Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ЖЮЛЬ ВЕРН 
 
СЕРВАНТЕС («Дон-Кихот» романының басылып чыгуына 350 ел тулу уңае белән) Бөтендөнья тынычлык советының тәкъдиме буенча быел бөтен илләрдә март аенда «ДонКихот» романының беренче тапкыр басылып чыгуына 350 ел тулу билгеләп үтелә. Бөтендөнья әдәбияты хәзинәләренең берсе булган бу романның юбилеен үткәрү, әлбәттә, очраклы күренеш түгел. Моннан 350 ел элек язылган бу әсәр бүгенге көндә дә үзенең актаульлеген, үз эченә алган художество образларының көчен югалтмый, һәм үзенең гуманистик идеяләре белән хәзер дә алдынгы кешелек дөньясының тынычлык өчен көрәшендә катнаша. _Микель де Сервантес Сааведра 1547 елны туа. Испаниядә, Европаның башка илләрендә кебек үк, бу вакытта Яңарыш чоры башлана. Феодаль мөнәсәбәтләрнең җиңелеп, яңа буржуаз мөнәсәбәтләрнең үсеп килүе нәтиҗәсендә туган бу чор кешелек тарихында зур прогрессив роль уйный. Шушы чор вәкилләре—гуманистлар чиркәү инквизиторлары белән көрәшәләр, кеше аңын томалап торган дини йолаларны фаш итәләр һәм фәнне, философияне, сәнгатьне үстерүдә зур хезмәт күрсәтәләр. Энгельс аларны титаннар дип атый. Шул титаннарның берсе Сервантес була. Үзенең бөтен дөньяга танылган романын язганчы Сервантеска бик зур һәм катлаулы тормыш юлын үтәргә туры килә. Ул Изге Лиганың Төр кия белән сугышуында катнаша, анда яралана, күп еллар тоткынлыкта үткәрә һәм, ниһаять, 1580 елда гына аңа туган иленә кайтырга мөмкинлек туа. Ләкин туган илендә дә ул материаль авырлыклардан котыла алмый. Соңгы көннәренә кадәр ул шундый авыр шартларда яши. Зур, кызыклы маҗаралар, фаҗигале вакыйгалар белән тулган шушы гомер Сервантеска төрле халыклар тормышын һәм культурасын өйрәнергә мөмкинлек бирә. «Дон-Кихот» романын язганда Сервантес зур максат куймый. Ул үз бурычын бары тик шул заманда бик нык таралган рыцарь романнарын фаш итүдә, алариың зарарлы 
Үзенең маҗаралы һәм фәнни-фантастик романнары белән киң масса арасында популярлык казанган француз язучысы Жюль Вернның үлүенә шушы елның март аенда 50 ел тула. Аның романнары Европадагы барлык халык телләренә, кытай, япон, гарәп һәм башка күп телләргә тәрҗемә ителгән. Җюль Вернның «Серле утрау», «80000 километр су астында», «Астын өскә» һәм «Капитан Грант балалары» исемле гүзәл романнарын татар укучылары үзләренең туган телләрендә укыйлар. Жюль Верн 1828 елның 8 февралендә, Нант шәһәрендә туа. Беренче әдәби тәҗрибәләрен ул поэмалар, комедияләр һәм либреттолар язу белән башлап җибәрә. Ж. Верн үзенең белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшли, астрономия һәм география фәннәрен аеруча зур игътибар белән өйрәнә. Ж. Верн фән һәм техниканың киләчәктә могҗизалар тудырачагын анлый, һәм аның бай хыялы бу казанышларның схемаларын көчле художество чаралары аша хәзер инде яңа жанрда, роман жанрында чагылдыра башлый. Жюль Верн 41 ел буена ел саен икешәр том китап чыгарып бара. Аның иҗаты география һәм табигать фәннәре буенча язылган художестволы энциклопедияне хәтерләтә. Җюль Верн әсәрләре безне Арктикага да, Антарктикага да, Африка һәм 
