Логотип Казан Утлары
Публицистика

К. НАСЫЙРИНЫҢ МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК КАРАШЛАРЫ


 

(Тууына 130 ел тулу уңае белән) 

Реформадан соң, бигрәк тә 80— 90 елларда Казан губернасында, бөтен Россия күләмендәге кебек, буржуаз мөнәсәбәтләрнең билгеле күләмдә үсеп китүе аркасында сыйнфый көрәш тагын да ныграк кискенләшә төшә. Казан революцион хәрәкәтләрнең бер учагы булып әверелә. Шулар җирлегендә рус һәм татар халыклары арасында экономика, культура бәйләнешләре киңәя һәм тирәнәя. Болар барысы да татарлар арасындагы иҗтимагый хә- - рәкәтләрне беркадәр җанландырып җибәрә. XIX йөз азагында татар тор мышындагы иҗтимагый хәрә кәт мәгърифәтчеләрнең прогрессив идеяләр өчен көрәше белән дә харак- | терлы. Мәгърифәтчелек хәрәкәте демократик хәрәкәт иде. Аның үсешенә һәм билгеле бер формага керүенә гомумән алдынгы рус культурасы, фикер үсеше зур тәэсир ясады. Татар мәгърифәтчелек хәрәкәте шул чордагы киң катлау татар халкының I һәртөрле эксплуататорларга каршы нәфрәтен һәм аның прогрессив ом- | тыл ы шл арын чагылдырды. Ул хәрә- I кәтнең асылы кадимчеләрнең һәм җәдитчеләрнең реакцион панисла- мистик, пантюркистикбуржуаз милләтчелек идеяләренә капмакаршы тенденциядә булды. Бу чордагы татар ’.мәгърифәтчелек | хәрәкәтенең күренекле вәкиле К. На- i сынри иде. Аның карашларында бөек рус һәм башка халыкларның мәгърифәтчеләре турында В. И. Ленин күрсәткән билгеләр шактый ачык формаларда урын алдылар. К. Насыйри экономика, иҗтимагый тормыш һәм идеология өлкәләрендәге прогрессив үсешкә тоткарлык ясый торган барлык киртәләрне бөтен тулылыгы һәм тирәнлеге белән аңлап тәнкыйть итү дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Ләкин аның бөтен эшчәнлеге нигездә үз чорындагы феодал ь-буржуаз җәмгыятьнең кабахәтлекләренә, реакцион идеологиясенә каршы юнәлдерелгән иде. Шушы идеологиянең нигезендә, билгеле булганча, халык аңын томалап килгән ислам дине ята. һәм шуңа күрә дә К. Насыйриның тәнкыйте иң әүвәл шәригать законнарын фаш итүгә, төрле дини йолаларның зарарын ачуга юнәлдерелгән була. К. Насыйриның бу өлкәдәге эшчәнлегенә безнең фәнебездә инде күптән игътибар ителә. Ләкин ‘К. Насыйри тәнкыйтен феодаль калдыкларын фаш итүгә генә кайтарып калдырырга һәм шуның белән чикләргә һич дөрес булмас иде. К. Насыйри, рус мәгърифәтчеләре кебек үк, буржуаз эксплуатациягә, буржуазия вәкилләренә дә каршы чыга. К. Насыйриның мирасы бу ягы белән дә кыйммәтле. Ул завод хуҗаларының халыкны алдауларын фаш итә, бай хатыннарының, бай малайларының культурасызлыгын, җирәнгеч купшы һәм эгоистик психологияләрен ачып бирә. Череп таркалуга йөз тоткан буржуаз җәмгыятьнең кабакларын, кешеләрне һәлакәткә илтүләрен җанлы образларда күрсәтеп, шул чорны «исереклек заманы» дип гаепләп чыга. Ул И. Гасприн- ский, Ф. Кәрими шикелле буржуаз милләтчеләрнең эшчәнлегенә каршы була һәм аларны үзенең квартирасына килгән вакытларда кабул итүдән дә баш тарта. 