Поэзия
МӘХТҮМКҮЛИ ★ комсызлык Тәп ябарга күлмәк тели ялангач, Күлмәкле әйтә: «Эх, өстеннән тун булса!» Бер туйсам дип, хактан тели карыны ач, Бишне тапкан әйтә: «Шунда ун булса!» Менә егет чигә-чигә газапны Сәфәр китә, булса дөяле — атлы. Тапса тагын корал, кирәк-яракны, Янә тели: «Эх, ризык тиген булса!» Ризык тапса, дөньясы булса тулы, Хатыныннан тели башлый кыз-улны, Барсына да ирешсә дә адәм — зат,— Зур шәһәрдә тели ул хан булуны! Хан да булсыи, дөньясы тулы булсын. Сау яшәсен, кирәк-ярак мул булсын, Таркатмасын һәм черемәс бай булсын, Шаилы исем, — дөньяда зур дан булсын!.. Мәхтүмкүли, күреп явызлар эшен, Егет шул, ди, квхМ шат тота күңелен; Комсыз күзе туймас, бирсәң җир йөзен, Каруннан да аның малы күп булса!
ӘЙТЕП БИР БЕЗГӘ —ҖАВАП ШУЛ СЕЗГӘ М ә х т ү м к ү л н: Нәрсә булыр — яшел кызарып үскән? Нәрсә булыр — җиде диңгездән үткән? Нәрсә булыр — аягы юк — сикергән? Шагыйрь булсаң, шуны әйтеп бир безгә. Д у р д ы шагыйрь: Иген булыр — яшел — кызарып үскән, Балык булыр — җиде диңгездән үткән, Елан булыр — аягы юк — сикергән, Бездән сәлам булсын — җавап шул сезгә. М ә х т ү м к ү л и: Нәрсә булыр — якасы бар, чабуы юк. Нәрсә булыр — канаты бар, каны юк? Нәрсә булыр — кеше йота, җаны юк? Шагыйрь булсаң, шуны әйтеп бир безгә. Д у р д ы ш а г ы й р ь: Кәфен булыр — якасы бар, чабуы юк, Күбәләкнең канаты бар, каны юк, Ул — кара җир, кеше йота, җаны юк, Бездән сәлам булсын — җавап шул сезгә. ЛА ә х т ү м к ү л н: Нәрсә булыр — капка-коймасыз кала? Нәрсә булыр — бер тәрәзәсез бина?
Нәрсә булыр — берсе берсеннән ала? Шагыйрь булсаң, шуны әйтеп бнр безгә. Д у р д ы ш а г ы й р ь: Күңел булыр—капка-коймасыз кала. Кабер булыр — бер тәрәзәсез бина. Ай һәм кояш бер-берссннән нур ала, Бездән сәлам булсын — җавап шул сезгә. М ә х т ү м к ү л н: Нәрсә булыр — ашамыйча туйдырган? Нәрсә булыр — олы көнгә куелган? Ул кем иде — табаныннан суелган? Шагыйрь булсаң, шуны әйтеп бнр безгә. Д у р д ы ш а г ы й р ь: Кавышу ул — ашамыйча туйдырган, Намаз булыр — кыямәткә куелган, Нәсими 2 ул табаныннан суелган, Бездән сәлам булсын — җавап шул сезгә. М ә х т ү м к ү л н: Ул кем булыр — җиде өлкәне гизә? Ул ни булыр — билен бер нәрсә өзә? Нәрсә булыр — кеше шикелле сизә? Шагыйрь булсаң, шуны әйтеп бир безгә. Д у р д ы ш а г ы й р ь: Ул — көтүче җиде өлкәне гизә, Таяк, суксаң, куйның биленнән өзә, йөгерек атлар кеше шикелле сизә, Бездән сәлам булсын, җавап шул сезгә. М ә х т ү м к ү л и: Нәрсә булыр — җиргә төшеп сөртенмәс? Нәрсә булыр — кешеләргә күренмәс? Нәрсә булыр — бер киемгә төренмәс? Шагыйрь булсаң, шуны әйтеп бир безгә. Д у р д ы шагыйрь: Егет башы җиргә төшеп сөртенмәс, Бәла-каза килсә, күзгә күренмәс, Яла-ялган бер киемгә төренмәс, Бездән сәлам булсын, җавап шул сезгә.
