Логотип Казан Утлары
Очерк

НЕФТЬ ШӘҺӘРЕНДӘ


(Язучы блокнотыннан)

3. ЯҢА ШӘҺӘР КЕШЕЛӘРЕ Шәһәрнең атнага өч тапкыр чыгып килә торган «Знамя труда» исемле үз газетасы бар. Бу газета да, шәһәрнең үзе кебек үк, яшь, яңа газета. Әле аның чыга башлавына берничә ай гына. Менә без, шул газета редакциясенең бусагасын атлап кереп, андагы журналист иптәшләрнең ярдәме белән шәһәрнең алдынгы кешеләре, аларның эшләре һәм тормышлары белән танышырга теләдек. Газетаның промышленность бүлеге мөдире, кечерәк буйлы, кара бөдрә чәчле, бик җитез хәрәкәтле яшь бер иптәш, безне бик ачык каршы алды. Без кулларыбызны биреп танышырга һәм теләгебезне әйтергә дә өлгермәдек, безгә ул шунда ук Әлмәтнең алдынгы кешеләре турында бик яратып сөйләргә һәм аларны мактарга кереште. — Әгәр сез шәһәребезнең алдынгы кешеләре, бигрәк тә аның төзүчеләре белән танышырга телисез икән, алайса, Володкович бригадасы белән танышмыйча китмәгез, — диде ул. — Бик әйбәт егетләр. Плот- никлар бригадасы. Айлык планны һәрвакыт 200—300 процентка үтәп киләләр. Гаҗәп бердәм бригада. Кайчак мин, аларның объектларына барып чыгып, эшләгәннәрен рәхәтләнеп карап торам. Аларның бердәмлекләре миңа симфоник оркестр коллективының концерт вакытындагы бердәмлеген хәтерләтә. Бәлки, бу арттырып та җибәрүдер, ләкин шулай да аларның бердәмлекләре чыннан да сокландыргыч. Алар хәзер өченче районда,—диде ул һәм, безне Володкович бригадасының кайбер эшләре белән таныштырырга теләп, кесәсеннән блокнотын чыгарды. Ләкин без аңа блокнотындагы язуларны укырга ирек бирмәдек. — Тагын кемнәрне тәкъдим итә аласыз?—дип, сүзен бүлдек. — Тагынмы?.. Тагын мин сезгә Егор Лихонин бригадасын тәкъдим итә алам. Яшьләр бригадасы. Фасад штукатурчылары. Әллә сезнең Лихонин бригадасы турында бер дә ишеткәнегез юкмы?—диде ул һәм тиз генә безгә карап алды. Күрәсең, ишеткәнебез юклыгын сүзсез дә аңлады булса кирәк. — Алайса, — диде ул безне бераз кызганган кыяфәт белән, ләкин тонын һич тә үзгәртмичә сөйләвендә дәвам итте: — Алайса, сез әле безнең алдынгы төзүчеләр белән таныш түгел икәнсез... Бригадалары зур түгел аларның. Дүрт кенә кеше. Алар эшләгәндә, кызыксынып, тәҗрибәле карт мастерлар карарга киләләр. Карарлык та аларны. Сез аларның эшли торган урыннарына барыгыз. Үз күзегез 
1 Дәвамы. Башы 1 нче санда.  
69 
 
белән күрегез. Бригадирның үзе белән дә, Семен Рябиков, Алексей Ря- биков һәм Николай Жиров белән дә танышыгыз,—дип, ул яңадан блокнотын кулына алды. Безнең коры саннарны бик үк яратып бетермәвебезне сизенеп булса кирәк, шунда ук аны кире куйды. — Сезгә кайбер саннарның кирәге юк, ахры? — диде ул, иптәшләрчә елмаеп. Без дә аңа елмаю белән генә җавап кайтардык. — Шулай да аларның ничек эшләүләрен белеп китү зарар итмәс, — диде ул безгә. — Егор Лихонин бригадасының бервакытта да ике нормадан ким эшләгәне юк дисәк, ялгыш булмас. Мәктәпне эшләгәндә алар нормаларын кайбер көннәрдә 270 процентка кадәр җиткерделәр. Шәп егетләр, булдыклы малайлар! Яратам мин аларны. Аларның эшләгәннәрен карап тору үзе бер рәхәт. Үз эшләренең художниклары алар. Сез тагын елмаясыз, — диде ул, безнең бераз елмайганны күреп,— тагын арттырып җибәрде дип уйлыйсыз булса кирәк. Юк, арттырып әйтүем түгел. Чынлап әйтәм... Беләсезме, алар ФЗӨ белеме белән генә канәгать түгел. Быел дүртесе дә кичке урта мәктәпкә керде. Урта белем алырга телиләр. Институт’ турында да уйлыйлар булса кирәк. Белмәссең. Бездә, кичке мәктәпне тәмамлап, институтларга кергән эшчеләр аз түгел. Менә Әлмәт эшчеләре шулай эшлиләр, шулай үсәләр... Бу яшь журналист иптәш безгә алар турында кызып, бирелеп сөйләде. Аның алдынгы төзүчеләр турында хискә бирелеп сөйләвендә, аларны мактавында, җитез хәрәкәтендә комсомолецларга хас азарт бар иде. Соңыннан сөйләшә торгач, без аның комсомол работнигы булганын — «Комсомолец Татарии» газетасыннан монда эшкә күчерелгәнен белдек. Кара бөдрә чәчле, җитез хәрәкәтле бу егет безгә чыннан да ошап китте. Ул безгә дә уңышлык тели, шул нияттән чыгып булса кирәк, үсеп бара торган бу яңа, яшь шәһәрнең алдынгы кешеләре турында безгә туктаусыз сөйләргә хәзер иде. — Сезгә бит әле монтажчы слесарьлар да кирәктер?—диде ул.— Кирәк булса, мин сезгә Иван Вережников бригадасын күрергә киңәш итәр идем. Планны 300 процентка кадәр тутыра. Шәп бригадир... Баргач, Валентин Бутаков, Алексей Мишин, Николай Курносов һәм Анатолий Баранов белән сөйләшегез. Аның иң алдынгы комсомолецлары алар. Чибәр егетләр. Алар турында язарга кирәк... Егор Лихонин бригадасының кайда эшләгәнен күрсәтергә дип, ул безне урамга хәтле озата чыкты. Егетнең үз шатлыгы да бар икән әле. Ул безгә хатынының кичә генә бала тапканын, шатлыгыннан кара кашлары, кара күзләре белән елмаеп, бер-ике сүз белән әйтеп бирде. Без, чын күңелдәй котлап, яшь, бәхетле атаның кулын дусларча кыстык. Без яшь иптәшебез танышырга тәкъдим иткән бригадаларга таба киттек... Ләкин, редакциядән чыгып, берничә адым китү белән ул бригадаларның берсенә дә бармаска булдык. Янымдагы иптәшем, әдәби эштәге һәм журналистлыктагы барлык шаблоннарның, трафаретларның дошманы булган әлеге язучы, кинәт мине култыклап алып, бөтенләй икенче юнәлешкә таба алып китте. — Беләсеңме нәрсә, без аларның берсенә дә бармыйк, — диде ул, мине билгесез юнәлешкә таба алып баруында дәзам итеп. — Нигә барырга аларга? — Ә нигә бармаска?—дидем мин, адымнарымны икенче якка юнәлтергә теләп. — Барабыз, танышабыз... Бәлки, кызыклы берәр нәрсә табарбыз.-.. t— Алар турында сиңа промышленность бүлеге мөдире җитәрлек сөйләде. Без анда барыбер шуннан артык бернәрсә дә тапмабыз. Сүз юк: шәп егетләр булса кирәк алар. Мин аның фикеренә тулысынча кушылам. Тик без аларны тынычсызлап йөрмик. Эшли бирсеннәр.  
70 
 
Аннары син шуны да уйла: безгә, таныш булмаган кешеләргә, нәрсә сөйләрләр алар? Кайчак шулай да була: син сорашасың, йөдәтеп бетерәсең, хәтта тиргә батасың, ә синең белән сөйләшүче кеше бернәрсә дә әйтми. «Күрәсез, эшлибез, — ди. — Өс-башыбыз буялып бетте», — ди. Шуннан башка авызыннан бер сүз тартып алып булмый. Мактану булмасын дип, хәтта нормасын пичә процентка үтәгәнен дә әйтергә теләми. Син аны аз сүзле кеше икән дип уйлыйсың. Ә ул, син киткәч, иптәшләре белән генә калгач, шаяра, көлә, мәзәкләшә, хәтта өзлексез такылдый. — Нишлибез соң? Иптәшем, тынып, бераз сөйләшмичә барды. — Менә нишлибез, — диде ул, ниһаять, һәм, киреләнеп китеп бармасын дигәндәй, култыгымнан кысыбрак тотты. — Көн матур, җылы. Мондый кояшлы көннәр хәзер сирәк була. Бераз урамда йөрик. Бу шәһәрдә без алдынгы кешеләрне һәр кварталда табабыз... Аннары, дөресен әйтим, кайчак мин кешеләрнең эшләгәннәрен читтән карап торырга яратам. Кешеләр шунда бөтен табигый яклары белән күренәләр. Тик алар синең карап торганыңны сизмәсеннәр генә. Шунда аларның ни дәрәҗәдә эшлекле икәнлекләрен, хәтта кешелек сыйфатларын да сизәргә була. Әгәр күңелебезгә ошасалар, соңыннан танышырбыз, контораларына да барырбыз... Мин иптәшемнең фикеренә каршы килмәдем. Бер ярты сәгатьтән соң инде без күптән салынып беткән, кешеләр күчеп тора башлаган ике катлы бер йорт янындагы скамьяда, кулларыбызга газеталар тотып, гамьсез генә утырып тора идек. Ачык тәрәзәләрнең берсеннән кемнәрнеңдер, нәрсә турындадыр сөйләшкәннәре, ара-тирә бала-чагаларның черелдәшүләре ишетелә. Анда ниндидер бер малай энесен кыерсыта булса кирәк. Әнисеме, апасымы, безгә шактый ачык ишетелерлек итеп, әлеге «усал» малайга кычкыргалап ала: — Сәлим!.. Сәлим, дим, нигә тиясең аңа! Тимә!.. Бир аның әйберен!.. Ләкин Сәлимнең бирәсе килми булса кирәк, черелдәү яңадан кабатлана, хәтта кыерсытылган бала еларга ук керешә. Каршыбызда аркылы-торкылы яткан, тирән итеп казылган траншеяләр. Ул траншеялар буйлап трубалар үткәрелгән. Алар, без утырып тора торган йорт янына ук килеп, каядыр эчкә, анын* астына кереп киткәннәр. Бер төркем рус, татар һәм башкорт кызлары берничә йөз метр ераклыктагы котельныйдан килгән җылыткыч трубаларны диатомит кирпечләр, шлак мамыгы, толь һәм тимер чыбык сеткалар белән 
бәргәне, бик җитди төс белән каяндыр, кочак-кочак күтәреп, ашыкмыйча гына шлак мамыгы ташый. Күтәреп килгән мамыгын траншеяга сала да шунда ук, беркемгә бер сүз эндәшмичә, яңадан китеп бара. Ә икенче кыз, татар яисә башкорт кызы булса’ кирәк, җиргә аякларын сузып утырып, каршында кечерәк алсу тау шикелле өелеп торган диатомит кирпечләрне кулындагы бер тоткалы пычкысы белән урталай кисә Һәм борыл астыннан гына ниндидер көнгә И€ЧК®’ җырлый. Аның нинди җыр җырлаганы безгә ише , < . ц
урап, цементлап, изоляциялиләр. Кызларның күбесе траншеяда. Аларның эш буенча бер-берсенә эн- дәшкәләп алган тавышлары, аннары кайбер минутларда берәрсенең нәрсәдән булса да, я пырхылдап, я көмеш кебек саф тавыш белән яңгыратып көлеп җибәргәне генә ишетелә, һәм әллә нигә бер траншея эченнән башлары күренгәләп ала. Ләкин башлары, дөресрәге, күзебезгә чалы нып киткән төрле төстәге яулыклары шунда ук күздән югалалар. Траншея өстендә бары ике генә кыз. Берсе, башкалар шикелле спорт чалбары, аның өстеннән кыскарак зәңгәр күлмәк һәм кояшта уңган кызыл фуфайка киеп, башына чуклы, юка соры шәл бәйләп җи 
71 
 
нинди көйгә җырлаганын да төшенеп бетерә алмыйбыз. Ләкин ничек кенә булмасын, кызның тавышы матур, моңлы. Ул безгә, әйләнә-тирәдәге хезмәт шау-шуы арасында, ялгыз’ тибрәнгән скрипка кылы кебек матур булып, моң булып ишетелә. Безнең дә нигәдер, шул билгесез көйгә ияреп, аңа кушылып, әкрен генә, кешеләргә ишетелмәслек итеп кенә җырлыйсыбыз килә, ләкин без җырламыйбыз, без бары ниндидер бер эчке канәгатьләнү белән аның моңлы көенә колак салып, җитез эшләвенә сокланып, урыннарыбыздан кузгалмый гына утыра бирәбез. Җырлаучы кызның йөзе безгә күренми. Аның өстенә, башындагы аксыл яулыгына һәм яулыгы астыннан күренеп торган чәчләренә алсу кирпеч тузаны мул булып кунганлыктан, безгә аның йөзе дә, хәтта керфекләре дә алсудыр шикелле тоела. Җитмәсә, өстенә кичке кояш нуры төшкәнгә, безгә ул бөтенләй алсу нурга чумган төсле булып күренә. Менә шул _алсу кыз янына бер самосвалка килеп туктады. Кабинадан төскә-биткә кайчандыр шактый чибәр булган, ләкин инде картаеп, чәчләре агара башлаган, шулай да әле күрү белән үк игътибарны җәлеп итә торган зур шаян күзле бер шофер килеп чыкты. Шоферның теле дә күзләре кебек үк шаян булса кирәк. Ул кабинасыннан чыгуы белән үк бераз гыжлаграк тавыш белән кызларга кычкырып эндәште: — Әй, кара кашлар, менә сезгә күчтәнәч!—диде һәм, башындагы кепкасын ниндидер бер сокландыргыч хәрәкәт белән салып, һавада болгап алды. — Исәннәрмесез, кызлар! Кая бушатырга?.. Траншеядагы кызлар, башларын күтәреп, килгән машинага карап алдылар һәм, шоферга игътибар итмичә, шунда ук күздән югалдылар. Алсу тузанга күмелгән кыз гына, машинага түгел, шоферның үзенә карап алып, кулындагы пычкысы белән бер читкә күрсәтте: — Әнә шунда бушатыгыз. — һәм яңадан эшенә тотынды. Шофер: — Ах, сезне, көзге чебешләрне! Китергән күчтәнәчне рәтләп алып кала да белмисез бит,—дип әйткәли-әйткәли, кабинасына кире кереп утырды һәм, машинасын бер читкә алып китеп, алсу тузан туздырып, кирпечләрен аударды. Алсу тузан, һавага күтәрелеп, көзге җил белән яңа йортлар өстенә сибелде, ә шаян шоферның мәзәкләп әйткән сүзләре, кызлар арасында җирлек таба алмыйча, сахрадагы буш аваз кебек кенә яңгырап калды. — Бик җитди кызлар икән,—диде янымдагы иптәщем. — Вакытларын әрәм итмиләр, хәтта шоферның мәзәкләренә дә җавап биреп тормадылар. Иптәшемнең фикере белән мин дә килештем һәм күңелемнән бу кызларның шундый җитди, шундый эшлекле булуларын мактап та алдым. Без яшь чакта кызлар эшлекле булсалар да, нигәдер болай җитди, салкын түгел иде кебек. Ләкин без озакламыйча бу фикеребезнең ялгышлыгын, алсу тузанга, саргылт шлак мамыгына, цементка һәм балчыкка буялып беткән бу кызларның бик шаян, бик мәзәкчән һәм шул дәрәҗәдә үк шат күңелле икәнлекләрен үз күзебез белән күреп, исебез китеп карап тордык. Кызлар янына тагын бер самосвалка килеп туктады. Бу юлы инде аңа алсу кирпеч түгел, ә соргылт цемент сыекчасы төялгән иде. Аның кабинасыннан майланып, тапланып беткән комбинезонлы шофер чыкты, тик ул әлеге картаеп барган, чәчләре агара башлаган шофер түгел, ә көнбагыш чәчәге төсле сап-сары чәчле яшь егет иде. Төскә-биткә әллә ни матурлардан түгел иде, хәтта ул, әлеге шофер кебек, кепкасын һавада да болгап алмады, әгәр ялгышмасак, исәнләшмәде дә кебек, шулай да кызлар аның килеп туктавын бик сизгер каршыладылар: траншеядагылар, кинәт башларын күтәреп, эшли торган эшләрен онытып, бу юлы инде машинага түгел, ә шоферның үзенә чаткыланган 
72 
 