1\. Наеыйри бөек рус халкының алдынгы культурасын чын күңелдән кабул итү ягында тору белән бергә, руе тормышының реакцион катлаулары, самодержавие чиновникларының эш сезл екл әре, б ю р ок р ат л ы к л а - ры белән һич тә килешми. Биредә берничә фактны искә төшерү дә җитә. Татар дини мәктәпмәдрәсәлә- ренә караганда һәм чагыштырма рәвештә алганда 1\. Насыйрига Духовное училищеда һәм семинариядә эшләү (1855—1870) уңай шарт булып торды. Ул анда рус телен, рус әдәбиятын өйрәнүне дәвам итә, гыйльми хезмәтләр белән таныша, кайбер рус укытучылары белән аралаша. Шул ук вакытта ул училищеның һәм семинариянең кысынкы шартлары, аларның дирекциясе, реакцион кешеләре белән риза булмый. «Кайда барсам да дөнья тар. Эчем вәсвәсә (тынычсызлык, шөбһә, шик, каршылык — X. М.) белән тулган», дип яза ул үзенең бер хатында шул чордагы рухи хәле турында. Ул семинария дирекциясенең аңа тишек түбәле чардакта квартира бирүе, Москвага барганда аның хезмәт хакын тотып калулары беләц риза булмый. К. В. Харлампович- ның әйтүенә караганда, К. Насый- рины семинариядән консерватор һәм реакционер Н. И. Ильминскийның һәм архирейнең таләп итүләре буенча чыгаралар. Татар мәктәпләрендә рус теле укытуны К. Наеыйри шатлык белән каршы ала һәм бу эштә ул зур булышлык күрсәтә." Ләкин ул патша чиновникларының бу эшкә ныклап игътибар бирмәүләре, бармак аркылы гына караулары белән бөтенләй килешми. «Югары начальниклар, — ди ул, — мәдрәсәдә русча укылсын дип хөкем ясаганнар. Алар мәдрәсә ни кыяфәттә икәнлеген килеп күргәннәре юк». Менә шуның ечен «мәдрәсәдә рус телен укытырга бер дә рәвеш» булмаганын әйтә ул. К. Наеыйри «бәгъзе хосуста, урынына күрә правительствоның реше- ниесен» үзгәртергә кирәк дигән фикерне яклый. Дөрес, бу фактлар әле К. Насый- риньщ патша хөкүмәтенә, аның уч
реждениеләренә, законнарына, чиновникларына карата критик мөнәсәбәтләре тирән һәм кискен булган дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирмиләр. Ләкин шунысы характерлы ки, аның мөнәсәбәтләре кадимчеләрнең һәм җәдитчеләрнең царизмга карата булган ялагайлык мөнәсәбәтләреннән бөтенләй аерылып торалар. К. Наеыйри мәгърифәтче буларак, сословиячелеккә каршы чыга, рус, татар, чуваш, мари һәм «гайре» халыклар өчен тигез хокук бирердәй һәм аларнын «гадәтләренә, мөнәсәбәтләренә ка- ; pan чыгарыла» торган законнарны таләп итә. Бу — рус һәм күп кенә башка мәгърифәтчеләрнең -карашларына уртак булган бер -момент булып тора. К. Наеыйри, рус һәм башка ха- л ы к л ар н ы ң м әгъри ф әтч ел әре ш и- келле, гомумән халык исеменнән сөйләсә дә, ул аны билгеле социаль катлауның, башлыча, крестьян массасының (интересларыннан чыгып эшләде. К. Насыйриның крестьян массасы белән тыгыз бәйләнештә булуы, үзенең әсәрләрендә билгеле күләмдә аларның тормышына туктала баруы, табигый, очраклы хәл түгел иде. Ул һәр елны кат-кат авылларга чыга, авыл халкы белән аралашып йөри. Ул аларга -бөтен җәмгыятькә «ризык» бирүче, «мәмләкәтне тоткучы» социаль катлау итеп караган. «Иген игүче орлык чәчәр, җир ертып ризык юлын ачар» ди ул крестьяннар турында. Аның карашымча, бөтен дөньяның төзеклеге, халыкларның шатлыгы крестьяннарның көн-төн туктаусыз эшләүләреннән килә. Ул, җәмгыятьнең байлар һәм ярлылар катлавыннан торганлыгын ачык аңлаган.. Байларны да, ярлыларны да, падйшаларны да, аның карашымча, туйдыручы игенче була. Байлар, падишалар кулына тупланган байлыкны иҗат итүче крестьян массасы дип карый К. Насыйри. «Падишалар