Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ КӘРИМ — ШИГЫРЬ ОСТАСЫ



 Татар совет әдәбияты тарихында Фатих Кәрим поэзиясе ед күренекле урыннарның берсен алып тора. Үзенең нәфис һәм тирән хисле лирикасы, тегәл эшләнгән поэмалары белән Фатих Кәрим укучылар арасында бүген дә яши, чөнки аның поэзиясе—типик хисләр һәм типик образлар поэзиясе. Ул үзенең төп күпчелеге белән үзе яшәгән чорның иң зур социаль-тарихи күренешләренең асыл нигезенә туры килә, туып килә торган яңаның асылын калку итеп күрсәтә. Образларны, күренешләрне, тор-. мыш детальләрен һәм хисләрне типик дәрәҗәдә конкретлаштырып бирүгә шагыйрь нинди юллар белән ирешә соң? Безнең кулда Ф. Кәримнең бөек Ватан сугышы фронтында язган блокнотлары бар. Аларга карап шагыйрьнең, хәтта авыр фронт шартларында да, үз әсәрләрен камилләштерү, аларда иң характерлы моментларны калку күрсәтү өчен ясаган эзләнүләрен, шагыйрьнең үзенә карата чиксез таләпчән булуын, үз әсәренең сыйфаты өчен зур җаваплылык сизүен ачык күреп була. Аның үз әсәренең һәр сүзе, һәр җөмләсе өстендә гаҗәп күп эш башкаруын кайбер «мисаллар белән күрсәтер өчен «Сибәли дә сибәли» (1942) шигыренә тукталыйк. Шагыйрьнең төп идея максаты — лирик геройның билгеле бер тойгысын: фронтта батырларча һәлак булган якын иптәшне югалтуга тирән кайгыруын күрсәтү һәм шул юл белән тагын да зуррак максатны — совет кешесенең рухи байлыгын, кешелек сыйфатлары чиксез югары бу-’ луын күрсәтү. Бу тема бөек Ватан сугышы чорында совет әдәбиятында киң чагылыш тапты һәм аның шулай булуы табигый дә. Чөнки югары мораль сыйфатлы совет кешеләре фашизмга каршы көрәштә коммунизм төзүче Ватан өчен генә сугышып калмадылар, алар вәхшилеккә, урта гасыр караңгылыгына каршы да сугыш алып бардылар. Көрәш кырында, сугышучы ике якның вәкилләре генә түгел, ике дөньяның, яңа белән искенең вәкилләре бәрелештеләр. Сугыш корбансыз булмый, әлбәттә. Ләкин бу көрәштә һәлак булган совет кешесе иң изге -максат өчен һәлак булды. Димәк, бу солдатның батырлыгы совет кешеләренең гаделлек өчен койган каннарын ачык гәүдәләндерүче факт булды. Шуңа күрә дә сугыш кырында ятып калган совет солдатының үлеме халык тарафыннан үлемсезлеккә әверелде- релде. «Бөек җыр ул Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе», — дип язды Ф. Кәрим бу үлем турында. «Сибелә дә сибелә» шигырендә изге эш өчен һәлак булган яшь солдатның үлеме нкенче ягы «белән: аның исән калган иптәшләрендә никадәр тирән кайгы, сагыш хисе тудыру ягы белән тасвирлана: Кичке җилдә көзге яңгыр Сибәли дә сибәли. Янымдагы иптәш кенә Миңа берни сөйләми.  
106 
 
Килде гиде йөрәгенә Немецларның пулясы; Уема да төшермәдем Мондый төндә үләсен. Өс-баш юеш, көрәкләргә Үзле балчык сылаша. Кабер казыйбыз тынлыкта. Жил генә ыңгыраша. Алтын яфракларын койган Таза каен төбендә Япь-яшь иптәшне күмәбез, Яңгырлы көзге төндә. Якын иптәшне күмәбез, Беркем берни сөйләми. Көзге төндә яңгыр гына Сибәли дә сибәли. Шигырьнең шушы беренче вариантында ук Ф. Кәрим үз әсәренең төп композицион алымын таба. Ул беренче строфаны шигырь ахырында концовка рәвешендә бераз үзгәртеп кабатлый, ә бөтен шигырьдә шушы элмәк белән әйләндереп алынган бер эпизод турында сөйли. Шушы композицион элмәкне Ф. Кәрим шигырь өстендә эшләгәндә үзгәртми калдыра һәм бу аңлашыла да. Беренче һәм соңгы строфалар сөйләүченең тойгысын, аның үлем һәм яшәү турында уйлануы нәтиҗәсендә туган тойгысын бирәләр. Димәк, беренче строфа соңгы строфада ка- батланмаса, шигырьнең эчке бөтенлеге була алмас иде. Шуның янына, шигырь концовкасыз булып чыгар иде, вакыйга барган фон укучыга фон булуын югалтыр һәм гади сөйләү белән алышыныр иде. Шулай итеп, шагыйрь композицион бөтенлеккә иреште. Ләкин Ф. Кәримне әле бу вариант кына канәгатьләндерми. Иң элек шагыйрь беренче строфаның беренче юлын үзгәртә: «кичке» сүзен «төнге» белән алыштыра. «Кичке» сүзе шагыйрьгә ике мәгънәле булуы белән һәм гадәттә татар халык иҗатында күңелле, ямьле вакытны билгеләүдә файдаланылуы белән ярамый. Мәсәлән, Электрик лампалары Нурланып яна кичен». «Кичен бигрәк ямьле була Зәй суының буйлары» һ. б. Димәк, мондый эпитет Ф. Кәрим зчен килми. Ләкин шул ук вакытта «таң»ны да «көн»не дә алып булмый, Ф. Кәримгә караңгы табигать фоны кирәк. Аннан соң «кичке* авазлар яңгырашы ягыннан да шагыйрьне канәгатьләндерә алмый, анда «к» һәм «ч» авазлары күбәеп китәләр һәм «сибәли дә сибәли» ритмына, вакыйганың салмак һәм әкрен агышына туры килмиләр. «Төнге» дә шагыйрь теләгән төп сыйфатлар бар. Беренчедән, ул күңелсез табигать 
