ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ШИГЫРЬ ТӘРҖЕМӘСЕ
(А. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләре буенча)
Матур әдәбиятта тәрҗемә итү осталыгы төп ике максатны күз алдында тота: беренчедән, тәрҗемә дөрес булырга, оригиналның идеясе, эчтәлеге һәм художество үзенчәлекләре анык сакланырга, икенчедән, тәрҗемәнең телендә ана телен вату-сындыру, хәрефкә хәреф «аудару» кебек күренешләр булмаска, тәрҗемә теле саф, төзек яңгырарга тиеш. Тәрҗемәчегә бу таләпләрне үтәү төрле жанр әсәрләрдә төрлечә читенлекләр тудыра, бу читенлекләр шигырь белән язылган әсәрләрдә тагын да катлаулана төшә. Чөнки шигырьнең идея эчтәлеген, художество үзенчәлекләрен икенче бер телгә дөрес күчерү өчен, тәрҗемәнең төзек, саф телдә яңгыравы гына җитми, биредә тагын шигырь үлчәве, ритмик система, рифмалар калыбында да аеруча җентекле эш итәргә туры килә. Шигырьнең ритмик төзелеше, билгеле булганча, башлыча, дүрт төргә: тоник, с и л л а б о-т о н и к, силлабик һәм метрик (антик) системаларга бүленә *. Тәрҗемәчеләргә нигездә менә шундый системалардагы шигырьләр белән эш итәргә туры килә һәм, әсәр тәрҗемә ителгән тел башка фонетик үзенчәлекле икән, шигырьне бер системадан икенче системага күчерергә кирәк була. Шуның өс- тенә бер телдәге шигырь үлчәве, рифма формалары икенче телдә табылмаска яки, табылса да, башка стилистик мәгънәдә кулланылырга, оригиналдагы шигырь юлы тәрҗемәдә шул ук юлга (үлчәүгә) сыеп бетмәскә яки, киресенчә, җитмичә калырга мөмкин һ. б., — шигырь тәрҗемә итүнең менә шундый читенлекләре тәрҗемә теориясендә төрле бәхәсләрне тудырган, төрле чорларда һәм төрле телләрдә ул бәхәсләр төрлечә хәл ителә торган булган. Кайбер халыкларның әдәбиятында, мәсәлән, французларда төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә шигырьне проза белән тәрҗемә итү традиция булып киткән, шигъри тәрҗемә аларда тик соңгы чорларда гына гадәткә керә башлый. Шигырьне проза беләнме, шигырь бе- ләнме тәрҗемә итәргә кирәк дигән бәхәс башка милләтләрнең әдәбиятында да булган. Проза белән тәрҗемә итәргә кирәк диючеләр гомумән һәрбер тәрҗемәнең анык булмавын әйтү белән бергә, бер телдәге шигырьнең икенче телдәге шигырь калыбына сыймавын, ритм, рифмасына туры килә алмавын сылтау итеп алганнар. Шигъри тәрҗемәне яклаучылар исә, бик хаклы рәвештә, шигырьнең прозадан аермасы авазлар гармониясендә — ритм, рифмада гына түгел, ул үзенчәлекләрнең прозаик тәрҗемәдә бирелә алмавында гына түгел, бәлки шигырьнең үзенә башка семантик тонында, шигырь теленең аерым үзенчәлекле характерында —
аның эмоциональ яңгырашлыгында икәнлеген күрсәткәннәр. Шигырьне проза белән тәрҗемә итү үз- вакытында рус әдәбиятында да, татар әдәбиятында да булган. Мәсәлән, татар әдәбиятында Г. Тукайның И. Крылов мәсәлләрен проза белән тәржемә итүен күрсәтергә мөмкин («Оракул», «Казлар», «Мактанчык куян», «Елан белән бәрән», «Арыслан ауда», «Бүре этләр арасында», «Егет сайлаган кыз» һ. б.). i Без бу мәкаләдә татар тәрҗемә әдәбиятының иң күренекле һәм иң әһәмиятле үрнәкләрен—A. С. