СЪЕЗДДАН КАЙТКАЧ
Колонналы залда, соңгы 20 ел эчендә чыккан >матур әдәбият күргәзмәсен карап йөргәндә, рус язучы- ларыннан бер иптәш: — Татар әдәбияты турында күп сөйлиләр, ләкин китапларыгызны күрмим, — диде. — Менә Шәриф Камал. Зур язучыбыз, дисез. Без дә ишетеп беләбез. Ләкин рус телендә аның әсәрләре бармы? Башка телләргә тәрҗемә ителгәнме? Күргәзмә стэндында Ш. Камалның рәсеме куелган иде. Рәсем астында юка гына бер китапчык — «Акчарлаклар»ның тәрҗемәсе. Оятыбызга каршы, Шәриф Камал кебек күренекле язучыбызның шушы юка китабыннан башка тагын берничә новелласы гына русчага тәрҗемә ителгән. Кайда аның «Таң атканда» һәм «ЛАатур туганда» романнары, кайда аның бик күп сандагы матур хикәяләре, кызыклы пьесалары? Ш. Камал гына түгел, безнең бөек Тукаебыз да рус халкына, димәк, башка халыкларга да, тулы килеш билгеле түгел әле. Алар аны фәкать шагыйрь дип кенә беләләр, ә Тукай прозаик та, менә дигән публицист һәм философ та бит. һ. Такташ, Ф. Кәрим, М. Җәлил кебек талантлы шагыйрьләрнең дә китаплары рус телендә юк. Съездда, поэзия турында сөйләгәндә, бе- ренчеләрнең берсе булып, хаклы рәвештә, Муса Җәлилнең данлы исеме телгә алынды. Аның шигырьләреннән өзекләр китерелгән саен зал тирән дулкынлан)' кичерде. — Кайда аның гүзәл шигырьләре? Ник тәрҗемә итмисез сез алар- ны? Ник шундый зур хәзинәне үзегездә генә биклән яткырасыз? Бу — җинаять бит! —дигән сүзләрне съездда безнең һәрберебез кат-кат ишетте. Ниһаять, Муса Җәлилнең рус телендә чыккан Моабит шигырьләре китап киоскасында күренгәч, делегатлар бу бәләкәй китапны чират торып алдылар. Икенче, өченче тәнәфесләрдә ул китап беркайда да күренмәде инде — сатылып бетте. Әгәр дә без үзебезнең бүгенге әдәбиятыбызны рус халкына һәм рус халкы аркылы башка халыкларга да чынлап торып күрсәтергә телибез икән, югарыда исемнәре телгә алынган яки әсәрләре рус теленә азмы- күпме тәрҗемә ителгән язучылар белән генә дә чикләнә алмыйбыз. И. Гази, А. Шамов, М. Әмир, Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Гобәй кебек прозаикларның, Ш. Маннур, Ә. Исхак, С. Баттал, Н. Арслан, М. Садри, Г. Хуҗи кебек шагьшрьләрнең, Г. Ко- лахметов, М. Фәйзи, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, Р. Ишморат кебек драматургларның әсәрләрен тәрҗемә иттермичә калсак, безнең әдәбиятыбыз бик бәләкәй һәм көчсез булып күренер иде. Рус телендә татар совет язучыла- рының әсәрләре бик аз басылуы бары тик безнең үзебезнең бу эшкә җитди әһәмият бирмәвебездән, гамьсезлек күрсәтүебездән генә килә. Башка һичбер объектив сәбәпләр юк. Моннан соң бу эш белән правление дә, иҗат секцияләре дә якыннан кызыксынырга һәм безнең әсәрләребезне рус телендә чыгаруга бик зур, бик әһәмиятле бер эш итеп карарга тиешләр.
