Логотип Казан Утлары
Очерк

НЕФТЬ ШӘҺӘРЕНДӘ'


(Язучы блокнотыннан) 5. АГАЧЛАР ҺӘМ КӘҖӘЛӘР 1940—41 еллардагы үзәккә үткеч зәһәр салкыннарга кадәр Идел буе колхозларында булганыгыз бармы сезнең? Бигрәк тә яз көне, май урталарында? Әгәр булсагыз, колхозларның һәм колхозчыларның шау чәчәккә күмелеп торган алмагач бакчаларын хәтерлисезме икән?.. Бакчалар ап-ак ефәк белән капланган шикелле күренә. Сез, шул чәчәкләрдәй, сезне сихерләгән шул матурлыктан күзегезне ала алмыйча, берничә минут онытылып карап торасыз. Күңелегез ниндидер, сәбәбе билгеле булмаган тирән бер шатлык белән тула, хисләрегез нечкәрә һәм сезнең җырлыйсыгыз килә. Сез картмы, яшьме, йөрәгегезгә түзә алмыйча, җырлап җибәрәсез... Әйтегез әле, шул авылда сезнең соңыннан, август ахырларында булганыгыз бармы? Менә сез җәйге аяз төндә каяндыр киләсез. Авылга якынлашасыз. Җәяү киләсезме, ат беләнме, машина беләнме, — анысы барыбер. Аңа карап кына авыл ягыннан килгән хуш иснең көче артмый да, кимеми дә. Нинди ис соң ул? Нигә сез аны шулкадәр бирелеп һәм яратып иснисез, үзегез дә сизмичә, берничә минуттан бирле инде борыныгыз белән генә сулыйсыз? Нигә сез, канатланып очып китәргә, шул хуш исле авылга тизрәк барып җитәргә теләгәндәй, урыныгыздан күтәрелә төшәсез? Әгәр җәяү барасыз икән, кызу-кызу атларга керешәсез? Сезнең күңелегезне җилкендергән, җаныгызны рәхәтләндергән ис — нинди ис соң ул?! Бакчаларны тутырып, пешеп торган алмалар исе ул! Сез ашыгасыз, сезнең авыз суыгыз килә һәм ашамас борып ук алмаларның тәмен тоясыз. Нинди алма кирәк сезгә? Рәхим итегез, бакчаларның ишеген ачыгыз, кулыгызны сузып, теләгәнен өзеп алыгыз, ашагыз!.. Кырыгынчы һәм кырык беренче елларда онытылмас салкыннар булды, алмагачларның тамырларын корытты. Әмма бернинди салкын да, бер- ■ нинди дәһшәт тә Идел буе колхозчыларының алмагачлар үстерү теләген корыта алмады. Алмагачлар яңадан утыртылды, яңадан үсте, бакчалар яңадан шау чәчәккә күмелә башладылар. Әгәр сезнең яз көнендә шау чәчәкле колхоз бакчаларын күрәсегез килә икән, сез Югары Ослан, Кама тамагы һәм башка шуның кебек районнарга барыгыз, колхоз бакчаларын ачып керегез, чәчәкләрне исни- исни, рәхәтләнеп йөрегез, тик, зинһар, Әлмәт тирәсенә генә барып чыга күрмәгез! Анда сез шау чәчәккә күмелгән бакчаларны очрата алмассыз. Без Әлмәт картларыннан сораштык: — Әлеге зәмһәрир салкыннарга кадәр сездә алмагачлар бар идеме? — дидек. 1 Ахыры. Башы 1, 2 иче саннарда.


 
— Юк иде, —диделәр. — Салкыннардай соң? — Аннан соң да булганы юк. — Хәер,—диде картларның берсе, — Әлмәтнең иске өлешендә, бер- пке кешедә инде алмагачлар бар. Соңгы елларда утырттылар. Ләкин алма бирә башламаганнар әле. Яңа өлешендә дә утырткалыйлар. — Нигә алмагачлар юк соң сездә? — Аның каравы, бездә кәҗәләр бар, —диде карт һәм яшьләрчә күңелле итеп шыркылдап көлеп җибәрде. — Кәҗәләр? — Әйе, кәҗәләр. Әллә сезнең «Кәҗә бәете»н ишеткәнегез юкмы? Ишетмәгән булсагыз, ишетегез,—диде ул һәм көйләп укырга кереште: — 
Һәр кәҗәнең ике исеме булыр, имеш, Берсе кәҗә, берсе каза булыр, имеш. Ул кәҗәнең аерылыдыр тояклары, Бакча эчендә гизәр аның аяклары, Калмас аннан кәбестә, суган кыяклары, һәркайсының башын кыркып йөрер имди. 
Л\енә шул,—диде карт, бәетен тәмамлап, — кәҗә түгел ул, каза, чын каза. Алмагачларны гына түгел, утырткан бер агачны каезлап тора. , Безнең «Кәҗә бәете»н ишеткәнебез булса да, әмма кәҗәләрнең Әлмәт өчен каза һәм афәт булып торганын ишеткәнебез юк иде. — Нигә асрыйлар соң ул кәҗәне? Әллә колхозчыларыгызның сыерлары юкмы? — Нигә булмасын, бар,—диде карт. — Сыерсыз колхозчылар юк хәзер. Шулай да ул мәлгуньне асрыйлар. Берне генә түгел, икешәрне- өчәрне асрыйлар. Электән калган гадәт, ташлый алмыйлар. Монда кәҗәне колхозчылар гына түгел, авыллардан күчеп килгән эшчеләрнең дә кайберләре асрыйлар икән. Иске Әлмәт урамнарында да һәм шәһәр урамнарында да без кәҗәләрнең төркем-төркем булып йөргәннәрен күрдек. Шуңа күрә булса кирәк, урамнарда иркенләп, җәелеп үсеп торган агачлар юк, ә иркенләп, тырт-тырт басып, рәхәтләнеп йөри торган кәҗәләр генә бар. Шәһәрдә генә түгел, хәтта Әлмәтнең иске өлешендә дә шулай. Бу шәһәрдә кәҗә мәсьәләсе бик җитди мәсьәлә булып тора. «Агачлармы, кәҗәләрме?» дигән, шушы көнгә чаклы әле һаман хәл ителмәгән борчулы сорауны без күп урында ишеттек. Хәтта бу мәсьәлә шәһәр советының 2 иче сессиясендә, көн тәртибендәге аерым мәсьәлә булып тормаса да, бик җитди бәхәсләргә сәбәпче булган. Шәһәр советы депутатлары да, шулай ук шәһәр советы председателе дә кәҗәләргә каршы каты, дәһшәтле сүзләр әйткәннәр. Әгәр кәҗәләрне шулай җыелыштагы сүз белән генә тәрбияләргә, агачларны каезлаудан биздерергә мөмкин була икән, алар инде бик күптән тәүбәгә килеп, суфиланып, таякка таянып кына йөрерләр, агачларга әйләнеп тә карамаслар, ә узган-барганнарга баш иеп, сәлам биреп китәрләр иде. Чөнки Әлмәттә кәҗәләргә әйтелгән ләгънәтле сүзләр яңгыр урынына ява. Хәтта кәҗә хуҗалары үзләре дә орышмыйча түзә алмыйлар, вакыт-вакыт чыбык белән сыдыргалап та алалар. Сыдырмаслык та түгел, күңелсезлек артыннан күңелсезлек кенә тудыралар алар. Я урамдагы агачларны кыркыйлар, я күршенең бакчасына кереп, күз ачып йомганчы харап итеп чыгалар, я шәһәр милициясе бүлегенә эләгәләр. Юк, сүз белән генә тәрбияләп булмый икән аларны. Нинди генә речьләр сөйләнмәсен, нинди генә ләгънәтле сүзләр әйтелмәсен, хәтта нинди генә карарлар чыгарылмасын, алар, каһәр төшкән нәрсәләр, кәҗәлекләрен һаман ташламыйлар, шәһәр урамнарына, паркларына, бакчаларына утыр- 6. .с. ә.- № з. 81 