хәзинәсе — крестьян көче, байлар кесәсендә — крестьян көче»,— ди ул. К. Насыйри яшәгән һәм иҗат иткән чорда, башка хезмәт ияләренеке шикелле, крестьяннарның да тормышы гаять дәрәҗәдә авыр була. Ул моны ачык күргән, аларның газаплы кичерешләрен аңлаган һәм уртаклашкан. Үзенең абыйсы Габделханга җибәргән бер хатында авылдагы «халык бик ябык. Зарланмаган кеше юк, нәрсә кыйбат, ике «бәя» дип яза. Ә -икенче бер хатында крестьяннар турында алар «аптырауның аргы ягына чыгып, әйләнеп карап торалар... бик аптыраганнар» ди ул. Авыл халкының мондый тормышын К. Насыйри шул чорда • чыккан рус матбугаты, рус газеталары аркылы да күзәтеп.бара һәм үзенә якын булган интеллигенцияне аларның тормышын, рухи дөньясын, фольклорын өйрәнергә чакыра торган була. Ул 1890 елда М. Кор- бангалиевкә халык авыз иҗатын ничек җыйнау турында киңәш биргәндә аңа «бигрәк тә алпавытлар кулында крестьяннар ничек яшәгәнлек г хәбәрләрен җыярга» тәкъдим итә. Менә болар барсы да К. Насыйри- ның демократик карашлары турында сөйлиләр, һәм феодаль-кре- постнойлык калдыкларын, реакцион катлауларны, буржуаз җәмгыятьнең кабахәтлекләрен нәкъ шулар күзлегеннән чыгып тәнкыйть иткәнлеген күрсәтәләр. Г ом у м ән м әгърм ф әтч е л ә р шикел - ле, К. Насыйри феодаль-буржуаз җәмгыятьнең кабахәтлекләрен, прогресс дошманнарын максатсыз гына тәнкыйть итмәде. Аның алдында киң катлау халык массасын культуралы, газапсыз, бәхетле тормышка чыгару идеалы торды. Ләкин андый тормышка тик революцион юл белән генә чыгарга мөмкин дигән иң алдынгы карашлар К. Насыйри яшәгән чорда ук булуга карамастан, ул аларны кабул итүгә үсеп җитмәде. Шуның өчен ул үзенең бөтен ышанычын фән, культура үсешенә баглады, кайнар рәвештә мәгариф эшен яклады һәм, үзенең көченнән килгән кадәр, шуны практик рәвештә тормышка ашыру өчен көрәште. Берьяктан, ислам диненең фанатизмы, схоластикасы, икенче яктан, царизмның реакцион милли- колониаль политикасы хөкем сөргән шартларда *К. Насыйриның мәгърифәтчелек .идеяләрен яклап чыгуы гаять кыю һәм батыр эш 
булып торды. Чөнки аның мәгърифәтчелек идеяләре үзләренең асылы белән панисламистикпантюркистик милләтче, кара груһчы кадимчеләрнең, тар сыйнфый эгоистик либераль җәдитчеләрнең карашларына да, царизмның политикасына да каршы юнәлдерелгән .иделәр. К. Насыйри үзенең гомеренең күп өлешен укыту-тәрбия эшенә багышлады. Төрле фән тармаклары буенча гы й л ым и хезмәтл әр, дәреслек л ә р, популяр брошюралар, мәкаләләр язды, 24 ел дәвамында журнал тибында еллык календарь чыгарып килде, татар телендә «Таң йолдызы» исемле газета булдырырга теләде. Ул үзенең мондый эшләрен бөек рус халкының алдынгы культурасы үрнәгендә алып барды һәм шуның өчен рус телен, рус фәнен, әдәбиятын чын күңелдән үзләштерергә кирәклек турында үзенең эшен җәелдерде. Болар барысы да билгеле күләмдә Г. Сәгъди, Н. К. Дмитриев, Н. Ф. Воробьев, Ш. Рамазанов, Л. Җәләй, В. Хангильдин, М. Гайнуллин шикелле совет галимнәренең хезмәтләрендә яктыртылдылар. Лә- кин биредә, К. Насыйриның татарлар арасында мәгариф эшен үзгәртү буенча карашлары турында сөйләгәндә, моңа кадәр озак еллар буе яшәп килгән җитди бер буталчыкны әйтеп, беркадәр аны ачыклап китүнең кирәклеге сизелә. Гыйльми тикшеренүләрдә, кайбер аерым диссертацияләрдә, дәреслекләрдә, аерым мәкаләләрдә «мәктәп - мәдрәсә мәсьәләләрендә X. Фәезха- нов, К. Насыйри карашларын XIX йөзнең азагында һәм XX йөз башында оештырылып, яшәп килгән «Мөхәммәдия», «Г алия», «Хөсәе- Ния» шикелле җәдит мәдрәсәләренә китереп тоташтыралар да аларны җәдитчелек хәрәкәтенә бәйләп куя- лар. Безнең фикеребезчә, бу принципиаль ялгыш караш булып тора.  