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләрен алырга булдык. A. С. Пушкин әсәрләренең татар теленә тәрҗемәсе үткән ел ике томда чыкты: беренче томга аның поэзия әсәрләре, икенчесенә — проза әсәрләре тупланган. Бу очракта без беренче томны ачабызXXXIV. Биредә — бөек шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләре, поэмалары, «Евгений Онегин» романы, әкиятләр, драма әсәрләре. Тәрҗемәчеләрнең барысы да оста каләм ияләре— күренекле шагыйрьләр һәм драматурглар. Татар поэзия техникасының бүгенге үсеш дәрәҗәсеннән чыгып караганда, тәрҗемәләрнең сыйфаты, гомумән алганда, яхшы, анда урыныурыны белән һичшиксез гүзәл, анык тәрҗемәләр байтак. Билгеле булганча, татар телендә шигырь төзелеше силлабик системага нигезләнә. Тәрҗемәдә рус теленең силлабо-тоник һәм бигрәк тә тоник яңгырашы тулысынча чагыл- дырыла алмый, ләкин, аның каравы, шигырь үлчәве һәм рифма формалары бик иркен рәвештә күчерелә, бирелә ала, тик моның өчен телнең ба рл ы к мөм ки нлекләрен нән дә оста файдалана белергә генә кирәк. Рус поэзиясенең классик шигырь үлчәве — тугыз-сигез иҗекле юллары Пушкинның күп кенә шигырьләре, поэмалары һәм «Евгений Онегин» романы татар телендә ун-тугыз үлчәве белән бирелгән. Менә, мәсәлән, «Сөймәс булдым инде хыялларны...» шигыреннән бер өзек (И. Арсланов тәрҗемәсе):
Так поздним хладом пораженный, (9) Как бури слышен зимний свист, (8) Один на ветке обнаженной (9) Трепещет запоздалый лист. (8)
Шул давылга ошап сызгыручы (10) Салкын җилләр тавышы ишетелә, (9) Соңа калган яфрак бер ялгызы (10) Ботагында туңып селкенә. (9)
XXXIV А. С. Пушкин. «Сайланма әсәрләр». 1 том. Җаваплы редакторы С. Хәким. Таткнигоиздат, 1954 ел, 744 бит.
Рус телендә бу шигырь дүрт буынлы ямбка нигезләнә. Оригиналның шул ритмикасын татар поэзиясе җирлегенә күчерү өчен, тәрҗемәче ун-тугыз үлчәве ала һәм шигырь юлындагы һәр дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң цезура ясый: цезура янындагы җөп иҗекләргә басым төшә, һәм ул басымнар бөтен шигырьгә ямб тонын, ямб ритмын биреп торалар (Шул давылга I ошап I сызгыручы, һ. б.). Нәтиҗәдә, һәр юлда бер иҗек артык чыга, ләкин, аның каравы, тәрҗемә саф татарча яңгырый, чөнки ул үлчәү үзенең бүгенге татар поэзиясендәге стилистик әһәмияте, яңгырашы ягыннан оригиналдагы үлчәүгә әле хәзергә бәрабәр килә, кулланылышы белән аның эквиваленты була ала. Кайчан да булса бервакыт, бәлки, татар поэзиясендә дә тугыз-сигезле үлчәү иркен кулланыла башлар, — ул чакта инде бүгенге тәрҗемәләрне өр-яңадан карап чыгарга, аларны шул үлчәүгә яраклаштырырга кирәк булыр. Ә инде музыкага салынган текстларны бүгеннән үк оригинал үлчәве белән генә тәрҗемә итәргә кирәк иде. Югыйсә, тәрҗемә укырга ярый, ә җырларга ярамый булып чыга. Мәсәлән, «А. А. Кернга», «Көн чырагы — кояш сүнде...», «Җырлама син, чибәр, минем алда...», «Грузиянең тауларында...», «Эчәм Мэри саулыгына...» кебек шигырьләрнең тәрҗемәләре белән шундый хәл. Шуның белән бергә оригинал үлчәве белән бирелгәннәрнең дә уңышлы гына үрнәкләре бар, мәсәлән, «Өмет уты яна канда...» (ЛА. Җәлил тәрҗемәсе), «Казак»
7. -С. Ә.- № 12. 97
98
һәм «Төнге зефир...» (Ә. Ерикәй тәрҗемәләре). Соңгы шигырьдән бер өзек алыйк: Ночной зефир (4) Струит эфир. (4) Шумит, (2) Бежит (2) Гвадалквивир. (4) Вот взошла луна златая, (8) Тише... чу... гитары звон. (7) Вот испанка молодая. (8) Оперлася на балкон. (7)
Тонге зефир (4) Чәчә эфир. (4) Шаулап (2) Ага' (2) Гвадалквивир. (4) Әнә күктә ай балкыды... (8) Гитар тавышы якында... (7) Чү... яшь кенә бер испанка (8) Чыгып басты балконга. (7)
