Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРЕКМӘН ШАГЫЙРЬЛӘРЕННӘН 


1 әрекмән халкы үз арасыннан атаклы культура эшлеклеләрен үстереп чыгарган. 18 19 гасырлардагы төрекмән поэзиясе зур әсәрләр тудыруы белән бик хаклы рәвештә классик поэзия дип атала. Е>у поэзиягә нигез салучы һәм аның иң зур вәкиле булып Дәүләтмәмәт Азади улы шагыйрь Мәхтүмкүли Фраги (1733—1782) санала. Мәхтүмкүли Хивада укып шактый зур белем ала. Көнчыгышның классик әдәбияты белән тирәнтен таныша, Хафиз шигырьләрен, бигрәк тә Хәйям поэзиясен яратып өйрәнә, һәм аның дөньяга карашы ачык, анык булып формалаша. Ул иҗат иткән чор 18 гасырга, туктаусыз кайнап торган феодаль сугышлар заманына туры килә. Мәхтүмкүли үзенең җырларында төрекмән кабиләләрен үзара ызгышулардан туктарга, берләшеп, чит ил басып алучыларыннан котылырга чакыра, үзләренең борынгы күчмә заманнардан килгән чиксез батырлык, бердәмлек, бер-береңне бәладән коткару, кунакчыллык, юмартлык сыйфатларын сакларга өнди. Мәхтүмкүли лирикасы, Хәйям шигырьләре кебек, беркадәр ачыну хисләре белән сугарылган булса да, алардан, үзгә буларак, төрекмәннәрне берләштерүдә конкрет бурычлар куя. .Мәхтүмкүли традицияләрен 18—19 гасырда яшәгән бер төркем шагыйрьләр дәвам иттерә. Шулар арасыннан иң атаклылары Зәлили белән Кәминә. Корбандурды Зәлили (1790—1844 еллар тирәсе), Мәхтүмкүлинең туганы,1819—1826 елларда Хива ханы кулында пленда чагында төрекмән кабиләләренең бер-берләреннән аерылуларына, үзара ызгышуларына ачынып, бик күп тарихи фактларны эченә алган шигырьләр яза. Мәхтүмкүли традицияләрен дәвам иттереп, Зәлили үз халкын берләшергә чакыра. Аның иҗатының күп өлеше шул фикер белән сугарылган. Мәмәтвәли Кәминә (1770—1840) үткен сатира, көр юмор рухында язылган шигырьләре белән дан казана. Аның күп әсәрләре байларга каршы, бигрәк тә ишаннарга һәм муллаларга каршы юнәлдерелгән. сФәкыйрьлек», «Фәкыйрь» һәм башка шигырьләрендә Кәминә байларның, ишаннарның һәм муллаларның ике йөзле, ялганчы, сатлык җан, комсыз булуларыннан көлеп, төрекмән хезмәт ияләренең авыр тормышта ачлы-туклы яшәүләрен ачык әйтеп яза. Кәминә үзенең лирик шигырьләрендә мәхәббәтне, хатын-кызларның гүзәллеген мактап җырлый һәм ватандашларын тулы тормыш белән яшәргә өнди. Сүзгә оста, үткен фикерле булуы белән Кәминә төрекмән халык иҗатының героена әйләнә. Халык, аның исеменнән, байларга каршы юнәлдерелгән бик күп анекдотлар иҗат итә. Мәхтүмкүли, Зәлили, Кәминә һәм башка бик күп шагыйрьләр иҗатыннан торган төрекмән классик поэзиясенең әһәмияте төрекмәннәрнең үзләре белән генә чикләнми. Төрекмән поэзиясендә 11 гасырда ук инде атаклы филолог Мәхмүт Кашгари тарафыннан җыелган борынгы төрек фольклорының төп темалары сакланып килә. Шуңа күрә бу поэзиянең Якын һәм Урта көнчыгыш халыкларының тарихына, әдәбият теориясенә караган күп кенә уртак мәсьәләләрне өйрәнү өчен зур әһәмияте бар. Төрекмән классиклары Мәхтүмкүли, Зәлили, Кәминә һәм башкаларның гүзәл әсәрләре Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына киң катлау хезмәт ияләре арасына таралды. Бу әсәрләр зур тираж белән берничә тапкыр басылып чыкты, рус теленә һәм СССРдагы башка телләргә тәрҗемә ителде. Совет власте елларында төрекмән халкының культурасы чын-чыннан чәчәк атты. 1955 елның октябрь аенда Москвада булып узган төрекмән әдәбияты һәм сәнгате декадасы, коммунистлар партиясенең милли политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, рус халкының һәм Советлар Союзындагы башка халыкларның туганнарча ярдәме белән, төрекмән халкының уз милли культурасын үстерүдә зур тарихи уңышларга ирешүен ачык күрсәтте.