фонына ятышып тора, икенчедән, «н», «г» авазлары, «яңгыр* сүзендәге авазлар белән кушылып, салмак бер хәрәкәтне, дөресрәге, тирән тойгыны төсмерләтәләр. Икенче строфада шагыйрь тагын да озаграк эзләнергә мәҗбүр була. Строфага куелган төп бурыч, әлбәттә, егетнең нинди шартта үлүен хәбәр итү, чөнки беренче строфада әле бу турыда бер сүз дә юк. - Шагыйрь бу үлемнең бер яктан очраклы, гади бер үлем булуын һәм, икенче яктан, аның иң якын иптәшенең зур батырлыгы, яшәү өчен үлемгә каршы көрәштә корбан булуы икәнен әйтергә тиеш- Ф. Кәрим укучыда әнә шундый тойгы уятырлык сүзләрне, шундый тонны эзли. Башта ул строфаны болай яза: Килде тиде йөрәгенә Немецларның пулясы. Уема да төшермәдем Мондый кайгы киләсен. Шагыйрь бу строфа белән риза түгел, чөнки биредә «немецлар пулясы» килеп тиюне моның турында әле бер сүз дә әйтелмәгән беренче строфадан соң ук әйтү вакыйганы бик күпертә, -мәзәкләндерә. Ничек инде пуляның килеп тиюен күреп булсын. Аның өстенә бу юлларны алдан бирү аның такмак манерына охшашлыгын арттыра, ә -мондый манера шагыйрьнең сурәтләнгән материалына капма-каршы. Шагыйрь соңгы ике юлны алга күчерә: Уема да төшермәдем Мондый кайгы киләсен, Килде тиде йөрәгенә Немецларның пулясы. Юк, шагыйрьне бу да канәгатьләндерми. Монда да «пуля тию>
107 
 
кабаттан күрсәтелә, шулай итеп, шигьпрь лирик геройның кайгыруын сөйләүгә түгел, иптәшенең үлүе турында такмак рухында сөйләүгәрәк тарта. Шагыйрь строфаның рухына килми торган «төшермәдем»не дә алыштыра: Уема да кертмәдем мин. Бу юл шагыйрьне тулысынча ка- нәгатьләдерә. Биредә шагыйрь эз- .ләгәп төп нәрсә: якын иптәшенең көтмәгәндә үлүенә тирән моңаю, шушы үлемне булдырмаска мөмкин булмадымы икән дип уйлану, хәтта үкенү бар. Ләкин строфа әле тулы килеш табылмады. Шуңа күрә шагыйрь яңа баштан эзләнә башлый: Уема да кертмәдем мин Бу кайгының, киләсен. Килде тиде йөрәгенә Немецларның пулясы. Юк, 1яра1мый. Беренчедән «кайгы» туптуры әйтелә, ләкин кайгыруның -сәбәбе әйтелми. Икенчедән, ничек инде ул бер строфада ике «килде», аның берәр шигъри әһәмияте бармы соң? Үзем сөйләр идем аңа, Белгән булсам үләсен. Бусы инде бөтенләй мәгънәсез чыга. Уйламагандыр үзе дә Болай җиңел үләсен. Монда «җиңел үлем»нең нигә кирәге бар? Бу — үлемне бөтенләй гади, бөтенләй очраклы б<ер хәлгә әйләндерү булып чыга бит. Ф. Кәрим исә үлемнең дәһшәтле сугыш •өчен типик хәл булуын да һәм шуның аша сугышка нәфрәт тудыру бурычын да куйды. Уйламагандыр үзе дә Мондый төндә үләсен. Бу да сызыла, чөнки «Уйламагандыр үзе дә» үлгән солдатка карый һәм лирик геройның эчке кичерешләрен ачуга ярдәм итми. «Мондый» сүзе бернинди шигъри мәгънә алып килми. Строфа яңа баштан түбәндәгечә итеп языла: Килде тиде йөрәгенә Немецларның пулясы. Мин үзем дә һич көтмәдем Аның болай үләсен. Яңадан шул ук «килде тиде», шул ук артык сүзләр, төгәлсезлек. Ни өчен, мәсәлән, «мин үзем дә»? Ә «көтмәдем мин дә, көтмәдем» ничек булыр? Шагыйрь моның белән дә килешә алмый. Бик күп эзләнүләрдән соң түбәндәге строфа языла: Уема да кертмәдем мин Аның бу төн 
үләсен, Разведкадан кайткан чакта Тиде немец пулясы. Гади һәм ышандырырлык сүзләр, «йөрәгенә» сүзенең төшеп калуы строфаның көчен киметмәде, ә арттырды, чөнки төнге караңгыда, очраклы рәв-ештә тигән пуляның йөрәккә туры килүе бик шикле, димәк, шигырьдә йөрәккә тиде дип алу ясалма чыгар иде. Аннан соң «Разведкадан кайткан чакта» юлы цригыр ьне б ер м ә - бе р тулыландыра һәм үлгән солдатның эшен, батырлыгын да укучыга күрсәтә. «Килде тиде» инде «тиде» гә генә кала һәм бу строфаның бөтен тонын үзгәртә. Такм аксым а нл ыкн ы ң биредә и нде эзе дә юк. Дүртенче строфаның беренче ике юлын шагыйрь шунда ук сызып ташлый: Алтын яфракларын койган Таза каен төбендә. А1оның беренче юлы һич тә дөрес була алмый. Төнлә белән каенның яфрак коюы ничек күренсен һәм ул коелган яфракларның алтын төсендә булуы кемгә күренсен икән? Бу эпитетның урынсызлыгьр үзен- нән-үзе аңлашылып тора. Икенче юл да дөрес түгел: «таза» биредә һич тә бармый. Моны шагыйрь «алтын яфракларын койган»- ның тәэсирен киметү өчеи| куйган. Ләкин ул эпитет строфаны^ рухына ятышмый. «Каен»ның туган җир символы булып йөрүе дә Ф. Кәримне биредә уйланырга мәҗбүр итә. Чыннан да, әгәр «Каен»ны алсак һәм шуның төбендә солдатны күмүне китерсәк, бик уңайсыз параллель килеп чыгар иде. Нәтиҗәдә беренче ике юл түбәндәгечә килеп чыга: Кайгыдан каралып торган Япь-яшь нарат төбенә.  