82 
 
тылгаи агачларны кимерүләрендә, юкка чыгаруларында дәвам итәләр. Юк, агачларны гына кимермиләр алар, Әлмәтие яшелләндерү өчен бирелгән йөз меңнәрчә сум дәүләт акчасын да кимерәләр. 1954 елның көзенә кадәр Әлмәт шәһәрендә 100.253 төп агач һәм куак утыртылган. Бу санны агач утыртучы оешмалар да, шәһәр советы да яхшы хәтерлиләр, отчетларда аны еш кына телгә алалар, тик менә шул агачларның, куакларның күпмесен кәҗәләр юкка чыгарганнар, анысын инде берәү дә белми, берәү дә хәтерләми. Чөнки кәҗәләр харап иткән агачларны исәпкә алып бетерү мөмкин түгел. Аның саны һәр бирмеш көнне үзгәреп тора. Агачлар утыртылып та өлгермиләр, кәҗәләр аны шунда ук ялт иттереп каезлап китәләр. 1953 елда паркка йөзләрчә, меңнәрчә төп агач утыртылган, хәзер анда кәҗәләр авызыннан исән калган бер агач та юк. Шәһәр урамындагы агачлар да шундый ук язмышка очраганнар һәм очрап торалар. Мәсәлән, Комлев урамының бер башыннан икенче башына хәтле ике рәт зур-зур агачлар утыртылган булган. Бу яхшы эшкә күпме акча, күпме көч түгелгәнен тиешле оешмалар белә торганнардыр, аларда язылгандыр, ләкин алар шул агачларны кәҗәләрнең ничә көндә, хәтта ничә сәгатьтә кыркып, каезлап бетергәннәрен беләләрме икән, юкмы икән? Бик ихтимал, белми торганнардыр. Чөнки Комлев урамында торучылариьиң сүзләренә караганда, утыртучылар эшләрен тәмамлап киткән вакытта әле агачлар каезланмаган булган, ләкин берничә сәгать үтмәгән, кәҗәләр үзләренең «героик» эшләрен башлаганнар. Хәзер анда сынган, корыган агачлардан башка бернәрсә дә юк. Бу агачлар белән инде шәһәр советы гына түгел, хәтта кәҗәләр дә кызыксынмыйлар, чөнки каезларлык җирләре калмаган. Без нык рәшәткәләр белән әйләндерелеп алынган бакчаларны да күрдек. Мәсәлән, нефтьчеләр клубының бакчасы яисә аерым йортлар тирәсендәге бакчалар. Ул бакчаларның барысында да агачлар тыныч кына үсеп торалар һәм үсәчәкләр. Димәк, агач утыртудан элек, утыртылачак участокның әйләнәсен тотарга кирәк икән. Бу — бик ачык хакыйкать. Ләкин бу хакыйкать кайчак монда киресенчә эшләнә булса кирәк. Кәҗәләр тарафыннан шактый каезланган агачларны да кайбер урыннарда киртәләп куйганнар. Мәсәлән, бер башы Совет урамына, икенче башы Нариман урамына барып чыккан ниндидер исемсез тыкрык уртасындагы бакча шундый тойгы калдыра. Киртәсе яхшы, кәҗә генә түгел, кеше дә керә алмаслык, капкасы да, ватык-тишек җире дә юк, ләкин шулай да бакча эчендәге агачларның күп өлеше каезланган, харап булган. Нигә алай? Димәк, монда да кәҗәләр активрак булып чыкканнар, бакча тирәсен тотканчы агачларны харап итеп өлгергәннәр. Шәһәрне яшелләндерү эшенең шундый тәртипсез, җавапсыз хәлдә барышына, меңнәрчә-мецнәрчә сумнарның җилгә очуына кем гаепле соң? Без, үзебезнең кара акылыбыз белән уйлап, беренче чиратта төзүчеләрне, ягъни шәһәрне яшелләндерү эшен башкаручыларны гаепләгән идек. Чыннан да безгә бу шулай тоелган иде: әгәр агач утыртасың икән, син инде аның тирәсен тоту, саклап үстерү чарасын да күр; синен, артыңнан ук килеп, кәҗәләр каезлап, кыркып китәрлек булмасын, шулай ук бала-чагалар уйнап сындырырлык хәлдә дә калдырма. Тик шуннан соң гына инде утыртылган агачларны саклау бурычын халык өстенә һәм милиция бүлеге өстенә йөкләргә мөмкин кебек тоелган иде безгә. Ләкин Әлмәттә бары халыкны һәм шәһәр милициясе бүлеген генә гаепләүчеләр дә юк түгел. Әлмәттәге җаваплы работникларның берсе белән без агачлар һәм кәҗәләр турында сөйләштек. Ул барыннан да бигрәк милиция бүлеген гаепләде. 
6* 83 
 
 
— Тотылган кәҗәләрнең хуҗаларына штраф салу турында шәһәр советының карары бармы?—диде ул безгә һәм моны шундый тон белән әйтте, без үзебезне кәҗә хуҗаларыннан да куркынычрак хәлдә итеп тойдык, аңа нәрсә дип җавап бирергә белмәдек. Ул безгә бераз текәлеп каран торды, тик шуннан соң гына үз соравына үзе җавап бирде. — Бар, шулай булгач, урамда очраган бер кәҗәне тот та хуҗасына штраф сал. Чыгармасын! Шулай итсәң, бср-ике атнадан соң шәһәр урамында бер кәҗә булмас. Юк, милиция бүлеге җитәрлек көрәшми,— диде ул һәм, әллә явыз кәҗәләргә, әллә гамьсез милиция бүлегенә ачуланып, тукмак буе йодрыгы белән өстәл өстенә шапылдатып сукты. — Юк, җитәрлек көрәшмиләр! Без бу дәһшәтле начальник белән бәхәсләшеп тормадык. Ничектер бу минутта ул безгә беркадәр хаклы кебек тоелды. Без «Кәҗә бәете»н көйләп укып күрсәткән әлеге шаян картны һәм аның бәетендәге кызыклы бер строфасын исебезгә төшердек. 
Бәгъзысы ятыр аның печәнлектә, Бәгъзысьг ятыр аның начальникта, Караклыкны өйрәнер ул кечелектә, Акча бирел, иясе түләп алыр имди, — 
дигән иде ул кәҗә турында. Без менә шул, кечелектә караклыкка өйрәнгән, хәзер «начальникта яткан» кәҗәләрне күрергә киттек. Шәһәр милициясе бүлегенә барып җитәргә туры килмәде безгә. Юлда барганда, бер таныш милиционерны- очраттык. Аның белән без моннан берничә көн элек танышкан идек. Бөтен формасын, тәртибен җиренә җиткереп киенгән, матур күз карашлы, таза, төз буйлы бу егет үзенең салкын каилылыгы, сабырлыгы һәм уйлап эш итә белүе белән бездә бик яхшы тәэсир калдырган иде. Аның белән дусларча күрештек, исәнлеген- саулыгын сораштык. Егетебезнең кәефе яхшы, күңеле күтәренке иде. Ләкин аның күңел күтәренкелеге озак дәвам итмәде. Кәҗәләр турында сүз башлавыбыз булды, ул, баруыннан туктап, безгә таба гаҗәпләнеп карады: — Сез дә шул каһәр суккан кәҗәләр турындамы? — диде һәм аның әле генә акыллы һәм кешеләрне җәлеп итәрлек булып күренгән күзләре кинәт кырысланып, нервланып китте, тавышы да үзгәрде, хәтта тупасланды диярлек. — Әллә кәҗәләр турында язмакчы буласызмы? Тагын милиция бүлеген гаепләргә? Ул мәлгуньнәр белән җитәрлек газапландык инде без!.. Без егетне тынычландырырга теләдек, ләкин егетебез, бернәрсәне дә колагына алмыйча, борчылып, кызганнан-кызып сөйләвендә дәвам итте: — Тотмадык түгел, тоттык без ул иблис токымнарын, андамыни хикмәт! Хәзер ияләре генә түгел, кәҗәләр үзләре дә бездән уттан качкан шайтан кебек качалар. Ияләре килеп алмый. Нигә килеп алсыннар? Атна саен штраф түли башласаң, башыңдагы чәчең калмас. Аннары бик кыйбат булса, кәҗә үзе баш-аягы белән 200— 250 тәңкә тора. — Килеп алмагач, нишләтәсез соң алариы? — Әйтегез әле зинһар, нишләтергә мөмкин соң аларны?!—диде иптәш милиционер чамасыз ачынган бер тавыш белән. — Нишләтергә мөм- кНн!.. Бер көн яталар, ике көн яталар, хәтта әллә ничә көн яталар. Дистәләп җыелалар. Ач кәҗәләрнең хор белән кычкырганын ишеткәнегез бармы сезнең? Юк шул, күрәсең. Ишеткәнегез булса, болан тыныч сөйләшмәс идегез. Аларның тавышына хәтта корыч нервлы кешеләр дә түзә алмый. Өйгә кайткач та, колагыңнан китми. Төшеңә керә, куркып, саташып уянасың. — Көтү юкмыни? — Көтү? Нәрсә соң ул көтү! Көтүдә торамыни ул. Шайтан бит ул...
84 
 