күзләре белән карадылар. Алсу тузанлы кыз исә, әлегә аңа цемент кирәкмәсә дә, нигәдер тиз генә урыныннан торды, житез к*уллары белән өстендәге тузаннарны каккалап алды, хәтта шлак мамыгы ташучы кызның да йөреше үзгәрде, ул инде мамыгын салмак кына күтәреп килми, ә гармонь көенә биегәндәй, дәрте ташып торган яшь кызларга гына хас җиңел, житез адымнар белән килә, арттырыбрак җибәреп булса да әйтик: җирдән түгел, ә һавадан килә иде. Егет шактый тупас телле булып чыкты. Ул, кызларга гамьсез генә карап, кычкырып алды: — Әй, нәрсә, авызыгызны ачып катып калдыгыз! Бүре күрдегезме әллә? 1\ая бушатырга? Кызлар күңелләрне дулкынландырырлык итеп шыркылдашып көлеп алдылар. Егетнең әле сүзе бетмәгән икән: — Валя, сиңа әйтәләр түгелме?!. Колагыңа цемент тыгылдымы әллә?!—дип, ул кызларның берсенә тагын бер тапкыр тупас кына эндәште. Ләкин без бу тупас сүзләр егет күңелендәге җылы, ягымлы хисләрнең тышкы кабыгы' гына икәнен бик тиз сизеп алдык. Кызлар да аны, үзе кебек үк, бик үк нәзакәтле булмаган, ләкин сөеп, яратып, үз итеп әйтелгән сүзләр белән коендырырга керештеләр. Валя дигәне, соңыннан белүебезгә караганда, Вакыйлә исемле, тулы, түгәрәк битле, бераз кысыграк коңгырт күзле, җәя шикелле сызылып килгән кыйгач кара кашлы, 20—21 яшьләрендәге башкорт кызы, үзенең дәрәҗәсен саклап, ашыкмагандай кыяфәт белән траншеядан чыкты һәм шунда ук егеткә үзенең беренче замечаниесен ясады: — Вася, сары шайтан, кайчан син кеше кебек сөйләшә белә башларсың икән! Әйтерсең, звено башлыгы Вакыйлә Канипо^а атакага команда бирде. Кызлар, траншеядан бер-бер артлы сикереп чыгып, егеткә таба йөгерешеп бара башладылар, тик аларның кулларында, сугыштагы кебек, автоматлар гына юк иде, әмма бу минутта аларның телләре автоматтан бер дә ким түгел иде. — Кызлар, авызына цемент сыларга кирәк аның, сөйләшә алмыйча җаны чыксын!—дип кычкырып җибәрде берсе. — Нигә ул гелән- гелән безнең белән шулай тупас кылана. Кем дип белә ул безне! — Юк, — диде икенчесе, аеруча яңгыравык тавышлысы, — сылап, цемент әрәм итмик, труба эченә генә тыгып калдырыйк! — Шулай итик, кызлар, шулай итик! Акылга утырса, яз көне казып алырбыз! — Ни карап торасыз, тотыгыз үзен!.. Ягез әле!.. Егет тә җебегәннәрдән түгел икән, кызларга каршы нәрсәдер әйтте. Кызлар башта залп биргәнсыман бердән шыркылдашып көлеп җибәрделәр, аннары шунда ук, көлүләрен тыярга тырышып, ачулангандай булып, аның аркасына дусларча кундырып алдылар. Аркасы авыртмаганлыгы, киресенчә, егеткә бары рәхәт кенә икәнлеге күренеп тора иде, ләкин егет шулай да сызлангандай кычкырып җибәрде: — Туктагыз, үтерәсез бит, кызлар! Бу ни эш!.. Шимбә көнне Ок- тябрьскийга барырга торадыр идем, сезне дә алып барырмын дип уйлаган идем... Болай булгач, булмады инде... Егетнең авызыннан бу сүзләр чыгарга да өлгермәде, Октябрьский шәһәреннән килгән дүрт кыз — Лида Лобанова, Вакыйлә Канипова, Миңсылу Габдерәкыйпова һәм Лиза Бочкарёва, — бер-берсенең кулларыннан алышып, Шатлыкларыннан сикерешә башладылар. Аларның хәзер: «Барабыз, барабыз!.. Өйгә кайтып киләбез, киләбез!» —дип, шатланып кычкырган тавышлары гына ишетелә иде. Егет, цементын аударып, машинасы белән китеп барды. Аның китергән цементы аударылган урында җәелеп калды», әмма ул оер төркем бу яшь, шаян кызлардан кайсысыныңдыр чаткылы күз карашын,
73 
 
билгесез бәхеткә, мәхәббәткә талпынган яшь күңелен үзе белән алып китте. Кайсысыньгкын алып китте, кайсы нечкә билне йокы-сыз төннәргә, зарыгып көтүләргә мәҗбүр итте? Без соңыннан, иц яхшы нияттән чыгып, моны белергә никадәр тырышсак та, белә алмадык. Шулай да без бер нәрсәне бик яхшы төшендек: кызларның кайсысыдыр сап- сары чәчле бу егетне яшерен сөю белән сөя иде. Егет китте, әмма кызлар арасындагы шау-шу тиз генә басылмады. Алар, траншеяга цемент ташып, трубаларны цементлый башласалар да, әле һаман егет калдырган дулкынлы тойгылар белән яшиләр, баягыга караганда кычкырыбрак сөйләшәләр, кычкырыбрак көлеп җибәрәләр иде. Алсу тузанлы кыз яңадан урынына килеп утырды, бер тоткалы пычкысын яңадан кулына алды. Хәзер »инде ул җырламый, ә ниндидер бәйләнчек уйдан котылырга теләгәндәй, кояшта янып каралган җитез куллары белән ашыгып-ашыгып эшли һәм, яртылаш кисеп, икегә сындырылган кирпечне бер читкә ыргытканда, башын күтәреп, егет киткән якка таба караштыргалап ала. Яшерен янучы, яшерен сөюче кыз, шушы алсу кыз түгелме икән? Кем белә, бәлки, улдыр, ә, бәлки, бөтенләй ул түгелдер. Эш андамыни! Эш — яшьлектә. Без, аларның эшләгәннәрен карап, һаман тын гына утыра идек әле. — Күрдеңме? — диде янымдагы иптәшем миңа һәм кабатлап әйтеп куйды: — Күрдеңме?.. Яшьлек дип әйтәләр моңа. Яшьлек. Нинди гүзәл нәрсә! Нигә кешеләр гомер буе шулай яшь булып тормыйлар икән?! — Әйе, — дидем мин, иптәшемнең фикере белән килешеп.—Табигатьнең мәрхәмәтсез ягы булса, берсе шулдыр инде аның. Нинди мәрхәмәтсезлек! Ә теге, беренче шофер, яшь чагында, монысына караганда матуррак та булгандыр әле. Кызлар исә аның үзенә түгел, ә машинасына гына күтәрелеп карадылар. Иптәшем моңа каршы бернәрсә дә әйтмәде, хәер, мин инде аңардан җавап көтми идем. Иртәгесен без бу кызлар белән рәсми рәвештә таныштык. Александр Мальцев бригадасы кызлары икән алар. Әлмәткә моннан бер ел элек Башкортстаннан, Октябрьский шәһәреннән килгәннәр. Бригаданың күпчелеге, монда килгәнче, совет Башкортстанының яшь нефть шәһәрен салуда актив катнашканнар, хәзер совет Татарстанының Октябрьский шәһәре шикелле үк яшь, аныц шикелле үк киләчәге бик зур булган Әлмәт шәһәрен салуда көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, чын күңелләреннән бирелеп эшлиләр. Бригадир Александр Мальцевның сүзләре белән әйткәндә, бу кызлар шәһәр йортларына җылылык үткәрүчеләр генә түгел, ә үзләренең тырыш хезмәтләре, эшкә булган намуслы мөнәсәбәтләре һәм кешелекләре белән бик күпләрнең күңелләренә дә җылы хисләр урнаштыручы алтын куллы кызлар икән. Менә шул кызларның берсе, укучыларга инде таныш булганы, Ва- кыйлә исемлесе, безнең янда, траншея буендагы бүрәнә өстендә утыра, өлкән яшьтәге һәм шуның өстенә таныш булмаган кешеләр янында утырганга булса кирәк, уңайсызланып һәм бераз ояла төшеп, чуар яулыгы астыннан чыгып торган • чәчләрен төзәткәләп куя, цемент валчыклары ябышып калган кулларын кая куярга белмичә, кирәкмәсә дә, я өстендәге кыска жакетының кесәләренә тыга, я шунда ук кире чыгарып, икесен бергә кушырып тота, ә үзе траншея тирәсендә ашыгып эшләп йөрүче иптәшләренә коңгырт күзләре белән тиз генә һәм яшерен генә караштыргалап ала. Бу мизгелдә аның акыллы саф күзләрендә көлемсерәү дип әйтикме, шаянлык дип әйтикме, нәрсә булса да булсын, әмма аның хәзерге торышына бераз ятрак булган утлы чаткылар ялтырап китә. Шунда ук ул безгә таба күтәрелеп карый, һәм аның күзләре җитдиләнә, эшлеклеләнә, синең сөйләгәнеңне тыңларга хәзер тора
74 
 
Без, аның уңайсызлануын сизен, мөмкин кадәр күңелен тынычландырырга теләп, үзе турында, эше турында, тормыш юлы турында сорашабыз. Ләкин яшьтән эш эшләп үскән бу тыйнак кыз үзе турында сөйләргә теләми, безнең өч-дүрт соравыбызга бер генә җавап бирә, анда да бик кыска, өзек-өзек сүзләр белән генә җавап бирә. Ул сөйләмәсә дә, без инде анын тормыш юлы, эше белән таныш, хәтта без аның Муллина авылында ялгыз яшәүче карчык әнисен һәм Муллашаның урамнарын, инеш буендагы агачларын сагынганлыгын да беләбез. Туган авылыңны сагыну, аны ярату, кайда гына булсаң да, күңелең түрендә анын күренешләрен саклап йөртү кешелекнең бик матур сыйфаты ул. Әгәр без кичә бу бригаданың эшләгәнен читтән күзәтеп тормагае булсак, Вакыйлә турында бик аз сүзле яисә сөйләшергә яратмаучы кыз икән дигән ялгыш фикер белән киткән булыр идек. Без аның шаян, үткен телле кыз икәнен белгәнгә, телен ачтыру чараларын эзләдек. Аның звеносы, андагы кешеләр турында сүз башладык. Кызыбызның теле шунда ук ачылып китте, һәм ул үзенең иптәшләрен, аларның эшләрен мактап, яратып сөйләргә кереште. — Әнә, чиләк белән цемент ташучы кызны күрәсезме? Шура исемле ул, Николаечева. Ә тегесе, толь кисүчесе, — диде ул, җиргә палас кебек сузып салган тольне кисүче бер кызга күрсәтеп, — Рәисә Мөхәммәтҗа- нова. Әй, чибәр кызлар да инде! Хәер, безнең звенодагы кызларның барысы да яхшы, булдыклы кызлар. Бик тырышып эшлиләр. Узган айда нормабызны 170 процентка үтәдек. Ике йөзгә дә җиткергән чакларыбыз бар. — Кайда торасыз? — Партизан урамындагы бер йортта. Унбер кыз торабыз: руслар, татарлар, башкортлар. Бик тату яшибез. Бертуганнар кебек,—дип, Вакыйлә тагын иптәшләрен яратып мактап алды. Бу шәһәрдә без мондый тату коллективны, бөек Ватаныбыз өчен бөтен көчләрен, бөтен сәләтлекләрен биреп эшләүче яшьләрне бик күп очраттык. Аларның яхшы эшләүчеләре, алдынгылары һәм иң алдынгылары белән дә очраштык. Аларның һәркайсы турында аерым-аерым очерклар язарга мөмкин. ЛТатбугат битләрендә мактаулы урын алырга лаеклы кешеләр алар. Тик никадәр генә теләсәк тә, аларның барысының да тырыш хезмәтләрен бу кыска язмаларда күрсәтеп бетерергә мөмкин түгел. Зур китап битләрен сорый алар. Шулай да комсомолец Анатолий Яшукның малярлар бригадасы турында берике сүз әйтмичә китә алмыйбыз. Аның бригадасында барлыгы 17 кеше, барысы да комсомолецлар, яшьләр, иң олысы 20 яшендә, калганнары 17—19 яшендәге егетләр. Иң олысы — Анатолий Яшук 
яулап алдылар. Әйтергә генә ансат! Моннан бер ел элек кенә ФЗӨ ны тәмамлаган, ерактан, Көнбатыш Украина өлкәләреннән җыелып килгән, әле мыек та чыгып өлгермәгән япь-яшь егетләр Әлмәт шәһәренең яшьләрен генә түгел, карт, тәҗрибәле кадрларын да социалистик ярышка чакыралар. Әлмәттә зур хезмәт стажлары булган тәҗрибәле кадрлар аз түгел. Алар комсомолец Анатолий Яшук җитәкчелек иткән яшьләр бригадасының чакыруын бер сүзсез кабул иттеләр һәм еллык планны вакытыннан элек үтәү өчең конкрет йөкләмәләр алдылар. Эш бит яшьлектә яисә картлыкта түгел. Хезмәттә. Ә мактаулы хезмәт, кояш нуры кеоек, кеше
үзе. Алар барысы да моннан бер ел элек Украинадан, Днепропетровск шәһәреннән, ФЗӨ бетереп килгәннәр, хәзер бер ел үтәр-үтмәс нефть шәһәренең иң алдынгы һәм мактаулы эшчеләреннән саналалар. Без Әл- мәттә йөргән көннәрдә алар еллык планны вакытыннан элек үтәү өчен шәһәрнең барлык төзүчеләрен социалистик ярышка чакырдылар. Бу мактаулы, җаваплы чакыру хокукын алар тырыш хезмәтләре белән 
75 
 
