ҮСҮ ЮЛЫ
Яшь язучылар альманахының 7 нче китабы чыкты. Альманахта урнаштырылган әсәрләрнең сыйфатыннан чыгып, без яшь язучыларның иҗатлары турында, аларның әдәбият кебек мактаулы, авыр һәм зур хезмәт сорый торган эшкә никадәр җитди килүләре турында билгеле бер күләмдә фикер йөртә алабыз. Әйтергә кирәк, соңгы елларда әдәбиятка омтылучылар саны көннән- көн арта бара. Бигрәк тә бу хәл поэзия өлкәсендә ачык сизелә, һичшиксез, бу ике күренешнең үзара бәйләнеше булырга тиеш. Уйлап карасаң, бу бәйләнешне күрсәтү авыр булмас. Чынлап та, тормышыбызның алга таба үсүе, совет халкы материаль шартларының үсүе үзләрендә әдәби сәләт сизгән кешеләрне каләм алырга этәргеч бирә һәм тор- м ыш н ы ң м ату р л ыгы н, гүзәллеген җырлауга алып килә.
Безнең алда яткан альманахның авторлары күпчелеге белән шагыйрьләр. Дөрес, аларның һәркайсыи да әле шагыйрь дип әйтеп булмый. Ләкин кайбер авторларның үз иҗатларына җитди килеп, поэзиянең нечкәлекләрен аңларга омтылып эш итүләре безне куандыра һәм шул яшь авторларның үзләренең кимчелекләреннән (ә алар бик күп әле) арынып, әдәби алмаш сафларына кереп китүләренә ышандыра. Менә М. Хөснимәрдәнов һәм Ы. Идрисов иптәшләр. Үз шигырьләрендә алар кеше образы тудырырга, аның портретын төсмерләүгә омтылалар. Алар сюжетлы шигырьдә геройларның эчке кичерешләрен, мөнәсәбәтләрен сурәтләргә уйлыйлар. «Беренче көн» шигырендә Хәтирәнең өйрәнчеге Мостафа: Мин өйрәнчек, Бу кыз каршында оят бераз, Ләкин зарар юк. Белмәү гаеп түгел, ә теләмәү... Өйрәнермен. Телим. Карар нык! — кебек уйлары бирелә. Яңа профессияне үзләштерергә керешкән яшь эшченең характерына ятышлы уйлар, авторның бүгенге көн геройла
120
рын сурәтләүгә якын килә башлавын күрсәтә. I I. Идрисовның «Күңел төшеп сөйгән яр...» шигырендә дә бригадир Гарәфи белән колхозчы шаян кыз Фатыйманың характер үзенчәлекләрен ачара тырышу бар. Дөрес, Гарә- финең һаман да мәхәббәттән мәхрүм калуы беркадәр ябышып бетми. Чөнки бу хәл кызны юри шаяртучы, кешене мыскыл итүче итеп калдыра. Ләкин ничек кенә булмасын, бу инде яңалык, бу инде яшь шагыйрьләрнең үз иҗатларына яңача килүләре! X. Мәхмүтов һәм В. Рәхимов шигырьләрендә дә яңа тормыш сулышы бәрелеп тора. Күптән вакыт! Болар — бүгенге тормышны аз булса да сиземли башлау, «үсү юлында» яңа башлангыч адымнар!.. Югарыда күрсәтелгән иптәшләрдән тыш кайбер башка иптәшләрнең дә шигырьләренә хас булган уңай якларны әйтеп китәргә булыр иде. Мәсәлән, матур гына юллар, үзенчәлеккә алып бара торган мотивлар Салих Хәкимов, С. Поварисов, Р. Байтимиров шигырьләрендә кү- ренгәләп китә. Ләкин уңышлы яклардан бигрәк альманахта шигырь белән катнашучы иптәшләрнең кимчелекле якларын, аларга алга таба үсәргә комачаулык итә торган якларын күрсәтәсе килә. А л ьм а н а хта Д. Вәли у л л и н а н ы ң «Безнең партия» һәм «Дилбәр» исемле, форма ягыннан төзек, ягымлы гына шигырьләре басылган. Яшь шагыйрәнең: «Партия җиңү китерде, якты көн