Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАМИЛ АФЗАЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ 

 


Журналыбызның, шушы санында без Гамил Афзал шигырьләрен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Бу шигырьләр һәр яктан игътибарга лаеклы. Алар барысы да авторның сәләтле шагыйрь булуы турында сөйлиләр. Гамил Афзал үзенә таныш булмаган ниндидер гомуми нәрсәләр турында язмый. Ул әйләнәтирәсендәге гади генә әйберләрнең матурлыгын күрә белә һәм беренче карауга бәлки әһәмиятсез кебек тә тоелган темалар табып, аларны чын поэзия дәрәҗәсенә күтәрергә тырыша. Менә «Сабирҗан хаты» исемле шигырь. Биредә «старший конюх» булып китеп, «правлениегә пар аттан йөрүенә» чиксез шатланган, мәзәкчән һәм шул ук вакытта беркатлы Сабирҗанның образы тасвирлана. Гади колхозчы хаты гына шикелле бу шигырь. Ләкин аны укыганда колхоз тормышының матур картинасы күз алдына баса. Димәк, автор тормышның гади бер күренеше аша безнең чынбарлыкның типик якларын, бүгенге колхозның бәхетле тормышка туктаусыз атлап баруын күрсәтә алган. «Беренче китап» исемле шигырьдә чагылып киткән ата, «Су буенда таллыкта» исемле шигырьдәге ягымлы, иркә кыз, «Кашларым тарткан иде» дигән җырдагы үз мәхәббәтеннән оялган һәм, икеләнеп, нишләргә дә белмичә аптырашта калган кызның образы — болар барысы да тормышның үзеннән табылган характерлар. Үзенең геройлары турында автор яратып һәм бер үк вакытта елмаеп сөйли. Әйтергә кирәк, Гамил Афзалның көчле ягы нәкъ шушы өлкәдә, җылы, якты юмор өлкәсендә. Аның «Гадел эшкә сәбәп» кебек сатирик шигырьләре дә, «Кыр гөлләре» кебек философик лирикага омтылган шигырьләре дә. политик темага язылган шигырьләре дә бар, ләкин барыннан да бигрәк аның юмористик, шаян шигырьләре уңышлы башкарылган. Авторның бу сыйфаты аеруча игътибарга лаеклы. Гамил Афзал Урал заводларында күп еллар эшли, аннары каты авырып китә. Шуңа карамастан, аның күңеле шат, күтәренке. Тормыштан аерылып калмас өчен, совет кешеләре белән беррәттән илебезнең бөек хезмәтендә актив катнашу теләге белән ул, кулына каләм алып, эшкә үзенең шигъри сәләтен җигә. Соңгы елларда матбугатта аның берничә шигыре басылып чыкты. Дөрес, Гамил Афзалга әле үсәргә, колачын җәяргә, шигъри осталыкка ирешү өстендә эшләргә кирәк. Ул үз иҗатына таләпчәнлекне киметергә тиеш түгел. Поэзия юлы — авыр, зур һәм мактаулы юл ул. Без Гамил Афзал иптәшкә хәерле юл телибез. 
КЫР ГӨЛЛӘРЕ 
Кыр гөлләрен өзеп, суга салып, Язу өстәлемә кем куйган, .Матур гөлнең әллә күңеле тулган, Чык сулары тама яшьсыман. Шиңәр инде өзгәч, тәмле исе Болыннарда аңкып калса да. Кеше гомерен бизи нәфис төсе. Үз гомере сүнеп барса да.  
з. .С. ә.- № И 33 
 
 
БЕРЕНЧЕ КИТАП 
Мин бәләкәй чакта әткәй миңа Китап алып кайтты базардан: — Кыш бабаңнан менә бүләк сиңа, Аң-белем ал, балам, аңардан! Безнең кебек киндер ыштан киеп Буразнада аунап йөрмәссең, Курнос танавыңа күзлек чөеп, Духтр-фәлән булып китмәмсең! 
Шул китапчык уку дәрте салды, Энҗе сипте нәни күңелемә. Мәктәпләрдә шаяи гомер калды, Абзый булып киттем мин менә. Тар сукмактан чыгып якты юлга, Белем эзләп үтте кичләрем, Шәфәкъ нурын бәйләп таң нурына Күпер иттем китап битләрен. Укыйм, күңелем сүнмәс нурга сусап, Чәчләремә кырау кунса да, Иң беренче, әткәй биргән китап Шүрлегемдә тора уртада. 
САБИРҖАН ХАТЫ 
Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле, дип Язып тормыйм сиңа, Шакирҗан, Ә просто Сәлам сиңа бөтен колхоздан! 
Безнең колхоз яхшы эшләп бара, Бездән читтә йөри начарлык, Ә мин, туган, хәзер начальник. 
Иң старший конюх булып киттем, Конюшнине миңа бирделәр, Бу Сабирҗаи абзый гына эше, Ышанабыз аңа, диделәр. 
Махы бирмә, Сабир малай, димен Үз-үземә. Әмма эшемдә Гаеп тапмый әле беркем дә. 
Ә шулай да җиңгәң бозау карап Миннән узып китте, чукынган, — Мәскәү күреп, выставкада булып. Йөреп кайтты колхоз чутыннан. 
Уңыш яхшы булды, алты кило Иген бирдек хезмәт көненә, Клуб салдык, автомобиль алдык, Карап кына торчы үзенә... 
Яшел калай белән түбә ябып Мәктәп салдык, малай, нараттан. 
34 
 