Рус телендәге оригиналның ритмик системасы татарча тәрҗемәдә, әлбәттә, саклана алмый (русчада — хорей, ә татарчада — ямб яңгырашын якынча бирә алырлык дүртәр иҗекле ритмик группа — дүртенче иҗекләрдән соң цезура), ләкин гаять эластик системадагы шигырь төзелеше — силлабик шигырь белән тәрҗемә ителгән текстта, бигрәк тә җырлаганда, ул бик үк сизелеп тормый. Бу строфаның үлчәве — беренче һәм өченче юллары сигез иҗектән, ә икенче һәм дүртенче юллары — җидедән торган шигырь үлчәве — һәм гомумән җиде яки сигез иҗекле юлларның үзара төрлечә аралашуы яки строфада төрле-төрле вариацияләр ясавы рус поэзиясенә генә түгел, татар поэзиясенә дә хас, хәтта аеруча хас. Шуңа күрә андый үлчәүдәге әсәрләрне тәрҗемә итү, техник яктан килгәндә, әллә ни читенлек тудырмый: Пушкинның «Салтан патша...», «Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир...», «Алтын әтәч...» исемле әкиятләре (Ш. Маннур тәрҗемәләре), «Кышкы кич», «Кышкы юл», «Сизенү», «Тылсымлы йөзек», «Делибаш», «Дон», «Җеннәр», «Ат» һ. б. шигырьләре татарчада гаять матур һәм анык килеп чыкканнар. Оригиналның үзенчәлеген бирергә тырышып, тәрҗемәчеләр бүгенге татар әдәбиятында бик үк еш күренми торган башка күп. кенә үлчәүләрне дә кулланганнар (биш-дүрт, унике- алты, сигез-алты, ун-унбер, тугыз- тугыз, җиде-алты, ун-дүрт үлчәүләре һ. б.). Шигырь үлчәве якынча бирелгән тәрҗемәләрнең күбесендә иҗек саны, гадәттә, оригиналныкыннан зуррак була, хәтта бүселеп җиткәннәре дә очрый. Мәсәлән, «Цензорга хат» әсәрендә шигырь юллары уни- ке-унөч иҗектән торса, тәрҗемәдә ул уналтышарга җитә; сигезтугыз үлчәве белән язылган «Бакчасарай фонтанына» шигыре уникешәр иҗеклегә әйләнә һ. б. Бу — тәрҗемәченең автор
фикерләрен оригинал үлчәвенә яки шуңа якын үлчәүгә генә сыйдырып бетерә алмавыннан килеп чыга. Ләкин шуның өстенә тәрҗемәдә шигырь үлчәве оригиналныкыннан кечерәк булган үлчәүләр дә аз түгел. Мәсәлән, «Мин үземә гаҗәп һәйкәл салдым...» шигыренең һәр строфасы унөч-уни- ке — унөч-сигез иҗекле юллардан торса, татарчада ул ун-тугыз үлчәве белән генә бирелә, ягъни тәрҗемәдә һәр юл саен диярлек өчәр иҗек кими. Шуңа карамастан, тәрҗемә, нигездә, тулы, төгәл килеп чыккан. «Арион», «Гусар», «Анджело», «Борис Годунов», «Саран рыцарь», «Чума вакытында мәҗлес» һәм «Су кызы» тәрҗемәләренең шигырь юлларында да берәр яки икешәр иҗек ким, ләкин эчтәлеккә зарар килмәгән, ул әсәрләрнең идеяхудожество үзенчәлеге тәрҗемәдә дөрес чагылдырылган. Китерелгән мисаллар, һичшиксез, шуны раслыйлар: татар теленең төрле-төрле үлчәүдәге шигырьләрне, төрле-төрле формадагы строфаларны оригиналдагыча итеп бирергә мөмкинлекләре җитәрлек, тик ул мөмкинлекләрдән тулысымча файдаланырга, тәрҗемәдә эчтәлеккә генә түгел, поэтик формага да нык игътибар итәргә кирәк. Поэтик форманы оригиналдагыча итеп бирергә омтылу — тәрҗемә әдәбиятының үсеш тенденциясен билгели, аның иң әһәмиятле моментларының берсе булып санала. Шигырьнең ритмик төзелеше, шигырь үлчәве һәм цезура системала
99