бирде, партия җиңү символы, ирек кояшы, партия тынычлыкның биек кыясы» кебек дөрес сүзләре билгеле бер ритмда җыйнак итеп язылган булса да, яшь автор әдәбиятка яңа фикерләр алып килгән, новаторлык күрсәткән, дип әйтеп булмый. «Дилбәр» поэтик төсмерләү ягыннан беренчесенә караганда художестволырак килеп чыккан. Ләкин соңгы юллардагы «эселдәп» торган «беләмсез сез» кебек сүзләр бөтенләй уңышсыз. И. Галләмов — инде берничә елдан бирле язып килүче яшь шагыйрь. Ул«Иртәнге хис» шигырендә төзелеш иртәләрен сурәтли. Шигырьдә хис тә, фикер дә бар. Гудок тавышы аша шагыйрьнең Москва, Урал, Харьковтагы дуслары белән очрашуына да ышанасың, гигант тегермәннәрнең бодай тартуын, станокларның ефәк тасмалар чыгаруын да күрәсең. Шигырь композиция ягыннан да
бер бөтен, төгәл итеп язылган. Ләкин шагыйрь үзе эшчеләр тормышының эчендә кайнап яшәүче булса да, шигырендә бүгенге көн героен күрсәтүгә омтылмаган. И. Галләмовка бу юлда кыюрак булырга күптән вакыт инде. Шундьш төзек кенә шигырьнең бер китек өлешен күрсәтмичә үтү мөмкин түгел. Шагыйрь фикерләрне тыгыз калыпка сыйдырырга тырышып: «Сөйләшәбез... тибә локомотив...» дип язган. Бу — аңлашылмый, яки сәер мәгънә тудыра. Чөнки локомотивның тибүе мөмкин түгел. «Тибә» сүзенең күп төрле төшенчәләре бар. ләкин бу урында аларның берсе дә урынлы түгел. Ф. Әхмәтшинның «Безнең җыр» исемле шигыре дә канәгатьләнү тудырмый. Җыр сүзен — чорга, йөрәкне— терәккә, алабызны — барабызга рифмалаштырып, сүзләр тезеп чыгу кыен эш түгел, һәм шигырь иҗат итүгә — әзер фикерләрне төрлечә урнаштырып, әдәби күнегүләр үткәрү нәтиҗәсе дип кенә карарга ярамый. Мондый шигырьнең башы да, ахырьи да юк. Аны кайсы куплеттан теләсәң, шуннан башларга, теләсәк кайберләрен төшереп калдырып укырга да мөмкин булачак. Чөнки бу шигырьдә авторның төп идеяне ачып салуга юнәлдерелгән омтылышы да юк. Шуңа күрә, ул артык гомуми булып чыккан. Шундый го- мумилек бер Ф. Әхмәтшин шигырьләренә генә хас, ә башка авторлар аннан арынганнар инде дип уйлау дөрес булмас иде. Поэтик фикернең сайлыгы, гомумилек, форма төгәлсезлеге теге яки бу күләмдә Ә. Баянов, Ә. Габиди, С. Гатин, Г. Мөхәм- мәтшин һ. б. авторларның шигырьләрендә дә очрый. Яшь шагыйрьләргә киләчәктә үз тәҗрибәләрен үстерү өстендә һәм поэтик осталыкка ирешү өчен рус һәм татар әдәбияты классикларын, татар халык иҗатын өйрәнергә кирәк. Шул чакта гына башлангыч
121
адымнар ныклы адымнар булыш китәр. Инде әдәбиятыбызның проза бүлегенә, хикәяләргә күз салып карыйк. Альманахта иң зур урынны М, Мос- тафинның «Куркыныч юл» хикәясе алып тора. Автор сатирик хикәя язарга уйлаган, Кар га каров шикелле, колхоз милкен әрәмшәрәм итүче, устав бозучы председательләрне, Алдаров кебек ялагайларны, исәп- хисап эшләрендә махинацияләр ясаучыларны, Копейкин, Малсата- ров кебек сулагай кесәчеләрне, Овечкин шикелле ачык авызларны фаш итәргә теләгән. Яхшы теләк! Мондый явыз бәндәләр безнең тормышыбызда әле дә