ИҖТИМАГЫЙ ҮСЕШТӘ ЛЕНИННЫҢ ФӘННИ АЛДАН КҮРҮ КӨЧЕ
Юлбашчыларның сыйфатлары зур социаль переворотлар вакытында бигрәк тә тулы һәм тирән тикшерелә. Халыкларның барлык материаль һә;ч рухи көчләре һәрьяклап сынала торган эпохаларда бер үк вакытта юлбашчылар, аларның якынлашып килгән вакыйгаларның мәгънәсен төшенә белүләре, аларның массаларга җитәкчелек итү сәләтләре дә тикшерелә. Партиянең, массаларның, халыкның чын юлбашчысы Ленин бу тарихи-тикшерүне бик гүзәл рәвештә үтте. Ленинда теоретик фәнни алдан күрүнең чын мәгънәсе белән даһи сәләте бар иде. Аның искиткеч зирәклеге, якынлашып килгән вакыйгаларның мәгънәсен алдан сизә белү сәләте революцион шартлаулар вакытында аеруча ачык күренде. И. В. Сталин, Ленинны революция даһие дип характерлап, болай дип язды: «Революцион борылыш көннәрендә ул чын мәгънәсе белән дәртләнә, алдай күрүчегә әверелә, сыйныфларның хәрәкәтен һәм революциядә ихтимал булган зигзагларны алдан сизеп ала, аларны уч тө- беидәгедәй күрә иде» (И. Сталин, Әсәрләр, 6 т., 68 бит). Ленин, зур теоретик көчне искиткеч тирән, бай һәм киң колачлы революцион көрәш тәҗрибәсе белән бергә кушып, сыйнфый көрәшнең яңа күренешләрен теоретик яктан гомумиләштерде, иҗтимагый үсешнең яңа законнарын ачты, эшчеләр хәрәкәтенең яңа тарихи перспективасын билгеләде, массаларның иҗат инициативасын уятып, аны пролетариат революциясе юлына юнәлдерде. Тарихи үсешнең объектив логикасын фәнни алдан күрү сәләте Ленинның материалистик диалектиканы җәмгыять тарихы законнарын өйрәнүгә, иҗтимагый үсеш законнарын һәм революциянең хәрәкәтләндергәч көчләрен тирәнтен аңлауга искиткеч рәвештә оста куллана белүенә нигезләнгән иде. Ленинның фәнни алдан күрү даһилыгы, иң элек, тарихи революцион перспективаны, иҗтимагый үсешнең гомуми тарихи тенденциясен алдап күрүдә гәүдәләнә. Ленинизм җәмгыятьнең алдагы тарихи үсешенең гомуми картинасын, җитәкче линиясен, төп юнәлешен ачып бирә. Ленинча алдан күрү практикларга вакыйгаларда эзлекле фәнни ориентация көче, эштә ышаныч бирә, коммунизмның җиңүенә ышану тудыра. Ленинча фәнни алдан күрүнең аергыч үзенчәлеге булып кыюлык, новаторлык рухы һәм иҗат фикеренең искиткеч киңлеге тора. Фәнни иҗат эшендә кыюлык булмаганда, иҗтимагый үсешнең барышын алдан күрергә мөмкин түгел. Россиядә хезмәт ияләренең азатлык хәрәкәте юллары турындагы гүзәл прогноз Ленинның беренче башлап язган әсәрләрендә үк гәүдәләнде. В. И. Ленинның беренче әсәрләреннән берсе булган «Нәрсә
90
ул «халык дуслары» һәм алар социалдемократларга каршы ипчек сугышалар?» исемле әсәре шулай даһиларча алдай күрү үрнәге булып тора. 1894 елда язылган шушы беренче зур марксистик әсәрендә В. II. Ленин, рус эшчеләр сыйныфының җәмгыятьнең алдынгы революцион көче булудан гыйбарәт тарихи ролен билгеләп, рус эшчесе — Россиядәге барлык хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнүче халыкның бердәнбер һәм табигый вәкиле, рус эшчеләр сыйныфы — Россиядәге барлык хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнүче халыкның иң эзлекле һәм кыю көрәшчесе һәм җитәкчесе, Россиянең хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнүче халкы котылгысыз рәвештә үз азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелә, дигән бик әһәмиятле политик нәтиҗәне ясады. Бу классик әсәрендә В. II. Ленин, Россиядәге иҗтимагый тормыш үсешенең тарихи юлларын һәм революцион перспективасын ачып, алдан ук болан дип язды: «...Рус эшчесе, барлык демократик элементларның башында торган хәлдә күтәрелеп, абсолютизмны аударып ташлар һәм рус пролетариатын (барлык илләр пролетариаты белән беррәттән) ачык политик көрәшнең туры юлыннан җиңүле коммунистик революциягә алып барыр» (В. И. Ленин, Әсәрләр, 1 т., 300 бит). Тарихның барышы рус эшчеләр сыйныфының барлык хезмәт иясе халкын азат итү өчен көрәшче булу роле турында Ленинның бу даһи фәнни алдан күрүен дөрескә чыгарды. Чыннан да, кешелек дөньясы тарихында яңа эраны — бөтен дөнья социалистик революциясе эрасын ачудан гыйбарәт бөек хезмәт рус эшчеләр сыйныфы өлешенә туры килде; рус эшчеләр сыйныфы, барлык милләт хезмәт ияләрен үз тирәсенә туплап, аларны алга җиңүгә алып бара белде. Рус эшчеләр сый- иыфы бөтендөнья революцион хәрәкәтендә авангард роль яулап алды. Рус һәм халыкара эшчеләр хәрәкәте алдында В. И. Ленинның бөек хезмәте шунда ки, ул пролетариатның крестьяннар белән союзы революцион марксистик партиягә царизмны һәм империализмны бәреп төшерүдә ярдәм иткән төп чара икәнлеген фәнни