нец (ул яшьме, картмы, — барыбер!) тормыш юлын яктыртып, бизәп тора һәм аңа шундый җаваплы чакырулар белән чыгарга хокук бирә. Яшук бригадасының монда килгәннән бирле бервакытта да хезмәт нормасын 200 проценттан ким үтәгәне юк. 1954 елның беренче яртысындагы эш планын алар 220 процентка җиткереп үтәделәр, хәзер көндәлек нормаларын 235 процентка үтәп киләләр. Бригаданы алдынгы бригада итү өчен Анатолийга бик күп тырышырга, хәтта күп кенә газап чигәргә дә туры килде. Ачыклап китәргә кирәк: бригаданың барлык членнары белән дә түгел, аерым кешеләр белән газап чигәргә туры килде. Сез менә бригада членнарыннан Владимир Барнашевский белән Алексей Җаглинга гына күз төшереп алыгыз әле. Бу ике егет бригададагы башка яшьләрдән кай яклары белән ким? Яшь, таза, матур. Дөрес, алар Роман Зозуляк кебек матур бөдрә чәчле түгел, шулай ук Антон Юречко кебек, кызларны кызыктырырлык итеп, дәртле, яңгыравык тавыш белән җырлый да белмиләр. Бөдрә чәчтә, җырлый белүдәмени хикмәт! Җыр белән бөдрә чәч ул туйда кирәк, ә хезмәтне ярату, аны намус эше, дан эше, батырлык, -геройлык эше итеп санау һәм илебезнең кайсы гына фронтында эшләсәң дә, бөтен күңелеңне биреп, җаныңны-тәнеңне кызганмыйча эшләү көн дә кирәк! Менә Барнашевский белән Җаглинда шул гүзәл сыйфатлар җитми иде. Җитми дип әйтү генә аз. Юк иде ул аларда. Ә бригаданың йөзен каралтмас өчен, — каралтмас өчен генә түгел, — бу ике егетнең икесен дә чын кеше итәр өчен шул сыйфатларны булдырырга кирәк иде. Авыр туры килде Анатолий Яшукка. Ул .үзе дә яшь. Тәҗрибәсе дә җитәрлек түгел. Шуның өстенә ике егетнең икесе дә, яшь әтәчләр кебек, кикрикләрен тырпайтырга гына торалар. Бригадир Анатолий Яшук аларның начар сыйфатлы эшләрен бракка чыгару белән генә калмады. Бракка чыгару авыр түгел ул, ә менә бракны эшләргә ярамауны аңлату, шул аңны аларның каннарына, җаннарына сеңдерү бик читен, тагын бер кат әйтергә кирәк, бик читен! Комсомолец Яшук коллектив ярдәме белән бу читенлекне җиңеп чыкты. Аңа иптәшләре генә түгел, А. Фадеевның «Яшь гвардия»се дә, Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты«»сы да, А. Макаренконың «Педагогик поэма»сы да һәм башка күп кенә әсәрләр дә ярдәм иттеләр. Алар, эштән кайткач, ял сәгатьләрендә җыелып утырып, Д. Медведевның «Это было под Ровно» әсәрен кычкырып укыдылар. Бу соңгы әсәрдә аларга партизан Николай Кузнецовның батырлыклары аеруча ошады. Бригадир, Барнашевский белән Җаглинга карап: — Менә безнең илдә нинди геройлар бар. Бернәрсәдән дә курыкмаганнар, Ватан өчен җаннарын биргәннәр,—диде. Җаглин аңа шунда ук: — Сугышта бит ул,—дип, җавап кайтарды. — Сугыш башка нәрсә ул. Анда кулында винтовка, автомат, ә монда нәрсә? Пумала да насос. — Туктагыз әле, сез ничек уйлыйсыз: әгәр безнең арада бүген Николай Кузнецов, яисә Александр Матросов, яисә Олег Кошевой булса, алар ничек эшләрләр иде икән? Ә? Ике егетнең икесе дә аңа берничек тә җавап бирмәде. Анатолий Яшук аларның күңелләренә утырып калырлык итеп ашыкмыйча гына әйтте: — Безнең бригада өчен бүген хезмәт батырлыгы — геройлык/Шул пумала, шул насос белән без батырлык күрсәтергә тиеш. Безнең изге бурыч менә шул! —диде. Бу күптән булган хәл иде, аннан соң күп сулар акты, кыш булды, җәй узып китте, менә көз җитте. Җаглин белән Барнашевский инде ул көннәрне елмаеп һәм оялып кына исләренә төшерәләр. Иптәшләре исә ул көннәрне оныттылар диярлек, онытмасалар да, егетләрнең исләренә төшермиләр. Искә төшерүнең кирәге юк.  
76 
 
Әлмәт шәһәрендә ихтирам белән телгә алырлык, бу кыска очеркы- бызның түрендә утырырлык атаклы буровой мастерлар, инженерлар- геологлар, электриклар, экскаваторчылар, слесарьлар, машина йөртүчеләр, балта осталары, ташчылар, штукатурчылар, малярлар һәм башка шуның кебек профессия кешеләре бик күп. Үзләренең намуслы хезмәтләре белән республика күләмендә булмаса да, шәһәр күләмендә хезмәт коллективы тарафыннан чын ихтирам һәм дан казанган кешеләрнен исемнәрен генә санап китсәң дә, журнал битләренең күп өлешен алыр иде. Без аларның барысын да блокнотыбызга теркәп бетерүне максат итеп алмадык. Ләкин шулай да без, Әлмәт урамнарында йөргәндә, яца гына казылган траншеялар аркылы сикереп үткәндә, салынып ята торган йортлар буеннан узганда, яисә тәрәзәләренә пәрдәләр корылган, инде кешеләр кереп яши башлаган яңа йортларга сокланып карап торганда, кыскасы, һәр минутта, һәр сәгатьтә ул алдынгы кешеләрне чын ихтирам белән исебезгә төшердек. Әнә анда салынып ята торган ике катлы таш йортларны күрәсезме? Ныклабрак карагыз әле. Аларның берсендә, юк, берсендә генә түгел, бер үк вакыт икесендә дә Низаметдин Габдрахманов бригадасы эшләмиме икән? Атаклы бригадир ул. Аны Әлмәттә генә түгел, Ашхабадта да, «Икенче Баку»ның бүтән шәһәрләрендә дә беләләр һәм төзүчеләр арасында еш кына зур ихтирам белән, дусларча җылы итеп исләренә төшерәләр. Ничек искә төшермәскә? Унтугыз елдан бирле инде ул таш йортлар сала, яхшы сыйфатлы итеп салынган ул йортларда йөзләрчә, меңнәрчә кеше тора. Габдрахманов бригадасы тарафыннан салынган йортларда яшәүчеләрнең кайберләре, бәлки, аның фамилиясен дә белмиләрдер әле. Мәсьәләнең әһәмияте аның фамилиясен белүдәмени? Мәсьәләнең әһәмияте: йортларның яхшы сыйфатлы итеп һәм тиз салынуында. Габдрахманов бригадасы менә шул сыйфатлары ■ белән дан казана. Ике катлы таш йорт план буенча 29 көндә салынып бетәргә тиеш, ә Габдрахманов бригадасы аны 19 көндә салып бетерә һәм шунда ук яңа участокка күчә, яңа йортлар салырга керешә. Мондый тизлекнең сере нәрсәдә соң? Аның сере: кешеләрне дөрес урнаштыруда һәм алдынгы ташчыларның эш методларын үзләштерүдә, аннары вакытны максималь файдалана белүдә. Эш сәгатьләренең бер минутын да бушка әрәм итмәү максатыннан чыгып, Габдрахманов бригадасы бер үк вакыт ике йортны салуда дәвам итә: балта осталары бер йорт әйләнәсенә басмалар ясаганда, бригада икенче йортка күчеп эшли башлый. Аннары, икенче йортка басмалар ясарга кирәк булгач, беренче йортка күчә. Шулай итеп, бер үк вакыт ике йорт салына. Я, әйтегез зинһар, шундый алдынгы бригадаларны, алдынгы кешеләрне ихтирам белән телгә алмыйча узарга мөмкинме? Билгеле, мөмкин түгел. Яисә менә алдынгы бораулаучы мастерлардан Подберезный, Сергеев, Моржавин, Калашниковларны, ловильный мастерлардан Гариф Хәмидуллинны һәм башка бик күпләрне, бик күпләрне ничек итеп ихтирам белән телгә алмаска кирәк? Алар турында гади очерк кына түгел, ә шигырь язарга, поэма язарга кирәк иде. Тирән хисле шигъри тел кирәк иде монда. Ләкин, кызганычка каршы, без тумыштан ук прозачы булып туганбыз. Бары гади проза теле белән генә яза .беләбез. Без траншея аркылы салынган тар басмадан үтәбез һәм: «Бу тран- шеяны экскаваторчы Иван Попов казымаганмы икән?» Дип> уйлап алабыз. Уйламаска мөмкин түгел. Көнлек норманы 250 процентка кадәр үтәп килә торган атаклы экскаваторчы бит ул. Әнә анда, якты, кояшлы- көн булуга карамастан, күзне чаго^дырып. зәңгәр утлар кабынып-кабынып китә. Кемнәр эшли икән анд. Луку- ров бригадасы түгелме икән? Алдынгы электросварщиклар алар. Әгәр Шукуров бригадасы булса, әнә тегесе, труба өс генә i 1глек
77 
 
белән иелеп, зәңгәр ут чыгаручысы я Фәйзуллии, я Фаисеев, я Фатихов булырга тиеш. Юк, без инде аларга комачауламыйк, эшләсеннәр, нормаларын, гадәттәгечә, 150—200 процент итеп үтәсеннәр. Болай да инде без, Әлмәт шәһәрендә йөри-йөри, бик күпләрнең эшен калдырдык, аларның тормыш юллары, эшләре һәм эш методлары турында сораша-со- раша, җитмәсә әле, кесәбездән вак кына хәрефләр белән чуарланып беткән, кеше куркытырлык калын блокнотыбызны чыгарып, суд тикшерүчесе шикелле җентекләп яза-яза, аларны да җәфалап бетердек һәм үзебез дә җитәрлек җәфаландык. Дөресен әйтик, яшермик, үзләре турында бик күп сөйләүчеләр дә булгалады, ләкин без андый хәлләрдә, ниндидер эчке бер хискә буйсынып, блокнотыбызга орынмадык һәм соңыннан, аларның эшләре белән танышкач, блокнотыбызның битләре буш калганга үкенмәдек. Үзләре турында күп сөйләргә яратучылар еш кына хәлләрдә төзелеш алдынгылары булып түгел, ә алдынгыларга кызыгучылар гына булып чыктылар. Алдынгыларга кызыгу бик яхшы эш, әлбәттә. Әмма кызыгып кына калу, алар кебек булырга һәм алар кебек эшләргә тырышмау бернәрсәгә дә ярамый, хәтта бик начар! Без кешеләрнең эшләре белән генә түгел, тормышлары, көнкүреш-* -ләре белән дә танышырга, аларның квартираларында булырга, өй җиһазларын күрергә теләдек. Моның өчен без кичке сәгатьләрне яхшырак таптык, кешеләр эштән кайткан вакытны сайладык. Менә безнең каршыбызда яңа салынган һәм моннан ун көн элек кенә кешеләр күчеп яши башлаган ике катлы, сигез квартиралы стандарт йорт. Әле аңа номер да кадаклап өлгермәгәннәр. Бары тышкы ишекләрнең берсенә генә акбур белән «26» дип язганнар. Ишек өстендәге фонарь яктысында ул ап-ачык булып күренеп тора. Моны шәһәрдәге йорт номерларын тәртипкә салу теләге белән янган, җәйге эссене, көзге пычракны, кышкы бураннарны белми йөри торган энтузиаст почтальоннарның берсе язган булса кирәк. Димәк, бу йорт — Чехов урамының 26 нчы номерлы йорты. «Сез менә бу йортка керегез, андагы кешеләр белән танышыгыз», — дип, безгә берәү дә тәкъдим итмәде. Ничектер аякларыбыз шунда таба тартты. Чехов урамында мондый йортлар шактый күп. Алар, урамның булачак ишек алдына кертелеп һәм шәһәр планында күрсәтелгән тәртипкә буйсындырылып, зур-зур шакмаклар шикелле тезелешеп киткәннәр. Менә без шул шакмакларның берсенә, «26» цифрлысына керергә булдык. Беренче каттагы 5 нче квартирада безне бераз ябыграк гәүдәле, карасу күзле, 30—35 яшьләр чамасындагы бер ир кеше каршы алды. Ул әле хәзер генә вахтадан кайткан булса кирәк, өстендәге эш киемен, аягындагы итеген дә салып өлгермәгән. Без, аның киемнәрен шактый чуарлап торган соргылт балчык тапларына карап, буровойда эшләүче кеше икәнен белеп алдык һәм үзебезнең нинди максат белән керүебезне бер-ике сүз белән аңлатып бирдек, болай соң йөрүебез өчен гафу үтендек. Хуҗа безне бик ачык йөз белән каршы алды. — Әдәгез, әдәгез, рәхим итегез! —диде ул мишәр акценты белән һәм безне, шактый зур бер бүлмә аркылы үткәреп (ялтырап торган никельле бер зур кровать, аның янына кечкенә балалар кровате куелган, идәнгә хәтле челтәр пәрдәләр төшерелгән ике тәрәзәле бүлмә иде ул), беренчесенә караганда кечерәк булган икенче бүлмәгә алып керде. — Бирегә рәхим итегез... Алайса таныш булыйк: Идрис Әхтәмов. Буровой мастер. Утырыгыз. — Безгә урындыклар күрсәткәннән соң, ул, киемнәрен алыштырырга дип, тиз генә кңре чыгып китте. Ул арада без аның бу икенче бүлмәсе буйлап та күз йөгертеп чыктык: шифоньер, ак чехол кидертелгән йомшак диван, эскәтер өстеннән
78 
 