110
Шулай да кайберәүләр, бәлки: съезддан соң язучылар язган әсәрләрен тәрҗемә иттерү турында түгел, ә яңа әсәрләр иҗат итү турында сөйләргә тиешләр дип әйтүләре мөмкин. Бик дөрес. Ләкин яңа әсәрләр язу өчен язылганнарын күрсәтә белү дә бик кирәк. Зур әдәбиятка — зур игътибар, зур таләпләр. Бу кем өчен сер? «Совет әдәбияты бөтендөнья художество иҗатының иң алдынгы сафында булырга тиеш», дип әйтелә Үзәк Комитетның котлау хатында. Бу гаять зур бурыч һәм бу бурыч олы совет әдәбиятының аерылмас бер кисәге булган татар совет әдәбияты өстенә дә бөтен җаваплылыгы белән т&иә. Без, К. Фсдин сүзләре белән әйткәндә, әдәби сәнгатебезнең сыйфат үсеше буенча иң югары баскычка күтәрелү бурычлары алдында торабыз. Үзебезнең зур һәм бай әдәби хуҗалыгыбызга шул зур таләпләр һәм зур бурычлар югарылыгыннан карарга тиешбез. Безнең бүтән бернинди дә критерийларыбыз юк һәм булмаячак та. Соңгы ике-өч ел эчендә «Совет әдәбияты» журналында һәм аерым китап булып байтак кына яңа романнар, повестьлар, хикәяләр, поэмалар, шигырьләр басылып чыкты. Сүз юк, алар арасында әйбәтләре аз түгел. Бу турыда, бик үк системалы рәвештә булмаса да, тәнкыйть теге яки бу әсәр уңае белән үз фикерен әйтеп килә. Ләкин хәзер бу аз. Хәзер инде әдәбиятыбызның уңай яклары һәм кимчелекләре турында сөйләгәндә дә киңрәк гомумиләштерүләр белән эш итәргә вакыт. Съезд залында докладларны һәм чыгышларны тыңлап утырганда да, съезд материалларын кабат укыганда да мин үз әдәбиятыбызның уңай һәм кимчелекле яклары турында уйландым. Бигрәк тә кимчелекле якларыбыз турында, чөнки кимчелекләр үсешне тоткарлыйлар. Нәрсәдә безнең кимчелекләребез? Нәрсәләр безгә укучының бүгенге югары таләпләренә җавап бирерлек яхшы әсәрләр язарга комачаулый? Ни өчен безнең күп кенә, хәтта яхшы дип йөртелгән әсәрләребез дә укучыны тулысынча канәгатьләндермиләр? Беренче һәм иң зур кимчелекне съездда күренекле рус художниклары күрсәттеләр. Алар, чын йөрәктән ачынып, язучыларның үз талантларына карата таләпчәнлекме киметүләре турында, ягъни мастерлык мәсьәләләренә игътибарсыз булулары турында сөйләделәр. Шуның аркасында китап дөньясына төссез, күңелсез, күләгә
китаплар бер-бер артлы чыгып торалар һәм салкын йөрәктән язылган булулары аркасында укучыда да салкынлык тудыралар. Мондый әсәрләрнең зарарлы ягы тагын шунда: алар укучыны барлык әдәбияттан биздерәләр, укучы каршында барлык матур әдәбиятның кыйммәтен төшерәләр, һәм нәтиҗәдә коммунистик тәрбия эшенә зур зыян китерәләр. Безнең икенче төп кимчелегебез социалистик реализм методын тирән- тен төшенеп бетмәвебездә. Вакыты- вакыты белән без аны берьяклы итеп, вакытьнвакыты белән сай һәм гадиләштереп аңлыйбыз. Съезд социалистик реализмның мәгънәсен тарайтуларны, бозуларны да, шулай ук кайбер язучыларның аерым әсәрләрендә социалистик реализм методыннан читкә китүләрен дә каты тәнкыйть астына алды. Билгеле ки, социалистик реализм художнигы өчен бер генә хакыйкать бар— ул социализм өчен көрәшүче халык хакыйкате. Совет художнигы үз әсәрләрендә шул хакыйкатьне үткәрә, шуны яклый. Бүтән барлык хакыйкатьләрне ул күрсәтә алса да. аларны яклый һәм раслый алмый. Моңа мисал итеп К. Симонов Э. Ка- закевичныц «Далада ике кеше» әсәрен китерде. Бу повестьның эчтәлеге болай: чибәр генә бер яшь лейтенант дивизиягә ашыгыч приказ илтергә тиеш була, ләкин, куркаклыгы аркасында, приказын вакытында илтеп тапшырмый, һәм дивизия һәлак була. Трибунал әлеге лейтенантны атарга хөкем итә. Казакевич, шул лейтенантның эчке дөньясында казынып, аны акларга керешә. Аның яшьлегенә, яшисе килүенә басым ясый. Ул лейтенантның әнисе, сөйгән кызы бар икән. Алар аны көтәләр...
