчкә генә тыеп, тыныч кына аңлатты: — Без, комбайннар группалап ура алсын өчен, колхозлар турында да алдан ук кайгырттык. Аларның һәркайсында ашлык чистарту өчен меха- шкалаштырылган ындыр табаклары булдырылды. — Ә мин барлык колхозларны йөреп чыктым. Председательләр беравыздан: комбайннардан ашлыкны кабул итеп өлгерә алмаячакбыз, —диләр. Аларның фикере — минем фикер. Районнан килгән вәкил буларак, руппалап эшләргә рөхсәт итмим... — Беләсезме, — Умышев вәкилнең сүзен бүлде, — сезнең фикерегезгә өкерәм мин. —' Нәрсә-ә? — Минем сүзем бетте, менә шул. Одноранов районга чапты. Берникадәр -вакыттан соң МТС директорын да шунда чакырдылар. Районда да, яңгырлы ел шартларында колхозлар ашлыкны эшкәртеп өлгерә алмаслар һәм шуңа күрә комбайннарның группалап эшләү методы ярамый, дигән нәтиҗәгә килделәр. Умышев исбат итәргә тырышты: — Киресенчә, группалап эшләү методы яңгырлы ел өчен бигрәк тә файдалы. Яңгырлар биредә полоса-полоса булып явалар. Шулай булгач, яңгыр яумаган урында күбрәк комбайннарны туплый алачакбыз. Ләкин райондагылар: моннан бернәрсә дә чыкмас, — дип үз сүзләрендә тордылар. Бәхәс кызып кына бара иде әле, районга Казахстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты секретаре иптәш Пономаренко килеп төште. Умышев ярдәм сорап, аңа мөрәҗәгать итте. Иптәш Пономаренко бер үздән төшенеп алды: — Беләм, беләм! Миңа сөйләгәннәр иде. Сез хаклы, сезнең план бүгенге көн таләпләренә җавап бирә. Шулай итеп, группалап уру методы бөтен далага таралды. Әгәр кайбер басуда егерме-утыз комбайн бергә сыеша алмаса, ул урында бригадалап уру методын кулландылар. Бу — биш-алты комбайнның берьюлы эшләве дигән сүз иде. Дала машиналар тавышына күмелде. Без Грачевск МТС ыннан Кок- четау өлкәсенең төп юлы булган Рузаевка — Кокчетау автострадасы белән кайттык. Ашлык төягән машиналар һәр ике якка йөреп торалар. Эстон, латыш, украин, белорус һәм башка телләрдә сөйләшкән тавышлар ишетелә. Уңыш шулкадәр мул, Казахстан республикасы аны үз көче белән генә ташып бетерә алмый. Шуңа күрә тугандаш республикалар, ш.а ярдәм итеп, үзләренең автороталарын җибәрделәр. Менә 27 октябрь көне килеп җитте. Казахстан ССР, үзенең җиңүен .әбәр итеп, илебезгә рапорт бирде: — Казахстан ССР колхозлары һәм совхозлары дәүләтнең ашлык хәзерләү планын срогыннан элек үтәделәр. Быелгы уңыштан дәүләткә 231 миллион пот ашлык тапшырылды. Бу — моннан элекке теләсә кайсы ?лда республикада хәзерләнгән ашлык күләменнән шактый артыграк. Быел чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерүче колхозлар һәм совхозлар та дәүләткә ашлык тапшыруны шактый арттырдылар. МТС эшләре өчен счетлар буенча һәм дәүләткә сату тәртибендә ашлык тапшыру дә- ^ам итә. Хәзер республика колхозлары һәм совхозлары 1955 елның бөтен чәчү мәйданына җитәрлек орлык салалар, фураж фондлары һәм башка җәмәгать фондлары булдыралар, хезмәт көннәре буенча колхозчыларга ашлык бирәләр, мамык, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге һәм яшелчә җыюны һәм хәзерләүне уңышлы төгәлләргә тырышалар.

 
Быел кырчылыктан һәм терлекчелектән республика колхозларының доходлары үткән ел алган доходларга караганда ике тапкырдан күбрәккә артыграк. Бу исә колхозларның җәмәгать хуҗалыгын тагын да ныгытырга, производство һәм культура-көнкүреш биналары төзүне киңәйтергә һәм хезмәт көннәре буенча колхозчыларга акча бирүне арттырырга мөмкинлек бирә. Республика колхозлары, ^МТСлары һәм совхозлары бөртекле ашлык җитештерүне арттыру һәм 1955 елда авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуны тәэмин итү буенча шактый хәзерлек эшләре алып баралар. Алар киләсе ел уңышы өчен 8 миллион гектардан артык чирәм һәм яткын җирләрне сөрделәр һәм дәүләт задаииесен 1,7 миллион гек тарга арттырып үтәделәр. Петропавловск — Кокчетау, март — октябрь, 1954 ел.