тагын бер челтәр япкыч җәелгән дүрт читле өстәл, комод, комод өстендә радиоалгыч; радиоалгыч өсгенә дә ак челтәр җәелгән; һәм берничә урындык. Бүлмәдән пөхтәлек, чисталык аңкып тора. Озакламыйча, естен-башын алыштырып, Әхтәмов яңадан килеп керде. — Менә шулай торабыз инде, — диде ул, безне үзенең тормышы белән таныштырып. — Әлмәттә 50 иче елдан бирле яшим. Аңа чаклы Бакуда эшләгән идем... — Семьягыз зурмы? — Зур түгел. Хатыным да бер кызым. Әһә, менә үзләре дә, — диде ул, ике-өч яшендәге, чем-кара күзле кызын ияртеп кергән хатынына таба күрсәтеп. — Таныш булыгыз. Хәнифә исемле. Ә кечкенәбез — Мин- нур. Мондагыча әйткәндә, Миңленур була инде. Безнең нинди теләк белән керүебезне төшенеп алган хатыны, ире кебек үк мишәр акценты белән, ләкин аңа караганда көйләбрәк, әйтә торган сүзләрен сузыпсузып чыгарып, шунда ук ^квартирасын мактарга кереште: — Күчүебезгә әле ун гына көн. Шулай да иркенлегенә кинәндек. Ике бүлмәсе, өс-башны* сала торган урыны, кухнясы бар. Юына торган жирен әйтәсеңме, башка кирәк-ярак урынын әйтәсеңме,—барысы да үзендә. Бер дә әллә кая барып йөрисе юк. Суы да кухняда, кул астында гына. Борып кына җибәрәсең: чыж итеп атылып чыга. Озакламый газ да булачак, диләр. Аннары тагын да уңайлырак булыр. Үзеңә генә аерым квартира булгач, рә-ә-хә-әт икән борайча, — диде ул, шатланып, һәм «рәхәт» сүзен аеруча бер эчке ләззәт белән әйтте. Шунда ул бик яратып, сөеп, күңелне дулкынландыргыч җылылык белән кызының башыннан сыйпап алды. — Барыннан да бигрәк Миннурым шатланды. Бәтен бүлмәләрне пыр туздырып чабып йөри, канатым. Аңа да и-ир-ке- ен, рә-ә-хәт!.. Юеш карлыган төсле чем-кара күзләре белән безгә бик кызыксынып карап торган бала, үзенең һөнәрен күрсәтергә теләп, әнисенең кулыннан ычкынды һәм, туп шикелле атылып, бүлмә буйлап ике кат йөгереп әйләнде, аннары, безнең яратып карап торганны сизгәч, яңгыравык тавыш белән кычкырып көлеп, икенче бүлмәгә атылып чыгып китте. Аннан инде аның үкчәле ботинкасының шакылдаганы гына ишетелә иде. Бала, шатлыгыннан күзләрен чаткыландырып, яңадай килеп керде, әнисенең итәгенә сарылды һәм, чит абыйлар нәрсә әйтерләр икән дип кызыксынып, тиз генә безгә карап алды. Без аның һөнәрен мактамыйча булдыра алмадык. Әллә алма кебек түгәрәк кызын мактаганга, әллә инде квартираларының шундый уңай, шундый иркен булуына, — нәрсәгә генә булмасын, анысы барыбер, — безнең сизенүебезчә, барыннан бигрәк ана үзе шат иде, ул, тулы, түгәрәк йөзе белән елмаеп, бәхетле- легеннән янып торган күзләре белән бер кызына, бер иренә бик яратып караштыргалап ала иде. Идрис Әхтәмов исә үзе, кызының шуклыгына, хатынының шатлыгына ул кадәр әһәмият бирмичә, квартираны җитди тәнкыйтьләп алды: — Бу стандарт йортларның бер начар ягы бар икән: тавышны бик үткәрә. "Югары катта торучыларның аяк тавышларына хәтле ишетелә. — Ә күршеләрнең? Әхтәмов безгә бераз елмаеп карап торды. — Күршеләрнең гырлап йоклаганнары да ишетелә. Әле ярый, нервларым тыныч. Ә кайберәүләрнең йоклый алмаулары да мөмкин... Дөрес, таз салыну ягыннан бу йортлар яхшы, әлбәттә. Ләкин төзүче инженерлар аның тавышны үткәрү кебек зур кимчелегенә игътибар итәргә тиешләр иде. Аны бетерергә була торгандыр 'бит? Нигә булмасын икән. Шуны уйлап табарлык инженерлар юкмы әллә бездә? Бар. Тик теләкләре генә булсын. Ләкин бу кимчелекне бетерергә кирәк. Бетермичә ярамый.
79 
 
Хәер,—диде аннары ул, — бу йортлар — барысы да вакытлы йортлар. Ун-унбиш елдан аларның күбесе урынында таш йортлар булачак. Күргәнсез, хәзер дә инде урамга караган йортлар бары таштан гына салына. Алары инде капиталь йортлар. Аларда уңайлылыклар тагын да зуррак. —- һе, алары инде тагын да уңайлырак,—диде аның. Хәнифәсе. Бу киң күңелле хатынның ул йортлардагы уңайлылыклар өчен дә чын күңеленнән шатланганы сизелеп тора иде. Икенче каттагы 4 иче квартирада Әлм этнең алдынгы бораулаучы мастерларыннан Иван Моржавип тора икән.- Аның квартирасы да, Әхтәмо-в квартирасы шикелле үк, ике бүлмәле, аерым кухнялы. Башка уңайлыклары да шундый ук. Семьясы да зур түгел: хатыны белән алты- җиде айлык бер кызы гына. Моржавин әле яшь— 1928 елда гына туган. Иптәше дә шул яшьләрдә. Бу квартирага алар да моннан ун көн элек кенә күчкәннәр. Без кергәндә хуҗа өйдә, зур бүлмәсендәге кечкенә генә өстәл янында, китап укып утыра иде. Кулларыбызны бирешү белән үк без бу яшь мастерның кеше сөйләгәнне игътибар белән тыңлаучан егет икәнен сизеп алдык һәм, бераз утыргач, бу фикеребезнең дөреслегенә тәмам ышандык. Ул үзе сөйләүгә караганда, безне сөйләтергә тырыша иде. Безнең матбугат һәм әдәбият белән беркадәр бәйләнешле кешеләр икәнебезне сизгәч, сүзне әдәп белән генә шул темага күчерергә тырышты. — Сез белмисезме, Михаил Шолоховның «Они сражались за Родину» романы кайчан басылып чыга икән? — диде. — Без инде аны бик күптән көтәбез.. Басылган өзекләреннән чыгып хөкем иткәндә, зур һәм кызыклы әсәр булырга тиеш ул. Без, аны кызыксындырган әдәби темага сөйләшә-сөйләшә, аның иркен, буш бүлмәсенә, әле хуҗалыкны яңа төзә башлаган яшьләргә генә хас гади җиһазларына тиз генә күз йөгертеп чыгып, өстәл өстендә өелеп торган китапларын караштыргаларга тотындык. Без кергәндә укып утырган китабы — Ажаевның «Далеко от Москвы» романы — урталай ачылган килеш ята иде. — Ошыймы? — Яхшы китап. — һәм, без берәр сүз әйтмәбезме икән дип көтеп торганнан соң, аңлатып бирде:—Мин инде аны күптән укыган идем, икенче кат карап чыгуым... Уйласаң, безнең эштә дә файдаланырлык урыннары бар. — Соңгы айларда тагын нинди китаплар укыдыгыз? — Дөресен әйтим, укырга туры килмәде. Бораулаучы кадрларның белемнәрен күтәрү мәктәбенә йөрдем... Күптән түгел генә бетердем. Егетнең шатлыклы көне икән әле. Аның бригадасы бүген 263 нче номерлы скважинаны бораулап бетергән. Алар аны план буенча бирелгән вакыттан 19 көн элек тәмамлаганнар. Алгарак узып булса да әйтеп үтик: соңыннан, бу очеркны типографиягә җыярга биргән көннәрдә без, Иван Л1оржавин бригадасының еллык планны ноябрь аенда ук тутырганлыгын һәм 1955 ел хисабына бораулый башлавын ишетеп, бик шатландык. 264 нче номерлы скважинаны инде алар кышкы шартларда 25 көнгә алданрак бораулап тапшырганнар. Моржавинның икенче бүлмәсе дә җиһазсыз дәрәҗәсендә буш иде. Егет әллә безнең күз карашыбызны сизеп алды, әллә болай гына, безне үзенең тормышьи белән таныштырырга теләп кенә әйтте: — Без әле җиһазлар алырга өлгермәдек. Күрәсез, тормышыбызны башлыйбыз гына. Шулай да җиһазсыз түгел без. Квартирабызны бизәп тора торган бик кадерле җиһазыбыз бар безнең. Менә ул, — диде, бераз ел-мая төшеп, һәм без кергәннән бирле әнисенең кулыннан ычкынып.
80 
 
әтисенә барырга атлыгып торган, җитен төсле аксыл бөдрә чәчле, зәп- зәңгәр күзле кызын кулына алды. — Менә ул! Нәрсә соң ул җиһаз? — диде хатыны. — ААагазинпарда гына булсын. Булуы белән үк барысын да төяп алып кайтабыз. Без бу йорттагы башка квартираларда да булдык һәм барысында да мул тормышлы, бәхетле семьяларны очраттык. Аларның квартираларында булганнан, тормышлары, көнкүрешләре белән танышканнан соң, безнең күңелләребездә тирән бер җылы’ тойгы калды, һәм без җаныбызны рәхәтләндереп торган шул тойгы белән урамга чыктык. Без чыкканда инде шактый соң иде. Бер караганда зәңгәрсурак булып. ^икенче караганда күксел булып күренгән күк йөзе исәпсез-хисап- сыз йолдызлар белән чуарланган иде. Аларның кайберләре зуп-зур булып, чаткыланып яналар, кайберләре, бер тирәгә өелешеп, вак кына, тонык кына булып җемелдәп күренәләр. Шулар арасында, нәкъ шәһәр өстендә, бер чите бераз ишми башлаган ай, аркасы белән кырым ятып, һавада эленеп тора, һәм аның аксыл көмеш нуры урамнарга, йортларга, күләгә каплап тормаган барлык җиргә мул булып коела. Кайбер йортларда инде утлар сүнә башлаган, — кешеләр, иртән иртүк торып эшкә китәр өчен, йокларга ятканнар, ял итәләр. Урамда кеше юк дәрәҗәсендә аз. Тик әллә нигә бер генә ашыгып- ашыгып каядыр баручылар очрый. Алар ай яктысында яисә конуссыман булып, төн белән чикләнеп, җиргә төшеп торган урам фонарьлары яктысында, безнең кем икәнебезне белергә теләгәндәй төбәп карап, ләкин бер сүз дә эндәшмичә узып китәләр. Шәһәрнең төп магистрале ягыннан тонык кына булып машиналар хәрәкәте ишетелә. Ул, таш кыяларга өзлексез бәрелеп торган диңгез дулкыны кебек, бер көчәя, бер тына. Кайвакытларда тавыш ераклаш- каннан-ераклаша, һәм шәһәр тынып кала. Ләкин озакка түгел. Берничә минуттан соң машиналар яңадан — ерактан, төн эченнән, сизелер-си- зелмәс кенә гүләп килеп чыгалар, тавыш көчәйгәннән-көчәя... һәм яңадан каядыр еракка китеп югала. Тагын шәһәр тынлыкка чума... — Кайтмыйк, бераз йөрик әле,—ди иптәшем. Мин аңа бер сүз дә әйтмим. Мондый якты, айлы төндә хәзер үк квартирабызга кайтырга теләмәвемне ул болай да, сүзсез дә аңлый. Аннары безнең күңелләребездә, әлеге яңа йорттагы квартиралардан алып чыккан, андагы бәхетле семьяларны күрү нәтиҗәсендә туган, безне беркадәр рәхәтләндереп, дулкынландырып торган җылы тойгы да югалып бетмәгән. Әгәр без хәзер үк, шушы минутта ук, квартирабызга кайтып керсәк, андагы шау-шу арасында ул, куркытылган бик матур кош шикелле, очып китеп югалыр һәм без бик кадерле бер нәрсәдән мәхрүм калырбыз кебек тоела. Без, салынып ята торган, хәзер инде караңгыда моң булып тынып калган йортлар һәм ниндидер буш урыннар яныннан үтеп, Маяковский урамына барып чыгабыз. Бу урамның бер ягы буйлап озын-озын итеп салынган тулай тораклар, икенче ягы* буйлап уенчык шикелле кечкенә, җыйнак фин йортлары тезелеп киткән. Тулай торакларда семьясыз яшь эшчеләр торалар, ә кечкенә фин йортларында семьялылар яшиләр: һәр йортта бер семья. Тулай торакларның тәрәзәләре, пыяла ишекләре яп-якты. Анда әле йокламаганнар. Ә фин йортларының кайберлә-реидә инде утлар сүнгән. Утлары сүнмәгәинәренең пыяла верандалары, бигрәк тә верандалар эченә зур-зур тармаклы гөлләр утыртылып, я зәңгәр, я алсу абажурлы лампалар белән яктыртылганнары, бу көзге төндә, безгә әле бөтенләй үк таныш булып бетмәгән бу яңа шәһәрдә, әкияттәге серле йортлар шикелле сәер һәм шул ук вакыт кызыктыргыч матур булып күренәләр. Кемнәр торалар анда? Кемнәр яшиләр? Аида да шулай ук бәхетле Һәм тату семьялар яшиләрдер кебек.


 
Еез шундый йортларның берсеннән читтәрәк торган, бакча кебек урынга, яшь агачлар арасына, кайсысыныңдыр изге кулы белән ясалган кечкенә бер скамьяга барып утырабыз. Моннан безгә яныбыздагы зәңгәр утлы веранда, урам, аннан әллә нитә бер узып китүче кешеләр бик ачык күренәләр. Без караңгыда, ниндидер сарайсыман каралты күләгәсендә утырганга, берәүгә дә күренмибез булса кирәк. Без, төнге матурлыкка сокланып, тын гына, сөйләшмичә диярлек, сөйләшкәндә дә бер-беребезгә ара-тирә генә, айда да өзек-өзек фикерләр генә әйткәләп алып, шактый озак утырдык. Төнге унбер булды, ахры. Кичке мәктәптән кайтучы яшьләр төркем-төркем булып узып китә башладылар. Аларпың укулары турында, эшләре турында сөйләшкәннәре, ара-тирә нәрсәдәндер көлеп җибәргәннәре ишетелеп кала. Менә шуларның өчесе безнең яннан узып китте. Берсе, уртадан баручы кечерәк буйлысы булса кирәк, иптәшләреннән калышмаска тырышып, ярым атлап, ярыш йөгереп барган җиреннән беркадәр зарланган тавыш белән әйтеп куйды: — Геометриядән минем әле һаман «3» бит. Аңа икенчесе шактый калын тавыш белән җавап бирде: — Төзәтергә кирәк... Ярамый... Кечерәк буйлысы төзәтергә булдымы, юкмы, — анысын ишетмәдек, чөнки аларпың ашыгыч адымнары белән бергә сүзләре дә ераклашты. Шуннан соң урам тагын тынып калды. Без инде, урыныбыздан торып, квартирабызга таба юнәлергә дә уйлаган идек. Шул вакыт зәңгәр утлы верандада, тармакланып торган гөлләр күләгәсе арасыннан, өстенә демисезон пальто кигән, башына юка шәл ураган ниндидер бер кыз күренде. Озак та үтмәде, кыз ишек алдына чыкты һәм, як-ягына карана-карана, рәшәткә янына килеп басты. Ул кемнедер көтә иде булса кирәк. Без, кызыксынып, ниндидер эчке бер көчкә буйсынып, утырган урыныбызда калдык. Берничә минут үтте. Кыз һаман Маяковский урамының югары очына караган килеш басып торуында булды. Тик ул ара-тирә генә, анда да бик тиз генә, я артына, я як-ягына караштыргалап ала һәм шунда ук, •күзләрен урамның югары очына юнәлдереп, тынып кала. Хәрәкәтенә караганда, ул нигәдер тынычсызлана иде. Без моның шулай икәнен бик тиз сизеп алдык. Кыз безгә, шәһәр өстенә мул булып коелып торган ай яктысында, ап-ачык күренә. Башында ак шәл. Ул аны, чукларын салындырып, матур гына ураган. Бик ялтырап күренгәнгә, без аны ефәк шәлдер дип уйладык, тик өстендәге пальтосының ни төсле икәнен генә аера алмадык. Чөнки бу якты, сихерле төндә кызның ак ефәк шәле генә түгел, кыз үзе, бөтен буе-сыны, хәтта безгә төсе билгеле булмаган шул ук пальтосы да көмешсыман ай нуры белән коендыр ылган иде. Кыз, баскан җиреннән кинәт күтәрелә төшеп, бөтен сылу гәүдәсе белән омтылып, аргы очка карады һәм, шатлыгыннан булса кирәк, әкрен генә нәрсәдер әйтеп кычкырып җибәрде. Миңа ул: «Килә!»—дигән кебек булып ишетелде. Менә урам буйлап кемнеңдер ашыгып-ашыгып. җитез генә атлап килгәне күренде. Кыз, урыныннан кузгалып, аңа таба ашкынып, берничә адым атлады һәм безгә тагын чда якынлаша төште. Без, сулуыбызны алырга да куркып, бөтенләй тынып калдык. Әлеге килүче ниндидер бер егет булып чыкты. Ул кыз янына килеп җитәргә дә өлгермәде, ай нурына чумган кыз үзе, аның каршысына атылып барып, кулларыннан тотып алды: Мин сине баядан бирле көтәм! — диде ул, шатлыгыннан йотлыга- йотлыга.— Бәгырем!.. Әтиләр риза!.. 6. -С. ә.- № 2 §1

