Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ БУРЫЧЛАР



 СССР язучыларының Икенче бөтенсоюз съезды бөтен культура дөньясында бик күпләрнең игътибарын үзенә тарткан гаять әһәмиятле зур вакыйга булды. Без, Татарстан язучылары сайлап җибәргән делегатлар, съездның бөтен дәвамында үзебезнең башка бик күп халыкларның язучылары белән берлектә, күп- хмилләтле совет әдәбиятының төп мәсьәләләре турында фикер алышуда, аның киләчәккә таба ачык һәм туры юлларын сызышуда катнашу бәхетенә ирешүебезне зур дулкынлану белән хис иттек. Бу съезд чын мәгънәсендә зур җыелыш булды, совет әдәбиятының яңа баскычка күтәрелүен тизләтүче көчле бер этәргеч булды. Сов ет язу ч ыл а р ын ы ң И кен ч с съезды бөек рус әдәбияты тирәсенә тупланган тугандаш халыклар әдәбиятларының үзара тыгыз бәйләнешен күрсәтте, күпмилләтле совет әдәбиятының күп төрле тармакларында иҗат итүче төрле буым язу- чыл арының бердәмлеге, аларның Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тирәсенә туплануы байрагы астында үтте. Съезд милли республикалардагы совет язучыларының һәм дөньяны танулары, һәм әдәби осталыклары ягыннан тиңсез дәрәҗәдә үокәнлекләрен, электә үзен нык кына сиздергән милли чикләнү- чәнлек һәм милли үзгәлектән арына килеп, соңгы елларда иң яхшы әсәрләре белән кыю рәвештә бөтенсоюз аренасына, хәтта бөтендөнья мәйданына чыгуларын күрсәтте. 1 Язучылар җыелышында сөйләнгән докладка нигезләнеп язылды. 
7. ,С. Ә.“ Л** 3. 
 Шулай ук бу съезд совет язучысының, ул нинди телдә генә язмасын, ни турыда гына язмасын, аның алдында бер изге идеал, бер максат тор га н ы н, аны ң ком м у н и ст и к җә м - гыять төзү өчен көрәш белән рухланып иҗат итүен раслады. Делегатларда иң куанычлы, иң тирән тәэсир калдырган тагын бер хәл — совет әдәбиятының тормышыбызда тоткан урыны, аның 'бөеклеге, аның шөһрәте булды. Шуңа күрә дә съезд совет укымышлыларынын. гына түгел, бәлки бөтен совет халкы тормышында күренекле һәм шатлыклы бер вакыйга булды. Съездның эшен Ватаныбызның барлык почмакларында зур кызыксыну белән күзәтеп тордылар. Съезд делегатларын пионерлар, комсомол вәкилләре, эшче яшьләр, Совет Армиясе һәм Флоты сугышчылары чын күңелдән котлап чыктылар. Совет кешеләре, сөекле язу ч ыл а р ын ың иҗади у ңышл ар га ирешүләрен теләп, туган илебезнең төрле өлкәләреннән меңнәрчә тәбрик телегр а м м алар ы җи бәрделәр. Хезмәт ияләренең язучыларга һәм әдәбиятка шушындый кайгыртучан карашы иң элек совет әдәбиятының гомумхалык эшенең аерылмас һәм иң әһәмиятле бер өлеше булуыннан килә. Безнең әдәбиятыбыз үзенең халыкка турылыклы хезмәт итүе белән м и лл и он н а р н ың и хти рам ьн i казанды, ул яңа чынбарлык, яңа кеше өчен армый-талмый көрәшүче гаять зур тәрбияви көчкә әверелде. Съезд шулай ук совет әдәбиятының халыкара авторитеты торган саен үсә баруын да ачык чагылдыр- 
97

98 
 
 
ды. Билгеле, башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Үзенең башланган көненнән алып гади хезмәт кешесенең иң якты теләкләрен байрак итен күтәргән әдәбият; гуманизм, тынычлык өчен көрәш һәм халыклар дуслыгы идеяләрен ялкынлы рәвештә армый-талмый яклаган әдәбият; империалистик сугышка каршы, барлык төр кара йөрәкләргә каршы аяусыз көрәш ачкан, кешеләрнең аңын киләчәккә ышаныч белән яктыртып, рухландырып килгән әдәбият бөтен дөнья хезмәт ияләренең ихтирамын казанмыйча калуы мөмкин түгел. Съезд делегатлары алдында 30 дан артык чит илнең вәкилләре котлаулар һәм тирән эчтәлекле речьләр белән чыкты. Алар арасында Луи Арагон, Пабло Неруда, Жоржи Амаду, Али Сардар Джафри Һ. б. кебек тынычлык өчен көрәштә бөтен дөнья күләмендә дан казанган мәшһүр язучылар бар иде. Прогрессив әдәбиятның мондый зур эшлеклелә- ренең съездда катнашуы, һичшиксез, СССР белән башка илләрнең әдәбиятлары арасындагы дуслык элемтәсен тагын да ныгытыр һәм иҗат тәҗрибәләрен уртаклашуга зур ярдәм итәр дип уйларга кирәк. 