2 Нәсими — XV гасырда Багдадта яшәгән классик шагыйрь. Ирексөючәнлек фикерләре өчен газапланып үтерелгән.
зәлили ★ КӘСЕПЛЕ БУЛДЫ
Елдан-ел эш начарлана, һәр кеше кәсепле булды. Яман эшләр арта бара, Кадерсезлек—дөнья тулы. Ил дип бакырган кешеләр, Зур эштә кара йөзлеләр, Мал җыючы ач күзлеләр — һәркайсы бер түрә булды. Кайберәүләр гафил ята, Берәү алдый — борчак ата. Тамак өчен җанын сата, Ант итү бер һөнәр булды. Берәү ике корбан чала, Ризык юлын кулга ала, Кайсы бурыч сорап бара. Күп кеше рибачы 1 булды. Җанга җәрахәт салалар, Артыңнан көлеп калалар, Ишан, суфый һәм муллалар — Бары да бәдбәхет булды. Фәкыйрьләр саналмый санга. Рәхимлек юк бәктә, ханда, Әй, туганнар, бу заманда Ришвәт3 4 алу гадәт булды. Талап җыялар мал кулга, Карамыйлар уцга-сулга, Кешене исәпләп куйга, Җыеп алып чалыр булды. Зәлилигә бу тормыш тар. Бөкрәя зифа буйлар, Бу заманда түрә — байлар Чага торган елан булды.
3 Рибачы — ростовщик 4 Ришвәт — взятка.
кәминә
ФӘКЫЙРЬЛЕК Көн дә мин кайгырам йөз газап белән, Кайгымның барыннан битәр фәкыйрьлек. Җәфа чигәм авыр хәсрәт, зар белән, Килеп тора катлау-катлау фәкыйрьлек. Керем-чыгым белән бу дөнья үтә, Бирәчәк күп — җаным аптырап бетә. Вәгъдә бозсаң — үлем җәзасы көтә, Баскан саен баса бара фәкыйрьлек. Ашамасам һәм эчмәсәм көй үтми, Ятар идем, качар идем — көч җитми, Үзен мең кусам да байларга китми, Кыскан саен кыса бара фәкыйрьлек. Табып ала ярлы, мохтаҗ кешене, Тар каешы кыса бара билеңне, Кулга алган авыр таштай төпчене, Баш түбәмә сугып тора фәкыйрьлек. Елдан елга түземлек бетә бара, Фәкыйрьгә якты йөз юк — ул бичара, Ега — йөрешсәм, ярышсам — юк чара, Уенда уйнасам ота фәкыйрьлек. Кәминә әйтә, килеп җитәр шундый көн, Кемнәр өчен бәйрәм булыр, кемгә үлем. Борчылма, әрнемә, сабыр ит, күңелем, Килер бит бер заман, үтәр фәкыйрьлек! Төрекмәнчәдән Т. Фа и к тәрҗемәләре
КАВИ ЛАТЫЙПОВ ★
Солдат булып минем гомер үтте, Соры шинель өстән төшмәде. Кайда гына булсам, нишләсәм дә, Онытмадым Кызыл Чишмәне.
Горурлан син Чишмә улың белән, Халкым белән барам сафта мин, Торам кебек илем чикләрендә Бөтен авыл белән сакта мин.
МӘҖИТ РАФИКОВ ★ ТЕРЕК СУ ЧИШМӘСЕ
(Б а л л а д а)
Ир язмышы — ил язмышында.
Ил кырында изге сугыш булды: ...Ут уйнатып Алга барганда, Күз алдымда гүя җир ярылды,— Егылып калдым янган далада...
Ишетәм, чишмә чылтырый... Ыңгырашып, Соңгы көчем белән Үрелдем, йотылып суын эчтем — Ә чишмәнең Суы терек булган — терелдем!
Яуга чыккан юлда шул чишмәгә Карап тордым, дуслар, бирелеп: Терелткеч су ургып чыга икән Йөрәгеннән Ватан җиренең.