Безнең календарь
ГАНС ХРИСТИАН АНДЕРСЕН (1805—1875) Шушы елның 2 апрелендә Бөтендөнья «Агнета һәм Моряк» исемле поэмасын яза, тынычлык Советы карары нигезендә хезмәт ияләре Даниянең күренекле язучысы, үзенең әсәрләре белән дөнья әдәбиятының XIX йөз тарихында зур эз калдырган Г. X. Андерсенның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтте. Андерсен үзенең иҗатын шигырьләр язу белән башлап җибәрә. 1829 елда аның «Хольм каналыннан Алмагерның көнчыгыш чигенә кадәр җәяүләп сәяхәт» исемле юмористик китабы басылып чыга. Шуннан соң ул бер-бер артлы комедияләр һәм романнар бастырып чыгара башлый. Тиздән аның исеме дөнья җәмәгатьчелеге арасында киң тарала. Ләкин шулай булуга да карамастан, Даниянең югары катлау даирәләре аны төрле яклап кыерсыталар, аңа төрле ялалар ягалар. Шуңа күрә ул берничә тапкыр ватанын ташлап китәргә мәҗбүр була. 1833 елда Андерсен төрле илләргә сәяхәт ясый һәм шул сәяхәт вакытында, Дания халык җыры
ХАЧАТУР АБОВЯН
(1805—1848)
«Ледяница» исемле әкият-повестен төгәлли һәм «Импровизатор» исемле романын яза башлый. 1834 елда ул Даниягә әйләнеп кайта һәм 1835 елда үзенең әкиятләр һәм хикәяләр китабының беренче томын бастырып чыгара. Андерсен үзенең әкиятләрендә рухи яктан саф, сәләтле, ярлы кешеләрне сурәтли. Аның иҗаты ярлы халыкка тирән мәхәббәт хисләре, киләчәккә ышану белән сугарылган. Ләкин Андерсенның демократизмы чикләнгән характерда. Ул үз вакытының социаль проблемаларын тирәнтен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Аныңча, халык тормышын яхшырту кешеләрдә яхшы хисләр, кешелекле хисләр тудыруга бәйләнгән. Андерсенның әкиятләре бөтен дөнья халыклары тарафыннан хәзерге көндә дә яратылып укыла. Аның әсәрләрен татар укучылары да яратып укыйлар. Андерсен әкиятләре, татарчага тәрҗемә ителеп, берничә тапкыр басылып чыкты.
сюжетыннан файдаланып,
Бөек әрмән язучысы, яңа әрмән әдәбиятына нигез салучы, мәгърифәтче-демо- крат Хачатур Абовян әрмән культурасы үсешендә гаять зур урын алып тора. Ул үзенең әсәрләрендә әрмән халкының омтылышларын, уйларын һәм хисләрен, бәхетле киләчәк турында хыялларын сурәтләде. Абовянның тирән эчтәлекле иҗаты аның үз халкын чын йөрәктән яратуын әйтеп тора. Үз халкына булган шушы мәхәббәт хисләре аның әсәрләрен чын патриотизм белән, төрек, иран басып алучыларына карата ачы нәфрәт белән сугара. Уз ватанының язмышын чын күңелдән кайгырту, үз халкы омтылышлары белән яшәү бөек язучыны әрмән халкын иран коллыгыннан азат итүдәге Россиянең тарихи ролен аңлауга этәрә. Абовяндагы патриотик хисләр Россиягә булган туганлык мәхәббәте белән бергә үрелгән. Абовянның гүзәл иҗатын рус һәм әрмән халыклары арасында дуслык җыры дип әйтергә мөмкин. Хачатур Абовян 1805 елда Ереван шәһәреннән ерак булмаган Канакер дигән