Карак кәҗәне милиция бүлегенә өстерәп барганыгыз бармы сезнең? Юк, дисезме? Бәхетле кеше икәнсез! Дүрт аягын дүрт җиргә батыра бит ул. Ә үзе каравыл кычкырган кебек черелдәп акыра. Үтмәс пычак белән җилкәсеннән суялармыни. Шабыр тиргә батасың. Халык җыела. Көләләр. Кәҗәдән түгел, синнән көләләр. Имеш, милиционер урам буйлап кәҗә өстерәп йөрсен... Юк, иптәшләр, кәҗә турында сөйләмәгез миңа, хәтта сорашмагыз да. Иервама тимәгез. Әнә төзүче оешмаларга әйтегез, агач утыртудан элек, аның киртәсе турында кайгыртсыннар. Без бу иптәшнең фикерен тагын да дөресрәк таптык. Чыннан да, агач утыртудан элек, аларның киртәләре турында уйларга кирәк. Югыйсә, тагын йөз меңнәр тотылачак, ә нәтиҗә булмаячак, агачлар үсмәячәк. Әлмәтнең агач утырту планы бик зур. Шәһәрнең көньяк өлешендәге паркның мәйданы 14,8 гектар, үзәктәгесенең 11,7 гектар, стадион һәм аның тирәсенә утыртылган агачларның мәйданы 14 гектар, башка җирдәге җәмәгать бакчаларының гомуми мәйданы 7,2 гектар күләмендә булырга тиеш. Димәк, барлыгы 47,7 гектар мәйданга агачлар утыртылачак. Әгәр булачак паркларны, бакчаларны саклау чарасы күрелмәсә, Әлмәт кәҗәләре алтын бәясенә төшәчәк. — Әнә күрәсезме?—диде безнең милиционерыбыз бераз тынычланганнан соң һәм салынып бетеп барган ике катлы таш йортка таба төртеп күрсәтеп. — Күрәсезме? Кая менгән, шайтан! Икенче катка. Анда кәкре мөгезле бер ак кәҗә, бәрәнен ияртеп, салынып бетмәгән ике катлы йортның стеналары өстендә эре генә йөри һәм, туктап, шәһәрнең әле бер ягына, әле икенче ягына карап тора иде. — Нәрсә карый дип беләсез сез аны? — Нәрсә карый соң? — Каезланмаган агачларны карый. Разведкага менгән. Без танышыбызның бу сүзенә ышанмадык. Шаянлыгыдыр дип уйладык. — Юк, — диде ул безгә, — чынлап әйтәм. Әгәр, яшеренеп, күзәтеп торсаң, ул хәзер шуннан төшеп, туп-туры агачлар янына барып чыгачак. Бусына да ышанасыбыз килмәде. Дөресе, ышанырга да, ышанмаска да белмәдек. Танышыбыз шаян кеше иде, күрәсең. — Шулай да,—диде ул безнең белән саубуллашканда, — әгәр кәҗәләр турында язасыз икән, сезгә бик зур үтенечем бар: зинһар, исемемне телгә алмагыз. Болай да без кәҗәләр белән күп хур булдык. Без аның исемен телгә алмаска сүз бирдек. Шундый очрашудан соң инде без милиция бүлегенә барырга, «начальникта яткан» кәҗәләрне күрергә теләмәдек. Алар хәтта безнең нервларыбызга да тия башладылар. Җитәр. Кәҗәләр турында сөйләшмәсәк тә, шулай да. әле алмагачлар турында сөйләшергә исәбебез юк түгел. Әлмәттә алмагач бакчаларының булмавына кәҗәләр гаеплеме? Юк, әлбәттә. Алар гаепле түгел, хәтта мескен кәҗәләр бөтенләй гаепле түгел. Әллә башка урыннарда кәҗәләр юкмы? Мәсәлән, Яна Писмән районының «Уңыш» колхозында? Нигә булмасын, бар. Әлмәтнең күрше районы гына ул. Ләкин, кәҗәләр белән бергә, анда колхозның 75 гектар зурлыгындагы алмагач һәм җиләкҗимеш бакчасы да бар. Колхоз шул бакчадан 1953 елда 169 мең сум, ә 1954 елда 220 мең сум доход алган. Нигә Әлмәтнең Сталин исемендәге колхозына шундый бакча оештырып җибәрмәскә, нефть эшчеләрен һәм яңа шәһәрне алмалар, җиләкләр белән тәэмин итеп тормаска? Сталин исемендәге колхозның моңа мөмкинлеге юкмы әллә? Бар, бөтен мөмкинлекләре бар, тик теләкләре генә юк. «Ләкин бу теләкне булдырырга кирәк. Булдырмыйча ярамый. Тагын бер колхозны алып карыйк. Әлмәттәи Минзәлә ерак түгел. Менә шул Минзәлә районының «Дружба» колхозындагы алмагач һәм 
85 
 
җиләк-җимеш бакчасы республикабыздагы иң алдынгы бакчаларның берсе. Бу колхоз шул бакчадан 1953 елда 850 мең сум, ә 1954 елда бер миллион 37 мең сум доход алган. Хәзер колхозның җәмәгать бакчасыннан тыш, һәр колхозчының үз бакчасында 15— 20 төп алмагач һәм 30— 40 төп башка төр җимеш агачлары бар. Сталин исемендәге колхозга һәм аның колхозчыларына «Дружба» колхозыннан үрнәк алырга ярамыймыни! Бәлки, алмагач үстерергә Әлмәтнең табигать шартлары яраклы түгелдер? Иигә яраклы булмасын? Бик яраклы. Аның күрше районындагы «Уңыш» колхозында алмагачлар үсә бит. «Дружба» колхозы исә, тагын да төпьяктарак. Шулай да бу колхоз 1953—54 елларда алма бакчасының һәр гектарыннан уртача өчәр йөз пот алма, карлыган утыртылган участокның һәр гектарыннан ике йөз кырыгышар пот карлыган алды һәм быел Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты. 1953 елда колхозчыларның һәр хезмәт көненә унбер сум акча, дүртәр йөз грамм алма һәм башка продуктлар бирде. Без бу юлларны язганда, колхоз әле хезмәт көннәренә бирелергә тиешле акчаны хисаплап бетермәгән иде, ләкин аның узган елгыга караганда күбрәк булуы» өмет ителә иде. Монда Әлмәт колхозчыларын һәм шәһәр халкын гына түгел, мәктәпләрне дә телгә алып китәргә кирәк — аеруча Максим Горький исемендәге мәктәпне. Нигә бу мәктәпнең территориясенә алмагачлар, чияләр, сливалар һәм башка шуның кебек җимеш агачлары утыртылмаган? Нигә ул ындыр табагы кебек шәп-шәрә? Бертөрле дә җимеш агачы утыртмый торып, бу мәктәпнең укытучылары балаларны җиләк-җимеш агачларын яратырга һәм аларны үстерергә ничек өйрәтмәкче булалар икән? Ә менә Әгерже шәһәрендәге 10 нчы номерлы урта мәктәпнең яшь натуралистлары мәктәп участогына алмагачлар, чияләр, сливалар һәм башка шуның кебек җимеш агачлары утырту белән генә калмаганнар, җылы як үсемлеге булган абрикос һәм виноград та утыртканнар. Быел бер төп виноградлары җимеш тә биргән. Укучыларның бу эшләренә анда да, һәр мәктәптәге кебек, укытучылар җитәкчелек итәләр. Нигә Әгерҗе мәктәбен генә үрнәк итеп алабыз без? Әллә илебезнең аннан төньяктарак районнарында алмагачлар үсмиме? Үсә. Кайчандыр Якутиядә алмагач бакчалары турында хыялланырга гына мөмкин иде, анда да әле ул буш хыял булып тора иде. Хәзер Якутиядә дә алмагач бакчалары бар. Мәсәлән, Ленин районындагы Мухтуй урта мәктәбе янындагы яшь мичуринчылар бакчасы Якутиянең күп мәктәпләренә үрнәк булы*п хезмәт итә. Аида соңгы дүрт ел эчендә, атказанган укытучы В. П. Рыжов җитәкчелегендә, яшь мичуринчылар мәктәп участогына 515 төп алмагач һәм алмагач үсентесе, 60 төп чия, 25 төп Уссури грушасы һәм күп кенә башка төр җимеш агачлары үстерделәр. Димәк, Якутия укытучылары, яшь мичуринчылар белән бергә, алмагач бакчаларының дошманы булган каты салкыннарга һәм табигый уңайсызльикларга карамастан, мәктәп янындагы участокларда алмагачлар, грушалар, чияләр үстерәләр, салкын Себернең төньягын алмагачлы якка әверелдерү хыялы белән яналар һәм укучыларны шул рухта тәрбиялиләр. Укучылар мәктәпләрдә алган бу тәрбияне үзләре белән бергә гомерлеккә алып китәчәкләр, ул аларның каннарына сеңәчәк, тормышларының, көнкүрешләренең табигый бер элементы булып әвереләчәк, һәм алар салкын Себер шартларында үстерелгән алмаларны кулларына алган саен шундый изге эшкә өйрәткән укытучыларын бик зур ихтирам белән искә төшермичә, аларга рәхмәт әйтмичә калмаячаклар. Укытучы кеше өчен моннан да зур шатлыкның булуы мөмкинме соң! Татарстан климаты алма һәм җиләк-җимеш үстерү өчен бик уңай климат. Бездә Урта Россиядә үсә торган барлык җиләк-җимеш үсә, хәтта мул булып үсә. Шуның өстеиә Татарстан алмалары Советлар Союзында иң тәмле алмалардан санала. Москвада һәм илебезнең башка шәһәр
86 
 