I Съездда берничә доклад һәм күп кенә өстәмә докладлар тыңланды. Монда аларның хәтта кыскача эчтәлекләрен генә сөйләп чыгу да мөмкин түгел. Шунлыктан мин съезд куйган кайбер гомуми бурычларга гына тукталып үтәргә теләр идем. Язучыларның Икенче бөтенсоюз съезды безнең әдәбиятыбызның 37 еллык эшенә йомгак ясады, әйтергә мөмкин, социалистик реализм методы күзлегеннән чыгып йомгак ясады. Барлык докладлар һәм күп санлы чыгышлар социалистик реализм методын аңлауны тагын да тирәнәйттеләр, аның төшенчәсен киңәйттеләр, аны, бик күп әдәбиятларның ижат тәҗрибәсеннән чыгып, тагын да тулыландырдылар. Бу методның катып калган догма түгеллеге, шулай ук җансыз кагыйдәләр җыелмасы да түгеллеге, бәлки тормышның үзе белән 6cpis һаман да бай ы й, чарлапа, мөкәммәлләнә баручы, үткәннең һәм хәзергенең күпьяклы чынбарлыгын ачыграк һәм тулырак итеп чагылдыру өчен көчле корал булуы аеруча басым ясап әйтелде. Социалистик реализм 
— бер Советлар Союзында гына әдәби иҗатның төп методы түгел. Хәзер бу методның географиясе һаман киңәя бара. Социалистик реализм методы кешеләрне социализм төзү өчен көрәшкә рухландыра торган, халыклар арасында тугайлык һәм дуслык хисләре уята һәм ныгыта торган югары идеяле әсәрләр тудыруга халык демократиясе илләренең язучыларына да күп ярдәм итте. Алай гына да түгел. Социалистик реализм совет язучыларының күп санлы китаплары белән бергә нык һәм кыю рәвештә капиталистик илләргә дә үтеп керә. Бу турыда француз язучысы Луи Арагон һәм инглиз Джек Линдсей матур фикерләр әйттеләр. Алар социалистик реализм методының капиталистик илләрдәге язучылар тарафыннан да кулланылу мөмкинлеген, ләкин механик рәвештә түгел, бәлки вакытына карап, һәрбер аерым ил хезмәт ияләренең тормыш шартларына, аларның көрәшенә карап, уңышлы кулланылуы турында сөйләделәр. Димәк, һич икеләнмичә шуны әйтергә мөмкин: нигезен совет язучыларының даһи остазы Алексей Максимович Горький салган социалистик реализм — ул һаман үсә, ныгый, катлаулана, мөкәм мәлләнә баручы бердәнбер дөрес иҗат методы. Съезд ачылу көнендә КПСС Үзәк Комитеты язучыларга котлау хаты белән мөрәҗәгать итте. Бу хатта совет әдәбиятының яңа кеше тәрбияләүдә, коммунизм төзү өчен көрәштә, совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеген ныгытуда зур роль уйнавы, Коммунистлар партиясенең моңа югары бәя бирүе әйтелә һәм әдәбият алдына, заманыбызның кушуыннан чыгып, киләчәктә үсеш программасы булырдай яңа киңәшләр бирелә, тагын да катлаулырак яңа таләпләр куела. Шушы югары таләпләр яктысында безнең татар совет әдәбияты үзен
99 
 
ничегрәк күрсәтте? Тугандаш халыкларның гүзәл традицияләргә һәм зур талант ияләренә бай булган күп санлы әдәбиятлары арасында ул ниндирәк урында булды? Съезд трибунасыннан революцион поэзиябезнең иң күренекле шагыйрьләре рәтеннән безнең герой шагыйрь Муса Җәлилнең исеме яңгыраганда, бездә туган тирән дулкынлану һәм шатлык хисләрен гади сүзләр белән генә аңлатып бирүе кыен. Муса Җәлил үзенең тиңсез героик тормышы һәм соклангыч әсәрләре белән бөтенсоюз күләмендә герой шагыйрь дигән хөрмәтле исем казанды, башка шагыйрьләр белән бергәләп, поэзиябезне моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрде. Без, башка делегатлар белән бергә, халыкның сөекле шагыйре Фатих Кәримне дә, аның көчле һәм кабатланмас матур поэзиясе алдында баш иеп, тирән рәхмәт хисе белән искә алдык. Съездда татар совет әдәбиятының башка кайбер (вәкилләре дә совет әдәбиятының гомуми хәзинәсенә кыйммәтле өлеш кертүчеләр сыйфатында яхшы сүз белән телгә алындылар, аларның иҗат җимешләренә югары бәя бирелде. Без үзебезнең әдәбиятыбыз белән һәм бөтенсоюз аренасына шундый күренекле шагыйрьләр һәм язучылар биргән халкыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең барыбызга да, бигрәк тә шагыйрьләребезгә, әнә шул якты талантларның иҗатындагы иң көчле якларын яңа шартларда тагын да үстереп, бөек рус һәм тугандаш халыклар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре дәрәҗәсендә торырлык югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итәргә кирәк. Сүз дә юк, Муса Җәлил’ дә, Фатих Кәрим дә бик бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган зур талантлы шагыйрьләр. Ләкин без һәр- кайсыбыз тагын шул ягын да яхшы беләбез: үз халкыңа, үз Ватаның көченә какшамас ышаныч белән сугарылган, үз чорының әдәби һәйкәле булып басарлык зур поэзия тудырганда таланттан тыш шагыйрьнең мораль йөзе һәм йөрәк тибеше дә кечкенә урын тотмый. Муса Җәлил, үзенең җырларына мөрәҗәгать итеп, болай дигән иде: Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. 
Бу шигырьгә салынган фикердән 
чыгып, шагыйрь М. Луконин «Литературная газета»да: «Совет поэзиясенең принцибы шушы инде»,—дип язды. Бик дөрес әйтелгән! Бөтен җа- ныңтәнең белән, кешенең йөрәге никадәргә сәләтле булса, шуның тәмам актык чигенә җиткәнче бөтен йөрәк ялкының белән сөя белсәң генә, бөтен барлыгың белән, ачуыңның көче чигеннән ашарлык дәрәҗәдә нәфрәтләнә белсәң генә художество көченең югары ноктасына күтәрелергә, бары шул вакытта гына бүтәннәрдә шундый ук көчле мәхәббәт яисә нәфрәт хисе уятырга (мөмкин. Леонид Леонов та шушы ук фикерне әйтте: «Үз йөрәгеңдә ялкын булса гына башка йөрәкне кабызып җибәрергә мөмкин, үзең тирән акыл иясе булганда гына башкаларны аңа баетырга мөмкин...» Съездда илебезнең танылган язучылары һәм шагыйрьләре татар әдәбияты вәкилләренең милли рево- люционпатриотик традицияләре турында һәм бөек совет әдәбиятына алар керткән кыйммәтле өлеш турында сөйләгәндә, алар тудырган җыр һәм шигырьләр ирексездән хәтергә килделәр: Озын сүзнең кыскасы шул, Күп яшәргә теләсәң, Үлем турында уйлама, Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була. Мондый шигырьне тирән акыл иясе булган һәм йөрәгенең ялкыны- көчле булган кеше генә яза ала. Ләкин бу сыйфатларны бары тик табигать бүләге дип кенә әйтә алабызмы? һич юк! Бөек Ватаныбызның күренекле кешеләре тормышыннан чыгып, кыю рәвештә әйтергә була: әгәр тормышны бөтен җаның-тәнең белән сөйсәң, үзең турында гына
100 
 
түгел, илең турында аның чын патриоты булып уйласаң, йөрәк ялкынын. тагын да көчлерәк кабыныр, акылың тагын да тирәнәер һәм баер. Бу юлда безгә партиябезнең урынлы киңәшләре һәм халкыбызның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсе ярдәм итә. 
