«ЧАЯН» КИТАПХАНӘСЕ
1953 елдан алып Таткнигоиздат «Чаян» журналында басылып чыккан әдәби әсәрләрне аерым җыентыклар итеп чыгара башлады. Җыентыкның беренче номеры чыгу белән үк инде бу адымны котлап каршы алырга, аның турында бер җылы сүз әйтергә кирәк иде. Хәзергә кадәр «Чаян» китапханәсенең дүрт номеры басылып чыкты. Бу номерларга журналның 1953, 1954 һәм 1955 елларда басылган кайбер әһәмиятле, кызыклы һәм файдалы материаллары урнаштырылган. Монда тик бер генә нәрсәне күрмибез. Беренче номерга редакциядән бирелгән сүз башында «Әдәбиятыбызның сатира-юмор жанрын үстерү, укучыларны башка республика һәм беренче чиратта рус совет язучыларының бу өлкәдәге казанышлары белән таныштыру өчен «Чаян» журналы редакциясе һәм Татарстан дәүләт издательствосы «Чаян» китапханәсен чыгарырга булдылар» диелгән иде. Сүз дә юк, бу җыентыклар сатира-юмор жанрын үстерүгә ярдәм итәләр һәм итәчәкләр. Ә менә башка республика һәм рус совет язучыларының бу өлкәдәге казанышлары әлегә кадәр җыентыклар аша безгә җиткерелгәне юк. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, журналда башлана, чөнки, бая әйткәнебезчә, җыентыкларга журналда басылган әйберләр генә кертелә, ә журналда башка республикалар һәм рус совет язучыларының әсәрләре бөтенләй диярлек бирелми. Бу, билгеле, җыентыкларга да тәэсир итә. Димәк, журнал редакциясе үз алдына куйган икенче бурычны үтәмәгән. Ул аны киләчәктә үтәргә тиеш. «Крокодил», «Огонек» журналла рында һәм башка журналларда, шулай ук газеталарда «Чаян»га күчереп басарлык бик матур әсәрләр була. Алар белән татар укучыларын таныштырып тору бер дә зыян итмәс иде. Башка республикаларда чыга торган көлке журналлардан да файдаланырга мөмкин. Хәзер җыентыкларда урнаштырылган материалларга килик. Җыентыкларның әлегә кадәр чыккан номерларында күренекле язучылардан алып яшь язучыларга кадәр 50 дән артык авторның 85 әйбере урнаштырылган. Әлбәттә, бу безнең әдәбиятыбыз һәм укучыларыбыз өчен зур байлык. Ә. Исхак, Ш. Мөдәррис, Ә. Фәйзи, Ф. Хөсни, И. Гази, Ә. Еники кебек күренекле язучыларыбыз белән беррәттән, без аларда А. Сәлахетдинов, Г. Зәйна- шева шикелле әле күптән түгел яза башлаган иптәшләрнең дә исемнәрен күрәбез. Җыентыкларда урнаштырылган әсәрләр халык-ара һәм эчке тормышның бик күп мәсьәләләренә кагылалар. Әсәрләрнең зур күпчелеге бик матур, уңышлы язылган, тәрбия һәм белем бирү ягыннан бик әһә- миятлеләр. Ләкин арада темалары ягыннан да, язылу техникасы ягыннан да, күп санда булмаса да, көчсез, сүлпән әсәрләр дә бар. Шулай булса да җыентыклар укучыны канәгатьләндерми кала алмыйлар. Чөнки, беренчедән, йомшак язылган бер әйберне берничә яхшы әйбер каплап бара, икенчедән, йомшак язылган дигәннәренең дә әле үзләренә күрә азмы-күпме файдалы яклары бар. Хәзер без шуларның кай
8* 115