Кадим мәктәп-мәдрәсәләренең реакцион роле ачык мәсьәлә. Ләкин «Мөхәммәдия», «Галия», «Хөсәе- ния» шикелле жәдит мәдрәсәләренә бәя бирүдә һаман да әле икеләнү карашы сизелә. В. II. Ленин Октябрь революциясенә кадәр үк, буржуаз милләтчеләрне тәнкыйть итеп, большевикларның барлык милләт эшчеләре өчен уку-укыту, мәгариф мәсьәләләре турындагы политикасы туган тел иреклеге, бердәм демократик Һәм дөньяви (светский) мәктәп-мәдрәсәләр булдыруны таләп итүдән гыйбарәт дип аңлатты. «Мәктәп эшен дәүләт кулыннан тартып алу һәм аны аерым союзларга оешкан милләтләргә бүлү, — диде ул, — бу — демократия күзлегеннән караганда, пролетариат күзлегеннән караганда аеруча, зарарлы чара». Чөнки мондый уку йортлары халыкларны бер-бер- сеннән аеруга, сыйнфый компромисслыкны, милләтчелекне, шовинизмны үстерүгә генә алып баралар иде. Аерым татар байлары карамагында булып яшәп килгән «Мөхәммәдия», «Хөсәения», «Галия» шикелле мәдрәсәләр дә әнә шундый төр мәдрәсәләр иделәр. Борынгы гарәпләрнең һәм Бохарадагы реакцион дини, схоластик мәктәп-мәдрәсә традицияләреннән арынырга теләмәгән һәм Россиядәге гомуми дәүләт мәгариф системасыннан бөтенләй аерым булган бу уку йортлары асылда демократиянең һәм пролетариатның интернациональ, революцион хәрәкәтенә каршы юнәлдерелгән, татар халкын гомуми азатлык көрәшеннән читкә тартуга, бөтен көрәшне «мәктәп-мәдрәсә -мәсьәләсе»нә генә кайтарып калдырырга тырышкан агрессив һәм милләтче татар буржуазиясенең омтылышларын чагылдырдылар. Мәгърифәтче буларак, К. Насый- риның мәгариф эшенә булган карашлары— бөтенләй башкача иде. Ул бу мәсьәләдә Ибраһим Хәлфин, X. Фәезхановларның традицияләрен дәвам иттерде. Билгеле күләмдә алдынгы рус кул ьту р асы мира сы җирлегендә тәрбияләнгән һәм эшчәнлек күрсәткән бу икесе ике чорда яшәгән та тар интеллигентлары татарлар арасындагы уку-укыту тәртипләре, мәк- тәп-мәдрәсә системалары, ал арның прегр a<MiM ал ар ы белән килешмәделәр. Башта И. Хәлфин, аннан сок X. Фәезханов татарлар өчен рус гимназияләре, рус югары уку йортлары кебек уку йортлары булдыру проектларын 
күтәреп чыктылар. Бу проект буенча, андый уку йортларындагы уку процессы, эчке тәртип рус гимназияләрендәгечә оештырылырга тиеш булган. Биредә ана теле һәм татар әдәбияты, төрле фәннәрне укытырга планлаштырылган. Укытучылар, тимназияләрдәге шикелле, дәүләттән алган жалованье хисабына яшәргә тиеш булганнар. Әгәр дә кайбер фән тармаклары укыта алырлык татар укытучылары булма- са, андый предметларны укыту өчен рус укытучыларын алырга тәкъдим ителгән. Кайбер расходларны каплау һәм укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү өчен ул уку йорты каршында типография булдыру да пл а н л а штыр ы л га н. И. Хәл финнен, X. Фәезхановның бу планнары