108 
 
Ниһаять, шагыйрь үзе теләгән сүзләрне таба. Биредә китерелгән «япь-яшь» эпитеты шагыйрьгә зур мөмкинлек ача. «Япьяшь»не «япь- яшь нарат» белән, «япь-яшь егет» арасындагы параллельлекне ба- сымлаучы анафорага әйләндерергә мөмкин бит. Шагыйрь аны шулай эшли дә: Япь-яшь иптәшне күмәбез. Күрә бары төн генә. Бу — соңгы ике юл. Хәзер монда бер генә кимчелек бар: җөмлә төзеклеге җитеп бетми. Шуннан сон шагыйрь аны болай үзгәртә: Япь-яшь егетне күмгәнне Күрә бары төн генә. Грамматик төзеклек тә, шигъри төзеклек тә бар. Соңгы строфада шагыйрьне бер генә сүз борчый: «якын». Иптәшне «якын» дип алу биредә артык һәм ул бернинди образ тудырмый. Ф. Кәрим аны әлеге «япь-яшь» эпитеты белән алыштыра һәм шул юл белән егетнең яшьлегенә, әле күп еллар эшләргә һәм хезмәт итәргә тиешле кеше булуына, ләкин газиз Ватан өчен, Ватанның азатлыгы өчен яшьлеген кызганмыйча бирүенә басым ясый. Шигырь төгәлләнде, лирик геройның билгеле бер эчке хәле бөтен тулылыгы белән күңелдән кәгазьгә күчерелде. Шулай да әле бер эшне төгәллисе бар: ягъни шигырьгә исем куясы бар. Шагыйрь куйган беренче исем: «Көзге төндә» һич тә уңышлы түгел, чөнки бу ниндидер зур бер эпизодны күз алдына бастыра һәм шул ук вакытта, ритмик яктан шигырьгә ятышмый. «Разведкада»? Бу да бик прозага тарта һәм төгәл түгел. Разведка турында сүз бармый ич. Ниһаять, «Сибәли дә сибәли» табыла. Ф. Кәрим шигырьме шул рәвешлә «эшкәрткәннән» соң гына редакциягә җибәрә. Алынган мисал Ф. Кәримнең хисләрне шигъри төгәллеккә, типиклыкка җиткереп язуының бер үрнәге булып тора. Ф. Кәрим әдәби сәнгатьнең төп материалына—телгә, югарыда күр- тәнебезчә, бик җитди карый. Анык өлгереп җиткән чор иҗатында тел гади, халыкның сөйләү теленә бик якын һәм чиста. Аңарда урынсызга кертелгән бер генә жаргон да, бер генә чит тел сүзләре дә юк. Иң гади генә эпитет та Ф. Кәримдә, поэзия классикларының үрнәгендә, шагыйрьнең сурәтләү чарасы булып уңышлы хезмәт итә. Менә «Шәкүро в 
турында җыр» шигыреннән бер строфа: «Корыч канатлы яшь лачын Сыкратты фрицларны, Каныкты безнең лачынга Кип кон йөзле, бүре күзле Дошман зенитчылары». Биредә эпитетлар ике лагерь кешеләрен: со-вет сугышчысын һәм дошманны характерлау өчен китерелгәннәр. Совет очучысын сурәтләү өчен китерелгән эпитетлар: «корыч канатлы», «яшь», «безнең» сүзләре белән ясала, дошманны характерлаучы сүзләр итеп «кипкән йөзле», «бүре күзле» эпитетлары алына. Беренче карашта ук аңлашыла ки: Ф. Кәрим бу эпитетларны сайлаган в-акытта төп бер хакыйкатьне: совет кешесенең гуманистик йөзен һәм, фашистның сатирик билгеләрен калку итеп күрсәтү тенденциясеннән чыгып эш итә. «Син еракта» шигырендә дошманны Ф. Кәрим «каһәрле» дип 'атый. Биредә шагыйрьнең гуманистик морале, дөресрәге, аның фашизмга карашы да чагылыш таба. Эпитет бер үк вакытта шагыйрьнең кичерешен дә белдерә һәм лирик эпитетка әверелә. Үзенең уңай геройларын, аларнын кичерешләрен, эш һәм хәрәкәтләрен тасвирлаган вакытта да шагыйрь тормыш чынлыгын сурәтләүдә эпитетларның шушындый ук уңышлы һәм экономияле булуларына омтыла. «Кичке җыр» (1942) шигырендә Ф. Кәримнең түбәндәге строфасы бар: Күңел ятлый изге мәхәббәтне, Ак чәчәкләр сирпи талгын җил. Авыр чорда халкың «улым» дисен, «Таянычым» дисен туган ил. 