рын гына түгел, строфа һәм рифма формаларын да үз эченә ала. Шигырьнең музыкальлеген, эмоциональлеген арттыруда шигырь юлларын билгеле тәртиптә строфага берләштерүдә рифманың роле бик зур, ләкин бу — һәрбер шигырьдә дә рифма булырга тиеш дигән сүз түгел. Рифмасыз шигырьләр дә була, һәм аларны, гадәттә, ак шигырьләр дип йөртәләр. Ак шигырьләр, күбесенчә, драма әсәрлә- s рендә күренә. Мәсәлән, Пушкинның драмалары — «Борис Годунов», «Саран рыцарь», «Моцарт һәм Сальери», «Таш кунак», «Чума вакытында мәҗлес» һәм «Су кызы» шундый шигырь белән язылганнар һәм тәрҗемәдә дә шулай бирелгәннәр. Шагыйрь бу әсәрләрдә рифманы тик аерым очракларда — геройларның кичерешләрендәге киеренкелек иң югары ноктага җиткән урыннарда гына куллана (Борис Годунов, Саран рыцарь монологларында һ. б.). Драма әсәрләрендә ак шигырь куллану диалогларны табигый сөйләмдәгечә итү, персонаж уй-ки- черешләреи рифма калыбында ва- тыпсындырмау максаты белән эшләнә. Рифма һәм бигрәк тә строфа төрләре һәр телдә дә байтак санала. Пушкин әсәрләре арасында аерым строфаларга бүленмәгән шигырьләр, поэмалар белән беррәттән рифмалашу тәртибе бик үзенчәлекле, оригиналь строфалы әсәрләр дә гаять күп. «Евгений Онегин» романындагы строфа төзелеше, мәсәлән, һәркемгә мәгълүм. Тәрҗемәчеләр бу строфаның үзенчәлекләрен оригиналдагыча итеп бирү өчен зур көч куйганнар һәм үзләренең максатларына нигездә ирешкәннәр. Форма эчтәлектән аерылгысыз дигән хакыйкать һәркемгә билгеле. Әлбәттә, әгәр тәрҗемәче үзенең бөтен дикъкатен оригиналның бары тик формасын гына анык бирүгә юнәлдерсә, ә шул вакыт эчтәлеккә теге яки бу дәрәҗәдә хилафлык килсә, андый тәрҗемәнең укучы өчен һичнинди кыйммәте булмас иде. Тәрҗемәдә эчтәлек, әсәрнең идеясе, рухы, тойгылы яңгырашның үзенчәлеге, шуларпың тулы һәм дөрес чагылышы беренче планда торырга тиеш, ләкин шуның белән бергә форма да артта калмаска тиеш. Безнең тәрҗемәчеләр үзләренең төп игътибарларын әсәрнең эчтәлеген анык бирүгә юнәлдереп, һичшиксез, дөрес эшлиләр, — Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләре моны бик ачык раслый — ләкин шигъри әсәрнең форма ягын төгәл чагылдыруга игътибар һәр
очракта да җитәрлек булмый, — менә шуңа күрә дә без югарыда, кабул ителгән тәртипне бераз боза төшеп, тәрҗемәдә шигъри форманың бирелеше мәсьәләсенә иң элек кагылып үттек, эчтәлекне анык бирүгә кагылышлы мәсьәләләрне азакка калдырдык. Тәрҗемәче бер тел формаларына салынган фикерләрне икенче тел формаларына күчерә, оригиналдагы тел формаларына һәр яктан туры килерлек эквивалентлар, грамматик формалар, стилистик вариантлар эзли, оригиналның образлар системасын анык һәм саф ана телендә- чә яңгыраешлы итү өчен әллә никадәр сүз катламын, фразеологик берәмлекләрне, әйләнмәләрне, төрле- төрле синоним һәм омонимнарны актарып чыга, шуларпың барысын да тиешле әдәби формаларга сыйдырырга тырыша. Тәрҗемәченен эше — гаять авыр һәм катлаулы эш, бик үзенчәлекле һәм четрекле иҗат эше. Моның шулай икәнлеге- һаман да шул югарыда китерелгән үрнәкләрдә — А. С. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләрендә бик ачык күренә. АҮенә, мәсәлән, эчтәлекләре буенча гына түгел, әдәби формалары һәм интонацияләре буенча да нәкъ оригиналдагыча булган саф, төзек телле тәрҗемәләрдән бер-ике параллель өзекләр: Но вот толпа заколебалась, По зале топот пробежал... К хозяйке дама приближалась, За нею важный генерал. Она была не тороплива, Без взора наглого для всех, Без притязаний на успех, Без этих маленьких ужимок, Без подражательных затей... Все тихо, просто было в ней, Она, казалась, верный снимок Du сопипе И faut . (Шишков, прости: Не знаю, как перевести.)