111
Повесть ахырында автор әлеге куркак лейтенантны үлемнән саклан , алып кала. Ләкин автор олы һәм каты хакыйкатьне оныта: шушы бер лейтенантның куркаклыгы аркасында меңнәречә сугышчылар һәлак була, меңнәр- . чә атааналар сөекле балаларыннан, хатыннар сөекле ирләреннән, кыз- -лар сөйгән ярларыннан мәңгегә ае- . рылалар. Социалистик реализм язу- г чысы -менә шушы меңнәр интересын- . нан чыгып эш итәргә тиеш иде. Э. Казакевич, социалистик реализм методыннан читкә китеп, бер лейте- s кантның, бер ананың, бер кызның : ннтересын күздә тота. - 'Шундый ук м-исалны татар әдә- : биятыннаи китерә алмыйм. Ләкин : халык хакыйкатен бик вак-вак нәрсәләргә кайтарып калдыру, халык тормышының чыннан да зур, дул- , кынландыргыч мәсьәләләрен читлә- , теп үтеп, кечкенә бер информация өчен тенә ярарлык фактларны кы- • ландырып-кыландырып хикәягә әверелдерү, повестьларга, романнарга кертү күренешләрен бездән дә табарга мөмкин булыр иде. •Яшермичә әйтергә кирәк, күп вакытта без теге яки бу әсәребезгә материал сайлаганда, ул материал халык хакыйкатен күрсәтер өчен ярыймы, юкмы—ул турыда тирән- тен уйламыйбыз. Архитектор йорт салдырганда, конструктор машиналар төзегәндә беренче чиратта материалларның ныклыгы турында кайгырта. Ә без, кеше рухы инженерлары, бу турыда нигәдер онытабыз һәм уртачадан түбән кул материалдан менә дигән әсәр ясамакчы булабыз. Сүз юк, Р. Төхфәтуллин «Яңа магазинда» хикәясен, А. Садретдинов «Танышлар» хикәясен яхшы ният белән язганнар. Хикәяләренең идеяләре дә бик матур. Ләкин шушы идеяне ачар өчен сайлап алынган тормыш материаллары бик кечкенә. Сатучы кыз Галиянең кибеттә әйбәт пальто барлыгын сөйгән егетенә әйтмәвендә (шуның белән автор аның саф иамуслылыгын, халык интереслары өчен торганлыгын күрсәтмәкче була), ферма мөдире Халидәнең яңгыр түгел, «таш яуса да, пуля явып торса да (?!)» җыелышка баруы да (шуның белән автор аның хезмәткә намус белән каравын күрсәтмәкче була), укучыны бу эшләрнең батырлык икәненә ышандырмый. Ә ышандырмау — художество әсәрен юкка чыгара торган момент. Чыннан да, Халидә туңын, чыланып җыелышка килә. Автор әйтүенә
караганда, җыелышта типовой абзарлар, дуңгызлар мәсьәләсе каралырга тиеш. Каралсын да, ди. Ләкин хикәядә Халидә җыелышка бармый, һәм без гомумән терлекчелек мәсьәләсе турында әсәрдә бүтән бернәрсә дә күрмибез. Хикәя урталай сынгандай була. Аның икенче өлеше инде бөтенләй икенче нәрсәгә,— җимерек автомобильне төзәтүгә багышланган. Шулай итеп укучы Халидәнең хезмәткә булган чын мөнәсәбәтен дә, хезмәтен дә күрмичә кала. Ә бо- лардан тыш аның эчке гүзәллеген, олы мәхәббәтен ничек итеп тулы килеш тасвирларга мөмкин?! Социалистик реализм тормыш күренешләрен бизәргә һәм шомартырга да, шулай ук җиңеләйтеп күрсәтүгә дә юл куймый. Кыен, авыр, хәтта чамасыз авыр моментлар да тормыштагыча бөтен тирәнлеге белән күрсәтелсен. Ләкин кешеләр бу