Съездда туган шушы иҗади рух күтәренкелеген озакка саклыйсы һәм ныгытып каласы килә иде. Шул ният белән мин, съезддан кайтканнан соң, поэтик байлыгыбызны тагын бер мәртәбә күздән кичердем. Билгеле, соңгы елларда язылган шигъри әсәрләрнең барысын да поэзиянең югары баскычында тора дип әйтеп булмый. Шулай да шагыйрь- ләребезнең бик күп әсәрләрен укыган вакытта, чын мәгънәсендә ләззәтләнәсем. чын күңелдән куанасың, рәхәт табасың. Я сине берәрсенең бай рухи дөньясы куандыра, көтелмәгәндә балкып килеп чыккан берәр яңа образ, поэтик бай тел сокландыра, яисә үз кешебезнең язмышы өчен тирән дулкынлану тойгысы тетрәтеп җибәрә. Кыскасы, безнең шигырь хәзинәбездә чын поэтик әсәрләр аз түгел. Андыйлар елданел арта бара. Социалистик реализм м ето д ы н ы ң б етм ә с - тө кә н м әс бай мөмкинлекләре безнең шагыйрьләребезгә якын киләчәктә поэзиянең яңа баскычына күтәрелергә ярдәм итәр дип өметләнергә була. Ләкин моңа ансат кына ирешеп булмый. Аның өчен поэзиянең сыйфаты, чын шигърият өчен бөтен көчне биреп көрәшергә кирәк. Съездда кайбер язучыларның үзләренең иҗатына карата таләпчәнлекне киметүләре турындагы тавышлар юкка гына яңгырамадылар. Бу турыда Шолохов сөйләде, бу турыда үз иҗатына аның кебек таләпчән караучы башка танылган язучылар сөйләделәр. Үз-үзеңә таләпчәнлек җитмәү, күрә һәм белә торып йомшак, хәтта бөтенләй зәгыйфь әсәрләрне бастырып чыгару мисаллары, кызганычка каршы, бездә дә җитәрлек. Узган елның август аенда «Яшь сталинцы» газетасында Мәхмүт Хөсәеннең «Шаулыярда туганнар» исемле «поэ- ма»сы басылып чыккан иде. Мин бу әсәр турында ялгыш фикердә калмас өчен, аннан шигъри нәфислек, ялкынлы хисләр, моңа кадәр әдәбиятта күренмәгән яңа образлар таба рга ты р ы шт ы м. « II I ау л ы я рда тугапнар»ны берничә мәртәбә укып 
чыктым. Ләкин, кызганычка каршы, ул миндә бернинди яхшы хис уятмады, берни белән дә күңелемне кузгатмады, дулкынландырмады. һәркемгә көн кебек ачык бит: әдәби әсәр нинди дә булса яңа, әһәмиятле бер идеяне уздырыр өчен, аны башкаларча түгел, бәлки үзенчә, шул идеяне халыкка җиткерү өчен махсус уйлап тапкан, махсус иҗат иткән яңа образлар ярдәмендә үз телең белән әйтер өчен языла. Ләкин бу поэмадан мин берәр яңа фикер дә, истә калырлык берәр яңа образ да, нәфис шигъри тел үрнәге дә, һич югында үзенең оригинальлеге, яисә яңача күрсәтелүе белән укучыны мавыктыра алырлык берәр әһәмиятле тормыш вакыйгасы да таба алмадым. Авторның «1948— 1954» дип озак язылуына ишарә итүенә карамастан, бу — шаблон җөмләләр, җансыз сүзләр белән дулкынланмыйча, артык көч салмыйча, бик җиңел чә генә язылган әсәр. Монда йөз елдан бирле кабатлана килгән әлеге йокыга талган төнге авыл да, зәңгәрсу күктә сак- чысыман берүзе генә калган моңсу ай да, су буенда сөйгәнен көтүче егет тә бар. Тик поэзия генә юк. Болар өстенә соңрак кабатлана башлаган «пуля тишкән билет» та. «җилфердәгән ефәк күлмәк» тә, хәтта «чәченә чал төшкән профессор да» бар, әмма, «шуңа да карамастан», поэзия һаман юк. Мәсәлән, менә бу юллар шигырьме, әллә такмакмы? Бик сагындым, Усманым! һәм сагынды дусларым: Тизрәк кайт син, Усманым, Җиңеп илнең дошманын!» Әгәр мондый җансыз, коры сүзләр җыелмасын, шундый хиссез юлларны шигырь дип атасак, бу — поэзияне җәберләү, чын поэзиянең дәрәҗәсен төшерү булыр иде. Яисә менә мондый «шау-шулы» юлларга игътибар итегез: 
101 
 
Казан! Урамнарың синец таш кына Казан! Яшь йөрәкләр сиңа ашкына. Әгәр инде мондыйларны да шигырь дип даулаучылар табыла икән, ул вакытта, безнең кайбер иптәшләребез чын поэзияне такмактан аера алмый башлаганнар, ахрысы, дигән барыбызны да борчырлык бик аяныч бер нәтиҗә килеп чыга. Яшьләр газетасының мондый зәгыйфь әйберне бастырып чыгаруы бик гаҗәпләндерерлек хәл. Әгәр проза әсәре тулы канлы булмый икән, әгәр аңа эмоциональ тәэсир итү кече җитешми икән, андый әсәрне, гадәттә, поэзиягә мохтаҗ яки анда поэзия юк диләр. Инде шигырьнең үзендә поэзия булмаса, ул чакта бик күңелсез хәл килеп чыга. Мондый «поэзия»не кадерле нәрсәне кадерсезләү дип кенә атарга була. Кызганычка каршы, художество эшләнеше түбән дәрәҗәдә булган шуңа охшашлы әсәрләр бездә һаман да очрый әле. Узган елда чыккан «Волга утлары» (нигә «Идел утлары» түгел?) исемле җыентык та шундыйлардан. Анда чын шигырь дәрәҗәсенә күтәрел мәгән, гомумән, җитлек м ә гә н әсәрләр байтак кына. Мондый мисалларны шигырь өлкәсеннән китерү бу әле әдәби кыйммәте түбән торган әсәрләр башка жанрларда юк дигән сүз түгел. Аянычка каршы, мондый әсәрләр прозада да, балалар әдәбиятында да байтак кына очрый. Андыйлар драма әсәрләре арасында да юк түгел. Бу хәл безнең барыбызны да борчырга тиеш. Үз иҗатыңа таләпчәнлек күрсәтмәүнең һәм башкалар иҗатының сыйфаты начар булуга салкын карауның бик зарарлы икәнлеген безгә бөтен тирәнлеге белән аңларга бик вакыт. Чөнки, беренчедән, укучыга чиле-пешле рухи азык тәкъдим итәргә беркемнең дә хакы юк; икенчедән, сүрән, начар сыйфатлы әсәрләрнең чыгып килүе әдәбиятыбызның дәрәҗәсен төшерә, совет укучысының эстетик зәвыгын боза. Болар- дан тыш, андый начар сыйфатлы әсәрләрнең күп басылып чыгуы, әдәбиятны чүпләндерү белән бергә, яхшы әсәрләрне каплап, күмеп калдыра, аларга киң таралырга, халык арасында танылырга уңайсызлый. Поэзиябезнең тагын да югарырак баскычка күтәрелүенә киртә булып торучы икенче бер сәбәп, безнең уебызча, шагыйрьләрнең кайвакыт поэзия 