82 
 
- Ризамыни?! — диде егет. Аның тавышы да бу серле төндә, ай яктысында, кызныкы» кебек үк бәхетле «аһ!» булып яңгырады.— Алайса, иртәгә үк әнине җпбәрәм. Сөйләшсеннәр, көнен билгеләсеннәр!.. Без бу бәхетле җаннарның тормыш юлларында гомерлек истәлек булып калачак изге минутларының шаһиты булмас өчен урыныбыздан тордык һәм квартирабызга таба киттек. Кайтып җитәрәк янымдагы иптәшем баруыннан туктады. — Кара әле, сиңа бу егет белән кызның тавышы* таныш түгелме? Мин дә шул турыда уйлап бара идем. — Кайсысыныкыдыр таныш кебек,—дидем мин. — Әмма кайсысыныкы? Егетнекеме, кызныкымы?.. Егете, әлеге без күргән, сап-сары чәчле, бераз тупасрак телле шофер түгел идеме икән? Алай дияр идең, бу юлы бер дә тупас сөйләшмәде. Әллә кызы, теге алсу тузанга чумган кыз идеме?.. — Белмим, әмма кайсысыныңдыр тавышы таныш. Мин аны кайдадыр ишеткән кебек. Ләкин кайда ишеттем икән? һич тә исемә төшерә алмыйм. Без никадәр уйласак та, моны берничек тә хәл итә алмадык. Алар безгә таныш әлеге кыз белән егет идеме, әллә түгел идеме? Кем белә бит аларны. Бәлки, чыннан да, алар булгандыр, ә бәлки, бөтенләй алар түгелдер. Хәер, җир өстендәге барлык нәрсә көмеш нурга чумган бу айлы, серле төндә кемнең кем икәнен каян аерып бетерәсең! Туктагыз, нигә баш ватып торырга. Кем булсалар да, барыбер түгелмени? Без аларга бер генә нәрсә телик: бәхетле булсыннар! 
4. МӘКТӘПЛӘР, КЛУБЛАР, БОЛЬНИЦАЛАР... 
Очеркыбызның алдагы бүлекләрендә без укучыларны саннар һәм процентлар белән мөмкин кадәр борчымаска тырышкан идек. Бу юлы инде гафу итсеннәр, процентлар белән борчымасак та, кайбер саннар белән бераз аптыратырга исәбебез бар- ‘ Әлмәттә хәзер 5 мәктәп барлыгын укучыларыбызның исләренә төшереп киткән идек инде. Әгәр эшче яшьләрнең кичке мәктәбен дә кертеп санасак, хәзер анда 6 мәктәп бар.' 1955 елда тагын 3 мәктәп салыначак. Шул өч мәктәпнең берсе 960 урынлы урта мәктәп итеп план- лаштырылган. Бу 3 мәктәп 2 нче поселокта салынырга тиешле мәктәпләрнең бер өлеше генә әле. Якын киләчәктә (сез тагын, гадәт буенча, якын киләчәкне ун еллар белән саный күрмәгез!), ягъни өч-дүрт ел эчендә 2 нче поселоктагы мәктәпләрнең генә саны да 9 га җитәргә тиеш. Болардан тыш анда бер һөнәр училищесы да салыначак. Озакламыйча пионерлар йорты да булачак. Гомумән, якын киләчәктәге төзелеш планы зур. Анда шәһәр халкына хезмәт күрсәтү өчен түбәндәге төзелешләр күздә тотылган: 500 урынлы культура сарае, өчәр йөз урынлы 2 кинотеатр, 6 000 урынлы стадион, дистәләрчә гектарлар белән үлчәнгән парк, бер поликлиника, 150 койкалы тагын бер больница, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе, бала тудыру йорты, 100 урынлы гостиница, 3 мунча, икмәк заводы, кондитер заводы, җимеш сулары заводы, сөт эшкәртү заводы, магазиннар, ашханәләр Һәм башка һәм башка төзелешләр. Боларның инде кайберләре салынып бетеп килә, ә кайберләре 1955 елда салына башланачак. 
Туктагыз әле, нигә соң без гел мәктәп балалары һәм зурлар турында гына сөйлибез, алар өчен салына торган төзелешләр турында гына язабыз. 1 
б 83 
 
Безнең яшьрәк энеләребез, сеңелләребез юкмыни?! Мәсәлән, яслеләрдә, балалар бакчаларында тәрбияләнерлек энеләребез, сеңелләребез. Нигә без аларны телгә алмыйбыз? Әлмәттә дә бар бит алар, хәтта бик күп. Балалар бакчасына йөрерлек балаларның саны шәһәр мәгариф бүлеге тарафыннан исәпкә алынганы тына да ике меңнән артык. Ә алынмаганнары?.. Алынмаганнары, нәкъ исәпкә алынганнары шикелле үк, ей тирәсендә, урамда, кайда теләсәләр шунда, рәхәтләнеп уйнап йөриләр. Әле ярый, алар, кечкенә булганга, дөнья шулай көнозын уйнап йөрүдән, ә кич булгач, караңгы төшкәч, арып-талып, рәхәтләнеп йоклаудан гына тора дип уйлыйлар, балалар бакчасының кирәклеген белмиләр. Әгәр белсәләр, һичшиксез, алар беркөнне,, барысы бергә җыелышып, гадәттәгечә шау-гөр килеп, шәһәр учреждениеләрен тутырырлар: «Безгә дигән балалар бакчаларын тизрәк салыгыз!»-—дип, хор белән яңгыратып кычкырырлар иде. Бәхеткә каршы, алар әле икенче фикердә: дөнья болай да матур, тамак тук, өс бөтен, шуннан артык тагын ни кирәк! Ләкин балалар бакчасының сабыйлар өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген аларның әтиләре, әниләре бик яхшы беләләр. Шундый белүче әниләрнең берсен без, көзге, яңгырлы көндә, 8 нче Март урамында очраттык. Аягына резина итек, өстенә кожан кигән бер ана квартирасының ишеген тышкы яктан бикләп маташа иде. Кичәдән бирле өзлексез койган вак яңгыр йорт түбәләрен генә түгел, хәтта тәрәзә- пыялаларын да чылаткан иде. Шул чыланган тәрәзәләрдән, сыерчык балалары шикелле тезелешеп, урамга, яңгырга булса да чыгарга омтылып, нәни куллары белән пыялаларга сарылып, өч бала карап тора иде. Елыйлар идеме алар, юкмы, — анысын белмәдек, әмма өзлексез койган яңгырдан тәрәзәләр елый иде. Аларның өйдә үзләренең генә каласылары килми иде, ахры-. Без, бикләнеп калган балаларны кызганып һәм шул ук вакыт ананың тормышы белән дә танышырга теләп, аңа мөмкин кадәр йомшак тавыш белән эндәштек: — Гафу итегез, сеңел, сез нигә аларны бер үзләрен генә бикләп калдырасыз? — дидек. — Ут-күзнең чыгуы яисә башка берәр көтелмәгән хәлнең булуы мөмкин. Балалар бит алар... Без никадәр ягымлы, йомшак эндәшсәк тә, ана нигәдер, куркып, сискәнеп китте, ишекне бикләвеннән туктады һәм, кулын йозактан алмыйча, безгә таба борылып карады. Зур соры күзле, кылыч борынлы, күрер күзгә шактый матур, 30—32 яшьләрендәге, эшлекле, энергияле кыяфәтле бер хатын иде ул. Аның безгә текәлгән күз карашында: «Сез кем буласыз соң, иптәшләр?» — дигән борчулы сорау бик ачык беленеп тора иде. Шулай берничә секунд карап торганнан соң, аның бу соравы теленә күчте: — Сез кем буласыз соң?.. Пожарный командаданмы әллә? — Юк. Хатын иркенләп сулап җибәрде һәм, ишеген шалтыратып бикләп, ачкычын кожан кесәсенә тыгып куйды, резина итекләре белән нык-нык басып, җиргә төште. Тик шуннан соң гына ул безгә, сизелер-сизелмәс елмаеп: — Алайса, курыкмыйча бикләп китәргә була икән,—диде. — Мин сезне тагы пожарный командадан дип торам. Алар балаларны бикләп калдырырга рөхсәт итмиләр. — Рөхсәт итмәгәч, нигә биклисез соң? -— Бикләмичә, нишлим?—диде хатын безгә сораулы күз карашы белән. — Эшкә барырга кирәк. Унбиш минуттан вахта машинасы китә. Өйдә калдырырга кеше юк. Ирегез кайда соң?  
84 
 
— Эштә. Бер сәгатьсез кайтмый... Бер дә болан калдырмас идек то, калдырырга туры килә шул. Авылдай килгән туган тиешле бер кызыбыз бар иде, ул чагында рәхәт иде. Аны да бит гел бала караучы итеп кенә Калдырырга ярамын, һөнәргә өйрәнсен дип, укыттык. Хәзер подстанциядә эшли. Үземә эшләмәсәм дә мөмкин булыр иде. Иремнең хезмәт хакы, шөкер, барыбызга да җитәрлек. Ул: ташла, йөрмә, балаларны гына кара, дигән була. Юк, эшлисем килә әле. Эшләмәгәч, нигә укыдым сок мин? — Алайса, балаларыгызны бакчага бирергә кирәк иде, — дип, без аңа чын күңелдәй чыккан яхшы киңәшебезне бирергә ашыктык. Хатынның кашлары җыерылды, — әрнүле җиренә кагылдык, ахры. Ул безгә: «Күктән төштегезме әллә сез?» — дигәнсы-ман, гаҗәпсенеп карап алды. Аннары ачынган йөз белән әйтте: — Әлмәттә, иптәшләр, бөтен нәрсә бар, тик балалар бакчалары гына җитәрлек түгел. Ана, тәрәзә янына барып, күгәрчен кебек гөрелдәп, балаларына эндәште: — Рәхәтләнеп уйнап утырыгыз, бәгырьләрем! Курыкмагыз. Әтиегез хәзер кайтып җитәр,—диде һәм, балаларын сыйпарга теләгәндәй, зур гына кулы белән тәрәзәдәге яңгыр тамчыларын сөртеп алды*. Ана, гаҗәп ягымланып, йомшарып киткән тавышы белән тагын нәрсәдер әйтәәйтә һәм балаларына таба борылып карый-карый, өзлексез койган вак яңгыр астында китеп барды. Балалар, инде өчесе бер тәрәзәгә сарылган килеш, әниләре артыннан карап калдылар. Без дә тәрәзә янына барып бастык. Алар еламыйлар иде. Күрәсең, алар әниләренең һәркөнне шулай эшкә китүенә күнеккәннәр иде булса кирәк. Чыннан да, бу ана әйтмешли, Әлмәттә бөтен нәрсә бар: урамнар гына түгел, шәһәрнең бөтен тирә-ягы машиналар белән тулган, нинди генә машиналар юк монда; йөзләрчә, меңнәрчә йортлар салына, зур-зур тәрәзәле, биек түшәмле, якты, иркен мәктәпләрдә меңнәрчә балалар укый, магазиннарда товарлар өелеп тора, ашханәләрендә тәмле ашлар пешерелә, бик арзан бәягә туйганчы ашап чыгарга мөмкин; әгәр берәр җирең сызлый икән, медицина фәненең өр-яңа кораллары белән җиһаз- ландырылган һәм кырыклап врач тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган больницалар шәһәрчеге бар, дистәләрчә врачлы поликлиникалары бар, рәхим итегез, дәваланыгыз, җаныгызны сыкраткан каһәр чир юкка чыксын! Тик менә бу яшь шәһәрдә балалар бакчалары •гына җитәрлек түгел. Ана дөрес әйтә: җитәрлек түгел! Шундый ук сүзне яслеләр турында да әйтергә мөмкин. Бу җитешмәү, билгеле, үсү авырлыгы гына. Шәһәрнең төзелеш планында балалар бакчалары да, шулай ук яслеләр дә бар. Мәсәлән, 1954 елның ахырына 88 урынлы тагын бер балалар бакчасы салынып бетеп, мәгариф бүлегенә тапшырылырга тиеш. Якын киләчәктә (бу киләчәк 1955 ел белән башлана) яңадан 8 балалар бакчасы һәм 8 ясле салыначак. Аның каравы, хәзергә Әлмәт яңа мәктәпләре белән чыи-чыилап мактана ала. Без быел салынып беткән һәм балалар кереп укый башлаган 5 нче иомерль» җидееллык мәктәпнең башта тышкы күренешенә сокланып карап тордык, аннары, эченә кергәч, эче дә тышы кебек үк сокландыргыч матур һәм иркен икәнен күреп, чын күңелебездән шатландык. Зур-зур тәрәзәләр, яңа булганга буяу исе килеп торган иркен, биек класслар, укучыларның яшьләренә, буйларына карап тезелеп куелган, лакланган төсле ялтырап торган парталар, иркенләп язарлык кара такталар, тиешенчә җиһазландырылгаи химия һәм физика кабинетлары, пионерлар бүлмәсе, зал да, коридор да булган, — теләсәң, рәхәтләнеп 
85 
 