булса оста яшеренгән хәлдә яшәп киләләр. Сатира — шундый дошман чыгышларына, искелек калдыкларына, безнең тырыш хезмәтебезгә комачаулый торган хәлләргә каршы көрәштә иң үткен корал булып тора. Сатира якты киләчәгебез өчен барган көрәштә халыкның иң якын ярдәмчесе булып яшәргә тиеш. Сатира әсәрендә, әлбәттә, тискәре типларны күрсәтмичә, аларның кабахәтлекләрен ачып салмыйча эш итәргә мөмкин түгел. Иптәш Мостафин да үз хикәясендә шундый тискәре кешеләрнең пычраклыкларын ачьнп салган. Ләкин бу хикәянең йомшак ягы бар: тискәре кешеләрнең әшәкелекләре үзләреннән үзләре фаш ителеп, боларга каршы уңай көчләр бөтенләй диярлек көрәш алып бармыйлар. Аларга каршы берүзе көрәшкә чыккан парторг та, фамилиясе Арсланов дип куелса да, бер дә гайрәтле күренми, бер тапкыр җыелыш җыеп, Каргакаровньг тәнкыйть итүдән башка эш күрсәтә алмый. Кыскасы, хикәядә күрсәтелгән үрмәкүч оясын туздыруда халыкның катнашы бөтенләй күренми. Хикәянең теле дә сатирага ятышмый. Явызлыкка каршы үтергеч, ук шикелле барып кадала торган үткенлек тә анда юк. Явызларны мәсхәрәли торган, аларны иң хурлыклы хәлдә калдыра торган ситуацияләр дә хикәядә юк. Дөрес, хикәягә «сатира» дигән исем куелмаган, ләкин аның материалы үзе шуны сорап торгач, аның формасы да үзенә хас булырга тиеш иде. М. Кәримовның «Хезмәт җимеше», «Тыйнак бул», «Кызыл алмалар» һәм «Мәктәп юлында» исемле кыска хикәяләре игътибарга лаеклы. Яшь автор тормышны күзәтүче булып кына түгел, үз
күргәннәренә карата нәтиҗә ясый белүче буларак та матур тәэсир калдыра. Ул көндәлек тормыштагы гади хәлләрдән дә яңалыкны, әһәмиятле урыннарны сайлап ала белә һәм әллә нинди матур буяуларга буямыйча да, кызыклы, ягымлы карашлары белән ачып сала. Менә шулар инде укучының күңелен яулый, тормыш чынлыгы аны дулкынландыра. Мәсәлән: өлкән укытучы кайчандыр үзендә укып чыккан бер егетнең эштә новатор булганы өчен бүләкләнгәнен газетадан укып белә. Ул шунда ук аңа котлау телеграммасы җибәрә. Карасаң, шул көндә укытучының үзенә дә атказанган укытучы исеме бирелгән икән.- Ул класска барып керә, аны балалар да, укытучылар да тәбриклиләр. Теге егеттән дә котлау килеп җитә. Автор шундый чын, дөрес хәлләрне, яңача мөнәсәбәтләрне кешеләрнең тирән эчке хисләре аша, кинәт һәм җанлы ачып салуы белән у ку чыл арны дул кы н л а нд ыру га ирешә. Кәримов иптәшнең башка хикәяләре дә, карашлар һәм яңача мөнәсәбәтләр гә корыл га н л ыкта н, җыл ы тәэсир калдыралар. Ләкин менә X. Д!өхәммәтҗанов- ның «Юлда» хикәясе турында бо- ларны әйтеп булмый. Автор шәһәр специалистларының МТСларга эшкә китүләрен, кайбер институт бетергән яшьләрнең шәһәрдә җайлырак урыннарга урнашып калуларын күрсәтергә уйлаган — бик актуаль һәм әһәмиятле тема сайлаган. Хикәядә Гаяз исемле инженерның юлда бару күренешләре дә, шәһәрдә кайбер танышларын очратуы да, хәтта итеге тишелгәч, аның элекке танышы Шамил җитәкчелек итә торган итек төзәтү мастерскоена барып чыгуы да язылган. Ләкин бу күренешләрнең теманы ачып салуга ни өчен кирәге бар? Автор бу турыда уйламаган. Хикәянең исеме үк уйланыл- маган. Биредә «Юлда»га кагылыш