100
Ләкин менә халык пышылдаша, Хәрәкәткә килен куя зал... Хозянкага ханым якынлаша, һәм артыннан — олы генерал. Ашыгучан түгел ул яшь ханым, Салкын түгел, сүзчән түгел тагын, Кешеләргә оятсыз карамый, һәм үзенә уңыш дауламый, Юк анда бу назланулар берсе, Юк иярү кыланышлары... Тыныч, гади иде ул бары. Әйтерсең лә ул бер чын өлгесе • Du coin me il faut ... (Шишков, рәнҗемә: Белмим, ничек итим тәрҗемә.) («Евгений Онегин» романы, Ә. Исхак., Ә. Фәйзи һәм Ш. Маннур тәрҗемәсе.) Нинди матур, сокландыргыч төгәл тәрҗемә! Әлбәттә, «хозяйка» урынында «хуҗа хатын» торса, «юк анда бу назланулар берсе» фразасы грамматик яктан дөресрәк төзелсә һәм һәр шигырь юлы саен берәр иҗек артып китмәсә (соңгысы— иң читене), тагын да яхшырак булыр иде. Ум у бабы догадлив, На всякие хитрости повадлив. Тапкыр була аның карчыгы, Әйтерсең лә, хәйлә капчыгы. Держит Балда за уши одного зайку: сПопляшитка ты под нашу балалайку; Ты, бесенок, еще молоденек, Со мною тягаться слабенек — Это было б лишь времени трата. Обгони-ка сперва моего брата. Раз, два, три! догоняй-ка». Пустились бесенок и зайка. Бесенок по берегу морскому, А зайка в лесок до дому. Куянның берен ул колагыннан Тартып чыгара: сБезнең кубызга биеп кара; Ә син, җен кисәге, синең башың яшь, Үзем белән ярышырга хәлеңнән килмәс, Энем белән узыш, — вәт минем киңәш! Бер, ике, өч! Калышма!» Җен һәм куян менә чабыша: Җен малае диңгез ярына, Куян китте урман ягына. («Поп һәм аның ялчысы Балда...», С. Баттал тәрҗемәсе.) Бу әкият оригиналда да, тәрҗемәдә дә ирекле шигырь төзелешенә нигезләнгән (шигырь юлларында иҗекләр саны төрлечә килә). Ләкин биредә хикмәт шунда — бер телдәге образ икенче телдә бүтән образ, предметлык ягыннан бөтенләй башка, ә идея-художество кыйммәте ягыннан — бер үк булган образ белән, шул образга корылган фразеологик әйтелмә белән альңц. тырыла, ягъни бу очракта образлар системасының эквивалентлар белән алыштырылуын күзәтәбез: тәрҗемәче «на всякие хитрости повадлив» дигән әйтемне «әйтерсең лә, хәйлә капчыгы» дип, «попляши-тка ты под пашу балалайку»иы «безнең кубызга биеп кара» рәвешендә тәрҗемә итә, һәм нәтиҗәдә бик шәп чыга, чөнки балалайка русныкы булса, кубыз инде ул борын-бо- f рыннан ук татарныкы; ә инде саф £ татарча булган «әйтерсең лә, хәйлә капчыгы» үзенең образлылыгы белән
оригиналдагы шигырь юлыннан нәрсәсе белән ким?
Син, патриарх ата, сез, боярлар, Йөрәгемдә яшерен берни юк: Сез күрдегез, базмый, куркып кына Кабул иттем бөек тәхетне. Нинди авыр минем вазыйфам. Кодрәт ияләре — Иоаннарның, Фәрештә күк изге патшаның Варислыгын кабул итәм мин. Әй изге шаһ! Әй хөкемдар ата! Күз яшен күр гадел колларыңның, Үзең сөйгән, монда гаҗәп хөрмәт Багышланган кешеңә шаһлык өчен Изге фатихаңны күндерә күр: Синдәй туры, гадел патша булып Хөкем йөртсәм иде ил өстеннән. («Борис Годуноө» драмасы, Ә. Фәйзи тәрҗемәсе. Китерелгән өзек — Борис Годунов монологы.)
