Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЮГАРЫ ТАЛӘПЧӘНЛЕК ӨЧЕН!


 Туган җиренә кайна-р мәхәббәт хисләре белән сугарылган совет патриотларыннан берәү, үзенең явыз дошманнарын җиңеп, Бөек Ватан сугышыннан кайтып килә. Авылы янында, яр астында чылтырап аккан инешкә карап соклана ул һәм дулкынлану белән шул инеш басмасы аша үтә. • Биш ел элек шул басмадан чыгып, Киткән идем җиңү яуларга. Шул басманы күз алдымда тотып, Хатлар яздым туган якларга, — дип уйлый ул шул чакта. Мөнир Мазунов үзенең «Яшьлек җыры»VI исемле яңа җыентыгына кергән «Инеш басмасы-» шигырендә әнә шундый дулкынландыргыч картина тудыру аша эш итә, һәм бу яның җыентыгындагы күп кенә шигырьләре өчен характерлы («Гөрләде җыр, сайрады кош болында», «Эш иртәсе», «Кар ява», «Кырлар буйлап» һ. б. шигырьләр). Әлеге инеш турында автор болай яза: Бер тыңлыйсың — көйләп җырлый төсле, Бер тыңлыйсың — тынып кала ул. Киртәләргә очрап, туктап калмый, Әллә кайдан таба яңа юл. Шагыйрьнең инде шактый тәҗрибәсе барлыгын, менә дигән поэтик әсәрләр тудырырга сәләтле икәнлеген сиздерә торган бу юлларның да җыентыктагы шигырьләрдә тиңдәшләре җитәрлек. Шулай ук бу шигырьнең нәфислегенә, ышандыру көченә хы.янәт итә торган юллар һәм аерым сүзләр дә юк түгел. «Кызлар» Һәм «керләр»нең янәшә килүе урынсыз. Шигырьдә бер характердагы һәм -бер характерда тәмамлана торган сүзләрнең янәшә түгел, чиратлашып килүләре уңышлырак була. Әдәби әсәрнең һәрбер сүзе уйланылган, үз урынына утырган һәм башка бер сүз белән дә алмаштыра алмаслык булырга                      VI М. Мөнир. Яшьлек җыры. Таткиигоиз- дат 1954 ел. тиеш. Моңа ирешүе, әлбәттә, читен. Ләкин шуңа омтылырга кирәк. Бу шигырьдәге «Шунда кактым, шунда калсын, дидем, сугыш елларының тузаны» дигән фикергә дә кушыласы 'килми. С о к л а н д ы р г ы ч матур инешкә тузан кою килешмәгән кебек, әйбәт уйланылган шигырьдә шушындый кимчелекләр булу белән дә килешеп булмый. Бу чатаклыклар җыентыктагы күп кенә шигырьләрдә үзләренең күршеләрен, адашларын, кордашларын табып, серләшәләр. Ә кайчак, шактый кыю сөйләшә башлап, .шагыйрьнең дәртле һәм көр тавышын ачык ишетергә комачаулыйлар. Чүп үләннәр алар. Мөнирнең алардан котыла алырлык дәрте дә, дәрманы да бар. Шагыйрьнең уңышлы якларын йомып калдырмыйча, күбрәк әнә шул кимчелекләр турында сөйлисе, авторның алардан котылу өчен нишләргә тиешлеге турында әйтәсе килә. Югыйсә, без, шигырь китапларына рецензия язганда, җыентыкның нинди шигырь белән ачылып, нәрсә белән тәмамлануын әйтергә һәм «менә бу әйберләре ярыйсы гына, болары бик начар, ләкин, шулай булуга карамастан, җыентык укучыда уңай тәэсир калдыра» дияргә күнеккәнбез. Туйдырды. Юк, туйдырды гына түгел, шул бер үк фаҗигале уен инде саруны кайната башлады. Чыннан да бит, нинди дә булса китап бастырып чыгарган шагыйрь иптәшне, рецензиядә җанлы курчак урынына алабыз да, бер ягыннан