122
/1 ы оер вакыйга да юк, ул аңа корылмаган. Биредә Гаяз белән Шамилнең сүз көрәттерүләре генә бар. Гаяз Шамилне /МТСка эшкә чакыра, Шамил электә агроном булса да, хәзер итек мастерскоенда мөдир булып, шәһәрдә яхшы квартирада яшь хатыны белән обывательләрчә яшәүне артык күрә. Хикәянең иң күп өлешен алган бу әрләшү, Гаязның җиңелүе белән бетә. Әлбәттә, бу уңышлы хикәя түгел. Тема актуаль булса да, авторның аны ачып салырга көче җитмәгән һәм ул моның өчен тиешле материалларны тупламаган. Яшь драматург Рәисә Ишморато- ваның бу альманахка кергән ике пьесасы уңышлы әсәрләрдән саналырга тиеш. «Омтылыш» пьесасы үзенең темасы белән генә түгел, характерларның язмышлары үз шартларында тиешенчә билгеләнүләре белән дә уңышлы. Пьесада тормышның иң кискен яклары хәл ителә: Гөлшат белән Наил менә-менә семья корырга — загска барырга тиешләр. Алар бер-берсен сөяләр, алар инде белем алып җитлеккәннәр — алар яңа тормышка аяк басарга тиешләр. Яшьләрнең ата-аналары да бу адымга күптән ризалыкларын биргәннәр. Алар бу тиңдәшләрнең бәхетле булуларына сөенеп бетә алмыйлар. Ләкин тормышта көтелмәгән бер хәл килеп туа: партия шәһәрдә яшәүче авыл хуҗалыгы белгечләрен һәм башка хезмәткәрләрне авылга барырга өнди. Яшь врач Гөлшат партиянең бу чакыруын бик шатланып каршы ала һәм министрлыкка больница мөдире булып эшләргә вәгъдәсен биреп кайта. Кияү буласы Наил дә кайчандыр Гөлшатка: «Мин синең, белән теләсә кая китәргә, теләсә нинди шартларда яшәргә риза», — дип әйткән булганлыктан, Гөлшат Наилнең дә бу эшкә күнәчәгенә ышана. Ләкин каршылыклар кызның анасыннан ук башлана. Ул әле күптән түгел генә ире Сөләйманны авылга китүдән тыеп калган булса, инде кызының да шундый карарга килүен ишеткәч, бу эшкә башаягы белән каршьь төшә. Наил килә, аның да Гөлшатның бу фикеренә кушыласы килми. Сөләйман абзый кайта, ул ха тыныннан шүрләп, башта мәсьәләгә катнашмау позициясендә тора. Әмма партия өндәве кичекмәстән үтә лергә тиешле намус бурычы булган лыктап, Сөләйман да, Гөлшат телә ген куәтләп, яңадан авылга китү уена килә. Ләкин карт шәһәрдә ки рәклерәк кеше булып чыга, аны үзе теләсә дә авылга җибәрмәскә
була- лар. Наил һаман да китүгә каршы була. Ләкин автор, Наилнең авылга китүкитмәү мәсьәләсен Наилнең үз намусына тапшырып, әсәрен бик оста итеп тәмамлаган. Рәисә Ишморатова, бу соңгы елларда гына өч-дүрт пьеса язып, үзенең талантлы яшь драматург булу ын күрсәтте. Бу пьесасында да ул тормышны белеп язган һәм семья шартларында да әһәмиятле зур мәсьәләләрне чишү мөмкинлеген тапкан. Кечкенә генә пьесада семья, мәхәббәт мәсьәләләре дә, илебез алдында торган политик бурычлар да, кешеләр арасында шушы шартларда туган конфликтлы мөнәсәбәтләр дә, алардагы характер үзенчәлекләре дә бик табигый рәвештә