Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ТЕОДОР ДРАЙЗЕР 
(1871—1945) 
 
ЛЮДВИГ ВАН БЕТХОВЕН 
(1770—1827)
 Бөтен дөнья музыка сәнгатенең классигы, бөек немец композиторы Бетховенның тууына быел декабрь аенда 185 ел тулды. Бетховенның әтисе патша сараенда жырчы була. Бетховен кечкенәдән үк музыка белән кызыксына: клавесинда, органда, скрипкада һ. б. музыка коралларында уйнарга өйрәнә. Яшь Бетховенны тәрбияләүдә театр зур роль уйный. Бары тик түбән мәктәпне генә бетерә алган, белемгә сусаган яшь музыкант Бонн университетында философиядән лекцияләр тыңлый, антик мифология һәм әдәбият белән кызыксына. Бетховенның композиторлык ижаты 1782 елда башлана. 1787 елда Бетховен
с/эезнен,  
Ноябрь аенда Американың күренекле язучысы һәм ижтимагый эшлеклесе Теодор Драйзерныц үлүенә 10 ел тулды. Т. Драйзер АКШның Йндияна штатында ярлы эмигрант семьясында туа. 1892—95 елларда газета репортеры булып эшли. 1900 елны аның беренче романы <Ксрри туташ» басылып чыга. Үзенең беренче романында ук Драйзер Америка ул—демократия һәм киң мөмкинлекләр иле дигән мифны жимерә башлый. Бу әсәрендә Драйзер Америкада хөкем сөргән гаделсезлек, тигезсезлек, эшсезлек һәм ачлык турында яза. 1911 елда аның «Дженни Гергарди» исемле романы басыла. Драйзер бу әсәрендә дә хезмәт ияләренең буржуазиядән өстен булуларын күрсәтә. 1912 елда инде ул «Теләк трилогиясе» исемле әсәрен бастыра башлый. Аның беренче кисәге «Финансист» романы 1912 елда, икенчесе «Титан» 1914 елда һәм соңгы кисәге «Стоик» 1947 елда басылып чыгалар. Бу елларда Драйзер хезмәт ияләрен яклап чыгыш ясый, ләкин аларның көчен, ил язмышын хәл итүдәге рольләрен дөрес аңламый. 1915 елда язылган «Даһи» романында да, 1916— 18 еллардагы очерк һәм пьесаларында да капиталистик Американы тәнкыйтьли, пролетариатка көчле мәхәббәт белән карый, аның көрәше белән кызыксына, ләкин капитализмга каршы көрәшүче уңай герой образын күрсәтми. Россиядәге Бөек Октябрь социалистик революциясе Драйзерга уңай йогынты ясый. Аның халык көченә булган ышаны 
чын арттыра һәм ул инде төшенкелеккә бирелүдән котыла бара. Моны 1918 елда язылган ^Азат ителү», «Унике америкалы» (1919), «Ныойорк буяулары» (1923) һ.б. әсәрләрендә ачык күрергә була. Драйзер иңде үзенең иң зур романы «Америка трагедиясе»ндә капиталистик Американың эчтән черүен фаш итүгә ирешә. Т. Драйзерныц дөньяга карашы формалашуда аның 1927—28 елларда СССРга килүе һәм, ниһаять, 1929 елгы экономик кризис зур роль уйнадылар. Ул инде ышанычлы адымнар белән пролетариат ягына атлый. АКШ Коммунистлар партиясенә теләктәшлек күрсәтә. 1931 елда Америкада булган шахтерлар стачкасында катнаша. Драйзер 1930 еллардан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр СССРдагы социалистик төзелешнең уңышларын пропагандалый һәм империализмга, фашизмга каршы актив көрәшче булып таныла. 1941 елда аны Америка язучылары лигасы председателе итеп сайлыйлар. 1945 елда Т. Драйзер АКШның Коммунистлар партиясенә керә. Драйзер үзенең әсәрләрендә капитализмга каршы көрәшүче уңай образ тудырырга омтылыш ясый. Без моны аның соңгы әсәрләренең берсе булган «Терәк» романында күрәбез. Теодор Драйзер — реалист, халык бәхетен даулаучы художник. Зур социаль проблемаларны күтәрүе белән, үзенең бай ижаты һәм гражданин язучы булуы белән Драйзер Америка прогрессив әдәбиятына һәм дөнья әдәбиятына үзенең зур өлешен кертте. 


 
 
Венага бара һәм Моцарт аца берничә дәрес бирә. 1792 елда ул Венага бөтенләй кучеп килә һәм шунда яши башлый. Бетховен бик яшьтән, 27 яшеннән үк яшетү сәләтен югалта. Бу бәхетсезлек аны халык белән аралашудан, концертлар бирүдән мәхрүм итә. 1801 —12 еллар Бетховен иҗатының чәчәк ату еллары булып тора. Бу елларда ул искиткеч көчле әсәрләр иҗат итә: «Ай сонатасыян (1801), яшьлек ялкынын туплаган 2 иче симфониясен (1802), «Крейцер сонатасыян (1903), 3 нче симфониясен, «Аврора һәм Аппасионатая сонаталарын (1804), «Фиделиоя операсын (1805), 4 нче симфониясен (1806) һ. б. гүзәл симфоник әсәрләрен тәмамлый. 1818 елдан башлап аныц иҗатында яңа күтәрелеш башлана. Аның фортепиано өчен язылган 5 нче сонатасы (1816—22) һәм биш кыллы квартеты уңышлы әсәрләр булып торалар. Бетховенның соңгы еллардагы иҗатының иң күренекле һәм көчле әсәре булып 
1824 елда язылган 9 нчы симфониясе санала. Бетховен гомеренең соңгы елларында материал яктан бик кысынкы хәлдә яши. Вена аристократиясе өчен аның тирән эчтәлекле иҗаты, алдынгы карашлары ят була. Бетховен иҗатының кыйммәтен аның фикердәшләре булган бер төркем дуслары гына аңлыйлар. Бетховен 1827 елның 26 нчы мартында Вена шәһәрендә үлә. Җәмгыять алдындагы бурычын аңлау, югары идеялелек Бетховенның бөтен иҗатын бизи. Француз буржуаз революциясе чорында иҗат иткән композитор буларак, ул үзенең иҗатында шул эпохадагы халык хәрәкәтен һәм иң прогрессив идеяләрен чагылдыра. Революцион чор Бетховен әсәрләренең эчтәлеген һәм яңача юнәлешен билгели. В. Г. Белинский, А. И. Герцен, Н. Г. Чернышевский Бетховенны бөтен дөньяга танылган художник— даһи дип санадылар. Бетховен — Ф. Энгельс һәм В. И. Ленинның иң яраткан композиторларыннан берсе.