 
Ә начальник абзац Правлениегә йөри пар аттан. 
Ил яшәрә, безнең иске авыл да Таиымаслык булып яiiaрды. Карт топольләр шаулый җил-давылда Хәтерләтеп үткән заманны. 
Туган җиребез чиксез байлык саклый, Каян белә кеше барсын да? Геологлар бүген нефть тапты Безнең колхоз җире астыннан... 
Яшәрәсе килә, гомер ямьле, Матурлана тормыш көн саен, Бер син генә безнең арабызда Күренмисең, Шакир дускаем. 
Сагынырсың әле, бер кайтырсың, Сагынмыйча булмый, күреп тор. Кайтып килсәң, безгә кеше кирәк — Бозау фермасына дирехтыр. 
Бер эләксәң кайтып, ычкынмассың, Җибәрмәбез сине авылдан. Хезмәтеңдә зур уңышлар теләп, Кайнар сәлам белән Сабирҗан. 
СУ БУЕНДА ТАЛЛЫКТА 
(Җыр) 
Ак томаннар төшә иртән Су буенда таллыкта. Күптән сөеп йөргән иркәм, Сиздермичә халыкка. 
Ефәк белән йөрәгемнең Моңын чиктем яулыкка, Аңа бирдем бүләгемне Су буенда таллыкта. 
Кесәсенә салып куйды, Рәхмәт дигән булып та, Нигә инде бер үпмәскә Су буенда таллыкта. 
Ак томаннар төшә иртән Су буенда таллыкта. Күптән сөеп йөргән иркәм, Сиздермичә халыкка.
з* 35 
 
 
КАШЛАРЫМ ТАРТКАН ИДЕ (Шаян җыр) Сөйгәнем кайткан иде, Кашларым тарткан иде, Йөрәгемдә яз гөлләре Чәчәкләр аткан иде. Батыр да кебек үзе, Матур да кебек үзе, Сөям, диде, алам, диде, Алыр да кебек үзе. Туй ясыйк, ди, бу җәйдә. Мин ашыкмыйм кияүгә. Бер нәрсәгә хәтерем калды: Ордены юк берәү дә. Хәерниса, Гөлниса— Бары да аңа күз кыса, Әллә инде ярар микән, Барып куйсам югыйсә. Килеп күреште иртән, Шинелен дә салмыйча, Ни кыланып йөри икән Бер орден да алмыйча? 
ЯЛКАУ КЫЗЛАР Син дә урта белемле лә, Мин дә урта белемле шул, ВУЗга кереп булмагачтан, Кая куйыйк белемне. Әткәй, акча яумас микән, Кесәмә таммас микән шул, Маникюр ясатыйм әле, Инженер алмас микән. Алъяпкыч кесәләре, аһ! Маскарад кичәләре, аһ! Без кайчан булырбыз икән Начальник бичәләре, уф! 
«ГАДЕЛ» ЭШКӘ СӘБӘП Хатын китте. Аерылыштык. Үч алырга Уйламыйм да, гадел бит мин. Шушы көндә Приказ бирәм МТСтан чыгарырга Атасын да, абыйсын да, сеңлесен дә. Пычак телле тәнкыйтьчеләр — начар халык, Бездә, имеш, яши туган-тумачалык. Җитәр инде, төзәлергә вакыт җитте, Гадел эшкә сәбәп булып хатын китте...


 
 
ШАГЫЙРЬЛӘР ХАКЫНДА 
Бер шагыйрь каз каурые-каләм белән Мәңге яшәр фикерләр иҗат иткән, Ә бер шагыйрь мәңгелек каләм тотып Каз фикерен дә яза алмый йөри икән. 
ЭЗЛӘНҮ 
Кич утырып чигәм бәйләм-бәйләм Уй челтәре лампа каршында. Уйнаганда уйлар әйлән-бәйлән Якты фикер туа башымда. Шул фикергә сүздән күлмәк тегәм, Ә күңелдә якты нур була. Ачык төсләр эзләп газап чигәм,— Күк читендә янып Чулпан сүнгән,— Таң атканда аңа җыр туа.