Шушы өзектә генә дә тәрҗемәче әллә никадәр архаик сүзләр һәм сүз тезмәләре куллана, ләкин аларның барысы да урынлы, тарихи стилизация ягыннан барысы да аклана. Чыннан да, хөкемдар ата (отец державный), шаһлык өчен изге фатихаңны күндерә күр (ниспошли... священное на власть благословение), варислыгын кабул итәм (наследую), фәрештә (ангел), тәхет (биредә — власть мәгънәсендә) һ. б. урынына башка сүзләр кулланылса, әсәрдә сурәтләнгән чал тарих — моннан 350 еллар элек булып үткән вакыйгалар шулкадәр борынгылык, искелек чынбарлыгы белән күз алдына апачык килеп баса ал- ( мае иде. Андый архаик сүзләр ” «Борис Годунов»та да, башка әсәрләрдә дә бик уңышлы һәм кыю кулланылганнар.
101
Мәгънәгә зарар килмәгәндә, тәрҗемәнең сүзгә сүз яки юлга юл килүе, әлбәттә, бик яхшы. Ләкин аерым очракларда мәгънә төгәллегенә һәм телнең төзеклегенә ирешү өчен, строфа эчендә юлларны алыштырырга, чагыштыруларны, заман яки зат формаларын үзгәртергә туры килә һ. б. Моңа мисаллар А. С. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләрендә дә күренгәли: Как друга ропот заунывный, \ Как зов его в прощальный час, Твой грустный шум, твой шум призывный Услышал я в последний раз. Соңгы кабат моңлы шаулавыңны, Чакыруыңны синең тыңладым; Якын дустың әрнүе дип аны, Хушлашуы диеп аңладым. («Диңгезгә» шигыре, Ә. Исхак тәрәтемә се.) Монда шигырь юлларының тәртибе дә үзгәргән, чагыштыру төшенчәсе «диеп аңлау» төшенчәсе белән дә алыштырылган. Ләкин аңа карап мәгънәгә, шигырьнең интонацион, эмоциональ яңгырашына бернинди дә зәгыйфьлек килмәгән — әсәрнең идея һәм эчтәлеге оригиналдагыча тулы сакланган. Тик шигырь үлчәве генә юл саен берәр иҗеккә артып киткән (9—8 үлчәве урынына 10— 9), димәк, форма ягы бик үк анык бирелә алмаган. Не серна под утес уходит, Орла послыша тяжкий лет, Одна в сенях невеста бродит, Трепещет и решенья ждет. Каракошның авыр очуын ишетеп Киек качкан кебек кыяга, Яучыланган кыз да яшеренеп, Карар көтә тетрәп чоланда. («Полтава» поэмасы, Н. Исәнбәт тәрҗемәсе.) И з а б е л л а Друг сердечный, Брат милый! Я боюсь... Послушай, милый брат, Семь-восемь лишних лет ужель тебе дороже Всегдашней чести? Брат, боишься ль умереть? Туганкаем, йөрәк дустым, Куркам, ләкин сөйлим, яхшы тыңла бусын, Гомереңне биш-ун елга озайтырга Теләп, намусны мәңгегә каралтырга Ризамы син? Куркасыңмы үлемнән бик? («Анджело» поэмасы, С. Баттал тәрҗемәсе.) О стыд! о ужас наших дней! Как звери, вторглись янычары?. Падут бесславные удары... Погиб увенчанный злодей. Аһ, оятлы һәм дәһшәтле көннәр! Янычарлар керде котырып!.. Айкадылар дансыз кизәнүләр — Тажлы явыз төште егылып.