ләрендә торучыларның, Кырым, Кавказ алмаларын алуга караганда, Идел буе алмаларын (ягъни Татарстан алмаларын да) яратыбрак алганнарын безнең бик күп мәртәбәләр күргәнебез бар. — Идел буе алмаларының исе дә, тәме дә башка,—диләр алар. Татарстан алмаларының тәме белән Генә түгел, кайбер чыдамлы сортлары белән дә дан казанган җир. Өзеп алганнан соң, көз дә, кышта, хәтта яз да төсен үзгәртми торган, тәмле, чыдамлы антоновка алмасын кем генә белми. Бу алманың исемен ишетү белән үк борыныгызга анын хуш исе килеп киткән кебек була, хәтта сез аның тәмен дә тойгансымап буласыз. Ләкин сез менә шул антоновка алмасының беренче туган җире Татарстандагы Антоновка авылы икәнен беләсезме икән? Бик ихтимал, кайберегез белми дә торгандыр. Бу сорт кынамы соң! Татарстан башка сорт алмаларның да туган җире ул! Шуңа күрә булса кирәк, татар халык җырларында, сурәтләү, сыйфатлау чарасы буларак, алма зур урын тота, һәм еш кына гашыйклар үзләренең сөйгәннәрен,— яшь, матур кызларны,— йомры, алсу һәм хуш исле алма белән тиңләштерәләр. Болар барысы да Татарстанның күп бакчалы, мул уңышлы алмалар республикасы булырга тиешлелеген раслап торалар. Бөек Ватан сугышына кадәр Татарстан колхозларында алма, груша, чия һәм сливалар утыртылган җәмәгать бакчаларының гомуми мәйданы 8.200 гектар иде. Кырыгынчы һәм кырык беренче еллардагы салкыннар бик күп бакчаларыбызны һәлак итте, безне алмасыз республикага әверелдерә язды. Сугыштан соң күп кенә колхозлар яңадан алма бакчалары булдыру эшенә җиң сызганып керештеләр. Хәзер Татарстанда алма, груша, чия һәм сливалар утыртылган бакчаларның гомуми мәйданы—6.200 гектар. Күрәсез, хуҗалыгыбызның бу өлкәсендә әле безнең сугышка кадәр дәрәҗәгә җиткәнебез юк. Аннары монда шуны да искә алырга кирәк: хәзерге бакчаларның күбесе яшь бакчалар; бу сан эченә хәтта 1954 елның көзендә утыртылган бакчалар да керә. Партиябезнең XIX съездында кабул ителгән бишенче бишьеллык план буенча колхозларда алма һәм җиләк-җимеш бакчаларының мәйданы 70 процент чамасында артырга, алардан алына торган уңыш шактый күтәрелергә тиеш. Бу бурычны үтәү эше безнең колхозларыбызга йөклә- телгән. Ләкин безнең Татарстан колхозлары, югарыда китерелгән саннарга караганда, партиябез тарафыннан йөкләтелгән бу бурычны канәгатьләнерлек үтиләр дип әйтә алмыйбыз. Без моны Әлмәтиең Сталин исемендәге колхозында аеруча нык сиздек. Бу мөһим бурычны үтәү эше бер ягы белән мәктәпләребез өстенә дә төшә. Укучыларыбыз җимеш агачларын утырта, тәрбияләп үстерә белергә һәм яратырга да тиешләр. Безнең мәктәпләребез укучыларньи шулай тәрбиялиләр, ә кайбер алдынгы мәктәпләр колхозларда бакчалар үстерү, аларның мәйданнарын арттыру эшенең инициаторлары булып та торалар. Мәсәлән, Москва өлкәсендәге Чехов районының беренче номерлы урта мәктәп яшь натуралистлары 800 төп яшь алмагач үстергәннәр һәм алар- ны күчереп утырту өчен Ворошилов исемендәге колхозга бирергә карар чыгарганнар. Ярославль өлкәсенең Бектышевский, Великосельский һәм Петровский районнарындагы мәктәпләр исә берничә елдан бирле күрше колхозларны яшь алмагачлар белән тәэмин итеп киләләр. Бу сокландыргыч гүзәл эш Татарстан мәктәпләре өчен дә үрнәк итеп алынырга тиеш. Укучыларыбыз бакчаларны тәрбияләү турындагы белемнәрен һәм күнегүләрен үзләре белән бергә тормышка алып кереп китсеннәр, колхозларыбызны, шәһәрләребезне алмагачлар белән бизәсеннәр. Без Әлмәт мәктәпләренең бу изге эштә беренчеләрнец берсе булуын телибез.  
87 
 
Әлмәттә кәҗәләр булса да, булмаса да, берничә елдан барыбер алмагач бакчалары булачак һәм зур-зур, түп-түгәрәк, кып-кызыл алмалар үсәчәк. Без моңа ышанабыз. Чөнки бу яшь шәһәрнең яңа кешеләре үзләре белән бергә техник белем генә түгел, көнкүреш культурасы да алып киләләр. Килеп, квартирага урнашкач, язга чыгу белән үк йорт алларына чәчәкләр, ә бакчаларга алмагачлар утырталар. • Тукай урамындагы 128 иче номерлы йортта Бакудан килгән кешеләр тора. Алар инде йорт артындагы бакчага алмагач утырту белән генә калмаганнар, быел алма бирә башлаган шул яшь агачлар арасына матур итеп, сырлап беседка да ясап куйганнар. Алар күршесендәге 121 нче һәм 125 нче йорт бакчаларында да без, яшь алмагачларның үсеп торганнарын күреп, шәһәрнең киләчәген бакчалы итеп күз алдына китердек һәм шатландык. Мондый яшь алмагачлы усадьбаларны хәтта бик яңа урамнарда да очраттык. Әлмәтнең иске өлешендә бер-ике кешедә генә алмагачлар бар дигән идек без. Аның да чын бакча дип әйтерлеге бер генә кешедә икән. Шундый бакчаның хуҗасы, Бөек Ватан сугышы инвалиды, коммунист Исхак Исмагилов безне үзенең бакчасына алып керде. Моннан дүрт-биш ел элек кенә утыртыла башлаган бу яшь бакчада алмагачлар, чияләр, сливалар, карлыганнар һәм башка шуның кебек агачлар, куаклар рәт-рәт тезелеп киткәннәр. Аларга күз төшерү белән үк сентябрьнең соңгы көннәре якынлашып килгәнлеге сизелә. Бакчага саргылт таплар төшкән, сукмакларга яфраклар коелган. Исхак Исмагилов безгә, сөекле балалары турында сөйләгәндәй яратып, һәр җимеш агачының исемен, сортын, аның утырту тарихын ашыкмый гына сөйли һәм яфраклары коелып өлгермәгән яшь ботакларны кулы белән сыйпап-сыйпап ала. — Менә бусы буй-буй әнеч, ә тегесе антоновка,— ди ул, алмагачларны күрсәтеп.— Идел буендагы бер колхоздан китергәннәр иде, шулардай сатып алып калдым. Быел берничә алмасы да булды. Хәзер инде орлыктан үзем үстерәм, үзем ялгыйм. Ялгарга да алардан өйрәндем. Районның төрле учреждениеләрендә озак еллар хезмәт иткән, тик соңгы елларда гына бакча үстерә башлаган бу иптәшне без алмагачлар гына утырткандыр дип уйлаган идек. Юк, бу иптәш алмагачлар, чияләр белән генә чикләнеп калмаган икән. Бакчасына әчтерхан чикләвеге дә, виноград та, лимон да, абрикос та, әфлисун да, айва да һәм башка шуның кебек көньягы җиләк-җимешләрөн дә утырткан. Дөрес, бу үсемлекләрнең әле уңыш биргәннәре юк. Ләкин иптәш Исмагилов аларны бик яратып тәрбияли һәм тиздән уңыш бирәчәкләренә ышана. — Менә бу үсемлекне күрәсезме? — дип, ул утыз-кырык сантиметр озынлыктагы юан, яшел кузаклары асылынып торган бер үсемлеккә күрсәтә.— Болыт бу. Мунчала урынына тота торган. Кавказдан төпләп алып кайткан идем. Үсә. Узган елда шундый ук кузаклары булды. Мунчада ел әйләнәсе шулар белән юындым. Кардәш-ыруларга да бирдем. Тырышканда, Кавказ үсемлекләрен бездә дә үстерергә була икән.— һәм ул, бакчадагы беседкасына тиз генә кереп, аннан узган елгы болытларның берсен алып чыга.— Дөрес, Кавказда үскән кебек үк зур түгел, ләкин шулай да юынырлык,— ди ул һәм, шатлыгын яшерә алмыйча, елмаеп карап тора. Без дә аның шатлыгын уртаклашабыз. Ул, яшьләрчә хискә бирелеп, сөйләвендә дәвам итә: — Мин гражданнар сугышында катнаштым, бөтен Украинаны йөреп чыктым. Кырымын да күрдем. Бу сугышта да илебезнең алмагачлы өлкәләрендә булдым. Менә шул көннән бирле башымнан бер уй чыкмый: нигә безнең Татарстан колхозларын да шулай бакчалы итәргә мөмкин түгел? Минемчә, бик мөмкин. Колхоз бакчалары гади бакчалар кебек кенә түгел, ә урман кебек шаулап торсыннар иде,— ди ул һәм аның коңгырт
88 
 