ат-ат уйнап йөрерлек зур, иркен спорт залы, — кыскасы, мондагы бөтен нәрсә, тәрәзәдән мул булып кереп торган кояш нуры да, кичләрен гөлт итеп кабынып китә тортан зур-зур лампочкалары да — барысы да, барысы да бик ошады. Бу мәктәп бөтен эчке-тышкы күренеше белән, хәгга урыны, зур, иркен бакчасы һәм ишек төпләренә хәтле килеп туктаган асфальт юллары, сукмаклары белән дә балаларның күңелләрен укуга ашкындырып торырлык итеп сальшган. Минемчә, мондый мәктәптә укучы балалар бары «4»кә, «5»кә генә укырга тиешләр кебек, һәрхәлдә, мәктәпнең уңайлылыгы, классларның иркенлеге, 'кабинетларның. тиешенчә җиһазландырылган булуы өлгерешкә яхшы ягы белән тәэсир итә торгандыр. Без бу фикеребезнең дөреслеген белер өчен шундый сорау белән мәктәпнең өлкән бер укытучысына мөрәҗәгать иттек. — Фикерегез дөрес,—диде ул безгә. — Мәктәпнең уңайлылыгы һәм аның тиешенчә җиһазландырылган булуы укучыларның өлгерешенә һәрвакыт яхшы ягы белән тәэсир итә. Хәтта ул баланың тәрбияле, культуралы булып үсүенә дә тәэсир итә. Укучы дәресләрен һәм укытучыларын гына түгел, мәктәпнең үзен дә яратырга тиеш. Мәктәпнең эчке- тышкы күренешеннән тыш, аның ишек алды, бакчасы, хәтта килү юллары да балаларны укуга кызыктырып, ашкындырып торырлык булсын. — Ә сезнең бу мәктәпне салганда, ул шартлар искә алынганмы соң? Укытучы безгә елмаеп карады*. — Алынган дип әйтергә мөмкин, — диде ул һәм сүзендә дәвам итте. — Сез мәктәп тирәсендәге урамнарның исемнәрен генә алып карагыз. Мәктәпнең бер ягы Островский урамында, ә икенче ягы Ломоносов урамына барып чыга. Әдәбиятның һәм фәннең бөек вәкилләре исемендәге урамнар. Аннары мәктәпнең урыны. Аның нинди урында торуына игътибар иттегезме сез? Аның тәрәзәләреннән шәһәрнең шактый зур өлеше күренә. Ә булачак бакчасы? Аның тирәсенә тотылган таш баганалы тимер рәшәткәләр? Әйдәгез әле, мин сезгә бакчабызны күрсәтим, — дип, ул безне мәктәп бакчасына алып чыгып китте.— Кызганыч, ботаника укытучысы китеп барган. Ул сезгә кайда нәрсәләр утыртылачагын да күрсәткән булыр иде. Әгәр сез бер биш елдан соң килсәгез, безнең мәктәпне бакча эчендә күрерсез. Чыгасыгыз килмәс... Мәктәпнең бакча участогы да бездә бик яхшы тәэсир калдырды. Шундый киң карашлы, яхшы ниятле һәм шуның өстенә яшьләрчә хыяллана белә торган укытучылары булган мәктәпнең бакчасы булмый калмас. Укытучылар һәм яшь натуралистлар кулы белән утыртылган агачлар шаулап үсәрләр, берничә ел үтәр, бу мәһабәт мәктәп яшел агачларга күмелер. Әлмәтнең укытучылар коллективы шактый зур. Хәзер анда 156 укытучы бар. Шәһәрнең мәгариф эше һәм культурасы белән якыннан таныш булган бер иптәш безгә Әлмәтнең күптән эшләп килә торган -мәктәпләреннән берсе булган Максим Горький исемендәге 1 иче номерлы урта мәктәп белән дә танышырга киңәш итте. — Ул мәктәп безнең күптәнге һәм атаклы мәктәбебез,—диде ул.— 1954 елда ул 17 нче чыгарышын ясады. 59 укучы, 10 классны тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алып чыкты. Аларның күбесе хәзер югары мәктәпләрдә укый. Районыбызга һәм шәһәребезгә бик күп кадрлар тәрбияләп чыгарган мәктәп. — Ул да шундый ук яңа һәм яхшы җиһазландырылган мәктәпме? Иптәшебез безгә ачык җавап бирмәде: — Барыгыз, үз күзегез белән күрегез,— диде.— Иң кимендә, сез анда тәҗрибәле карт педагоглар белән танышырсыз. Ихтирамга лаеклы кешеләр бар анда. 
86 
 
Безнең күңелләребездә әле 5 нче номерлы мәктәптән алган матур тойгы яши иде. Без, салынуы белән яңа булмаса да, киң, биек, иркен класслары, яхшы җиһазландырылгап кабинетлары, пионер бүлмәләре, заллары булган тагын бер мәктәпне күрергә теләп һәм шундый мәктәпне күрү мөмкинлегенә алдан ук шатланып, яңгырлы, пычрак көн булуга карамастан, җәяүләп, Максим Горький исемендәге 1 нче номерлы мәктәпне эзләп киттек. Ул мәктәпнең бөек язучы исеме белән йөртелүе генә дә безгә бик күп нәрсә өмет иттерә иде. Чыннан да, андый мәктәп бөтен эчке-тышкы торышы белән башкаларга үрнәк булып торырга тиеш. Югыйсә, аңа Максим Горький исемен бирмәгән булырлар иде. Мәктәпне тиз генә таба алмадык. Урамда очраган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. — Ул мәктәп ике урында. Сезгә кайсысы кирәк: түбән очтагысьгмы, әллә югары очтагысымы?—диделәр алар. Без югары очтагысына барырга теләдек, чөнки инде йөри-йөри шактый арылган һәм көзге яңгыр, иләктән койган шикелле, өзлексез сибәләп торганга, киемнәребез манма су булган иде. Бер карчык безгә якын юлны күрсәтте: * — Безнең ишек алды аркылы гына үтегез, балакайлар, безнең артта гына ул, — диде һәм ни өчен шулай тәкъдим итүен көйле, ягымлы тавышы белән аңлатып бирде. — Урамнан үтә алмассыз сез. Галошларыгыз батып калыр. һай, рәхмәт төшкере әби! Үз аягындагы галошын гына түгел, безнең аяктагы галошларны да сакларга тырыша, алар турында да кайгырта. Бар бит дөньяда шундый яхшы күңелле, изге ниятле карт-кар- чыклар! Бары яхшылык итәргә генә тырышалар. Гомеремдә миңа илебезнең бик күп почмакларында булырга, яңгырлы яисә буранлы төннәрдә, өшеп, туңып, таныш булмаган йортларның тәрәзәләрен шакырга туры килгәне бар. Аларның берсеннән дә миңа, күңелсезләнеп, башны түбән иеп китәргә туры килгәне юк, дисәм, ялган булмас. Әгәр инде шундый өйләрдә карт-карчыклар да булса, алар сине, үз балаларын каршылаган кебек, ачык чырай белән каршы алалар, синең турыңда аталарча, аналарча кайгырталар, туңган тәнеңне ягымлы сүзләре белән җылыталар, йомшак ятакларын тәкъдим итәләр. Син үз өеңә кайтып кергәндәй, җылынып, озын юл килгәнгә арып-талып, хәтта бераз йокымсырап утырасың, ә почмакта, күңелле генә гөрләп самовар кайный, борыныңа, җаныңны рәхәтләндереп, яхшы чәй исе бәреп керә, һәм озакламыйча өстәл өстенә пар чәчеп торган самовар үзе дә, аның аерылгысыз дусты булган чәйнек тә китерелеп куела... Рәхмәт яусын шундый ачык йөзле, изге ниятле карткарчыкларга! Без әлеге әби сүзен тыңладык. Ишек алдын һәм карт агачлар үсеп торган бәрәңге бакчасын үтеп, ниндидер бушлыкка салынган озын, тәбәнәк бер бина янына барып чыктык. Бер җирдә дә — уңда да, сулда да без эзләгән мәктәп юк. Бары өзлексез коелган көзге яңгыр астында иске Әлмәтнең салам башлы вак- вак йортлары, бәрәңге бакчалары' һәм анда-санда боегып торган агачлары гына күренә. — Ах, син әбине, алдалап җибәргән бит!—дидек һәм кинәт бу әби безгә әлеге ачык чырайлы, изге ниятле меңнәрчә-меңнәрчә мөлаем карчыклардан бер читтә торучы, аларга кушыла алмаучы кара шәүлә булып тоела башлады. Әби янына кире кайттык. Мондый ягымлы йөзле, яхшылык аңкытып торган нурлы* күзле кешенең алдавы мөмнин түгел икәнен Шуңд.а ук сизеп алдык. 
87 
 
— Их сезне, балакайларны!—диде ул, безне бик яратып шелтәли- шелтәли. — Ничек тапмадыгыз икән сез аны? Шунда гына бит ул. Бакча артында гына... Әйдәгез, күрсәтим әле үзегезгә,—дип, ул безне, коеп торган яцгырга, пычракка карамыйча, яңадан бәрәңге бакчасына алып чыкты. — Әнә бит, күрмисезмени?!—диде ул безгә һәм әлеге бинага таба төртеп күрсәтте. Без аның мәктәп икәненә эченә кергәч кенә ышандык. Чөнки тар, кысрык-коридор буйлап тезелеп киткән, идәне төсле үк сарыга буялган итекләргә «I класс», «II класс» дип, җиденче класска кадәр язып, кәгазьләр кадакланган иде. Тик класс бүлмәләренә генә шулай язарга мөмкин. Күзебезгә ташланган беренче нәрсә коридорның тарлыгы һәм тәбәнәклеге булды. Без түшәмгә тиеп, акка буялмасын дип, үзебез дә сизмичә эшләпәбезне салып, кулыбызга тоттык. Дөрес, коридор ул кадәр үк тәбәнәк түгел иде түгелен, әмма шулай да ул безгә тәбәнәк булып тоелды. Укучылар инде дәресләрен бетереп киткәннәр. Ал арның чыгып китүләренә күптән булмаса да, мәктәпнең тар, озын коридоры һәм класс бүлмәләре чеп-чиста итеп җыештырылып, юылып чыгарылган, «йөзләрчә укучы балалар мондый көзге пычрак көннәрдә, җитмәсә әле, мәктәп урамының күп өлеше сазлыкка әверелгән бер чакта, бу коридорга һәм бу классларга аяклары белән күпме пычрак алып керәләр икән?» — дип уйладык без. Шуңа карамастан, коридор һәм класс бүлмәләре сап-сары булып ялтырап тора. Бу мәктәпне шулай чиста тотар өчен администрациягә, укытучыларга һәм бигрәк тә җыештыручыларга никадәр көч түгәргә кирәк булганлыгын без бик яхшы аңладык. Класс бүлмәләрен ачы-п карадык. Кечкенә, тәбәнәк һәм шактый караңгы бүлмәләр парталар белән дыңгычлап тутырылганнар. Укучыларга үтеп йөрерлек, ә укытучыларга басып торырлык урын да юк диярлек. Безгә түбән очтагы мәктәпне дә күреп чыгарга киңәш иттеләр. Бусына караганда, анысы күп яхшы, диделәр. Монда аңлатып үтәргә кирәк. Максим Горький исемендәге бу унъеллык мәктәптә барлыгы 650 бала укый. Классларның саны — 24. Класс бүлмәләре—12. Шушы 12 класс бүлмәсе өчесе өч урындагы бинада. Төп бина белән без күргән беренче бина арасы шактый ерак. Бер-береннән ераклыгын искә алып булса кирәк, авыл халкы аларны югары очтагы мәктәп һәм түбән очтагы мәктәп дип йөртә. Өченче бина исә район мәгариф бүлегенең бер бүлмәсе икән. Аны да вакытлы гына биреп торганнар. Менә шул өч урынга сибелгән классларда балалар ике сменага бүленеп укыйлар. Бер үк мәктәп классларының төрле биналарга сибелүе укыту-тәрбия эшләрен нормаль рәвештә алып баруга никадәр читенлекләр -тудырганын, өч бина арасында йөгереп йөрүче укытучыларның гына түгел, хәтта шуның аркасында укучыларның да күп кенә кадерле минутлары урланганын мәктәп педагоглары бик яхшы- беләләр. Алар моның өчен чын күңелләреннән ачыналар, аннан да бигрәк кайбер класстагы балаларны тар, кысрык класс бүлмәләренә сыйдырып бетерә алмауларына ачыналар. Түбән очтагы мәктәпне, югары очтагысына караганда, күп яхшы дигәннәр иде. Әмма ул мәктәпне, аның класс бүлмәләрен һәм тыгызланышып кереп утырган укучыларын күргәч, бу фикер белән-һич тә ки- .лешмәдек. Юк, мәктәпнең бу өлеше дә бездә яхшы тәэсир калдырмады. Бу мәктәптә, башка мәктәпләрдәге кебек, химия, физика һәм биология кабинетлары юк, бары ул кабинетлар турында укытучыларның һәм укучыларның бик матур хыяллары гына бар. «Ах, безнең дә шундый кабинетларыбыз булса иде!» — дип хыялланалар алар. Алар физкультура заллары, кайнар аш хәзерләрлек урын һәм башка уңайлыклар турында, 
88 
 
ягъни иц элементар уңайлыклар турында хыялланырга да батырчылык итмиләр. Артык, байлык, чамадан тыш уңайлылык булып тоепа ул аларга. " ‘ Кайчандыр Әлмәтнсң яхшы мәктәбе булган. Моннан ун еллар элек ул янып киткән. Әлеге югары очтагы» мәктәп бинасын 1948 елда урын* дагы^оешмалар салганнар. Монда шуны- да әйтеп китәргә кирәк: мәктәпнең бу бинасы салынганда ук вакытлы бина булып салынган, бүгенге совет мәктәбенең зур һәм урынлы таләпләрен канәгатьләндерерлек түгел икәнлеге шул вакытта ук билгеле булган. Бүген исә аның бу кимчелеге аеруча ачык сизелә. Мәктәптәге укучыларның саны елдаи-ел артып бара, ә мәктәп бинасы шул хәлендә калып килә. Аннары бу мәктәпкә контраст булып, шәһәрнең югары өлешендә яңа салынган мәктәпләр үзләренең матур күренешләре, зур-зур тәрәзәләре белән күңелне рәхәтләндереп балкып торалар- Менә болар барсы да Максим Горький исемендәге мәктәп биналарының кимчелекләрен тагын да ачыграк күрсәтәләр. Монда үзеннән-үзе бер сорау туа. «Әлмәт шәһәрендә салына торган мәктәпләрнең берсе нигә Максим Горький исемендәге мәктәп районына салынмый?» — дигән сорау. Без дә урындагы иптәшләргә бу сорауны бирдек. — Максим Горький исемендәге мәктәп районы- шәһәр территориясенә керми, шуңа күрә «Татнефтестрой» ул урынга мәктәп .сала алмый,— диделәр алар безгә. — Кем салырга тиеш соң? — Татарстан Мәгариф министрлыгы. Мәктәп администрациясе, яңа мәктәп салдыруны сорап, район, шәһәр учреждениеләренең бусагаларын гына түгел, республика учреждениеләренең бусагаларын да бик күп таптаганнар, әмма хәзергә кадәр әле уңай һәм конкрет җавап алганнары юк. Әлмәт районының партия комитеты, район башкарма комитеты, ниһаять, шәһәр советы һәм партиянең шәһәр комитеты кайда соң? Нигә алар бу хәлне күрмиләр? Нигә- яңа мәктәп салдыру чарасына керешмиләр? Юк, алар моны күрәләр. Күрмәскә мөмкин түгел! Чөнки мәктәп райком һәм район башкарма комитеты белән янәшә диярлек. Райкомның җаваплы- работниклары да, ра-йон башкарма комитетының җаваплы работниклары да мәктәп яныннан һәркөнне берничә тапкыр узып китәләр. Бәлки, һәркөнне узып йөргәнгә күрә дә, алар мәктәпнең хәлен күрми торганнардыр? Гаҗәп түгел. Шулай булуы да мөмкин. Аннары, имеш-мимешләргә караганда, шәһәрнең җитәкче работниклары да мәктәпнең хәле белән кызыксынганнар икән. Килгәннәр, мәктәпне караганнар, бик гаҗәпләнгәннәр, мондый хәлдә укыту-тәрбия эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып бару мөмкин түгеллеген әйткәннәр... һәм тыныч кына китеп барганнар. Алайса, Татарстан Мәгариф министрлыгы кайда COIL? ӘЛЛӘ мәгариф министрлыгындагы җаваплы иптәшләр бөек язучы Максим Горький исемендәге бу мәктәпнең торышы белән таныш түгелләрме? Юк, таныш, хәтта җитәрлек таныш..- Республикабызның мәгариф министры иптәш Әминә Вәлиуллина бу мәктәптә булган, мәктәпнең хәле белән танышкан һәм беренче чиратта яңа мәктәп салдырырга вәгъдә биргән. Мәгариф министры урынбасары ипдәш Рушников та бу мәктәпкә ике тапкыр килеп киткән... һәм ул да укытучыларга, укучыларга җылы, матур, куанычлы вәгъдәләр биргән. Вәгъдәләр җитәрлек. Тик яңа мәктәп кенә юк. Әгәр бирелгән җылы «вәгъдәләрдән -мәктәп -салдырырга мөмкин булса, хәзер инде Максим Горький исемендәге бу мәктәп, таш пулат оулып,
89 
 