рәвештә исбат итте. Эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән союзының әһәмияте иң элек шуның белән билгеләнә ки, бу союз җәмгыятьне үзгәртеп кору өчен, гомере беткән капиталистик стройны бәреп төшерү һәм яңа социалистик стройга күчү өчен кирәкле революцион көч булып тора. Самодержавиене, алпавытларны һәм капиталистларны җиңү өчен иң кирәкле шарт сыйфатында эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән союзы идеясен В. И. Ленин беренче башлап үзенең «Нәрсә ул «халык дуслары» һәм алар социал-демократларга каршы ничек сугышалар?» исемле әсәрендә әйтеп бирде һәм һәрьяклап фәнни рәвештә нигезләде. Ленинның бу идеясе безнең илдә җанлы рәвештә гәүдәләнде. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, эшчеләр сыйныфының хезмәт иясе крестьяннар белән союзын оештырып, 1917 елда Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә капитализмны бәреп төшерүгә иреште һәм социалистик җәмгыять төзүне тәэмин итте. СССРда эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән туганнарча, какшамас союзын төзү тәҗрибәсен халык демократиясе илләрендәге барлык коммунистлар һәм эшчеләр партияләре һәм шул исәптән бөек Кытай Коммунистлар партиясе җентекләп өйрәнәләр һәм иҗади рәвештә кулланалар. В. И. Ленин, марксизм тарихында беренче тапкыр буларак, партия — пролетариатның җитәкче оешмасы, пролетариат кулында төп корал, бу коралдан башка пролетариат диктатурасын яулап алырга, социализм һәм коммунизм төзергә мөмкин түгел, дигән тәгълиматны эшләде. Яңа типтагы пролетар партия турындагы тәгьл и м аты и Лен и н тор м ы ш к а ашырды, ул бу партияне, большевиклар партиясен төзеде. В. И. Ленин болай дип язгаи иде: «Безгә революционерлар оешмасы бирегез — һәм без Россиянең астыи
91
өскә әйләндерербез!» (В. И. Лен и н, <Нәрсә эшләргә?», 133 бит). В. I I. Лепин чыннан да Россиянен астын өскә әйләндергән пролетар революционерлар оешмасын төзеде. «Нәрсә эшләргә?» исемле китабында В. И. Ленин рус социал-демократиясенең үсешендә 1898 елдан башланган өченче чорның партиядә идея ягыннан һәм оргаиизацион буталчыклык көчәйгән чор, таркаулык, җимереклек һәм аумакайлык чоры булын әверелгәнлеген күрсәтеп үтте. Кустарьчылык һәм түгәрәкчелек партияне югарыдан алып түбәнгә кадәр ашап килгән бу чорда, идея ягыннан таркаулык партия эчке тормышының характерлы билгесе булган вакытта, бөек Ленин дүртенче чорны алдан күрде һәм фәнни рәвештә шуны әйтте: «Дүртенче чор сугышчан марксизмның ныгуына илтер, рус социал-демократиясе кризистан ныгып һәм олыгаеп чыгар дип, оппортунистлар арьергардына «алмашка» иң революцион сыйныфның чын алдынгы отряды килеп чыгар, дип нык ышанабыз.» (В. И. Л е н и н, «Нәрсә эшләргә?» Таткнпгоиздат, 1953 ел, 191 бит). Ленинның бу сүзләре искиткеч рәвештә дөрескә чыктылар. Тарихның барышы Ленинның бу прогнозын тулысыңча раслады. Сугышчан марксизм безнең илдә һәм халык демократиясе илләрендә тулы җиңүгә иреште. Шуның белән бергә, кешелек дөньясы тарихы бөтендөнья иҗтимагый үсешенең барышына, марксистик-ленинчыл партия кебек, көчле йогынты ясаган башка бер партияне белми. Бу партиядә барлык илләрнең халыклары дөньяны социаль яңарту өчен, кешенең кешене эксплуатацияләвең бөтенләй бетерү өчен, коммунизмның җиңүе өчен батырларча һәм фидакарь көрәшнең иң яхшы үрнәген күрәләр. В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә, алар бу партиядә «эпохабызның акылын, намусын һәм вөҗданын» күрәләр. Буржуаз-демократик революциянең социалистик революциягә үсеп әверелүе турында Ленин теориясе иҗтимагый үсешнең юлларын даһиларча фәнни алдан күрүнең бик ачык үрнәге булды. Үткән йөзнең туксанынчы елларында ук «Нәрсә ул «халык дуслары»... исемле атаклы
китабында Ленин, даһиларча алдап күреп, Россиядә революцион хәрәкәтнең колачы буржуаз-демократик бурычларны тормышка ашыру белән чикләнмәячәк икәнлеген, бу бурычлар үтәлү белән үк ярлы крестьяннар белән союзда пролетариатның социалистик революция өчен көрәше җәелеп китәчәк икәнлеген әйткән иде. В. И. Ленинның бу даһи положениесенең дөреслеге һәм фәнни алдан күрүе соңыннан революцион вакыйгаларның барышы белән бик гүзәл рәвештә расланды. 1918 елда инде Ленин: «Нәкъ без әйткәнчә килеп чыкты. Революциянең барышы безнең фикер йөртүебезнең дөреслеген раслады» (В. И. Л е н и н, Сайланма әсәрләр, II т., 457 бит), диде. В. И. Ленинның 1917 елгы революциягә йомгак ясаучы бу сүзләре Ленинның фәнни алдан күрүенең дөреслеген һәм тирәнлеген бик яхшы раслый. Революциянең барышы Ленинның, пролетариат революцион хәрәкәттә җитәкче роль уйный ала һәм уйнарга тиеш, дигән положениесен тулысынча раслады. Революциянең үсеп барышын, аның колачын һәм формаларын эшчеләр сыйныфының көрәше билгеләде. В. И. Ленин бо- лай дип язды: «...