жанрының үзенчәлекләре белән, аның формалары һәм таләпләре белән исәпләшеп җиткермәүләрендә, төрле жанрларны үстерүгә тиешенчә игътибар итмәүләрендә. Соңгы вакытта, мәсәлән, безнең матбугатта шигырь белән поэма жанры гына диярлек күбрәк күренә. Әле бит сонет, баллада формасы һәм башкалар бар. Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис узган ел берничә уңышлы гына сонет язган иде. Нигә безнең шагыйрьләргә башка төрләр белән бергә шушы сонет жанрын да үстермәскә, нигә безнең чорның омтылышын нәфис шигъри тел белән әйтеп бирерлек сонетлар да язмаска икән? Яисә нигә моңарчы чыккан уңышлы балладалар кебек, күтәренке рухта язылган балладалар да иҗат итмәскә? Бездә балет, оперетта һәм опера либреттолары язучылар да бик аз. Шуның нәтиҗәсендә Татар Дәүләт опера һәм балет театры еллар буе яңа милли опера күрсәтә алмый тора. Соңгы елларда кайбер иптәшләрнең озынга сузылган шигъри повестьлар язу белән кирәгеннән артык мавыгулары турында бер әйтелгән, мисаллары да китерелгән иде инде. Билгеле, бу озын язмаска дигән сүз түгел, бәлки мондый форма сайлана икән, инде ул әсәрнең эчтәлеге дә, поэтик көче дә шуңа лаек булырга тиеш дигән сүз. Тормыштагы барлык хәл һәм вакыйгалар да шигырь формасын сорамаска мөмкин. Поэзиянең таләпләре белән исәпләшмичә, аның үзенә хас материалны гына сайлап алмыйча, теләсә нинди башка жанрда язылырга мөмкин булган вакыйгаларны шигырьгә салу, әгәр шулай әйтергә яраса, поэзияне «сыеклата», аның тәэсир итү көчен киметә. Чөнки бик озын, сузынкы итеп сөйләп бирү, яшәешнең күп төрле фактларын
102 
 
санап чыгу башлангач, шагыйрьнең осталыгы җитмәсә, шигырь үзенең киеренкелеген, үзенең шигъриятен югалта башлый. Шагыйрьләр арасында бу фикергә кушылмаучылар да байтак кына. Бәлки бу турыда бәхәс ачарга, бу мәсьәләне төрле яктан ачыкларга кирәктер? Луи Арагон шигырьнең үзенчәлекләре турында бик матур әйтеп узды: «Прозада сурәтләнергә лаек булмаган нәрсәләр генә шигырь белән языла дип уйлаучы кешеләрне әле һаман да очратырга мөмкин. Ә мин киресенчә уйлыйм: шундый фикерләр була ки, аларны тасвирлау өчен прозаның чаралары җитешми, менә шунда инде шигырь ярдәме кирәк була». Шигырьне менә шулай аңлау, аңа шундый күзлектән карау поэзиябезне тагын да югары күтәрүгә ярдәм итәр иде. 
II Язучыларның Икенче Бөтенсоюз съезды совет әдәбиятының үсешендә борылыш пункты булып калачак. Съезд совет язучыларының яңа әдәбият тудыру юлында күп еллык көрәшләренә йомгак ясады, бу көрәштә ирешелгән төп уңышны — дөньяның башка әдәбиятларыннан өстен булган яңа әдәбият, социализм әдәбиятын, социалистик реализм методы әдәбиятын тудыруда ирешелгән уңышларны ныгытты. Хәзерге вакытта совет әдәбияты алдында бу җиңүне, бу уңышларны тирәнәйтү бурычы, совет классикасы тудыру бурычы, милли әдәбиятларда бөтен совет әдәбиятының төп хәзинәсенә, аның алтын фондына керә алырлык югары художестволы әсәрләр тудыру бурычы тора. Татарстан язучыларының өченче съездында татар совет әдәбиятының күп жанрлы әдәбият булып җитешүе, бездә зур әдәби һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган, төрле иҗади үзенчәлекләре булган байтак кына талантлы язучыларның үсеп һәм формалашып җитүе турында әйтелде. Безнең язучыларыбызның байтак кына әсәрләре гомуми совет әдәбиятына зур һәм кыйммәтле өлеш булып керде. Ләкин, билгеле, моның белән генә тынычланырга һич мөмкин түгел. Хәзер укучыларның таләпләре шул хәтле үсте, әлегә без аларны күп әсәрләребезнең сыйфаты белән дә, шулай ук саны ягыннан да 
канәгатьләндереп җиткерә алмыйбыз. Укучы безнең алга яңадан- яңа таләпләр һәм катлаулы бурычлар куя. Күптән түгел генә Арчада, Икенче Бөтенсоюз съезды делегатлары белән очрашу вакытында, укучылар безнең язучыларга болай диделәр: «Сез дүрт ел утырып язган әсәрне без дүрт көндә укып чыгабыз. Кызурак язарга булмыймы соң?» Без чыннан да бик акрын һәм гафу ителмәслек дәрәҗәдә аз язабыз. Прозаиклардан үзләренең укучылар алдындагы бурычларын берничә иптәш кенә азмы-күпме ярыйсы үти дияргә була. Мондыйларга нефтьчеләр турында роман язып төгәлләгән Ибраһим Газины, яхшы повесть һәм хикәяләр белән чыгучы Фатих Хөснине, Ә. Еникине, Габдрахман /Мин- скийны кертергә була. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, Ф. Хөсни һәм Ә. Еники әсәрләре хәзерге вакытта русчага тәрҗемә ителәләр, алар Москвада чыга торган «калын» журналларда басылачаклар. Язучы А. Расихның «Дустым Мансур» исемле романы редакцияләнеп ята, ул да быел басылып чыгар. Яшьләрдән Г. Ахунов- белән Р. Төхфәтуллин иптәшләр дә яңа әсәрләр яздылар. Башка прозаикларның хәлләре ничек соң? Байтагысының иҗат эше бик сүлпән бара. Безнең арада дүрт-биш ел буена бер оригиналь әсәр бирә алмаган язучылар да бар. «Башка прозаиклар» исәбенә мин үзем дә керәм. Кызганычка каршы, яңа әсәремне мин әле быел да тәмамлый алмыйм. Ләкин мин Кави Нәҗми иптәшкә зур өметләр баглыйм. Минем уемча, ул да укучылар алдында минем кебек үк бурычлы, шунлыктан ул мине башкалардан яхшырак аңлар, быел үзенең романын төгәлләр дә шуның белән минем хәлемне дә берникадәр җиңеләйтер.