күзләре яшьләрчә чаткыланып китә.— Нигә Әлмәтие алмагачлы-, җимешле шәһәр итмәскә, әллә безнең халык алма яратмыймы? Бик ярата... Әнә теге тауны күрәсезме? — ди ул һәм Зәй буендагы тауга таба төртеп күрсәтә.— Ул тауларга алмагачлар утыртырга булмыймыни? Була. Нинди генә була әле! Ах, аңа буйдан-буйга алмагачлар, чияләр, грушалар утыртып җибәрсәң, нинди шәп булыр иде! Суы да шунда гыша. Качать итеп мендерергә мөмкин. Язларын ап-ак чәчәккә күмелеп утырыр иде... Без дә аның яшьләрчә матур хыялына бирелеп китәбез. Әлмәтне инде гади агачлар утыртылган шәһәр итеп кенә түгел, алмагачлар, чияләр, грушалар, сливалар һәм башка бик күп төрле җимеш агачлары арасында утырган җыйнак, матур һәм чын мәгънәсендә яшел шәһәр итеп күз алдына китерәбез... Юк, иптәшләр, болай булса, сез берничә елдан Әлмәткә килеп чыгыгыз! Яз килсәгез, аның бакчаларына кереп, алмагач, чия, шомырт чәчәкләрен рәхәтләнеп иснәп йөрерсез, хуш исләреннән исерерсез. Чәчәкләр исе белән исерүдән дә ләззәтле нәрсә бармы икән дөньяда?! Кеше бөтенләй яшәреп китә һәм шатлыгыннан, күңеленең көрлегеннән кычкырып җырлап җибәрә. Әгәр көз килсәгез, бакчаларның ишекләрен ачып керерсез, теләсә кайсы алмагачтагы алманы өзеп алырсыз. Алмагачлар бакчаларда, урамнарда гына түгел, каршыдагы тауларда да үсәр. Урман шикелле шаулап үсәрләр алар... 
6. ҮСҮ АВЫРЛЫГЫ ҺӘМ ЯҢА ШӘҺӘРДӘ ИСКЕ ГАДӘТЛӘР 
Нәрсә ул үсү авырлыгы? Ул нинди элементлардан тора һәм аиы яшь Әлмәт шәһәрендә нинди хәлләрдә күрергә мөмкин? Без Әлмәт шәһәрендә йөргәндә, андагы төзү оешмаларының эшләре белән танышканда һәм аерым кешеләр белән сөйләшкәндә, бу сорауларга җавап табарга тырыштык. Ләкин дөресен әйтик, алардан без күңелебезне канәгатьләндерерлек җавап ала алмадык. Шулай да без бу сорауларның берсенә шактый ачык җавап таптык. Аны безгә Максим Горький исемендәге мәктәпнең бер укучысы бик матур итеп, хәтта образлы итеп аңлатып бирде. Дөресрәге, ул безгә моны сүз белән түгел, ә үзенең ертык ботинкалы тәпиләре белән аңлатыш бирде. Сентябрь азагындагы яңгырлы көннәрнең берсе иде. Берничә көннән бирле бер көчәеп, бер басылып торган яңгырдан җир генә түгел, салынып бетмәгән йортлар янында чәчелеп яткан такталар да, хәтта бүрәнәләр дә бүртә башлаган иде инде. Таш һәм асфальт җәелмәгән юллар тапталып, изелеп беткән. Авыр йөк төяп узган машиналардан соң ярылып, ермакланып калган көпчәк эзләренә яңгыр сулары җыелган. Кайбер урында аларны күн итексез яисә резина итексез атлап үтәргә мөмкин түгел. Шуңа күрә булса кирәк, бу шәһәрдә, яңгырлы көннәрдә, ирләре булсын, хатынкызлары булсын, барысы да диярлек резина итек киеп йөриләр. Бик уңай итек! Көн озын суда йөрсәң дә, үтми. Менә шундый яңгырлы көннәрнең берендә, иртә белән, сәгать җиде тулып, сигезенчегә киткәч, Островский урамындагы йортларның берсеннән 11 —12 яшьләрендәге бер малай йөгереп чыкты. Башында кайчандыр яна булган, хәзер инде уңып, төсен югалткан арзанлы кара кепка, өстендә кыска пиджак, аягында ботинка, — кыскасы, авылдан килеп, шәһәрдә тора башлаган малайларның берсе иде ул. Кулында—укучылар портфеле. Аңа күп итеп, тыгызлап китаплар, дәфтәрләр тутырган. Малай ашыга иде, күрәсең. Бераз яңгыр сибәләп торуга карамастан, пиджак япыйларын төймәләмәгән, хәтта ашый торган сыныгын да ашап бетермәгән, ул аны бик тәмләп чәйни-чәйни тротуар буенча китте.


 
Без, аның төсенә карап, татар малае икәнен һәм Максим Горький исемендәге мәктәпкә барырга чыкканын төшенеп алдык. Мәктәп моннан биш километр ераклыкта. Менә шул биш километр араны, шундый яңгырлы, пычрак көндә бу малай үзенең тәпиләре белән 40—45 минут эчендә үтәргә тиеш. Икенче төрле әйткәндә, аңа сәгать сигезгә мәктәпкә барып җитәргә кирәк. Җиңел эш түгел! Ләкин малай да төшеп калганнардан түгел, күрәсең. Ул кепкасын, егетләрчә баш очына гына эләктереп, бераз кыңгыр салган килеш, пиджак чабуларын җилфердәтә-җил- фердәтә, сокландыргыч җиңел һәм матур бара. Юлда очраган, җыелып яткан яңгыр суларын, бик киң булмаган пычрак урыннарны, кош кебек атылып, сикереп чыга һәм шул ук вакыт ул каршы очраган таныш-белеш малайларга әлеге икмәкле кулын күтәреп, дусларча сәламләп, берәр сүз әйтеп тә өлгерә. Аның сәламе үзенчә һәм бик гади. — Әй!—дип кычкыра ул кайберләренә.— Әй, Шакир!.. Ә кайберләренә дусларча йодрык күрсәтеп ала. Бу аның сугышырга теләве түгел, ә якын дуслык хисләренең ташып чыгуы гына. Әгәр ул сугышырга теләсә, ап-ак тешләрен күрсәтеп, бу кадәр матур елмаймас иде. Юк, дуслык билгесе бу! Малайлар да аңа кычкырып калалар (алар бу яктагы мәктәпкә баралар булса кирәк): — Әй, йөгер!.. Өлгермисең бит!..— диләр. — Өлгерәм!—ди малай һәм җыелып яткан сулар аша сикереп- сикереп атлый. Без дә аны өлгерергә тиеш дип уйлыйбыз. Ул инде берничә урамны узды, бу тирәдә шактый еш очрый торган траншеялар аркылы салынган такталар өстеннән дә кәҗә бәрәне кебек оста йөгереп үтте. Ах, көтелмәгән күңелсезлекләр -була бит дөньяда! Безнең егетебез дә шундый күңел- сезлеккә очрады. Ул йөк машиналары белән яргаланып беткән бер баткак урынны ансат кына сикереп чыкмакчы иде. Юк, батырлыкта гына түгел икән хикмәт, аякта да икән. Аяклары җитәрлек озын түгел әле аның. Сикерде... һәм сул аягы белән тезгә хәтле булмаса да, шактый тирән кереп батты. Ботинкасы җебүен җебеде, әмма малай үзе җебегәннәрдән булып чыкмады. Ул бары кашларын гына җыерды һәм аягын, пычрактан тартып чыгарып, бер-ике тапкыр бик каты селкеде. Пычрактан тыш аягына су да тулган иде әле аның. Анысыннан да ул шактый ансат котылды. Бер урында туктап, йорт кырыена сөялеп, аягын күтәрде, һәм ботинкасы эченнән шабырдап су коелды. Икенче аягын күтәреп тормады, анысы кергән суны үзе чыгара иде. Шуннан соң малай, барыбер пычрандым инде, моннан артык пычрану мөмкин түгел дип уйлап булса кирәк, портфелен култыгына кыстырды да Тукай урамы бүйлап йөгерде. Малай беренче дәрескә өлгердеме, юкмы,— анысын белмәдек, әмма аны пычранганын, тирләп пешкәнен һәм шактый арганын үз күзебез белән күрдек. Әле аның кайтасы да бар. Димәк, дәрестән соң ул биш километр араны тагын шундый ук газаплар белән үтәргә тиеш. Барлыгы,— баруы-кайтуы белән бергә,— ун километр. 11 —12 яшьлек бала өчен кыска юл түгел. Безнең күңелдә үзенең чаялыгы белән матур тәэсир калдырган бу малай юл ераклыгыннан зарланмагандыр дип уйлыйбыз. Чөнки беренче мәктәпнең күп кенә укучылары тагын да ерактанрак йөреп укыйлар. Мәсәлән, Ләйсәнә Гәрәева, үзенең өченче класстагы сеңелесе белән бергә, һәр көнне алты километрдан килеп йөри, ә Рая Шакирова җиде километрдан килә. Димәк, Рая һәр көнне мәктәп белән ике арада ундүрт километр юл үтә. Сез, билгеле, «Нигә алар трамвайга, я автобуска утырмыйлар?» — 
89
9Э 
 
