Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

АДАМ МИЦКЕВИЧ 
АККЕРМАН ДАЛАЛАРЫ 
Килеп чыктык чиксез дала диңгезенә без. Йөк, көймәдәй, яшеллеккә күмелде кереп, Куе үлән дулкыннарын барабыз ерып, Кызыл чәчәк утрауларын читләп үтәбез. 
Эңгер төшә. Ә алда юк бер курган, бер юл. Юл күрсәтер йолдыз эзләп, карыйм мин шунда... Әнә берсе балкый: корыч Днепр артында, Аккерман янында янган ерак маяк ул. 
Шундый тынлык! Тукталабыз. Караңгы күктә, Әллә кайда, күренмичә, торналар үтә, Ишетелә, чәчәккә бер күбәләк кунса, 
Кыштырдаса берәр елан үлән эчендә. Эзлим шундый тавыш, — әгәр Литва чакырса. Ишетелер иде... Ләкин! — чакырмый кем дә. 
АЮДАГ 
Яратам мин, сөялеп таш кыяларга, Аюдагдан күзәтергә ыргылганын Дулкыннарның һәм үкереп егылганын, Оч-очлары әверелеп көмеш карга. 
Гайрәтләнеп, алар, чиксез гаскәр кебек, Ташлы ярны яулап алга омтылалар, һәм, юллары киселгәндәй, кинәт алар Чигенәләр, энҗе, мәрҗән ярга сибеп. 
Әй, яшь шагыйрь, шундый синең күңелең дә! Дулкынлана ул да дәртләр ташуыннан. Син аласың сазың — ләкин шул мизгелдә 
Чигенә дәрт, качып дөнья шау-шуыннан, Тик үлмәс җыр чәчәкләре кала җирдә... һәм буыннар үрә таҗлар сиңа шуннан. Ә. Исхак тәрҗемәләре. 
52 
 
 
КОМАНДИРНЫҢ ҮЛЕМЕ 
Караңгы урманда бер йортга Ял итәләр поляк укчылары: Ишектә — часовой, ә өйдә — Командирның соңгы минутлары. 
Крестьяннар капка төбендә: Бик данлыклы командир ул монда, — Шулай аны халык яратса, Шулай көйсә ул аның янында 
Иярләргә кушты командир Җитез аргамагын, ут кичкәнен. Үлгән чакта аны тагын бер Әйтте күреп каласы килгәнен. 
Китерергә кушты мундирын, Коралларын — барысы ялт-йолт итә. Алар белән үлем алдыннан Чарнецкийча II III ул хушлашып китә. 
\тны өйдән алып чыккач ук, Ксендз керде изге сурәт алып. Сагыш каплап алды йөзләрне, Гыйбадәткә тезләнде бар халык .Монда иде Костюшко2 дуслары: Күпме генә кан түкмәде болар! — Ксендз гыйбадәтен яшь белән Беренче кат кабатлады алар. 
Таңда часовняда сукты чаң, Мәрхүм белән саубуллашты халык. Баш күтәргән халык юкмы дип, Патша солдатлары чыкты калкып. 
Командир—төз яткан топчанда. Башын салган ияренә җайлап. Кулда — тәре, кылыч — янында. Булса да ул кыю һәм нык солдат, 
Талчыбыктай буе, йөзе—ай, Ник соң болай? — шулай халык үзе Зурлап күмә иде батырны — Литва кызы Эмилия Плятерны 3. Р. Башкуров тәрҗемәсе. 
                     i Ч а п п е и к и й Степан— (1559—1655) — поляк полководецы. ' Костюшко Тадеуш (1746—1817) —1794 елда поляк восстаниесе жи III И;ЧМ1.т я I ер Эмилия—1831 елда баш күтәргән поляк гаскәрләре капитаны. 