116 
 
сыйпап, икенче ягыннан яңаклап җибәрәбез. Шуннан соң, бу уенның корбаны, үзенең нилектән мондый хәлгә төшкәнен аңлый ал*мый тәгәрәп ятканда, без аның башыннан сыйпарга керешәбез: «зарар юк, эшләрең әйбәт кенә, әйдә, шул рухта- рак дәвам ит», янәсе. Шагыйрь кая таба борылырга, нишләргә белмичә аптырап кала. Ләкин хаклыкка күз йомып карарга ярамый. Атта да, тәртәдә дә бар дигәндәй, рецензияләрнең күпчелек хәлдә бертөрле булып чыгуларына рецензентлар гына гаепле түгел. Рецензияләнә торган китапның авторы да гаепле. Ни өчен? Чөнки безнең басылып чыккан күп кенә җыен- тыкларыбызның берсен икенчесеннән аерып алуы бик читен. Алар, төрле авторларныкы булуга карамастан, бертөрле, бер характерда, бер тонда һәм бер дәрәҗәдә булалар. Берничә уңышлы шигырь кергән җыентыкның иң зур урынын әле эшләнеп җитмәгән, ярты юлда калган әйберләр алып тора. Турыдан-туры әйтергә кирәк, бу яктан караганда, Мөнир җыентыгы да артык ялтырамый. Билгеле, биредә Мөнирнең үзенә генә характерлы шигырьләр дә бар. Алар авторның, шагыйрь буларак, кем икәнен, нәрсәгә сәләтлелеген сөйлиләр. Законлы горурлык та, көчле пафос та, тирән мәгънәле нечкә хисләргә бирелә белү дә бар аларда. Бу шигырьләренә карап, Мөнир Мазу- нов иптәшнең поэзиядә беренче тәҗрибә ясау һәм яшьлек чорын узып, җитлеккән шагыйрьләр рәтенә басканлыгын күрәсең. «Ватаным», «Яз», «Безнең тавыш», «Балама», «Без канатлы халык» исемле шигырьләр, «Дан сиңа, дан, комсомол», «Безнең авыл кызлары» дигән җырлар әнә шундый. Сибгат Хәким шигырьләренә хас булган җыйнаклык, төгәллелек, образлылык хас бу әйберләргә. Шагыйрьнең «Безнең тавыш» исемле беренче җыентыгы фәкать шушындый шигырьләрдән тора иде, дияргә мөмкин. Шуңа күрә шагыйрьнең инде бу җыентыгы тагын да яхшырак шигырьләрдән төзелгән булуны, авторның бер урында таптанмавын, кыю рәвештә үсә баруын күрәсе килә иде. Кызганычка каршы, җыентыкта әле уңышлы дин саналган әйберләрнең дә берничәсе а в тор н ы ң берен че җ ые н т ы г ы н н а н кабатлап кертелгән. Күп урынны эшләнеп җитмәгән, җитлекмәгән, икенче төрле әйткәндә, канатларында каурый 
урынымда сары мамык кына булган шигырьләр алып тора. Мисал өчен «Солдат хисләре» исемле шигырьне алыйк. 
Йөрергә дип таныш кырларымда, Күрергә дип Идел өсләрен, Яшь йөрәктән чыккан җырларымда Әйтергә дип солдат хисләрен, Юлга чыктым Неман буйларыннан. Менә Идел, менә Кабаным. Сәлам! Сәлам солдат улларыңнан, Республикам, эшче Казаным! Казан! Син торасың Идел буйларында, Сокландыргыч кыя шикелле. Син үсәсең Москва яктысында, Андый кыя мәңге ишелми. Татарстан! Тантанаңа килдем, Элеккечә, хәрби киемнән, Тынычлыкны сөйгән көчле илнең Сакчысы мин — синең җиреңнән! 