берләре турында фикер йөртергә телибез. Җыентыкның беренче номеры, <Чаян»ның яңадан чыга башлавы уңае белән аңа «Крокодил» җибәргән телеграммага багышланган рәсемне санамаганда (художник П. Новичков), шагыйрь Әхмәт Исхакның «Ак йортта тетрәү» дигән шигыре белән ачыла. Бу, эшләнешендәге кайбер кимчелекләргә карамастан, гадәттән тыш көчле, тирән эчтәлекле, чын юмор һәм сарказм белән Узылган әсәр. Бу шигырьдә, аның юл араларында бик күп нәрсәләр укырга мөмкин. Совет халкы тыныч кына яши бирә, бернинди сугыш турында уйламый, анда чит җирләрне басып алу кайгысы юк, ул бернинди паникага бирелми, бернәрсәгә дә исе китми. Шул ук вакытта кайбер илләрдә сугыш психозын көчәйтергә теләүче аерым кешеләр табыла. Алар, кечкенә геиә бер вакыйга булды исә, аның сәбәбен үзләреннән түгел, бәлки хыялга да килмәслек башка урыннардан эзлиләр, нәрсә булса да Советлар Союзын, халык демократиясе илләрен гаепләргә тотыналар. Шагыйрь менә шушы контрастны күрсәтергә тырышкан һәм теләгенә ирешкән. Шундый ук уңышлы әсәрләрдән «Эйфель башнясы» (Ш. Мөдәррис), «Америка әлифбасы» (А. Сәлахет- динов), «Эх, шагыйрь булсаң иде» (Ә. Фәйзи), «Шатлык» (X. Мәхмү- тов), «Чаян» такмаклары», «Үрчемле саннар» (М. Саттаров), «Гата» (М. Хөсәен), «Бюрократ һәм хат» (Ә. Исхак) шигырьләрен һәм башкаларны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук җыентыкларга Муса Җәлилнең һәркемгә таныш булган «Хәдичә» (кыскартылып), «Гашик һәм сыер» дигән шигырьләре кертелгән. Җыентыкның дүрт номерында 24 хикәя бирелгән. Алар тормыштагы күп төрле мәсьәләләрне кузгаталар һәм һәркайсы нинди булса да бер кимчелекне, начарлыкны фаш итәргә тырыша. Ф. Хөснинең «Ашыгыч эш» хикәясе учреждениеләрдән командировка алып, авыл районнарына «ашыгыч эш» белән чыгып, үзләре теләгәнчә кәеф-сафа корып йөрүчеләрне фаш итә. «Хикәя турында хикәя»дә М. Әмир, кеше әсәрен күчереп, үзенеке итеп күрсәтүче плагиатор турында сөйли. «Күсия ханым» хикәясе (Ә. Еники) зур дәрәҗәле кешеләрнең спекуляция белән «көн күрүче» хатыннарын. «Гата малае» хикәясе (Л. Ихсано- ва) бала тәрбияли белмәүче ата- аналарны фаш итә.
«Төймәне ник озак тагалар» хикәясе (И. Гази) взяткага эшләүче закройщик һәм заказчының аны ничек алдавы. «Квартира мәсьәләсе» хикәясе (Г. Минский) хезмәт ияләренең гаризаларына бюрократларча караучы салкын җанлы кешеләр турында сөйли һ. б. Болар һәм башка хикәяләр матур тел, зур әдәби осталык белән язылганнар. Ә. Еникинең «Ике баҗа турында хикәя»сен шундый әсәрләрнең үрнәге итеп китерергә мөмкин. Ике баҗа бер-берсеи яклашып, бер- берсен «баетып», дәүләт җилкәсен кимерәләр, кимерәләр дә, ахырында берсе судка эләгә һәм 8 елга китеп бара. Хикәянең бөтен эчтәлеге шул. Ләкин хикәянең кыйммәте аның темасында түгел, чөнки бу темага багышланган хикәяләр әдәбиятта аз түгел. Ә. Еники хикәясенең кыйммәте аның художестволы эшләнешендә, аның стилендә һәм телендә. Язучы ике баҗаны күз алдына китереп бастыру өчен бик матур сүзләр, оста чагыштырулар таба алган. Бу — кыска хикәя жанрының бик уңышлы бер үрнәге. Реаль булмаган күренешләрне әсәрдә художество алымы чарасы итеп куллануны исәпкә алмаганда, һәрбер әсәр реаль күренешкә, тормыш чынлыгына нигезләнергә тиеш. Шулай булмаганда ул укучыда канәгатьләнү хисе тудыра алмый, аның күңелендә ризасызлык, аңлашылмау кала. Әсәр үзенең максатына ирешә алмый. Моңа мисал итеп без X. Вахитның «йокысы качты» хикәясен китерер идек. Гомумән төпле бер сюжетка корылган, җиңел укылырлык итеп матур гына язылган бу хикәя бер ягы белән безне канәгатьләндереп бетермәде. Гел мактап кына язарга яратучы, тәнкыйть белән чыгудан куркучы