дип сорарсыз. Әлмәткә бармаган булсак, без дә, бәлки, шундый сорау биргән булы-р идек. Әлмәттә шәһәр транспорты юк. Шуңа күрә алар 10—45 километр араны үзләренең тәпиләре белән атлыйлар. Менә бу хәл — үсү авырлыгының бер күренеше. Шәһәрнең озынлыгы 8—9 километрларга сузылган. Без Әлмәтнең бер башыннан икенче башына хәтле эшкә баручы хезмәткәрләрне, укырга баручы мәктәп балаларын, магазинга яисә базарга йөгерүче йорт хозяй- каларын һәм егерме километрга якын араны җәяү йөрергә мәҗбүр булган башка бик күп кешеләрне очраттык. Яшермик, Әлмәтнең бер башыннан икенче башына хәтле йөрү газабын үзебез дә татыдык. Әлмәтнең буйга сузылган урамнарының күбесенә асфальт җәелгән. Шул урамнар буйлап автобус хәрәкәтен оештырып җибәрергә, шәһәр кешеләренә уңайлыклар тудырырга мөмкин. Ләкин шушы көнгә кадәр бу мәсьәләне практик хәл итү эшенә шыклап керешелгәпе юк. Бу урында бер ачыклык кертеп китәргә кирәк. Шәһәр советы кулында автобус хәрәкәтен оештырып җибәрергә машиналар юк, тик Татарстанның автомобиль транспорты һәм таш юллар управлениесе тарафыннан бирелгән вәгъдәләр генә бар. «Озакламыйча Әлмәттә автобус хәрәкәтен оештырып җибәрәбез»,— дип бирелгән вәгъдәләр алар. Ах, әгәр ул вәгъдәләрне автобус итеп йөртергә мөмкин булса, Әлмәттә күптән автобус хәрәкәте булыр, әлеге мәктәпкә ашыгып баручы малай гына түгел. бик күпләр җиңел сулап җибәрер иде! Управлениедән көтеп-көтеп тә автобуслар килмәгәч, шәһәр советы автобус хәрәкәтен җирле мөмкинлекләр белән генә оештырырга теләгән. «Әлмәтбурнефть»нең автотранспорт конторасы начальнигы иптәш Иванов күңеле нечкәргән минутларның берсендә бу эш өчен өч «Шкода» автобусы бирмәкче булган, шәһәр финанс бүлеге хәтта билетлар хәзерләү эшенә дә керешкән. Ләкин, кызганычка каршы, бу да вәгъдә хәлендә генә калган. Хәзерләнгән билетлар шәһәр финанс бүлегендә ята, ә укучылар, эшчеләр, хезмәткәрләр, картлар, карчыклар шәһәрнең бер башыннан икенче башына хәтле һаман җәяү йөрүләрендә дәвам итәләр. Алар күпме шулай җәяү йөрерләр, моны әлегә берәү дә белми. Шулай да беләсе иде. Колхозларда бик матур бер гадәт бар: әгәр бер колхозның балалары икенче авылга барып укыйлар икән, аларны ат белән илтеп куялар һәм. дәресләре беткәч, барып алалар. Дөрес, шәһәр колхоз түгел. Ләкин Әлмәт машиналы шәһәр, хәтта бик күп машиналы шәһәр. Нигә анын хуҗалык оешмалары, шул ук автотранспорт конторасы, ерактан йөреп укучы балаларны мәктәпкә илтеп куярга һәм дәрестән соң барып алырга бер-ике машина билгели алмас икән? Теләгәндә, моны оештырырга бик мөмкин. Бу турыда шәһәр мәгариф бүлеге мөдире иптәш Шәфиковның уйлап караганы бармы икән? Уйласа, оештыра алыр иде. Әлмәттә машиналар бик күп дигән идек без. Ләкин шуның белән бергә монда аварияләр дә күп, лихачлык та бик зур. Бу аварияләр, мәгънәсез лихачлыклар дәүләткә бик кыйбатка төшә. Аварияләрнең машиналар ваттыруы белән генә түгел, имгәнү, хәтта үлем белән беткәннәре дә бар икән. Шоферлар урам хәрәкәте кагыйдәләрен өзлексез бозалар. Кагыйдә дибез. Кайда язылган ул кагыйдә? Урамнарда нинди билгеләр белән күрсәтелгән? Яисә милиция органнары урам хәрәкәте кагыйдәсен бозучылар белән ничек көрәшәләр? Бу сорауларга 'без җавап таба алмадык, әмма лихачлыкның нәрсә икәнен үз күзебез белән күрдек, хәтта тәнебез белән дә тойдык. Без, 30—35 километр ераклыктагы буровойга барып кайту өчен, бер җитәкче работникның «Победа»сын алып тордык. Җитәкче работник безне алып барырга тиеш булган шоферга алдан әйтеп куйды:

91 
 
— Алар безнең кунаклар,—диде, безгә күрсәтеп, — яхшы гына, саклан кына алып йөр.—Аннары безгә карап шоферны мактап алды: — Дисциплиналы' егет ул. Молодец! Без машина янына чыктык. Шофер янына алга, безнең белән бергә барырга булган иптәш — өлкә газетасының бу яктагы махсус хәбәрчесе утырды, ә без артка урнаштык. Шоферыбыз чыннан да дисциплиналы егет икән, безне шәһәр урамнарындагы төзелеш траншеялары арасыннан бик сакланып алып чыкты-, ләкин асфальтлы юлга керергә дә өлгермәде, -машинасын сәгатенә 60 километр тизлеккә куйды. Өлкә газетасының махсус хәбәрчесе, машинаның бу кадәр кызу йөрешенә борчылудан бигрәк, җитәкче работникның киңәшен тотып булса кирәк, әкренрәк баруның зарарсызлыгы турында шоферның исенә төшереп алды. Дисциплиналы шоферыбыз, җитен төсле аксыл бөдрә чәчле, зәңгәр күзле 23—25 яшьләр чамасындагы егет, хәбәрчегә көлемсерәп карап алды, һәм шунда ук спидометр стрелкасы 70 километрны, аннары 80 километрны күрсәтә башлады. Хәбәрчебез тагын нәрсәдер әйткән иде, егетебез аңа бик җитди төс белән җавап кайтардьи: — Бу йөрүмени!—диде, һәм шунда ук без спидометр стрелкасының тагын да югарырак менгәнен ниндидер бер эчке шомлану белән күреп алдык: 90... 100... 110... Безнең каршыга шундый ук тизлек белән атылып килүче машиналар асфальт төсле соргылт булып күренә башладылар, ә болай да тар ..асфальтлы юл үзе, ничектер, унлы лампа филтәсесыман гына булып калды. Мин, әдәплелекне онытып, хәбәрче дустыбызның аркасына шактый тупас төрттем һәм, машинабызның самолет кебек һавага күтәрелеп китүеннән шикләнеп: — Зинһар, яхшы киңәшләреңне ташла!—дидем.— Минем кечкенә балаларым бар, алармы үстерергә, кеше итәргә кирәк... Зәңгәр күзле егетебез әллә татарча белә торган булып чы-кты, әллә инде үзенең өйдәге, тәпи йөри башлаган улый исенә төшерде,— ничек кенә булмасы-н, шуннан соң, спидометр стрелкасы 60 ны гы<на күрсәтә башлады, ә без, моңа бик шатланып, иркенләп сулап җибәрдек. Шулай да күңелебездә бер сорау калды: әгәр җаваплы работникның дисциплиналы шоферы мондый тар юлда, өзлексез машиналар кайнашып торган сәгатьләрдә, 100 километр тизлек белән йөри икән, кимрәк җаваплы работниклар кул астында эшләүче һәм дисциплиналылыклары белән артык дан казанмаган шоферлар нинди тизлек белән йөриләр икән дигән сорау иде ул. Ничек кенә баш ватсак та, бу сорауга җавап таба алмадык. Без монда, урыны туры килгәндә, лихачлыкны- телгә алып үттек. Ләкин сез аны үсү авырлыгы дип уйлый күрмәгез. Үсү авырлыгы — ул бөтенләй башка нәрсә. Ә лихачлык — шоферлар арасында аңлату-тәрбия эшенең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавының нәтиҗәсе генә. Шуның белән бергә ул шәһәр милициясенең машиналар хәрәкәтенә игътибарсы-з каравының бер факты да булып тора. Без үсү авырлыгының кайбер урыннарда кешеләр өстенә төшкән физик авырлык сыйфатында да күргәләдек. йорт салучы- кайбер бригадаларда механизмнардан җитәрлек файдаланмыйлар. Без тынып калган, берничә елдай бирле кулларын һавада сузып торган, хәтта урыны-урыны белән тутыга башлаган кайбер күтәрткеч краннар турында әйтмибез. Алар күп этажлы йортлар өчен куелган краннар. Аннан башка да шәһәрдә күтәрткеч механизмнардан җитәрлек файдаланмыйлар, кайбер бригадалар кирпечләрне, ташларны, цементны һәм башка төзү материалларын икенче- өченче катка күтәреп ташыйлар. Күтәрткеч краннар, транспортерлар җитәрлек төзелештә кешеләрнең шулай җәфа чигеп эшләүләрен күрү бик сәер. Бусы инде үсү авырлыгының бер күренеше түгел, ә төзү эшләрен алып баручы кайбер җаваплы кешеләрнең гамьсезлеге, игътибарсыз
92 
 
лыгы һәм эшне оештыра белмәве. Без моны, җитешсезлек дин, үз исеме белән атыйк. Әлмәт төзелешендә житешсезлекләр бик күп. Шундый җитешсезлек- ләрнең берсе итеп, эш сыйфатының кайбер хәлләрдә гаять дәрәҗәдә түбәнлеген күрсәтеп үтәргә кирәк. Салынган йортларда еш кына бик зур кимчелекләр була. Кешеләр, шундый йортларга кереп урнашып, берничә ай торырга өлгермиләр, йортка капиталь ремонт ясарга кирәк була башлый. Мәсәлән, 2 нче номерлы -мәктәпнең, 33 кварталдагы 11 нче номерлы йортның һәм башкаларның берничә айдан соң ук шундый хәлгә килүен сөйләделәр. Хәер, безгә андый йортларның берсен үз күзебез белән дә күрергә туры килде. Маяковский урамы белән Чехов урамы арасындагы- ике катлы җыелма йортларның берсе иде ул. Эчке һәм тышкы штукатура- лары купкан, шадраланган, тәрәзәләре ватылган, ишекләре каерылып, җимерелеп беткән иде. йортның эчке өлешенә ремонт ясаучы малярлар бригадиры Анатолий Ящуктан без, кызыксынып: — Бу йортта ничә ел торганнар? — дип сорады-к. -Без моны чынлап сорадык, чөнки яңа йортны бу хәлгә китерер өчен анда иң кимендә ун ел торырга яисә моннан, нәкъ шушы йорт яныннан, каты сугыш үткән булырга кирәк иде. Анатолий Ящук безгә теләми генә җавап бирде: — Ничә ел дигән буласыз тагы. Ничә ай, диегез. Без аның нигә җавап бирергә теләмәвен төшендек. Ул төзүчеләрнең* шундый начар сыйфатлы йортлар салуына чын күңеленнән әрни һәм алар өчен ояла иде. Очеркыбызның алдагы бүлекләренең берсендә без Чехов урамындагы 26 нчы номерлы йорт турында язган идек. Без кергәндә, кешеләрнең ул йортта тора башлауларына әле ун көй дә булмаган иде, ә тышкы ишекләренең берсе инде, җимерелеп, каерылган кош канаты шикелле салынып тора иде. Күршедәге йортларда торучылар да ишекләрнең, тәрәзә рамаларының нык утыртылмавыннан һәм мичләренең төтен кайтаруыннан зарландылар. Шуның белән бергә кайберәүләрнең үзләре тора торган квартираларны, йортларны тиешенчә сакламауларын да, хәтта бу җитди мәсьәләгә бик игътибарсыз карагайлыкларын да әйтеп үтәргә кирәк. Бу игътибарсызлыкның, гамьсезлекнең һәм дәүләткә миллионнарча сум зарар китерә торган хуҗасызлыкның ләгънәтле чыганагы кайда? Нигә монда кайбер кешеләр тарафыннан үз квартираларына карата, ә төзүче оешмалар тарафыннан дәүләт милкенә карата шундый җинаятьле гамьсезлек хөкем сөрә? Нигә бу гамьсезлеккә, хуҗасывлыкка каршы каты көрәш алып барылмый? Мәсәлән, 1953 елда, шәһәр эчендә, торак йортларга газ кертү өчен 12.058 погонный метр труба үткәрелгән. 1953 елның көзендә һәм 1954 елның язында бу трубаларга су тулган. Трубаларның бер өлеше, шартлап, яраксыз хәлгә килгән, ә калган өлешеннән суны май аенда гына өрдереп чыгарганнар. Дөньяда көзнең һәм язның буласын, трубаларга су туласын төзүчеләр белмәгәннәрме? Белгәннәр, билгеле. Ләкин трубаларны су тулмаслык хәлгә китереп куймаганнар һәм дәүләтнең гаять зур суммасын җилгә очырганнар. Моңа кем җавап биргән? Җавап бирүче кеше булмаган. Менә шундый хуҗасызлыклар һәм төзелеш планын үтәмәү нәтиҗәсендә, 1953 елда «Татнефтестрой» (начальнигы иптәш Харченко) дәүләткә 39 миллион сум зарар китергән. 1954 елның ун ае эчендә генә дә бу зарар 20 миллион сумнан артып киткән. Бу миллионнарга ничә йорт салырга мөмкин булыр иде? Белгечләрнең әйтүенә караганда, 1953—54 елларда китерелгән зарар акчасына
93 
 