1  
Бу мәсьәләнең икенче ягы, тагын бер җитди яты турында уйланырга кирәк. Билгеле булуынча, безнең әсәрләребезнең барысы да шедевр дәрәҗәсендә түгел.- Еш кына без уңышсызлыкка очрыйбыз. Бик талантлы язылган китаплар арасында дөньяга чыгуының икенче көнендә үк картайган, үзенең тәэсир итү көчен югалткан әсәрләр дә очрый. Кайбер әсәрләр дөньяга чыту көнендә үк онытыла. Тамашачының мәхәббәтен казана алмыйча, премьера көнне үк үлемгә хөкем ителгән бер көнлек пьесалар да булгалыи. Бу бик җитди мәсьәлә. Кайвакыт язучының иҗади юлында шундый катлаулы проблемалар яки кыенлыклар килеп чыга ки, аларны кайчагында тәҗрибәле язучылар да кирәгенчә хәл итә алмый. Эш нәрсәдә? Бу кыенлыкларның берсе: байтак кына язучыларның иҗтимагый тормышның үзенчәлекле сыйфатларын тирән итеп, философик югарылыкта тотып өйрәнмәүләрендә, шуның нә- т иҗәсендә конфл и ктл арның үзенч ә - лекләрен бөтен киңлеге, тирәнлеге белән үзләштереп җиткермәүләрендә. Барыбызга да билгеле, антагонистик сыйныфларның интереслары бәрелешенә корылган әсәрләр, барыннан да элек, кискен көрәшкә, яшәү яки үлем көрәшенә нигезләнүләре белән көчле. Мондый кискен көрәштә бер-берсенә капма-каршы торучы төрле карашлар бәрелешә, шул көрәштә көчле характерлар калкып чыга. Анда вакыйгалар иң югары драматик ноктага яки хәтта фаҗига ноктасына хәтле үсә. Ш. Камал романнары, М. Әмирнең «Агый- дел»е, А. Шамовның «Рәүфә»се, II. Исәнбәтнең «/Мулланур Вахи- тов»ы, Т. Гыйззәтнең «Ташкын- пар»ы һ. б. әсәрләр менә шушы кискен көрәш гәүдәләндерслү аркасында шундый художество югарылыгына күтәрелә алдылар. Хәзерге темаларга язылган әсәрләр, башлыча, кол хозч ыл арны ң су гы шта н соңгы тормышын сурәтләгән әсәрләр исә, күбесенчә, бары тик «өчле» билгесенә генә лаеклы булалар. Бу нәрсә драматургиядә бигрәк тә нык сизелә. Театрларыбыз хәзерге темага язылган пьесаларга бик мохтаҗлар, заманда ш л арыбызны гә үд әл ә н дер гә н әсәрләр исә, күбесенчә, тамашачының мәхәббәтен казана алмыйлар, сәхнәдән бик тиз төшәләр. Дөрес, монда язучының иҗат сәләте зур урын тота. Ләкин эш анда гына түгел. Билгеле булганча, социалистик җәмгыятьнең туктаусыз үсүе, алга китүе белән бергә кешеләрнең рухи сыйфатлары 
да үзгәрә һәм байый бара, моральнең һәм этиканың чорга хас яңа сызыклары барлыкка килә. Бездә, сыйнфый җәмгыять белән чагыштырганда, конфликтларда бөтенләй үзгә. Алар капиталистик дөньядагы кебек килештереп булмастай чиктән тыш кискен түгелләр. Безнең тормыштагы конфликтларны хәл итү өчен мәсьәләнең фаҗи- гага барып җитүе, кешенең язмышын куркыныч астына кую һич мәҗбүри түгел. Хәтта әсәрнең конфликты итеп алынырлык кимчелекнең тәнкыйть ярдәмендә бетерелүе дә безнең чор өчен бик табигый бер хәл. Ләкин мондый конфликтлар, антагонистик характердагы конфликтлардан аермалы буларак, тормышта һәрвакыт күзгә бәрелеп тормыйлар, ачык беленеп, өскә калкып күренмиләр. Алариың тормышның көндәлек гади күренешләре эчендә яшәп килүләре дә мөмкин. Капитализм калдыклары яки башка характердагы төрле хорафатлар кешеләр аңында, гадәттә, бик тирән яшеренгән булалар. Безнең тормыштагы конфликтларның үзенчәлекләре турында Илья Эренбург икенче съездда болай диде: ' «Героизмның, иҗади ашкынуның, кешеләргә булган мәхәббәтнең эгоизмга, икейөзлелеккә, ваемсыз- лыкка, катып калганлыкка каршы көрәше хәзерге вакытта күп кешеләрнең аңнарында, йөрәкләрендә бара, яңаның искелек күләгәләре белән, яхшының яман белән тартышуы нәкъ менә шунда дәвам итә». Менә шунлыктан андый күренешләрне күреп тотып алу да, художество образларында гомумиләштерү дә шактый ук кыен. Бу эш язучыдан тормышны бик тирән белүне 
103

104 
 
 
һәм чынбарлыкның төп мәсьәләләре белән актив кызыксынуны, кешеләрнең күңел байлыгына үтеп керүне, аларның психологиясен җентекләп өйрәнүне таләп итә. Тормышны тирәнтен белмәү, җәмгыять тормышындагы зур әһәмиятле үзгәрешләр белән якыннан торып кызыксынмау нәтиҗәсендә күп кенә әсәрләрдә бер үк төрле конфликтлар кабатланып килде. Мәсәлән, колхозның карт председателенә яшь фронтовик каршы куела яки, башка шартларда, геройларның хезмәтләре һәм эш урыннары алмаштырылып, шуңа охшашлы бүтән берәр схема сурәтләнә. Кайбер язучылар конфликтны тормыштан алмыйлар, бәлки уйлап чыгаралар яки аны кирәкмәгән урыннан эзлиләр, әһәмияткә лаек булмаган вак фактлар белән эш итәләр. Билгеле, тормышның вак фактлары (әгәр дә алар язучы тарафыннан зур көчкә ия булырлык дәрәҗәдә гомумиләштереп бирелмәгән икән) зур мәгънәви йөкләмәләрне, җитди мәсьәләләрне күтәрә алмыйлар. Тормышыбызның төп конфликтлары бигрәк тә яңаның иске белән көрәшендә ачык күренә. Билгеле, алар- ны тормышның гади күренешләрендә дә табарга мөмкин. Ләкин, әгәр дә без көчле характерларның җитди бәрелешен тасвирларга телибез икән, конфликтларны да тормыш ваклыкларыннан түгел, бәлки үз тирәсенә күп кешеләрне туплый торган зур вакыйгалардан, зур авырлыкларны җиңеп чыгу аша ирешелә торган тирән үзгәрешләрдән эзләргә тиешбез. Реалистик сәнгатьнең төп таләбе, һәркайсыбызга билгеле булганча, дөреслекне язу, образларны рецепт буенча түгел, бәлки тормыш дөреслеге нигезендә сурәтләү. Безнең тарафтан иҗат ителә торган образлар реалистик дөрес булсын өчен, коп- ф л и кт л а р торм ы штагы ч а бул сы и өчен, әсәрләребез укучыларны кызыксындыра, мавыктыра алсын өчен, без тормышның актив төзүчеләре, Александр Фадеев әйткәнчә, «коммунизм өчен аңлы көрәшчеләр» булырга, өзлексез эзләнергә, туктаусыз иҗат итәргә, яңаданяца формалар, катлаулы конфликтлар табарга, үз әсәрләребезне мавыктыргыч сюжетлар, яңа, уңышлы образлар һәм китапны якты очкыннар кебек яктыртып торырлык отышлы чагыштырулар, тапкыр һәм үткен сүзләр белән баетырга тиешбез. Соңгы вакытларда матбугатка чыккан иң яхшы әсәрләр тормышны һәм аның 
конфликтларын кайберәүләр кебек өйдән чыкмыйча, бары тик газета битләреннән генә өйрәнү нәтиҗәсе түгел. Ибраһим Газиның «Гади кешеләр» романы, Сибгат Хәкимнең «Бакчачылар» поэмасы, Шәйхи Маннурның нефтьчеләр турындагы шигырьләр циклы һәм зур поэмасы һәм башка күп кенә әсәрләр тормышны урыннарда: колхозларда, нефть промыселларында өй- р ә 11 ү н әти җәсе н д ә я з ы л д ы л а р. Хәзерге заман темасына яхшы әсәрләр иҗат итү юлындагы кыенлыкларны без барлык көч һәм сәләтебезне җиккән сурәттә генә җиңеп чыга алачакбыз. 