ачыла. Пьеса төзелеше ягыннан да бик төгәл. Авторның нигездә тел белән оста эш итүе дә күренә. Ләкин бу һәрбер персонажның үз сөйләменә кагылмый әле. Яшь драматургка киләчәктә һәрбер образның үз сөйләмен, холык, гадәт, кыланыш һәм профессия үзенчәлекләрен конкрет сурәтләү өстендә эшләргә туры киләчәк. Авторның телендә кирәксезгә төпченүләр, көнкүрешнең әһәмиятсез детальләрен күрсәтү белән мавыгулар да бар. Мондый натуралистик к үр ен еш л ә р д ә н а р ын ыр га, к-атн ашучыларның сәхнәгә сәбәпсезгә кереп- чыгып йөрүләрен бетерергә кирәк булачак. Мәсәлән: бу пьесада, Асиянең сәхнәгә кереп чыгып китүеннән вакыйгага бер нәрсә дә өстәлми. Аның роле хәбәр бирүдән тора. Ул икенче яшь парның авылга китүләре турында гына сөйләп чыгып китә. Сәхнәдә хәбәр сөйләү — пьесаны җанландырмый, хәрәкәтне көчәйтми: бу очракта исә, сәхнәгә Асиянең кереп сөйләнүе, пьесаның җанлы башланып китүенә зарар гына итә.
Икенче пьеса — «Директор хатыны» комедия буларак кызыклы булса да, художество эшләнеше ягыннан, беренче пьесага караганда, кайтышрак. Иң беренче җитешсезлек, әсәр артык бер яклы гына килеп чыккан. Биредә: обывательлек сазлыгына баткан бюрократ директор, аның спекуляциягә бирелгән хатыны, дөрес тәрбияләнмәгән иркә малае, ни өчендер үз-үзен аңламыйча бу семьяга килеп кергән һәм йорт хезмәтчесе булып эшләргә мәҗбүр булган япь-яшь колхозчы, кыз һәм спекулянт, комсыз азгын хатын күрсәтелә. Билгеле, тормышта аз булса да, мондый типлар бар. Ләкин пьесада, М. Мостафинның телгә алынган «Куркыныч юл» исемле хикәясендәге кебек үк, нәкъ менә яңаның искегә каршы көрәше чагылмый. Дөрес, тәнкыйть нәтиҗәсендә бу хәшәрәтләргә каты удар ясала, аларга киләчәктә көн булмаячагы да беленә. Ләкин бу аргумент кына җитәме соң биредә? Бу бит гомумән шулай булачак, дигән мәгънә генә. Ә сәхнә әсәрендә мондый мәсьәләләр конкрет ачып салынырга тиеш. Искелекнең җиңеләчәге ул һәркемгә билгеле нәрсә, ә драматургның бурычы җиңү юлларын күрсәтеп бирүдә.
Биредә М. Хәсәновның «Нефть чыгаручылар» исемендәге очеркы бик кирәкле һәм файдалы. Ләкин анда яшь язучыларны очерк жанрында художество алымнарына өйрәтерлек яңалык юк. Ул күп төрле фактик материалларны эченә алган, ләкин гади газета хәбәренә тартым телдә язылган. Аньп яшь язучылар алдына художестволы очерк үрнәге итеп куеп булмый. Ә. Еники иптәшнең «Хикәя турында кайбер фикерләр» белән килешеп, мондый материалларның яшь язучылар өчен файдалы һәм кирәкле булуын әйтергә кирәк. «Яшь язучыларга ярдәмгә» бүлеген зурайту, анда күбрәк язучыларны катнаштыру —альманах редколлегиясенең төп бурычларыннан берсе булып тора. Күренгәнчә, альманахта уңышлы һәм уңышсыз яклар да бар. Соңгысы күбрәк урынны ала дисәк тә хата булмас. Киләчәктә, нәрсә бар шуны күрсәтү белән генә канәгатьләнмичә, альманахны яшь язучыларның уңышларын гына күрсәтә торган органга әйләндерергә, һәм беренче чиратта әсәрләр өстендә ныклап эшләүне оештырырга кирәк.