х^Уосква, Петербург, Казан кебек шәһәрләрнең уку йортлары, гимназияләре үрнәген күз алда тотып эшләгәннәр һәм XIX йөз азагындагы, XX йөз башындагы җәдит мәдрәсәләреннән үзләренең принциплары белән аерылып торалар. Билгеле булганча, И. Хәлфиннец. X. Фәезхановның бу фикерләре кайбер даирәләр арасында шау-шу күтәрмичә калмаган. Реакцион руханилар, либераль карашлы кешеләр үз чорында аларның бу проектларына каршы чыкканнар. Аларга «исламга зарар итмәктә гаепләп», ялганнар япканнар. Мондый реакционерларның башында мөфти Тәфкилев кебек кешеләр торалар. И. Хәлфиннец, X. Фәезхановның бу проектлары белән К. Насыйринын таныш булуы-булмавы турында хәзергә әйтүе кыен. Ләкин аның татарлар арасындагы кадим һәм җәдиг мәдрәсә тәртипләрен, андагы уку- укыту системаларын тәнкыйть ител чыгуы, үзенең күл еллар буенча алып барган педагогик практикасы, гимназияләр һәм башка рус уку йортл а р ы тур ын да г ы ф икор л оре, һичшиксез, аны И. Xәлфин, X. Фәез- ханов карашлары белән якынайталар һәм алариың традициясен дәвам иттерә дип карарга нигез бирәләр. К. Насыйриның мәгариф мәсьәләсендәге төп идеалы татарлар өчен дә гимназия һәм -башка рус мәктәпләре тибы-ндагы уку йортлары булып тора. Дөрес, И. Хәлфиннең дә, X. Фәез- хановның да, К. Насыйриның да татар л ардагы уку-укыту тәрти-пләрен үзгәртү турындагы идеаллары тормышка ашырылмыйлар. Чөнки халык массасының, бигрәк тә башка халыкларның белемен, культурасын •күтәрүгә ка-ршы булган царизм һәм татарлар арасындагы реакцион көчләр андый уку йортларын ачарга рөхсәт 'бирмиләр. Ә -шул ук вакытта, кадим мәдрәсәләренә ярты-йорты* реформа ясалган, татар либераль- буржуазиясе интересларын үткәрүгә нигезләнгән җәдит мәдрәсәләрен ачарга царизм рөхсәт бирә һәм алар Октябрь революциясенә кадәр яшәп киләләр. 1876 елда Казанда ачылган Татарская учительская школа К- Насыйр и өчен бер шатлыклы факт була. Ул аңа «милләткә хезмәт» күрсәтә торган кешеләр хәзерләп чыгаралар дип караган. Чөнки бу мәктәп, кадим мәктәп-мәдрәсәләреннән дә, җәдит мәдрәсәләреннән дә, Духовное училище һәм Духовная семинарияләрдән дә үзенең системасы белән өстен торган. Анда татар теле һәм башка иҗтимагый, табигый фәннәр укытуга шактый күп урын бирелгән. Менә шуның өчен дә К. Насыйри учительская школаның башлангыч мәктәбенә укытырга керә һәм анда зур тырышлык -белән укытып йөри. Бу факт үзе дә К- Насыйриның мәгариф мәсьәләсендәге позициясен ачык билгели. К. Насыйри иҗатында һәм эш- чәнлегендә мәгърифәтчелек, демократик һәм гуманистик идеяләр аның философик карашлары белән бәйләнеп баралар. Дөрес, бөек рус һәм башка халыкларның күп кенә мәгърифәтчеләре кебек үк iK- Насыйри да аерым философик хезмәтләр язмады. Ләкин ул һәрвакыт диярлек үзенең тикшергән мәсьәләләренә философик тирәнлектән чыгып карады һәм бу өлкәдә дә* гаять гүзәл матур фикерләр әйтте. Үзенең дөньяга карашында К. Насыйри нигездә идеалист була. Ләкин шул чордагы тата-р халкының тормыш таләпләре, бөек рус культурасы, фәне, әдәбияты һәм алдынгы фикер юнәлешләренең.тәэсире аның к а р ш ы н да стих ияле м а тер и а л исти к тенденцияләрне дә тудыралар. Аның 