III 
Съездда совет язучылары тарафыннан да, чит илләрдән килгән прогрессив язучылар тарафыннан да социалистик реализм методының мөмкинлекләре турында, стильләр төрлелеге, язучының иҗадында шәхси үзенчәлекләр турында кызыклы һәм тирән фикерләр әйтелде. Безгә бу (мәсьәләләрне тирәнрәк һәм төрле яклап өйрәнергә, аларны әдәбиятыбызга бәйләнешле рәвештә тагын да ачыкландырырга, тагын да үстерергә һәм тирәнәйтергә кирәк. Мин исә хәзер бу зур һәм катлаулы мәсьәләләрнең кайбер якларына гына тукталып узарга теләр идем. Прозаикларның күптән түгел булып узган бер җыелышында кайбер язучыларның социалистик реализм методын бик тар һәм чикләнгән рамкада гына аңлаулары, аны төрле алымнарга артык бай булмаган, үзгәрми торган кагыйдәләр җыйнал- масы итебрәк күз алдына китерүләре сизелде. Билгеле, бу бик зур ялгышлык. 
105 
 
Съездда сөйләнгән докладларда һәм чыгышларда социалистик реализмның догма да, туңып калган кагыйдәләр җыелмасы да түгеллеге, бәлки җанлы метод булуы, чынбарлык үзе таләп иткәнчә өзлексез байый, үсә, һаман катлаулана һәм үткерләнә баручы җанлы иҗат коралы булуы аеруча басым ясап әйтелде. Моны чынбарлык үзе дә раслый. Социалистик моральнең һәм этиканың яңа сыйфатлары барлыкка килү, совет кешесенең рухи дөньясының байый баруы, кешеләр арасында туган яңа мөнәсәбәтләр әдәбиятта да тирәнрәк чагылдыруны таләп итәләр. Шуңа күрә совет язучыларыныц иҗат алымнары да өзлексез байы-й, катлаулана бара. Әгәр безнең кайбер әсәрләребез югары сыйфатлы була алмаганнар икән, бу һич тә социалистик реализм методының ким челекле булуынна н түгел, бәл-ки шул йомшак әсәрне язучыларның бу методның һәртөрле мөхмкинлекләреннән кирәгенчә һәм кыю рәвештә файдалана белмәүлә- реннән яисә бу методны натурализмга тартььм, тормыш күренешләрен әсәргә турыда н-туры күчереп алусыманрак бер алым итеп аңлауларыннан килә. Вак-төяктә казынуның яки тормыш фактларын натуралистик күчереп алуның әдәбиятны ничек түбәнәйтүе турында моннан элек мисаллар китерелгән иде. Мондый әсәрләрне укыганда үзеңне тәбәнәк түшәмле тар коридор буйлап баручы кебегрәк хис итәсең. Анда сиңа да, әсәрнең героена да һава җитми, иркенлек җитми кебек. Мондый әсәрләрдә, гадәттә, хыялның кыю очышы да, кыю адымнар да, көтелмәгән булуы белән куандырырлык кискен үзгәрешләр дә, гомумиләштерү көче дә юк. Язучының өлгергәнлеге, осталыгы нәкъ менә шушы гомумиләштерә белүдә, тормыш фактлары арасыннан иң әһәмиятлесен, иң кирәген сайлап ала белүдә күренергә тиеш бит! Академия театрында Риза Ишморатның «Яңа бистәдә» пьесасының беренче варианты куелган вакытта, там а ш а ч ыл а р арасында п ьес а н ы ң күңелсез булуы, производствода һәр көн күреп торган хәлләрнең кызыксыз рәвештә кабатлануы турында ишетергә мөмкин иде. Димәк, драматург пьесасының беренче вариантында (тәнкыйтьне искә алып яңадан эшләнгән икенче варианты райоп театрларында уңышлы бара) тормыш вакыйгаларын тиешенчә гомумиләштерә алмаган, ягъни, иң мөһимен аерып алып, 
аны көнкүреш вакыйгаларыннан өскә күтәреп, кызыклы итеп күрсәтә алмаган. Менә, шуңа күрә дә ул пьесаның беренче варианты «канатсыз» иде. Белинский бу турыда: «Драма табигатьтән күчереп алу да, андагы аерым күренешләрнең, хәтта иң матур күренешләрнең, гади җыелмасы да булырга тиеш түгел. Ул «фикер» дән туарга һәм үсәргә тиеш»,—дигән иде. Мондый «канатсыз» туган, шунлыктан җирдән күтәрелә алмый калган әсәрләрне тагын да күрсәтергә мөмкин. Әле күптән түгел яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе Г. Әпсәләмов- ның соңгы җыентыгында басылган кайбер хикәяләрен бик дөрес тәнкыйтьләде. Сугышчылар һәм офицерлар тормышыннан алып язылган, сокланып укыла торган хикәяләр янында производство темасына багышланган хикәяләр төссез һәм көчсез булып калалар. Автор, эшчеләрнең бай рухи дөньяларын ачып бирәсе урында, производстводагы тех- I (о л оги к про цессл арны сурәтләү белән артык мавыга. Кызганычка каршы, Г. Әпсәләмов бу хикәяләрнең кимчелегенә карата әйтелгән тәнкыйтькә җыентыгын хәзерләгәндә тиешенчә игътибар итмәгән. Кешеләрне «канатсыз» итеп бирүдән, аларны көнкүреш вак-төягенә күмүдән саклау әчеп бездә тормыштагы фактларны һәм вакыйгаларны җәмгыятебез алдында торган төп бурычлар белән бәйли белергә, шулар арасында, шулар яктылыгында бирергә кирәк. Гади кешенең гадәти тормышы белән янәшә, шуның янында ук безнең илебезнең, бөтен халкыбызның тирән эчтәлекле кайнап торган иҗтимагы.й тормышы да сизелеп торырлык булсын. Киң карашлы булу, үз өе, үз эшләре эчендә генә бикләнеп ятмыйча, бөтен ил турында
