МИРСӘЙ ӘМИРНЕҢ КӨЛКЕ ХИКӘЯЛӘРЕ ҺӘМ КОМЕДИЯЛӘРЕ
Мирсәй Әмир әдәбиятның төрле жанрларында зур уңыш белән эшләп килә торган язучыларның берсе. Аның иҗат исемлегендә без илебез үсешендә бөтен бер этапны тәшкил иткән чорларны киң гомумиләштерүләр нигезендә художестволы образларда гәүдәләндерү бурычын куйган романнарны да, повестьларны да, көн тәртибендәге актуаль темаларга багышланган хикәяләрне дә, совет кешесенең югары идеялелек белән сугарылган һәм чын тормыштагыча җанлы, типик характерын күрсәткән драма әсәрләрен дә очратабыз. Шуның белән бергә Мирсәй Әмир, дөрес, саранлык белән булса да, сатира-юмор өлкәсендә дә матур гына үрнәкләр бирә. Мирсәй Әмирнең художестволы проза һәм драматургия жанрындагы әсәрләре аерым-аерым да, җыелмалар рәвешендә дә, китап рәвешендә дә басылып килсәләр дә, сатира һәм юмор әсәрләренең әле моңарчы бергә җыелып чыгарылганы юк иде. Шуңа күрә, бик табигый, язучының андый әсәрләре бергә тупланган җыентыгын кызыксыну белән кулга аласың. «Кысыр хәсрәт» исемендәге бу, күләме ягыннан артык зур булмаган, җыентыкка язучының сатирик һәм юмористик планда язылган 13 хикәясе һәм 4 сәхнә әсәре тупланган. Бөек рус классик язучысы СалтыковЩедрин хатларының берсендә сатираны «үз гомерен яшәп бетереп килә торган бар нәрсәне дә күләгәләр патшалыгына озатучы» үткен 1 Мирсәй Әмир. Кысыр хәсрәт. Комедияләр ләм сатирик хикәяләр. Таткнигоиз- дат. 164 бит. Тиражы 5.000. Бәясе 3 сум 75 тиен. корал дип атаганы бик мәгълүм. Җыентыктагы әсәрләрнең эчтәлеге Мирсәй Әмирнең сатира жанры алдында торган төп бурычны дөрес аңлап эш иткәнен күрсәтеп торалар. Кешеләр аңында сакланып калган капиталистик калдыкларны фаш итүгә багышланган хикәяләр бу җыентыкта иң уңышлы әсәрләр саналалар. Менә сезгә «кара көнгә» дип, берөзлексез запас җыя-җыя йөдәгән, кызы белән кияве өчен йорт сатып алып калдыру хыялы белән янган һәм шәһәрдә торак төзелеше киңәй- гәинән-киңәя бару аркасында, үзенең шул хыялын эшкә ашыра алмый аптыраган карчык. Ул көнен-төнен белми, шәһәр буйлап чаба, сатыла торган йорт эзли һәм кая -гына барып төртелмәсен, анда иске йортлар сүтелергә билгеләнгән булып чыга. «Ышанасызмы, юкмы? Сатыла торган биш өй таптым. Бишесе дә шундый булып чыкты'. Кая барма, анда яңа йорт салыначак. Бишәр катлы да җидешәр катлы. Куйбышев урамында булдым — анда да шул. Островскийда карады-м — анда шул. Дзержинскийга бардым — анда шул. Пионерский, Ухтомский... Ершов кырына кадәр барып карадым — анда да шул», ди бу карчык (36 бит). Ниһаять, ул көч-хәл белән бер өйгә туктала. Өйнең базар янында да булуына эченнән бик куанган хәлдә, шуны сылтау итеп, бәяне бераз киметергә теләп, «өе ярар иде дә, менә базар янында булуы җайсыз» дип авыз гына ача карчыгың һәм тиешле, җавабын да ала. Әбигә: «Бу базарны биредән алалар Аның урынына бик зур итеп кино
117