авырлыкларны ни өчен башларыннан кичерәләр, нинди максат өчен алар җиңеп булмастай кыенлыкларны да җиңеп чыгалар, ни өчен алар корбаннар бирәләр — бу әсәрдә укучыга ачык булырга, вакытлы җиңелү артында ул киләчәктәге җиңүне ачык күрергә тиеш. Шул чагында гына социалистик реализм художнигы чын дөреслекне, чын хакыйкатьне бирә ала. AL Әмирнең «Ялантау кешеләре» романындагы «Юл газабы» дигән бүлекне хәтерләгез. Кыш. Салкын. Йөзләрчә олаулар, авыр йөкләрне тартып, Ялантауга баралар. Салкыннан кешеләрнең күз керфекләре ябыша, сулышлары буыла. Атлар бата, йөкләр ава... Язучы кешеләрнең бу кыенлыклар белән ни өчен, нинди максат хакына көрәшүләрен ачык күрсәт- мәсә, аның хикәяләве кешеләрнең газабыннан тәм табуга яки көлүгә, бу газапның мәгънәсезлеген, гомумән
112
кеше тормышының мәгънәсезлеген исбат итүгә кайтып калыр иде. Буржуаз язучы моны шулай эшләр дә иде. Социалистик реализм художнигы шул ук күренешне, аның максатын ачык күрсәтүе аркасында, батырлык итеп бирә. Социалистик реализмның рамкалары бик киң. Ул яшәүне байрагы итеп күтәргән хәлендә үлем турында язуны да тыймый. Социалистик реализм методы белән язылган күп кенә әсәрләрнең финаллары геройларны}’ үлемнәре белән беткәнлеген без беләбез. Алыгыз «Яшь гвардия»- не, «Чапаев»ны яки безнең татар язучыларыннан 1\. Нәҗминең «Язгы жилләр»ендәге Мостафаны, М. Әмирнең «Агыйдел»ендәге Гаязны. Бу китапларның соңгы битләрен япканда, укучы күңелендә авыр, караңгы, газаплы уйлар түгел, үлем куркынычы түгел, бәлки халык бәхете өчен яшәү тойгысы, якты тойгы, үлемнән көчлерәк булу тойгысы кала. Ә менә М. Әмирнең югарыда телгә алынган әсәрендәге бала үлеме эпизодын укыганда, күңелдә бары тик әрнү генә кала, һәм бу нәрсә романның иң киеренке бер урынында у ку ч ы н ы ң 11 гъти бары н икенче бер нәрсәгә юнәлдерә. Бала үлеме аркылы автор сугышның фронтта гына түгел, тылда да кешеләргә чиксез зур газаплар китергәнлеген күрсәтергә теләгән булса кирәк. Ләкин, әсәрен китап итеп чыгарганда, бу эпизодка яңадан кайтып эшләвенә дә карамастан, нәрсәнедер табып җиткерә алмаган һәм бала үлеме һаман да аяныч бер вакыйга булып кына калган. Бу инде шушы эпизодта язучының социалистик реализм методыннан читкә китүе дигән сүз. Съездда социалистик реализм проблемаларының иң мөһимнәреннән берсе — уңай герой проблемасы киң урын алды. Билгеле ки, съезд алдындагы бәхәсләрдә кайбер иптәшләр идеал яки кимчелексез герой мәсьәләсен яклап чыктылар. Съезд бу фикернең хата икәнлеген исбат итте. Җанлы образларньи калыпка салырга мөмкин түгел. Калып образны үтерә, ул аның тормышчанлыгып урлап, коры дидактикага, акыл өйрәтүгә генә китерә. Социалистик реализмны ниндидер катып беткән кануннарга кайтарырга маташучылардан ачы рәвештә көлеп, К. Федин сәнгатьне рецептлар буенча тудырып булмавын әйтте. «Дон-Кнхот» романының ничек язылганлыгы турында, диде ул, әдәбиятчы! тикшеренү ясый ала, ләкин моннан без «Дон- Кихот» романын