икешәр катлы, сигезәр квартиралы 150 гә якын йорт салырга, ягъни иң кимендә 1.200 семьяның һәркайсын икешәр бүлмәле аерым квартирага урнаштырырга мөмкин буласы икән. Бу шәһәр тирәсендә табигать байлыты да бик күп әрәм була. Мәсәлән, нефть газының бик күп өлеше әлегә чаклы бушка янып тора. Без аны, матурлык хисенә бирелеп, ялкынлы байраклар белән дә, Данко йөрәге белән дә чагыштырган идек. Хәтта кайбер шагыйрьләребез, аның матурльпгына сокланып, шигырьләр дә яздылар. Әгәр без, матурлык хисләрен бер якка куеп, өзлексез гөрләп торган ул ялкыннарга хуҗалык күзлегеннән карасак, меңнәрчә, хәтта миллионнарча сум ягулыкның әрәмгә янганын төшенер идек. Әлмәттә әлегә бу байлыктан бик аз файдаланалар. 1954 елның декабрена чаклы бары 170 квартирага, шәһәр мунчасына, икмәк заводына, кайбер котельныйларга һәм башка шуны-ң кебек урыннарга гына газ кертелгән. Газның әле чамасыз күп өлеше әрәм яна, ә шул ук вакыт йөзләрчә машиналар шәһәргә утын, күмер һәм башка шуның кебек ягулык материаллары ташыйлар. 
Халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында, алып барыла торган тәрбия эшендәге кайбер җитешсезлекләр турында да бер-ике сүз әйтеп китәсебез килә безнең. Шәһәрдә биш йөзләп тулай торак бар. Күбесендә семьясыз яшьләр тора. Алар илебезнең төрле якларыннан — һөнәр мәктәпләреннән, ФЗО лардан, колхозлардан һәм башка җирләрдән килгән яшьләр. Алар арасында үзлекләреннән тормыш алып барырга күнегеп җитмәгәннәр дә аз түгел. Бу тулай торакларга тәрбиячеләр билгеләнгән. Ике йөз илле кешегә бер тәрбияче. Дөрес, бик аз,— сүз юк. Ләкин теләгәндә, эшне яхшы оештырганда, хәзерге штат белән дә яшьләр арасында алып барыла торган тәрбия эшен көчәйтергә, җанландырып җибәрергә мөмкин. Кайбер тулай торактагы яшьләрнең сүзләренә караганда, алар тәрбиячеләрнең барлыгын да, юклыгын да белмиләр. Бәлки, бу арттырыбрак җибәрү булгандыр. Шулай да аның дөреслеккә якын булуы бик ихтимал. Мисал өчен Маяковский урамындагы 30 пчы номерлы йортка урнашкан тулай торакны алып карыйк. Бүлмәләре иркен, якты, тәрәзәләренә ак пәрдәләр корылган, стеналарына багет рамалы картиналар эленгән. Кием-салымнарны элеп куяр өчен һәр бүлмәдә бер шифоньер бар. Кешеләр иркен урнашкан — бүлмә саен дүртәр генә. Кроватьлары пружиналы. Урын-җир бельеларын ун көнгә бер алыштырып торалар. Бу яктан зарланырлык түгел. Торучылар канәгать. Менә шундый уңай тулай торакта да әле кайбер элементар уңайлыклар юк. Мәсәлән, кешеләр иртә белән хезмәткә китәр алдыннан кайнар чәй эчеп китәргә тиешләр. Бу бик табигый таләп. Ләкин бу тулай торакта моны оештыру шактый читен. Су кайнаткыч титан юк, бары утынны чамасыз ашый торган комсыз плита гына бар. Ул плитада бер чиләк су кайнатыр өчен бер олау утын ягарга кирәк. Шуның аркасында яшьләр иртә белән чәйсез китәләр, хәтта кичләрен дә чәйсез калга- л ымлар. Рәтле юыну урыны юк, бары идәнне чамасыз пычрата торган урын гына бар. Җыештыручылар идәндәге сабынлы суны сосып кына өлгерсеннәр. Ул ермакланып та, ташкын булып та ага. Тулай торакта кызыл почмак бар дип исәпләнә. Ләкин торучылар аңа кермиләр. Керсәң, тузанга буялып чыгасың. Яңа газеталар булмый, искеләр генә ята. Радио юк. Бу җитешсезлекләргә кем игътибар итәргә тиеш? Комендантмы, әллә тәрбиячеме? Икесе дә. Ләкин тулай торакта торучылар аларны бик сирәк күрәләр. 
94 
 
Әгәр яшьләрне тәрбияләргә, алармы культуралы кеше итәргә телибез икән, аларның көнкүреш культурасына да бик нык игътибар итәргә кирәк. Мондагы кайбер тулай торакларда без тәрбия эшенең бу ягына тиешенчә игътибар итмәү фактларын очраттык. Бу яца шәһәрдә тулай торакларны тиешенчә чиста тоту бик авыр. Әгәр яшьләрне көнкүреш культурасына тиешенчә өйрәтмәсәк, бу хәл һаман үзгәрешсез калачак. Бу тулай торакта руслар, татарлар, башкортлар, украиннар тора. Бик тату яшиләр. Безгә аларныц тату яшәүләре генә түгел, белемгә, укуга омтылулары да бик ошады. Берничәсе кичке мәктәптә укый (X. Закиров, Б. Умняков, В. Тарасов һ. б.). Мондый егетләр белән тәрбия эшен оештырып җибәрү ансат, тик оештыра белергә һәм теләргә генә кирәк. Без кайбер бик пычрак тулай торакларны да күрдек, эчеп-исереп кайтучы, шау-шу куптаручы яшьләрне дә очраткаладык. Иптәшләренең шундый эшләренә борчылган, чын күңеленнән әрнегән Наип Гыйлаҗев иптәш безгә яшьләр арасындагы тәрбия эшенең тиешле югарылыкта тормавыннан зарланды. Башта без укучыларыбызны Наип Гыйлаҗев белән таныштырып үтик. Ул шәһәрдәге яшь эшчеләрнең берсе. ВЛКСМ члены. Совет армиясендә хезмәт итеп кайткан, күптән түгел генә электриклар курсын бетергән, хәзер кичке мәктәпкә керергә хәзерләнә. Ул да, башка бик күпләр кебек, эштәй аерылмыйча гына кичке мәктәпне бетереп, институтка керү хыялы белән яна. — Тулай торакларда бертөрле дә культура эше алып барылмый, — диде ул. — Хәтта радио да юк. Дөресен әйтим, бик күңелсез чаклар була. Кайберәүләр бүре булып уларга хәзер торалар. Кинога барыр идең, бездә сирәк нәрсә ул. Булганда да, күбрәк иске картиналарны күрсәтәләр. Кайберләрен ирексездән кат-кат карыйсың... Безнең көтепханә- ләрдә булганыгыз бармы сезнең? Булсагыз, күргәнсез. Яңа әсәрләр аз анда. Яхшы китапны айлар буе көтәбез. Шәһәрдә ике китап магазины бар. Берсенең, искесенең, ачылган чагын очрату мөмкин түгел диярлек. Ә яңасында китаплар юк. Союзпечать киосклары бармы бездә? Бәлки, кәгазьдә бардыр, әмма шәһәрдә юк. Ә магазиннарда аракы күп. Безне аракы белән искиткеч тырышып тәэмин итәләр, ә китап белән, газета- журналлар белән тәэмин итүне мөһим бурыч итеп санамыйлар. — Моңа кем гаепле соң? Егетебез бераз уйланы-п торды. — Кем гаеплеме?—диде ул, ниһаять.— Яшьләрне тәрбияләү турында беренче чиратта кем кайгыртырга тиеш? Комсомол оешмалары. Шулай ук партия оешмалары да. Шәһәр советына да рәхмәт әйтә алмыйбыз без. Кыскасы, гаепләрлек оешмалар күп, тик культура эшен яхшы итеп оештырып җибәрүче кешеләр генә юк. Аннары дөньяда яшьләр генәмени,— диде ул сүзенең ахырында,— өлкән яшьтәге эшчеләр дә аз түгел бездә. Алар турында, халыкның культурасы турында кайгыртырга кирәк. Монда яшьләр арасында, чыннан да, җитәрлек эш алып барылмый. Кайбер яшьләр үз инициативалары белән кызыйлы гына эш башлап җибәргән булганнар, ләкин комсомол оешмалары бу инициативаны күтәреп ала белмәгәннәр. Мәсәлән, шәһәрдәге алдынгы бригадаларның берсе булган Анатолий Яшук бригадасындагы яшьләр быел үзешчән сәнгать түгәрәге оештырган булганнар. Украин җырлары һәм биюләре белән концертта да катнашканнар. Күрүчеләрнең сөйләүләренә караганда, тамашачылар аларны бик яратканнар. Ләкин бу яхшы эшне җәелдереп җибәрүчеләр булмаган. Егетләрнең күңелләре сүрелгән, хәзер алар үз тулай торакларында гына бииләр һәм җырлыйлар. Теләгәндә, бу шәһәрдә төрле милләт яшьләреннән торган бик кызыклы үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештырырга һәм күп кенә яшьләрнең кичләрен күңелле итеп үткәрергә мөмкин булыр иде.  
95 
 