авыл хәбәрчесе Ниязның бер төнне йокысы кача. Сәбәбе болан була: магазин работнигы Гариповның сәүдә законнарын бозуы, халык белән начар мөгамәләсе, эчеп йөрүе турында район газетасында «Н» имзасы белән бер хәбәр басыла. Укучылар моны Нияз язган дип уйлыйлар һәм шул турыда аның үзенә дә әйтәләр. Логик яктан караганда Нияз аларның ялгыш фикерен төзәтергә һәм бу хәбәрне үзе язмаганны әйтергә тиеш иде, чөнки шундый «хәтәр» эшне, шундый зур «гаеп»не аңа үз өстенә алудан ни файда бар? Ул тәнкыйть итүдән, скандалдан курка бит! Шулай булгач, ул ахырынача эзлекле булырга, кешеләрне кыерсытмый торган, тик яхшы якларны гына күрә торган булып калырга тиеш иде. Хикәядә алай түгел. Нияз, хәбәрне укучыларның мактавына әсәрләнеп, авторлыкны үз өстенә ала. Бу ышандырырлык түгел. Мәсәлләр турында берничә сүз. Мәгълүм ки, мәсәл — лирик-эпик жанрның бер төре. Кешеләрнең үз- үзләрен тотуларын, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне аллегорик формада, читләтеп, киная формасында, гадәттә шигырь белән сөйләп бирә торган бу жанр әсәрләре моральгә нигезләнгәннәр. Мораль гадәттә мәсәлнең ахырында, кайчакларда башында бирелә. Ләкин моральсез мәсәлләр дә була, чөнки андый мәсәлләрнең морале мәсәлнең үзеннән үк аңлашыла. Икенче төрле әйтсәк, морале үзеннән үк аңлашылып торган мәсәлгә мораль өстәүнең һич кирәге юк. Безнең мәсәлчеләребез шуны игътибарга алмыйлар. Мәсәлән, «Аю яңа урында» мәсәлендә сүз нәрсә турында барганы бик ачык. Хәтта секретарьлар һәм бухгалтерлар да үз исемнәре белән аталалар. Кайбер начальникларның башка учреждениегә күчкәндә үзләренең таныш-белешләрен, туган-тумачаларын үзләре белән алып китеп урнаштырулары һәм моңа түзеп торучылар барлыгы мәсәлдә бик ачык аңлашыла. Шулай булса да мәсәлнең авторы мораль укый:
Бу мәсәлнең гади морале: Шундый күчүчеләр һәм шуңа түзүчеләр, Кызганычка каршы, һаман бар әле! һич кирәге юк. Аксиоманы беркайчан да исбат итмиләр. Төзүчеләр җыентыкларга исем бирүдә дөрес юлга басмаганнар. Әллә алар
укучыларны көлдерәбез^ дип уйлаганнармы, әллә исем таб^ аямаганнармы? Ни генә булмасын, мондый әйберләрне җыентык эчендәге аеруча уңышлы әсәрнең исеме белән атарга кирәк иде. Мәсәлән, ни өчен беренче җыентыкны «Ашыгыч эш» дип, икенчесен «Күсия ханым» дип, өченчесен «Туй җыры» дип һәм дүртенчесен «Яңа ел кичендә» дип атамаска иде? Югыйсә, мәкальләр һәм әйтемнәр арасыннан җыентыкка исем алу өчен яраклыларын таба аямаганлыктан булса кирәк, «Кызым сиңа әйтәм», «Ачыктан-ачык» дигән шикелле исемнәр дә кулланылган. Гомуми бер теләк итеп шуны әйтергә кирәк: журналда басылган әсәрне җыентыкка бастырасы булганда, аны, әлбәттә, яңадан бер карап чыгарга, кимчелекләрен төзәтергә кирәк. Журналда бастырган чакта әле, нинди булса да сәбәп белән, әсәрнең кимчелеге булу гаҗәп түгел. Ләкин* аны җыентыкка бастырганда инде, төзәтү өчен күп вакыт булганлыктан, бер дә үзгәртелмичә бастырылуы белән килешеп булмый. Шулай иткәндә Ә. Исхак- ның «Ак йортта тетрәү» шигыре тагын да яхшыра төшкән булыр иде, ә «йокысы качты» кебек хикәяләр ияләнеп калырлар иде. Кайбер кимчелекләренә карамастан, «Чаян» иптәшнең сайланма әсәрләре яхшы сайланган. Алда «Чаян» китапханәсенә уңыш теләргә кирәк! Г