ничек язарга кирәклеген белә алмаячакбыз. Художник әсәрен һәрвакыт үз таланты, үз хезмәте белән тудырырга мәҗбүр. Шул фикерне яклап, Ф. Гладков: чын художник идеал герой турындагы буш хыяллар белән вакыт үткәрми, диде. А. Фадеев геройларның уңай һәм кире якларын нинди үлчәүдә үлчәү турындагы бәхәсне — схоластик бәхәс дип атады». Кыскасы, укучы идеал геройлар белән дә, яхшы һәм кимчелекле яклары миллиграммлап үлчәнеп «ясалган» геройлар белән дә кызыксынмый. Аны кайнап торган тормыштан алынган за мандашл арыбызның җанлы образлары гына кызыксындыра. Әсәрнең герое тормышка никадәр якынрак булса, укучы каршында аның кыйммәте шулкадәр зуррак. «Яшь гвардия» романында укучыларның иң яраткан геройлары Сергей Тюленин белән Люба Шевцова булуы очраклы хәл түгел. Алар идеаллыктан никадәр ерак булсалар, тормышка шулкадәр якынраклар. Шул якынлык аларны укучылар белән берләштерә. Кимчелексез герой мәсьәләсе, билгеле, съезд алдыннан гына калкып чыкмады. Ул күптәннән яшәп килә һәм хәзер дә бетеп җитмәгән әле. Нәрсәдә күренә иде соң ул? Барыннан да элек коммунист образын күрсәтүдә күренә иде ул.- Безнең күп кенә әсәрләребездә коммунист образлары замандашларына хас барлык сыйфатларны эченә алган җанлы кешеләр итеп түгел, бәлки ниндидер шаблон төсендә, ясалма бер халәттә сурәтләнеп йөрделәр. Шуңа күрә аларның укучыларга йогынтысы да аз булды. Яхшы дип табылган әсәрләребездә дә- коммунист-җитәкче яки рядовой
коммунист образларының әле һаман да тонык һәм сүлпән булып бирелүе безне аеруча нык борчырга тиеш. Нәрсәдән килә сон. бу тоныклык һәм сүлпәнлек? Минемчә, безнең партия һәм партия җитәкчелеге °те- масын үзебезнең әсәрләребездә хикәяләүнең мәҗбүри бер кисәге итеп караудан, ул кисәкне әсәрдәге гомуми вакыйгалар эчендәге борылмалы һәм сикәлтәле юллардан түгел, ә махсус запас юллардай, туры һәм сикәлтәсез юллардан алып барудан котыла алганыбыз юк. Бу исә һич тә дөрес түгел. Безнең совет чынбарлыгында партия һәм партия җитәкчелеге темасы — ул баш геройларның күбесе яши һәм хәрәкәт итә торган атмосфера. Шуңа күрә аларны запас юлга чыгару, ягъни массадан аерып кую мөмкин түгел. Геройлары шушы атмосфера эчендә яшәгән, аларны шул җирлектән көчләп аерып алмаган художниклар һәрвакыт югары* идеяле, югары художестволы әсәрләр иҗат иттеләр, меңнәргә үрнәк булырлык көчле әдәби образлар тудырдылар. Язучының үз героен яратырга хакы бар. Ләкин бу хокук аңа героеның юлына гөлләр сибәргә, аның юл ын д а гы барлык к ыен л ыкл а р н ы алып ташларга һәм аны җиңел уңышлар батыры итәргә нигез бирми. Шулай ук башка барлык геройлар автор яраткан геройга фон гына булып та кала алмыйлар. Хәлбуки, безнең язучылар арасында геройларның юлларын тигезләп, чистартып торучылар да юк түгел. Моңа безнең әдәбиятыбыздан шактый мисаллар китереп булыр иде. Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повестенда, журнал вариантында, Тәзкирә Социалистик Хезмәт Герое исемен ала. Ни өчен, нинди хезмәтләре өчен ала ул бу мактаулы исемне — бу кадәресе әсәрдә күрсәтелми, ләкин укучы авторның героинясына булган кайнар мәхәббәтен адым саен сизеп тора. Китаптагы вариантта Тәзкирә «Почет билгесе» ордены гына ала. Сүз юк, «төзәтеп» автор бик дөрес эшләгән, Тәзкирә реальрәктәе алган, образның ышандыру көче арткан. Ләкин шунысына игътибар итегез: әдәбиятта геройлыкка күтәрү дә, геройлыктан төшерү дә никадәр җиңел башкарыла! Әгәр тормышта да шундый хәлләр булса, күптән инде барлык алдынгы колхозчылар герой булып беткән булырлар иде. Тормышны бизәү, тормышның күләгәле
якларын күрсәтү кебек үк, тормыш законнарын санга алмаучы объектив битарафлык кебек үк зарарлы бер күренеш. Тормыш дөреслеген бозып күрсәтә торган һәрнәрсә эстетик хаталарга гына түгел, әсәрнең идея ягыннан йомшаклыгына да алып килә. Социалистик реализмның каты таләбе бар: социалистик идеяләр тормыш турындагы чын хакыйкатькә генә нигезләнә алалар, ягъни тормыш турындагы чын хакыйкать кенә социалистик реализм әсәренең нигезен тәшкил итә ала, язучы моны онытмаска тиеш. Әсәрдә сурәтләнә торган геройларга бәйләп, язучының үзе турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Совет язучыларының тибы турында съездда күп сөйләделәр. Бу табигый да, чөнки тормыш язучылар алдына яңа бурычлар кую белән бергә, совет язучысыннан яңадан-яңа сыйфатлар да таләп итә. Язучы ике төрле тормыш белән яши алмый: аның геройлары өчен дә бары тик бер генә тормыш бар. Үзе эчеп, исереп, адәм мәсхәрәсе булып йөргән яки бүтән бозыклыклар эшләгән язучы, халыкны мораль сафлыкка һәм батырлыкка өнди алмын. Андый язучыны халык шәфкатьсез рәвештә читкә алып ташлый. Суровлар мисалында бу бик ачык күренде. Аларның исемнәрен съездда бары тик начар яктан гына телгә алдылар. Язучы халык интересы, халык уйлары, халык идеалы белән яшәргә тиеш. Шуңа күрә ул хәрәкәтнең алдында булырга, башкаларга мораль яктан да, рухи яктан да үрнәк күрсәтергә тиеш. Үзәк Комитетның котлау хатында язучының нинди булырга кирәклеге турында бик ачык әйтелгән. Александр Фадеев шул турыда сөйләгәндә гаҗәп тирән мәгънәле сүзләр әйтте. «Язучы, — диде ул, —
8. „с. ә.- № 3 113
114
нәрсә турында гына сөйләмәсен, тормышның кайсы гына якларын чагылдырмасын, ул боларның барысына да үзенең биографиясен салырга тиеш». Съезд бу сүзләргә гөр килеп кул чапты. Ни өчен? Чөнки совет ч ы н б а р л ы гын да язу ч ыи i ы ң гом ер е һәм иҗаты бер-берсеннән аерылырга тиеш түгел, алар бер бөтенне тәшкил итәргә тиеш. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында уйланып карагыз. Аның тормышын иҗатыннан, иҗатын тормышыннан аерырга мөмкинме? һич юк! Муса Җәлилнең үлемсезлеге дә, аның шигырьләренең йөрәкләргә үтеп керә торган көче дә әнә шушы бөтенлектә.