Әгәр дә эш чыннан да бөек максатлар өчен көрәш турында, чыннан да революцион көрәш турында бара икән, пролетариатның көч туплавы ничаклы бөек, ничаклы зур булуын һәм булачагын 1905 елга чаклы кешелек дөньясы белми иде» (В. И. Л е н и н, 1905 елгы революция турында доклад, Тат- книгоиздат, 1953 ел, 7 бит). Меньшевик ликвидаторларның, Россиядә яңа революция булырга мөмкин түгел, дип ялган пәйгамбәрлек итүләренә капма-каршы буларак, большевиклар һәрвакыт, демократик революция дә, социалистик революция дә котылгысыз, диделәр. В. И. Ленин, рус пролетариаты революциянең кабатланачагына «томанлы өмет» белән түгел, бәлки
92
фәнни рәвештә нигезләнгән ышаныч белән кулланып эш итәчәк, дип күрсәтеп үтте (Сочинения, т. 17, стр. 211). В. II. Ленинның бер илдә социализмның җиңү мөмкинлеге турындагы бөек тәгълиматы җәмгыятьнең алдагы тарихи үсеш процессы язмышларын Ленинның фәнни алдан күрүе турындагы классик мисал булып тора. В. II. Ленин үзенең бу тәгълиматының нигезләрен 1905 елда «Демократик революциядә социал-демократиянең ике тактикасы» исемле атаклы әсәрендә билгеләде. Империализмга кадәрге капитализмны өйрәнеп, Маркс һәм Энгельс, аерым алынган бер илдә социалистик революциянең җиңүе мөмкин түгел, ул барлык цивилизацияле илләрдә яки бу илләрнең күпчелегендә бер үк вакытта гына җиңәргә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу XIX йөзнең уртасында әйтелгән иде. Ләкин, XX йөз башына килгәндә империализмга кадәрге капитализм империалистик капитализмга үсеп әверелде, югары күтәрелеп баручы капитализм үлеп баручы капитализмга әверелде. Тарихи шартлар үзгәрде, Маркс белән Энгельсның, бер илдә социализмның җиңүе мөмкин түгел, дигән формуласы да искерде. Яңа тарихи шартларда бу формула белән кулланып эш итү аерым илләрдә революцияне туктатуга, хәрәкәтсезлеккә юл тоту, дигән сүз булачак иде. В. И. Ленинның тарихи хезмәте нәкъ шунда ки, ул иҗади марксизмны гәүдәләндерде, яна тарихи шартларга карата яңа тормыш өчен көрәш юлларын һәм чараларын билгеләде. Империализм эпохасында капитализмның законнарын өйрәнү нигезендә, Ленин империализм шартларында социализмның аерым алынган бер илдә жиңүе мөмкинлеген даһиларча алдан күрде. Бу — социалистик революциянең яңа, тәмамланган теориясе, социализмның аерым илләрдә җиңүе мөмкинлеге турындагы, аның җиңү шартлары турындагы, аның җиңү перспективалары турындагы теория булды. Бу яңа теорияне төзүдә Ленинның даһи иҗат көче, аның искиткеч теоретик батырлыгы аеруча ачык күренде. Ленинның бер илдә социализмның
җиңү мөмкинлеге турындагы теориясе булмаганда, безнең партия караңгыда адашып йөрер иде, Ленинның социалистик революция теориясеннән гыйбарәт коралы булу аркасында гына большевиклар партиясе илебезне социализм юлына алып чыга алды. СССРда социализмның җиңүе — бу совет халыклары өчен генә түгел, бәлки азатлык сөюче бөтен кешелек дөньясы өчен дә бәя биреп бетергесез әһәмиятле факт. Иҗтимагый үсешнең барышы Ленинның бер илдә социализмның җиңүе мөмкинлеге турындагы фәнни алдан күрүен гүзәл рәвештә аклады. Ленинның бу алдан күрүе СССРда социализм төзеп җиткерүнең тарихи тәҗрибәсе белән тулысынча расланды һәм халык демократиясе илләрендә, шул исәптән Кытайда социалистик төзелеш мисалында раслана. 1917 елның башында В. И. Ленинның яңа ачышы иҗтимагый үсешнең тарихи процессын фәнни алдан күрүнең иң гүзәл мисалларыннан берсе булды һәм марксизм теориясен баетты. Ленин пролетариат диктатурасының иң яхшы политик формасы парламентар демократик республика түгел, бәлки Советлар республикасы икәнлеген әйтте. Халыкара эшчеләр сыйныфы алдында һәм, иң элек, рус эшчеләре сыйныфы алдында В. И. Ленинның бөек хезмәте шуннан гыйбарәт ки, ул Энгельсның, демократик республика — пролетариат диктатурасының специфик формасы, дигән формуласын, Советлар — капитализмнан социализмга күчү чорында җәмгыять политик оешмасының иң яхшы формасы, дигән яңа формула белән алыштырды. Шуның белән В. И. Ленин марксизм фәнендә даһи ачыш ясады. Бу ачыштан башка партия караңгыда адашып йөрер иде, Советлар таркатылган булыр иде, бездә Совет власте булмас иде, марксизм теориясенә зур зыян китерелгән булыр иде.