фәлсәфи фикерләре XVIII йөзнен бөек рус мәгърифәтчесе Н. И. Новиковның әхлак фәлсәфәсенә бик .нык охшаган. Н. И. Новиков үзенең фәлсәфәсе аркылы мәгърифәтчелек һә-м гуманистик идеяләрен таратырга тырышкан. Аның бу омтылышлары крепостной крестьяннарның тор- сМЫ-ШЫ'Н, -рухи дөньясын яхшырту, үстерү буенча практик, реаль максатлар белән органик рәвештә бәйләнгән була. Үзенең хезмәтләрендә К. Насыйри никадәр реаль тормыш, фән, культура проблемаларына якын килсә, ул шул кадәр идеалистик карашларыннан читләшә, арына бара. Аның үзе яшәгән чордагы алдынгы рус фәне казанышларына • таянып язылган «Буш вакыт» (1860) исемле китабы, башка фәнни популяр әсәрләр кебек, дөньяның аерым фактларын хәрәкәт итүче материянең төрле-төрле күренешләре дип, табигать пичек булган булса, шулай ител аңлауга төзелгә-н. Ул биредә, билгеле күләмдә табигый гыйльми төшенчә мәгънәсендә «материя» («җисем») дигән терминны да куллана. «Истилахате җәгърә- фия» (1890), «Җәгърәфия кәбир» (1894— 1899), «Гыйльме зирагать» (1892), «Сәнаигы гольфания» (1900) кебек әсәрләрендә дә К. Насыйриның м а тер и а листи к тенден ци я л ә ре үткәрелә. Боларның барысында да ул дөньяны, табигатьне, аның аерым күренешләрен реаль чынбарлык дип таный. К. Насыйри үзе яшәгән чорда хакимлек иткән официаль дини карашларга капмакаршы килеп, кешене һәм аның сәламәтлеген, башка сыйфатларын физиология, анатомия, гинекология, гигиена кебек фәннәрнең законнарына таянып төшендерергә тырыша. Үзенең «Монафигы әгъза вә кануны сиххәт» (1892), «Гөльзар вә чәманзар ягъни үләнлек вә чәчәк- , лек» (1894) кебек әсәрләрендә туры- дан-туры стихияле 'материалистик карашны үткәрә. Кадимчеләрнең һәм җәдитчеләр- нең дөньяны танып-белеп булмый, аны тик бер алла гына белә диюләренә каршы чыгып, К. Насыйри фән тәҗрибәләре, тормыш практикасы, акыл һәм фикерләү юлы белән күрергә мөмкин булмаган әйберләрне кешеләр танып-белә алалар дигән идеяне алга сөрә, «һәрбер нәрсә әү- вәл чыкканда бәгъзе җирләре җитешмәгән кебек булса ' да,—дип язды ул 1871 елда, — бара-бара төзәлә, яхшыга әйләнә, (аны) елдан- ел арттыралар, төзәтәләр. Гыйлем вә гакыл дигән нәрсә арта күп тәҗрибә белән, күп фән күргән саен ачыла». Аның фикеренчә, әйберләрне таныц-белүдә «гакылның чиге юк». К- Насыйри карашынча, кеше белән табигать, үсемлекләр һәм башка төрле күренешләр арасында шулай ук үзара бәйләнеш яши. «һәркем үз җиренең һавасына вә табигатенә ияләшкәнлек җәһәтеннән үз җирендә үскән үсемлекләр аның табигатенә муафыйк булып, сырхавына һәм үз җиренең үлән тамырлары һәм сабаклары килешә төшәдер» дип язды ул 1894 елда. К. Насыйри кешенең сәламәт, таза булуы өчен аның «һәрбер әгъзасы үзенә йөкләнгән эшне» тиешенчә үтәргә тиеш, дип карый. Үзенең, «Гыйльме зирагать» (1892) китабында үсемлекләрнең туфрак, һава, кояш һәм башка шартлар белән тыгыз бәйләнгәнлеге, алар булмаса, үсү өчен зур кимчелек булуы турында сөйли. К. Насыйриның стихияле материалистик тенденцияләре аның социал- иҗтимагый мәсьәләләргә карата булган карашында да чагылган. Ул билгеле бер дәрәҗәдә җәмгыять өчен, кеше өчен чорның, вакытның, конкрет тарихи шартларның аерым роль уйнаганлыгын аңлап эш иткән. «... Заманасына күрә һәр халыкның үзләренә гадәте... буладыр» ди ул бу уңай белән. Үзенең мондый фикерләрен ул шигырь, җыр кебек киле, хезмәт кешесе. Кешенең дөньяда яшәү функциясен К.Насыйри иҗат итүдә, җәмгыять өчен материаль һәм рухи кыйммәт тудыруда күрә. «Тереклеге белән сөендермәгән кешенең. — ди УЛ, — улеменә дә бик кайгырмыйлар*. Егет кеше тик башкалар «күләгәләлау халык массасының 