Стиль, форма, жанр мәсьәләләре съезддагы докладларда һәм чытышларда киң урын алды. Бу мәсьәләгә Үзәк Комитетның котлау хатында да, шулай ук съезд кабул иткән яңа Уставта да басым ясала. Социалистик реализмның асылын төшенеп җитмәүче кайбер әдипләр социалистик реализм практикада — стиль дигән сүз, шуңа күрә социалистик реализм әсәрләре өчен гомуми һәм мәҗбүри бер стиль булырга тиеш дип чыктылар. Моннан инде бердәнбер дөрес композиция яки бердәнбер дөрес сюжет уйлап чыгаруга да ерак калмаган иде. Ләкин бу сафсаталарның социалистик реализм белән һичбер уртаклыгы юк. Социалистик реализм, Үзәк Комитетның котлау хатында бик дөрес күрсәтелгәнчә, киң иҗади инициатива күрсәтү, язучының индивидуаль сәләтләренә һәм вкусларына ярашлы рәвештә төрле формалар һәм стильләр сайлап алу мөмкинлеген бирә. А. Сурков һәм К. Симонов докладларында социалистик реализм эчендә, форма һәм стиль өлкәсендә, төрле иҗади агымнар бар һәм алар үзара ярышалар дигән фикер әйтелде. Әдәбиятта һәрбер зур язучы үзенең стилен тудыра. Шолохов, Фадеев, Леонов, Гладков, Федин һәм башкаларның стильләре турында сөйләргә мөмкин. Шәриф Камалның һәм М. Гафуриныц стильләре турында сөйләргә мөмкин. Яки хәзерге әдәбиятыбызга күз салыйк. К. Нәҗминең җитди һәм беркадәр авыр стиле, Г. Бәшировиың романтикалы җиңел стиленә, Ф. Хөснинең уйнаклап торган шаян стиле, шулай ук юморга бик бай, ләкин үзенә бер төрле төс алган И. Гази стиленә бер дә
охшамаганнар бит. А. Шамов, М. Әмир, Ә. Еники һәм Ә. Фәйзиләрнең үз стильләре, үз алымнары бар. Менә шушы күптөрлелек, алар арасында туктаусыз бара торган иҗади ярыш безнең әдәбиятыбызның ямен тудыра. Әгәр шушы күптөрлелек булмаса, әгәр дә без язучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен кыссак, аларны регламентка кертелгән формалар белән генә чикләсәк, без әдәбиятыбызны чәчәк атуга таба түгел, бәлки саргайтуга, корытуга таба алып барыр идек. Ләкин әдәбияттагы төрле стильләрне һәм формаларны, тимер юл рельслары кебек, мәңге янәшә барсалар да, бервакытта да бергә кушылмый торган сызыклар итеп күз алдына китерергә ярамый. Юк, алар тимер юл рельсларыннан битәр, буяулары бер-берсенә күчеп торган гаҗәп матур салават күперенә охшыйлар, чөнки алар бер-берсе белән аралашалар, бер-берсе исәбенә байыйлар, үсәләр. Шуңа бәйләп, А. Фадеев классик әдәбиятның формаларына тәнкыйть күзе белән өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Чөнки бу социалистик р е а л и зм н ың формалары н б а ету га, төрлеләндерүгә алып бара, диде. СССР халыкларының милли әдәбиятлары, шул исәптән татар әдәбияты да ниндидер бушлыкта туган әдәбият түгел. Аларның гасырларга китә торган тирән тамырлары, классиклары һәм классик формалары бар. Без үзебезнең бай һәм күптөрле әдәби мирасыбызны яхшы беләбезме? Кызганычка каршы, алай дип әйтә алмыйбыз. Яшьләр әдәбиятыбызның тарихын бигрәк тә начар беләләр. Ф. Халиди, 3. Бигиев, Ф. Әмирхан кебек 19 гасыр азагында һәм 20