Исеменең ышандыруына караганда, бу шигырь тирән кичерешләр белән язылган һәм хисләргә бай . булырга тиеш. Ерактан, Неман буй- • ларыннан юлга чыккан солдат уй- . лануларының нинди дулкынландыргыч булырга тиешлеген өмет итмәскә мөмкин түгел. Ләкин автор «юлга чыктым» дигән сүзне генә әйтә дә» ялт, кайтып та җитә. «Менә Идел» менә Кабаным». «Сәлам!», «Казан!»» «Татарстан!» дигән кебек риторик сүзләрдән уза алмый. Шигырьнең лирик герое да күз алдында бик томанлы булып күренә. Кем ул? Шигырьнең беренче җөмләсенә караганда, Татарстанда туып үскән, хәзерге вакытта илебез чигендә хезмәт итүче, яисә, инде хезмәт итү срогын тутырып, кайтып килүче солдат булырга тиеш. Ләкин шигырьнең: «Татарстан! Тантанаңа килдем». дигән юлларын укыгач, аптырап каласың. Бу кешенең Татарстанда 
117 
 
туып үскән булуына шикләнә башлыйсын. Чешки «кайттым» дими ул, «килдем», ди. Берникадәр уйланганнан сон гьша моның серенә төшенәсең: автор «кайттым» дип әйтергә бшк тели икән дә, ләкин «илнең» дигән сүз «килдем» дигән кеберрәк рифма сорый икән. Нишлисең бит, шигырьнең мәгънәсенә зыян килсә килә, ә рифма хакына «килдем» дип тә куярга кирәк. Автор шулай ук, Казанның Идел буенда икәнлеген сөйләгәндә дә рифма колы булып китә. «Казан! Син торасың Идел буйларында». ди ул. «Буйларында» булгач, берничә яки төрле урында дигән мәгънә аңлашыла ич. Шигырьдәге «элеккечә, хәрби киемнән» дигән сүзләрне Мөнирнең үзен яхшы белмәгән укучы аңламаячак. Болай өстән генә караганда бик вак кебек күренгән бу кимчелекләр шигырьнең төзеклеген дә, укучыга барып җитү көчен дә киметәләр. Бу бер. Икенчедән, автор ни әйтергә тели үзенең бу шигыре белән? Нинди яңа фикер әйтә? Шигырьгә хас булган нинди образлылык күрәбез? Җавап бирүе бик читен. Казанның Идел буенда утырганлыгын хәбәр итү һәм «сәлам!», «сәлам!» дию генә яңалык булудан бик ерак тора түгелме соң? Туган ягына кайткан солдат хисләренең болай коры булуы бик гаҗәп. Шигырь үз максатына ирешә алмаган. «Москва турында уйлар» шигыренә күз төшерик: «Москва! Калкып тора синең күкрәгеңдә Карт Кремль — тарих бинасы. Гасырларның туплар күкрәвендә Ишелмәгән мәгърур кыясы». «Солдат хисләре» шигыренең өченче куплеты белән чагыштырып карагыз бу юлларны. Аерма нәрсәдә генә? Шагыйрь биредә дә нәрсәнең кайда икәнлеген Һәм ишелмәслек булуын хәбәр итүдән уза алмаган. Мөнирнең эзләнмәве, үз фикерләрен еш кына бер характерда, бер ' тонда әйтү белән канәгатьләнүе сизелә. Түбәндәге юллар да шул хакта сөйли дияргә мөмкин: «Көо таныш, моны— йөрәк түрендә, Менә шунда шигырь туды күңелдә». («Гөрләде э^ыр».) «Кырда хәзер кызу урак өсте. Шигырь язам шушы фронттан». ('Кырлар буйлап».) 