театр салына», диләр. Тагын эш бозыла. Кәефе бик кырылган карчык тагын өй эзләргә тотына һәм Казанка буенда менә дигән яшелчә бакчалы бер йортка тап була. Ул бик тиз килешә, задаткасын да биреп куя һәм, җаен туры китереп, кияве белән кызын йөрергә чыккайда шул өй янына алып бара. Урыны да, өе дә бик ошый аларга. Тик кияү: «Шәбен шәп тә, җыры җырланган шул инде бу йортларның. Гомере кыска хәзер боларның... Шушы өйләр моннан күчереләчәк. Бу тирәдә бик шәп су станцияләре булыр», ди (40 бит). Бөтен хыяллары җимерелгән карчык тәмам телсез кала. һәм шул чакны автор аның заводта эшли торган кияве белән кызына яңа салынган бик -матур йорттан иркен квартира биреләчәген күрсәтә. «Кара көн» турында уйлап йөргән карчык шулай оятка кала. Ул үзе инде: «Юкны кайгыртып йөреп гомер уздырдым түгелме соң? — ди.— Хәзер инде менә, ниндидер кара көнгә дип җыелган запасым да кешегә күрсәтергә ярамый торган начар чир шикелле булып тоела...» Мирсәй Әмир үз-үзен генә кайгырту юлы белән бәхеткә ирешергә теләгән кешенең безнең совет строе шартларында бик кызганыч һәм көлке хәлгә калачагын аңлаешлы һәм тәэсир итүчән итеп сурәтләгән. «Ашмасов» дигән икенче хикәядә без намуслы кешеләргә һич булмаган ялалар ягып, төрле ялган гаепләр тагып интектерүче әшәке әләкче тибын күрәбез. Ниндидер бер артельдә эшләгән чагында токарный станокка кечкенә генә бер җайланма кертеп дан да казанган ул бәндә, урынсыз макталу аркасында, масаеп китә һәм тиз арада үзен «танылмаган һәм кемнәрдер явыз ният белән кыса торган зур талант иясе» дип йөри башлый. Ул ниләр генә «уйлап чыгармын»: яңа төр тычкан тәбесё дисезме, «татлы тырнак» исемле арка кашу таягы дисезме — берсе дә калмый. Билгеле, аның ул әкәмәтләренә тиешле бәяләрен бирәләр, аңа юк нәрсә белән шөгыльләнмәскә, эш эшләргә киңәш итәләр. Ләкин масайган Ашмасов жалоба артыннан жалоба яза, донос артыннан донос яудыра, аның заявлениеләрен тик- шерә-тикшерә аптырап бетәләр, әллә ни тикле кеше менә дигән кыйммәтле вакытларын әрәм итәләр, ләкин берәү дә аның чын йөзе белән ныклап кызыксынмый. Мирсәй Әмир бу хәлне кызык бер аналогиядә аңлатып үтә. Ашмасов белән бер ишек алдында торучы
Яхшыбай дигән бер кеше Бобик исемле әшәке һәм бәйләнчек эттән зарлана. Нигә чарасын күрмисең дигәч, ул: «Эт белән эт булып йөрисем генә калган иде; мине тешләгәне юк ич әле...», ди. Ашмасовка шулай карыйлар, ә ул исәрләнгән- нән-исәрләнә бара, ниһаять, хикәянең ахырында Яхшыбай: «Җитдирәк чарасын күрми булмас, ахрысы. Үземне килеп тешләгәнен көтеп торырга ярамас» дигән бердәнбер дөрес нәтиҗәгә килә. «Әлтәф исәбе» дигән хикәянең шул ук исемдәге герое да укучыда нәфрәт һәм чиркану уята торган итеп бирелгән. Ул башка кешеләр кәефе белән аз гына да исәпләшми торган, җәмгыять тәртипләрен җае чыкканда бик тупас рәвештә боза торган, үзенең бер тиене өчен теләсә нинди мәгънәсезлеккә барудан да тайчыну белмәс бәндә. Саранлыгы, комсызлыгы аркасында ул акчасы түләнгән