бөтен шәһәрне балкытып торыр иде. Кызганыч, коры вәгъдәләр белән мәктәп салырга да, хәтта аның мичен җылытырга да мөмкин түгел. Дөрес, укытучыларның Һәм укучыларның күңелләрен җылытып китәргә мөмкин, ләкин ул да озакка түгел. Бирелгән вәгъдәләр онытыла, ә күңел суына һәм рәнҗи. Рус халкының бик матур бер мәкале бар: «Бирелгән вәгъдәне өч ел көтәләр»,—дигән мәкаль. Әлмәт укучылары инде өч ел гына көтмиләр. Тагын күпме көтәрләр, анысы билгесез. * Республикабызда .һәр елны дистәләрчә мәктәпләр салына. Пигә алар- ның берсе Әлмәттә салынмаска тиеш? Яисә шәһәрнең югары» өлешендә салына торган мәктәпләрнең берсе нигә Максим Горький исемендәге мәктәп территориясенә салынмаска тиеш? Территория мәсьәләсе шулкадәр хәлиткеч мәсьәлә булып торамыни? Әгәр шулай икән, аны шәһәр бистәсенең берәр җиренә салырга мөмкин түгелме? Чөнки шәһәр бистәсе Максим Горький исемендәге мәктәпкә берничә йөз метр ераклыкта гына. Ничек кенә булмасын, Татарстан Мәгариф министрлыгы белән «Татнефте- строй» бу мәсьәләне хәл итәргә тиешләр. Мәктәпнең педагоглар коллективы» зур — 44 кеше. Шулар арасында чирек гасырдан артыграк гомерләрен мәгариф эшенә биргән Рәсия Вә- лиева, Хәлимә Гатина, Харрас Латыйпов һәм башка атаклы укытучылар бар. Рус теле укытучысы Зинаида Евгеньевна Никонорова, татар теле укытучысы Мөгаллимә Юсупова, әтисе кебек үк укытучылык эшен профессия итеп сайлаган Ригина Хатамтаева һәм башкалар, һәм башкалар, гәрчә педагоглык стажлары ул кадәр зур булмаса да, үзләренең тырыш хезмәтләре белән халык алдында ихтирам казанган укытучылар. Шулай ук 1МӘКТӘП директоры Газыйм Раокулов иптәш тә мәгариф эшендә күп хезмәт күрсәткән кеше. Укучылар да бу мәктәпне яраталар. 650 укучының 226 сы күрше авыллардан килгән укучылар. Ә. хәзерге педагоглар коллективыннан 11 кеше (Роза Ахсанова, Бизәк Надыйров, Роза Гайнуллина һ. б.) урта белемне бу мәктәптә алганнар һәм соңыннан, укытучылык дипломы бе- ь лән, үз мәктәпләренә укытучы булып кайтканнар. Бу кызыклы факт та укучыларның Максим Горький исемендәге бу мәктәпне яратканнарын күрсәтеп тора. Юк, бу мәктәпнең биналары хәзерге хәлендә озак яшәмәс. Татарстан Мәгариф министрлыгы моңа игътибар итәр, итмәскә мөмкин түге.у, һәм укучылар зур, биек, иркен, якты классларда укый башларлар. Ихтирамга лаеклы шундый укытучылары һәм Әлмәт районының барлык авылларыннан /Мп әйтерлек килгән йөзләрчә укучылары (266 бала!) булган коллективның һәм шуның өстенә, бөек пролетар язучысы Максим Горький исеме белән аталган мәктәп коллективының яхшы бина таләп итәргә хакы бар, һәм ул таләп үтәлергә тиеш! Урыны туры килгәндә бер нәрсәне искә төшереп үтәргә кирәк: бу мәктәптә, аның биналарыннан башка, тәнкыйтькә алырлык бер нәрсә дә юк икән дип уйлана күрмәсен. Әгәр шундый фикердә калсак, ялгышкан булырбыз. Мәктәпнең укыту-тәрбия эшләрендә каты тәнкыйтькә алырлык моментлар шактый күп. Мәсәлән, узган уку елында, бигрәк тә 7—8 нче классларда, кайбер фәннәр буенча өлгерешнең аеруча түбән булуын, .гомумән, мәктәптә класстан тыш тәрбия эшләренең тиешле югарылыкта тормавын, аннары мәктәпнең бүгенге торышындагы; кайбер җитешсез- лекләрне администрация көче белән бетерергә, шулай итеп, укучыларга кайбер уңайлыклар тудырырга мөмкин була торып та, ул җитешсезлек- ләрне бетерү эшенә администрациянең ныклап керешмәвен һәм башка шуның кебек җитешсезлекләрне әйтеп китү урынсыз булмас. Болар барысы да мәктәп коллективының үз көче белән бетерергә мөмкин  
90 
 
.булган житешсезлекләр. Ныклап керешкәндә Һәм тырышканда, коллектив ул житешсезлекләрне бетерер, мәктәптәге укыту-тәрбия эшләрен тиешле югарылыкка күтәрер дип өмет итәргә кирәк. 
Укучы иптәшләр, әгәр сез Әлм этнеке түгел икәнсез һәм сезгә кайчан да булса бу яшь шәһәргә барырга туры килә икән, шунда инде сез нефтьчеләрнең яңа клубын күрмичә китмәгез. Дөрес, клуб әллә ни зур түгел. Бары 304 урынлы гына. Ләкин эш зурлыкта, (кечкенәлектәмени? Татар халык әйтемнәре арасында бик матур бер әйтем бар: «Кечкенәдә төш кенә». АҮенә бу әйтем шушы клубка карата да бик туры килә. Аның зур да, кечкенә дә булмаган клуб өчен җыйнак, уңай сәхнәсе дә, кыйммәтле мәрмәр төсле итеп буялган баганалар белән бизәлгән, чәчәкле люстралар белән яктыртылган, түшәменә һәм сәхнә өстенә милли орнаментлар төшерелгән тамашачылар залы да, диваннар һәм картиналар белән җиһазландырыштан җыйнак фойелары да, хәтта тәрәзәләрендәге ак штораларьр да —барысы да, барысы да нефтьчеләрнең ял сәгатьләрен күңелле, рәхәт итеп үткәрүне күздә тотып эшләнгән. Без сезгә шул клубка барырга, аның ак киндер тыш кидертелгән диваннарына утырып ял итәргә киңәш итәбез. Аннан да бигрәк, хәтта аеруча басым ясап, без сезгә, тагын бер нәрсәне киңәш итәбез: сез клубка бару белән генә калмагыз, ә Әлмәт Дәүләт колхоз-совхоз театры коллективының шул клубта куйган спектакльләрен дә күреп китәргә тырышыгыз. Тик кызганыч, бу коллектив Әлмәттә һәрвакыт булмый. Әлмәттән тыш ул республикабызның тагын егерме биш районы халкына хезмәт күрсәтә. Ул бе,р районда, аның авылларында спектакльләр куеп йөргәндә, икенче райондагы халыклар аны сагынып, хәтта зарыгып көтеп торалар. Алай гына да түгел, сәнгатьне сөюче кайберәүләр, гади колхозчылар, гади эшчеләр, ял көннәрендә, театрны эзләп, якын тирәдәге күрше районнарга баралар һәм, алар куйган яңа бер спектакльне күреп, хәтта яңа спектакль бул м аса, бер күргәнне икенче тапкыр күреп булса да, рухи бер ләззәт алып кайталар. Кайткач, ял сәгатьләрендә иптәшләренә, чәй янында үзләренең бала-чагаларына, дус-ишләренә артистларның уеннары турында, алар тудырган образлар турында сөйлиләр. Бу хәлне халыкның һәм сәнгатьне сөюче аерым кешеләрнең театрга булган бары гомуми мәхәббәте белән генә аңлатып бетерергә мөмкин- ме? Юк, әлбәттә. Башта ул мәхәббәтне тудырырга, аннары көчәйтергә һәм билгеле юнәлештә тәрбияләргә кирәк бит әле. Бусы инде сәнгать работниклары эше, аларның изге бурычлары. Менә Әлмәт тирәсендәге егерме биш районда бу изге бурычның бер өлеше Әлмәт Драма театры өстенә дә йөкләнгән. Әгәр халык аларның спектакльләрен сагынып көтә икән, кунак чакырган кебек, аларны үз районнарына, үз .авылларына чакырып ала икән, бу инде театр коллективының чын заслугасы, тырышлыгының һәм халык күңелен били алырлык хезмәтенең нәтиҗәсе. Без Әлмәттә чагындд театр коллективы яшь башкорт язучысы И. Аб- дуллиниың «Гөлмәрфуга» исемле драмасын куйды. Яңа спектакль, аның беренче куелышы иде әле. Сәхнә ачылыр алдыннан зал нефть эшчеләре, хезмәткәрләре, колхозчылар, шәһәр интеллигенциясе һәм укучылар белән шыгрым тулы иде. Бу сүзләр белән генә халыкның спектакльгә күпме килүен аңлатып биреп булырмы икән? Булмас, ахры. Чөнки тышта, билеты сатылып беткән һәм күптән ябылган касса янында, ишек төпләрендә, ниндидер бер билгесез өмет белән билет көтеп, җыелышып басып торучы халыкның саны, тамашачы залындагы халык саныннан бер дә ким түгел иде. Димәк, Әлмәт халкы үзенең театрын һәм артистларын ярага. 
91 
 
Нигә Әлмәт халкы гына? Ә башкалар? Әйе, башка районнардан килгән кешеләр дә юк түгел и-де -монда. Б-ез тышкы ишектән кергәндә, ниндидер бер егет белән бер яшь хатын (ирле-хатынлы булсалар кирәк), бер-беренең сүзләрен бүлә-бүлә, контролерга үзләренең зарларын сөйлиләр иде. — Бөгелмә хәтле Бөгелмәдән килдек... Спектакль карарга дип, ә сез кертмисез. Билет юкка без гаеплемени?! Мәгез акча, бирегез билет!..— диләр иде алар. .Бу яшь пар керә алдымы, юкмы, — белмәдек, әмма кулларында билетлары булган бәхетлеләр аларны кызыктырып кереп киттеләр. Без бу спектакльне күрүебезгә үкенмәдек. Әсәреннән бигрәк, безгә артистлары-, аларның уеннары ошады, ә кайберләренең уеннары аеруча ошады. Шул кайберләре, кимчелекле әсәрнең кимчелекләрен бетереп, аларны ниндидер бер осталык белән юкка чыгарып, тулы җанлы һәм тамашачыларны жәлеп итәрлек образлар тудыра беләләр. Бу фикерне безгә минем -белән янәшә утырган, эшчеләргә лекцияләр укырга дип Казаннан килгән бер иптәш түбәндәге сүзләр белән 'бик яхшы аңлатып бирде. — Артистлардан ТАССРның атказанган артисткасы Рәисә Гобәй- хуллинаның һәм Зәкия Туишеваның уйнавына игътибар иттегезме t сез? — диде ул безгә. — Хәер, аларның уйнавына игътибар итмәскә мөмкин түгел. Чын, талантлы артисткалар! Алар сәхнәдә уйнамыйлар, ә яшиләр. Кызганыч, әсәрнең күп кенә кимчелекләре бар. Шуңа да карамастан, сии алар тудырган образның чынлыгына, аларның күңел кичерешләренә, шатлыкларына, кайгыларына ышанасың. Хәтта шундый моментлар булды, бәлки, сезнең дә булгандыр: тамашачы залында утыруыңны онытып җибәрәсең. Күз алдында бары тормыш, чын тормыш кына кала. Аларның кайгысы, шатлыгы — синең кайгың, синең шатлык булып әверелә,—диде ул һәм бераз уйланып торганнан соң сүзендә дәвам итте:— Нәфисә Гайфуллина да яхшы тәэсир калдырды. Сәләтле артистка. Ә Илгизәр Катиев? Өмет бар ул яшь егеттә, өмет бар. Дөрес булса, бу аның беренче зур роле икән. Канәгатьләнерлек башкарып чыкты. Молодец. Башкалар да начар тойгы калдырмадылар. Аларның кимчелекләренә караганда, уңышлары һәрхәлдә күбрәк. Спектакльдән соң, театрдан чыкканда, вакыт шактый соң һәм төн караңгы булуга карамастан, бер төркем кеше артистларның һәм әсәрне сәхнәгә куючы ТАССРның атказанган артисты Сәет Булатов- ның чыкканын көтеп тора иде. Алар артистларга һәм әсәрне сәхнәгә куючыга рәхмәт әйтергә, аларның кулларын кысарга көтеп торалар икән. Халык таралды. Без дә халык белән бергә, бу артистларның райондагы героик хезмәтләре турында уйлый-уйлый, квартирабызга таба киттек. Дөньяда карлы-яңгырлы пычрак яз һәм көз дигән нәрсә бар. Юллар өзелгән, бер авылдан икенче авылга берничек тә барырга мөмкин булмаган чаклар була. Шулай ук буранлы, салкын, зәмһәрир кыш та юк түгел. Юл адашырлык буранлы төннәр дә, көннәр дә аз булмый. Ләкин салкынга, буранга, пычракка, яңгырга карамыйча, хәтта бертөрле авырлыкларга да карамыйча, бу артистлар районнан районга күчәләр, авылларга баралар, сәхнә, сәнгать дигән нәзакәтле нәрсәләрнең рамкасына сыймый торган а/выр шартларда эшлиләр. Әгәр бездән: «Бу артистларның батырлыклары нәрсәдә?» — дип сорасалар, без һич тә икеләнмичә: «Аларның районда халыкка хезмәт итүләрендә»,— дип җавап бирер идек. Без артистларның, сәхнәдәге рольләреннән тыш, башка эшләре белән дә таныштык. Алар кассир булып та, контролер булып та, костюмер
92 
 