 
 
НУРИ АРСЛАНОВ 
КӨТҮЧЕ ҖЫРЫ 
Таң-таң ата алсуланып, Зәп-зәңгәр аяз һава. Әйдә яшел болыннарга. Малкайлар, һа-һа! Анда утлыйм дисәң — үлән, Эчәм дисәң — салкын су... Шулай, шулай, ди сыерлар, Мөңриләр: — Му-му! Әй, уйна, уйна, кураем, Якты таңнар турында. Безнең авыл көтүләре Җәелгәннәр болынга. Актырнагым, сер сынатма, Көтүне яхшы кара, — Көн күрсәтмик бүреләргә, Малкайлар, һа-һа! Сез дә бик үк таралмагыз. Зыян итми сак булу. Ярый, ярый, ди сыерлар. Мөңриләр: — Му-му. Әй, уйна, уйна, кураем, Якты таңнар турында. Безнең авыл көтүләре Җәелгәннәр болынга. Хезмәт сөйгән кешеләрнең Авызы-борыны май булсын, Ил кинәнсен сөткә-иткә, Колхоз бай булсын. Әй, шартла, шартла, чыбыркым. Уят кызларны танда. Әйдә, яшел болыннарга, /Малкайлар, һа-һа! Әй, уйна, уйна, кураем, Якты таңнар турында. Безнең колхоз көтүләре Җәелгәннәр болынга. 

 
 
КҮЗ-КОЛАК 
Бик үтенде Сәрвәр апа: — Ышанам сиңа, күрше, Юлда безнең Мәдинәгә Күз-колак була күрче. 
Кузгалып киттек. Калгыйбыз — Поезд тирбәтеп бара. Ул башын куйган иңемә, Бик якын безнең ара... 
Мәдинә дә сизә микән йөрәкнең уйнаганын? Белсәң иде, бу чагында Ул ниләр уйлаганын... 
Мин кулын алдым кулыма, Йотылдым күзләренә, Хаҗәт түгел мондый чакта Мәхәббәт сүзләре дә... 
Ай вагон тәрәзәсеннән Бармак янады безгә. Шунда Мәдинә әнисен Төшердек исебезгә. 
Мин Сәрвәр апа әйткәнне Аңлавын бик аңладым, Ләкин, нишлим соң, аныңча Күз-колак булалмадым!.. 
«Күз-колак» бул дип әйтүләр Бер гадәт-йола гына, — Булмый яшьлек хисләренең Күзе дә, колагы да.

55 
 
 
МОСТАФА НОГМАН 
ИСТӘЛЕК (Салих Сәйдәшевкә багышлап) Җырларыңны синең тыңлаганда Дәртле хисләр бездә кузгала, Шатлыгыбыз ташкын булып ага, Ә кайгылар булса — югала. Кая гына барып, кемне күрмә, Сагынып сөйли сине барысы да, Зәңгәр күзле, безнең якын иптәш, Елмаясың һаман каршыда. Яз ташкыны кебек шаулап үстең, Туган халкың белән син бергә, Шат җырларың калды, исмең калды Онытылмаслык булып гомергә. 
АЛМАГАЧ ТӨБЕНДӘ .(Җыр) Алтын йолдызлар җемелди Туган ил күкләрендә, Утырабыз икәү бергә Алмагач төпләрендә. Бу алмагач, ямьле агач, Шундый якын күңелгә, Җиңү көне хөрмәтенә Утырткан идек бергә. Елмаеп миңа карыйсың Чәчәкләр арасыннан, Чәчәкләр дә синең белән Миңа елмаясыман. Алмагачы иелә төсле, Назланып иңнәреңә, Тирбәнә чәчәк, яфраклар Язгы таң җилләрендә.


 
 
ОНЫТА АЛМЫЙМ 
(Р о м а н с) 
Күзләремне тутырып каран калам, Син ерактан үтеп киткәндә, Оныта алмыйм, бәгырем, оныта алмыйм. Күңелем төшми синнән бүтәнгә. 
Сезнең яктан искән җилләр белән Килерсыман миңа бер хәбәр, Бергә булган чакның минутларын Ник сагынам икән бу кадәр? Гаң алдыннан моңлы кошлар сайрый. Бакчадагы яшел тирәктә, Син дә минем сөйгән җырым булып Яңгырарсың мәңге йөрәктә.