«Алтын йолдызыннан төшкән нурлар Яктысында утырып җыр яздым». (Исемсез шигырь, 36 б.) «Төнге кошлар, урман, кырлар тыңлый, Йөрәкләрдә җырлар ярала». («Кырлар буйлап».) Бу җыентыкта Мөнирнең җыр турында һәм җыр тууы турында әйтмәгән шигыре гомумән бик сирәк. Җыр тудыруы турында автор азрак сөйләнеп, җырны тудыру ‘ өстендә күбрәк эшләсен иде! «Шатланам мин карап юлларына, Ил байлыгы — ашлык агыла». (Исемсез шигырь, 8 б.) «Ашлык килә, илгә шатлык килә, Бәхет килә илгә, туганнар!» («Кырлар буйлап».) Мөнирнең үз-үзен кабатлавына мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин. Алар бөтенесе дә авторның үзүзеңә таләпчәнлекне киметүен, трафарет сүзләр белән эш итүен күрсәтәләр. Җыентыктагы «Яратам <мин колхоз иртәләрен», «Печән өсте», «Элеватор юлы», «Ветеран сөйли», «Урман юлы» исемле шигырьләр эшләнеп җитмәгән яки начар эшләнгән шигырьләр үрнәге булып тора. Бо- ларның соңгысы аеруча характерлы. «Безнең авыл Идел буенда, Авылыбызның исеме — «Наратлы». Артыбызда урман, агачлары Нәрсә корсаң, шуңа яраклы. Мин туганда ике урам булган, Хәзер ул биш, дүрт йөз йорты бар. •х Зур клубы мәйдан уртасында... Тау башында, урман тирәсендә Яңа мәктәп — җиде класслы. 
Су янында ферма сарайлары — Кышкы җылы урын малларга...» Һ. б. «Урман юлы» исемле бу шигырь, күргәнебезчә, авылның кайда утыруын, кайда нәрсәләре барлыгын хәбәр итүдән генә тора. Мондый шигырьләрнең укучыны дулкынлан
118 
 
дыра алуы, алмавы турында сөйләп тә торасы юктыр шикелле. Әгәр дә Мөнир Мазунов. көн саен диярлек шигырь бастырып торса, аның мондый уңышсызлыкларга очравын артык ашыгудан, күбрәк язарга омтылудан күрергә тырышыр идек. Юк бит, ул шигырьне онытканда бер генә биреп тора. Өмет итүебез буенча, аның һәр шигыре тәмам камилләшкән, җитлегеп туган булырга тиеш. Авторның көндәлек күнегүләре, системалы рәвештә иҗат итүе җитешми, күрәсең. Яну җитми: эчтән янып йөрү генә түгел, авторның шагыйрь икәнлеген үтәдән-үтә күрсәтеп тора торган чын яну җитми. Бу хакта ныклап уйланырга, үз- үзеңне кызганмыйча, системалы рәвештә эшләргә кирәк. Өлкән язучыларның иҗат практикасы шул хакта сөйли. Җыентыкта уңышлы шигырьләр, 
җырлар барлыгы турында югарыда әйткән идек. Төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең «Доктор белән сөйләшү>, белорус шагыйре Максим Танкның «Җитен» исемле шигырьләренең тәрҗемәләре яхшы булуын да әйтергә кирәк. Ләкин бу уңышлар, җыентыкны шактый ныгытсалар да, тиешле дәрәҗәгә күтәреп тота алмыйлар. Югарыда әйткәнебезчә, кимчелекләр уңышлы әйберләрне сизелерлек рәвештә томалыйлар, нигездә уңышлы җыентыкның кыйммәтен билгеле дәрәҗәдә төшерәләр. Катырак әйтелгәндер бәлки, ләкин, бер яктан сыйпап, икенче яктан яңаклап җибәрүгә һәм соңыннан «Эшләрең начар түгел» дип, бер дә юкка юмалап маташтыруга караганда, турыдан-туры әйтү, авторны үз иҗаты турында ныграк уйланырга мәҗбүр итү яхшырактыр кебек.