93
Ленинның бу даһи ачышы 1917 елның Октябренда социалистик революциянең җиңүен тәэмин итү өчен, безнең илдә Совет властеның җиңүе өчен бик зур әһәмиятле булды. Ленинның бу фәнни алдан күрүенең бөеклеге нәкъ менә шунда ки, ул, Советлар республикасы төзеп, шуның белән, бөтен дөньядагы изелгән массаларга котылу өмете югалмагаилыгын, алпавытларның ҺӘхМ капиталистларның хөкем сөрүе озак гомерле түгел икәнлеген, хезмәт ияләренең үзләренең тырышлыгы белән хезмәт патшалыгы булдырырга мөмкин икәнлеген эштә күрсәтте. Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе Ленинның фәнни алдан күрүенең тантанасы булды. Советлар республикасы социалистик җәмгыять оешмасының политик формасы булып әверелгәнлеген тарих күрсәтте, ә тормыш раслады. Моннан соңгы бөтен тарихи үсеш совет юлының капитализмнан социализмга күчү өчен иң кыска юл икәнлеген раслады. В. Й. Ленин Советлар республикасын барлык илләрнең пролетарийларына юл яктыртып торучы факел дип исәпләде. Халыкара мәйданда бу факел тирәсендә ике фронт барлыкка килде: Советлар республикасы дошманнарының фронты, — алар бу факелны какшатырга, алып ташларга һәм сүндерергә тырышалар, — һәм Советлар республикасы дусларының фронты, — алар бу факелны куәтләргә һәм аның ялкынын җәелдерергә тырышалар. Бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен маяк булган Советлар республикасы тирәсендә Кытайдан һәм Кореядан алып Чехословакия- гә һәм Венгриягә хәтле халык демократиясе илләре йөзендә яңа факеллар яндырылды. Безнең бөек Советлар иле, юл күрсәтүче маяк буларак, янып тора һәм барлык эксплуатацияләнүче халыклар һәм изелгән милләтләр өчен алга бару юлын яктырта. Бөтен җир йөзендәге халыкның өметләре, диде Мао Цзе-дун, Советлар Союзына юнәлгән, айда алар үзләренең киләчәген һәм өметләрен күрәләр. Ленинизм, Советлар — пролетариат диктатурасының иң яхшы формасы, дип билгеләү белән бергә, ка
питализмнан коммунизмга күчү чорында Советлар җәмгыять политик оешмасының бердәнбер формасы түгел, дип өйрәтә. Ленинизм өйрәтүенчә, күчү чорының политик формалары төрлечә булырга мөмкин, — ләкин аларның асылы бер — пролетариат диктатурасы булачак. «Капитализмнан коммунизмга күчү, — дип язды Ленин, — әлбәттә, бик күп һәм күп төрле политик форма бирми кала алмый, ләкин биредә асыл котылгысыз рәвештә бер — пролетариат диктатурасы булачак» (В. И. Л е н и н, Сочинения, т. 25, стр 385). Советл а р Союз ы иың турыдан - туры һәм хәлиткеч ярдәме аркасында империализм богауларыннан котылган халык демократиясе илләре мисалында Ленинның, пролетариат диктатурасы, капитализмнан социализмга күчү чорында төрле политик формаларның асылы буларак, халыкара әһәмиятле дигән, даһи алдан күрүенең бөтен тарихи дөреслеге бик ачык раслана. Үзәк Европадагы һәм Көньяк-Көнчыгыш Европадагы, шулай ук Азиядәге халык демократиясе илләренең мисалы В. И. Ленинның даһи алдан күрүен бик гүзәл рәвештә раслады. В. Й. Ленин болай дигән иде: «Барлык милләтләр социализмга киләчәкләр, бу котылгысыз, ләкин барысы да бөтенләй бертөрле килмәсләр, һәрберсе демократиянең теге яки бу формасына, пролетариат диктатурасының теге яки бу төренә, җәмгыять тормышының төрле якларын социалистик үзгәртеп коруларның теге яки бу темпына үзенчәлек кертәчәк» (В. И. Л е н и н, Сочинения, т. 23, стр. 58). В. И. Ленин революция өчен туган иде. Ул чын мәгънәсе белән революцион шартлаулар даһие һәм революцион җитәкчелекнең бөек остасы иде. Җәмгыятьнең тарихи үсеше пичек барганын тирәнтен төшенә белү, вакыйгаларның эчке мәгънәсен тиз арада табып ала белү — Ленинның нәкъ менә шушы үзлеге яңа революцион хәрәкәт борылыш