булып та, тагын әллә кем булып та эшлиләр икән. Сәхнәгә чыгар алдыннан артистка тәмам тынычланырга, бары роле һәм тамашачыларга җиткерелергә тиеш булган образның иң соңгы детальләре турында гына уйларга кирәк, ә ул, иҗат хисләре белән яшисе урынга, кулына я балта,, я чүкеч тотып, сәхнә ясарга, сәхнә кадакларга тиеш. Тик шуннан сон. гына инде ул, тир тамчылары белән бозылган, сыдырылган гримнарын ашыгып-ашыгып төзәтеп, сәхнәгә чыга. Артистларның саннары аз- бары ундүрт кенә. Шуның өстенә алар ике бригадага бүленеп эшлиләр. Димәк, күбрәк рольле әсәрләрне, ягъни зуррак әсәрләрне куя алмыйлар, икенче төрле әйткәндә, иҗат мөмкинлекләрен чишеп җибәрә алмыйлар. Җитмәсә, аларның тынычланып эшләрлек биналары да юк. һәрвакыт аларга үги бала хәлендә яшәргә, репетиңия өчен урын эзләп йөрергә туры килә. Без бу коллективның мондый авыр шартларда эшләвенә бик гаҗәпләндек, әмма барыннан да бигрәк без Татарстан Культура министрлыгының бу эшкә шул дәрәҗәдә салкын каравына гаҗәпләндек. Әгәр аларның эш шартлары белән Культура •министрлыгы! кызыксынмый икән, аларга тиешле шартлар тудырмый икән, бу эш белән кем кызыксынырга һәм аларга кем тиешле, уңай шартлар тудырырга тиеш?! Монда тагын бер мәсьәләгә тукталып китәргә кирәк: нигә Әлмәтнең профессиональ шәһәр театры ю.к? Киләчәге бик зур булган бу яшь шәһәр әллә аны күтәрә алмыймы? Кайберәүләр мондый фикердә булалар икән, димәк, алар Әлмәтне белеп бетермиләр. Әлмәткә стационар театр кирәк. Халык моны сорый, халык таләп итә. Спектакльләр куйган вакытта халыкның театрга сыймавы гына да моны раслап тора. А1онда шәһәр халкына культура хезмәте күрсәтү эше һич тә канәгатьләнерлек түгел. Клубларда нигә кинолар сирәк була? Нигә яңа фильмнар юк, нигә алар тәмам искергәч кенә килеп җитәләр? Казан театрлары нигә үзләренең гастрольләрен ешрак ясамыйлар, нигә җәй айларын гына көтеп торалар? Әллә көз һәм кыш көннәрендә яшь промышленность шәһәренә гастрольләр белән барырга мөмкин түгелме? Нигә мөмкин түгел?.. Әлмәт шәһәрендә йөргәндә, бу сораулар безнең башыбыздан чыкмады, ләкин без аның җавабын таба алмадык. Әлмәт халкы театр һәм кино сәнгатен ярата. Театрларның җәйге гастрольләре моны бик яхшы раслый. Казан Зур драма театры артистлары «Не называя фамилий» комедиясен өч тапкыр куйганнар, өчесендә дә билетлар җитмәгән. Ә Яшь тамашачылар театры артистлары «У лесного озера» спектаклен алты тапкыр куйганнар, ләкин билет ала алмаган кешеләр театр тышында һаман кала биргәннәр. Чыннан да, театр сәнгатен шундый яратучы шәһәргә нигә гастрольләрне ел әйләнәсе буенча оештырмаска? Л\оца мөмкинлек бар. Казан театрлары бер генә состав белән эшләми. Икешәр, хәтта артыграк составлар белән дә эшли. 
Без Әлмәт шәһәренең яңа салынган поликлиникаларын һәм Больницалар шәһәрчеген дә күрдек, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең торышы белән дә таныштык. Бер территориягә тупланган, таш баганалы тимер рәшәткә белән уратылып алынган, ак корпуслы чиста биналары белән ерактан күренеп торган бу больницаларны «Больницалар шәһәрчеге» дип, кем атагандыр, — анысы билгесез. Ләкин чыннан да бу зур хәреф белән язылырга тиеш булган Больницалар шәһәрчеге, кешеләрне дәвалау, аларның сәламәтлеген саклау шәһәрчеге. Бу шәһәрчектә дистәләрчә врачлар, йөзләрчә медицина персоналлары кешенең доИьяга
93 
 
килү «минутыннан алып, гомеренең иң соңгы секундына кадәр аңа түләүсез медицина хезмәте күрсәтергә хәзер торалар. ЛАонда совет медицинасының кеше турындагы кайгыртучан хезмәтен һәр адымда очратырга була. Шәһәрчек биш бүлектән тора: бала тудыру бүлеге, балалар бүлеге, инфекцион авырулар бүлеге, терапевтик бүлек һәм хирургия бүлеге. Алар барысы да совет больницаларына хас рәвештә яхшы жиһазлан- дырылганнар. Кайчандыр Әлмәт больницасында берничә дистә генә койка булган, хәзер инде барлык больницалардагы койкаларның саны — 400. Шулар өстенә тагын яңа больницалар һәм поликлиникалар салына. Без хирургия бүлегендә ятучылардан кайберләренең хәлләре белән таныштык. Моннан атна-ун көн элек, иртә белән, Матрена Васильевна Сотникова исемле бер пенсирнерканы ярым аңсыз хәлдә больницага китергән булганнар. Бер шофер аны юлда егылып яткан «килеш очраткан һәм шунда ук, машинасына күтәреп салып, больницага алы-п килгән. 7 Бу авыруның хәле турында безгә яшь хирург Михаил Иванович Маврин, — Казан медицина институтын 1953 елда гына бетереп, бу шәһәргә эшләргә килгән, үзенең эше турында сөйләгәндә әле кызларча кызара белә торган бер яшь егет, — түбәндәгеләрне сөйләде: — Бик авыр хәлдә иде, — диде ул әлеге авыру турында. — йөзе киндер төсле ап-ак иде. Өметсез күз карашын ниндидер билгесез ноктага текәгән, пульсы сизелер-сизелмәс кенә тибә. Авыр-авыр сулый, кинәт укшырга, косарга керешә. Аннары яңадан куркыныч рәвештә тынып кала... Авыруы острый гнойный перфоративный аппендицит булып чыкты. Үзегез беләсез, мондый хәлдә ашыгыч операция кирәк. Әгәр операция ясалмаса, Сотникова үләргә тиеш. Без аңардан операциягә рөхсәт сорадык. Юк, һич тә риза булырга теләми. Көч-хәлгә, ыңгыраша-ыңгыраша әйтә: «Мин барыбер үләм... Үз хәлемне үзем беләм,—ди.—Л1иңа болай гына үләргә ирек бирегез», ди. Бик озак үгетләргә, операция кирәклеген аңлатырга туры килде.- Озак дип әйтүем шул — мондый хәлдә врач өчен һәр минут кадерле. — Риза булдымы соң? — Ниһаять, булды, — диде /Михаил Иванович, һәм, Сотниковадаи операциягә әле хәзер генә рөхсәт алган кебек, күзләре чаткыланып китте. — Операция уңышлы- чыкты. Операция вакытында врачлардан Владимирова, сестралардан Гасимә Сафиуллина иптәшләр булыштылар. Алар да минем кебек үк яшьләр. — Авыруның хәзер хәле ничек? — Көннәи-көн яхшыра бара. йөри. Озакламыйча чыгарырбыз дип торабыз. — Хәзер ничек соң, риза булуына шатланамы, әллә юкмы? — Шатланмаган кая! Үлемнән калды бит. Пенсионерка дигәч тә, карт түгел әле ул. Кырык дүрттә генә. Ләкин яшь врачның үзенең дә шатлыгы бик зур иде. Шатланмаслыкмы соң! Кешене үлехм тырнагыннан алып калган. Кеше яңадан тормышка кайткан. Яшь врачның бу беренче операциясе түгел. Хәтта бу операциягә кадәр бүген дә инде бер операция ясаган булган. Антонина Павловна Груздева исемле, тәмам үлем якасында торган, әле 38 яшендә генә булган бер каты авыруны төнлә белән больницага китергәннәр, Михаил Иванович аны да мәрхәмәтсез үлем тырнагыннан йолкып алган. Шулай итеп, ул бер көн эчендә ике кешене тормышка кайтарган. Врач өчен моннан да шатлыклы, моннан да изге эшнең булуы- -мөмкинме соң!  
94 
 
Бу шәһәрчектә, врачлар арасында, беренче күзгә ташланган нәрсә — аларныц яшьлеге. Хәер, Әлмәт шәһәрендә без кая гына барсак та, өлкән яшьтәге кешеләргә караганда, яшьләрне күбрәк очраттык. Кайчандыр Комсомольск шәһәрен комсомолец яшьләр салганнар иде. Бу шәһәрне дә асылда яшьләр салалар дисәк, әллә ни зур ялгышмабыз. Хәтта бу шәһәрчектәге врачларның да күп өлеше яшьләрдән тора. Казан медицина институтын бетереп чыккан яшьләр. Ләкин аларныц күбесе, яшьлекләренә карамастан, тырыш, намуслы хезмәтләре һәм авыруларга җылы, ягымлы мөнәсәбәтләре белән халык алдында ихтирам казанып өлгергән. Без күп кенә кешеләрнең алар турында чын күңелдән әйтелгән җылы сүзләрен ишеттек. Кайберәүләрнең исемнәрен аеруча ихтирам белән телгә алдылар. Врачлар турында сүз кузгалгач, әле күптән түгел генә больницада дәваланып чыккан бер эшче: — Безнең Суфия Госмановнаны беләсезме сез?—диде һәм «безнең» сүзенә аеруча бер җылылык белән басым ясап әйтте. — Кем соң ул? — Терапевтик бүлек мөдире. — Бакировамы әллә? — Әйе, — диде эшче һәм Суфия Бакирова турында бик зур җылылык белән сөйләргә кереште. Яшьлеге һәм энергиясе ташып торган, терекөмеш кебек җитез хәрәкәтле, зифа буйлы бу кыз белән без таныш идек. Таныш дию генә аз. Без аны хәтта бала чагыннан ук белә идек. Гаҗәп очрашулар! Тормышның гаҗәп катлаулылыгы. Кайчандыр бу кыз, киләчәктә үзенең врач булуын исенә дә китермичә, әле пионерка булып, кызыл галстук бәйләп йөргән чагында, кино артисткасы булу турында хыялланган, аннары комсомол *яшенә кергәч, Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында, илебезгә бик яхшы самолетлар чамасыз кирәк бер вакытта, авиация конструкторы булу теләге белән чын күңеленнән янган һәм авиация институтына керергә хәзерләнгән, тик кулына өлгергәнлек аттестаты алганнан соң гына үзенең дөрес юнәлешен тапкан иде. Яшьлек, яшьлек! Канатлары чыныгып җитмәгән хыялларың белән син яшь күңелне кем генә итмисең! Күкләрдә очрасың, диңгез төпләренә төшерәсең, кеше аяк басмаган җирләр, утраулар таптырасың, моңа t кадәр беркем дә уйлап тапмаган машиналар иҗат иттерәсең, хәтта пла- I неталарга да алып китәсең. Ә синең чын сәләтең, сине бөек илебез өчен \ файдалы кеше итә торган профессияң бөтенләй якында гына, кул астында гына икән. Суфия Бакированың да чын таланты менә шулай кайдадыр читтә, актрисалыкта яисә конструкторлыкта түгел, медицина өлкәсендә, хәтта бөтенләй якында гына булып чыкты. Казан медицина институтын бетергәннән соң ул 1953 елда клиник ординатураны тәмамлады һәм укуын дәвам иткән елларда, Курган өлкәсенә берничә тапкыр махсус ба- i рыл, айлар буенча шунда торып, Аю Күле курорты янындагы тимерле ’ минераль суның кайбер авыруларны дәвалаудагы әһәмиятен бөтен күңеле белән бирелеп өйрәнде, тикшерде, йөзләрчә авыручыларны кулдан үткәрде. Менә шушы тырышлыкның, йокысыз үткәргән төннәрнең нәтиҗәсе булып, хәзер аның алдында кандидатлык диссертациясе ята. Яшь врач Суфия Бакирова аның соңгы битләрен яза. Диссертация материаллары арасында бер хат бар. Хат Ленинградтан, профессор К- А. Дрягипнан. Анда гүбәндәге сүзләр язылган: «Хөрмәтле Суфия Госмановна, эксперименталь тикшеренүләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек табуыгыз, билгеле, бик яхшы булган. Сезгә
95 
 
бик мөһим мәсьәләне хәл итү бурычы тапшырылган. Сез бу хезмәтегез беләи Аю Күле курорты янындагы тимерле минераль суның үт капчыгын дәвалаудагы әһәмияте мәсьәләсен ачыкларга тиеш. Эшегезнең нәтиҗәләрен мин бик кызыксынып күзәтеп торам. Шулай ук эшегезнең Нәтиҗәләре белән клиника да, медицина институты да, курорт та, РСФСР курортларының баш управлениесе дә бик кызыксына. Мин Сезне беләм, Сез армый-талмый эшлисез һәм мин Сезнең тырышлыгыгызны, куйган максатка ни дәрәҗәдә омтылуыгызны да беләм, шуңа күрә эшегезнең уңышлы тәмамланачагына ышанам. Сезгә чын күңелемнән уңыш телим...» Без дә, яңа шәһәр белән танышырга килгән язучылар да, бу яшь врачның еллар буенча тикшеренү аркасында туган фәнни хезмәтенең уңышлы тәмамлануын чын күңелебездән телибез. Без Больницалар шәһәрчегеннән чыгып барганда, өстенә кыска пиджак, аягына күн итек кигән 26—27 яшьләрдәге бер кешенең, яңгыр астында, бала тудыру бүлеге тәрәзәсе янында бераз иелә төшеп басып торганын һәм палатадагы кемгәдер кулы белән ишарәләр иткәнен, аңа нәрсәдер әйтергә теләгәнен күрегГ алдык. Егет үзенең эшенә шулкадәр бирелгән иде, түбәдән тамган тамчылар аның кулындагы сумкасына гына түгел, аркасына, хәтта муенына да шабырдап коела иде. Ул моны әллә сизми, әллә инде сизеп тә, барыбер котылырга мөмкин булмаган яңгырга, салкын тамчыларга игътибар итми, тик ара-тирә генә я кепкасын басыбрак кия, я пиджагының болан да тырпаеп торган якасын күтәрергә тырыша, ләкин түбә тамчыларыннан һаман котыла алмый. Безгә шәһәрчекне күрсәтеп йөргән һәм соңыннан озата чыккан врач бу сәер кешегә бераз елмаеп карап торды. — Хатыньр ята торгандыр. Әйбер китергән булса кирәк,—диде. — Аның, белән сөйләшергә булмасмы икән? Врач егеткә эндәште: — Әй, иптәш, карагыз әле, нишлисез анда?! Бу минутта дөньядагы бернәрсәгә дә, хәтта өстенә шабырдап коелган тамчыларга да игътибар итмәгән егет, билгеле, безнең тавышка колак салмады. Врач кычкырыбрак һәм кырысрак тавыш белән яңадан эндәште. Егетебез тик шуннан соң гына борылып карады һәм, врачны күреп, каушап калды. Ләкин шул мизгелдә үк аның каушаъы бетте һәм ул, бик күптәнге дусларын очраткан кебек, шатланып, елмаеп, безнең янга килде: — Хатын бала тапты бит әле!—диде.—Малай!.. Беренче бала.— һәм ул, әйткән сүзләрен расларга теләгәндәй, кулындагы әйберле сумкасын нигәдер безгә таба сузып алды. Без төшендек, ул сөеклесенә күчтәнәч алып килгән икән. — Соң бит хәзер. Вакытында килергә кирәк иде. Без врачка таба карадык, егет исә аның күзләренә өтәләнеп карап тора иде. — Алайса, арткы ишектән керегез,—диде врач, йомшарып.—Дежурный рөхсәт итте, диярсез. Бу яшь ата бораулаучы Камил Кәбиров булып чыкты. Аның тормыш иптәше — Саҗидә Сәетова — Әлмәт -МТСында агроном булып эшли иңән. Яшь атаны без чын күңелебездән котладык, ә шәһәрнең яңа гражданына озын, бәхетле гомер теләдек. — Ни исемле куймакчы буласыз? — Шамил дип. Шамил Камилович булсын, — диде бәхетле ата. — Матур бит?


 
— Матур. Бик матур. Егет, җирдә җыелып яткан сулар аркылы сикереп атлый-атлый, арткы ишеккә таба китте, ләкин аның шатлыгының бер өлеше, кош кебек канатларын тибрәтеп, безнең янда да калды. Ни гажәп! Шатлыгының бу өлеше генә дә, бәлки, әле ул аның йөздән, хәтта меңнән бер өлеше генә булгандыр, шулай да инде безгә көзге яңгырның эре, салкын тамчыларын сиздерми иде. Яшь шәһәр үсә. Кеше туа. Кеше монда физик яктан гына түгел, рухи яктан да үсә. Чәчәкләр, үсемлекләр кояш нурына омтылган кебек, •алар да белемгә, фәнгә омтылалар. Бәхетле чор кешеләре! (Дәвамы бар)