109 
 
«Изге» эпитеты биредә совет сугышчысының туган иленә карашын, аңа булган -мәхәббәтен сыиландыру- чы алыштыргысыз ачыклагыч булып тора. Чәчәкләрнең «ак» булуы исә шушы мәхәббәтн-ең сафлыгын көчәйтүгә гаять нык ярдәм итә, чөнки «ак» татар халык телендә яхшылыкның, сафлыкныңсимволы булып тора. «Юлың ак булсын» дип сөйли татар халкы. Шагыйрь шушы үзенчәлекне үзенең шигырендә конкрет тойгы белдерүгә хезмәт иттерә! Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: Ф. Кәрим берничә сүзне стиль чарасы итеп куллана. Болар башлыча: «җыр», «яз», «яшьлек», «каен», «яшь», «нарат», «хыял», «хис», «тойгы», «җиңү», «көрәш» сүзләре. Әйтергә кирәк, бу сүзләрнең Ф. Кәрим тарафыннан үзгәрми торган эпитет итеп, яисә метафора, сынлан- дыру итеп кулланылулары үзе генә дә Ф. Кәрим поэзиясенең эчтәлеген, идея юнәлешен аңлауга этәргеч була алыр иде. Чыннан да, Ф. Кәрим поэзиясе яз, яшьлек, нәфис табигать, хыял, хис, җиңү һәм көрәш поэзиясе түгелмени? Ф. Кәримнең шигырь телендә об- ) разлы уйлануның югары өлгергәнлеккә ия булуын аның әсәрләрендәге чагыштырулар һәм тропларның күп төрлелеге дә ачык күрсәтә. Мәсәлән, фронт чорында, ягъни үзенең иҗаты иң югары ноктасына күтәрелгәч, Ф. Кәрим чагыштыруларны шигъри идея белдерүгә гаҗәп уңышлы файдалануга ирешә. .Мисал алыйк: Язгы сыерчыкның елкылдаган Канатлары кебек талпынып, Кара күзләренең керфекләре Җилпи минем хисләр ялкынын. («Тагын да килә», 1942.) Яраланган сугышчыларга культура хезмәте күрсәткән совет артисткасының күзләрен шагыйрь язгы сыер ч ы к н ы 11 ел кыл да гаи к а и атл ар ы и а охшата. Бу чагыштырмыш, үзеннәп- үзе күренә ки, авторның чагышты- рылмышка сокланып, яратып каравын белдерә. Бу чагыштыруның икенче бер уңышлы ягы булып аның шигырьнең гомуми идеясенә бәрабәр килүе тора. . Совет сугышчылары фронтта яз өчен, яз иленең азатлыгы өчен сугышалар. Сыерчык —язның иң ма- •тур кошы. Артистканың образын күз алдына бастыру өчен китерелгән сурәтләр арасында язгы сыерчыкны да алу совет артисткасының җырчылык сыйфатын да ачуга ярдәм итә. Шул рәвешле, Ф. Кәримнең шигырь 
телендә югары идеялелек конкрет тәгъбир чарасы белән бирелә, дөресрәге, телсурәтләү чарасының һәр элементы шигырьнең идея максатына буйсындырыла һәм әйтеләчәк фикер максатыннан чыга. Ф. Кәримнең байтак шигырьләре өчен уртак булган бер алым: шигырьдә сөйләнәчәк вакыйгага параллель итеп, күлчелек очракларда объект итеп яз күренешен, түгәрәк күлне, кыр казын, аккошны, ак күбәләкне һ. б. якты күренешләрне алуын да шушы мәгънәдә аңларга кирәк. Әйтеләчәк фикернең укучы-га төгәл барып җитүе — Ф. Кәрим куйган төп иҗат максаты шул. Шушы максатка тулысынча ирешү юлында Ф. Кәрим телнең, синтаксисның мөһим бер мөмкинлегеннән: ритмнан оста файдалана. Ф. Кәримнең фронт чорында иҗат иткән әсәрләрен генә алсак та, без шигырь үлчәүләренең, строфаларның гаҗәп күп төрле булуын һәм төрле шигъри оттеноклар- ны тәгъбир итү өчен кулланылуларын күрербез. Сугыштан соң, ягъни татар совет поэзиясенең яңа күтәрелеше өчен көрәш барган вакытта, Ф. Кәрим поэзиясенең бу ягына да игътибар итәргә һәм аннан өйрәнергә кирәк. Пушкин һәм Тукай, Л1аяковский һәм Такташ һәрвакытта поэзиянең күп төрле оттенокларны бирүен, кеше тормышының хисапсыз күп якларын чагылдыруны таләп итеп килделәр. Поэзияне алга үстерү менә* шушы таләпләргә җавап бирү белән бәйләнгән. Бу бурычны хәл итү мәсьәләсе хәзерге шагыйрьләр алдына үзеннән-үзе ритмик төрлелеккә, оттеноклар һәм үлчәүләр төрлелегенә ирешү таләбен дә куя. Ф. .Кә.рим 1—4, 2—3 юлларны рифмалаштыруга нигезләнгән строфа төзи. 