94
ларында дөрес стратегия һәм эш итүнең ачык юлын билгеләргә булышлык итте. Октябрь кораллы восстаниесен үткәрүне шундый стратегик җитәкчелекнең үрнәге дип исәпләргә була. Юлбашчының даһилыгы нәкъ менә шартларны һәрьяклап исәпкә алу нигезендә хәлиткеч ударны ясау урынын һәм моментын, восстание башлау моментын дөрес сайлап ала белүдә. Нәкъ менә восстание алдыннан (1917 елның 24 Октябренда) Ленин партия Үзәк Комитетына, даһиларча ерактан күреп, түбәндәге хатны яза: «Мин бу юлларны 24 ндә кич язам, хәл мөмкин булмаган дәрәҗәдә кискен. Чыннан да, хәзер инде восстаниедәге әкренлекнең үлемгә охшашлы булуы ачыктан да ачыграк... Ничек кенә булса да бүген кич. бүген төнлә... хөкүмәтне кулга алырга кирәк... Көтәргә ярамый!! ьөтенесен дә югалтырга мөмкин!! ...Бүген җиңә алган (һәм бүген мөгаен җиңәчәк булган) революционерларның, иртәгә күпне югалту, барысын да югалту куркынычы астына куйган әкренлек күрсәтүләрен тарих кичермәячәк» (В. И. Лени н, Сайланма әсәрләр, II т., 144—145 битләр). һәм чыннан да, мондый моментта восстание күтәрү нәрсә дигән сүз иде? Мондый шартларда восстание күтәрү — бөтенесен дә картага кую дигән сүз. Ләкин бөек Ленин тәвәккәллектән курыкмады, чөнки ул восстаниенең котылгысыз икәнлеген, восстаниенең җиңәчәк икәнлеген, восстаниенең Советлар республикасы бирәчәген, Советлар республикасы бөтен дөньяда революцион хәрәкәт терәге булып хезмәт итәчәген белә һәм үзенең үткер күзе белән ачык күрә иде. Билгеле булганча, Ленинның бу революцион алдан күрүе соңыннан искиткеч төгәллек белән дөрескә чыкты. Коммунистлар партиясе вакыйгаларның барышын һәм ничек тәмам булачагын фәнни алдан күрү мөмкинлеген бирә торган революцион тәгълимат — марксизм-ленинизм тәгълиматы белән үзенә юлны як гыртып килгәнгә күрә дә көрәшт; җиңеп чыкты. В. II. Ленни экономик яктан артта калган Россияне алдынгы куәтле социалистик державага әйлән дерү буенча фәнни нигезләнгән про
граммапы даһи зирәклек белән эшләде. Яшь Советлар республикасы yi боҗрасы эчендә торган, героик Кызыл Армия эчке контрреволюциям каршы һәм 14 империалистик дәүләтнең хәрби интервенциясенә каршы каты сугышлар алып барган чакта, бик каты сынау көннәрендә үк Ленин инициативасы белән һәм Ленин җитәкчелегендә ГОЭЛРО планы — Россияне электрлаштыру буенча атаклы план эшләнде. Бу планны Ленин безнең партиянең икенче программасы дип атады Ленин совет халкы һәм аның авангарды булган Коммунистлар партиясен Россиядә социализм төзүнең кыю һәм даһи планы белән коралландырды, авыр иидустрияне үстерү һәм электрлаштыру гына илне һәлакәттән коткарачак, аңа гасырлар буенча килгән экономик артталыкны бетерергә, капиталистик илләрне экономик яктан да куып җитәргә һәм узып китәргә мөмкинлек бирәчәк икәнлеген күрсәтте. Ленинның «Коммунизм — Совет власте плюс бөтен илне электрлаштыру» дигән формуласы социалистик төзелешнең бөек перспективаларын ачты, совет кешеләрен канатландырды, аларны туган илебезне үзгәртеп кору хакына хезмәттә бөек батырлыклар күрсәтүгә рухландырды. Экономик яктан артта калган һәм сугышлар нәтиҗәсендә бөлгенлеккә төшкән илдә социализм төзүгә керешкән совет кешеләре, Совет власте котылгысыз һәлак булачак, дигән күрәзәлек итүләрне күп ишеттеләр. Хәзер бу «күрәзәлек итүләрне» укыганда, без халыкның иҗат көчләренә ышанмаган, аның җәмгыятьне акыллырак һәм гаделрәк яңа нигезләрдә үзгәртеп корырга, әрәм тамак эксплуататорлардай башка бәхетле тормыш төзергә сәләтле бу-
95