(«Иреклек» одасы, Ә. Исхак тәрҗемәсе.) Беренче мисалда чагыштыру алымы һәм чагыштырыла торган предмет («кыр кәҗәсе» урынына кыр кошларына карата әйтелә торган «киек» сүзе), икенчесендә — чама саны («җиде-сигез» урынына «биш- ун») , өченчесендә — заман формалары үзгәртелгән (хәзерге заман урынына үткән заман формасы кулланылган), ләкин аңа карап мәгънәгә үзгәреш кермәгән, тәрҗемәдә оригинал н ы ң и дея -э чтәл еге дөрес, анык чагылдырылгаи. Димәк, әсәрнең идея-художество үзенчәлекләренә, эчтәлегенә зарар килмәгәндә, тәрҗемәче кайбер детальләрне, чагыштыруларны, чагыштыру-сурәт- ләү алымнарын, чараларын һәм заман яки зат формаларын контекст һәм әдәби формага җайлаштырып үзгәртә яки төрле-төрле эквивалентлар белән алыштыра ала. Әгәр инде бу чагыштыру-үзгәртүләр әсәрнең идеяхудожество үзенчәлекләренә, эчтәлегенә аз гына булса да зарар китергәннәр икән, мондый тәрҗемәләр чын тәрҗемә була алмыйлар — «ирекле» тәрҗемәгә әйләнәләр (мәсәлән, «Тылсымлы йөзек» тәрҗемәсе) яки кеше әсәреп бозып бирүгә, субъектизмга китерәләр. А. С. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләре арасында мәгънә ягыннан бозылып бирелгәннәре, тәрҗемәченең субъектизмы белән суга^ рылганиары күренми. Биредә сүз кайбер тәрҗемәләрнең оригиналдагы интонацион үзенчәлекне, мәгънә нечкәлекләрен тулысынча биреп җиткерә алмавы, урыиы-урыны белән тиешлетиешсез сүзләр як; уңышсыз әйләнмәләр куллану кебе тел һәм стиль чатаклыклары турьи да гына барырга мөмкин. Менә алыйк сөйләү темпында язылган., көчле, энергияле интонация белән сугарылган «Гусар» шигырен. Тәрҗемәче (С. Баттал), әл
102
бәттә, әсәрнең идея-эчтәлеген генә түгел, художество үзенчәлекләрен дә анык бирергә тырышкан. Оригиналдагы дүрт буынлы ямбны һәр куплетта да диярлек дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң килә торган цезуралы тугыз-тугыз үлчәве белән алыштырган, эзлекле рәвештә арадаш рифмалар кулланган, рус теленең кайбер идиомалары, фразеологик әйтемнәре урынына татар телендә уңышлы эквивалентлар тапкан. Ләкин шуның белән бергә, анда сүлпәнрәк урыннар, кайбер тел кытыршылыклары да очраш- тыргалый. Мәсәлән:
И стал крутить он длинный ус, Прибавя: «Молвить без обиды, Ты, хлопец, может быть, не трус, Да глуп, а мы видали виды».
^Үпкәләшсез әйтсәк, — дип гусар Тагын бер кат мыегын бөтерде, — Куркак түгел дә сез, дуслар, Юләр сез», — дип сүзен бетерде.
Бу — шаян, шук күңелле гусар монологыннан. Гусар теләгән кадәр алдый, ә яшь бер егет, аның һәр сүзен чынга алып, авыз ачып тыңлап утыра. Шуңа күрә гусарның егеткә карата фамильяр рәвештә «ты, хлопец, может быть, не трус, да глуп...» дип әйтүе бик табигый чыга. Ләкин тәрҗемәченең «хлопец» урынына «дуслар»иы куюы, «син»не «сез»гә әйләндерүе, «а мы видали виды»ны төшереп’калдыруы оригиналның яңгырашын, . интонацион көчен киметүгә, сүлпәнәйтүгә китергән. Тәрҗемәче биредә^ гомумән, стиль эзлеклеген сакламаган: монологның шул ук өзеге алтынчы куплетта да бар, ләкин биредә ул дөресрәк тәрҗемә ителгән, — «хлопец» бу контекстта бик урынлы булган «энем» сүзе белән бирелгән, төшереп калдырулар юк, шулай ук «син» алмашлыгы да «сез»гә әйләндерелмәгән — фамильярлык сакланган. Сүзләрне тиешле-тиешсез куллану яки телдәге байлыктан мөмкин кадәр тулы файдаланмау, уңышсыз әйләнмәләр белән мавыгу башка тәрҗемәләрдә дә күренгәли. Мәсәлән:
Ужели господу пошлем неосторожно Мы жертву нескоро. Мы даже цыплят Не бьем до времени. Так скоро не казнят. Ничек тәцре каршысыиа куаларга Андый ашыгыч рәвештә. Без бит чебешне Вакыт җитмичә суймыйбыз. Ул бит — кеше. f«/lнджело» поэмасы, С. Баттал тәрҗемәсе.)