110 
 
Нигә бу таш салкын боз түгел, Көчем кайтыр кебек су эчсәм, Иреннәрем Чатный, ары күчсәм Су табылыр» түз син, түз, күңел! Мондый строфаларны төзүгә килүдә Ф. Кәримне, һичшиксез, Пушкин һәм Лермонтов этәрәләр, чөнки рус поэзиясенең мондый строфа белән файдаланган иң зур шагыйрьләрен: Пушкинны һәм Лермонтовны Ф. Кәрим тирән ихтирам белән өйрәнә; «Лермонтов минем пәйгамбәрем» \—ди шагыйрь Лермонтов турында. «Евгений Онегин»ның строфа төзелешен Ф. Кәрим бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә. Бу турыда аның «Евгений Онегин» өстенә ясаган тамгалары (басымнарын билгели, Онегин строфасының үзенчәлекләрен сызыклар белән күрсәтә4 5) ачык сөйлиләр. Ф. Кәримдә строфалар, югарыда әйткәнебезчә, гаҗәп күп төрле. Ямбларны да ул төрле сандагы сто- палар белән төзи; 8—5—8—5, 6—4— 5—5—4—6, 9—5— 7—7, 5—5—5—5, 8—7—8—7, 6—7—5— 7, 10—5—10— 5, 9—9—9—9, 9—9, 8—5— 7—8— 5—7 һ. б. бик күп үлчәүләр белән язу Ф. Кәрим поэзиясенең бай об- разлылыгын характерлаучы якларның берсе булып тора. Строфа төзелеше мәсьәләсен Ф. Кәрим хаклы рәвештә форма чарасының берсе итеп карый: строфаның җиңел агышлы, хәрәкәтчән итеп төзелүе шагыйрьгә сөйләнгән вакыйганы тизләтү өчен, яисә, балалар өчен язган вакытта, гадирәк, җиңелрәк укылышлы итү өчен кирәк. «Яз җитә» җырында шагыйрь, җырны балалар җиңел укысын өчен дә, шулай ук язгы тамчылар таму ритмы, һәм гомумән яз картинасы төгәл сурәтләнсен өчен дә ритмны җиңел агышлы һәм аз сто- палы юллар белән бирә: Кояш көлеп карый безгә, Күзләр чагыла. Елгалардан бозлар ага Диңгез ягына. Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар, Тып-тып, тып итә Эре-эре тамчылар. Строфаның ритмик структурасын билгеле бер настроение, картинаны яки кичерешне, фонны бирүдә уңышлы файдалану ягыннан Ф. Кәрим иң өлгергән шагыйрьләрнең берсе сафында тора. Мәсәлән, «Аникин» поэмасында ритм, вакыйгаларның барышына карап, бүлек саен диярлек үзгәртелм бара һәм, әйтергә кирәк, уңышлы үзгәртелә. Менә чикне                      4 «Моң һәм көч>. Татгосиздат. 1944, 39 бит. 5 Ф. Кәримнең архивыннан. 1935—40 еллар. бозып кергән дошманга каршы күтәрелгән взводның походка кузгалуы нинди ритм белән бирелә: Утка табан кузгалырга! Кузгала взвод. — Чокыр буйлап юл алырга! Юл ала взвод. — Җиргә ятып тын калырга! Тын кала взвод. — Тирә якка күз салырга! Күз сала взвод. — Утка табан кузгалырга! Кузгала взвод. — Урман аша юл алырга! Юл ала взвод. Строфа, безнеңчә, совет солдатларының сугышчан хәзерлеген, җитезлеген һәм дисцйплиналылыгын күрсәтүгә ярдәм итә. Бер үк системада төзелгән һәм бер үк сүзләрнен тәртипле рәвештә кабатлануына нигезләнгән строфалар сугышчыларның дисциплиналылыгын, хәрби төгәллекне уңышлы сурәтләндерәләр. Риф м а шигырьдә ритмның төп чараларыннан берсе булып тора. Силлаботоник шигырь төзелешендә рифма ритмны көчәйтүче чара булып та, шигъри тел чарасы булып га кулланыла. Рифма башлыча шигырь юлларының бүленүен көчәйтү' һәм үзәк фикерне аерымлап әйтү өчен китерелә. Ф. Кәримнең күпчелек рифмалары, В. Маяковскийдагы һәм һ. Такташтагы кебек үк, шигырьнең гомуми укылышын, тонын тулыландыруга хезмәт итәләр. Ф- Кәрим, шигырьнең сөйләнү характерына карап, рифмаларны беренче карауга рифмалашулары чикле булган сүзләрдән дә төзи. Бу аңа сөйләмнең табн- гыйлегенә ирешүдә ярдәм итә. Менә мисал: 
111 
 
Канга баткан шинельләрен Җиңеннән сөйрәп, Лкайган күзле немецлар Артка йөгерә. («Идел егете», 1942.) Хыял, татлы хыял, Ул — яшьлекнең Киләчәккә җәйгән канаты; Ул— тормышны бөтен авырлыгы, Матурлыгы белән ярату. («Минем җырым», 1942.) Беренче очракта фашистларның паникага төшеп качулары картинасы тасвирлана. Поэмада бу эпизодик момент кына һәм шагыйрь аңа укучының бөтен игътибарын тартырга тырышмый да. Ләкин шуңа карамастан, ул фашистларның паникалы хәлен укучыга ачык сиздереп калдырырга да тели. Строфа бер җөмлә тәшкил итә. Анда картина соң чиккәчә төгәл әйтелгән, җөмлә аңлаешлы һәм төзек. Тик рифма гына төгәл түгел. Ф. Кәрим аны шулай калдыра да, чөнки биредә инде рифманың артык нагрузка- сы юк. Икенче очракта эш башкача тора. Биредә строфа өчен мәгънә ягыннан иң төп әһәмияткә