луына ышанмаган кешеләрнең бик нык ялгышканлыкларын күрәбез. Безнең илнең һәлак булмау гына түгел, бәлки кыска гына тарихи вакыт эчендә бөтендөнья күләмендәге бөек һәм куәтле держава булып әверелгәнен хәзер бөтен дөнья күрә. Шулай итеп, Ленинның фәнни алдан күрүенең иҗат көче партиягә, халыкка илебезне чәчәк аткан куәтле державага әйләндерүнең ачык мәһабәт программасын бирүдә генә түгел, бәлки максатка алып бара торган чаралар тез^мәсеидәге хәлиткеч буыннарны анык билгеләргә дә искиткеч оста булуда гәүдәләнә. Күчү чорында илебездә социализм төзелешенең бердәнбер дөрес хуҗалык политикасы сыйфатында Ленинның яңа экономик политика идеясен бирүе җәмгыять үсешенең барышын даһиларча фәнни алдан күрүнең бөек үрнәге булып тора. Хәрби коммунизмнан НЭП ка борылуда Ленинның фәнни алдан күрүенең бөтен тапкырлыгы һәм зирәклеге гәүдәләнде. 1921 елда В. И. Ленин беркадәр чигенүгә, илнең җитештерүче көчләрен үстерү интересларыннан чыгып, ирекле сәүдәгә юл куюга, капитализмның беркадәр үсешенә мөмкинлек бирүгә барудан курыкмады. Ленин, сәүдә оборотына беркадәр ирек бирү крестьяннарның ху җа л ы к к ыз ы кс ы 11 у ч а ил ы гы н арттырыр, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрер һәм авыл хуҗалыгының тизрәк күтәрелешенә китерер, көч һәм средстволар туплап, социализмның экономик нигезен — куәтле индустрия тудырырга һәм аннары, илдә капитализм калдыкларын бетерү өчен кискен һөҗүхмгә күчәргә мөмкин булыр, дип исәпләде. Ленинның бу даһи алдан күрүе практикада тулысы белән тормышка ашты. Ленин, булачак тарихи вакыйгаларның асылын искиткеч үткен күз белән күреп, үзендә фәнни алдан күрүнең бөек көчен процесслар тезмәсендәге төп буынны һич ялгышмыйча билгеләү осталыгын органик рәвештә бергә кушып, вак индивидуаль крестьян хуҗалыкларын социалистик үсеш юлына күчерүнең тарихи зарурлыгын, реаль мөмкинлеген, практик юлларын һәм чараларын күрсәтте.
Бу юл Ленинның кооперация планында билгеләнде. В. И. Ленинның даһи күрсәтмәләре белән кулланып, партия үзенең практик эшендә, авыл хуҗалыгын коллективлаштырмый торып, безнең илне социализмның экономик фундаментын салу буенча киң юлга чыгарырга мөмкин түгел, күп миллионлаган хезмәт иясе крестьяннарны хәерчелектән һәм наданлыктан коткарырга мөмкин түгел, дигән караштан чыгып эш итте. Ленинның бөек акыл иясе булуы бик зур көч белән нәкъ менә шунда күренде ки, ул авыл хуҗалыгын социалистик авыр индустрия нигезендә генә үзгәртеп корырга, аиы социалистик үсеш юлына юнәлдерергә һәм авылда капитализмның тамырларын тәмам җимерергә мөмкин булачагын даһиларча сизгерлек белән әйтеп бирде. Ленинның бу революцион алдан күрүе соңыннан искиткеч төгәллек белән дөрескә чыкты. Марксизм тарихында беренче тапкыр буларак, бөек Ленин партиянең милли мәсьәлә буенча теоретик программасын һәм политикасын эшләп бирде. Ленин халыкларның тигез хокуклылыгы һәм дуслыгы политикасын рухландыручы булды һәм бу политиканы практикада тормышка ашыруга җитәкчелек итте. Тарихи вакыйгаларның асылын тирәнтен аңлап, иҗтимагый үсеш законнарын, революция законнарын белүе белән Ленин, Бөек Октябрь көннәрендә, моннан соң хакимлек итүче халыклар да, буйсындырылган халыклар да булмаска тиешлеген, халыклар тигез һәм ирекле булырга тиешлеген искиткеч ачык һәм анык рәвештә алдан күрде. Милли мәсьәләне хәл итүдә Октябрь революциясе бөтен дөнья тарихының яңа эпохасын ачты. Ул, диде Ленин, милли изү богауларын бер сугу белән челпәрәмә китерде, халыклар арасындагы иске мөнәсәбәтләрне йөзтүбән китерде, элекке милли дошманлыкны җимерде, халыкларның хезмәттәшлеге өчен җирлек тазартты һәм рус пролетариатына Россия
96