106 
 
фикер йөртү, иле һәм халкы турында үзенеке итеп, хуҗа һәм төзүче булып кайгырту — бу безнең хезмәт ияләренең күпчелегенә хас сыйфат, бик күркәм сыйфат. Безнең заман героен тормыштагыча киң карашлы итеп, җәмгыятьнең бөек эшләре фонында сурәтләүдә, тормыш-көнкүреш сорылыгыннан арындырып, рухи төзек саф хәлендә тасвирлауда безгә революцион романтизмның мөмкинлекләреннән файдалануны да онытырга ярамый. Самед Вургунның докладында социалистик реализмның бер өлеше булган революцион романтика турында күп кенә игътибарга лаеклы фикерләр әйтелде. Ул революцион романтика безнең поэзиянең табигатенә хас булуы, безнең әдәбиятта романтик поэзиянең аерым формада яшәргә мөмкин һәм тиеш булуы турында сөйләде. Без соңгы вакытта, бигрәк тә сугыштан соң, романтик стиль турында нигәдер оныта, аны читләтә башладык. Бу хәл исә әдәби формаларның һәм алымнарның төрен киметә, безнең иҗат мөмкинлекләребезне чикли, тарайта. Кайбер язучылар һәм тәнкыйтьчеләр романтиканы бик чикле, берьяклы аңлыйлар. Кайвакыт романтизм ул бары тик җәмгыять тормышының билгеле бер чорына, бөек борылышлар вакытына гына, мәсәлән, гражданнар сугышы, партизаннар хәрәкәте һ. б. ш. гына хас күренеш дигән сөйләнүләрне дә ишетергә туры килә. Сүз дә юк, җәмгыять тормышында чынбарлыкның романтикага, көчле то й г ы л арга, б атыр л ыкл а р га аеруча бай чорлар да була. Әмма безнең тормышта, совет чынбарлыгында героик эшләрнең, бөек вакыйгаларның беркайчан да бетеп торганы юк. Чөнки безнең җәмгыятебезнең үзенчәлеге шундый. Моннан тыш социалистик реализм методы белән язучы, әгәр аның иҗади сәләтенең үзенчәлеге, тормышны аялавы моңа мөмкинлек биреп, шундый «күз» беләк карый ала икән, безнең гади ке- шеләребезнея гадәт и тормышларында да романтик күтәренкелек беләп сурәтләрдәй моментлар күрә ала. Безнең эшчеләрнең, колхозчыларның тор м ыш ы 11 да р о м ан ти ка азмыни? Хәтта иң «тыйнак» саналган, иң «акрын» эшләнә торган селекционерлар эшендә дә күтәренке пафос белән язарлык соклангыч батырлыклар тулып яга. Хәдичә Байчурова яңа сорт орлык чыгарган вакытта күпме йокысыз төннәр, күпме 
борчу- лы көннәр үткәрмәгәндер? Республиканың бер өлешендә барлык хуҗалыкны бөтенләй үзгәртеп яңабаштан коручы нефтьчеләр эшендә романтика юкмыни? Буровой мастер хезмәтен генә күз алдына китерегез. Нинди тәвәккәллек, нинди батырлык! Нефтьнең саф фонтаны бәреп чыгармы, әллә -миллион сумнар һәм кешеләрнең күпме хезмәте җилгә очармы дип тын да алмыйча көткән киеренке минутларны ничек атарга? Безнең чынбарлыгыбызда шундый һәм шуңа охшашлы батырлык, тәвәккәллек, бөек җанлылык үрнәкләрен адым саен очратырга мөмкин. Менә шуларны без — язучылар шундый күтәренке рухта язарга, шундый биеклектән торып күрсәтергә тиеш ки, аны һәркем күрә алырлык, дулкынланып укырлык булсын. Билгеле, бу стильне куллануны теләсә кайсы язучыдан таләп итеп булмый. Чөнки ул барлык язучыларның да иҗади үзенчәлегенә сыеп бетмәскә мөмкин. Аннан соң романтика элементы! ул әсәрнең сюжетында, композициясендә генә түгел, бәлки реалистик алым белән язылган аерым детальләрдә, дә, аерым күренешләрдә дә чагылып китәргә мөмкин. Безнең язучыларыбызнын иҗатларында ул берсендә көчлерәк, башкаларында азрак сизелә. Ч ы 11'6 а р л ыкн ы р ом a нти к күтәрен - келек белән сурәтләү М. Әмирнең һәм А, Шамовның элегрәк язылган әсәрләре өчен (мәсәлән, «Агыйдел». «Бер мәхәббәт турында») бик характерлы. Әгәр бу язучыларыбыз үзләренең иҗатларында шушы романтик стильне дәвам итеп кенә калу түгел, аны тагын да үстереп җибәрсәләр, моның белән алар безнең әдәбиятыбызны шактый баетырлар, бу безнең әдәбиятыбызның үсеше өчен бик файдалы, булыр иде. 