авылда туган. 1823 елда Абовян Тифлистәге Нересеян семинариясенә укырга керә һәм биредә рус һәм чит ил телләрен, әдәбиятны, табигать, тарих фәннәрен өйрәнә. Тифлистәге алдынгы интеллигенция, Кавказга сөргенгә җибәрелгән декабристлар белән аралашу Абовянның дөньяга карашына зур йогынты ясый. Абовян, 1826 елда башланып киткән РусИран сугышы аркасында, укуын дәвам иттерә алмый һәм үзенең туган авылына кайтып китәргә мәҗбүр була. Сугыш нәтиҗәсендә әрмән халкы өстенә төшкән авырлыкны, газапны Абовян үз күзе белән күрә һәм бөтен әрмән халкы белән берлектә түземсезлек белән сугышның чишелешен көтә. Иран сатраплары әрмән халкын рәхимсез рәвештә талыйлар, җәзалыйлар, туган йортларыннан куалар. Менә шушы вакыйгалар аның «Әрмәнстан яралары» исемле романына нигез була. «Әрмәнстан яралары» — әрмән халкының Иран коллыгында газап чигүе һәм басып алучыларга каршы героик көрәше ту-
КОНСТАНТИН ВАСИЛЬЕВИЧ ИВАНОВ (1890—1915) Апрель аенда чуваш халкының бөек шагыйре К. В. Ивановның үлүенә кырык ел тулды. К- В. Иванов 1890 елның 2 июнендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе Слакбаш авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1903 елда, ул Сембер шәһәрендәге чуваш укытучылар мәктәбенә укырга килә. К. В. Иванов башта шушы мәктәп янындагы хәзерлек группасын тәмамлый, аннары 1906 елда укытучылар мәктәбенең беренче классы укучысы булуга ирешә. Ләкин аңа биредә озак укырга туры килми. 1907 елның февраленда укучылар революцион митинг уздыралар.' Бу митингта политик речьләр сөйләнә, революцион җырлар җырлана. Укучылар укытыла торган фәннәрнең киңәйтелүен, китапханәләргә йөрү мөмкинлеген таләп итәләр. Шушы вакыйгадан сон, кырык укучы белән бергә, К. Иванов та мәктәптән чыгарыла. Аның иҗади эшчәнлеге 1907—1908 елларда башлана: ул башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр редакцияли, М. Ю. Лермонтовның күп кенә шигырьләрен чувашчага тәрҗемә итә һәм үзенең өч оригиналь әкиятен («Ике кыз туган», «Тимер ватыгы», «Тол хатын») һәм «Нарспи» исемле поэмасын яза. Шул ук елларда ул үзлегеннән укуын дәвам итә һәм 1909 елда Сембер гимназиясендә халык укытучысы дигән дәрәҗәгә экзамен тапшыра. К. Ивановның «Нарспи» поэмасында тормышчан, реалистик картиналар аша чуваш халкының катлаулы тормыш-көнкүреш шартлары гәүдәләндерелә. «Нарспи» поэмасы — чуваш хезмәт ияләренең байлар изүе астында җәфа чигүләрен, хокуксыз- лыкка дучар булуларын, аларның яңа тормышка омтылуларын зур поэтик көч белән сурәтли торган әсәр. Анда чуваш халкы тормышының характерлы күренешләре, якты омтылышлары тупланган. Поэма кешегә мәхәббәт, кешене олылау, аның чын рухи сыйфатларына соклану мотивлары белән сугарылган. К. В. Ивановның кыска, ләкин гаять тирән эчтәлекле иҗаты халык иҗатының һәм рус классикасының уңай йогынтысы нигезендә үсә. Халык иҗатын һәм прогрессив рус әдәбияты вәкилләренең әсәрләрен өйрәнү нәтиҗәсендә ул «Нарспи» кебек гүзәл әсәр тудыруга ирешә. Совет власте елларында «Нарспи» поэмасы, рус теленә тәрҗемә ителеп, Москва издательстволарында берничә тапкыр басылып чыкты. Бу поэма шагыйрь Ш. Мөдәррис тәрҗемәсендә татар укучыларына да яхшы таныш.