дә генә түгел, бәлки Европа һәм Азиядә дә аның башка милләт туганнары арасында ышаныч яулап алды. Шуның белән ул иске политиканы, патша һәм буржуазия политикасын, кабергә күмде һәм яңа интернациональ политика — халыклар арасында дуслык, туганлык политикасын игълан итте. Үзенең куәтле алдан күрүе белән киләчәктәге вакыйгаларның асылын тирәнтен аңлый белгән бөек фикер иясе булган В. II. Ленин болай язды: «Без милләтләрнең ирекле союзын. — бер милләтнең икенче милләтне бернинди дә көчләвенә юл куймый торган союзны, — тулысыңча ышануга, туганнарча бердәмлекне ачык аңлауга, тулы ирекле татулыкка нигезләнгән союзны телибез. Мондый союзны тиз генә тормышка ашырып булмый; эшне бозып җибәрмәс өчен, ышанмаучылык тудырмас өчен, алпавытларның һәм капиталистларның йөз еллар буенча изүеннән калган ышанмаучылыкны, хосусый милекне һәм аны бүлүләр, каткат бүлүләр аркасында килеп чыккан дошманлыкны бетерүгә мөмкинлек бирер өчен, андый союзга нык чыдамлык белән һәм бик нык саклык белән барып җитәргә кирәк» (В. И. Л е н и н, Сочинения, т. 30, стр. 269). Халыкларның һәм милләтләрнең тигез хокуклыгы турында Ленинның бу фәнни алдан күрүенең бөек көчен һәм аның хаклы булуын соңыннан барлык тарихи вакыйгалар бөтенләй һәм тулысынча расламадымыни? Советлар Союзы дөньяга милли мәсьәләне хәл итүнең үрнәген бирде. Советлар Союзында барлык милләтләр һәм халыклар тату яшиләр һәм ирекле рәвештә үсәләр. СССР халыкларының какшамас дуслыгы— күп милләтле Совет дәүләтенең бик әһәмиятле нигезләреннән берсе һәм тугандаш республикаларның һаман саен уңышларга ирешә баруларының төп шарты. Безнең эчке бурычларыбызны хәл итүне Ленин халыкара масштабтагы бурычларны уңышлы хәл итү белән өзелмәс рәвештә бергә бәйләп килде. Ленинның алдан әйткән бөек сүзләре хәзерге көндә искиткеч көч белән дөрескә чыкты: әгәр Россия электр станцияләренең һәм куәтле техника җиһазларының куе челтәре белән капланса, безнең коммунистик ху
җалык төзелешебез булачак социалистик Европа һәм Азия өчен үрнәк булып әверелер. Ленинның бу сүзләре бөтендөнья иҗтимагый үсешенең бөтен барышы белән, халыкара күләмдә демократия һәм социализм көчләренең искиткеч рәвештә ныгуы белән расланды. Безнең илдә социализмның җиңүе, Коммунистлар партиясенең һәм совет халкының коммунистик җәмгыять төзү буенча алып барган мәһабәт эшчәнлеге Европадагы һәм Азиядәге халык демократиясе илләре өчен рухландыручы үрнәк булып хезмәт итә. В. И. Ленин социализмның җиңүен Россия белән берлектә халыкның гигант күпчелеген тәшкил итүче Кытай һәм һиндстан халыкларының куәтле азатлык хәрәкәте күтәрелеше белән бәйләде. Империалистик дәүләтләр белән булачак бәрелештә без сакланып кала алырбызмы, дигән сорауга җавап биреп, Ленин язганча, җир йөзендәге халыкның гигант күпчелеге тора-бара капитализмның үзе белән көрәшкә өйрәтелә һәм тәрбияләнә; гомумән һәм тулаем алганда көрәшнең ничек бетәчәген тик шул нигездә генә алдан күрергә мөмкин. Тарихның үзенең иң текә борылышларында ничек барышын Ленинның ачык итеп алдан күрүенә нигез булган хәл шул ки, «Көрәшнең нәтиҗәсе, ахыр чиктә, шуңа бәйләнгән: Россия, һиндстан, Кытай һ. ш. о. халыкның гигант күпчелеген тәшкил итәләр. Нәкъ менә халыкның шушы күпчелеге үзенең азатлыгы өчен көрәшкә соңгы елларда гадәттән тыш тизлек белән тартыла да, шулай булгач, дөньякүләм көрәшнең тәмам чишелүе нинди булачагы турында бу мәгънәдә һичбер шик булу мөмкин түгел. Бу мәгънәдә социализмның тәмам җиңеп чыгуы тулысынча һәм һичшиксез тәэмин ителгән» (В. И. Лени н. 1923 елгы мәкаләләр, Татгосиздат, 1952 ел, 45—46 битләр).