ия булган сүзләр алынган һәм аларның урыннарын башка җиргә күчерергә ярамый. «Канаты — ярату» сүзләренең. төгәл рифмалашмавы шагыйрьне борчымый, киресенчә, ул аны бик теләп файдалана, чөнки аларның «көлдең —белдең» кебек шоп-шома булмавы фикерне калкурак, тоеп була торганрак итә. Аның өстенә, бу сүзләрне рифма итүче төп авазлар яңгырашы юк түгел: «а —а, т — т, ы — у» авазлары начар яңгырамыйлар ич. Әгәр алынган тема а’еруча музыкальлекне, тигез яңгырашны таләп итсә, Ф. Кәрим рифмаларны да башкача сайлый. Андый очракларда рифмалар соң чиккә кадәр төгәл итеп алыналар. Д'1енә «Исә җил» (1942) җырьнның рифмалары: тирәк — йөрәк, минем — илем, кичен — өчен, камыш — сагыш, сагынам — ягына, барыйм — карыйм, нарат — Хаят, икән — микән, анда — санда һ. б. Яки «Кемгә сөйлим» шигыренең рифмаларын карыйк: «ялкын кебек — якын кебек, җитмәс кебек — бетмәс кебек, уйлыйдыр кебек —булмыйдыр кебек». Ике шигырь дә лирик темага багышланган, икесе дә җыр итеп язылган, икесендә дә югары музыкальлеккә ирешү максат итеп куелган. Менә шуңа күрә дә рифмалар тулы рифмалашучы сүзләрдән ясалганнар. Ф. Кәрим поэзиясендә шигъри ритмның көче синтаксис элементларын уңышлы файдалану юлы белән үстерелә. Аеруча 
үзенең күтәренке хисләрен, сөйләгән вакыйганың шатлыклы һәм куанычлы булуын белдергән вакытта яки тирән ачу белдерүдә Ф. Кәрим риторик эндәшкә һәм сорауга күп урын бирә. Күп очракларда риторик эндәшләр һәм сораулар Ф. Кәрим иҗат иткән геройлар тарафыннан әйттереләләр һәм ул вакытта геройның эчке кичерешен ачуга хезмәт итәләр. Мәсәлән: Идел дулкыннары моңында Кавыштырган иде ак каен, Син канлар да хәзер, дускаем, Мин яшимме синең уеңда, — дигән строфада геройның эндәше аның тирән сагынуын, фронтта хезмәт итүче сөеклесенә тирән тугрылыгын ача. «Тавышлы таң» поэмасында Ф. Кәрим Җиһаншаның эчке кичерешләренең икеләнүле характерын күрсәтү өчен түбәндәге анафораны куллана. «Йөрәгендә аның җыелыш бара: Үзе — судья, җавап алучы, Үзе — кешеләр, Үзе — гаепленең Бөтен гаебен ачып салучы». һ. Такташның «Алсу» поэмасындагы түбәндәге анафора ихтыярсыз искә төшә: «Салкын карга басып Алсу килә, Үзе көлә, Үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе болай бер дә — Усал түгел кебек шикелле». Ләкин Ф. Кәримдә шигъри алым бөтенләй- икенче максатка хезмәт итә һәм ул Такташны кабатлау бу
112 
 
лып тормый, һ. Такташ анафора белән Алсуның җитезлеген, көр күңел- лелеген, киң табигатьле булуын күрсәтә, Ф. Кәрим Җиһаншаның эчке уйларын, аның катлаулы һәм каршылыклы булуын ача. Ф. Кәримнең шигырь синтаксисында сөйләү тонын, сөйләнгән әсәрнең композицион төзеклеген булдыручы чараларның берсе — ялгау (стык): Бу көмеш кыңгырауларның Кичке яңгыраулары Әллә нишләтә күңелне, Тирән сулыйсы килә. Тирән сулыш алып, дуслар. Ярсып җырлыйсы килә. («Кыңгыраулы яшел гармонь».) Нурын сибә кояш, тама тамчы, Ерганаклар ага, әнкәем; Тагын җитте бу яз, нигә кайтмы й, Нигә кайтмый инде әткәем? («Кайтыр әткәң», 1942.) Берничә строфаның синтаксик яктан бергә бәйләнеп бирелүе гомумән Ф. Кәримнең шигырь төзелешендә еш очрый һәм сөйләмнең тоташ булуына, хисләр драмасын бирүгә ярдәм итә, фикернең тоташлыгын, бер бөтен булуын аңлата. Шул ук вакытта алар күбесенчә ялгаучы сүз дә таләп итмиләр, бәлки туры- дан-туры бер җөмләнең ике яртысы рәвешендә тоташалар гына. Кабатлау юлы белән хис көчәйтүне Ф. Кәрим үзенең шигырь ритмикасында актив куллана. Бу чара аеруча Бөек Ватан сугышы чорында, ягъни Ф. Кәрим поэзиясе иң югары ноктага күтәрелгән чорда күп очрый һәм бу чорда Ф. Кәрим поэзиясенең поэтик максатыннан: авьф кичерешләр вакытында совет кешесенең ныклы рухи .халәтен, кичерешнең тирән булуын бирү максатыннан чыгып эшләнә. «Тагын барам, мин сугышка барам...» («Юл», 1942.) Мисалга кайбер аңлатмалар ясыйк. Ф. Кәрим «Юл» шигырендә иң төп фикер белдерүче сүзнең: «барам»ның әһәмиятен көчәйтергә исәп тота һәм аны ике тапкыр ^кабатлый. Шуның белән бергә, кабатлау үзгәртелеп тә бирелә: «мин сугышка барам». Бу кабатлау аерылышуның авыр булуын сиздерә. Әйтергә кирәк, мондый кабатлаулар халык җырларында көчәйтү чаралары булып торалар һәм Ф. Кәрим иҗатына да халык иҗаты үрнәкләре аша, һ. Такташ традициясе аша килеп кергәннәр. Үзенең бер блокнотында ул түбәндәге халык җырларын күчереп ала: Китә казлар, китә казлар, Китә казлар көзлектә, Чәчәк кебек яшь гомерем Үтә 