Коньяк Америка урманнарына да, Кытайга Австралиягә, Себергә дә алып китә, су астына да алып төшә, айга да алып менә. Дөрес, ул бу илләрнең барысын да күрмәгән, барысына да үзе барып чыкмаган. Ләкин зур белем, техниканың үсешен дөрес сиземләү, кешеләрнең көченә һәм якты киләчәгенә тирәнтен ышану, аңа үзе булмаган илләрне дә «күрергә», үзе күрмәгән нәрсәләрне дә белергә, техниканың киләчәктәге казанышларын алдан күрергә мөмкинлек бирә. Еллар үтә. Үзенең мавыктыргыч романнары белән киң масса арасында танылып өлгергән бөек язучының сәламәтлеге какшый. 1900 елда аның ике күзе дә сукырая. Ләкин көчле талант иясен физик зәгыйфьлек кенә җиңә алмый, андагы иҗат дәрте әле һаман яши, бай рухи дөньясы, ихтыяр көче сөекле эшен дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Жюль Верн бөтенләй сукыр килеш иҗат итә, үзенең әсәрләрен хатынына әйтеп яздыра. 1905 елда Ж- Верн шикәр авыруы белән авырый башлый һәм шул ук елның 24 мартында үлә. Ж. Вернның үзенә генә хас осталык белән язылган фәнни-фантастик романнарын халык, бигрәк тә яшьләр, бүген дә тирән кызыксыну белән укыйлар. 


 
булуын күрсәтүдә күрә. Урта гасыр тормышыннан алынып язылган һәм инде череп килә торган феодаль мөнәсәбәтләрне, рыцарь тормышын идеаллаштырып күрсәтүгә нигезләнгән бу романнар халыкны чынбарлыктан аеруга, буш хыяллар белән мавыгуга этәрәләр. «Дон-Кихот»ныц сюжеты нәкъ менә шул романны пародияләштерүдән гыйбарәт. Бөлгән дворянин Дон-Кихот рыцарь романнарын укып шулкадәр тилерә ки, хәтта, дөньясын онытып, Испания буйлап үзенец корал йөртүчесе Санчо-Панса белән батырлыклар күрсәтү өчен сәяхәткә чыгып китә. Ләкин аның буш хыяллары тормышка ашмый, киресенчә, чынбарлык аны һаман саен комга утырта, көлкегә калдыра. Тормыш инде үзгәрде, элекке тәртипләр белән яшәү хәзер мөмкин түгел, дип әйтмәкче була Сервантес үзенең романы белән. Ләкин «Дон-Кихот» романын пародияга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Сервантес тудырган образларның әһәмияте киңрәк, мәгънәсе катлаулырак. Сервантес киң полотнода 
шул замандагы Испаниянең төрле социаль катлауларын сурәтли, чынбарлыкның бөтен каршылыкларын ачып бирә. Нәтиҗәдә «ДонКихот» зур сатирик әсәргә әверелә. Тормыштан аерылган Дон-Кихот образында Сервантес буш хыяллар белән, уйдырма омтылышлар белән мавыгып йөрүче кешеләрне фаш итә. һәм ул аны шулкадәр зур художестволы осталык белән эшли, башка тарихи шартларда да Дон-Кихот образы үзенең көчен югалтмый. Шуңа күрә дә алдынгы иҗтимагый фикер вәкилләре үзләренең иҗатларында Дон-Кихот образына мөрәҗәгать иттеләр. Рус революцион демократларның әсәрләрендә, марксизм- ленинизм классикларының хезмәтләрендә Сервантеска зур бәя бирелә. Киресенчә, буржуазия идеологлары Сервантесның гуманистик идеяләре белән көрәшәләр, аның даһи әсәрен юкка чыгарырга маташалар. Ләкин алдынгы кешелек дөньясы өчен Сервантес мәңге бөек гуманист һәм даһи художник булып калачак.