интересларын чагылды-п-ган, чынбарлык белән өзелмәслек булып бәйләнгән, «тереклек кылыр» өчен кирәк булган сыйфатланчы тәрбияләү принцибын ЯКЛЫЙ. Аның педагогик каоашлапы үзләренең бөтен юнәлешләре белән халык массасына хезмәт күрсәтер
сәнгать мәсьәләләре турында сөйләгәндә дә кабатлый. Гомумән алганда, К. Насыйринык дөньяга карашында кеше үзәк урынны алып тора. Ул, кешене табигатьтәге башка тереклекләрдән, иң беренче, биологик яклары белән түгел, ә социаль сыйфатлары белән аера. «Адәмнең башка хайваннардан аермасы шундадыр ки, — ди И<. Насыйри, — адәмнен гакылы бар, фикерли белә, теле бар, сөйләшә белә». Кеше белән тереклек арасындагы аерманы ачу турындагы гомум-и фикерләрдән К. Насыйри бу к ар а ш л арын кон к р етл а штыр уга кү- чә. Ул кешенең рухи дөньясын, психологиясен узенең демократик мәгърифәтчелек һәм гуманизм позицияләреннән чыгып карый. «Әмма адәм бу сыйфатлар белән башка хайваннардан аерылгач та, —дип яза ул,— әле ТУЛЫ кеше булыш җитә алмыйдыр. Тулы адәмлелек дәхи изге холыклы булмак вә явыз холыктан сакланмак белән хасил булыр*. К. Насыйри фикеренчә «изге холыклы кеше» ул демократик катлау вә 
нә алырлык», ягъни файдалана алырлык эш эшләсә генә егет була, аның уенча. Әгәр дә «берәү үлеп, үзеннән соң искә алырлык бер хезмәте (ис тәлеге) калса, тереклек итүчеләр арасында ул үлгән дип исәпләнми», ди К. Насыйри. Ул кешедә киң кат 
лек буынны тәрбияләү максатына буйсындырылганнар иде. К. Насыйрииын дөньяга канашындагы материалистик тенденцияләрнең җитди йомшак якланы да күпе- нә. Ләкин шуңа карамастан XIX йеэнең икенче яртысындагы татар тормышы шартларында алар алдын- гы фикер юнәлеше булып торганнар һәм прогрессив роль уйнаганнар. К. Насыйриның ул фикерләре эксплуататор сыйныфларның официаль идеологиясе булып торган фанатизмга, ислам схоластикасына каршы юнәлдерелгән татар халкының дөньяга карашы-ның чагылышы булып торалар. К. Насыйри ялкынлы патриот иде. Аның патриотизмы, бер яктан, татар халкының үз иленә, Россиягә тирән бирелгәнлекләрен күрсәтсә, ' икенче яктан, кадимчеләрнең һәм җәдитчеләр нең п а ни сл амистик-п а нтюр ки- стик, милләтчелек, космополитик агулы идеяләренә каршы юнәлдерелгән көрәш уты булып торды. «Без — Россия кешесе!» — менә аның йөрәгенең кайнар мәхәббәте һәм хаклы булган бөек горурлыгы. Аның бу сүзләре татар халкының гына түгел, бәлки бөек рус һәм Россиядәге башка халыкларның да уртак булган гүзәл тавышы булып яңгырады. Ул, буржуаз илләрдән кергән .