Яңа ачылган китап магазинында китаплар юк дигәч, бу мәсьәлә белән без аеруча кызыксындык. Чыннан да, без барган вакытта, бу магазинда китаплар юк дәрәҗәсендә аз иде. Ә нефтьчеләр өчен кирәк булган техник әдәбият һәм рус, татар язучыларыиың яңа әсәрләре бөтенләй юк иде. Безнең күз алдында бер яшь эшче техник әдәбияттан һәм матур әдәбияттан унлап әсәр сорады. Барысына да «юк» дигән җавапны алды. — Шулай да сез -миңа нинди китап тәкъдим итә аласыз соң?—диде егет. — Хәзергә менә боларны гына,— диде сатучы һәм күп булып күренсен өчен буш шүрлекләргә, һәрберсен урталай ачып, берәм-берәм тезеп куйган авыл хуҗалыгы китапларына төртеп күрсәтте. — Алайса инде, сез миңа бер блокнот белән бер авторучка бирегез, — диде егет. Күрәсең, аның бу магазиннан нәрсә булса да алып чыгасы килә иде. Ләкин ул моңа да «юк» дигән күңелсез җавапны алды. Без бу «минутта Таткниготоргның Казандагы складларын күз алдына китердек. Анда китапларның күплегеннән складларның цемент идәннәре сыгыла, ә монда, Казаннан берничә йөз километр ераклыкта, нефть шәһәрендә эшчеләрнең сорауларын канәгатьләндерерлек китаплар юк. Җирле оешмалар Казаннан китап сорамаганнар түгел, сораганнар, хәтта сорап язаяза бер китаплык кәгазь бетергәннәр. Кәгазь «беткән, шактый гына кара да әрәм булган, тик китаплар гына килмәгән. Яңа шәһәрнең культура таләпләренә карата нинди мөнәсәбәт бу? Иске (мөнәсәбәт. Татарстанның китап белән сәүдә итү оешмаларында утыручы иптәшләрнең эш методларындагы искелекнең калдыгы. Бу калдыкны, бу зарарлы тутыкны бетерергә бик вакыт! Китапны укучыларның кулына һәртөрле юллар, мөмкин булган һәртөрле чаралар белән җиткерергә, аны сатып алырга кызыктырырга һәм укытырга кирәк. Сәүдә оешмаларында утыручыларның изге бурычлары менә шул. Әлмәттә исә, без моның нәкъ киресен күрдең. Эшчеләр китап сорыйлар, китап эзлиләр, ә Казандагы сәүдә оешмалары аларга сатарга теләмиләр. Бу бик гаҗәп күренеш! Китап сәүдәсе ул киң рекламаны сорьш. Кызыклы һәм дулкынландыргыч рекламаның оештьврылуын таләп итә. Сәүдә оешмаларындагы иптәшләр моны я аңлап бетермиләр, я китапны- халыкның кулына илтеп җиткерү ялкыны белән янмыйлар. Аннары, кайбер китапларны нигә магазиннарда сату белән генә канәгатьләнергә? Тулай торакларга, халык күбрәк җыелган урыннарга, мәктәпләргә һәм базарларга алып барып сатарга ярамыймыни? Без Бөгелмәнең базар янындагы- яңа китап магазинын күрдек. Начар магазин булмаска кирәк. Магазинның эчке күренеше һәм сатучыларның алучыларга булган мөнәсәбәте яхшы тәэсир калдыра. Магазин базар белән янәшә булуга карамастан, сатучыларның берсе, яшь кенә кыз, әллә никадәр китап күтәреп чыккан һәм аларпы өзлексез кайнашып торган кешеләргә тәкъдим итә, аерым китапларны алып мактый һәм кайбер урыннарын укып та күрсәтә. Кешеләр, кызыгып, я бер китап, я ике китап алып китәләр. Без кызның күпме сату итүе белән кызыксындык, Кыз тезелеп торган китапларына күрсәтте: — Икәү чак күтәреп килгән идек, хәзер, күрәсез, бер төргәклек китап калды. Бераздан тагын алып кнләм,— диде һәм, безнең белән сөйләшүеннән туктап, узып баручыларга китап тәкъдим итә башлады. Бу яшь кыз, бәлки, йорт хозяйкаларына, бала-чагаларга һәм узган- барганнарга китап тәкъдим итеп, аларны сатып алырга кызыктырып, үзенең нинди изге эш эшләгәнен төшенеп тә бетерми торгандыр. Ләкин


 
без аны аңлатып бирик. Ул халыкны коммунистик рухта тәрбияләү дигән бөек эшнең кирәкле бер тармагын үти. Әлмәттә дә китап сәүдәсен яхшы итеп оештырырга мөмкин бит. Гомумән, Әлмәттә китап сәүдәсен генә түгеһ, халыкка культура хезмәте күрсәтү һәм аны коммунистик рухта тәрбияләү эшен бик ныклап, җиң сызганып оештырырга кирәк. Без Әлмәттән китәргә җыенабыз. Яңа урам буйлап барабыз һәм безнең күз алдында салынып бетеп килгән яисә салынып беткән йортларга кызыксынып карап узабыз. Нинди тиз, нинди гөрләп үсә бу шәһәр! Менә 8 нче Март урамы. Без килгәндә, бу урамда асфальт юк иде әле. Хәзер ул яңа җәелгән кап-кара асфальты белән ялтырап ята. Иртәнге салкынча һава белән бергә аның сафландыргач исе борыныбызга бәреп керә. Менә шушы йортларга, сумала исе аңкып торган асфальтлы урамнарга карап, без киләчәк Әлмәтне бик ачык итеп күз алдыбызга китерәбез. Җыйнак, чиста һәм матур шәһәр булачак ул. Без утырып китәргә тиешле автобус килгән икән инде. Кайберәүләр кереп тә утырганнар. Без дә керәбез. Янымдагы иптәшем, пөхтәлекне, төгәллекне яратучы, ләкин тузанның, тәмәкенең явыз дошманы булган әлеге язучы, йомшак креслога утырудан элек, гадәте буенча, ике бармагы белән утыргычның тузанын сыпырып карый. Аның тел тидермәслек чиста икәнен күргәч, канәгатьләнеп һәм шул канәгатьләнүеннән балаларча хәйләкәр елмаеп, иркенләп утыра. Борыны белән шаулатып сулап, автобусның һавасын иснәп ала. Аннан да канәгать, ахры. — Автобусның шунсын яратам: тәмәке тартмыйлар,—дн ул.— Тартырга ярамый дип, бер урынга да язылмаган. Шулай да тартмыйлар... Нигә менә безнең учреждениеләрдә, җыелышларда, халык күп җыела торган башка урыннарда тәмәке тарталар икән?.. Мин аңа бер төрле дә җавап бирмим. Күңелем нигәдер моңсу минем. Шундый ук моңсулык иптәшемнең тавышында да бар шикелле. Нигә һәм каян килгән бу моңсулык? Машинабыз кузгалып китә, йөрешен кызулатканнан-кызулата бара. Менә Әлмәтнең соңгы йортлары... Кыр. һаваларга ашып торган вышкалар. Алар тирәсендә машиналар кайнаша, кешеләр күренә... Без Әлмәткә таба тагын бер борылып карыйбыз һәм күңелебездәге моңсулыкның сәбәбен төшенәбез. Безнең анда яңа танышларыбыз, дусларыбыз, йөргән җирләребез кала икән. Менә нигә моңсу икән без. 4 Машина үргә атылып менә. Офык итәгеннән кояш күтәрелеп килә. Каршыбызда озын, тигез юл сузылып ята... 1954 ел, Әлмәт— Казан.