Монда «даже» сүзенең тәрҗемә ителмәве стиль, мәгънә кытыршылыгы тудыра. Бер иҗекле «дә» кисәкчәсен шигырь юлына кертүнең : ничек тә җаен табарга иде. Дарует небо человеку Замену слез и частых бед: Блажен факир, узревший Мекку На старости печальных лет. Кайгы-күзяшь өчен һәркемгә Күк үзеннән рәхмәт иңдерә: Сөенеч Мәккә күргән фәкыйрьгә Картлыгының моңлы көнендә. («Бакчасарай фонтаны», Н. Исәнбәт тәрҗемәсе.) Мәккә күргән фәкыйрьгә нәрсә сөенеч? Күкиең рәхмәт иңдерүеме, әллә Мәккә шәһәрен күрүме? Тәр- җемә аңлаешсыз. ...Торгаш отважный, Не унывая, открывал Невой ограбленный подвал, Сбираясь свой убыток важный На ближнем выместить...
Ә сәүдәгәр — кыю, пошмый һич тә, — Нева аның малын урлаган, Ул ваемсыз ача подвалын. Тозагына төшерер әле менә, Бар зыянын каплар якын көндә һәм кайтарыр кире бар малын: («Бакыр һәйкәл», Н. Арсланов тәрҗемәсе.) «Тозагына төшерер әле менә...» — кемне? Үз якынын. Төшереп калдырмаска иде бу тәмамлыкны. Рифма өчен яки шигырь үлчәвен тутырыр өчен генә алынган сүзләр тәрҗемәие ямьсезләтәләр, әсәрнең тәмен җибәрәләр. Менә бу өзектә, мәсәлән, шундый хәл: Олег усмехнулся; однако чело И взор омрачился думой. В молчаньи, рукой опершись па седло, С коня он слезает угрюмый, И верного друга прощальной рукой И гладит, и треплет по шее крутой.
Олег көлде; тик чагылды бик аз гына Авыр уйлар йөзендә һәм карашында. >
Тотынып ул ияренә, сүзсез генә Хәсрәтләнеп, сөйгән аттан төште шунда: Бәхилләште дусты белән князь аннан, Сыйпап аның, муеныннан, ялларыннан. («Изге Олег турында җыр», Ә. Исхак тәрҗемәсе.) Артык сүзләр куллану (бик аз гына, шунда, аннан) һәм башка техник җитешсезлекләр аркасында, князь Олегка багышланган шигырь тәрҗемәдә бөтенләй сүлпәнәйгән, тәмам шигырьлегеннән чыга язган. А. Пушкинның «Бакыр һәйкәл» поэмасында (Н. Арсланов тәрҗемәсе) ни өчендер зур бер өзек — Евгенийның эчке дөньясын, сөйгән кызына өйләнергә һәм нинди дә булса эшкә урнашырга хыяллануын күрсәткән монолог — уналты юллык шигырь төшереп калдырылган. Шунлыктан тәрҗемәдә Евгений образы аңлаешсызрак булып чыккан, вакыйгалар барышында аның акылдан язу сәбәбе
ачылып җитмәгән, кемне, нинди таныш йортны шашып эзләве томан эчендә калган. Тәрҗемәдә андый кыскарту яки өстәүләр, әлбәттә, һич тә булырга тиеш түгел. Бу таләп башка халыкларның әдәбиятында бик күптәннән куелып килә. Моннан йөз елдан артык элек үк инде бөек рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский бу фикерне шулай формалаштырган иде, һәм ул сүзләрне татар тәрҗемәчеләре дә онытмаска тиеш: «Әдәби тәрҗемәдә төшереп калдырулар да, өстәү һәм үзгәртүләр дә рөхсәт ителми. Әгәр әсәрдә җитешсезлек бар икән, ул да шул килеш бирелергә тиеш. Андый тәрҗемәләрнең максаты — әсәр язылган телне һәм аның белән ләззәтләнү, аның турында фикер йөртү өчен чара һәм мөмкинлек бирү» (В. Г. Белинский, Полное собрание сочинений, том II, СССР Фәннәр Академиясе басмасы, ML, 1953 ел, 27 бит).