гасыр башында иҗат иткән язучыларга кул селтәргә ярыкмы? Шулай ук Дәрдемәнд, С. Рәмиевләрне дә, буржуаз язучылар дип, тулысынча кире каксак, аларның иҗатларындагы прогрессив -моментларны күрмә- сәк — ә алар һичшиксез бар! — ал а<рны реакционерлар кулына оп- томилайһем тотып бирсәк, ялгышлык эшләгән булыр идек. Әлбәттә, бу язучыларның, барысын да бер сафка тезәргә дә, аларга бердәй бәя бирергә дә мөмкин түгел. Аларның һәрберсе аерым-аерым тикшерүне һәм бәяләүне сорый, һәрберсенең тарихи урыны бар. Ләкин бернәрсә ачык, аларга күз йомарга безнең хакыбыз юк. А. Фадеев съезд трибунасыннан: «Совет әдәбияты кешелекнең үткәндәге үсешендә тудырылган барлык алдынгы һәм прогрессив нәрсәләрне үзенә мирас итеп ала», — диде. К. Федин озак еллар буенча чит илләрдә йөргән, ләкин картлык көнендә Советлар Союзына кайткан Купринның иҗаты кебек үк совет гражданины булып та, илгә кайтыр алдыннан гына үлеп калган Иван Бунинның да иң яхшы әсәрләре совет укучыларына бирелергә тиеш, дип әйткәч, съезд залында озакка сузылган алкышлар яңгырап китте. Моңарчы безнең Язучылар союзы правлениесе дә, иҗат секцияләре дә мирасны өйрәнү мәсьәләсеннән читтә тордылар. Ниндидер язылмаган бер закон нигезендә классикларны өйрәнү Фәннәр академиясе филиалы эше дип кенә каралып киленде, һәм нәтиҗәдә без үзебезнең бүгенге уңышларыбыз белән ниндидер бер
бушлыкта басып торган булып калдык. Киләчәктә, минемчә, мирасны өйрәнүгә һәрьяклап игътибар бирелергә тиеш. Чөнки мирас мәсьәләсе югарыда телгә алынган кайбер язучыларны дәреслекләргә кертү, алар- иың исемнәрен телгә алу белән генә чикләнми. Мирас мәсьәләсе зур мәсьәлә. Ул турыдан-туры әдәбиятыбызның гыйльми һәм тулы тарихын булдыруга да бәйләнгән. Ә әдәбиятыбызның бүгенгәчә азмы-күпме өйрәнелгән тарихы булмавы —гафу ителмәслек бер кимчелек ул.
Ч: Язучыларның Икенче бөтенсоюз съезды безнең илебезнең культура тормышында чиксез зур вакыйга. Аның әһәмияте никадәр зур буласын хәзер хәтта әйтүе дә кыен. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының котлау хатында — бу тарихи программ документта — матур әдәбият һәм һәрбер язучы алдында торган зур һәм җаваплы бурычлар бөтен ачыклыгы белән куелган. Съезд материалларын һәм шушы программ документны тирәнтен өйрәнеп, социалистик реализм биргән чиксез бай мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланып, без партия һәм халык куйган югары таләпләрне акларлык яңа әсәрләр иҗат итүгә бөтен талантыбызны, бөтен көчебезне һәм энергиябезне бирергә тиешбез. Халык һәм партия бездән вәгъдәләр түгел, матур сүзләр түгел, ә югары идеяле, югары художестволы яңа әсәрләр көтә.