бәхетсезлектә. Я на йөрәгем, яна йөрәге м. Утланып, ялкынланып. Әллә агып китим микән Суларга дулкынланып. Бу җырларда Ф. Кәримне сүзләрнең тыгыз бәйләнеше һәм эчтәлекне ачуга иң нык ярдәм итүче сүзләр җыелуы кызыксындыра, һәм бу әдәби алым аның үз иҗатына да күчә: Тагын барам, мин сугышка барам. Ләкин бу халык җыр алымын кабатлау түгел, чөнки «барам»нын кабатлануы биредә нәкъ Ф. Кәрим әйтергә теләгән максатка гына: фронтка китүнең авыр тойгы тудыруын күрсәтергә -генә хезмәт итә. Анда да әле бу кабатлау шагыйрьнең тулы тавыш белән, ышаныч белән, каушамыйча баруын тоярга ярдәм итә. Моңа «барам» сүзендәге авазларның калын һәм яңгырашлы булуы һәм гомумән1 строфаның контексты да булыша. Сүз арттыру һ. Такташтан соң татар поэзиясендә киң урын алды. Гадәттә арттырылган сүз строфаның үзенә аерым бер юлы итеп языла, ритмик укылыш ягыннан, пауза белән строфаның башка юлларына тигезләштереп укыла: Онытылмаслык булып калсын истә Сөеп туймас яшьлек көннәрең. Күрәсеңме, Безне котлап ачык_тәрәзәдән Ал чәчәкләр болгый гөлләрең. («Чәчәк атты гөлләр».) Шундый сыкрау каплар иде җирне, Гамьсез йэзәр иде ай гына... JO к, Хәтга айиыц, хәтта. йолдызларның Яше тамар иде кайгыдан. («Өмет йолдызы», 1944.)
8. ВС. Ә." № 2. 113, 
 
«Күрәсеңме» һәм «юк» сүзләре, әгәр дә алар киң итеп, аерым басым белән укылсалар гына, шагыйрь теләгән максатка җавап бирәләр. Шуңа күрә, шагыйрь аларны аерым юлга куя. Ф. Кәримнең шагыйрь буларак кыюлыгы ритмны шул рәвешле «бозуда» да күренә. Котырган эт, я котырган бүре (10) Бер ташлана икән өстеңә, (9) Маңгаена атып Мнен чәчрәтмичә (12) Котылуны кертмә исеңә. (9) («Туктатыйк».) Биредә «маңгаена атып миен чәчрәтмичә» дигән юл үзе белән тигез килергә тиешле беренче юлга караганда 2 иҗеккә артык; Шигырьнең концовкасы булган бу строфада шагыйрь үзенең фашизмга булган көчле нәфрәтен йодрыклап әйтә. Фашистларның «маңгаена атып миен чәчрәтергә» чакыра. Ләкин биредә Ф. Кәрим шигырь ритмын теләгәнчә, боза икән дигән фикергә урын калырга тиеш түгел. Чөнки үзеннәнүзе аңлашыла ки, Ф. Кәрим мондый арттыруларны (кирәк вакытта Ф. Кәрим киметә дә) бик сак куллана, аларны мәгънә ягыннан кирәк булган вакытта гына ала. Гомумән шигырь синтаксисы Ф. Кәрим поэзиясендә бик күп бизәкләр, күп төрле фигураларга бай. Шуның белән бергә җөмләләр төзелеше, строфаларның гомуми укылышы шагыйрь тарафыннан табигый сөйләүгә якын итеп, гади һәм төгәл итеп төзергә омтыл ы на. Ф. Кәрим поэзиясендәта- бигать күренешләре (пейзажлар) гаять зур әһәмияткә ия булып торалар Һәм шагыйрьнең поэтикасының бер алымы, стиль чарасы итеп каралырга тиешләр. Ф. Кәримнең табигатьне фон итеп куллануда шактый уңышлы беренче адымы «Яшен яктысы» (1932) поэмасында булды. Шагыйрьнең поэмага куйган исеменнән үк күренгәнчә, биредә да<выллы табигать, яшенле яңгыр поэманың төп образы булган вестовойның нинди авырлыкларга да бирешмичә, пакетны тиешле урынга илтеп җиткерүен күрсәтү өчен китерелә. Әйтергә кирәк: биредә табигатьнең шулай тасвирлануы поэманың төп нигезен— күтәренке моментын — тәшкил итә. Әгәр дә шушы яшен яктысы һәм дулкыннары актарылып торган елга фоны бул- маса, вестовойның героик хәрәкәте дә юк, димәк күтәренке момент юк, ә ансыз поэма була да алмый. Атаклы язучыларның поэмаларын искә төшерик: Л ермо нтовн ы ң «Мцыр и »- ында монастырьга ябылган 