107 
 
Әдәби стиль һәм язучының шәхси иҗат үзенчәлекләре турында берничә сүз. Безнең Союзның уставында, социалистик реализм әдәби иҗат эшендә иҗади инициатива, форма, стиль һәм жанр төрлелекләре сайлауга киң мөмкинлекләр тудыра, диелгән. Бөек Горький безне һәр язучының иҗатынд а гы ка б атл а н м ый тор га н, аның үзенә генә хас булган шәхси үзенчәлекләрне үстерергә кирәк дип өйрәтте. Горький фикеремчә, чын художник ул — үзенең фикерләренә «үз формасын», аңа' гына хас үзенчәлекне бирә алырлык кеше. Безнең әдәбиятга төрле-төрле стильләр, төрле алымнар аз түгел. Формалашып җиткән һәр язучымын, үз стиле, үз почеркы, үзенең сурәтләү алымнары бар дип әйтергә мөмкин. Кайвакыт язучының иҗат үзенчәлекләре белән хисаплашмыйча, барлык китапларны бер үлчәүгә сальпп, бер кайчы белән «кыркырга» маташучы кешеләр дә очрыйлар. Бу төр «үлчәүче» һәм «кыркучы»ларга каршы кискен көрәш алып барырга кирәк. Үзегез уйлап карагыз, әгәр С. Батталныц шигырьләреннән аның •үзенә генә хас оста юморын, аның кайвакыт афоризм булып китәрдәй тапкыр әйтемнәрен, аңа гына характерлы булган, көтелмәгәндә килеп туган ситуацияләрне алып ташласаң, аның иҗаты нәрсә булып калыр иде икән? Нәкый Исәнбәтнең теле, пьеса язучы башка язучылариыкы кебек, гомумән әдәби тел генә түгел, бәлки чын мәгънәсендә драматург теле. Үзенең образлы бай теле һәм башка чаралар аша ул үз геройлары: арасындагы мөнәсәбәтне һәм төрле вакыйгаларны иң югары драматик ноктасына кадәр менгереп җиткерүгә ирешә. Билгеле, һәрбер шәхси иҗат стиленең көчле һәм йомшак яклары булырга ’мөмкин. Тәнкыйть язучыга аның иҗади үзенчәлекләрен "үстерергә һәм аңа кимчелекләрдән арынырга булышырга тиеш. Шулай ук язучының үзенең дә үз алымын, үзенә хас иҗади үзенчәлекнең әдәбиятка яңалык өстәрлек уңышлы якларын үстерә барып, аның бөтен мөмкинлекләреннән файдалануы) кирәк. Кайбер язучылар исә үз алымын, үз стилен булдыру түгел, хәтта кайсы жанрда, ниндирәк темаларга язарга сәләтлерәк булуын да ачык билгеләп җиткермиләр, 
бер яктан икенче якка ташланып, кадерле вакытларын әрәм итәләр. Мәсәлән, башта гел производство турында гына язып чыгалар. Инде аларны кешеләрнең шәхси тормышын кирәгенчә күрсәтмәү өчен шелтәли башласалар, бары тик семья тормышы турында, аның да бер генә ягы турында яза башлыйлар. Билгеле, мондый язучы безнең хәзерге чорыбызга лаеклы яхшы әсәр иҗат итә алмый. һәр җитди мәсьәлә турында мөстәкыйль рәвештә фикер йөртә белгән, үзенең иҗади йөзе, тормышка тәмам утырып, ныгып җиткән үз карашы булган кеше генә чын, җитди язучы булырга мөмкин. 
Язучыларның II Бөтенсоюз съездында, башка мөһим проблемалар белән беррәттән, классик мираска да зур игътибар бирелде. Бу өлкәдә безгә дә күп эшләргә кирәк әле. Без үзебезнең классикла- рыбызның мирасын саклауны- һәм халыкка җиткерүне һаман да тиешенчә оештыра алмыйбыз, күп вакыт кадерен дә белеп җиткермибез. Хәтта татар әдәбиятының һәм культу р а с ын ы ң тита н ЬР — Га б дул л а Тукай да шушы көнгәчә тиешенчә өйрәнелеп җитмәгән. Аның бай, күпкырлы иҗаты турындагы монографияләр, мәкаләләр, диссертацияләр һ. б. тикшеренүләрнең күбесе бик гомуми характерда язылганнар, һәм бу хезмәтләрнең авторлары хәзергә әле һәркемгә билгеле булган фактларны төрле вариацияләрдә кабатлаудан еракка китә алмыйлар. Шушы көнгә кадәр Тукайның поэтик осталыгын, ялкынлы публицистикасының үзенчәлекләрен конкрет ачып бирүче кулга алырлык бер генә хезмәт тә юк. Без укучыларыбызга Г. Тукайның академик басмаларын әле 


 
һаман да бирә алмыйбыз. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү эше дә бик начар гора. Татар әдәбиятының классигы ILL Камалның байтак кына әсәрләренең шушы көнгә кадәр хәтта татар телендә дә чыгарылганы юк. Аның «Ныклы адымнар» исемле зур (тәмамланмаган) әсәре журнал басмаларында гына калды, нигәдер аны җыентыгына да кертмәделәр. Муса Җәлилнең героик көрәше һәм соклангыч иҗаты турында сүз алып барганда, аның көрәштәше, аның кебек үк фашист палачлары тарафыннан һәлак ителгән талантлы балалар язучысы- А. Алишны читләтеп үтү дә гафу ител-мәслек хәл. Шактый ук каршылыклы, ләкин татар халкының культурасына һәм әдәбиятына бик зур өлеш керткән Ф. Әмирхан турында, аның әдәбият тарихында тоткан урыны турында шушы көнгә кадәр бары тик буш сүзләр генә сөйләнә. Татарстан язу- чыларының III съезды бу мәсьәләне ачыклауны Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан үтенгән иде. Ләкин шушы көнгә кадәр бу өлкәдә берни дә эшләнгәне юк. Бу фактлар барысы да бездә бай классик мирасны тирәнтен өйрәнү һәм файдалану эшендә зур һәм җитди кимчелекләр яшәп килүен күрсәтәләр. Үзебезнең классикларыбызга карата булган мондый игътибарсыз- лыкны бетерү һәм бу мәсьәләне бердәм көч белән уңай якка хәл итү язучылар союзының, Тел, әдәбият һәм тарих институтының, шулай ук Таткнигоиздатның мөһим бурычы. Бездә актив иҗади эш алып баручы бер төркем сәләтле рус язучылары бар. Алар арасында Тихон Журавлев, Б. Зернит, К. Лебедев, Тамара Ян, Паушкин, Винецкий, Подгорнов һ. б. үзләренең язучылык осталыкларын үстерү юлында тырышын эшлиләр, соңгы елларда алар киң масса арасында яхшы ук танылып та өлгерделәр. Алар арасында язучылар Союзына член итен кабул итәрлек иптәшләр дә бар. Татарстан Язучылар союзы правле- ннесе рус язучыларының эшләренә җитәкчелекне тагын да яхшыртырга, «Әдәби Татарстан» альманахы эшенә җитәкчелекне көчәйтеп, ул журналга талантлы яшьләрдән күбрәк актив тупларга тиеш. Совет язучыларының Икенче съездының КПСС ҮКына язган котлау хаты әдәбиятыбыз һәм һәрбер язучы алдында 
торган зур һәм катлаулы бурычларны бик ачык итеп билгеләп үтә: «Без, СССР язучыларының Икенче съездының делегатлары, яхшы беләбез: үзенең барлык казанышларына да карамастан, безнең әдәбиятыбыз әле үзенең югары бурычын җитәрлек дәрәҗәдә тормышка ашырудан ерак тора. Социализм иленен зур тизлек белән үсеп бара торган чынбарлыгы- монументаль әсәрләрдә, зур художество көче булган образларда гәүдәләндерүне таләп итә. Героик партиябезнең, яңа җәмгыятебезнең тарихын яхшы белергә һәм аны чын күңелдән яратырга кирәк. Яңаның искегә, гомерен кичергәннәргә каршы» көрәшен тирәнтен ача бел ер гә, KOMIM у ни зм и ы ң г үз әл л erei 1 һәм бөеклеген ышандырырлык итеп бирергә, тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын кыю күрсәтергә кирәк. Чын сүз остасының хезмәте кебек тырыш һәм саф күңелле хезмәт зур культура һәм зур осталык белән кушылганда гына безне үзебезнең халык укучысының рухи сорауларын һәм таләпләрен тормышка ашыруга якынайта алачак».