дип поездда җәйдергән урын-җирен- дә тирләп-пешеп тормый ята, караңгыда төшереп җибәргән бер шырпысын табу өчен әллә ничә шырпы яндырып бетерә, трамвайда билет акчасы түләнгәнгә төшәргә тиешле урында төшми бара, ашханәдә акчасы түләнгән дип борычын ашап, ак серкәсен эчеп бетереп, ашыгыч ярдәм станциясенә барып эләгә, һәм, ниһаять, мичен яккач, җылысы чыгып әрәм булмасын дип, морҗаны сөремле килеш томалап, башына ис тиеп үлә. «Гаж1изҗан» исемле хикәядә без халыкка акчасыз күрсәтелә торган медицина ярдәменә ышанычсыз карап йөргән һәм, «бесплатно караган җирнең рәте буламыни аның!» дигән гайбәткә бирелеп көлкегә калган бер обыватель белән очрашабыз. Ерак танышларыннан берәүнең туберкулездан үлгәнен ишеткән бу кеше тик торганда гына авырыйм дип шикләнергә тотына. Медпунктта аны бик
118
җентеклән карыйлар, ләкин Гаҗиз- җан тынычланмый, клиникага юнәлә. Анда да врач аңа борчылмаска киңәш итә. Ә Гаҗизҗан тынычланмый, ул, «бесплатно караган эшнең ни рәте булсын?» дип, клиникада берәү киңәш иткән атаклы профессор Меридиановка барырга була. Түләүле клиникада 15 көн көтеп, ул профессор янына керү бәхетенә ирешә һәм шул чакны аның үзен түләүсез клиникада кабул итеп, бер төрле авыруыгыз юк дип тынычландырып чыгарган врач икәнен күрә. Перспективасыз яши торган, бүген булганны гына күргән, ә шул бүгенге көннең алдагы үсешен күз алдына китерергә сәләтсез кешеләрдән үтергеч көлү булып яңгыраган «Кәҗә тәкәсенең дөньяга карашы» дигән әкиятне авторның тәэсир итүчән сатира тудыру юлындагы зур уңышы дип санарга кирәк. Аңарда СалтыковЩедрин әкиятләренең иҗади һәм уңай йогынтысы бик ачык сизелә. «Теләсә кая кереп, тибенеп йөрүдән башканы белми торган бер кысыр тавык көннәрдән бер көнне яңа хәбәр ишетеп кайта». Барлык терлекләр, кош-кортлар өчен яңа каралтылар салынасын әйтә ул. Хайваннар да, кошкортлар да бу хәбәр белән кызыксыналар һәм яңа каралтылар белән танышып кайту өчен азгынлыгы белән танылган кәҗә тәкәсен юллап җибәрәләр. Китә кәҗә тәкәсе, шактый гына йөри һәм кайтып үзенең төге яңа каралтыларның мәгънәсен тапмаганын сөйли. «Зурлыкка зур ул үзе, хәтта кеше өйләренеке кебек эре-эре тәрәзәләре дә бар. Әмма ул абзарда һич тә торырга мөмкин түгел. Тәрәзәләре булса да пыяласызлар, алардан җил өреп тора, ишекләре бөтенләй юк; үзләре бөтенләй түбәсез, яңгыр ява башласа, ышыкланыр урын таба алмыйсың. Идәннәре тулы йомычка, каты-каты бүкән башлары тәгәрәшеп ята. Анда ятып йокларга түгел, басып торыр урын да юк. Алары гына җитмәсә тагы, шунда ук кешеләр тулып ята, кулларына тоткан пычкылары, балталары, тагы әллә нәрсәләре белән тук та тук, чыш та пыш, бимазалап йөриләр», ди. Салынып ята торган каралтылар ның кичә ни хәлдә булулары һәм иртәгә пи хәлдә булачаклары турымда фикер йөртү тирәнлегенә бара алмаган ахмак кәҗә тәкәсе турындагы бу әкият бик мәгънәле киная белән туган. Искә алынган хикәяләр һәм «Хуҗа Насретдин колхозда» дигән көлке сцена белән «Киез итек вакыйгасы» исемле гротеск һәм тагын берничә хикәя җыентыкта сатира жанрына керә торган әсәрләр итеп урынлы тәкъдим ителсәләр, калган әсәрләрнең бер ишесенең сатирадан бигрәк гади юмористик хикәяләр һәм комедияләр саналырга тиешлеген (мәсәлән, «Мөстәкыйм карт йокысы», «Казан урамнарында», «Илгәзәк» хикәяләре, «Наилә» комедиясе) әйтми үтү мөмкин түгел. Чөнки ул әсәрләрнең геройлары) (сугыш вакытында бик тырышып эшләп йөргән патриот карт Мөстәкыйм, учреждениесендә намуслы хезмәт иткән һәм җитди кеше булган Әхмүш, эшен, вакытын оештыра алмый торган, ләкин ягымлы егет Илгәзәк, лодырь булган, ә соңыннан төзәлгән колхозчы хатын Гафифә) барысы да җиңел юмор объектлары гына, һәм автор үзе дә аларны шулай итеп сурәтли. Шуңа күрә китапның титул битенә сатирик хикәяләр дип кенә куймаска, бәлки сатирик һәм юмористик хикәяләр дип куярга кирәк иде. Инде «Хикәя турында хикәя», «Русча хат», «Җәмилә көйсезләнә», «Бишпот Гали» хикәяләренә һәм «Мактанчык» комедиясенә килгәндә, аларны җыентыгына керткәндә авторга вкусы хыянәт иткәнлеге күренә. Беренче өч хикәя укучыга тиешенчә аңлашылып бетмиләр. «Хикәя турында хикәя» дә авторның үзе сурәтләгән геройларына мөнәсәбәте бөтенләй ачылмый. «Русча хат» артык беркатлы һәм ясалма. Совет Армиясендә хезмәт итүченең шундый хата өстенә хата өелгән хат язуы тормыштагыча түгел. «Җәмилә көй- сезләнә»дә көлү объекты тиешенчә фаш ителми кала. «Бишпот Гали»- дәге икмәк үлчәгәндә гер булып уты- ра-утыра симергән һәм алты потка җиткән Гали турындагы анекдот та - шактый сәер яңгырый. Бөтен колхоз җитәкчелеге һәм, алай гына да түгел, ‘бөтен бер колхоз членнары шундый ахмак мәгънәсезлек белән ‘килешәләр -итеп сурәтләү, йомшак итеп әйткәндә, совет кешеләре образын түбәнәйтү кебек яңгырый. «Мактанчык» комедиясе үз вакьп- тында сүз кузгаткан һәм финалын төзәтүне таләп итә торган пьеса. Чөнки хатынкызның арт итәген бозау чәйнәгән итеп көлдерү ким дигәндә ямьсез чыга. Тәҗрибәле язучыга бу мәсьәләдә вкусның хыянәт итүе күңелсез. Салтыков-Щедриниың сатира һәм юмор әсәрләренә вак һәм әһәмиятсез нәрсәләр кертүдән сакланырга, төп удар өчен әһәмиятле максатлар табарга кирәклек турында чакырып искәрткән «иҗтимагый курьезлар һәм сәер хәлләр даирәсендә
чикләнеп кала торган сатира... хәтта сатира дип аталырга да хаклы микән. Сатирик ничек кенә тырышмасын, үзенең әсәренә нинди генә форма бирмәсен, аның эчтәлеге шулай да тышкы бер водевиль рәвешендә генә булыр» дигән сүзләрен Мирсәй Әмир яхшы беләдер дип уйлыйбыз. «Кысыр хәсрәт» җыентыгы, гомумән алганда, кирәкле һәм файдалы китап. Язучының бу жанрдагы эш- чәнлеген тагы да активлаштыра төшүен теләсәк (чөнки 1933 елдан 1953 елга кадәр вакыт эчендә язылган сатира әсәрләре 17 ле сан белән чикләнүе безне һич тә канәгатьләндерми) , укучыларның фикеренә каршы килмәбез дип уйлыйбыз.