яшь егетнең иреклеккә, кырларга омтылуы һәм гомерендә беренче тапкыр диярлек киң табигать кочагында йөрүе Лермонтовның бөтен идея эчтәлеген ачуга ярдәм итә. Пушкинның «Медный всадник»ында давыллы табигать, су баскан Петербург пейзажы Евгенийның язмышы белән контраст китерелә, һәм шул юл белән бөек шагыйрь гомуми максатлар белән шәхси теләкләр арасындагы конфликтны ачып сала. Пейзажның әсәр эчтәлеге белән шушындый тыгыз бәйләнеше генә аны урынлы һәм кирәкле ясый ала. Ф. Кәримнең «Яшен яктысы»нда да пейзаж нәкъ менә шундый максаттан чыгып кулланыла. Шул ук вакытта Ф. Кәрим әсәрдә яшен яктысын совет солдатының яшен кебек булуы белән дә параллель китерергә омтыла. Ә вестовой (Чая карашында Яшен яктылыгы барсыман),— дип, Ф. Кәрим шушы параллельне ассызымлый. Биредә Ф. Кәримнең кимчелегенә дә тукталып үтәргә кирәк: бөек рус шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов, Некрасов һәрвакытта да табигать тасвирларының сынлы (живописный) булуы өчен көрәшәләр һәм бу— поэзиянең төп шартларыннан берсе. Ф. Кәримнең «Яшен яктысы»нда бу сыйфат әле җитешеп бетми, шаги й р ьи е ң с ын л ы л ы к к а о м т ы л ы ш ы бар, ләкин ул картинаны тулысыңча биреп җиткерми. Шактый күп эзләнүләр, уйланулардан соң гына Ф. Кәрим табигатьне эчтәлекне ачучы төп элементларның берсе итеп җанландыруга ирешә, чөнки Ф. Кәрим гомумән шагыйрь буларак үсеп'җитми торып, 


 
пейзажны уңыщды файдалану мөмкинлегенә дә ия була алмый иде, чөнки пейзажны укышлы куллану мәсьәләсе шагыйрьнең осталыгы үсел җитү белән бәйле. Бөек Ватан сугышы чарында Ф. Кәрим пейзажны гажәп күп төрле максатлардан чыгып файдалана. Шулай да чама белән аларның билгеле бер системасын күзәтергә мөмкин: 1) Тыныч һәм ягымлы пейзажны сугыш дәһшәтенә контраст итеп китерү һәм шул юл белән гитлерчы фашистлар алып барган сугышның явыз характерын фаш итү. 2) Кайгылы, шомлы табигатьне сугыш китергән хәсрәтләргә параллель итеп бирү. 3) Нәфис, якты күренешләрне (яз, чәчәкләр, тын күлләр, матур кич һәм иртәләрне) совет солдатының бик күп төрле якты хисләрен ачу өчен файдалану һ. б. Ф. Кәримнең Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә пейзажның характерын күрсәтү өчен үрнәк итеп, мәсәлән, «Яфрак тамчылары» шигырен алырга мөмкин. Шигырьдә яңгыр тамчылары кешеләр өчен иң кадерле, иң нәфис булган балаларның кайнар күз яшенә параллель китерелә. Яңгыр тамчыларының эреләнеп тамуы га- епсезгә сыкратылган балаларның күз яшьләре булып тоелалар. Биредә Ф. Кәрим поэзиясенең бик характерлы бер ягын әйтеп китмичә ярамый. Ф. Кәрим фашизмны кешелеккә, гаделлеккә генә дошман итеп түгел, җиргә, бөтен табигатькә, язга дошман итеп тасвирлый. «Фашизмның язы юк!» — менә Ф. Кәримнең төп фикере: Фашист илгә үлем генә китерә, Фашизмның таңы, язы юк. Яшен уты белән күккә язып әйтәм: Язы юкның яшәү хакы юк! Бер үк вакытта табигатьне Ф. Кәрим совет кешеләренә, совет солдатына дус итеп, үз итеп сурәтли: Төнен разведкага барган ' мәлне, Мин куаклар белән сөйләштем; Калкулардан шуып үткән ча-кта Мин үпкәләп айга эндәштем: «Ник карыйсың миңа ялтырап, Керче, зинһар, болыт артына!» Якты сипкән аймы анлады, Болытлармы, белмим, сизделәр; Тынычлап тын алдым, күк болытлар Айны каплап алга йөзделәр. («Ай сщлады, сизде болытлар».) Яшәүне, тормышны җан ы-тәне белән сөйгән Ф. Кәрим совет-кешеләренең хаклылыгын бөтен табигатьнең, бәген төреклекнең яшәү хакы белән 
берләштереп, фашистларның үлемгә дучар булуларын аларга бөтен тереклекнең хөкеме итеп сурәтли. Шул рәвешчә, пейзаж Ф. Кәрим стилендә мөһим өлеш булып урын ала һәм аның иҗатының буеннан- буена билгеле бер поэтик таләпләрдән чыгып файдаланыла. Сөйләгәннәрдән күренә ки, Ф. Кәрим иҗат эшендә искиткеч кыюлык белән эшли, кайвакыт ул бөтен-бө- тен бүлекләрне үзгәртә, бер үк әсәр өстендә әллә ничәшәр тапкыр эш- хләргә дә авырсынмый. Ф. Кәрим өчен иң мөһиме: күңелдә табылган образ һәм хиснең, дөресрәге, гүзәл фикернең шундый ук гүзәллек белән кәгазьгә дә төшүе. Укучының күңелен тирбәтерлек булмаган матур фикер Ф. Кәрим өчен матур фикер дә, шигъри идея дә түгел. Форма белән эчтәлекнең гармониясе» тәңгәллеге—менә Ф. Кәримнең сиземләве куйган төп принцип шул. Ләкин Ф. Кәрим -беркайчан да форманы камилләштерүне эчтәлекне к а м и л л әшт ер ү дән аер ы п алмый. «Җыр л а р ымн ы ң ял кын н ар ы н ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләре сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм»,—дип, ✓кырларын көрәш коралы итеп караучы шагыйрь өчен һәрвакытта шигырьнең максатлы булуы, идеяле булуы тора. Шагыйрь үзенең әсәрен сәнгать әсәре -итеп камилләштерүне бурыч итеп куя икән, бу нәкъ -менә шушы идеяне укучыга иң тулы, ин төгәл итеп җиткерү максатыннан чыгыл кына эшләнә.