товарларга артык бәя биреп, алар алдында тез чүгәргә, баш ияргә торган космополитларны көчле нәфрәт белән каһәрләде һәм үзебезнең илебездәге байлыкның аларныкына караганда күп булуын, ләкин әле ныклап файдаланылмаганын күрсәтте. К. Насыйри, иң беренче, татар халкының улы булды, аны сөйде, аны яратты. Ләкин аңарда кадимчеләрдә һәм җәдитчеләрдә булган милли чикләнгәнлек, шовинизм, башка халыкларга дошманлык тойгылары бөтенләй юк иде. Ул, һәрбер халыкка, аларның материаль һәм рухи тормышларындагы казанышларына хөрмәт белән карады, татарларның яки гомумән Россия халыкларының интересларына каршы килми торган аларның укышлыкларын тартынмыйча файдаланырга өндәде. «Жанлы, хәрәкәтчән патриотизм шуның белән дә аерылып тора, — ди А. А. Добролюбов, — ул һәртөрле халыкара дошманлыкны кире кага, Һәм мондый патриотизм белән рухланган кеше, әгәр аның өчен файдалы булса, бөтен кешелек ӨЧен эшләргә әзер тора... Кешелек өчен мәхәббәтнең аерым бер күренеше булган чын патриотизм аерым халыкларны кыерсытып карау белән килешми». К. Насыйри патриотизмы да нәкъ менә шундый төстәге патриотизм иде. Шуның өчен дә ул Абу-Гали-Сина (Ибне-Сина), Низами, Алишер Навои, Мөхәммәт Фа- зули кебек Урта Азия халыклары 
язучыларына хөрмәт белән караган шикелле, X. Колумб, И. Гуттенберг кебек Көнбатыш халыкларының атаклы кешеләренә дә хөрмәт күрсәткән. Ул «җир йөзенең» кайсы урынына гына карамасын «замана әһеле»нең «гыйлем вә һөнәргә вә техникага» зур көч сарф итүләрен күргән һәм татар халкын да шулардай артта калмаска, аларның уңыш- лыкларыннан файдаланырга чакырган. Ул барыннан да бигрәк бөек рус халкына аеруча зур мәхәббәт күрсәтте. Ул аның тарихын, телен, культура үсешен өйрәнде. Татарларга гына түгел, бәлки барлык халыкларга да рус культурасының бөек казанышларын кабул итәргә кирәклекне бөтен көче белән яклап аңлатырга тырышты. Чөнки ул рус культурасының барлык халыкларга да «гомуми кешелек яктылыгы» биргәнлеген, аларның да якты идеалларын чагылдырганлыгын ачык аңлады һәм күреп торды. К. Насыйриның рус халкына зур хөрмәт белән каравы ул тарих үсешенең табигый бер күренеше булды һәм аңарда тирән мәгънә ята иде. Чөнки «бер җирдә (торган) һәм бер җирдә... бер икмәкне ашап үскәнлек- ләре сәбәпле» рус халкы татарларны да, башка халыкларны да яхшы белде, аларның да бәхетле, якты торм ышк а булган ом т ы л ы ш л арын ачык аңлады, азатлык өчен көрәштә аларга ярдәм итәргә хәзер торды. Башка халыкларга «ни тарикъча мәслихәт икәнен (ничек киңәш итәргә кирәклеген — X. М.) Россия кешесе,— дип язды ул, — яхшы беләдер һәм хөкүмәтнең законнарын («решениесен» — К. Н.) ничек үзгәртү юлларын да карыйдыр». К. Насыйриның күп кенә мәсьәләләр буенча эшчәнлеге беренче башлангыч адымнар гына булып тордылар. Ләкин ул үзе башлап жибәр- гән эшләрнең киләчәктә үсеп, киңәеп китәчәгенә, «йокысын кызганмаган егетләренең аның бу башлангычларын дәвам итәчәкләренә ышанып карады. 1\. Насыйри ялгышмады. Ул өметен баглаган һәм татар халкының прогресс юлы белән алга баруы өчен эшләргә «йокысын кызганмаган егетләр» табылдылар. Әле ул исән вакытында ук аның мәгърифәтчелек идеалларын Г. Ильяси, 3. Бигиев, Ф. Халиди, Г. Камал кебек язучылар уртаклаштылар һәм үзләренең әсәрләрендә пропагандаладылар. XX йөзнең башымда аның уңай традицияләрен М. Гафури, Г. Тукай, Ш. Камал, X. Ямашев, Г. Коләхме- тов шикелле демократик һәм социалистик культура һәм әдәбият вәкилләре тагын да югарырак баскычка күтәрделәр. Ләкин күренекле мәгърифәтче К. Насыйрының якты идеаллары миллионлаган халык массасының чынчыннан хөрмәтен һәм ихтирамын үзләренә тик совет чынбарлыгында гына таптылар.