Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУҖА НАСРЕТДИН ХИКӘЯЛӘРЕ 


ХУҖА КОРАБТА Хуҗа утырып барган кораб, давылга эләгеп, ярга чыга алмыйча озак, вакытлар диңгездә йөри торгач, эчәргә яраклы сулары бетте һәм бөтен экипаж сусаудан хәлсезләнә башлады. Шул вакыт хуҗа үзенең чемоданыннан калын гына бер китап чыгарды да, аны югары күтәреп: — Җәмәгать! Котылдык! йөзәргә чыкканда таныш бер язучым миңа үзенең җыентыгын бүләк иткән иде. Шуны таптым. Бу җыентыктагы әсәрләрнең суы бик күп, ә тозы бер дә юк, — дип кычкырды, һәм алар сусызлыктан котылдылар. 
ХУҖА ҺӘМ МАЛАЕ Хуҗа үзенең ишек алдында кычкырта-кычкырта малаен кыйнап ятканда, узып баручылардан берсе: — Я, Хуҗа! Нигә ул баланы шул хәтле кыйныйсың? —дип сорагач, Хуҗа, малаен кыйнауда дәвам итеп: — Бишенче класста укыган җиреннән әллә нинди бәетләр яза башлады, укуын ташлады, берәр редакциягә эшкә керәм, шагыйрь булам, ди. Ничек кыйнамыйсың ул юньсез малайны! —дип җавап бирде. 
ХУҖА РЕДАКЦИЯДӘ Хуҗа бер редакциягә барып керде. Редакция сотрудниклары һәммәсе дә телсез булып чыкты. Хуҗа, моңа бик гаҗәпләнеп, сәбәбен сорады. Сотрудниклар бер кәгазьгә язып: «Тел белгече булып танылган бер тәнкыйтьче безгә «Язучыларның тел осталыгын күтәрергә» дигән мәкалә язып китергән иде. Шуны укый-укый телләребезне сындырып бетердек. Инде телсез калдык»,—дип аңлаттылар. Хуҗа: «Тагын шундый берәр тәнкыйтьче «Язучыларның күзәтүчәнлеген күтәрергә» дигән мәкалә китерсә, зинһар, укый күрмәгез. Телсезлек өстенә сукыр да булып калырсыз», дип чыгып китте. 
ХУҖА ТӘНКЫЙТЬЧЕ 
Беркөнне Хуҗадан: — Я, Хуҗа! Син үзең танылган тәнкыйтьче. Нигә Гайнан Шәйми дигән шагыйрь турында бернәрсә дә язмыйсың? — дип сорадылар. — Кит аннан! Ул үлдемени? Ай-яй-яй...—дип гаҗәпләнде Хуҗа. Хуҗа үлгән шагыйрьләр турында гына язарга ярый дип белә иде.


 
ХУҖА ҺӘМ БАЛАЛАР ЖУРНАЛЫ Беркөнне Хуҗадан: — Нигә син үзеңнең балалар өчен язган әсәрләреңне балалар журналына бирмичә, үз улыңа гына укыйсың?—дип сорагач, Хуҗа: — Анда бит зурлар утыра. Балалар өчен язганны аңламыйлар. Шуңа күрә бу безнең журналга бармый, дип кире кайтаралар. Лучше мин үземнең өч яшьлек улыма укыйм. Ул аңлый да, ярата да,—дип җавап бирде. 
ХУҖА — КОМПОЗИТОР 
Хуҗа беркөнне: — Шагыйрьләр ялкаулыкның чигенә җиттеләр. Җыр текстлары язмыйлар. Ә без, композиторлар, текстсыз музыка яза алмыйбыз,—дип зарланды, ди. — Ә нигә соң газета-журналларда һәм җыентыкларда чыккан текстларны укып карамыйсыз?—дигәч, Хуҗа: — Әйтәм ич, шагыйрьләр ялкаулыкның чигенә җиттеләр, дип. Текстларны безгә китереп, укып күрсәтергә иренәләр,—дип җавап бирде, ди. 
ХУҖА ҺӘМ ЯЗУЧЫ — Я, Хуҗа! Бик күп сөйлисең. Сүзең көмеш булса, тик торуың алтын,— дип әйтте, ди Хуҗага бер язучы. Хуҗа моңа каршы: — Алайса син үзең һәм сезнең Союздагы язучыларның бик күбесе дөнья хәтле алтын җыйганнардыр инде,—дип җавап бирде, ди. 
ХУҖА ҺӘМ ХӨРӘСӘН ЯЛКАУЛАРЫ Хөрәсән шәһәрендә ике ялкау бар иде. Беркөнне шулар бер агач күләгәсенә ятканда, Хуҗа да алар янына килеп ятты. Бераз яткач, ялкауларның берсе: — Либретто, пеш, авызыма төш! дип әйтте. — Иренмичә ничек әйтәсең? — дип куйды икенче ялкау. — Бу хәтле такылдарга ничек телләрең әйләнә! —дип уйлады Хуҗа, эченнән генә. Ул да композиторлык белән шөгыльләнә иде, ди. 
ХУҖА ПРОЗАИК Хуҗа беркөнне бик нык кәефсезләнеп: — Шагыйрьләр тәмам бозылып беттеләр. Шигырь белән озын-озын романнар һәм повестьлар гына язалар. Халыкка кыска поэмалар бирмиләр, — дип сөйләде, ди. — Ә син үзең нигә кыска хикәяләр язмыйсың? —дип сорагач, Хуҗа, эреләнеп кенә: — Мин бит прозаик. Минем яза башлаган кырык табаклы романым бар. Шуны язып бетергәч, бер ун елдан, кыска хикәяләр дә язармын, — дип җавап бирде, ди. Җыючысы: Карәхмәт