97
Бөек Ленинның тирән фәнни алдан күрүен тарихи үсешнең бөтен барышы раслады. Җир шарындагы халыкның өчтән бер өлеше капитализм изүеннән азат ителде. Кыска гына тарихи бер чор эчендә Европада һәм Азиядә күп кенә дәүләтләр, : шул исәптән СССР һәм Кытай кебек, бөек державалар капитализм белән араны өзделәр. Демократик дәүләтләр лагере, социализм лагере , мәйданга килде. Бу — XX гасырның бөек казанышы. Халыклар палачы һәм аларның иреген буучы, бөтендөнья жандармы булган Англия-Америка империализмын В. И. Ленин пролетариат юлбашчысының бөтен дәрте белән фаш итте. Бөек Ленинның моннан утыз елдан да элек әйткән сүзләре хәзер никадәр дөрес әйтелгән сүзләр булып яңгырыйлар. 1918 елның ноябренда Ленин болай диде: «Без күрәбез ки, Англия һәм Америка, үз вакытында Германия кебек үк, кыргый рәвештә котырыналар, һәм шуңа күрә, Герман империализмы бик шәп дөмеккән кебек үк, алар да тиз-тиз, ә, ихтимал, тагын да тизрәк дөмегүгә якынлаша баралар. Герман империализмы башта, Европаның дүрттән өч өлешенә җәелеп, акылга сыймаслык рәвештә күбенде, симерде, ә аннары, ул шунда ук шартлады һәм коточкыч сасы ис калдырды. Ә хәзер Англия ҺӘХМ Америка империализмы шулай ашкынып бетүгә таба бара» (В. И. Ленин, Сочинения, т. 28, стр. 138). Әгәр Америка-Англия империалистлары өченче бөтендөнья сугышы утын кабызып җибәрергә батырчылык итсәләр, бөтендөнья капитализмына аның үткән ике бөтендөнья сугышыннан да кыйммәткәрәк төшәчәген, аның бөтендөнья капитализмының һәлакәтен тизләтәчәк кенә икәнлеген бөтен дөнья халыклары беләләр. Бөек Ленин тынычлыкны турылыклы һәм эзлекле яклаучы булу белән бергә булачак тынычлыкның, ныклы һәм гадел тынычлыкның нигезләрен салды һәм перспективаларын билгеләде. Советлар республикасы тынычлык лозуигысы белән дөньяга туды. Совет хөкүмәтенең тышкы политика
өлкәсендәге беренче акты солых турында Ленин тарафыннан язылган атаклы декрет булды. Бу мәсьәләдә дә, диде Ленин, Октябрь революциясе бөтендөнья тарихының яңа эпохасын ачты. Советлар Союзы шул вакыттан бирле, ике системаның тыныч яшәве мөмкинлеге турында Ленин — Сталин күрсәтмәләре белән рухланып, өзлексез рәвештә һәм һич читкә тайпылмыйча тынычлык политикасы үткәрә. Алдагы иҗтимагый үсешнең тарихи юлларын бөек Ленин безнең гасыр таңында ук ачык рәвештә алдан күрде һәм фәнни оптимизм, революцион пафос белән сугарылган гүзәл сүзләр белән характерлап бирде. Ленин коммунистларның киләчәк үзләренеке булачагын, аларда киләчәккә тулысынча ышаныч белән карарга бөтен нигезләр барлыгын белергә тиешләр икәнлеген тирән акыл белән әйтте. Чынбарлыкны чагылдыру гына түгел, бәлки алга таба бару юлын да күрсәтә торган совет әдәбиятының үсешенә карата да Ленинның даһи күрсәтмәләре бар. Совет язучысы тормышны художестволы дөрес сурәтләү өчен, аны схоластик рәвештә, үлек итеп түгел, бәлки чынбарлыкны үзенең революцион үсешендә сурәтли белү өчен тормышны белергә һәм нык өйрәнергә тиеш. Совет язучыларының бурычы — яңа чынбарлыкны өйрәнү, сурәтләү һәм яңаның үсешенә булышу, аны раслау. Совет язучысында фәнни-худо- жество алдан күрү сәләте бар, ул, җәмгыятьнең үсеш законнарына таянып, иртәгәге көнне алдан күрә. Совет язучысының ике чынбарлыкны гына • түгел, — үткән көнге чынбарлыкны һәм бүгенге чынбарлыкны гына чагылдыру түгел, бәлки өченче чынбарлыкны — иртәгәге көннең чынбарлыгын да күрсәтергә тиеш икәнлеген М. Горький берничә тапкыр әйтеп үтте. Социалистик реализм язучысы, типик характер
-с. Ә.“ № 4.
ларны типик шартларда сурәтләү белән бергә, аларның үсешенең типик тенденциясен күрсәтеп үтәргә, шуның белән бөек коммунизм идеаллары өчен көрәшергә тиеш. Шулай итеп, социалистик реализм кешеләрне ничек булсалар, шулай итеп тә һәм аларның ничек булырга тиешлеген дә күрсәтә. Ленин бик еракка алга карады, ул тормышны югарыдан очкан бөркет күзе белән күрде. Даһи Ленин алдан әйткән һәм алдан күргән нәрсәләр хәзер реаль чынбарлыкка әверелде. Ленин киләчәктә нәрсә булырга тиешлеген алдан күрә белә иде. Буржуаз җәмгыять шартларында ук Б. II. Ленин менә нинди җәмгыять турында уйлаган иде: анда «азат әдәбият булачак, чөнки комагайлык түгел һәм карьера түгел, бәлки социализм идеясе һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек аның сафларына яңадан
яңа көчләрне җыячак. Бу — азат әдәбият булачак, чөнки ул рәхәткә туйган героиняга түгел, эч пошудан һәм симезлектән җәфа, чигүче «өстәге уи меңгә» түгел, бәлки илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итәчәк. Бу — азат әдәбият булачак, кешелекнең революцион фикеренең соңгы сүзен социалистик пролетариатның тәҗрибәсе һәм җанлы эше белән җимешләндерә- чәк» («Ленин әдәбият турында», Татгосиздат, 1947 ел, 10 бит). В. И. Ленинның бу алдан күрүе безнең илдә тулысымча дөрескә чыкты. Хәзер, безнең илдә яңа социалистик җәмгыять төзелгәч, Ленинның бу чын ирекле, халык белән ачыктан-ачык бәйләнеш тотучы әдәбият принцибы аеруча тулы һәм бөтен килеш тормышка ашырылды.